Көмеш дага / Серебряная подкова - Тарджеманов Джавад 12 стр.


Малайлар икесе берьюлы сикереп тордылар һәм Евсеичка каршы йөгерделәр.

– Син нинди алтын кеше! – диде Серёжа, Евсеичны кочаклап. – Чыннан да, без бөтенләй онытканбыз. Әйдәгез, тизрәк!.. Виноград сатып алуың да шәп булган.

Серёжа иләкнең өстенә бәйләнгән мунчала бауларны тартып өзде һәм, берничә виноградны алып авызына капкач:

– Аша… ал инде… – дип, Коляны кыстый башлады. – Нинди баллы!

Урамда халык күп иде, шуңа күрә өчесенә бер рәттән барырга туры килмәде. Малайлар, кулларына виноград тәлгәшләрен тотып, алдан йөгерделәр, Евсеич та калышмады.

Юллары кыска булды аларның, ике катлы һәм балконлы ак таш йортка җиткәч тә, Серёжа туктады.

– Мине көтеп торма, үзем кайтырмын, – диде ул Евсеичка һәм аннан Коляга карап әйтте, – менә шушы кечкенә капкадан керәбез.

Ишегалды зур түгел иде: сарай, ат абзары һәм кое.

Малайлар, бер ишеккә кереп, текә баскычтан йөгерә-йөгерә, икенче катка менделәр. Кыңгырауның бавын тарткач, асрау кыз чыгып ишек ачты һәм кабинетка кадәр озата барды.

Кыюсыз гына ишек шакыганнар иде, эчтән бик таныш көләч тавыш ишетелде:

– Керегез, кер, – диде.

Малайлар, бер-берсенә карашып, кабинетка керделәр.

Түрдә – бик дәү язу өстәле. Өстәл өстендә төпләнгән һәм төпләнмәгән, зур һәм кечкенә китапларның күплегенә Коля хәйран калды. Ләкин шунда ук өстәл артында утырган кешене күреп, Серёжаны кулыннан эләктереп алды. Башына ука белән чигелгән түбәтәй кигән, сюртугын муенына чаклы каптырган киң җилкәле кадерле укытучылары аларны ачык йөз белән каршылады.

– Нигъмәт… Николай Мисаилович?! – дип, куанычыннан кычкырып җибәрде Коля. – Мин бит әле…

– Сихер ярдәмендә Корташевский Ибраһимовка әйләнгән дип уйладыгызмы? – дип көлә-көлә, аның сүзен очлап куйды укытучы һәм алдындагы китабын ябып читкәрәк этте. – Әллә мине күрәсегез килмәгән идеме?.. Шулай дисәгез генә, юкса мин күңелсезләнә идем. – Ул, хәйләле елмаеп, малайларга каршы килде һәм Серёжаның аркасыннан сөеп сорау бирде: – Минем Телемакның[12] хәле ничек?

– Яхшы, Нигъмәт абый.

Ибраһимов Коляга карап алды:

– Геометрия патшалыгында нинди уңышлар бар?.. Ишетүемә караганда, катехизис чаклы катехизис та сезне геометрия дәресенә качудан туктата алмаган. – Ибраһимов көлеп җибәрде, һәм аның кара күзләрендә очкыннар чагылды.

«Минем турыда барын да каян белә икән ул?» – дип аптырады Коля.

– Качкан идем шул… – дип сөйләнде малай. – Тик менә геометрия мин уйлаганнан авыррак булып чыкты. Бүген өч сәгатькә якын Румовский дәреслеге белән утырдым. Тагын да ныграк бутала гына төштем…

Ибраһимов тәрәзә янына барып, аның ике канатын да ачып җибәрде. Бүлмәгә алма исе килеп керде. Яфраклар кыштырдаганы ишетелде.

– Сәламәтлекнең кадерен белмичә, ял көнендә дә китап укып утыруыгыз миңа ошамый, – диде укытучы, бераз сүзсез торгач. – Геометрия… геометрия ул – усал ханбикә, аның өчен зирәк башың булу гына җитми, сәламәтлегең дә бер дигән булырга тиеш. Юкса аның гаскәрләрен – теоремаларын тиз генә җиңә алмассың. Искиткеч үзсүзле, чая сугышчылар. Сезгә ничә яшь хәзер? – дип, көтмәгәндә сорап куйды ул.

– Унике… тула.

– Ала-ай икә-ән, – диде Ибраһимов, сузып кына. – Әтиегез бармы соң?

Коля кызарынып китте, аның өчен бу бик четерекле сорау иде.

– Барын бар да, безнең белән тормый.

– Юк дип исәпләргә була, – диде Ибраһимов уйчан гына, башын тәрәзәгә таба борып. – Аңа таяна алмаячаксыз, үзегезгә таянырга кала, үз көчегезгә. Тормышта көч күп сорала. Акыл да, шулай ук сәламәтлек тә бик кирәк була. – Кинәт ул, әсәрләнеп: – Бура уйный беләсезме? – дип сорап куйды.

Малайлар бер-берсенә карашып алдылар, тик инде Ибраһимов моңа игътибар итеп тормады, Серёжаның аркасыннан кагып:

– Үткән якшәмбедә оттырганыгызны оныттыгызмыни, Телемак? Хәзер үк сарайдан бура таякларын алып чыгыгыз. Сәламәтлек – шунда. Мин хәзер чыгып җитәм.

Малайларның үкчәләре генә ялтырады. Баскычтан атылып төштеләр һәм узыша-узыша сарайга таба йөгерделәр.

– Беләсеңме, ни өчен бура уйнарга ярата ул? – дип кычкырып сорап куйды Серёжа. – Геометрияне яхшырак аңлар өчен! Менә күрерсең әле!

Малайлар таяклар һәм чүрәкәйләр күтәреп Ибраһимов янына килгәндә, ул инде бакча ишеген ачып өлгергән иде. Кытай һәм әнис алмалары белән сыйлангач, алар арткы капка аша бушлыкка чыктылар. Анда ни эшләргә белмичә каңгырып йөргән берничә үсмер малай бар иде, боларны күреп, йөгереп килделәр. Ике командага бүленеп уйнарга булдылар.

– Ну, геометр, белемеңне практикада күрсәт әле, – диде укытучы Коляга, «конверт» итеп тезелгән чүрәкәйләргә ымлап.

Коля оялып китте: моңа кадәр аның бура уйнаганы юк иде.

– Тизрәк инде, тизрәк! – дип ашыктырды Серёжа. Ул инде җайлырак таяклар сайлап алган һәм, түземсезләнеп, баскан урынында тора алмый иде.

Коля аткан таяк «конверт» ның өстеннән генә очып узды һәм ерак барып төште. Икенчесе дә тимәде.

Ибраһимов таяк тоткан кулын тырышып-тырышып төзәде дә «конверт» ка ыргытты. Таяк «конверт» ның нәкъ уртасына төшеп, берничә чүрәкәйне бәреп чыгарды.

…Уйный торгач мавыгып китеп, Коля үз яннарына Корташевскийның килеп басуын сизми дә калды.

– Ерактан сезнең чыр-чуыгызны ишетеп килдем… Исәнмесез, дускайларым! – диде Григорий Иванович һәм кинәт Колядан: – Лобачевский, Сергей Александрович сезне сәгать ничәгә чаклы җибәрде? – дип сорады.

Коляның чырае ап-ак булды.

– Рөхсәт сорарга онытканмын, – диде ул.

Корташевский, сәерсенеп:

– Аптыраган инде сезнең белән, – диде. – Яковкин кулына кабат эләгәсегез килмидер ич? Әйдәгез, Сергей Александровичка язу язып җибәрим. Сезнең китүегез турында, ихтимал, хәбәр итеп өлгермәгәндер әле… Городкины җыймый торыгыз, мине дә кызыктырдыгыз.

Кабинетына кергәч, ул тиз генә кәгазь алып берничә сүз язды һәм Коляга сузды.

– Хәзер инде сөйләшер чак түгел, икенче килерсез, – диде һәм китаплар арасыннан берсен алып сузды. – Менә Ломоносов биографиясе… Ә менә бу дәфтәрдә – Радищевның Ломоносов турында язганнары. Укыганда сак булыгыз, начальство күзенә эләкмәгез. Хәзер йөгерегез!

Коля, укытучыга рәхмәт әйтергә дә онытып, ишеккә атылды.

4

…Очсыз-кырыйсыз кар диңгезе. Көчле җил исә. Күз ачып күз йомганчы кеше биеклеге көртләр өеп ташлый. Кар, себереп, юлны күмә. Суытканнан-суыта бара. Туңмас өчен, Коля йөгерә дә йөгерә, ләкин салкын аның җелекләренә кадәр үтә… Күз күреме җирдә һич бертөрле җан иясе юк.

Берзаман алда, еракта, ниндидер карамчык күзгә чалынган сыман була. Олау икән ич! Бер олау, ике, өч… Кешеләр… Коля актык көчен җыеп йөгерә һәм олауларны куып җитә. Чаналарга туң балык төягәннәр. Арткы чанадан чуртаннарның ачылган авызлары күренә, гүя алар нәрсәдер әйтергә телиләр. Чү! Коля олаулар артыннан баручы киң җилкәле үсмер белән тигезләнде түгелме! Ул үсмернең аркасында капчык, адымнары кызу. Аның йөзе Коляга таныш төсле тоела. Кайда күрде икән?..

– Кая ашыгасың болай? – дип сорый Коля.

– Мәскәүгә, укырга барам, – дип җавап кайтара теге. – Исемем Михайло, фамилиям Ломоносов минем.

– Чынлап та шулай ич әле, – ди Коля, шатланып. – Мин сине таныдым. Бүген портретыңны күргән идем. Тик анда син бик олы. Хәзер ник бәләкәй? Син нәрсә, кирегә үсәсеңме әллә? Күр, ничек җил котыра. Кире кайтмыйбызмы?

Үсмер, үзсүзлеләнеп, башын чайкый.

– Гадәтем шундый минем, – ди, – юлга чыксам – кирегә борылмыйм. Эшкә тотынсам – бетермичә ташламыйм. Сиңа да шулай эшләргә киңәш бирәм…

Шулвакыт кар бураны бөтерелә – атлар, чаналар, авызларын ачкан туң балыклар һәм аркасына капчык аскан үсмер каядыр китеп югалалар…

Коля тагын берүзе генә. Ул кычкырып карый, ләкин аңар берәү дә җавап кайтармый. Карны ерып бара торгач, ул биек тау янына килеп чыга. Менә башлаган иде, бик тиз хәлдән тайды. Шулчак кайдандыр югарыдан Ибраһимовның «Бирешмәгез, бирешмә!» дигән тавышы ишетелә. Соңгы көчен җыеп, ул тагын күтәрелмәкче була, ләкин аягы таеп китә дә түбәнгә оча…

Коля куркынып кычкырып җибәрде һәм күзен ачты. Одеялы идәнгә төшкән, ачык тәрәзәдән салкын җил өрә. Янәшәсендә Саша белән Алёша тыныч кына йоклап яталар. Коля тәрәзәне ябарга дип урыныннан торды. Кроватеннан идәнгә шапылдап китабы килеп төште. Ломоносов биографиясе. Әнә каян икән аның хәзер күргән төше! Ничек диде әле? «Юлга чыксам – кирегә борылмыйм. Эшкә тотынсам – бетермичә ташламыйм» дидеме? Яхшы төш. Гомереңдә онытмассың.

Сызылып таң атып килә иде инде. Коля китапны кадерләп кенә тумбочка өстенә куйды. Ләкин йоклый алмады. Мендәр астыннан теге серле дәфтәрне тартып чыгарды да, ишек ягын одеялы белән пәрдәләп, укырга кереште.

«Ата-анасының өендә ул юньле тәрбия алмаган, тик шулай да белем ачкычына ия булган: укырга һәм язарга өйрәнгән, ә табигать аңарга кызыксыну кебек асыл сыйфат биргән…»

Гимназистлар һәммәсе йоклыйлар. Коля, инде укуга бер бирелеп киткәч, саклык дигән нәрсәне хәтереннән үк чыгарды, иңбашыннан шуып төшкән одеялын да сизмәде. Ул фәкать кулдан күчереп язылган юлларны гына күрде. Кинәт ул абыйсының: «Коля, минем янга килеп ят, бер сүз әйтәм», – дип пышылдаганын ишетте.

Саша йокламый икән. Бәлки, бүтәннәр дә шулайдыр? Малай тирә-ягына каранды. Юк икән, йоклыйлар икән. Ул абыйсы янына күчеп ятты.

– Син нәрсә укыйсың? – дип, кырыс тавыш белән төпченергә тотынды абыйсы. – Баядан бирле карап ятам – нигәдер яшерәсең. Тыелган әсәр укыйсыңмы?

– Әйе шул, – дип җавап кайтарды Коля, оялып кына. – Радищевның «Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт» е. Миңа аны Григорий Иванович бирде. Укыганың бармы синең?

– Бар, – диде Саша. – Ул әсәрне язган кешене императрица Екатерина Икенче Петропавел крепостена ябарга кушкан. Язучыны үлем җәзасына хөкем иткәннәр, ләкин асмаганнар, Себергә сөргәннәр.

Коля тын да алмыйча тыңлап ятты. Берара гына:

– Григорий Иванович миңа аларны сөйләмәде бит, өлгермәгәндер инде, – дип куйды.

– Беләсеңме, Радищев без Казанга килер алдыннан бер ай элек кенә үлгән. Кәгазьләрен актарып карасалар – «Киләчәк буыннар минем өчен үч алыр» дигән язу ята, ди.

Бераз вакыт, шул сүзләрнең тәэсиренә бирелеп, дәшми яттылар. Коля беренче булып телгә килде:

– Син, абый, нинди фәнне яратасың? – дип сорады ул.

– Философияне.

– Бөтен гомереңне шул фәнгә багышларга ризамы син?

– Риза булмыйча! – дип әсәрләнеп җавап бирде Саша. – Кешеләргә чак кына булса да файдам тиячәгенә ышансаммы!..

Бу сүзләргә Коля сөенеп бетә алмады.

– Мин дә шулай бит, – диде ул. – Тик менә син философияне яратасың, ә мин – геометрияне… Хәзер үз урыныма ятам: акай күз кергәнче, Радищевны укып чыгасым бар, бүген үк кире кайтарам.

Ул көнне Коля дәресләр беткәнне түземсезлек белән көтеп алды. Аннан соң, рөхсәт сорап, Корташевский квартирасына китте.

Григорий Иванович аны ачык йөз белән каршы алды.

– Бүген надзирателегездән рөхсәт сорап килгәнсездер инде, – дип шаяртты укытучы. – Шулай булгач, утырыгыз да сөйләп җибәрегез. Нәрсә турында сорарга теләгән идегез?

– Геометрия турында. Ул фәнне ничек өйрәнергә? Нәрсәдән башлап җибәрергә?

– Уйлашып карыйк бергә-бергә, – диде Корташевский. – Әйтик, менә сез Ломоносов биографиясен укып чыктыгыз. Хәтердә саклар өчен, ниндирәк фикерләрен күчереп яздыгыз?

– Күчереп язмадым мин, – диде Коля, бөтенләй югалып калып. – Белмәдем мин… Яткан килеш кенә укыган идем.

– Анысы жәл. Күрәсең, сез, гомумән, укыганда игътибар биреп җиткермәгәнсез. Нәрсәдән башлап җибәрергә икәнен Ломоносов турыдан-туры әйткән.

Корташевский китапны ачты:

– Менә өченче биттә үк алтын сүзләр китерелгән: «…зур белемле вә янә галим булу өчен, латин телен белү зарурдыр». Бераз арырак киткәч, алтынчы биттә Ломоносов турында автор болай дип яза: «Бер ел эчендә ул латин телен шулчаклы яхшы үзләштерде ки, хәтта шигырьләр дә язгалый башлады. Аннан соң грек телен өйрәнергә кереште. Моның максаты – Эллада математикларының хезмәтләрен бозылып тәрҗемә ителгән нөсхәләреннән укымыйча, төп чыганагында танышып, аларның фикер байлыкларын бергә китереп, чагыштырып карау иде…» Менә шушы сүзләрне сезгә, һичшиксез, күчереп язарга кирәк булган, – дип тәмамлады сүзен Корташевский һәм, китапны өстәлгә куеп, зәңгәр тышлы дәфтәрне ачты.

– Төшендем хәзер! – дип куйды малай. – Озакка сузмыйча, бүген үк эшкә башлыйм!

Кичен укытучысы яныннан кайтканда, аның куенында бик кадерле ике китап ята иде: «Грек теле грамматикасы» һәм «Грек теленең лексиконы». Грамматика китабы аның өчен аеруча кадерле тоелды, чөнки ул китапны Мәскәүдәге славян-грек-латин академиясе бастырып чыгарган. Ломоносов та шунда укыган бит. Ихтимал, нәкъ менә шул китаптан өйрәнгәндер!..

Малайның башында фикерләр өерелә, ашкына. Малай тирә-ягында нәрсә барын да күрми, канатланган сыман кайтып бара.

– Юл бир! – дип, ямьсез тавыш белән баш өстендә кычкырганга айнып киткәндәй булды. Күз алдында ук атның танавы күренде, бер хатынның коты алынып чәрелдәгәне ишетелде. Коля читкә тайпылып калды, аның яныннан выжлатып зиннәтле фаэтон узып китте.

Малай шунда гына үзенең урам уртасына чыкканлыгын абайлады. Китапларын кысып тоткан килеш, як-ягына карана-карана, урам аркылы чыкты һәм гимназиягә таба атлады.

Шул көннән алып Коля, дәрестән соң буш класска кереп, почмакка утырып, грек теле грамматикасын өйрәнә торган булып китте.

Көннәр кыскару сәбәпле, сукыр лампа яндырып, төтен исе сулап утырырга туры килде. Ләкин малай бер көнен дә бушка уздырмады. Аның юньләп ашамыйча, рәтләп йокламыйча, төннәр буе тырышып-тырышып грек телен өйрәнүе һәркемне таңга калдырды. Ниһаять, аның бу үҗәтлегенә чик куелды: көннәр суыту белән, ул авырып егылды.

Нәкъ шул вакытны Казанда бизгәк авыруы таралган иде. Доктор Бенес урынына килгән Риттер фамилияле табиб исә авырулар һәм даруларга караганда аракыны яхшырак өйрәнгән кеше иде. Бу нинди авыру икән дип баш ватып ятмый, атка җитәрлек итеп хина һәм глаубер тозы язып бирә. Коляга да Риттер үзе белгән даруны язды.

Авыруның хәлен белергә килгән Ибраһимов белән Корташевский аңардан зирәгрәк булып чыктылар. Коляның соңгы айларда ничек яшәгәнен белгәнгә күрә, Сашага энесенә күз-колак булырга, китап ише нәрсәне кулына да тоттырмаска куштылар һәм җиләк-җимеш китерделәр.

Ноябрь ахырында гына Коляның хәле яхшырып, врач аңа торып йөрергә рөхсәт итте. Малайга шул гына кирәк тә иде: ул кача-поса грек телен өйрәнүен дәвам иттерде.

Бер якшәмбедә аңа Корташевский квартирасына барырга рөхсәт иттеләр.

Тиз-тиз киенде һәм, китапларын култык астына кыстырып, вестибюльнең авыр ишеген ачып, урамга чыкты. Тротуарга аяк басу белән, аңа әллә нәрсә булып китте, башы әйләнергә тотынды… колоннага сөялеп кенә аяктан егылмый калды. Салкын саф һава, кан тамырларына үтеп, хәл кертеп җибәрде. Төн буе котырынган буран иртән басылган, нурланып кояш чыккан. Зур-зур булып өелгән көртләргә карарлык түгел – күз чагыла. Дворниклар, көрәкләрен-себеркеләрен күтәреп, кар көрәргә чыкканнар. Аларга ярдәмгә хатыннары, хәтта бала-чагалары да килгән иде.

«Григорий Иванович грек теленнән нинди сораулар бирер икән?..» Ирексездән малайның хәтеренә исемнәр һәм фигыльләр килде… Теләсә нәрсә сорасын – Коля һәммәсен белә.

Менә ул Григорий Иванович яшәгән Елагиннар йортына килеп җитте һәм капка төбендә Серёжа Аксаковның зур агач көрәк белән кар көрәвен күреп, туктап калды.

– Син түгелме соң?! – дип гаҗәпләнеп сорап куйды Коля, исәнләшергә дә онытып.

Ә аның дусты, бит алмалары алсуланып киткән Серёжа, көлә-көлә көрәген җайлы гына итеп селтәп җибәрде һәм икесенең дә өстенә кар тузаны очырды.

– Күрдеңме абыеңны? Дворниктан көчкә алдым мин бу көрәкне. Бирмәскә маташа. Барин эше түгел ул кар көрәү, ди. Мин әйтәм аңа, фәннәрне уңышлырак үзләштерү өчен, акыл сафлыгыннан тыш тән сәламәтлеге дә кирәк, дим. Син аякка баскан икәнсең инде. Әйдә, Воскресенская урамын бер урап килик!

Назад Дальше