Менә шулай бер-бер артлы туа бара торган бихисап сорауларның, боларга кушылган сагышлы хис-омтылышларның җаваплары, юанычы бары әдәбияттан, сүз хикмәтеннән табылыр сыман. Шуңа күрә гаҗәп күп укыла. Татар әдәбияты әсәрләрен, нигездә, гасыр башында иҗат ителгәннәрен, шулай ук сирәк-мирәк кулга кергән совет чоры әйберләрен дә «чәйнәмичә» йота барам. XIX гасыр рус әдәбияты үрнәкләре дә «су кебек эчелә». Тургеневның минем халәткә аваздаш повестьлары исә кат-кат укылды шикелле. Болардан тыш, казах, уйгыр, үзбәк әдәбиятлары үрнәкләрен дә читләтеп узмыйм. Һәрхәлдә, «китап җене» мине тәмам биләп алган чор иде…
Табигый, башкалар тарафыннан язылганнарны йотылып уку белән бергә үзем дә язгалап маташкан булам. Монысы аз дигәндәй, очраган – укыган һәм ишеткән – һәр җыр текстын терки барам, мәкаль-әйтемнәрне яза бару өчен дә бер дәфтәр ачылган…
Шул рәвешчә, мавыгып, исәрләнеп йөри торгач, язганнарымның кайберләрен Казанга җибәреп, андагы «чын язучылар» ның берәрсенең фикерен белергә теләү уе да барлыкка килде. Тик кемгә генә җибәрергә? Уйлана торгач, иң мөһиме «Совет әдәбияты» журналындагы кайбер мәгълүматлардан күренгәнчә, иң лаек кеше булып «Намус» романының авторы Гомәр Бәширов тоелды. (Аның ише зур дәрәҗәле кешегә шундый вак мәсьәлә белән мөрәҗәгать итүнең мәгънәсезлек икәнлеген, Татарстан Язучылар оешмасында махсус әдәби консультантлар булуын кем белгән ул вакытта…)
Әйе, җибәрдем хатны Казанга үзем әвәләгән берничә шигырь кисәге белән. Бер-ике айдан соң җавап киләсенә өмет тә өзә башлаган идем. Ләкин дүрт-биш ай узуга килеп төште бит җавап хаты. Үзем укып йөргән рус гимназиясе адресына. Димәк, шул адресны күрсәткән булганмын…
Кулларымны «пешерә язган» конвертны әйләндереп карый-карый озак торуымны хәтерлим. Ниһаять, калтыранган бармаклар белән конвертны ачтым.
Ярты битле генә кәгазь. Аның уртасында өч-дүрт юллы гына текст. Җавап хаты никадәр кыска булса, шул дәрәҗәдә үк кырыс хөкемле: татарча түгел! Янәсе, татарлар хәзер «өмид» дип әйтмиләр… Башка бер фикер дә юк. Ни эчтәлек, ни техника, ни мәгънә хакында…
Телең татарча булмагач, димәк, үзең дә татар түгелсең дигән сүз… Димәк, башка язып, безгә җибәреп маташма дигән сүз… Димәк… Тукай да «өмид» сүзен дөрес кулланмаган булып чыгамыни?! Мисал итеп китерелгән шул бер генә сүз, тирән кадалган шырпы төсле, бик озак хәтердән чыкмады…
Җыеп әйткәндә, Гомәр Бәширов имзасы белән килгән җавап тәмам айнытып җибәрде мине. Конвертны алуга дулкынланудан кызышкан тән-бәдәнемә бер чиләк бозлы су ишелеп төшкән сыман…
Әйе, айныдым айнуын…
Әмма ләкин барыбер әдәбият белән җенләнүдән, ата-бабалар чыккан асыл Ватан (ул вакытта әле «тарихи Ватан» дигән төшенчә кулланылышта юк иде), татар дигән бер гаҗәеп, аңлаешсыз халык, аның рухи дөньясы, үзгәчә бер хикмәткә ия теле хакында уйланулардан айный алмадым мин.
Үземне гарьләндергән җаваптан соң мин Казан ягына башка хат-мазар язмаска булдым. Әдәбият, шигърият дигән нәрсә бары үзем өчен, үз дөньям гына булып калыр дип уйладым, шулай дип шарт куйдым. Ләкин… биш-алты елдан соң ул шартымны да бозарга мәҗбүр булдым (моның хакта «Аяз әкә сабакларында» беркадәр яздым шикелле). Димәк, әлеге хат тудырган кискен хисләр әкренләп юашланган, сүрелгән, онытыла башлаган дигән сүз.
Тагын берничә елдан андый җавапларның ни өчен, ничек барлыкка килү серләре, фәнчә әйтсәк, язылу технологиясе минем өчен билгеле иде. Дөрес, моның беренче серләре Казахстанда ук сизелә башлаган булса, мәсьәләнең чын-чынлап ачылуы университетта укып чыгып, гыйльми хезмәткәр, педагог сыйфатында белем һәм фән дөньясында кайнаган чорга туры килде. Баксаң, СССР дигән дәүләттә, мәшһүр җырдагыча, «кеше шул кадәр иркен сулый торган» гаҗәеп «киң илдә» үз гражданнарына чит илләрдә яшәүче кешеләр белән нормаль мөнәсәбәткә керү тыелган икән. Төрле анкеталар тутырган чакта, чит илләргә бару һәм ул якларда туган-тумачалар булу-булмау хакында төгәл мәгълүмат бирү, хәбәрләшү-хатлашу очраклары булган тәкъдирдә аларның махсус исәпкә алыну тәртипләре ни тора! Сугыш вакытында Германиягә сөрелгәннәрнең, әсирлектә булып кайткан кешеләрнең кабат төрмәгә ябылулары, Себергә куылулары хакында әйтеп тә торасы юк.
Мондый «тәртипләр» илдәге барлык гражданнарга караса, милли республикалардагы халыклар өчен алар тагын да кырысрак булган иде. Мәсәлән, үзгәртеп коруларга кадәр чит илләрдәге татарлар, аларның диаспоралары хакында бернинди мәгълүмат бирелми иде. Әйтерсең лә андыйлар дөньяда бөтенләй юк. Әгәр ялгыш матбугатта берәр нәрсә чыга калса, редакторларына шактый эләгә иде. Әйтик, 1959 елда «Азат хатын» журналында Голҗа татарлары хакында минем уч төбе кадәрле кечкенә генә бер белешмәм басылгач, баш редактор Асия ханым Хәсәневаның сүзләренә караганда, өлкә комитетында аңар шелтә белдергәннәр икән. Нахакка «ак эмигрант» тамгасы сугылган Йосыф Акчураны телгә алганы өчен, Хәй Хисмәтуллинга да эләгүе, аның «тәүбәләр укуы» мәгълүм. Әйтерсең лә андый татарлар булмаска тиеш.
Кайбер фактлар күрсәткәнчә, халыкның бер өлеше үзе дә мондый тәртипләр белән килешкән иде. Мәсәлән, үзгәртеп кору елларында чит илләрдәге милләттәшләр хакында материаллар күренә башлагач: «Андый эмигрантлар, үз вакытында илне ташлап китүчеләр хакында ник язып торырга, киткән – беткән, тарих ябылган инде», – дип язучылар да булды. Артында кайбер дәрәҗәле галимнәр торган журналист кисәкләре дә каләмгә тотындылар…
«Ерак» чит илләрдәге татарлар гына түгел, хәтта СССРның үз эчендәге башка төбәкләрдәге милләттәшләр дә төрле, гадәттә, яшеренрәк чаралар ярдәмендә читкә тибәреләләр иде. Татарстан Республикасы оешкан чакта, аның чикләре ясалма рәвештә тарайтылу, татарлар күпләп яшәгән шактый җирләрнең «кисеп ташлануы» да шул тенденциянең бер чагылышы иде. Моңа башка республикаларда, өлкәләрдә яшәүче татарларның саннарын азайтып, нык киметеп күрсәтү дә өстәлде. Әйтерсең лә «Сез татарваларның урыны автоном республика дип аталган менә шушы кишәрлектә генә! Башка җирләрдә сез юк, булсагыз да бик аз!..» дигән карашны, ышанычны аңнарга сеңдерергә тырыштылар. Һәм сеңде дә алар. Мәсәлән, Бауман урамында беркадәр кызып алган өч яшь шагыйрьнең (өчесе дә мәрхүмнәр инде) сөйләшүен ишеткәнем бар. Үзләренә ошап бетмәгән бер каләмдәшләре хакында: «Ул Башкортстанда туган, Татарстанның табигатен, үзенчәлеген белми. Аннан нинди татар шагыйре чыксын!..» – дигәннәр иде.
Кайбер тарихчыларыбыз: «Чын татарлар алар Казан артында гына яши», – дип, махсус мәкаләләр дә язганнар иде.
60 нчы еллар башында Ташкентта яшәүче, шул якларда туып үскән бер «пинзәк» нең сүзләрен хәтерлим: «Элек әдәбият белән кызыксынып, Казанга бер-ике шигыремне дә җибәреп караган идем. Камал дигән бер әдәби консультант, сез татарча шигырь язардан элек телегезне яхшылап үтүкләгез, дип җавап биргән иде. Шуннан соң кул селтәдем Казаныгызга…»
Әйе, ясалма рәвештә оештырылган республикалар, өлкәләр эчендәге халыкларның реаль саннарын бозып күрсәтү, аларның үзара киңрәк аралашу мөмкинлекләрен кыса бару СССР дигән илдә тоталь сәясәт рәвешендә хөкем сөргән иде. Дөрес, мондый хәл бер татарларга гына карата түгел, бәлки башка «нацменнар» га да кагылган иде. Үзбәкләрнең, молдова һәм Балтыйк буе милләтләренең язмышында алар тагын да ачыграк күренде. Әмма артык киң таралган, сибелгән татарларның күбрәк зыян күрүе дә бәхәссез.
Менә шундый тоталь сәяси шартлар ажгырып хөкем сөргән илдән ерак Кытайдагы «әллә кемгә» килгән, Гомәр Бәширов имзасы куелган әлеге хаттагы җан өшеткеч, гарьләндерерлек мәгънәдәге җаваптан бүген – мин хастаханәдә утырган чакта – гаҗәпләнергә, рәнҗергә, үпкәләргә бернинди сәбәп, җирлек юк иде. Дөресен әйткәндә, минем хат Казанга килгәч, өлкә комитетында, хәтта КГБ бүлмәләрендә аның бер почмагыннан гына ике бармак белән чеметеп тотып, әллә кемнәрнең танышкан, тикшергән, киңәшкән булуы шик тудырмый хәзер. Бары шуннан соң гына җавап язылган. Дөресрәге, яздырылган…
50 нче елларда түгел, бәлки күпкә соңрак та Советлар Союзына килгән чит ил кешеләре белән очрашулар, аларның хатларына язылган җаваплар даими контроль астында була иде. Ректоратта эшләгән чактагы тәҗрибәмнән чыгып әйтәм моны. Үзгәртеп кору чоры башланып, хәбәрдарлык тәртипләре канат җәя башлагач та, 1987 елга хәтле хөкем сөргән иске тәртипләрне исәпкә алырга мәҗбүр идек. Мин үзем, мәсәлән, чит илләрдән килгән хатларга биргән җавапларымның (бер тәҗрибәле коллеганың киңәше буенча, кирәк була калса дип) күчермәләрен саклап барган идем. Әле дә саклыйм аларны, элек «кирәге чыкса» дигән булсам, хәзер билгеле бер чорның, хөкем сөргән тәртипләрнең характерлы фактлары дип исәплим…
Тик 1952 елда Казаннан килгән хатның тексты сакланмаган. Ул вакытта әле документ дигән нәрсәнең кадерен, кыйммәтен белмәгәнмен. Яшь, тәҗрибәсез, белемсез чагым иде бит. Бер мәлне Хуҗадан: «Өйләнгән чагыңда сиңа ничә яшь иде?» – дип сораганнар икән. «Ничә яшь булганын хәтерләмим, әмма ахмак булуым хак иде», – дип җавап кайтарган Хуҗа…
…Хастаханә палатасында Гомәр ага тарафыннан кыеклап куелган сорауга туры җавап бирә алмыйча аптырап утыруым менә шундый катлаулы сәбәпләр белән бәйле иде.
Нинди җавап бирергә иде соң? Әйе, мин идем, сезнең җавабыгыздан гарьләнгән идем, дип, үземнең ул чактагы аңсызлыгым, белемсезлегем өчен хәзер хәл белергә, олы кешенең күңелен күрергә дип башкарган гамәлемнең мәгънәсен бетерергәме? Яки хәзер аңлыйм, тәмам аңладым инде, ул җавапны шул чорда хөкем сөргән вазгыять яздырган, дип, могтәбәр аксакалның дәрәҗәсен төшерергәме?..
Юк, мин язмаган идем Казанга хат, дип, ялганны да әйтә алмадым ул көнне…
Гомәр аганың барып чыкмаган аңлашу һәм әңгәмәгә чик куярга теләве сизелде: «Ерак җирләрдән килеп, үз халкыбызга хезмәт итүегез матур күренеш, әлбәттә… Китергән китапларыгыз өчен рәхмәт. Күзләрем начар булса да, караштыргалармын аларны».
Наратлы
2008, июнь
Гыйбрәтле язмышлар[5]
Хәй Хисмәтуллин (1895–1977) һәм Якуб Агишев (1899–1972)
Була шундый кешеләр: бер караганда, алар синең тормышыңа, язмышыңа әллә ни тәэсир итмәгән кебек. Гади танышларың сыман гына шунда. Ләкин син нигәдер аларны бер дә онытмыйсың, оныта алмыйсың. Вакыт-вакыт булса да, аларның гадәт-холыклары, әйткән сүзләре хакында уйланасың. Фәлсәфәләрен, тормышка карашларын, эш нәтиҗәләрен тулысынча үз итмәгән, кабул кылмаган хәлдә дә исеңнән һич тә чыгармыйсың аларны. Кылган гамәлләрен, әйткән сүзләрен үз вакытында әллә ни җитди кабул итмәгән, хәтта үзләреннән бераз көлгәләп йөргән булсаң да, аларны гел истә тотасың.
Димәк, элегрәк үзең әллә ни сизмәсәң дә, тәэсирләрен татыган булып чыгасың.
Андый, үзләренә күрә кызыклы дип әйтимме, гыйбрәтле дип бәялимме икән, «җитди һәм сәеррәк» кешеләр, бу очракта, дөресрәге, картлар, гадәттә, күп тә түгелдер, аз да булмастыр. Ихтимал, һәрвакытта да җитәрлек буладыр андыйлар. Минем үз тормышымда шундыйрак булып тоелган берничә картның хатирәсе һаман да күңелдә саклана. Үз вакытында көлкелерәк тоелсалар да, хәзер төптәнрәк уйласаң, алар матур кешеләр, хәтта матур картлар, гыйбрәтле шәхесләр рәвешендә һаман хәтердә яшиләр икән.
Шулардан, әйткәнемчә, ике картны мин аерата истә тотам. Аларның берсе – университетның татар бүлегендә эшләгән укытучыларымнан доцент Якуб ага Агишев, икенчесе – Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми хезмәткәре Хәй, дөресрәге, Габделхәй ага Хисмәтуллин.
Икесе ике төрле, бер-берсенә бөтенләй диярлек охшамаган кешеләр. Буй-сыннары, бит-кыяфәтләре буенча да башка. Ләкин аларны бер үк вакытта нәрсәдер үзара якынайта да, охшашрак итә дә иде. Нинди сыйфатлары белән шулай бер-берсенә охшаганнардыр алар – анысын хәзер дә төгәл өзеп әйтә алмыйм.
Уйлануларым һаман дәвам итә.
Алар белән аралашуы, сөйләшүе дә күңелле һәм җиңел була иде. Яшь араларыбызда зур аерма барлыгына карамастан, кордашлар кебек шаярышып алгалаган вакытлар да булгалый иде.
Бәлки, истәлекләремне бераз тәртипкә салып, кәгазьгә төшерсәм, үзем өчен дә аңлаешлырак булыр. Башкаларны да, ихтимал, уйландырыр.
Болардан Хәй Хисмәтуллин белән элегрәк, үзен күргәнче үк танышырга туры килгән иде.
Хикмәтле карт
1956–1957 елларда, әле Казахстанда яшәгән чакта ук, Казан университетына укырга керергә ниятләгәч, миңа татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп программалары нигезендә әзерләнә башларга кирәк иде. Казаннан, «Книга – почтой» хезмәте аркылы соратып, татар мәктәпләре өчен чыгарылган дәреслекләр алдырдым. Чөнки үз сөйләшемдә җирле, ягъни диалекталь үзенчәлекләр һәм шул яклардагы кардәш төрки телләрнең тәэсире шактый булуын белгәнгә, миңа ана телемне бераз «үтүкләү», аруландыру зарур иде. Шуңа күрә әдәбият һәм грамматика дәреслекләрен җентекләп өйрәнергә тотындым.
Дәреслекләрнең икесе дә миндә шактый сәер хисләр уятты. Мәсәлән, татар әдәбияты буенча төзелгән китаплардагы татар язучыларына карата бирелгән билгеләмәләрдә аларны рус әдипләре белән чагыштырып бәяләү очраклары бар иде. Әйтик, «татар Пушкины», «татар Островские», «татар Горькие» һ. б. Димәк, татар тормышындагы әдәби күренешләргә, аерым иҗатларга шулай рус культурасы күзлегеннән бәя бирерлек дәрәҗәдә булгач, татар мәктәпләренә кергәнче, ягъни балалар бакчасыннан ук безнең халык балалары рус әдәбиятын шулай шәп беләләр булып чыга?!
Һәрхәлдә, төрле яклап уйланырга туры килде. Уйлануларның нәтиҗәсе генә күңелле түгел иде, әлбәттә… Шулай да урта мәктәпне русча тәмамлаган, гомумән классик рус әдәбиятыннан бераз хәбәрдар булган минем өчен әлеге алым файдалы да булып чыкты – күп баш ватып торасы юк…
Грамматика дәреслекләрендә исә икенче төрдәге сәерлекләр игътибарны җәлеп итте. Һәрбер кагыйдәдән соң мисал рәвешендә китерелә торган сүз тезмәләренең, җөмләләрнең һәр өченче-дүртенчесендә диярлек «матур» дигән сүз очрый иде. «Тормыш матур», «хезмәт матур», «колхоз матур», «көн матур» һ. б. Катлаулырак җөмләләрдә дә шул ук бер бәя – «матур» сүзе гел «сакта торган» булыр.
Мондый алымның еш кулланылуы тәшвикать[6] тәэсиреме, әллә китап язучыларның дөньяны шулай гел матур итеп күрергә теләүләре нәтиҗәсеме – болар минем өчен ачык түгел иде ул чакта. Ләкин бер сүзнең шулай адым саен кабатланып торуы «тешкә тия» бит. Өстәвенә эчке Русиягә караганда тормыш шартлары күпкә яхшырак булган Казахстандагы чынбарлыкны үз күзләрең белән күреп торгач… Шулай да миндә ул чакта бер шаян кызыксыну да барлыкка килгән иде. Һәр ясалма тел мисалын шулай эзлекле рәвештә «матурлаган» авторларның үз төс-кыяфәтләре ниндирәк икән соң? Матурмы икән?!
Авторлар дигәч тә, әлеге дәреслекләр, нигездә, ике кеше тарафыннан язылган иде. Ләкин мин алардан нигәдер Хәй Хисмәтуллинны гына хәтерлим. Күрәсе килә иде матурлыкка сусаган шул кешеләрнең үзләрен! Һәм, күп тә узмый, аларның берсен миңа еш күрергә, хәтта соңрак аның белән беркадәр аралашырга да насыйп булган иде.
Университетта укый башлауга ук, без, беркадәр хезмәт стажы белән укуга кергән олырак яшьтәге студентлар, шул елларда яңадан активрак оештырыла башлаган төрле әдәби, музыкаль кичәләргә йөрергә тырыша идек. Кызыксынучанлык, иҗтимагый активлык безне хәтта гыйльми конференцияләргә дә кертеп утырта иде. Шундый конференцияләрнең берсендә сүз филология фәннәре кандидаты Хәй Хисмәтуллинга биреләчәге игълан ителгәч, мин сагаеп көтә башладым.
Трибунага тәбәнәк кенә буйлы, әгәр тагын бераз тазара төшсә, квадрат ук дип әйтерлек базык гәүдәле бер карт килеп басты. Ул, биек трибуна артыннан бөтенләй күренми каласын үзе дә сизгән сыман, трибунаның янына басып сөйли башлады. Түгәрәк йөзен калын пыялалы күзлек бизәгән. Чәчләре чак кына агара башлаган, кыска итеп кыркылган мыеклы. Буе кечкенә булуга карамастан, йөз-чырае эре гәүдәле кешенеке кебегрәк иде. Пөхтә ак күлмәге, карарак төскә якын костюм-чалбары аның кыяфәтенә җитдилек өстәгән шикелле. Җыеп әйткәндә, зур яшьтәге кешеләргә хас матур гына кыяфәтле иде ул. Яшьрәк чагында, күрәсең, тагын да чибәррәк булгандыр. Дөрес, шактый олы яшьтә булгангадыр, бераз башы селкенгәләп ала иде. Селкенгән саен, күзлек пыялалары да ялтырап куйгалый. Мин, үземнең Казахстанда чактагы ирония катыш кичергән уйларымны искә төшереп, үз алдыма елмаеп куйдым.