Төпчек бала (җыентык) / Младший ребёнок - Имамиева Айсылу Зуфаровна 3 стр.


– Кыскасы, тормышың килгән, күңелең тыныч инде, алайса.

– Тыныч кебек, мин бит шулай буласын белеп, шулай булырга тиеш дип кияүгә чыктым.

– Кызык, япь-яшь кешегә каян шулкадәр акыл килә икән ул? Менә шулай булырга тиеш дип анализлау сәләте. Минемчә, яшьлек ул бу дөньяны бары тик хисләр аркылы гына кабул итү өчен, хисләр белән генә яшәү өчен бирелә. Тик, чыннан да, алай яшәү бигүк дөрес түгел бугай шул. Шуңа да соңыннан терсәкләре бик якын булып та, аны тешли алмауларына үкенеп яшиләр. Эх, яшьлектә җүләр булганмын, уйлап бетермәгәнмен, башым кайда булган, дип көрсенүчеләр дә шактый. Ә шулай да үкенмисеңме, эх, яшьлегем бигрәк коры булган, чын күңелдән яратмаганмын да дип?

– Юк, минем бит һинд киноларында күрсәтерлек мәхәббәтем булды! Мин бит унбиш яшеннән бар дөньясын онытып мәхәббәт дәрьясына чумган кеше.

– Ничек инде? Ә ул мәхәббәтең хәзер кайда?

– Монда – Казанда. Аның үз гаиләсе бар, балалары.

– Сөйлә әле шул мәхәббәтең турында.

– Без аның белән сабый вакыттан ук бер-беребезне беләбез. Ә хисләребез ул – унынчыда, мин сигезенчедә укыганда кабынды. Уйламаганда, көтмәгәндә кинәт кабынды ул хис. Мин иртән торуга ук аның белән очрашу турында уйлый башлыйм, шимбә клубка чыгу бер зур бәхеткә тиң. Ул да шулай дип әйтә иде. Мәктәпне тәмамлагач та өйләнешик дип тәкъдим ясады. Шул чакта бераз сагая калдым. Әле без бик яшь, бераз белем алыйк, үзебез эшли башлыйк, дидем. Ул да ризалашкандай итте. Икебез дә Казанның ике институтында студентлар булдык. Авылга кайтканчы да, авылда да очраша идек. Аның белән табигать кочагына чыгулар, аның матур итеп җырлый белүе, биргән бүләкләре күңел түрендә иң истә калган якты хатирә булып саклана. Менә, беренче сессияне тапшыргач, авылыбызга бергәләп кайттык. Юл буе миннән башка яши алмавы, мине яратуы турында сөйләп кайтты. Эх, дидем шул чакта аңа. Хәзерге егетләр бигрәк нечкә күңелле инде. Менә минем бабам алай җебеп йөрмәгән, тоткан да әбиемне урлап үзләренә алып кайткан, дип шаярттым әле. Янәсе, хәзер андый егетләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың. Бу шунда елмаеп тыңлап барды, җавап итеп бер сүз дә эндәшмәде. Кич белән, гадәттәгечә, клубка юл алдым. Күз ачкысыз буран чыккан. Дөньяның асты өскә килгән диярсең, бер адым алга атласаң, ике адым артка алып ата. Әллә кире борылып өйгә кайтыйммы, дип тә уйладым. Тик аны яратуым шулкадәр көчле, хәтта урамдагы буранны да җиңәрлек көч бирә. Әмма клубка кадәр барып җитү насыйп булмаган икән. Минем яныма ук килеп туктаган тракторга бер сәерсенеп карасам, аннан төшкән ике кешегә бөтенләй үк гаҗәпләнеп калдым, катлы-катлы итеп киенгән иде алар, йөзләрен дә күреп булмый. Шуннан болар мине күтәреп трактор кабинасына алып кермәсеннәрме?! Кычкырырга да өлгерми калдым, кыр машинасы кузгалып та китте. Барабыз, мин селкенергә дә куркып утырам. Шунда янымда баручы егет битен ачып миңа карап елмайды. Инде аңлагансыңдыр, бу ул иде. «Мин дә җебегән түгел, бәхетем минем, хәзер безгә кайтабыз, иртәгә туй ясарбыз», – диде. Әй тузынганымны күрсәң, ахырдан көчкә ризалаштым. Алар әнисе белән икесе генә яшиләр иде. Әнисе безне елмаеп каршы алды. Миңа аерым бүлмәгә урын җәйгәннәр. Мәхәббәтемнең күзендәге бәхетне күрсәң! Шулай да күңелемдәге тынычлык югалган иде инде. Төне буе күзгә йокы кермәде. Шул була ул телеңне тыя алмый артыгын сөйләп йөрсәң, нәрсә була иде урлау турында сөйләп шаяртмасаң. Әмма яшермим, мин бик бәхетле идем. Ниһаять, хәзер һәр көн аның белән күзгә-күз карап яшәячәкмен дип куанып туя алмадым. Шуңа, борчылырга кирәкми дип, үземне тынычландырдым. Таң алдыннан гына йоклап киткәнмен.

– Шуннан нәрсә булды соң, ни өчен мәхәббәтең белән аерылыштыгыз?

– Аерылыштыгыз дип, без аның белән кушылырга да өлгерми калдык. Иртән мин кемнеңдер утын ярган тавышына уянып киттем. Тиз генә киенеп ишегалдына чыксам, анда сөеклемнең әнисе утын яра. Кичәге буран өйгән көртне дә көрәгән, ишегалды ялт иткән. Тирләп-пешеп утын ярган бу хатынга шундый кызганып карадым, тизрәк барып аңа ярдәм итәсем килде. Ә ул көлеп баш тартты. Хәзер миңа унбиш минут вакыт җитә иде. Эчемә ут каптымыни, мин йөгереп өйгә кердем һәм ярым ачык каршы бүлмә ишегеннән мәхәббәтемнең әле дә булса рәхәтләнеп сузылып йоклап ятуын күрдем. «Болай булгач булмый инде бу» дигән уй минем башымны телеп үтте. Тиз-тиз хат яздым, минем аны яратып йөрүем чын булмаган икән, мин бик ялгышканмын, аңлату сорап артымнан килмәвен үтендем. Шуннан чыгып әнисе белән саубуллаштым да, гафу үтенеп, өйгә кайтып киттем. Качтым! Беркемне гаеплисем дә, аклыйсым да килмәде ул чакта. Үксеп-үксеп еладым да еладым. Үз әти-әнием гаҗәпкә калды. Әмма бу турыда мин беркемгә дә ачылып сөйләмәдем, син – беренче кеше. Менә шул…

– Кызык, бик тә кызык булып китте әле… Шулай да күзләреңнән күренеп тора: күңелеңдә тынычлык юк синең.

– Кемнең күңелендә генә бар икән ул тынычлык? Үкендем дип тә, үкенмәдем дип тә әйтә алмыйм… Тик шулай да мәхәббәтсез тормыш мәхәббәтсез тормыш инде ул…

Хәбиб бабай хатирәсе

Тарих бездән бик ерак. Бер гасыр элек кенә булып узган вакыйгаларны уйласаң да шаккатарлык. Әйтерсең, бернәрсә дә булмаган, ә уйлап чыгарылган бер әкият кенә телдән телләргә күчеп, тонык хәтер дулкыннарына тынгылык бирми. Мин үткәндә булган сугышлар турында уйларга яратмыйм. Уйланганда, укыганда, кинолар караганда үзем дә аңламастан курка башлыйм… Колак төбендә әче итеп сызгырып утлы ядрәләр очканын тоям, дары, ялкын исе борыныма килеп бәрелә, сугыш тавышы ишетелә… Бүлмә кечерәя, бөтен яклап аңлата алмаслык гаҗизлек, бернәрсә дә үзгәртә алмаганыңны аңлау йөрәкне кыса…

1916 ел, ноябрь. Беренче бөтендөнья сугышы.

Хәбиб белән Зәйнинең дуслыклары яланаяк килеш хәтфә чирәм өстеннән йөгергән, тирән сулы авыл күлендә коенып үскән балачакларыннан ук башланды. Җәйге Сабан туйлары, кышкы бураннары белән бигрәк тиз үтеп китә шул балачак. Әти-әни корган җылы ояда никадәрле генә рәхәт булмасын, яшәеш кешеләрне җитәкли дә үз сукмагына алып кереп китә… Алар да үсеп җиттеләр, юеш борынлы малайлардан калын тавышлы, борын төпләре һәм яңакларына чыккан йомшак кына сакал-мыеклы сөлектәй егетләргә әйләнделәр. Әмма… Яшьлекләренең бөтен матурлыгы тиз арада үзгәрде. Берничә атна эчендә шаян яшьлекләрен җитди карашлы урта яшьлек ир-ат кыяфәтенә алыштырды алар. Үзләре дә сизмәстән.

Хәбиб белән Зәйни бер үк елны патша гаскәренә хезмәткә алындылар, һәм озак та үтмәде, зур сугыш башланды. Авылларыннан беркая да чыкмаган ике егет Беренче бөтендөнья сугышының Төрек фронтына җибәрелүләрен, авыр шинель киеп, коточкыч сугышта катнаша башлауларын начар төш кенә итеп кабул иттеләр. Бу хәлләр чынлыкта була алмыйдыр кебек иде аларга. Әле яңа гына елмаеп, матур гына сөйләшә-сөйләшә, янәшәңдә җилкәсен терәп ашап утырган дустың, мизгел үтүгә, күз алдыңда ядрә томаны эчендә эреп юкка чыга. Окоплар кан белән тула, күзне төтен әрнетә, тамак төбенә әллә нинди авыр һава утыра, колаклар ишетмәс була. Командирлары, мондый чакта кияр өчен, пыяла күзле, каты җилемнән ясалган авыр баш киеме өләште. Исеме бик сәер – противогаз. Юк-юк, бу хәлләрне чын дип кабул итә башласаң, ике сәгать тә чыдый алмаячаксың. Башың кузгалып, акылдан язуыңны көт тә тор. Шуңа үзеңне ниндидер кысаларга кертеп, чынбарлыктан аерып куярга тырышасың. Бердәнбер чынбарлык Хәбиб өчен – Зәйни, Зәйни өчен Хәбиб иде. Алар бер-берсенә – тыныч тормышның тере истәлекләре. Шуңадырмы, ике дус, ике авылдаш бер-берсеннән ярты адым да читләшмәделәр. Әгәр бер-берсеннән ераккарак китсәләр, нәрсәдер югалыр, төзәтеп булмаслык ниндидер куркыныч хәл булыр төсле. Ник алай? Сугышта нәрсәнедер аңлап, нәрсәнедер аңлатып та булмый. Монда аклануга да урын юк. Иң мәгънәсез, иң куркыныч хәл – сугыш. Чынбарлык белән уйдырма, төш белән өн шулкадәр буталып укмаша, барлык чикләр дә юкка чыга. Сугыш дөньяны урый, күзәнәкләргә үтә, куркыта, өшетә, үтерә, юкка чыгара. Ә үләсе килми. Менә шуңа үзеңне камаган шушы кысадан чыкмаска кирәк. Юкса чиге булмаган сугыш үзенә йолып алачак та кызганмыйча салкын утында эретәчәк.

Назад