Үз элгәргеләре, чордашлары китеп беткәч, ялгызы калган олы яшьтәге кеше кичерә торган авыр хисне, фаҗигане беркадәр сиземләгән төсле булдым, әлеге көрсенүле сүзләрне ишеткәч. Минем ише үзеннән яшьрәкләр белән аралашырга, сөйләшергә омтылуы шул олы югалтуларны бераз киметү теләгеннән туган ярым чара гына булган булса кирәк…
* * *
Соңгы елларда Әмирхан аганың миңа карата булган мөнәсәбәтенең яхшыра төшүен, дөресрәге, омтылышының көчәя баруын күрсәтә торган бер-ике хатирә дә бар миндә. Шуларның берсе, мәсәлән, 1996 елда чыккан кечкенә форматлы «Кояш баер алдыннан» исемле китабын «Замандашым Миркасыймга тирән хөрмәт белән: Әмирхан. 30.Х.96» дигән автографлы, ни өчендер почта аркылы җибәреп биргән китабы иде.
Икенче зур истәлеге дә чак кына элегрәк бүләк ителгән китап белән бәйле. 1994 елны, үземнең 60 яшьлегемне билгеләгәндә, мин кичке зыяфәткә Әмирхан аганы Наҗия апа белән бергә чакырган идем. Килделәр, университет ашханәсенең зур залында уздырылган кичәдә түрдә утырып, нур өстенә нур өстәделәр. Бүләк итеп атаклы җәмәгать һәм дин эшлеклесе, сәясәтче, күп илләрдә йөргән илгизәр Габдерәшид казый Ибраһимның «Дәүре галәм» дигән, 1909 елда Истанбулда госманлы телендә нәшер ителгән, ике кисәге бергә төпләнгән 700 битле зур китабын китергәннәр иде. Аның титул битенә каршы кәгазендә гарәп язуында Наҗия апа кулы белән матур итеп мондый сүзләр язылган иде: «Мөхтәрәм Миркасыйм! Сиңа, борынгы язмаларның һәм китапларның чын кадерен белүче олуг галимгә, туган көнеңне котлап, ошбу тарихи китапны ихлас күңелдән бүләк итәбез. Бу китап безнең арада күптән яшәп килгән чын дуслык һәм тирән хөрмәт билгесе булып саклансын!
Әмирхан Еники [имза]
Наҗия Ильясия
31. V.1994»
Бу китап моңарчы эшчәнлеген, иҗатын без чамалап кына белә торган Рәшид казый Ибраһимның кемлеген, аның катлаулы тормыш юлын миңа киңрәк аңларга ярдәм итте. «Җыен» фонды тарафыннан «Шәхесләребез» сериясендә аның хакта китап әзерләгәндә, әлеге бүләкнең файдасы гаять зур булды. Кыйммәтле, бездә бик сирәк очрый торган бу басма Наҗия апаның атасы – лингвист галим, педагог Таһир Ильяси китапханәсеннән калган булырга тиеш.
Юбилей хакында сүз чыккач, шуны да махсус әйтеп узуны кирәк табам. 1999 елның башында Әмирхан аганың 90 еллыгын билгеләү тантанасы булды. Камал театры халык белән шыгрым тулы иде. Кичәгә республика җитәкчесе дә килеп, юбилярны матур, җылы итеп котлады, аңар, затлы морзабызга, хөкүмәт исеменнән зур бүләкләр тапшырды. Котлаулар, гомумән, хаклы рәвештә күп һәм ихлас иде. Хәзер барысын да хәтерләп булмый. Тик бер чыгыш гомергә онытылмас дәрәҗәдә истә уелып калган. Ул – юбилярның соңгы сүзе иде.
Гадәттә, бәйрәм ияләре мондый чыгышларда, эшләнгән эшләрен әйткәләп, үзләрен тагын бер кат мактап алалар. Моның бер үзенчәлекле алымы бар. Ул хөкүмәт, хакимият тарафыннан бирелгән зур бүләкләр өчен, иелеп-бөгелеп дигәндәй, рәхмәтләр әйтүдән гыйбарәт. Юбилярлар шул рәвешчә үз дәрәҗәсенең «партия һәм хөкүмәт» югарылыгында икәнлегенә ишарә итәләр. Әмирхан аганың чыгышында мондый алымның кечкенә генә дә әсәре булмады. Әйтерсең лә алар аның өчен хәзер бөтенләй юк, элек тә булмаган. Кичәгә килүче зур түрә дә шул исәптән.
Юбиляр үз иҗаты, аның әһәмияте турында да сүз куертмады. «Эшләдек инде» дип әйтү белән чикләнде. «Киләчәктә нишләргә?» дигән сорауга да җавап эзләп тормады. Үз гомеренең очлануына тыныч кына, бернинди үкенүсез, зарланусыз ишарә ясап, калганнарга хәерле озын гомерләр, уңышлар, якты, нурлы киләчәк теләде, аларның барысы белән хушлашу сүзен әйтеп, залга карап башын иде…
Ул белеп хушлашкан икән. Моннан соң бер елдан азрак яшәде олуг әдип.
Шул 1999 елда башланган кыш суык та, чирле дә иде. Ике-өч мәртәбә телефоннан Наҗия апа белән сөйләшкәләп алдым. «Хәлсез, күп йоклый», – диде ул. Үзем керергә ашкынып тормадым: грипп йоктыруың бар. Казанда кизү котырына иде. Бер шалтыратуымда Наҗия апа: «Һаман йоклый шул, ара-тирә үзем уятып алып чәй эчерткән, бераз ашаткан булам», – диде.
Вафатыннан, җирләп кайтканнан соң, Наҗия апа, шул элекке сүзләрен кабатлап: «Гел йоклады, үзе уяна алмады. Газаплануы да сизелмәде. Бик тыныч, йоклаган килеш китеп тә барды…» – дигән иде.
Аны озатуга халык күп килгән иде. Көн гаять салкын, үзем әле генә томаулап алган булсам да, зиратка бардым. Берничә хушлашу чыгышларыннан соң миңа сүз бирделәр. Игълан ителүгә, моңарчы читкә карап торган Наҗия апа миңа таба борылып басты. Сүз әйтүчеләр исемлегенә мине ул тәкъдим иткән булса кирәк.
Нәрсә әйтәсең мондый очракта? Гадәти купшы сүзләр урынлы булмас, андыйлар мәрхүмнең табигатенә дә хас түгел иде. Шуңа күрә мин аның турында түгел, бәлки үзебез, үзебезнең тарихи язмышыбыз хакында берничә сүз әйтүне лаек таптым. ХХ гасыр башында туып үскән, формалашкан, шул Яңарыш чоры традицияләрен әдәбиятыбызда сәнгатьчә сыйфатлы дәрәҗәдә дәвам иткән әдипләребезнең берсен бүген җир куенына тапшырдык. Әдәби фикеребезнең аксөяк морзасын – соңгы чын морзаларыбызны җирләдек бүген. Аның китүе белән әдәбиятыбызның, мәдәниятебезнең һәм, гомумән, тарихыбызның үзенчәлекле, кабатланмас бер сәхифәсе бөтенләйгә ябылды…
…Март ахыры – апрель башларында аның кырыгына җиде-сигез якын кешесе чакырылган, арада мәрхүмнең Мәскәүдән килгән якын дусларыннан Әкъдәс ага Борһанов та бар иде. Бернинди формализмсыз, тыйнак итеп уздырылган искә алу мәҗлесеннән соң кешеләр таралгач, җаен китереп, Наҗия апаның планнары хакында белергә теләвемне сиздердем. «Мин дә китәм инде моннан, – диде ул. – Минем үземнең фатирым бар. Әмирхан ага карт көнендә ялгызлык күрмәсен дип, никахка риза булган идем. Бер дә үкенмим, ялгызлыкны әллә ни артык сизмәде шикелле мәрхүм…»
Затлы гаиләдә үзебезчә, чын татарча тәрбияләнеп үскән кешенең, хатын-кызның үзенчә фидакярлеген күрсәтә торган бу гап-гади сүзләрнең ихлас күңелдән әйтелгәнлеге миндә бернинди шик тудырмады.
Хәзер дә тудырмый.
* * *
Аксакаллар хакындагы истәлекләрем башында алардан ишеткән хикмәтле, күңелле сүзләр хакында да әйтәчәгемне белдергән идем. Әмирхан агадан да бер мизгел истә уелып калган.
1996 елның көзендә Ираннан кайткан гына көннәрем иде. Таҗеддин Болгариның «Әт-Тирйак әл-кәбир» исемле әсәреннән күчермәләр алып кайткан сәфәрдән соң. Татар академия театрының директоры Шамил Закиров шалтыратты:
– Монда бер киңәшмә була, килсәгез иде. Әмирхан ага Еникигә машина җибәрәбез. Урамга чыгып торсагыз, сезне дә ала килер иде.
Машинага кереп утыргач, хәл-әхвәл сорашкач, Әмирхан ага сорап куйды:
– Әле генә Ираннан кайткансың дип ишеттем. Йә, нәрсәләр күрдең анда?
Мин кайларда булуыбыз, ниләр эшләвебез хакында сөйли башладым. Ул гадәтенчә «шулай икән» дип тыңлап кына утырды. Театрга җиткәч, үзәк ишеккә таба баскычтан менәр алдыннан Әмирхан ага, туктап, тагын бер сорау бирде:
– Анда хатын-кызларга яңадан пәрәнҗә япкан, диләр, дөресме шул?
– Әйе, – дидем. – Пәрәнҗә белән йөрүчеләр күп, гомумән, хатын-кызларның баш-күзен дә, аяк-кулын да яхшы ук каплау киң таралган анда. Күбрәк кара җилән белән ябынып йөриләр. Бары зур борыннары белән аякларының башмаклы тәпиләре генә күренә. Кара каргалар кебек…
– Шулхәтле үкме? – диде гаҗәпләнүдән баскычның урта төшендә туктап калган Әмирхан ага.
– Әйе, – дидем, – җилән итәкләре җиргә кадәр үк төшкән булыр…
Ул күзләремә туры карады, аннары, күңелсез генә кулын селтәп:
– Хатын-кызның аяклары да күренмәгәч, ул Иранда күңелле түгел икән… – дип, әкрен генә баскычтан менеп китте.
Яше 85 тән узып киткән олы кешенең сүзләре 60ка җиткән Хәсән Туфанның «Тәнәкә» исемле мәгълүм шигырендәге кайчандыр үземне нык уйландырган бер серле, хикмәтле юлларын искә төшерергә, аларның тирән мәгънәсе хакында тагын да кат-кат уйланырга мәҗбүр итте:
Казан – Наратлы
2003; 2010, сентябрь
Бәхәсле уйлар тудырган истәлек[4]
Гомәр Бәширов (1901–1999)
Бу кечкенә истәлегемдә хикәя ителәчәк бер вакыйга хакында моңарчы бер җирдә дә, бер кемгә дә, бернәрсә дә әйтмәгән, сөйләмәгән идем. Хәтта әлеге вакыйгага катнашкан кеше аның хакында сүз кузгаткан очракта да, аны җавапсыз калдырган идем. Бәлкем, дөрес үк булмагандыр бу. Ә бәлкем, киресенчә…
* * *
1990 елларның ахырлары бугай, хәзер төгәл хәтерләмим, телефонда Илбарис агай Надиров иде:
– Кичә генә хастаханәдән чыктым әле. Анда Гомәр ага Бәширов та дәваланып ята. Ул синең хезмәтләрең хакында кызыксынып сорашты. Анда синең китапларың юк икән. Кертеп бир әле үзенә китапларыңның кулда барын. Олы кешенең күңеле булыр иде, ичмасам…
Икенче көнне үк, әллә нәрсә уйламыйча, «күңеле булсын» дигән теләккә кушылып, хастаханәгә юнәлдем, өйдә нөсхәләре булган берничә китабымны, традицион җимеш суларын да алып.
Гомәр ага белән моннан күп еллар элек үк бер очрашкан, әз-мәз генә булса да сөйләшеп алганым бар иде. Студент елларында ук. Үзебезнең иҗади-фәнни түгәрәгебезнең бер утырышына чакырган идек. Ялындырып тормыйча килде ул. Әйбәт кенә чыгыш ясады, сорауларыбызга канәгатьләнерлек итеп җаваплар бирде. Минем игътибарны җәлеп иткән нәрсә аның ашыкмыйча гаҗәп матур, мәгънәле итеп сөйләве иде. Артык сүзе булмас, тышкы эффектка, ялтыравык сүзләргә омтылмас. Сөйләү алымы да, үзен тотышы да гади, гадәти. Студентлар тарафыннан бирелгән сорауларны игътибар белән тыңлар, сабыр гына үз фикерен әйтер.
Сорауларның, әлбәттә, төрлесе булды. Нәфисә һәм кайбер башка геройларның соңгы «язмышлары» белән «бүгенге хәлләре» хакындагы кебекләре дә. Бер югары курс студенты язучының тел осталыгына ничек ирешүе, Гомәр аганың үз тәҗрибәсе турында да белергә теләде.
– Иң элек, – дип җавап бирде олы әдип, – тел дөрес булырга тиеш. Дөреслеккә исә үз элгәргеләреңнең казанышларыннан өйрәнергә мөмкин. Классик язучыларның әсәрләрендә халык теленең күп гасырлы тәҗрибәсе тупланган. Шулай ук телгә халыктан, аның дөрес һәм матур сөйләүче вәкилләреннән дә өйрәнергә кирәк. Андый дөрес, матур сөйләүчеләр авылларда еш очрый.
Үзе тикшерүче булып эшләгән чорында, соңра авыз иҗаты әсәрләрен җыйган, бигрәк тә әкиятләрне тыңлап, язып йөргән вакытларда да аңа матур, дөрес сөйләүчеләрне очратырга, рәхәтләнеп тыңларга насыйп булган икән (шундый бер-ике кешенең исемен дә атарга онытмады).
– Тел байлыгы халыкта җитәрлек, – диде ул, йомгак ясап, – оригиналь булам дип, үзеңә «тел ясап», сүзләр уйлап чыгарырга кирәкми. Әдәби телебез саф һәм дөрес булырга тиеш…
Җыеп әйткәндә, зур әдипнең безнең түгәрәк утырышындагы чыгышы үзенең саллы иҗатына тәңгәл рәвештә олпатлылык сыйфаты белән истә калган.
Җыйнаулашып, Гомәр аганы уртага алып, рәсемгә дә төшкән идек…
Хастаханәгә кереп, тиешле каттагы Илбарис ага атаган (үзем дә яткалап чыккан) ике кешелек палатаның ишеген шакып эчкә керүгә әллә ничек булып китте: элек үзем өчен «ярыйсы» гына түгел, бәлки шактый әйбәт тә булып тоела торган палата бөрешеп кенә утырган Гомәр ага Бәширов фонында артык гадәти, хәтта ярлы, шыксыз да булып тоелды… Күрәсең, күңел олы әдип өчен башкачарак шартлар лаеклыгын теләгәндер…
Ишектә үк исәнләшүгә, начар күрә торган күзләр белән сөзеп караган Гомәр ага якынрак килгәч танып та алды, исемемне атап, кул биреп күреште дә урындыкка ишарәләде.
Традицион хәл-әхвәл, саулык турында сорашулардан соң Гомәр ага, гадәттәгечә, «дөньяда» нинди вакыйгалар булуы, фән-гыйлем, мәдәни тормыш өлкәсендәге яңалыклар хакында сорашты. Шунда ук икенче темага күчеп, моннан берничә ел аның планга кертелгән мәкаләләр җыентыгына язган эчке рецензиямне искә төшерде. «Рецензиягездә тәкъдим ителгән фикер гаять урынлы һәм файдалы булып чыкты. Хәзер ул җыентык дүрттомлыгыма иш булып, алар янында бик матур басып тора. Рәхмәт сезгә ул тәкъдимегез өчен!» – дип, моңарчы да Матбугат йорты коридорында бер әйтелгән рәхмәтен кабатлады.
Әлеге рецензия һәм рәхмәтнең, кечкенә генә булса да, тарихы бар. Әсәрләренең дүрт томы чыгып берничә ел узгач, Гомәр ага үзенең элегрәк гәзит-журналларда басылган, радиодан яңгыратылган төрле мәкаләләрен аерым җыентык рәвешендә тәкъдим иткән икән. Ул елларда, мәгълүм булганча, басылачак һәр китапның кулъязмасына «эчке рецензия» дигән махсус бәяләмә яздыру тәртибе хөкем сөрә иде. Аннан максат иң элек «беренчел» цензура уздыру, әлбәттә. Шулай ук кулъязмалардагы булуы ихтимал кимчелекләрне, ялгышларны киметү, бетерү чарасы да иде ул. Нәшрият планында чыгарылачак китапларның һәммәсенә дә шундый эчке рецензияләр өчен махсус акча фонды каралган була. Гади авторларныкына да, классик әсәрләр өчен дә. Бары басылган китапта соңгыларына рецензия язучыларның исемнәре күрсәтелми. Ә планлаштырылган акча тотылган булырга тиеш… Менә шундый сәер тәртипкә муафыйк рәвештә Гомәр аганың җыентыгы миңа эләккән иде. Редакция мөдире Кыям Миңлебаев: «Басылуы бәхәссез икәнлеген белеп язарсың…» – дип кисәтмәсә дә,белә идем, әлбәттә. Шуңа күрә машинисткадан киткән хәреф хаталарын күрсәтү, ике-өч урында артык кабатланулар булуын әйтү белән чикләндем дә җыентыкның тышкы бизәлеше һәр яктан да дүрттомлыклар рәвешендә булсын иде дигән тәкъдим-теләк белән очлаган идем сүзләремне…
Гомәр ага, бераз уйланып утыргач, сүзне минем туып үскән якларыма таба борып, Казанга кадәр кайларда, нинди мәктәпләрдә укуым хакында сорашты. Шуннан соң:
– Моннан күп еллар элек, төгәл хәтерләмим инде, миңа Кытайдагы Тибет якларыннан бер яшь кешедән хат килгән иде. Исем-фамилиясен оныттым хәзер… – диде һәм, нәрсәнедер хәтерләргә теләгән төсле маңгаен җыера төшеп, беравык сүзсез утырды.
Бу сүзләрне ишетүгә, хәтеремдә әллә кайчан булып узган бер вакыйга, шулчак кичергән хисләр яңарды. Алай гына түгел, яшен тизлеге белән аның һәрбер детале искә төште, хәтта әлеге хисләр өермә кебек аңда бутала башлады. Әмма ни дип сүз кыстырырга белмичәрәк аптырап калдым. Гомәр ага исә өзелгән фикерләрен әйтеп бетерергә, үзе дә нәрсәнедер искә төшерергә теләгән төсле өзек-өзек җөмләләр белән дәвам итте:
– Нәрсәләр хакында язганлыгын да төгәл хәтерләмим хәзер… Әдәби әсәрләр, шигырьләр җибәргән идеме шунда… Күп еллар узды бит инде…
Ниһаять, әйтергә яраклы сүз тапкан төсле булдым:
– Читтә яшәүче татарлар күп бит, – дидем, – берәрсе язгандыр шунда…
Ләкин мин әлеге мәлдә төгәл җавап бирмәгән идем. Дөресрәге, төгәл һәм туры җаваптан качкан, чынын әйтергә теләмәгән идем. Моның берничә сәбәбе бар иде. Беренчедән, Гомәр ага: «Ул кеше сез идегезме?» – дип турыдан ярып сорамады. Бәлки: «Кем икән ул?» – дигән сыманрак сорауны кыеклап кына һәм әдәпле рәвештә куйды.
Икенчесе… Монысы инде катлаулысы иде. Әле генә яшен тизлеге белән күңелдән кичкән уйларга, хәтердә элеккечә бер өерелеп, яңарып алган хисләргә барып тоташа иде ул икенче сәбәп. Әмма кайчандыр кичерелгән әлеге хисләр үзем өчен хәзер көлкеле дә булып тоела иде. Ирексездән иронияле рәвештә елмая да башладым, тик шунда ук кыегая төшкән иреннәремне җыеп алдым… Ә вакыйга болайрак булган иде.
…1950–1951 еллар. Үсмер чактан исән-имин кичеп, ваемсыз, мул тормыш аркасында соңгарып кына килә торган егетлек дәверенә узган чор. Берничә елдан бирле әдәбият, шигърият белән мавыгуның иң кызган, саташу дәрәҗәсенә җиткерә язып «җенләндергән» чагы. Аңда туа барган «Без кем, ник болай, мин кем булырга, нәрсә эшләргә тиеш?» дигән сорауларга иҗтимагый, сәяси мәсьәләләрнең дә кушылган, өстәлгән еллары. Болары җитмәгән төсле, алардан уздырып берьяклы мәхәббәт тә кабынды. Ул исә аң-хисләрне генә түгел, бәлки бөтен вөҗүдемне – тәмам барлыгымны – бер учка җыеп йомарлап, теләсә ничек әвәли иде…