– Сез дин өчен түгел, бәлки наданлык өчен монда килгәнсез, – диләр.
Кайсылары:
– Карендәшләр, сез безгә файда итәргә диеп чыксаңыз, кәсеп итеңез! Менә сезгә Көтәһия вилаятеннән йир![9] Сезгә хәзерләп куйган бакчалар юк! Иң яхшысы – Русиягә яңыдан кайтыңыз, үз кәсебеңез берлән тора башлаңыз, динегезгә бер кеше дә тимәс. Русча укыту сезгә зарар түгел ул! Укытсалар, бик укыңыз! Укытмасалар да укырга тырышыңыз! Әгәр сез безгә, безне укытмыйлар, диеп килсәңез иде, без сезне кызганыр идек. Сез, безне укыталар, диеп, монда ислам динендә фарыз булган гыйлемнән качып киләсез. Үзеңез мөһаҗир фи сәбилиллаһ[10] дисез. Бу һиҗрәт түгел, бу – наданлык кына, – диеп, вәгазь итәләр иде.
Бу вәгазьләр Русиядә вакытта булса иде, бәлки, тыңлаган булырлар иде. Хәер, Русиядә дә мондый вәгазьләрне ишеткәннәр иде дә, аларны күңел каралганнан гына әйткән кешеләр сүзенә багышлаганнар иде. Дөресте – бунларны котырткан кешеләрнең күңелләре каралган икән! Татар гакылы артыннан йөри, диләр, бик дөрест сүз. Болар да хәзер һәммәсе һиҗрәт түгел, үз йирләрендә тору фарыз икәнлеген белделәр. Әмма соңрак!
Монда калган карендәш-кабиләсе, баерагы бер аягына кәвеш, бер аягына төрек ботинкасы киеп булса да кайттылар!
Әмма фәкыйрьләр мәңге ят җирләрдә, мәңге фәкыйрьлектә калдылар, туган йирен, карендәш-кабиләсен бер күрер өчен зар еглап, фәкыйрьлектә үлеп беттеләр.
Монда калганнары да әйберләрен сатып, мал-туарларын таратып китәргә хәзерләндекләреннән, аларга да элгәреге дәүләтне җыю, элгәреге малыны кайтару бик җиңел булмады. Нә исә, бунлар үз йирләреннән кузгалмадыкларыннан, еллар да яхшы килү сәбәпле, акыртын гына искечә тора башладылар. Алай булса да, бу фетнә һәр кешенең күңелендә бер җәрәхәт калдырганга, бик озак еллар онытылмады. Тагы акыртын гына искечә тора башладылар.
Яңа эш юк иде, гәрчә Казанда матбагалар булып, һәр телдә китап бастырырга, әдәбият нәшер итәргә рөхсәт булса да, дин китапларына башка, «Сәйфелмөлек», «Йосыф китабы» вә башка [нә] кешегә, нә дөньясына, нә ахирәтенә файда бирми торган китаплар басылса да, кирәкле фән китаплары, әдәби хикәяләр, милли театр уеннары һич күзгә-башка күренми иде. Халык та, «Әлхәмдүлиллаһ, тынычлык!» дип, яткан ягы берлән ята иде.
Менә тагы яңа хәбәрләр! Яңа укыту чыккан, ди! Ысуле изитме, ди?.. Ысуле язидме, ди? Иске китапларны укытмыйлар, ди… Үзләре китап чыгаралар, ди!!! И Раббым! Тагы нинди эшләр! Ит үзендин кортлый диләр, бик дөрест; үз арамыздин чыккан бит! Ул нинди эш ул! Болай укыту ярамый, дип әйтәләр, ди. Әбҗәдне бөтенләй калдырганнар, ди!.. Иҗек тә укытмыйлар, ди!.. Аккош баласы төсле «тый сөнтә, тый сөнтә» дип сайрап торучы балалар булмаса, мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә ни ямь булыр? Белмим инде, белмим? Ахырзаман бигрәк якындыр, ахрысы, берсе бетә, икенчесе килеп чыга. Моны кем уйлаган иде?.. Йа шәйхем, ярдәм! Йа шәйхем, ярдәм!.. Голямалар ни карыйлар? Ник халыкка сөйләмиләр? Бу нинди эш бу! Әле бер китапта «ля» ны калдырганнар, ди! Руска тарту шул инде! Руска!
Голямалар арасында тагы тавыш. Тагы ызгыш! Болай укыту ярыймы, юкмы? Әлбәттә, ярамый!.. Болай укытылса, бөтен кеше язу таныр, бөтен кеше укый белер, төрки телендә кирәкле китаплар булса, укыган кеше һәммәсе, мулладан сорамаенча, үз хаҗәтен белер. Аннан ары муллаларга ни кала?! Ни сөйләсә, аны дөрест сөйләргә кирәк. Әле хәзер муллалар: «Ай ахмак, китапта шулай әйткән!» – дисәләр, бөтен мәҗлес авызын ачалмый иде. Инде бетте. Голямага кадер бетте!.. Һәммә кеше укыгач, һәммә кеше белгәч, ул нигә ярый?! «Ахырзаман галәмәте! Ахырзаман!» – тавышы һәр йирдә ишетелә иде. Бу вакыйга әүвәлгеләргә караганда да зур булды. Чөнки бу үз арамыздан чыкканга күрә, бик күп кеше болай укытуны яратмасалар да, яратучылар да бик күп иде.
Озак үтмәде, шәһәрләрдә ысуле җәдит мәктәпләре ачыла башлады. Голяма арасында сүз күбәйде. Кара халыкта «Арышның поты ничә тиен? Тире бәһасе кыйммәтме?» урынына: «Ысуле җәдит нишли әле? Фәлән хәзрәт аларны бик сүккән дип әйтәләр, дөрестме?» сүзләре ишетелә башлады. Халык арасында дүртенче курчак туе әүвәлгеләрдән дә ким булмады.
Курчак уйнаучы сакаллы балалар (байлар) тагы бу эшкә катыштылар. Һәр кеше үзенә бертөрле сүз сөйли иде. Тагы, бәхетсезлеккә каршы, гәзитә дә шуны яза башлады.
Халык арасында тагы:
– Гәҗитче ни яза? Бик мактыймы инде ысуле җәдитне? – сүзләре ишетелә башлады.
Голяма арасында тагы ызгыш!.. Тагы кычкырыш!.. Кяфер! Кяфер!!! Ысуле җәдит хәрәм! Гәҗитчегә ышанырга ярамый, ул ни белә? Фәлән ишан әле бер ысуле җәдит кешесен парахутта күргән, ди, йир түгәрәк дип әйтәдер, ди, аңарга инде кем ышансын?..
Берсен берсе кире кагып, китаплар чыга башлады. Һәммәсе дингә яраштырган булып, нә динене белмәенчә, нә ысуле җәдит нидән гыйбарәт икәнлеген белмәенчә, рисаләләр яза башладылар. Табигатьтә бер кагыйдә бар: бер яңа эш чыкса, ул, һичшиксез, үсә. Шул кагыйдәнең дөрестлегеннәнме, ысуле җәдит көннән-көн алга бара иде. Бу эшләргә караганда бервакытны бөтен халык арасында шулай тәртип берлән укыту таратылып, безнең болгар милләте дә башка милләт төсле булу өметен уйлатуда иде.
Ләкин безнең бәхетсезлеккә каршы, болар арасында да төрле тавышлар чыкты; милли файдадан битәр шәхси файдалар карала башланды. Төрлечә юлларга бүленә башлады. Һәр кеше үзе белгәнчә, дөрестен әйтсәм, үзе белмәгәнчә, мәктәп өчен китаплар чыгара башлады. Бу китапларны үз мәктәбендә һәм якыннарының мәктәбендә укыттыра башладылар. Бу китаплар күбесе методикага яраклы булмаганга, ысуле җәдит исеменә яманат бирә башладылар.
Казанда, Оренбургта, Троискида, Уфада, Чистапулда, Каргалыда, Семипулатта, хәтта Әстерханда да ысуле җәдит мәктәпләре ачылды. Авылларда да мәктәпләр күренә башлады. Яңа укыту һәммә йирдә акыртын гына тарала башлады. Һәр нә кадәр укытулар төрлечә булса да һәм яңа методикага ярамаса да, әүвәлге Нух заманыннан калган ысулга караганда файдалыгында шөбһә юк иде. Һәммә йирләрдә мөгаллимнәр кирәк була башлады. Халыкта «уку-укыту» сүзләре еш-еш сөйләнә башлады. Мөгаллимнәр өчен укытучылар институты кирәклеге вә иске мәдрәсәләрнең эшкә ярамавы да ачык фикерле кешеләр арасында кат-кат сөйләнә башлады. Халык арасында «саклык», «кешелеклелек» дигән сүзләр ишетелә башлады.
«Тәрҗеман» гәзитәсенең һәр нумирында мәгариф вә милләтнең алга китеше өчен чаралар эзләү тиеш идеке, мәгарифсез милләт – җансыз кеше кеби улдыгы ачык-ачык иттереп, кайвакыт бик ачы, кайвакыт төче гыйбарәләр берлән мәкаләләр күренә башлады. Мәктәпләргә мөгаллимнәр хәзерләү кирәк улдыгыннан, анда-монда ысул күргән кешеләрдән, күбрәк йирдә «ысул» дигән сүзне ишеткән кешеләрдән мөгаллимлеккә өйрәнә башладылар. Бу эшләрдә дә байларның бик зур катышы булды. Бик күбесе моңардан курчак туйлары ясашып, килгән кешеләрдин иң әүвәл үзенең кылган эшләрен:
– Әлхәмдүлиллаһ, мин мактанмыйм, менә Ирсай авылына мөгаллим йибәрдем. Борнай авылына барган идем, муллаларына әйттем: «И хәзрәт! Сез шулай өйрәтәсезмени! Сезнең халык шуны беләмени! Укыткан балаларыңыз кая? И дин караклары!» – дип әйттем дигән сүзеннән соң, милләт өчен кайсылары: иң кирәк эш – тәҗвидне[11] бик яхшы белү; кайсылары – остазлар, хәлфәләр: «Башта олуг кешеләргә (байларга) хөрмәт кылуны өйрәтү иң тиеш» идекене тыңлаучыны, теләсә нинди кеше булсын, үзенең рече (хотбә) берлән тәмам туйдырып чыгаралар иде.
Кайбер аңлаган кешеләр, безгә хәзер ничек булса укырга, укытырга кирәк, ни булса да укысын! Ни белсә дә белсен, рус мәктәпләрендә укырга кирәк. Үз мәктәпләремез юк! Алардан качмаска кирәк! Барыбер качып котыла алмыймыз! Милләтемезне инкыйраздан (!) коткарасымыз килсә, һичшиксез, рус мәктәпләрендә уку тиеш! Без хәзер гомуми эшләремездә үз файдаларымызны бик тикшермәскә кирәк! Милләтемез бик артка калган! Милләтемезне башка милләтләр арасына кертер өчен, һәммәмез бар куәтемез белән тырышырга кирәк! Ихсан байның сүзе берлән милләт алга китмәгән шикелле, Гали мулла сүзеннән дә милләткә һич файда юк! Эшкә тотынырга кирәк, эшкә! Аңлаган булып сөйләп йөримез: милләт димез, тәрәккый димез! Мәдәният, мәгариф димез, бунларның берсен дә аңламый әйтәмезме, әллә аңласак та, хәзер безнең заманада шул сүзләрне әйтү мода булганга күрә генә әйтәмезме? Кайбер кешеләр мода булганга күрә әйтәләр! Ләкин аңлаганнарыңыздан милләт хакына эшкә тотынуыңызны үтенәм. Аз булса да эшлә, эшләгән эш бервакыт файдага ярый, болай сөйләүдә ни файда бар? Ул варенье берлә чәй янында сөйләүдән генә нә милләт тәрәккый итә, нә милләтнең бер-бер кирәге бетә! Әгәр без милләтемезнең чынлыкта артка калуын аңлаган булсак, [җиң] сызганып эшкә тотыныйк! Әгәр аңламаган булсак, сезгә әйтәм, дустларым: бу көенчә барсак, милләтемез бетәчәк, бетәчәк…
Милләтемезнең рухын саклар өчен нә мәдрәсәләремез бар, нә мәктәпләремез бар! нә милли театрымыз бар! нә үз телемездә үз тормышыбыздан язылган хикәяләремез бар! Бунларның һичберсе булмагач, ничек бу милләтнең киләчәге якты дия аламыз?! Яки эшкә тотыну!!! Яки инкыйраз!!
Сез, туганнар, аңлаганнар! Иң әүвәл үземезне кеше ясарга тырышыйк. Моның соңында һәммәмез дә милләтнең иң кирәкле тарафларын карап, милләткә хезмәткә тотыныйк. Бу эшләремез үземезгә исем алыр өчен генә булмасын, милләт файдасы өчен булсын. Вак-төяк әһәмиятсез эшләргә әһәмият биреп, милләтемезне иң кирәкле эшләреннән мәхрүм калдырмыйк! Әйткән идем ләса, укыйк, укытыйк, дип. Тагы шул сүземне әйтәм: безгә хәзер үз мәктәпләремез, мәдрәсәләремез биргән мәгълүмат кына йитәрлек түгел. Шуның өчен рус мәктәпләрендә укыйк, рус мәктәпләрендә укытыйк. Бик күп кешеләремез кеби: «Ярар иде дә, булмый инде», – дип, үземезне яки балаларымызны наданлыкта, ялган фикерләр, ялган уйлар, ялган сакланулар берлән чолгап калдырмыйк! Рус мәктәпләрендә укып күңел карала дигән сүзне сезгә әйтергә оят инде! Әүвәлдә русча гына укыган мирза балаларын мисалга китермәңез! Алар милләт-фәлән дигән сүзне аңлап укыганнар түгел. Белмим, «күңел каралу – ялган уйлар, дөньяга ялган карашлар бетү булса, ул каралу түгел – агару!» дигән кебек сүзләр сөйләсәләр дә, мондый кешенең сүзенә бик үк игътибар кылмыйлар иде.
Мәдрәсәләрдә тәртип берлән тору, тәртип берлән уку мөдәррисләр арасында да сөйләнелә башланды. Бик күбесе болай укуда бер мәгънә юклыгын аңлаганга, тәртипне бик кабул итәргә телиләр иде. Ләкин шул, мөдәррисләр вакытлы гына керер, фәненә күрә мөдәррисе булыр, сүзләрен ишеткәч, ниндәй аңлаган мөдәрриснең дә йөрәге «шу» итеп китә иде. Чөнки күз алдына, үзенең хәзер зур чалма киеп, башны бер яккарак салындырып, кулына калын катыргылы китап тотып, «дәрескә» дип, бик зур эш иттереп баруы килә иде дә, реформа кылынса, андый кыяфәтләрнең бер дә кадере калмавын уйлап, ничек булса да аңарга гына шул элгәрегәчә калдырып, ислях кылдырырга тели иде. Шуның өчен үзенең киңәшчеләренә: «Мулла Салих, алай мәслихәт булмаз! Сезнеңчә ничек соң? Шәмсетдин агай, мин, мәслихәт дисәңез, разый, ләкин шәкертләр ул вакытта әдәпсезрәк булыр», – диләр иде. (Мондый кешеләр үзләрен бик зур, һәммә кеше кадерләргә, олугларга тиеш зате галиләр дип белгәнгә, шәкертләрнең ул тәкъдирдә бунларны мөдәррис итеп кенә күрүләрен бер дә күтәрә алмыйлар иде.) Үзләре сүз арасында «милләт» кә хезмәт итү хакында бик озын сүзләр сөйләсәләр дә, бу тугрыда эчләреннән генә: «Милләткә ни булса да булыр, үземнең дәрәҗәмне бөтенләй үк төшереп җибәрәсем килми», – дип уй лыйлар иде.
Мәдрәсәләрдә дә, вакыт үтә-үтә, аз гына булса да үзгәрүләр күренә башлады. Гәрчә уку-укытуда тәртип кабул ителде диер дәрәҗәдә булмаса да, шәкертләр өчен урыннар иркенәйтелә башланды. Мәдрәсәне пакь тотуда яңалык булса да, күркәм яңалык санала башлады. Һаваның барлыгына, булса, бозылуына ышанып ук бетмәсәләр дә, кеше әзрәк булса, сулышка иркен булуын кире какмый башладылар. Кайбер мәдрәсәләрдә дәрес тәртипләре дә яңартылган иде. Ягъни элгәреге тәртипләр алыштырылган иде. Ләкин элгәреге тәртип укытуның бер кагыйдәсенә тугры килмәсә, яңа программ, яңа тәртип икенчесенә килми иде. Бу мәдрәсәләрне «мәдрәсә» дисәк тә ялган була, «мәктәп» дисәк тә ялган була, белмим инде, «гаҗизханә» (фәкыйрьләр йорты) дисәк, ничек булыр? Минемчә, бу исем дөрестрәк булырга кирәк! Чөнки монда укый торган кешеләргә безнең халкымыз түбән, фәкыйрь, бәхетсез кешеләр дип карыйлар.
Һәр ни булса булды, безнең тарафымыздан милләтне алга җибәрер өчен һичбер эш булмаса да, мәдрәсә шәкертләре арасында яңа фикерләр туа башлады. Русча укуның өйгә кайтканда парахутта очраган марҗа берлән сөйләшер өчен генә кирәк түгел икәнлеге аңлашылды. Гәзитә уку, яңа китаплар уку, төрекчә тарих, төрек романнары уку күзе ачыграк кешеләр арасында бер гадәт булып китте. Мондый шәкертләр үзләренең кеше икәнлекләрен, һичбер кешедән курыкмый, теләсә ни эшләргә ихтыярлары бар икәнлеген белделәр. Алай булса да урта гасырлар гадәте булган «фатиха», «бәддога» дигән сүз бунларны тимер чылбыр төсле мәдрәсә сасыларын иснәргә бәйләп тота иде. Акрын-акрын русча уку шәкерт арасында җәелде. Җәйләрдә рус авылларына барып яки бер-бер шәһәргә барып уку гадәт төсле булды. Һәр шәкерт гәзитә аңларлык русча белүне бик зур бәхеткә саный башлады.
Бу елларда тагы бер бәхетсезлек килеп чыкты. Русиядә гомуми тәхрире нөфүс (перепись) мәсьәләсе халык арасында тагы бик зур тавыш куптарды. Ләкин бу елларда халкымыз арасында шактый аңлаган кешеләр күп булгангамы, бу мәсьәлә әүвәлгесе кеби үк куркынычлы булмады һәм тиз басылды. Мәйданга яңа әдәбият чыга башлады, «Тәрҗеман» гәзитәсе, рус гәзитәсе, төрек гәзитәләре уку халык арасында бер мода булды. Яңа рухта яңа әсәрләр халыкка тәэсир кыла башлады. Фәнни рисаләләр, гыйбрәтле милли хикәяләр, халыкны уятыр өчен язылган китаплар халыкта кабул ителә башлады, тагы яңа өметләр туа башлады. Русиянең һәр йирендә җәмгыяте хәйрияләр ачыла башлады, фәкыйрьләр карау, аларга ярдәм итү, исламият мәйданга чыкканнан бирле мәгълүм мәсьәлә булса да, бездә унтугызынчы гасырның ахырында гына аңланылды. Бөтенләй аңламый калуга караганда бусы да ярый әле. Чынлыкта, эш булмаса да, шактый гына эшләргә юл ачылган иде. Халкымызның уку ягы бу дәрәҗәдә булса да, ягъни гомумән алга китүдә булса да, сәүдә җәһәте бик каты начарайган иде. Бик күп фирмалар банкрот булган. […] Элгәреге сәүдәгәрлек табигате бетмәсә дә, бик кечкенә эш берлән генә кәсеп итә башлаганнар иде. Кызыл мал берлән сату итү, вак-төяк, галантерейный әйберләр берлән сәүдә бетмәгән булса да, күбесе лимон, әфлисун, алма, карбыз, иске-москы берлән сату итүдән уза алмыйлар иде. Банкрот булу халык арасында гадәт булганга, безнең болгар сәүдәгәрләренә һәммә йирдә ышаныч беткән иде. Шуның өстенә бу калган сәүдәгәрләрдә дә ник, ни өчен икәнлегене белеп эш йөртү гадәт булмадыгыннан, боларның да тиз көннән исемнәре югалачагы билгеле иде.
Иң кайгылысы шул иде: халкымыз әхлак җәһәтеннән бик бозылган иде. Казан халкы бөтенләй этлеккә салынган иде. Көндезләрен вак-төяк сату иткән булып маташалар да кичәләрендә гостиницалар, пивной вә фахеш урыннарында кичләр үткәрәләр иде. Исереклек шул дәрәҗә тәрәккый иткән иде! Әйтеп бетерерлек түгел. Зина, фахеш тә иң кабахәт дәрәҗәдә патшалык сөрүдә иде. Һәр йирдә башы ачык ислам кызлары, мөселман хатыннары күзгә күренә иде. Бу эшләрнең бу кадәр артуына сәбәп тә халкымыз арасында эчү вә исереклекнең артуы иде. Ирләремез көне-төне кәсеп иткән акчаларын хатыннарына, балаларына алып кайтыр урынында фахешханәләрдә яки мәйханәләрдә вакытларын үткәрдекләреннән, хатыннары теләр-теләмәс, тамак туйдырыр өчен булса да, фахеш юлына кереп китәләр иде. Икенче – асрау тоту шәһәрләр гадәтедер. Бу асрауларның бик сирәге генә бай яки бай угылының кулыннан котылалар иде. Һәм кайбер кешеләремез арасында фәкыйрь кешеләрне, акчага кызыктырып, кызларыны харап итү дә бик таралмыш иде. Шул сәбәпләр өчен Казан хатын-кызы арасында бөтен гомерен әрәм итеп, ир ләззәте, бала ләззәте татымаенча, үзләренең бөтен исемнәрен югалтып, дөньяның иң кабахәт йирләрендә җеназалары күтәрелүчеләре дә бик күп иде.
Әхлак җәһәтеннән башка якта бик күп кимчелекләр бар иде. Мәсәлән, чибәррәк бер кеше Казанның Печән базарыннан бер мәртәбә чыкса, икенче мәртәбә йә чыга ала, йә юк иде. Яхшы дигәннәре, мин яхшы, дип, тәкәбберлек берлән тулган иде. Усал дигәннәре, мин барыбер инде усал исемен күтәргән, дип, усаллыгын арттыра гына бара иде. Боларның һичберсенә сүз әйтеп аңлатуның чарасы юк иде. Чөнки һәммәсе (үзе язу танымаган булса да) үзен бер галим, бер әдип, бер фәйләсуф дип белә иде. Һәммә эшләргә катышырга йитәрлек гыйлемем дә бар, гакылым да бар дип, һәммәсе эченнән генә: «Менә абзаң нинди!» – дип, күкрәкләрен кагалар иде. Боларда тагы бер кызык ышану бар иде – кеше нинди начарлык кылса да, намаз берлән кичерелә, нинди начарлык та русча белүдән артык күрелә иде. Чөнки русча белмәгәннәргә үз араларында «агай-эне» диләр иде, шул исем тегеләрнең бөтен гөнаһларын кичерә иде. Бәлки, һәр надан милләттә шундый кимчелек бардыр. Без әле бөтен дөнья хәлен карамаганга, аларның табигатьләренә, килешләренә, кылынышларына карамаенча, үз хәлемезне генә тикшерәмез.