Көмеш дага / Серебряная подкова - Тарджеманов Джавад 11 стр.


Укытучы алар ягына борылып та карамады.

– Башка сүзегез юкмы? – диде ул. – Булмаса, мин сезне тотмыйм, чыга торыгыз. Ә сез калыгыз, Лобачевский.

Гимназистлар теләр-теләмәс кенә кузгалдылар. Алар класстан чыгып киткәч, Корташевский, кинәт тавышын бөтенләй үзгәртеп, ягымлы итеп:

– Ягез, яшь Евклид, геометрияне тыңлар өчен, нинди дәрестән качтыгыз? – дип сорап куйды.

– Катехизистан, – дип җавап бирде Коля акрын гына.

Укытучының йөзе җитдиләнеп китте:

– Бик начар килеп чыккан. Әгәр Яковкин сизсә – кирәгегезне бирер бит. Ни өчен мәсьәләнең шул ягын уйламадыгыз?

Коляның башы тагын да түбәнрәк иелде, тавышы тагын да әкренәя төште.

– Уйладым, – диде ул, көчкә ишетелерлек итеп. – Тик менә, укытучы әфәнде, кайчан геометриягә керербез икән, дип, ике ел көттем. Геометрия юк та юк. Бүген менә… Минем сездән сорыйсым килгән бер әйбер дә бар әле…

– Нәрсә турында сорамакчы идегез? – диде укытучы игътибар белән.

– Евклид китабы миңа ни өчен аңлашылмый икән, дип сорамакчы идем.

Евклид язганнарны аңларга тырышучы бу ябык гәүдәле малай Корташевскийны бик нык кызыксындырды. «И сабый, сабый! Ул хезмәтләрне син түгел, зурлар да аңлап җиткерми әле», – дигән уй килде укытучының башына. Ләкин җавап көтеп каршысында басып торган малайга һич тә алай дип әйтергә – фәнне тирәнтен үзләштерергә булган омтылышын сүрелдерергә ярамый иде.

Корташевский малайның юка иңбашына кулын салды һәм:

– Карап-карап торам да, безнең сөйләшү озакка сузылачак, – диде. – Хәзер вакыты да, урыны да ул түгел. Якшәмбе көнне минем өйгә килегез. Кайда яшәгәнемне беләсезме?.. Юкмыни? Өлкән класста укучы Аксаков белән сез таныш түгелме?

– Шигырьләр язучы Серёжа беләнме? – дип сорап куйды Коля, җанланып.

– Әйе, әйе, нәкъ үзе. Менә шуның белән килегез, ул белә минем квартираны. Ләкин бертөрле дә аңлашылмаучылык килеп чыкмасын өчен, бүлмә надзирателеннән рөхсәт алырга онытмагыз. Төшендегезме?

Шулвакыт ишекне бәреп ачтылар, һәм бусагада кабат директор күренде. Ул, буш классны күздән кичергәч:

– Сез ни өчен биредә? Нигә үз классыгызда түгел? – дип, Коляга бәйләнә башлады.

Корташевский ашыгып якларга тотынды:

– Директор әфәнде, Лобачевскийны монда мин чакыртып китергән идем, – диде ул һәм, малайга таба борылып, – сез китә аласыз, – дип өстәде.

«Тәки коткарды бит! – дип уйлап куйды Коля, күңеленнән укытучыга рәхмәт әйтеп. Тиз генә коридорга чыкты, ләкин шунда тукталырга мәҗбүр булды. – Минем аркада аны ачуланмас микән директор? Кире керүдән яхшысы булмас!..»

Яковкинның әче тавышы аңа класска керергә ирек бирмәде.

– Корташевский әфәнде! Гимназияме бу сезгә, әллә кәмитме? – дип җикеренде ул, буыла-буыла.

Укытучы өстәлдән җыеп алырга өлгермәгән әсбапларга күз төшергәч, директор мыскыллы тонга күчте:

– Шу-ла-ай! Димәк, сез гимназистларны менә шушы уенчыклар, сабын куыклары белән көлдерәсез?! Көпә-көндез, губернатор кадәр губернаторның борын төбендә! Хурлык! Нинди хурлык! Император гимназиясе, ярты гасыр дәверендә яшәп, мондый зур хурлыкны күрмәгән иде… Һич башыма сыйдыра алмыйм, укытучымы сез, әллә кәмитчеме?!

«Кара, нәрсә дип бәйләнгән була! Минем өчен түгел икән сүзгә килүләре… – дип, Коля, тиз-тиз атлап, үз классына таба китте. – Менә ичмасам укытучы Григорий Иванович! Ә тегеләр…»

Корташевский Яковкинның сулу алырга туктаганын көтеп торды да тыныч кына тавыш белән:

– Инспектор әфәнде, сез укыту мәсьәләсендә иң зур әһәмияткә ия булган нәрсәне күздән ычкындырасыз, – дип каршы төште. – Күрсәтү әсбапларының роле геометрия кебек авыр аңлашыла торган фән өчен…

Бу сүзләрне ишеткәч, Яковкин бер адым артка чигенде, авызыңнан җил алсын, ни сөйлисең дигән сыман, кулларын селтәп куйды.

– Авыр аңлашыла торган фән дисезме?! – Яковкин зәһәрен чәчәргә тотынды. – Аллаһы Тәгаләнең акыл хәзинәсеннән алынган фән авыр аңлашыла торган булдымыни? Ничек телегез бара андый сүзне әйтергә? Сезнең ул сабын куыгы чыгарып шамакайлануыгыз…

Корташевский җирәнеп иңнәрен җыерды:

– Шамакайлану, имеш. Шундый сүзне кеше акыл белән уйлап әйтәдер дип ышанасы килми. Авыр үзләштерелә торган төшенчәләр иң гади нәрсәләр ярдәмендә исбат ителергә тиеш. Аксиома ич инде бу. Укучыларга һәр әсбапны күрсәтеп, кулына тоттырып каратырга кирәк. Шул рәвешле укытканда, ике төрле файдага ирешергә мөмкинлек туа: белемнән тормышта файдаланырга өйрәтәбез һәм фәнне алга таба үстерергә юл ачабыз…

– Сез һаман үз сүзегезне итәсез! – диде Яковкин, чыгырыннан чыгып, һәм өстәл сугып алды. – Икенче җирдә бәхәсләшергә туры килер, болай булгач!

– Бәхәсләшсәк бәхәсләшербез! Ләкин болай шашынмый гына. Бәхәстә хакыйкать туа, ә инде талаш-ызгыш шайтан коткысына бирелү була…

– Нәрсә дидегез? Миңа әйттегезме аны? Йа Раббым!.. – Яковкин, еш-еш төртенеп, ишеккә таба чигенде.

Аның артыннан Корташевский кырыс кына карап калды.

3

Якшәмбе көнне үзләренең чиркәүләрендә төшке гыйбадәтне кылгач, казна исәбенә укучы гимназистлар төрлесе төрле җиргә таралыштылар.

Класслар, коридорлар, йокы бүлмәләре бушап калды, шунлыктан шау-шуга тонып беткән колакларга тынлык башта бераз сәер тоелды. Коля бер ялгызы калуына чиксез шатланды. Ичмаса, укып утырырга комачауламаслар.

Абыйсы аңа Румовский дәреслеген калдырып киткән иде. Артсыз урындыкны тәрәзә кырына китереп куйды һәм, китабын ачып, урамга күз салды. Көн бүген үзгәреп тора: әле кайчан гына вак яңгыр сибәләгән иде, хәзер менә каурый болытлар арасыннан кояш күренде, дымлы һавада салават күпере хасил булды. Даң-доң чиркәү чаңнарын суктылар.

– Укырга ирек бирмиләр! – дип, ачу белән үзалдына сөйләнде Коля һәм, тәрәзәнең ике катын да ябып, китабына иелде.

«Ике төрле математика китаплары басылып чыга, – дип укыды ул, пышын-пышын килеп. – Кайберләрендә кагыйдәләр бирелеп, исбатлау китерелми, ягъни мисаллар ярдәмендә генә аңлатыла, ә икенчеләрендә, моннан тыш, исбатлаулар һәм төрле очракларны дәлилләү өчен сәбәпләр дә тәкъдим ителә…

Математик тәртип нидән гыйбарәт соң?..» Малай бер минут чамасы уйланып торды.

– Кая, карап карыйк әле!

«Математик фикерләүләрдә хакыйкатьнең нигезе итеп иң гади, иң мәгълүм төшенчәләр алына, ә моның өчен, беренчедән, тәкъдим ителгән әйбер хакында ачык аңлаешлы билгеләмә, ягъни бер исемнән төрле мәгънәләр аңлашылмасын өчен, теге яки бу сүзнең аңлатмасы бирелә. Аннары аксиомалар[11], ягъни һичнинди исбатлаулар таләп итми торган, дөреслеге үзеннән-үзе билгеле булган чынлыклар китерелә… Математиклар шуннан соң кыенрак төшенчәләргә күчәләр, аңлашылмаган һәм исбат ителмәгән бернәрсәне дә нигез итеп алмыйлар. Берничә билгеләмә һәм аксиомаларның эчтәлекләреннән генә килеп чыгуы мөмкин булган раслаулар теоремалар дип атала…»

Коля китапны тәрәзә төбенә ташлады һәм, уйга калып, чәчен кирегә сыпырды.

– Менә шәп әйткән, ичмасам! – диде ул, урындыгыннан кубып. – «Аңлашылмаган һәм исбат ителмәгән бернәрсәне дә нигез итеп алмаска» ди бит! Академик Румовский шулай ди. Ә үзе нәрсә тәкъдим итә икән, укып карыйк әле…

Маңгаена төшкән чәчен алып ташлап, Коля тиз-тиз китапны актарырга кереште:

– Әһә!.. Теоретик геометриянең башлангыч нигезләре…

«Беренче билгеләмә. Геометрик җисем – барлык якларга мәгълүм сузылышы булган нәрсә ул. Җисемнең сузылышы – өслекләрдән, өслекнеке – сызыклардан, ә сызыкныкы нокталардан тора.

Искәрмә. Һәр әйбернең өч үлчәнеше, ягъни биеклеге, киңлеге һәм озынлыгы була, әмма бу үлчәнешләрнең берсен дә һичничек әйбердән аерып алу мөмкин түгел…»

Коля, укудан туктап, кабат уйга калды. Григорий Иванович та нәкъ әнә шулай диде бит. Беренчел итеп әйберне алабыз, диде. Тагын нәрсә бар икән?..

«Геометрик җисемнең билгеләмәсеннән күренгәнчә, аның турында төпле рәвештә фикер йөртергә керешкәнче, нокталар, сызыклар, өслекләрнең яки яссылыкларның үзлекләрен тәгаен аныкларга кирәк, моның өчен иң әүвәл ноктадан башлап, сызыкка күчәргә, сызыктан өслеккә һәм иң соңыннан геометрик җисемнең үзен аныклауга күчәргә тиешле».

Коля әрле-бирле йөренә башлады һәм, фикерләренә мавыгып китеп, үзалдына сөйләнүен дә сизмәде:

– Моңа кадәр аңлап килдем… Һәммәсе аңлашыла иде. Ә менә монысы һич башыма керми. Ни өчен нокта, сызык һәм өслекнең үзлекләрен белмичә дә геометрик җисем турында нигезле фикер йөртүе мөмкин булмасын икән? Григорий Иванович сөйләгәнне бик шәп аңлап бардым бит…

Коля кинәт кенә үзалдына сөйләнүдән туктады: ул тәрәзәдән очып чыгып киткән сабын куыгын һәм ишектән атылып кергән Яковкинны хәтерләде… Ләкин малай ул күңелсез күренештән бик тиз арынды. Кашларын җыерып, яңадан уйга калды:

– Кем хаклы соң? Геометрияне нәрсәдән өйрәнә башларга икән: ноктаданмы, әллә табигатьтәге җисемнәрдәнме?.. Укып карыйк әле. Менә ич!

«Икенче билгеләмә. Нокта – бернинди зурлыгы булмаган билгеле… кайбер галимнәр нокта дип өлешләре булмаган нәрсәгә әйтәләр. Ләкин ни рәвешле билгеләнүенә карамастан, шуны истән чыгармаска кирәк: математикада нокта дип аталган нәрсә, ул әйбернең үзендә булмыйча, безнең уебызда гына туа».


Коля аңлаудан бөтенләй өметен өзде, шулай да кабат-кабат укып карады.


«Өченче билгеләмә. Сызык – калынлыгы да, киңлеге дә булмаган озынлык ул».


Менә аңлап кара син! Ничек була инде ул?.. Ноктаның һичнинди кисәкчекләре булмагач, аны кәгазьгә иң нечкә грифель белән дә тамгалый алмыйсың инде. Алай булгач, аны ничек итеп күз алдына китермәк кирәк?.. Ә сызыкны?.. Башта бит Румовский үзе үк, тәгаен аңлаешлы булмаган нәрсәне нигез итеп алмаска, дигән иде, хәзер нәкъ киресен эшли… Бәлкем, мин генә аңламый торганмындыр…

Коля шунда гына бүлмәнең эссе һәм бөркү икәнен сизде. Тәрәзәне ачып, урамга башын тыгып карады. Яңгыр чылатып киткән урамны кояш киптереп өлгергән. Чаң тавышлары әле һаман ишетелә. Еракта гармонь тарталар, күңелле җырлар җырлыйлар. Ләкин Румовский дәреслеге һич тә тынгылык бирми. Шул турыда Григорий Ивановичтан сорашсам, ничек булыр икән?.. Ой, онытып җибәргәнмен! Сәгать унбердә кояш сәгате янында Аксаков белән очрашасым бар ич минем!

Малай китабын тумбочкага яшерде дә урамга йөгерде.

Ләкин билгеләнгән урында Серёжа юк иде. Коля гимназия бакчасының ышык кына бер эскәмиясенә утырып көтәргә булды. Бераздан башы авыртуы кимүен сизде. Күрәсең, яфракларның үзара әкрен генә сөйләшүләре күңелне тынычландыргандыр. Куе яшеллек арасында берән-сәрән генә саргылт яки кызгылт яфраклар – көз якынлашканны белгертүче беренче билгеләр күренгәли иде.

Воскресенский урамында бәйрәмчә күңел ачып йөриләр. Көр атлар җигелгән зиннәтле фаэтоннарга купшы киемле ханымнар, симез купец хатыннары үзләренең бала-чагалары белән утырган. Аларның ашыгыч эшләре юк, шуңа күрә ашыкмыйлар; кучерлар да атларга тик ара-тирә генә чөңгереп куйгалыйлар.

Коляның йөрәге әрнеп куйды. Әнкәсен искә төшерде… Әнкәсенең гомер эчендә бер затлы күлмәге булмады. Болар шикелле күңел ачып йөрергә аның вакыты да юк. Тизрәк гимназияне бетерәсе иде. Серёжа абзыкае кебек, землемер булып алыр иде. Әнкәсе турында бик-бик кайгыртыр иде. Михнәт күрүдән котылыр иде бичаракай…

– Син нәрсә, көпә-көндез төш күреп утырасың? – дигән таныш тавышка ул уянып киткәндәй булды. Башын күтәреп караса – каршысында күм-күк күзле Серёжа Аксаков басып тора. Серёжа белән бергә аның тәрбиячесе Евсеич – мәһабәт кыяфәтле карт та килгән.

– Йокламыйм, уйга калганмын, – дип, оялчан гына елмайды Коля. – Утырыгыз!

– Уйга калгансың… – дип кабатлады Серёжа аның сүзен. – Кайберәүләр уй-хыялдан көләләр. Ә миңа калса, хыяллану – бик яхшы гадәт.

Коля да җанланып киткән сыман булды. Иптәшенең сүзләре аның күңеленә ятты. Ләкин оялчан холкы аңа сүз куертырга ирек бирмәде. Ул арада Евсеич та үзенең барлыгын сиздерде:

– Серёжа, сез биредә бик озакламагыз, ярыймы?.. Григорий Иванович кая булса да чыгып китмәгәе дим… Мин базарга барып кайтам. Хушыгыз!..

– Григорий Ивановичны син күптән беләсеңме? – дип сорады Коля, Евсеич киткәч.

– Гомер буе беләм кебек… ике ел инде, – дип, бик җанланып сөйләргә кереште Аксаков. – Бәлки, миңа гына шулай озак булып тоеладыр?.. Теге чакны Казанга мине әнием белән әтием китерделәр. Алар гимназиядә Упадышевский Василий Петровичны гына беләләр иде. Мине берәр яхшы тәрбияче карамагында пансионга урнаштырырга дигәч, Василий Петрович безнең физика укытучысы Иван Ипатьевичны тәкъдим итте. Шуннан мин аңарда яшәп калдым.

– Григорий Ивановичта түгелмени? – диде Коля, гаҗәпләнеп.

– Тукта, ашыкма, – диде Серёжа, көлеп. – Запольскийда шактый гомер яшәгәннән соң, берчак ул үзенең ярәшкән кызы янына өйләнергә китеп барды. Шуннан мин вакытлыча Григорий Иванович тәрбиясенә күчтем.

– Вакытлыча гынамы?

– Вакытлыча гына шул. Ә шулай да хәзер ул миңа абыем кебек. Беләсеңме, кем ярдәм итте? Ибраһимов.

– Ибраһимов! – дип кычкырып җибәрде Коля, шатлыгын кая куярга белмичә. – Ул быел да безне укыта. Латиннан түгел хәзер, югары арифметикадан һәм телдән керә. Дәрестә үк шигырь язарга өйрәтә, күнегүләр ясата. Шәп кенә уйлап чыгарган малайлар бар. Ә үзе нинди матур яза! Русларың бер якта торсын!

– Әлбәттә, шулай, – диде Серёжа. – Син беләсеңме икән, аны бит Казанның беренче шагыйре дип атыйлар. Мәскәү университетында укыган чакны ук славян теленең грамматикасын язган. Немецчаны һәм французчаны да шәп белә. Җитмәсә, үзе математик!

– Сиңа ничек ярдәм итте соң ул? – диде Коля, иптәшенең исенә төшереп.

– Әйе бит әле! Үзең беләсең, ул, дәрес биргәндә, һәрвакыт йөренеп тора. Ә мин класста яңа укучы идем. Шуннан бу минем янга килде дә сорау артыннан сорауны яудырырга тотынды. Башта славян грамматикасын сорады, аннан рус теленә күчте: һәр бүлектән сорый бу миннән. Җавап бирә-бирә хәлдән тайдым. Ә ул, башын селкә-селкә, елмаеп йөрүен белә. Кинәт минем кулдан менә шулай эләктерде дә, – Серёжа утырган урыныннан сикереп торды һәм Коляның кулына ябышты, – класс буйлап алып китте. Кая алып барганын да белмим. Ә ул мине беренче өстәл янына алып килде һәм шунда утыртты: «Менә сезнең урыныгыз шунда булырга тиеш!» – ди. Мин утырдым.

– Шәп булган! – дип куйды Коля, сөенеп. – Бик шәп. Ләкин Григорий Ивановичның ни катнашы бар соң монда?

– Нишләп булмасын? Ибраһимов бит Григорий Ивановичның иң якын дусты, әле Мәскәү университетында укыган чакта ук бертуганнар кебек яшәгәннәр. Аларның минем турыда кайгыртулары да уртак булды. Белдеңме инде? Запольский кайткач, киредән аның өенә күчтем, ә Григорий Иванович йөрәгемдә гомерлеккә калды.

Серёжа бераз вакыт дәшми торды һәм күңел түрендә яткан серне әйтергә булды, ахрысы:

– Григорий Ивановичтан күчкән чакта елаган да идем әле, – диде. – И орышты, и орышты үземне Григорий Иванович! «Нәрсә, Иван Ипатьевич кырысрак мөгамәлә кылыр дип куркасызмы?» – ди. Аның өчен түгелен… – Серёжа тотлыгып торган сыман булды. – Аны яраткан кебек, Иван Ипатьевичны үз итә алмаячагыңны ничек әйтәсең? Кайгыдан укуымның да рәте китте, шуның аркасында язын югары класска имтихан тапшыра алмадым.

– Ничек инде ул алай? – диде Коля, кара коелып.

Серёжа авыр көрсенеп куйды.

– Ничек килеп чыккандыр, үзем дә белмим. Укучыларның өчтән берен генә күчерделәр.

Кинәт ул кычкырып көләргә тотынды. Аңа ияреп, Коля да елмайды.

– Ә беләсеңме, кемнәрне күчерделәр? – диде ул, көлүдән туктый алмыйча. – Класста өч ел утырып, буйга укытучыдан узып киткәннәрне. Андый малайларның сыйрагыннан тотып селкесәң, бер хәреф төшми. Кул гына селтәделәр дә күчерделәр. Ә минем… буем җитмәде…

– Ә хәзер сез кайда торасыз? – дип сорады Коля, сүзне икенчегә борып.

Ләкин Серёжага җавап кайтарырга туры килмәде. Урам ягыннан бер иләк виноград күтәреп килүче Евсеич күренде. Ул ерактан ук:

– Кара инде син аларны! Бер сөйләшә башласалар, бөтен дөньяларын онытырлар дип уйлаган идем аны. Ярый әле бире килдем. Корташевский әфәнде янына барасыгызны…

Назад Дальше