Көмеш дага / Серебряная подкова - Тарджеманов Джавад 7 стр.


– Лобачевский, сез төш күреп утырасыз түгелме? Әллә немец теле калып торса да ярар дисезме?

Укытучының эндәшкәнен ишетеп, Коля кинәт сискәнеп куйды, дәреслеге идәнгә төште.

– Мин… юк… мин… – дип сөйләнде ул һәм китабын алырга иелде.

Укытучы тәрәзә вакыйгасын ишеткән иде. Ул, Коляга шелтә ясамыйча, дәресен дәвам итте.

Коля читкә карамаска, укытучыдан күзен алмый утырырга теләде. Ләкин ул күп сүзләрне аңламый иде, шуңа күрә дәрестән бик тиз күңеле кайтты.

Звонок булгач, укытучы немецча саубуллашты һәм, журналны култык астына кыстырып, класстан чыгып китте. Хәзер гимназистларның буш сәгатьләре: ял итәргә, әти-әниләре белән күрешергә мөмкин. Алар һәммәсе дә күрешү бүлмәсенә йөгерделәр.

Зур караңгы залда кеше күп түгел. Улларын күрергә килгән ата-аналар анда-санда гына. Тәртип саклап, бүлмә уртасында әрле-бирле надзиратель йөренә. Хәер, монда тәртип саклыйсы да юк. Ата-аналар әкрен сөйләшәләр. Ә инде кемнең дә булса калын тавыш белән кычкырып сөйләгәне ишетелә икән, надзиратель аның ягына кырын караш ташлаудан узмый. Үзен шундый иркен тоткан кеше берәр түрә булырга тиеш. Димәк, сүз әйтергә, бәйләнергә ярамый.

Коля беркемне дә көтми: әнисе чирләп тора, бүген килә алмаячагын хәбәр иткән иде. Килмәве хәерле дә; Коля барыбер аны бүген үк күрәчәк бит. Бүген үк!.. Ничек килеп чыгар икән…

Коля, тәрәзә янына барып, тышка күз салды. Гимназиянең болын кебек иркен ишегалды койма белән икегә бүленгән. Койманың урта бер җирендә – капка. Ул капка янында – сторож будкасы. Гимназистларга койманың бу ягында, ишегалдының чиста өлешендә уйнарга рөхсәт ителә, теге ягына кирәк булса гына чыгаралар. Анда гимназиянең абзарлары, мунчасы, аннан ары күл, чокыр. Ул чокырдан шәһәргә чыгарга берәр җай булырга тиеш.

Койманың бу ягында берни юк, фәкать шәрә агачлар гына. Тәрәзә янындагы малайның да күңелендә хәзер шундый ук бушлык. Залдагы кешеләр бер-берсе белән сөйләшәләр, серләшәләр, ә аңа әйләнеп тә карамыйлар. Аны барысы ят итәләр, чит күрәләр кебек. Ә ул гимназия дип күпме хыялланган иде. Барысы да юкка гына булган икән! Хәзер монда нәрсә эшләп калсын ул?

– Барыбер качам! – дип куйды малай, онытылып. Үз сүзеннән үзе өркеп китте, як-ягына каранды. Ләкин аңа караучы, аның сүзен ишетүче юк, ул монда берәүгә дә кирәк кеше түгел иде.

– Бүген төнлә, – диде ул, тавышын әкренәйтеп. Гүя мондый фикер аның башына хәзер генә килмәгән, гүя ул качу мөмкинлеген, качып китү юлларын төрле яктан уйлаган иде.

Пальтолар элгән шкаф бикләнә, аның ачкычы дежур надзирательнең тумбочкасында ята. Дежурный йоклап киткәч, Коля, ачкычны алып, шкафны ачачак. Ә гимназиядән ничек чыгарга? Тышкы ишекне кичтән бикләп куялар. Тукта, бая ул повар белән сторожның сөйләшеп торганын ишетте түгелме соң! «Көне буе арып-талып, бераз черем итеп алу теләге белән башыңны мендәргә куясың гына – су ташучы ишек дөбердәтә башлый. Ул суны ташып бетергәнче күпме вакыт үтә, кабат йоклап та китә алмыйсың, ул арада мич ягып җибәрәсе була…» дигән сүзләрне исенә төшерде Коля. «Ишекне ачканнарын көтеп кенә торам да…»

Кинәт кемдер Коляны җиңеннән тартты. Ул сискәнеп куйды һәм Миша Рыбушкинның:

– Нәрсә курыктың? Кабыргаңа инә кадамадым ла, – дигәнен ишетте.

– Болай гына…

– Безгә яңа директор килә, – диде Рыбушкин, пышылдап кына. – Лихачёв дигән кеше… Моңа чаклы училищелар директоры булган. Бик усал түгел дип сөйлиләр.

Ләкин дустының сер итеп әйткән сүзләренә Коляның бер дә исе китмәде. Гимназия, директор… Яңасы килсә ни дә, искесе утырса ни… Коляның берсен дә күрәсе килеп тормый.

– Килсә ни…

– Син бигрәк инде! – дип куйды Миша, дустының салкынлыгына гаҗәпләнеп, һәм яңа хәбәрне сөйләргә бүтәннәр янына йөгерде…

Моңа кадәр бервакытта да кичнең болай озакка сузылганы, төннең бу чаклы ялыктырганы юк иде. Гимназистлар һәммәсе йоклыйлар. Надзиратель камерага кереп тикшереп йөргәндә, Коля тып-тын ятты. Ул надзирательнең үз почмагына кереп китүен дә, сүгенә-сүгенә һәм көчәнә-көчәнә итекләрен салып, пружинасыз диванга ятуын да ишетеп торды. Озак та үтмәде, надзиратель гырлап йоклый башлады. Коля әкрен генә кроватеннан торды да тирә-ягына колак салды. Аннан, яланаяк килеш, салкыннан һәм дулкынланудан дер-дер калтырап, надзиратель бүлмәчегенең ишегенә якынлашты… Бу чаклы шыгырдар икән!.. Әллә кире кайтыргамы? Юк, юк! Ул качарга тиеш!

Менә ул диванга якынлаша, менә тумбочкага кулын суза… йөрәге шашынып тибә. Аның тибүен ишетеп, надзиратель уяныр төсле… Менә ул тумбочканың капкачын ача, өске бүлегенә сузыла. Булды! Ачкыч эләкте.

Нәкъ шул минутта надзиратель, мыгырданып, икенче ягына борылып ятты. Коля кычкырып җибәрә язды, ачкычы чак кына кулыннан төшеп китмичә калды. Малай бүлмәчектән ничек итеп чыкканын да, ничек кроватена барып ятканын да сизмәде. Диван тагын шыгырдады, надзиратель тагын нидер мыгырданды… Хәзер һәр тавыш Коляны салкын тиргә батыра иде. Ләкин бүлмәгә керүче кеше булмады. Надзирательнең яңадан гырлавы ишетелде. Болай булгач, Коля котылачак иде.

Йоклап китүдән куркып, Коля башын мендәргә куймыйча, терсәгенә таянган килеш кенә ятты. Төнге тынлыкта шулчаклы күп тавышлар ишетеләдер дип, ул бервакытта да уйламаган иде: нәрсәдер шыгырдап куя, нидер кыштырдап китә, чыелдаган тавыш ишетелә… Тычканнар шулай сөйләшә, ахры…

Төнге авазларны тыңлап, Коля бик озак ятты. Вестибюльдә сәгать сугуы гына малайны аңына китерде. Бер! Ике! Өч! Дүрт! Вакыт иде инде.

Аягына-өстенә киеп, Коля коридорга чыкты. Хәзер, үч иткән шикелле, итек шыгырдый. Күтәреп чыгасы калган икән… Йөрәге шашып тибә башлады: «Ачкыч белән тотсалар… каракка чыгам түгелме соң мин?!»

Ләкин шул чакны малайның күз алдына Яковкин, Краснов, карцер килде. «Юк, юк, үтерсәләр дә, монда калмыйм!»

Коля калтыраган кулы белән шкаф ишегендәге йозакны ачты. Ишек шыгырдавына кинәт уянып киткән надзирательнең тавышы ишетелде:

– Иван абый, синме ул анда?

Коля баскан урынында катып калды. Бер минутка сузылган тынлык бер сәгать булып тоелды.

– Тычканнар йөри, ахры. Нәрсә калган инде аларга? – Бу сүзләрдән соң надзиратель яңадан йоклап китте.

Коля үзенең пальтосын эзләп тапты. Бүреген кигәндә, маңгаенда салкын тир тамчылары бәреп чыкканны тойды. Шкафны ачык көе калдырды: иртәгә барыбер беләчәкләр. Аннары аяк очларына гына басып барып, коридордан ишегалдына чыга торган урынга, баскыч астына яшеренде.

Хәзер су ташучы килгәнне көтәргә калды. Иң авыры, иң куркынычы үтелгән иде, һәм ул бераз тынычлана төште. Йөрәге тигезрәк тибә башлады.

Ниһаять, тышкы ишекне шакыган тавыш ишетелде. Башта әкрен генә, соңга таба шактый каты дөбердәттеләр. Кухня ишегеннән аякларына иске башмак кигән повар чыгып, тиргәнә-тиргәнә ишек ачты.

– Кадалып та китә белмәдең, кайчан гына йоклыйсыңдыр син, Парфентий? – диде ул, исни-исни, һәм кире кухнясына кереп китте.

Коля моңа каршы әйтелгән «Аякны без юрганга карап сузабыз, шуннан артыгы ярамый» дигән шаярту сүзләрен ишетте. Бу сүзләрне әйтүче егет, күрәсең, йокы дип бик уфтанмый иде.

Коля баскыч астыннан башын чыгарды. Су ташучы егет, авыр чиләкләр күтәреп, кухняга кереп бара. Ишек ачык калган… Тизрәк чыгып чабарга кирәк!

Ишектән чыккач, ул болдырдан сикереп кенә төште. Коймага күз салды. Капка шар ачык, сторож күренми. Коля капкадан чыкканда, будка эченнән сторожның тамак кырганы ишетелде. Күзәтеп тормыйдыр ич?

Тәвәккәл таш ярган, диләр. Коля, уйлап-нитеп тормастан, чокырга таба йөгерде. Анда койма астыннан язгы сулар ерганак ясаган иде. Чокырның төбе караеп күренсә дә, Коляны куркыта алмады: Нижнийда ул моннан тирәнрәк чокырларны да күргән һәм кичкән малай. Куакларга ябыша-ябыша, ул түбән төште. Сөрлегеп, тез капкачын авырттырды; шулай да туктап калмады. Авырткан тезен карап торырга аның вакыты юк иде. Аксый-аксый алга йөгерде.

Чокырның икенче ягына үрмәләп менгәч, ул урамга килеп чыкты. Туктап хәл җыйды. Хәзер аңа йөгерергә ярамый – урам каравылчылары туктатуы ихтимал. Тик аның атлап барырга түземе җитмәде. Аягының авыртуын бөтенләй онытып, алга ыргылды. Куып җитә алсалар, тотсыннар! Ул иректә хәзер! Иректә!

Воскресенский урамына җиткәндә, Коля шактый арыды һәм атлап кына бара башлады. Бераз ял итәргә, сулу алырга кирәк. Тыкрыктан борылуга, ул Черек күлгә килеп чыкты. Монда инде юл таныш иде. Моннан өйгә дә ерак калмый.

Ләкин үз урамнарына якынлашкач, малай адымнарын әкренәйтә төште. «Әни нәрсә әйтер?» – дигән уй килде аның башына.

Ул ике катлы таныш йортның болдырына менеп, ишек белән янәшә тәрәзәгә чиртте. Тагын, тагын чиртте. Ниһаять, тәрәзә пәрдәсе күтәрелде.

– Кем бар? – дип сорады борчулы хатын-кыз тавышы.

– Мин… Коля… – диде малай кыюсыз гына. – Прасковья Александровна улы, – дип өстәде аннары.

– Хәзер ачам, – диде тавыш.

Бераздан ишек ачылып китте.

Йокыдан айнып җитмәгән асрау, гаҗәпләнеп, Коляга карап алды һәм:

– Керегез, – диде. – Әниегез торды, юлга җыена.

Коля икенче катка ташланды. Хәзер инде ул: «Әни аңлармы хәлемне, әллә юкмы?» – дип, үз-үзенә сорау бирми. Әнкәсен күрү теләге бөтен нәрсәдән өстен иде.

Әнисе өстенә-башына киенгән, кыштыр-кыштыр килеп, юл кәрзине янында маташа иде. Ишек ачылып, кемнеңдер килеп кергәнен ишеткәч, ул сынын турайтты һәм бермәлгә өнсез калды. Аннан соң алга атлады, улын чишендерә башлады; салкын бармакларын учына алып җылытты, бит алмаларын уды. Улының җылынганын тойгач, аның башын күкрәгенә кысты һәм ягымлы итеп сорады:

– Нәрсә булды соң, балам?

Коляга шул җитә калды: ул тетрәнеп, үксеп елап җибәрде.

– Качтым!.. Качтым!.. – диде ул, елый-елый. – Түзә алмадым. Китик моннан! Макарьевка алып кит мине!..

Прасковья Александровна, улының башын күтәреп, күзләренә текәлде. Бала күзләрендә коточкыч зур газаплану күргәч, көтелмәгән бер карарга килеп, катгый рәвештә әйтте:

– Алып китәм, балам. Калдырмыйм!

Берничә минуттан алар, икесе дә бераз тынычланып, диванда утыралар иде инде. Коля гимназиядә башыннан кичергән хәлләрне әнисенә сөйләп бирде. Прасковья Александровна бүлдермичә генә тыңлады. Битеннән күз яшьләре тәгәри, ләкин ул аларны сизми иде.

– Колюшка, без болай итик, – диде Прасковья Александровна, улы сөйләп бетергәч. – Боларны миннән башка беркемгә сөйләмә. Хәзер өйдә калып тор. Мин барып Саша белән, Алёшенька белән саубуллашыйм. Директорны да күрермен… Аннары бүген үк Макарьевка кайтып китәрбез. Мин Жарков приказчигын күреп сөйләштем инде.

2

1803 елның март аенда соңгы чана юлы белән Прасковья Александровна Коляны Казанга кабат алып килде: малай гимназиягә яңадан керергә, үзенең тинтәк попугай булмавын күрсәтергә тели иде.

Улын квартирада калдырып, ана шул ук көнне гимназиягә йөгерде. Инспектор Яковкинны күреп, бик озак ялварганнан соң, Коляны яңадан гимназиягә кабул итәргә ризалык бирделәр. Ләкин бу юлы малай үз исәбенә тәрбияләнергә тиеш иде.

Гимназиягә килгәч, аңа күңелендә бертөрле дә нәфрәт уянмавына Коля шаккатты. Киресенчә, әкияттәге кебек матур бина, шау-гөр килеп йөргән иптәшләре сагындырган иде.

Малайның чәчен тагын кыркып ташладылар, мунча керттеләр, форма буенча тегелгән куртка кигезделәр, постау галстук бәйләделәр. Перчатка, кулъяулыклар һәм тарак бирделәр.

Коля бу әйберләргә сөенеп бетә алмады, чөнки алар аны гимназист иптәшләре арасына алып керәчәк иде.

Надзиратель Сергей Александрович Попов малайны баштанаяк күздән кичерде, галстугын рәтләде һәм ягымлы тавыш белән:

– Әнкәгез камерада, абыегыз белән энегез янында булса кирәк, – диде. – Әйдәгез, сезне дә шунда озатып куйыйм, бергә-бергә яшәрсез.

Ләкин йокы бүлмәсендә Лобачевскийлар юк иде. Коля аларны икенче каттан эзләргә булды. Залга керергә надзирательдән рөхсәт сорады.

– Класс ишекләрен генә ачмагыз, анда хәзер дәрес бара, – диде Попов.

Баскычтан менеп барганда, Коля үзенә эндәшкән тавышка артына борылды.

– Туктагыз әле, туктагыз! – диде аңа таба ашыгып килүче сары чәчле, күк күзле малай.

Ул сулуы кабып, көлә-көлә йөгереп менеп килә иде.

– Сезнең аякларыгыз озын шул, һич куып җитә торган түгел, – ди малай. – Мин сезне күрү белән танып алдым. Теге вакытны «Княжевич ватмады тәрәзәне, мин ваттым» дигән малай бит сез… Абыегыз Саша белән бер класста укыйбыз без. Аксаков мин, Сергей, таныш булыйк.

Лобачевский аңа беркадәр вакыт аптырап карап торды. Ләкин тегенең калын иреннәрендә – елмаю, күз карашы ачык иде. Коляның күңелендәге боз эреде.

– Әйдәгез! – диде ул. – Минеке – Коля… Николай, – дип төзәтте ул шунда ук, олырак күренергә тырышып.

– Менә булды. Сезгә бүлмәләрне күрсәтеп йөримме? – диде Серёжа һәм тагын да җанлана төшеп, үз кеше итеп өстәп куйды: – Синең нәрсә күрәсең килә?

Коляга аның сүзләре бик ошады.

– Һәммәсен күрсәт, – диде ул. – Теге вакытны, беренче килгәндә, мин һични күрергә өлгермәдем…

– Син өскә менә идеңме? – диде Аксаков, аның сүзен бүлдереп. – Әйдә, йөгердек. Бүген башым авырта, шуңа күрә класска кермәдем. Бик шәп булды бу! Әйдә тизрәк!

Өскә менгәч, Серёжа үз өендәге кебек аңлатып йөрде.

– Менә бу бүлмәдә квартирмейстер поручик Михайлов яши. Боларында – канцелярия кешеләре… Син, гимназиягә кергәндә, доктор Бенесның өенә барган идеңме? Менә шушы бүлмәдә утыра ул… Монысы больница… Менә монысы – артиллерия һәм фортификация укытучысы яши торган квартира…

– Гимназиядә артиллерия укыталармыни? – диде Коля, гаҗәпләнеп.

– Артиллерия генә түгел, фехтование дә, хәрби белем тактикасын да укыталар. Гимназия бит безне гражданский хезмәткә дә, хәрби хезмәткә дә яраклы итеп чыгарырга тиеш.

– Син боларның барын да каян белеп бетердең? – дип сорады Коля, торган саен ныграк гаҗәпләнеп. Ул инде үзенең яңа иптәшенә зур хөрмәт белән карый башлаган иде.

Серёжа моны сизеп алды һәм хозурланудан аның түгәрәк йөзе җәелеп китте.

– Әйдә шкаф артына! – диде ул һәм Коляны куртка җиңеннән өстерәде. – Анда беркем дә күрмәс. Гимназиянең бөтен тарихын сөйләп бирермен… әгәр теләсәң…

Теләмиме соң Коля! Тын алырга да куркып, ул Аксаков артыннан коридорның аргы башына атлады. Шкаф бик зур, аның күләгәсенә унлап малай сыярлык иде.

– Менә шунда! – диде Серёжа һәм, озак уйлап тормыйча, тузан баскан идәнгә утырды. – Курыкма, утыр, ахырдан чистарынырбыз. Аю өне кебек монда.

– Аю өне кебек! – Лобачевский көлеп куйды. – Син бигрәк инде…

Коля кинәт сүзен бүлде һәм тынып калды. Аның тизрәк дусты сөйләгәнне тыңлыйсы килә иде.

– Бер укытучының әйткәнен ишеттем. Язып алдым хәтта. – Серёжа тезләрен кочаклап, бик җайлап утырды. Ашыкмыйча, тәмләп сөйләргә җыенган иде ул.

– Элек Казанда духовная семинария, духовное училище гына булган. Дин әһелләре чыккан алардан, – дип аңлатты Аксаков. – Дини фәннәр укытканнар. Ә берзаман Мәскәү университеты ректоры Казанда гимназия ачу турында сүз кузгаткан; киләчәктә студент буласы халыкны тиешенчә хәзерли башларга вакыт, дигән ул.

– Гимназия кайчан ачылган соң? – дип сорап куйды Коля.

– Ул кадәресен хәтерләмим, илле ел чамасы элек булса кирәк[8], – диде Серёжа, төгәл белмәвенә гарьләнеп. – Беренче елны барлыгы ундүрт укучы укый. Шулар арасында, – дип өстәде ул, җанланып, – Державин була. Бөек Державин!

Коля моңа шаккатты.

– Геометрия укыганнармы алар?

– Каян килсен аларга геометрия! – Серёжа көлеп куйды. – Мин бая әйткән теге укытучыдан Державинның истәлекләрен сорап алып торган идем. Шунда күчереп язып калдым…

Серёжа бер кесәсенә тыгылды, икенчесенә тыгылды.

– Кая китте соң? Менә ич! Таптым! – Ул кесәсеннән куен дәфтәре тартып чыгарды. – Тыңла! – диде һәм, почмакта караңгы булу сәбәпле, дәфтәрен борын төбенә үк китереп, акрын гына укый башлады: «Барыннан бигрәк, безне укырга, язарга, сөйләргә, азмы-күпме грамматиканы белергә, әдәпле булырга өйрәтергә тырыштылар. Гимназистларны укытучылар язган речьләрне күңелдән ятларга һәм кафедрадан торып сөйләргә мәҗбүр итәләр иде. Сумароков трагедияләре, танцылар һәм фехтование буенча халык алдында экзамен тоттыралар иде. Ул заманда безне тел гыйлеменә – грамматикасыз, санау һәм үлчәүгә – исбатлаусыз, музыкага нотасыз өйрәттеләр. Дин китапларыннан башка нәрсә укытмадылар».

Назад Дальше