Төпчек бала (җыентык) / Младший ребёнок - Имамиева Айсылу Зуфаровна


Айсылу Зөфәр кызы Имамиева

Төпчек бала

© Татарстан китап нәшрияты, 2017

© Имамиева А. З., 2017

Хикәяләр, парчалар, уйланулар

Мизгел бәхете

Бүгенге таңның атуын һәркайсы аеруча түземсезләнеп көтте, җитмәсә, йоклап калудан да курыктылар. Курыкмый ни, иптәшләрең алдында оятка каласы килми бит. Имеш, соңга калып кына уян да, шул бер юк сәбәп өчен дусларың алдында кызарып, үзеңне гаепле хис итүдән күңелең борчылып басып тор ди.

Алар кичтән үк ният кордылар. Кояш матур итеп баеган чак. Көтү кайткан, яңа сауган сөтләр сөзелгән, ишегалдында кунакларга ашыкмаган берничә тавыкның гына нәрсә өчендер тарткалашып тавыш чыгарып алуы ишетелә. Шулчак арткы бакчадан тауга менеп баручы ике кеше күренеп алды.

– Гөлфия, Гөлфия, дим… – Тауга менүдән тынына капланган иде Рамилә.

– Киләм бит инде, кычкырма, әниләр ишетер, – Гөлфия дустын шулай шелтәләде. Бу мизгелдә аның күзләре тауның иң биек ноктасына текәлгәннәр дә, анда ниндидер серлемогҗиза барлыгына ышанып, очкыннар чәчкәндәй күренәләр иде. Кояшның баер алдыннан җир йөзен аеруча иркәләп җылытырга теләвеннән туган якты нурлар балкышында кешеләрнең күзләрендәге ямь тагын да ачыграк чагыла бит ул, моңа гаҗәпләнәсе дә юктыр. Тау гына, берни күрмәгән, белмәгән кыяфәткә кереп, бар дөньяга үз битарафлыгын күрсәтергә, горурлыгын исбатларга теләгәндәй, башын тагын да югарырак чөеп утырган була. Шулай да кызларның ни-нәрсә хакында серләшкәннәренә үзе генә шаһит икәнлеген тоя ул, түбәсенә җиткән җилне дә серләрен таратмасын өчен үткәрмичә тора бит.

Киләчәкнең әлегә ерак булган мизгелләрендә бик күп тапкырлар искә төшәчәк кич иде бу.

Гөлия дә килеп кушылгач, алар төп сүзгә күчтеләр.

– Без иртән әниләр көтү куарга, әтиләр эшкә киткәннән соң гына качачакбыз, – дип белдерде Гөлфия. Ул бик тә тырышып пышылдап сөйләде, шуңа да беренче һәм соңгы сүзләрдәге «з» авазлары тау битеннән аска тәгәрәп төшеп киттеләр дә кылганнар пышылдавына кушылып зыңлап алдылар.

– Ярар, алайса, сөйләштек, бүгенгә таралышыйк инде, – диде Рамилә.

Төгәл булырга, вакытында чыгып китәргә дип сүз куештылар да өйләренә йөгерделәр.

Гөлфия, әти күрмәсә ярар иде дип, бик тиз йөгерде. Кояш баеган чакта тау башына менеп китүен яратмый шул әтисе. Тау артында куе урман башлана, ә анда хисапсыз агачлар җитәкләшеп басканнар да ни турындадыр туктамый сөйләшәләр. Әбисенең әйтүенә ышансаң, шунда бүреләр дә яши икән. Хәер, нәрсәсенә ышанмыйсың, әле бу кыш кына күршеләрнең бәрәннәрен буып, шунда ук ашап киткән бит бер явызы. Шул хәл алдыннан гына Гөлфия ул гөнаһсыз бәтине күреп калган иде. Рамилә белән ашатырга тырышып, энҗеле ак кар өстенә сары бодай бөртекләре дә сибеп карадылар әле. Бәти генә никтер игътибар бирмәде. Читкәрәк китеп, кар көртләрендә сикергәләп уйный башлады. Әбиләре: «Ул сезгә ярма ашарга кош-корт түгел лә», – дип көлсә, күрше малае нәни Булат: «Сез аңа кәнфит билегез, йөгелеп килел», –  дип, киңәш биреп маташты.

Гөлфия, куркыныч уйларыннан туеп, йөгерүен тагын да тизләтте. Мондый рәхәт җәйге кичтә әллә нинди уйлар белән шомланасы килми. Аяк астындагы йомшак үләннең табаннарны кытыклавы, борынга бәрелгән татлы чәчәкләр исе, җәйге җиңел җил белән рәттән йөгерүе күңелне әллә кайларга очырта, кычкырып җырлыйсы килә башлый. Каршыда түбәләрен балкытып, алмагачлары белән кул изәп утырган авыл да сиңа кушылып җырлап җибәрер төсле шул минутта.

Капканың күгәне генә, бу иреккә чик куярга теләгәндәй, ачы итеп шыгырдады. Әти ишетмәсә ярар иде дип, Гөлфия ишегалдына узды. Тузгыбрак киткән чәчләрен аннан-моннан җыйды, битенә кунган тузан бөртекләрен сыпырды. Акбай белән сөйләшеп алмакчы иде, тик тышта сөткә буялган мыекларын юып утыручы песидән кала берәү дә күренмәде.

Ә менә Рамилә бу вакытта әллә ни ашыкмады, белә ич ул: әнисе әле эштә, әтисе дә күптән инде каравылына киткәндер. Туксан яшькә якынлашкан әбисе дә татлы йокысына талгандыр. Аның әкрен генә тирән итеп сулавыннан борын яфраклары сискәнеп китәләрдер, бүлмәгә яртылаш кына булып иңгән яктылыкта аның ара-тирә елмаеп куюы, кайвакытта, киресенчә, еларга әзерләнгәндәй, бөтен битенең җыерылып килүе күренәдер. Тыныч шул бу вакытта өй эчендә. Ә монда рәхәт, иркен. Кызганыч, Гөлфияләрнең, Гөлияләрнең өйләренә башкарак юлдан кайтырга кирәк, бергә кайткан булырлар иде. Әй, алай дисәң, Гөлфия артыннан җитмәслек булып йөгерә бит ул, әтидән куркам, дигән була. Әллә нинди могҗизалы планнар корып йөрергә бер дә курыкмый үзе. Гөлия сүзсезрәк инде, шулай да нәрсә сөйләсәң дә тыңлый белә. Акыллы күзләренә тирән мәгънә яшергәндәй озак кына уйлап торгач, киңәшләр дә бирә әле. Әнә теге көнне генә Рамилә, әнисенә булышам дип, сыер саварга булды, сыер гына, җүнсез, савып бетерәм дигәндә, аягын чиләккә кертте дә куйды. Кычкырып карап та, сугып та урыныннан кузгатып булмады үзен. Әле ярый арткы якның капкасыннан Гөлия күренде. Гадәттәгечә, уйчан елмайды да: «Әйдә, кытыклап карыйбыз үзен», – диде. Сыер кытыгы килүдән курыктымы, әллә инде чиләктән туйдымы – белмәссең, аягын бер селтәп чиләген еракка ук атып бәрде. Шул көннән Гөлиянең чыннан да акыллы икәнлегенә тулысынча ышандылар.

Ә Гөлияләрнең өйләре бөтенләй дә икенче якта. Авыллары тауны ярым ай рәвешендә кочып тора. Менә Гөлияләр ярым айның бер башында яшәсәләр, Гөлфияләр бу дуганың уртасында, Рамиләләр икенче башына туры киләләр. Гөлия исә таудан турырак төште дә урам буйлап кайтырга булды. Өйдәгеләр дә белмәсләр тауга менеп йөргәнен.

Таң атты… Кояш бар тирә-юньгә өздереп карап куйды. Халык көтү куа башлады. Шулвакыт безгә билгеле булган өч капка берьюлы ачылды. Тизрәк-тизрәк, ашыгырга кирәк иде. Кызлар билгеләнгән урыннарында очраштылар.

– Су коенырга күрше авылга барачагыбызны берәүгә дә әйтмәдегезме? – дип сүз башлады Гөлфия.

Гөлия, үпкәләбрәк:

– Син үзең әйтмәдеңме соң? – диде.

– Күп сүз – буш сүз, дип әйтә минем әби, әйдәгез, тизрәк юлга кузгалыйк!

Алар уңдагы ике тау, тагын зур гына чикләвек куаклыгыннан соң урнашкан Камышлы авылына юл тоттылар. Дөресрәге, Камышлы авылы янындагы Дим ярына барып су коенырга иде исәпләре. Дим елгасы үз авылларының уртасыннан ук ага инде югыйсә. Тик Камышлы янында ул тирәнрәк тә, киңрәк тә кебек.

Кызлар бертуктамый сөйләшеп бардылар да бардылар. Дүрт чакрым юл сизелми дә үтеп китте. Барып җитәрәк, каймак ягылган күмәчләрен ашап алдылар. Гөлия бер банка чәй алган иде, аны да ялт иттерделәр. Инде тәмам су коенырга әзер иделәр. Күк уртасындагы кояш та: «Тизрәк суга керегез, нәрсә көтәсез инде?» – дип үгетли үзләрен. Кызлар әти-әниләренә берни әйтми киткәнгә, кояшның үгетләвеннән башка да ашыгалар иде. Нинди матур урын бит!

Беренче булып суга Гөлфия керде. Ул гына йөзә белә… Суның салкынлыгы аяк бармакларыннан үтеп бөтен тәненә таралды. Мондагы су салкынрак, ахрысы, кызның кулларына, аякларына каз тәне чыкты. Бик тә салкын булып китте. Тик бу мизгеллек халәт, суга керүгә үк ул онытыла, бар дөньяң ефәк тукымадай җиңел булып бөтерелә, су куыклары булып өскә күтәрелә башлый. Кояш кыздырган аркаңны яшерер өчен, чалкан ятып йөзеп китәсең. Бераздан инде су да салкын түгел, тәнең дә туңмый. Агым уңаена йөз дә йөз. Гөлия белән Рамилә генә яр буенда чупырдап яталар. Ә Гөлфиягә бик рәхәт. Бик биектә, еракта кояш елмая.

Шул минутта, шул мизгелдә нидер булды… Кояш, күк йөзе, барлык тавышлар бик ерак калды. Гөлфия ниндидер тирән упкынга төшеп баруын тойды. Су чоңгылы!.. Бар дөнья әйләнә, күз аллары караңгылана башлады. Каршы килеп бернәрсә дә эшләп булмый. Бу мизгелдә берничек тә каршылык күрсәтә алмыйсың! Су зур, калын дулкыннары белән сине әйләндереп ала да әллә кайларга очырта. «Нәрсә булыр минем белән?!» Гөлфия ни уйларга да, ни тоярга да белмәде. Үз агымына гына ияртеп барган су кай арада шундый борылыш ясарга өлгерде соң? Тегеләй бәргәләнде, болай бәргәләнде кызчык, тик су гына аны кызганмады. Ә Рамилә белән Гөлия, ни эшләргә дә белмичә, яр буенда йөгерештеләр. Дусларына да ярдәм итәселәре килә, йөзә генә белмиләр. Алар Гөлфиянең бер күренеп, бер юкка чыгып алган йөзен, кулларын, аякларын күреп, ничек ярдәм итәргә дә белмичә, кычкырып елый ук башладылар. Котылырга, котылырга кирәк Гөлфиягә куркыныч чоңгылдан. Ә су бу мизгелдә телсез дә, аңсыз да иде. Әйтерсең шушы бөтерчек дулкыннардан башка берни дә юк.

– Бир кулыңны! Йөз, йөз! Туктама! Туктама, дим!..

Гөлфиянең учыннан кемнеңдер көчле кулы эләктереп алды да алга тарта башлады. Кызның курыккан йөрәге атылып чыгардай булып сикерде, башы әйләнде. Тик боерык булып яңгыраган әлеге авазларга ул буйсынды.

Гөлфиянең бите буйлап йөгерешкән су там-чыларын сыпырып төшерделәр, аркасына кагып тынычландырдылар. Ниһаять, ул күзләрен ачты.

Өч кыз күзләрен кая яшерергә белмичә тавыш-тынсыз утыргач, берьюлы коткаручыга текәлделәр. Мәктәптә күргәннәре бар иде аларның бу кара чәчле кызны. Ул Камышлыдан килеп тугызынчы сыйныфта укый. Монда очраклы гына килеп чыккан. Бер үрдәк бәбкәсе югалган икән, шуны эзләп йөреше. Ул үзеннән әз генә кечерәк булган кызларга карап утыруында булды. Үрдәк бәбкәсен табам дигән өмет белән килмәде бит ул монда, иртәдән тынычсызланган күңеле алып килде аны бу шомлы урынга.

– Безнең авылдан беркем дә бу урында коенмый, ә сез үзегез теләп тозакка эләгә яздыгыз. Монда бит чоңгыллы урын! Беләсеңме нишләргә кирәк иде сиңа? Күбрәк тын алырга иде дә төпкә үк төшәргә иде, аннан, чоңгылдан читкәрәк йөзеп китеп, су өстенә дә чыга алыр идең… Төптә чоңгылның көче кими.

Тагын тынлык урнашты. Рамилә белән Гөлиягә дә, алардан да бигрәк Гөлфиягә бу булганнар бер төш кенә кебек күренде. Һаман ышанып булмый иде…

Кояш та артык кыздырмый, сөйләшер сүзләр дә әллә кая китеп югалган. Шулай да була икән… Бәхетле бер мизгел кеше гомерен коткарып кала ала. Бәлки, без кичергән һәр мизгел бәхеттер, тормыш чоңгылына төшеп карамыйча, без шуны сизмибездер. Һәм шунысы бар: тормыш чоңгылына эләккәннән соң төпкә төшеп тора да белергә кирәк, бераз хәл җыйгач, яңадан өскә күтәрелеп бәхетле булыр өчен…

Бездә бүген…

Безгә бүген кунакка әниемнең әнисе – Димескәй әбиебез килде. Димескәй әби бездән ерактарак яши шул. Җәй көне без аның янына кайтабыз, ә менә көзге йә язгы каникулларда әби үзе безнең янга килә. Ул килгән көнне сеңлем белән мин очып кына йөрибез. Икебез ике ягына утырып, быты-быты сөйли башлыйбыз. Әбинең колаклары ничек түзәдер?! Без күбрәк мәктәп, андагы хәлләр турында сөйләшәбез. Мин бит быел мәктәпне тәмамлыйм. «Бишле» ләргә генә! Тик барыбер алтын медаль бирмиләр. Көмеш кенә эләгәчәк. Без чит телләрне өйрәнмәдек, шуңа да бу зур минус булып исәпләнә икән. Өйрәтсәләр, мин чит телне дә тырышып укыр идем. Ә әти белән әни миңа: «Иң мөһиме билге түгел, белем», – диләр. Шулаен шулай да, тик менә белемем әйбәт булып та, алтынны бирмиләр бит әле. Димескәй әбигә шулай дип сөйләгән идем, рәхәтләнеп көлде. «Без әнә җиде классны тәмамладык та көн-төн эштә булдык, шайтан белгән ул медальләрне», – ди. Сеңлем белән безгә шул җитә, Димескәй әбидән яшь чаклары турында сөйләвен  үтенәбез. Әйтерсең әби безгә чын әкият сөйли.

 «Кыз балалар бит сез. Сезнең өчен иң мөһиме – акыллы, иманлы, уңган булу. Белемле булуыгыз иш янына куш булыр. Хәзер заманы шундый, ансыз да булмый. Менә безнең каршы як күршедә Галимә исемле бер кыз яшәде. Әтисе ягыннан нәселләренең кушаматы Салмак иде. Галимә үзе суга барса да, кер чайкаса да, юри йөргән кебек, әкрен кылана. Без беләбез инде: юри түгел, холкы шундый аның. Үзе бик акыллы, әти-әнисенең сөенече инде менә. Ә авыл башында Утлы Шәйдуллалар нәселе  яши. Аларның кызу холыклы, баскан җирендә ут чыгара торган Хәрраслары бервакыт Галимәгә гашыйк булып куйды бит. Югыйсә Галимә кичке уеннар вакытында әллә ни күзгә чалынмый, биергә дә чыкмый иде. Ә Хәррас бар кешене сокландырырлык итеп бии дә белә.

Шуннан бер кичне егет өенә кайта да әтисе Шәйдуллага өстәл сугып әйтә:

– Мин Галимәгә өйләнәм! – ди.

– Ичмасам, нәселләре нәсел түгел, Салмаклар, имеш… – дип пошына әтисе.

Тик нишләсен, улына каршы барырлык түгел. Менә дигән итеп туй итәләр дә, Галимә Хәррасларда яши башлый.

– Бигрәк әкрен йөри бу бала, кулыннан бер эш тә килмидер әле, – дип сукранып йөри Шәйдулла абзый.

Шуннан ишегалдына чыга да бу матур итеп тезелгән утыннарны чәчеп ата. Өйгә кергәч, яшь киленгә утын алып керергә куша. Үзе, челтәр читен күтәреп, тәрәзә аша карап тора. Салмак Галимәбез чыга, башта теге чәчелгән утыннарны яңадан матурлап өеп куя, аннары гына берничәсен өйгә алып керә.

– Менә сиңа мә! – дип тел шартлатып сөйләде соңыннан Шәйдулла абзый. – Эч пошуларымны юып алдылармыни, – дип кеткелдәп тә куйды.

Менә шул, кызларым, тормышта әллә нинди сынаулар аша үтәсегез бар әле. Юк-бар уй уйлап йөргәнче, әнә әниегезгә кер чайкашыгыз», – дип сүзен тәмамлады Димескәй әбиебез.

Мәчет

…Кадрия икенче сыйныфта укый. Дәресләр беткәч, язгы саф һаваны сулап, сөйләшә-сөйләшә, әнисе белән мәктәптән кайтып киләләр. Шулвакыт, олы урамның уртасындарак, Чулман елгасы ярында ыгы-зыгы күреп, кызчык аптырап калды. Игътибар белән карагач күрделәр, нигез күтәрә башлаганнар. Өй нигезе дип булмый аны – бик зур! Шундый зур итеп нәрсә салырга җыендылар икән? Әнисе Кадриянең сораулы карашына: «Мәчет нигезе», – дип җавап биргәч, ни өчен икәнлеген үзе дә аңламыйча, ул шатланып куйды. Аңа кушылып, язгы кояш та куанды булса кирәк, төссез болытлар арасыннан ялтырап килеп чыкты да елмаеп җибәрде. Ә аяк астындагы күлдәвекләргә, эреп бетәргә өлгермәгән кар өемнәренә, бөреләре бүрткән агачларга һәм яр буенда салына башлаган мәчет нигезенә кояш белән бергә карагач, Кадриянең әллә елап, әллә җырлап җибәрәсе килде. Сигез яшьлек бала акылына шулкадәр тәэсир итәрлек вакыйга! Әбиләренә кунакка кайтканда, Казанга циркка, зоопаркка барганда күргәне булса да, үз авылларында мәчет күргәне юк иде шул Кадриянең. Һәм менә аларда да мәчет салына башлаган!

– Мәчет ул – изге урын, анда намаз укыячаклар. Исеңдәме, теге вакытта газетадан укыган идем авылда мәчет салыначагы турында, – диде әнисе.

– Истә, – диде, матур итеп эшләнгән мәктәп стена газетасын күз алдына китереп, Кадрия.

– Без ул газетаны укучылар белән бергәләп әзерләгән идек бит, кызым. Шунда зур сыйныфларда укучы кызлар «Авылда мәчет булырмы?» дигән мәкалә яздылар. Бик олы әби, бабайлардан элеккеге мәчетнең нинди булганлыгы, кайсы урында урнашканлыгы турында сораштылар.

Кадриянең әнисе мәктәптә укытучы булып эшли. Өстәвенә ул – директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары. Шуңа да мәктәп тормышында булган хәлләр Кадриягә аеруча якын һәм таныш. Мәктәптә әнисе җитәкчелегендә ай саен чыга торган стена газетасын да ул түземсезләнеп көтеп ала. Аннары әнисеннән һәрбер мәкаләнең эчтәлеген сөйләргә сорый. Менә бу юлы мәчет турындагы мәкалә хакында кабат сөйләшеп алдылар. Дөрес, аның өчен әнисенә җавап бирергә дә туры килде.

Яз башында мәктәпкә республикакүләм зур тикшерү килгән иде. Мәктәптә бәйрәм диярсең, бар дөнья ялтырап торды ул көннәрдә. Кадрияләр сыйныфы да кошлар көненә багышланган матур ачык дәрес күрсәтте. Ә ыгы-зыгылы көн узып барганда, тикшерүчеләр инде кайтыр юлга әзерләнгәндә, районнан килгән бер абый кунаклар алдында Кадриянең әнисе Рәйханага кинәт кенә кискен кисәтү ясады. «Мәктәп белән мәчетнең бернинди дә бәйләнеше юк, зур хата ясагансыз бу мәкаләне әзерләп! Кем укучылардан шушы темага яздырта инде?» – дип тезеп китте ул. Рәйхана акланырга тиешлеген аңлады. «Мәчетнең кеше тәрбияләүгә турыдан-туры катнашы бар. Һәр авылда иман йорты булырга тиешлеген күбебез аңлыйдыр дип беләм. Укучыларыбыз да бу сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр. Ата-аналар да бу мәсьәләгә битараф түгел. Мәктәп мәгърифәт учагы булса, мәчет – иман йорты. Икесе дә кешене кеше итү өчен хезмәт итәләр». Әмма Рәйхананы бүлдереп: «Кирәкмәс сүзләр сөйлисез», – дип бармак янады мәгариф бүлегеннән килгән тикшерүче. Коридорда киеренке тынлык урнашты. Берәү дә Рәйхананы яклап бер сүз дә әйтмәде. «Ярар, сезнең белән бу хакта аерым сөйләшербез», – диде абзый кеше, тамак кырып, һәм, барысыннан да алгарак чыгып, тиз-тиз генә баскычтан төшеп  китте.

Дальше