Төпчек бала (җыентык) / Младший ребёнок - Имамиева Айсылу Зуфаровна 2 стр.


Рәйхана хәлнең җитдилеген шунда ук аңлап алган иде. Борчылуы дөрес булып чыкты. Икенче көнне аны район мәгариф бүлегенә чакырып, мәчет турындагы мәкаләсе булган мәктәп стена газетасы өчен шелтә белдерделәр. Канатланып эшләп йөргән вакытында аның өчен зур тетрәнү булды бу. Ни өчен бит әле! Атеизм чәчәк аткан совет еллары да артта калган югыйсә. Авылларда да, калаларда да яңа мәчетләр ачылып, моңлы азан тавышы яңгырап, иман яңарган вакыт. Авыр адымнар белән көчкә ачып чыкты Рәйхана мәгариф бүлеге ишекләрен. Елыйсы килсә дә еламый калуы аркасында аеруча авыр булды. Күпме көч сарыф итеп тикшерү киләсен көтте бит. Барысы да уңышлы үтте дигәндә, нәрсә китереп чыгарды бу абзый. «Аның эш күрсәтәсе килә», – диде Рәйхананы тынычландырырга теләгән мәгариф бүлегендә эшләүче инспектор ханым. Рәйхананың гына өстенә кайнар су койган кебек. Гарьләнүе көчле булса да, күңел тынычлыгын саклап калырга тырышты. Арты хәерле булсын дип, кайтыр юлга кузгалды. Ә менә бүген, шул вакыйгадан соң бер ел үткәч, мәчет төзүгә тотынуларын күреп, кызы белән бергә куанды Рәйхана.

Кадрия исә шушы язгы көннән башлап мәчет төзелеп бетүен аеруча түземсезләнеп көтә башлады. Әлбәттә, көткән чакта вакыт озак үтә. Җәй дә көттереп кенә килде. Эх! Мәктәпкә йөрмәгәч, салынып килгән мәчет каршысыннан көн саен узып булмаячак. Урамга гына чыгып карар идең, аларның ишегалдыннан төп урамның наратлары гына күренеп тора. Шуңа да әнисе кибеткә барса, аңа ияреп бара башлады. Мин зур кыз инде дип, үзе генә дә барып килә.

Җәй ахырында мәчет манаралы булды. Шундый матур! Манара болытларга кадәр тия. Һич алдашусыз, күз җитмәслек биеклек. Бу хәлне күргән Кадрия өенә кош тоткандай кайтып керде. Манараны күтәргәннәр!

Көн арты көн үтте… Җәй бетеп, сентябрь килде. Тик аның уенда уку түгел. Мәктәпкә барамы, кайтамы – карашы мәчет манарасында. Ул нишләптер һаман айсыз. Мәчетне ачар өчен дә ай кайтканны көтәләр.

Ниһаять, ул көн дә килеп җитте. Мәчеттәге һәр ташны, һәр тәрәзәне үзе куешкан кебек, шуңа да ашкынып, кош тоткандай сөенеп барды сабый кыз ачылу тантанасына! Әтисе белән әнисен дә тизләтте әле. Авыл халкы гөр килә. Кеше читтән дә бик күп кайткан. Авылларында шулай итеп кеше күп җыелганны Сабантуйда гына күргәнгә күрә, бу чыннан да зур бәйрәм дип уйлады Кадрия.

Яшь булса да, бик төпле акыллы хәзрәт Айбулат мәчет төзелешенә аеруча зур көч куйган кешеләрнең берсе булды. Аның чыгышын шуңа да зур кызыксыну белән көтеп алдылар. Хәзрәт авыл кешеләрен зур вакыйга белән котлады, шуннан соң моңлы тавышы белән матур итеп азан әйтте. Бар халык дөньясын онытып йотлыгып тыңлады бу азанны. Җиде дистә елга якын авылның өйләре, урамнары, кырлары, болыннары, елга-күлләре, урманнары өстеннән яңгырамаган илаһи аһәң барлык җаннарга да үтеп керде. Кемдер елады, кемдер зур горурлык белән башын югарырак күтәрде. Кадрия дә әнисенең күзләрендә үтә-күренмәле яшь тамчыларын күреп аптырады. Бу аның өчен гомерендә дә онытылмаслык көн иде. Рәйхана кызын үзенә ныграк кысты да: «Менә, кызым, хәзер авылда мәчет бар. Сез дә монда йөреп дин сабаклары алырсыз. Киләчәк тормышыгызда иманлы, тәүфыйклы булырга кирәк. Бу – бик зур вакыйга бүген»,  – дип пышылдап кына эндәште.

Шулчак, Рәйхананы гаепләп, аңа шелтә яздырткан теге абзый да мәчет каршына чыгып басты. Башына ялтырап торган чигүле кәләпүш кигән, елмая. Әйтерсең, мәчет салы-нуны тәнкыйтьләп, бу хәлгә каршылык күрсәтеп, мәктәптә бу хакта сөйләшергә дә ярамый дип лаф органнарын бөтенләй дә оныткан. Ул кайнар сүзләр белән авыл халкын котлады. Бар кеше дә гөр китереп кул чапты. Менә галәмәт! Дин һәм мәчет тирәсендә кыйблаларын тиз үзгәртә алган кешеләрнең булуы бер дә аңлашылмый иде Рәйханага. Кадрия, әнисенең борчылуын күреп: «Ни булды әни?» – дип сорап куйды. Әнисе «бар да яхшы» дигән ым белән елмаеп кына алды. Нишләтәсең?.. Ярар, мондый матур көнне ямьсезләргә ярамый, дип, күңелсез уйларны читкәрәк куды Рәйхана. Әнә бит балалары да, укучылары да, барлык авыл кешеләре дә ничек сөенгән. Мәктәп стена газетасында «Авылда мәчет булырмы?» дигән сорауга җавап бүген табылды. Бу – чыннан да зур шатлык. Аллаһның кодрәте белән мәчет ачыла.

Авылда мәчет булмаган елларны хәзер инде искә төшерүче дә юктыр… Чыннан да, мәчет авыл тормышына зур йогынты ясады. Айбулат хәзрәт, анда иман дәресләре укытып, күпме балаларны һәм өлкәннәрне тәрбияләде, иманлы итте. Ислам дине серләренә төшендереп, Коръән укырга өйрәтте. Ул кешеләргә әйтеп-аңлатып бетермәслек зур хәзинә өләште. Кадрия дә үзе-нең сеңлесе һәм сыйныфташлары белән мәчеттәге һәр сабакка барды. Бик күп гыйлем алды. Айбулат хәзрәтнең шулай дөрес итеп укытуына, бик белемле булуына зур ихтирам белән карады ул. Һәр дәрес саен күңеле үсеп, тагын да күбрәк беләсе, зуррак догаларны яттан өйрәнәсе, аларның тәфсиренә төшенәсе килде.

…Еллар үтте. Кадрия дә үсте, шәһәргә чы-гып китте. Аны язмыш илебезнең зур-зур калаларына, хәтта чит илләргә кадәр алып барды. Ул бик затлы бизәлгән, мәрмәр ташлары ялтырап торган заманча итеп төзелгән иман йортларын да, бик борынгы мәчетләрне дә күрү шатлыгына иреште. Аларда намаз да укый алды. Әмма ничек кенә булмасын, үзе күргән һәр мәчеткә ничек кенә сокланмасын, күңеле барыбер авылындагы шушы кечкенә генә мәчетне сагына иде. Сагына гына түгел, Кадрия өчен авыл мәчете – дөньядагы барлык мәчетләргә караганда да иң зурысы, иң затлысы иде. Белмим, нигә алайдыр, ләкин авыл мәчетенең бусагасын беренче атлап кергәндәге олы хисне, чиксез дулкынлануны ул башка бер иман йортына кергәндә дә тулысынча кичерә алмады. Авылында ачылган яңа мәчеттәге буяу, агач исләре, идәнгә түшәлгән һәм диварларга эленгән йомшак келәмнәре, зур тәрәзәләре, киштәләрдәге Коръәннәр, хәзрәтнең азан, вәгазь әйтә торган гади генә мөнбәре кыз күңелендә мәңгегә дип уелган иде шул. Әлбәттә, башка мәчетләрнең ишеген ачып кергәндә дә дулкынлану була, ләкин теге кояшлы, әнисе күзләрендә яшь тамчылары җемелдәгән көндәге хисне башка беркайчан да, бер мәчеттә дә тоя алмаячагын ул белә иде. Ни өчен шулай икән? Бәлки, бу мәчеттә үз гомерендә беренче догасы ятлангангадыр, бәлки, беренче намазы анда укылгангадыр…  Бәлки, нәкъ менә мәчет ачылган көнне әти-әнисе аңа бүләк итеп намазлык алып биргәнгәдер…

Ярату хакына

Зур мәхәббәт тарихларын күп ишеткәнсездер. Һәр кешедә үзенчәлекле алар. Үзенчә барлыкка киләләр, үзенчә яшиләр. Тик кешеләр кебек үк, алар да бер-берсенә охшаш булалар һәм, кешеләр кебек үк, бер-берсен кабатламыйлар. Бу тарих та башкалардан әллә ни аерылып тормый, бу тарих та башкаларга охшаш. Шулай да ул кабатланмас…

Таң әле беленер-беленмәс кенә иде. Ә ул  инде уянды. Тәрәзә аркылы беренче трамвайларның йокылы-уяулы тавышлары ишетелә. Дүрт тулып киткән. Ә ай һаман күк катында алтын тәңкә төсле ялтырап утыра. Нәрсә дип кузгалмаган була инде? Барыбер таң ата башлаган бит. Ул да шул таң ата башлаганга уянды. Һәрхәлдә, шулай дип уйларга теләде. Юк, юк инде, артык борчылудан да, нидер сизенүдән, тынычсызланудан да түгел иде бу уяну. Таң әле беленер-беленмәс кенә, менә шуңа уянды.

Ә ул иртәгә кияүгә чыга.

Әйе, кияүгә чыга.

Яшьлек, син шундый кыска тоелдың…

Бер шагыйрь шулай дип әйткәнме әле?

Шулай шул…

Җүләрләнә инде әллә? Кияүгә чыккач, яшьлек бетә димени? Яшь гаилә генә барлыкка килә ич. Тик ник яшьләнә соң бу күзләр? Чүп кергәнме соң әллә?

…Алар – шат күңелле ике яшь кеше, ә егетне юллама белән чит җиргә эшкә җибәрәләр. Туган җирләреннән бик еракка. Ә кыз монда калачак. Бу аерылышуга ничек түзәрләр икән? Алар бер-берсен чиксез яраталар  шул.

Менә бергә саф һавада йөрергә чыктылар. Кояш шундый матур итеп байый. Алар бер-берсенең сулышын ишетеп, ничек тә аякларын бергә туры китерергә тырышып атлыйлар. Һавада бөтерелгән ике күбәләк тә нәкъ алар төсле, канатларын бергә туры китерергә тырышып җилпи. Табигатьнең төгәллеге сокландыргыч… Күбәләкләр яз башы дип тормаганнар, очарга чыкканнар. Әле яз җепшеклеге кибеп бетәргә өлгермәгән сукмак буйлап берсен берсе меңнәр арасыннан тапкан ике яшь җан атлый.

– Миңа кияүгә чык әле! Ризамы?

Кызның өстенә бер чиләк кайнар су койдылармыни! Шундый сәер сүзләр. Әле алар яңгыраганнан соң үз-үзен күпме үчекләп йөрде бит ул. Көзгегә карыйсың да: «Әйдә, кияүгә чык», – дисең, шул чакны бигрәк сәер булып китә дә куя.

Күп көннәр узды, күп мәшәкатьләр артта калды. Ул кияүгә чыга. Чиксез ихлас бәхет. Тик алар бергәләп чит җиргә китәчәкләр. Яратуы хакына ул туган җиреннән аерылырга риза. Үз җанының аның җанын тоеп, сөйгән яры белән бергә матур гаилә булып яшәве бар дөньясыннан да кадерле…

Ишек

Университеттагы дәресләр соң гына бетте.

Кайтканда ук ашыйсы килгәнемне сиздем. Тик безнең бүлмәдәгеләрнең әле берсе дә күренми. Болай булгач, ашарга пешерү үземә  генә кала инде. Кухняда хәзер час пик. Студентлар гөж килә! Мин тиз-тиз генә бәрәңге әрчи башладым. Ә күрше Гөлнара ашы җылынганын көтеп утыра. Зәңгәр халаты өстеннән чәчләрен таратып салган, тәрәзә төбенә кунаклаган да аякларын болгый. Кем ризык янында шулай эшли инде, йә? Ачуым килә шуңа. Сагызын чыртлатып утырды-утырды да, уфылдап, миңа эндәшәсе итте:

– Икенче як күршегез Фәрдиләнең нишләп йөргәнен син дә беләсеңме соң?

– Юк, ә нәрсә? – дип соравына сорау белән җавап кайтардым.

– Җанашым, әйтергә кирәк аңа, туры юлга кайтсын, – дип, тәрәзә төбеннән шуып кына төште дә, җылынган ашын тотып, ишеккә юнәлде Гөлнара. – Сез бит дуслар, карап торып юкка чыкмасын дигән идем инде, – дип тә куйды.

Аптыраудан бәрәңгенең әрчелгән кадәресен генә газга утырттым да, туры Фәрдилә янына керергә булдым. Әллә ни күптәнге дуслар булмасак та, серләребез туры килә иде безнең.Тик көн дә безгә кереп чыгарга гадәтләнгән Фәрдиләнең инде берәр айлап күренгәне юклыгын уйлап куйдым. Төрле факультетларда укыгач, мин моңа артык сәерсенмәгән идем. Практика үтәргә берәр кая җибәргәннәрдер дидем дә әллә ни баш ватмадым. Гөлнараның бу мәгънәсез гайбәте генә айнытып җибәргәндәй итте.

«Шак-шок, шак-шок» дип җавап кайтара ишек, мин шакылдаткан саен. Ниһаять, ул ачыласы итте. Бу минутта үз күзләремә үзем ышанырга теләмәдем. Бүлмә эченнән әллә нинди ямьсез Фәрдилә карап тора иде. Күз төпләре шешенгән, чәчләре тузган, күзләре туры карамый. Хайваннар дөньясында күзгә туры карау һөҗүмгә җыенуны белдерсә дә, кешеләрдә ихласлылыкны аңлата бит. Шуңа да мин күзгә туры карап сөйләшкәннәрен яратам. Ә Фәрдилә карашын читкә бора, үзе әле бу сүзгә, әле теге сүзгә тотынып сүз башламакчы була.

– Сәлам, керсәм буламы? – дидем.

Кызыксынулы карашымны тойды булса кирәк, тупас кына җавап кайтарды:

– Нәрсә иде?

– Хәлеңне белмәкче идем, күптән сөйләшкән юк.

– Әле вакыт юк…

Авыз ачып башка сүз әйтергә өлгермәдем, ишек шапылдап куйды.

Инде нәрсә уйларга да белми гаҗизләнеп калдым. Ни булыр бу? Дөньяны яңгыратып көлә, һаман шаян сүзләр кушып сөйләшә, тырышып укый торган бу кызны җеннәр алыштырып куйды микән әллә? Гөлнараның гайбәте гайбәт кенә булып калмыйча, чын дөреслеккә туры килә түгелме соң? Юкка чыгу шулай була микәнни?

Инде кызлар кайтып, тәмләп ашагач та, күңелем тынычлану тапмады. Бер карасаң, кем инде ул миңа Фәрдилә? Туган түгел, артык якын дустым да түгел. Тик шулай да тынычсызланам. Дорфа дәшүенә ачуым килүдән түгел бу. Яңадан шул элеккеге кебек шат күңелле кызны күрәсем килүдән,  ахрысы.

Тулай торакта шулай бит инде ул, бар тормышың башкаларның күз алдында. Син монда аерым шәхес түгел, ә үзенчәлекле бер җәмгыятьнең вәкиле. Шушы кечкенә җәмгыятьтә яшәүчеләрне бер әйбер берләштерә: тулай торактагы һәркем шәһәр өчен читрәк булып кала. Монда яшәү – читтән килгән булуыңның төп күрсәткече. Шәһәр өчен чит булган кешеләр бер-берсенә үз була башлый. Алар күз уңыннан, гадәттә, бер вакыйга да әйләнеп үтә алмый. Һәркем тулай торакта яшәүче баш-каларның тормышы белән кызыксына. Шуңа да кешеләр үз серләрен генә сөйләрлек дуслар булдыралар. Һәм, очрашкач, инде билгеле хәлләрне дә яңадан сөйләп чыгып, нәтиҗәләр ясап, күңелләренә тынычлану табалар.

Шуңа да Фәрдилә белән дуслашып китүемне бик тә гадәти бер хәл итеп кабул иттем. Чыннан да, нәрсәсенә сәерсенәсең инде аның, икебез дә тел бистәсе, көн буена сөйләшәсе сүзләр дә күп җыелып өлгерә. Ул безгә кереп кич утырырга гадәтләнгән иде. Бүлмәдәге кызлар да яратты Фәрдиләне. «Артистка» дип кушамат та тагып куйдылар. Сөйләшкәндә күз уйната торган гадәте барлыгын күреп, шулай дип атадылар.

Ә бүген аны чыннан да алыштырып куйганнар кебек.

Йокларга ятканчы тагын килеп, аларның бүлмәсенең ишеген шакыдым. Бу юлы бүлмәдәше ачты.

– Фәрдиләне чакыр әле! – дидем.

– Ул хәзер бүлмәдә бик сирәк куна, – дип, бүлмәдәше дә ишек артында югалды.

– Ничек? – дип, ишеккә карадым. Тик ишек – телсез, җавап бирмәде.

Кызык, нәрсә була инде бу? Вәт табышмак! Бүлмә түшәменә карап, озак кына уйланып яттым. Тәрәзә артындагы машиналар гөрелтесе тынгач кына, хәтерем ике ай элек булган бер сөйләшүебезне искә төшерде.

Ул көнне бүлмәгә барыбыз да соң гына кайттык. Спектакль хакында сөйләшеп утырганда, Фәрдилә килеп керде. Тик һәр көндәгечә шат түгел, ә бик күңелсез күренә иде ул.

– Ни булды? – дип сорадым.

– Әй, беләсеңме, туйдым мин…

– Нәрсәдән? Җүләр кеше кебек сөйләшәсең.

Тик ул, чыннан да җүләрләнгән кеше сыман, чәч очларын бармакларына чорный-чорный елап ук җибәрде.

– Ни булды соң? Әллә берәр авыр сүз әйттеләрме?

– Юк. Сәбәп башкада… Дөньям кызык түгел. Трамвай, уку, тулай торак, кысан бүлмә… Һәм яңабаштан… Ә минем эчке дөньям иркенлекне ярата. Башкача яшәү кызыксыз. Авылда шундый рәхәт. Күңелең тула икән, чык та йөреп кайт урманда, киң кырларда йә су буена төш. Ә монда нәрсә бар?.. Миңа үзгәрергә кирәк. Бу чит дөньяны аңлый башлар өчен. Әнә Гөлнара беркөнне чәчемнән дә көлде хәтта. Төссез, ди.

– Җүләр сүз сөйләмә, тиле! Чәчләрең бик матур!

Фәрдиләнең бу сүзеннән аптырап калган бүлмәдәшләремнең сөйләшү ахырын тыңлап бетерергә түземнәре калмады. Өчесе дә, берәр сәбәп табып, Тукай әкиятендәге бүреләр кебек чыгып тайдылар. Мин дә бик аптырап калган идем шул вакытта.

– Юк, алар миңа ошамый, алар минеке кебек түгел! Минем чәчләр башка булырга тиеш. Чәчне башка төскә буярлык та көч юк миндә.

– Чәч буяу ул көчлелек билгесе түгел, – дидем, ачулана башлап.

– Син дә минем кебегрәк арттарак калган инде…

– Кемнән?

Тик бу ачулы соравыма җавап ишетә алмадым, Фәрдилә үз сүзен сөйләп китте:

– Җитте! Минем тормышым йөз сиксән градуска үзгәрергә тиеш. Менә күрерсең: минем кулымнан киләчәк ул.

– Нәрсәгә? Син болай да бик әйбәт кеше. Киресенчә, шушы дөньяда үз-үзеңне саклап калу зур әйбер.

Җавап дорфарак яңгырады:

– Бу – син уйлап чыгарган әкият кенә!

– Алай да, синеңчә үзгәрү нәрсә соң ул? Чәч буяумы?

– Юк, ул гына түгел. Вакыт күрсәтер, белерсең… – Фәрдилә ишекне ябып та бетермичә чыгып китте.

Сәерсенеп калдым. Тик Фәрдиләнең ул вакыттагы үзгәрүе чәчен кара төскә буяудан артмады. Һаман шулай шат, шаян, җор телле кыз булып кала бирде ул. Теге елап утыруын күңел төшенкелеге, депрессия дип кенә кабул иткән идем.

Менә хәзер ике ай артта калган. Дустымның тормышы, чыннан да, йөз сиксән градуска борылган түгелме соң? Әйе, борылган. Сизелмичә дә…

Инде ни әйтергә? Бүген ишеген бигрәк каты шапылдатып япты. Әйтерсең мин бер буш урын. Ә теге вакытта, ике ай элек, ишекне ябып та бетермичә калдырган иде. Эх, шул чакта, артыннан чыгып, «Буяма чәчеңне!» дип кычкырасым калган…

Качтым

– Ярату, ярату, дисең син. Беләсеңме, баламны бик яратам, ә менә иремне…

– Син әллә аңа яратмыйча гына кияүгә чыктыңмы?

– Нишләп, яраттым мин аны.

– Алдама, күзеңнән күренеп тора. Яратмыйча нәрсә дип шундый адымга бардың инде?

– Ул – әйбәт кеше, бик әйбәт тормыш итәбез. Менә озакламый өй сала башларга уйлыйбыз, балабыз да Аллага шөкер.

– Аның бер генә тискәре сыйфаты да юкмыни соң?

– Бар инде ул, ансыз булмый, шулай да алар артык күзгә бәрелеп тормый.

Назад Дальше