Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке) - Мухамметгаяз Гилязетдинович Исхаков 4 стр.


Гомумән караганда, бу гасырда милләтемез бик түбән төшкән иде. Ауропа берлән катышу, хосусән руслар берлән аралашу артса да, анлардан да әхлаксызлык, исрафчанлык, вөҗдансызлыкка башка әхлак өйрәнә алмаганнар иде. Чөнки бунларның иң түбәннәре, иң начарлары берлән катышалар иде.

Дөрест, чибәррәкләре берлән катышучылары да бар иде, – мәсәлән, мирзалар. Аларның күбесе рус мәктәпләрендә укыган һәм русларның гали фикерле кешеләренең әсәрләрен күргәннәр иде. Шулай булса да, белмим, алар үзләренең болгарлыкларын онытканнар иде, әллә үзләрен үк онытканнар иде. Бу гасырда болардан зарардан башка һичбер файда булмады, болар үзләрене башка милләт кешесе кебек күреп, милләттәшләренә татар дип әйтүдән башка бер яңа эш тә чыгара алмадылар, һәрвакыт, милләт хакында сүз киткәндә, кайсысы «безнең татардан», кайсысы «татардан буламы соң?» диеп, кул гына селтиләр иде. Гүяки милләтнең бу кадәр артка калуы боларга башка болгарлардан калган ла… Дөрестен әйткәндә, халыкның алга китмәвенә сәбәп – болар «татар» дигән болгарлар түгел иде, бәлки татар дип, үз милләтендин үзләре качкан «татарлар» иде. Чөнки болар, рус мәктәпләрендә укыгач, үз милләтемезнең кайсы төше йитми, алга китәр өчен ниләр кирәк – шуларны уйлап, сырхау милләтемезнең авыруын белсәләр дә, һичбер дару бирмиләр иде. Күбесе болгар милләте үсешне, үзгәрешне кабул итә ала дип тә белми иде, дөрестен генә әйтсәк, бу кешеләр русча уку, яңа фәннәр белү, яңа әдәбият күрүгә замана модасы дип кенә карыйлар иде. Рухи камиллек өчен яки милләткә файда итәр өчен түгел иде.

Әмма голямага килсәк, бу гасырда алардан да бернәрсә дә чыкмады. Яңа юнәлеш, яңа ишанлыклар, дөньяга яңа ялган карашлар, халыкны алдарга Иблис үзе белмәгән хәйләләр чыкса да, болардан да милләткә килгән файда түгел, гомуммилләткә – ишан хәзрәтнең корсагы берлән мәхдүм әфәнденең […] дән артмый иде. Дөрест, файда иткән галимнәр, файда иткән мирзалар дабар иде, ләкин алар йөзгә бер түгел, меңгә бер иде. Бу гасырда ислам гыйлеме өйрәнеп, русча укыган кешеләр яки төрек-гарәп әдәбияты берлән күзләре ачылган кешеләрнең үзләреннән зур файдалары күренде. Унтугызынчы гасырның ахырында күрелгән яңа мәктәпләр, яңа китаплар – аларның тырышлык җимешләредер. Әгәр болгарлар арасында шундый «яңа фикерле» дигән бер сыйныф килеп чыкмаган булса иде, бу вакытка кадәр яткан ягымыз берлән ятар идек. Рәхмәт бу кешеләргә! «Болгар» дигән бер халык бар икәнлеген үземезгә белгерттеләр. Үземезнең кайсы йирләремездә кимчелекләремез бар, шуларны күземезгә күрсәтә башладылар. Үз милләтемезне терелтү өчен чаралар эзли башладылар. Үзләрен үзләре фида кылдылар, рәхәтләрен югалттылар. Бөтен милләтемезнең оятсыз кешеләреннән төрле кабахәт сүзләр берлән сүгелүне дә күтәрделәр. Вә төрле ялган яла ягуларга разый булып, милләт юлында кылган хезмәтләренә рәхмәт, ял сорамаенча, һаман эшләрендә булдылар. Күзләреннән яшьләр чыгарып, халыкка безнең милләтемезнең бу китеше өметле түгел, ләкин милләтемез юкка чыкмасын, халкымыз бетмәсен дисәк, милләтемезнең кирәкләрен карау тиеш идекен көне-төне зурысына-кечкенәсенә сөйләделәр… Ләкин ни файда? Тәкәббер болгарлар япь-яшь, сакал чыкмаган, якасының карасы берлән күлмәк ялавы күренмәгән, башында чалмасы юк, кыңраймаган муенлы, яныннан сасы тир исе чыкмаган бер егетнең сүзен ни эшләп ишетсеннәр дә аның сүзеннән нинди гайрәт алсыннар?..

Шулай итеп, бу гасыр да үтеп китте. Егерменче гасыр башланды. «Бу гасыр безгә ни бирә? Бу гасырда безнең болгарлар нишли?» дип уйлый башладылар. Фикерле сыйныфына кергән кешеләр, бу гасыр безнең өчен үсеш гасыры булса иде, дип, догалар кылалар иде. Һәм дә үзе дә бу гасырның башында ук үсеш – тәрәккый галәмәтләре күренә башлады. Унтугызынчы гасырда башланган әдәбият нәшере бу гасырда акрын-акрын тәрәккый итә башлады. Милли хикәя көннән-көн күбәя башлады. Аннан да, моннан да яңа эшләр, гыйбрәтле хикәяләр күренә башлады. Фикерлеләр арасында театр, милли театр кирәклеге сөйләнә башлады. Байлар арасында да милләткә кирәкле кешеләр хәзерләү тиеш икәнлеге беленә башлады. Рус мәктәпләрендә укыган кешеләргә кыек күз берлән карау азая башлады. Бохариларның ялган фикерләренә, әфьюн берлән черегән башларыннан чыккан сүзләренә Коръән аяте күк карау бетә башлады. Хәтта милләтемезнең бу кадәр артка калуына сәбәп – шулар идеке сөйләнә башланды.

Һәр яктан тәрәккый хәбәрләре колакларны шыңгырдата башлады. Оренбург, Троиски, Уфа, хәтта Казан күк шәһәрләрдә сала муллаларын сугыштыру өчен яки авылдагы Әхмәтҗан агайның кызын остазбикә итәр өчен салган мәсҗеденә караганда, кечкенә генә булса да мәктәп салуның файдалы икәнлеге беленә башланды. Мәдрәсәләрне үзгәртү яңа бер мәсьәлә булып халык арасында кабарды. Мең-мең шөкерләр булсын, әфьюнлы башлы муллалар ахирәткә юнәлә башладылар (Аллаһе Тәгалә урыннарын оҗмах кылсын).

«Тәрҗеман» гәзитәсе һәр нумирында тагы әһәмиятле мәкаләләр нәшер кыла башлады. Рус гәзитәләрендә дә мөселманнар тарафыннан язылган мәкаләләр күренә башлады. Һәммәсе Русиядә булган мөселманнар берлән русларның берләшүенә хезмәт итә иде. Рус мәктәпләрендә көннән-көн укучылар күбәя башлады. Казан, Оренбург халкы арасында да рус мәктәпләренә кереп уку (хәзрәт фатиха бирсә) бик зарарлы түгеллеге сөйләнә башланды. Алай булса да сәүдә вә һөнәр мәктәпләрендә ислам баласының аяк басканы юк иде. Хатын-кызны укыту, хатыннардан мөгаллимәләр йитештерү унтугызынчы гасырда ук башланган булса да, бу гасырда чынлап сөйләнә башланды. Билгеле, бу мәсьәлә дә әүвәл муллалар тарафыннан бик каты уклар берлән атылды. Ләкин озакламады, уклары файда итмәгәнне, порохлары начар икәнлегене аңладылар. Гавам халкы да бунларның кычкырган сүзләре буш, юк сүз, аткан уклары, туплары халыкны куркытыр өчен генә икәнлеген һәм «шарт» иткәннән башка әсәре калмавын белделәр. Кызлар өчен мәктәпләр ясый башладылар. Яшьтән тол калып, ничә еллар […] эштә гомерен кичергәннән соң, эш таба алмаенча, сабак кызлары укытырга тотынган карчыкларга кадер бетә башлады.

Кызларны мөгаллимнәрдән укыттыруны да бик чит күрми башладылар. Рус мәктәпләрендә аз-аз гына булса да, бу көнгә кадәр укучыларыннан һич файда булмаса да, ислам кызлары күренә башлады. Бер милләтне тәрәккый иттерер өчен, иң әүвәл «ана» йитештерү кирәклеге фикерлеләр тарафыннан язылган рисаләләрдә күренә башлады. Һәм сирәк-сорак кына булса да «аналык» ка хәзерләнгән кызлар ишетелә башлады. «Кызлар, язу белсәләр, егетләргә хат язалар» мәсьәләсе яңадан башыннан аягына кадәр тикшерелә башлады. Һәммә йирдә дә укыган кеше берлән укымаган кешенең бер түгеллеге беленә башлады, хатын-кызларның кеше идекләре, аларның да дөньяда булган һәрбер нәрсәдән файдаланырга хаклары булдыклары, аларның кол-сөяркә түгеллекләре һәм ирләрнең җенси теләкләрен үтәү өчен генә яратылмадыклары, нинди түбәнлекне җигәргә дә ярый торган бер бәддога төшкән, сачләре озын, гакыллары кыска бер хайваннар гына түгеллекләре һәммә йирдә сөйләнә башлады.

Алай булса да, аларның шул хәлләреннән файдаланып, үзләрен урта гасырлар падишаһлары төсле һәрвакыт кадерләнеп кенә торасы килгән кешеләр бу эшкә бер дә разый булмадылар. Аеруча голямалар: «Әйе, шәргы шәриф хатын-кызны укыту – бозыклык диеп әйтә инде, мәсәлән», – дигән сүзләре берлән бик каты каршы килсәләр дә, аларның халык арасында рәтләп игътибарлары юккамы, әллә замана шуны үзе теләгәнгәме, хатын-кызда уку көннән-көн арта иде. Һәр милләтнең яртысы хатыннар, һәр милләтнең рухын саклаучылар – хатыннар, һәр милләтнең теленең аерым әйтелешләрен, сөйләшен саклаучылар – хатыннар, киләчәктәге ата булачак ирләрне, ана булачак кызларны тәрбия кылучылар хатыннар идеке һәркемгә мәгълүм бер мәсьәлә булгач, минемчә, аларны тәрбия кылырга кирәкме йә юкмы мәсьәләсе һәркемгә җавап бирерлек бер нәрсәдер. Һәм шулкадәр тамаклар авырттырып кычкырышырлык, укыса, егетләргә хат язар, фәлән итәр, икенчеләре укымаса, егетләргә хатын барыбер язар да, үзе язу белмәгәч, кешедән яздырыр да, гыйффәте дә югалыр, сере дә чыгар, кебек низагларга һич урын калмыйдыр. Яхшы ананың баласы яхшы, кыйты ананың баласы әшәке булуында һичкемнең шөбһәсе юктыр. Һәммәмезнең белгән кешеләремездән генә гыйбрәт алырга кирәк, әдәпле Миһринең кызы һәрвакыт әдәпле булдыгы кеби, оятсыз Мәрфуганың Әсмасы да һәрвакыт ирдәүкә кыз булдыгы һәммәмезнең мәгълүмедер. Әгәр тәрбияле ана булса, баланың киләчәктә кем булачагын уйлый ала торган хатын булса, ул, билгеле, баласына ашату-эчертү, иренә ачуланса – сандык өстенә күтәреп бәрү берлән генә канәгать кылмаенча, аның холкының яхшы булуы, сәламәтлегенең саклануы, мәгълүматының артуы, күзенең ачылуы өчен дә тырышачактыр.

Билгеле, бу аналар милләт вә дин карашыннан һәм кешелек җәмгыяте карашыннан бик мөкатдәс затлар булачаклардыр. Һәм дә милләт, дин, кешелек җәмгыятенә зур хезмәт итәчәкләрдер. Әмма укымаган, тәрбия алмаган, ирләрне дә шул, яз көнендә сыерлар үгезләрне ни өчен телиләр, шуның өчен генә кирәк дип белгән хатыннардан һәм балаларына да «бук чүлмәге» дип караган кызлардан балалары өчен, ирләре өчен, кешелек җәмгыяте өчен ни файда көтәргә кирәк? Сезнеңчә, ни файда булыр? Шөбһә юк, болар гөнаһсыз балаларны бозудан бүтәнгә ярамыйлар. Шул балалар безнең милләтнең әгъзалары булганга, алар милләткә зарар итәләр һәм динемезнең дә затлары булганга, кирле-мырлы аңлап, дингә зарар итәләр. Болар кешелек җәмгыятенең бөртекләре булганга, аңарга да зарар итәләр. Шул эшләргә сәбәп булган аналар, аларның шулай калуларына сәбәп булган голямаларны сез милләткә файда итүчеләр дип әйтер идеңезме? Әллә юкмы?.. Сезне мин белмим, әмма мин үзем, зарар итүчеләр, зарар итүчеләр, дим. Кыямәт көнне шуның өчен бик зур газапка дучар булачакларында, һәр көнне мең мәртәбә әйткән тәһлилләре (Алладан башка Алла юк дип кабатлаулары да), иртә-кич укыган догалары да боларны бу җаваплылыктан коткармавында һич шөбһәм юктыр.

Һәр нә исә, башланган эш – беткән эш, дигән кебек, хатын-кызның бервакыт кеше булуларында зур өметләр бар иде, ләкин бу өметләр дә корыга чыкты. Без теләгәнчә ана җитештерә торган кызлар мәктәбендә укыла торган фәннәрнең берсе – итәк санау, икенчесе – фәлән абзыйның килененең хәлен тикшерү, өченчесе – укый торган китапның чыгарга ничә бит калганын санап беткәннән соң, баштан бет карау иде. Шуның өчен бу кызлар шул фәннәрдән бик яхшы белсәләр дә, безгә кирәкле тәрбия фәненнән мәгълүматсыз иделәр. Нә исә, егерменче гасырның егерменче гасыр идеке бездә дә билгеле иде. Ауропа халкы чыбыксыз телеграфлар, телефоннар эшләтүне ачтылар. Әмма без аннан да зур нәрсә ачтык. Ул нәрсә дисеңме? Ул – ишанлык! Шундый нәрсә ул, әгәр ул бер кешедә булса, дөньяның һәммә тәрәкъкыяте бер якта торсын! Ул сиңа дәүләт бирә! Ул сиңа дәрәҗә бирә! Ул сиңа, кирәксә, фатиха алырга теләүчеләргә гүзәл-гүзәл хатыннар бирә! Кыскасы, җаның ни тели, шуны бирә! Ауропа голямасы безнең Шәрекъ халкын хәйләкәр, үткен кабилә дигән сүзләренә мин моңарча ышанмый идем. Моннан соң ышандым, ышанмый хәл дә юк. Телеграф берлән халык берлән сөйләшеп кенә була. Буның берлән бөтен халыкны үзеңә кол итеп була. Моннан зур тагы ни эш бар?!

Бу яктан эшләр шулай барса да, әдәбият аз гына булса да тәрәккый итә башлады. Болгарлар арасында «мөхәррир» исемен күтәрерлек кешеләр күренә башлады. Бик оста язылган бик матур гына гыйбрәтле хикәяләр яисә, бик оста язылмаса да, бик яхшы нечкә күңелләрдән чыккан романнар күренә башлады. Китап нәшер кылу, китап берлә сату итү – милләт өчен, бөтен кешелек җәмгыяте өчен бик файдалы эш икәнлеге сизелә башлады. Әүвәлдә ит сатып, бервакытны ит кибетен китап кибетенә алыштырган кешеләргә башка, китапчылар мәйданга атылды. «Фәзаилешшөһүр», каранчә бөтие, кысыргак догасы, фалнамә, татлы тамыр, гатырша мае, дарчин каерысы, тәсбих, шомырт оны, күкерт вә шуның шикеллеләр берлән сату итү китап сәүдәсе түгеллеге беленде. Халык арасында, аз булса да, яңа әдәбият мәйдан ала башлады. Ләкин мулла тасвир кылынган хикәя булса – муллалар, байлар тасвир кылынган хикәя булса – байлар арасында: яздырмаска кирәк, шуларны бетерергә кирәк, городски галавага әйтик! (Безнең халыкта иң зур мәхкәмә – городская дума, иң зур хаким – шәһәр башлыгыдыр. Хәтта Кытай берлән Япония сугышы вакытында Думаның бу сугышны туктатмавы халыкка бик гаҗәп тоелды.) Шулай итик, болай итик кебек сүзләр шапыралар-шапыралар иде дә икенче яңа китап чыкканчы туктыйлар иде. Һәр нә исә, язучылар һаман язалар иде, китаплар чыга иде, безнең абзыйлар шулай галаваны күрә алмаенча торалар иде.

Әхлак җәһәтеннән Казан халкы тагы артка калдылар. Бик күп кешеләр, әхлак төзәтү өчен дип, төрле дини юлларга керсәләр дә, әхлак көннән-көн бетүдә иде. Моның да сәбәбе «һәр начарлык намаз укыгач бетә, ишаннар – оҗмах юлын күрсәтүчеләр» мәсьәләләренә бик каты ышанып, ишанга кергән кеше никадәр начарлыклар кылсалар да, кыямәт көнендә котыладыр ышануы урынлаштыгыннан, һәр кеше оҗмах юлын үзем беләм дигән кебек, теләсә ни кылуыннан иде. Һәм дә халыкта һөнәр булмаганга, байлар эшсезлектән начарлыкка салышалар иде. Фәкыйрьләре, шундый кеше арасына төшеп, үзләрен үзләре белмәенчә, начарлыкта изеләләр иде. Печән базары хатын-кыздан вак-төяк нәрсә эшләтеп кәсеп иткәнгә, кәләпүш, калфак алганга, шул кәсепкә төшкән бер хатынны ирекле-ирексез фахеш юлына тарталар иде. Болар шәһәр хатыннарының йөз дә егерме бишенче бүлеге булганга, шәһәр халкы арасында фахеш, ниһаять, дәрәҗәгә йиткән иде. Моннан йөз ел элек ирләре эчмәгән бер милләтнең хатыннары да эчә башлаган иде. Сыра заводлары, гостиницаларның күбесе Казан мөселманнарының акчасы берлән байыйлар иде.

Шул елларда сала халкы арасында артык яңа бер эш булмаса да, аларда да инкыйраз галәмәтләре көннән-көн күбәя иде. Йирләре кысылганнан һәм дә авыл хуҗалыгы гыйлемен белмәүдән, тамакларын туйдырыр өчен, ирләре шәһәрләргә төрлесе төрле кара кәсепкә тарала башлаганнар иде. Хатын-кызлары, Казанга вә башка шәһәргә китеп, асрау булып тора башласалар да, бара-тора аларның да күбесе фахеш юлына китәләр иде.

Оренбург, Троиски, Орски, Ханкирмән (Әстерхан) мөселманнарының хәлләре бу гасырда күп алда иде. Оренбург, Троиски, Орскилар казакъ берлән эш иткәнгә, алар берлән эш итүгә артык белү кирәк булмаганга, ханкирмәннәр искедән руслар берлән сәүдә итеп, сәүдә хакында яхшы гына мәгълүматлары булганга, биренмәенчәрәк баралар иде. Ләкин алай булса да Оренбург, Троиски, Орски халыклары арасында ялкаулык, эшләмәенчә тамак туйдыру уе бик тәрәккый иткән иде. Бу шәһәр халыклары беркатлырак булсалар да, боларда да Казан бүләге – фахеш бик тәрәккый итүдә иде. Сәүдә җәһәте тагы артка калды. Чөнки сатуларымызның күбесе үз арамызда үтә торган әйберләр берлән генә булганга, үземез Ауропа модаларына ияргәнгә, фәкыйрьләремез руслардан калган талчук киемнәре кия башлаганга, эшләгән эшләремез бик аз үтә башлады. Файдамыз никадәр кимесә, расхутымыз шулкадәр артканга, көннән-көн фәкыйрьләнә бара идек. Егерменче гасырның урталарында ирекле-ирексез банкротлык күбәйгәнгә, мөселман урамнарында мөселман йортлары сатылып бетмәсә дә, һәммәсенең дә өстенә хатыннары исеме язылган иде. Бер йортта – Әхмәтҗанова, икенче йортта – Мөхәммәтҗанова, өченчесендә Абдуллина фамилияләре ялтырап яталар иде. Хәтта шул турыда Ауропадан килгән Көнчыгышны өйрәнүче галим үзенең Казан мөселманнары хакында язган сәяхәтнамәсендә: «Мондагы мөселманнар хатыннарга башка Шәрекъ халыклары кебек карамыйлар. Һәммә эшләрендә – хатыннар, кәсепләрендә – хатыннардыр. Һәм дә Казанда, мөселман ягы дигән бер йирдә ничә мәхәлләдә һәммә йорт мөселман хатыннарыныңдыр. Болар ирләреннән бәйсез рәвештә йортлар салдырып, сатулар иттереп торалар» сүзләре язылган иде. Ләкин бичара галим сәяхәтнамәсенең һичбер йирендә «Бу мөселманнарның ирләренең эшләре кая, йортлары кая, кәсепләре кая?» мәсьәләләрен карамаган да, уйламаган да иде.

Бу елларда русча укыганнардан яисә читтә гыйлем алганнардан шактый-шактый эшләр чыкты. Төрле фәнни, әдәби, тарихи китаплар мәйданга атылды. Кайсыбер яшьләр, милләтне инкыйраздан коткару өчен, бар куәтләре берлән төрлесе төрле эшкә тотындылар. Авылларга китеп, халыкларны укыта башладылар. Шәһәрләрдә, фәкыйрьләрне тәрбия кылыр өчен җәмгыятьләр ачтылар. Аларга акча күбәйтер өчен әдәбият ахшамнары, театрлар уйный башладылар. Хәтта бара-тора Казаннан Оренбургка, Оренбургтан Троиски, Орски, Самара, Әстерхан вә башка мөселман шәһәрләренә йөри торган театр компаниясе дә барлыкка килде. Үз тормышыбыздан бик гыйбрәтле уеннар уйнала башлады.

Назад Дальше