– Килдеңме, мелла Баһадиршаһ?
Абдулла, кызарып, күзләрен җиргә төбәде – бу дөньяда аңа әле Габделрахман мулла гына Баһадиршаһ дип эндәшә иде. Әллә шаяртуы, әллә үз итеп дәшүе.
Шәкертнең уңайсызлануын сизеп алган остаз, борылып, агачтан буралган келәткә кереп китте, эчтә ниләрдер шалтырата торгач, кулына әдернә җәя белән бер садак ук һәм кыска саплы сөңге тотып килеп чыкты.
– Йөреп кайтаек бер!
Егет сүзсез ризалашты. Остазының гадәтен күптән белә ул. Яз-җәй дими, көз дими, еш кына сунарга чыга Габделрахман. Быел да кар төшкәнне көтәргә сабырлыгы җитмәгән әнә. Хәер, кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, киек-җәнлек аулауга әллә ни исе китми мулланың, урман-әрәмәләр, болын-кырлар урап, сәйран кылып кайтса, шуңа күңеле була сыман. Әлхасыйль, татарлар исемен бозып, Габдрахман дип йөртә торган бу кеше Абдулланың моңа кадәр белгән муллаларына һич охшамаган. Килеш-килбәте мәһабәт, кием-салымы пөхтә – кала байларыныкына тартым. Мәчеткә барганда башына фәс киеп, аның өстеннән чалма урап йөрсә дә, мәдрәсәдә ул рәвешендә күренми диярлек. Сүзгә үткен, белмәгәне юктыр. Дәрестә еш кына дин сабагыннан дөньяви хәлләргә күчеп китә, шәкертләре гомер ишетмәгән әллә кайдагы ил-җирләр, диңгез-дәрьялар хакында сөйли, әллә кайсы хан заманнарын, борынгы бабаларыбыз яшәгән Болгар илен искә төшерә, Шәрык мәмләкәтләрен вә аларның хакимнәрен телгә ала, бигрәк тә гарәп-фарсы галимнәре һәм шагыйрьләре турында онытылып бәян итә. Шәрык дигәннән, шул җылы якларда яшәүче халаекларның арадашчысы – гарәп һәм фарсы телләрен су урынына эчә, күп кенә хакимнәрнең акыллы сүзләрен үз телләрендә мисал итә, робагыйларын укып күрсәтә. Инде кайтып, дөнья хәлләренә күчсә, саф ана телебездә әллә ниләр сөйләп бетерә. Абдулла малай чагында укыган Карышбаш мулласы Мостафа тыңлап торса, шик юк ки, Габделрахманны дәһри дияр иде. Чыннан да, дин вә шәригать мәсьәләсендә үзен бик иркен тота ул, надан муллаларны, белем дәрьясында сай йөзүче хәлфәләрне мыскыл белән телгә ала хәтта. Аның йорты тирәсендә чуалгач сизенә Абдулла: остазы өендәге хатын-кызларның йөзләрен ир-аттан яшерү-яшермәү хакында да ничектер битараф кебек. Юк, аны хак динебез исламга тел тидерә дип әйтә алмый Абдулла. Киресенчә, дин кануннарын да, шәригать өйрәтүләрен дә бик төгәл белә Габделрахман мулла, аларны җиренә җиткереп үти, шәкертләренә дә тәфсилләп аңлата. Алай да һәр вәгазен:
– Томаналыктан качыгыз, наданнардан читләшегез, телләр өйрәнегез, төрле фәннәр белән шөгыльләнегез, – дип тәмамлый.
Өлкәнрәк шәкертләр сөйләвенә караганда, Габделрахман бик шәп хәттат та икән әле: бик матур һәм дөрес итеп китаплар да күчереп яза икән мулла.
Тайсуган мәдрәсәсе һәм аның дәмулласы хакында барын да белеп, аңлап бетерми әле Абдулла. Шулай да тоя: ничектер башкаларыннан үзгә мәдрәсә бу, ниндидер нуры бар сыман, һәрхәлдә, дөньяны танып белү мөмкинлеге күбрәк, җанга азык мулрак. Әле яңа гына ачылган булуына карамастан, шәкертләрнең әллә кайлардан – Казан, Уфа якларыннан, хәтта Урал аръягыннан килеп укулары юкка түгел, күрәсең.
Җыену озакка сузылмады, шул җиңелчә кулдан кузгалдылар. Абдулла хәтта башындагы киез эшләпәсе белән аягындагы кәвешен алыштырырга, җиләнен салып, бишмәт кияргә дә өлгермәде.
Авылны чыгуга ук куе әрәмәлек башлана. Көз инде аны вәйран иткән: шомыртларның бурлаттай яфракларын, талап, җиргә түшәгән, моңа кадәр ямь-яшел утырган талларны кайнар су белән пешекләгәндәй ләшперәйткән. Алай да җәй әле бөтенләй китмәгән кебек. Әнә ул кипкән сарут, бөтерелгән сары яфраклы әрекмән төпләрендә посып ята сыман. Аяк асты катырган булуга карамастан, мәңге тансык җир исе, иегән үлән исе күңелне алгысыта – ямьле җәйләргә дәшә. Сукмактан эчтәрәк кышка калган кошларның чыкырдашуы җәйне юксыну хисен көчәйтә генә.
Инде шактый юл үттеләр. Ләкин Габделрахман ешлыкка борылмады, иңбашына эленгән җәясен кулына алмады, тирә-якка карана-карана, хозурланып, Зәйгә төшә торган такыр сукмактан атлый бирде. Сөңгесен таяк итеп уң кулына тоткан Абдулла аны ашыктырмады. Икәүләп сунарга беренче чыгулары түгел, шәкерте остазының гадәтен белеп бетерде инде: киек-җәнлек тотарга чын-чынлап ниятләгән булса, болай ук еракка китмәс, әрәмә эченә борылыр иде Габделрахман. Нигә дисәң, кош-корт, киек-җанвар әле моннан биш-алты ел элек кенә килеп утырган авыл халкыннан өркергә өлгермәгән, ындырлар артында ук көтүе-көтүе белән йөриләр, мал-туарга, иген-таруга зыяннары да байтак. Һәрхәлдә, теләге булса, инде, ким дигәндә, ике-өч куян алырга җитешкән булыр иде.
– Безнең Иске авыл да нәкъ шушылай урман-әрәмәләр эчендә утырыр иде, – дип сөйләп китте алдан атлаучы Габделрахман.
Аның инде үзләренең төп нигезләре хакында шәкертенә беренче сөйләве түгел. Әллә оныта, әллә туган ягын сагыну сагышы тышка бәреп чыга, сахрага чыктылармы, Казан өязенең Җөри юлында калган иске авылларын исенә төшерми калмый. Җирләрен тартып алып, урыс алпавытларына бирүләрен сөйли башласа, тәмам үзгәрә, күзләре ялкынланып янып чыга, тавышы көчәя. Бераздан исә аучы ташыганын сизеп ала бугай, сабырлана төшә, шушы Зәй буена күчеп килүләре, олы юлдан читтәрәк, тай суйган җирдә төпләнүләрен тезеп китә.
– Инде җиденче кыш бит, ә күңел һаман утырмый, – ди ул, сыкранып. – Урыны бай, ямьле югыйсә. Хәзергә бик тыныч та. Йөрәккә исә һаман нидер кирәк, һаман Казан ягына тарта. Ярый әле юанычка мәдрәсә бар. Юкса сагыштан саргаерсың, кем мелла Баһадиршаһ!
Абдулла тагын уңайсызланып куйды. Юк, күнегә алмый ул бу кушаматка. Җитмәсә, остазларыннан ишеткәләп, шәкертләрнең дә кайберләре соңгы вакытта аңа «Батыршаһ» дип эндәшкәли башладылар. Каян уйлап чыгарды соң әле Габделрахман хәзрәт әлеге кушаматны? Ә, әйе, быелгы яздан, кечкенә генә Тайсуган авылын гөж китергән вакыйгадан соң, шулай дип атап йөртә башлады аны мулла.
Сәвер йолдызының[1] соңгы көннәре иде. Урыс атнасы көнне сабактан соң Габделрахман аларны – Абдулланы һәм тагын ике шәкертне – урманга алып китте. Урман дип авыз тутырып әйтү генә инде. Авыл кырыендагы юкәлектә иде имамның чолыклыгы. Агачлар әле яфрак ярып бетермәгән, хәтта яткыл җирләрдә урыны-урыны белән кар ята. Юкәлек исә кап-кара, тик бөреләр генә уңган бавырсак булып бүрткән. Алай да бөтен тирә-якта яз исе, чәчәкләр исе, бал исе. Куыш агачларга ясалган чолыкларда кышлаган бал кортлары инде чын-чынлап эшкә керешкән: күке башы чәчәкләренә, ачылып килгән бөреләргә кунып, тамакларын ялгарлык тәмле су эзлиләр, авылның икенче ягындагы әрәмәлектән, тал песиеннән сап-сары «ипи» ташыйлар – кыскасы, мәш киләләр. Тик ярым җиргә иңдереп салынган келәттәге бүкән умарталарда кышлаучылары гына ябылуда яталар икән. Килеп җитүгә, мулла үзе дә җиңнәрен сызганды, тиз арада дүрт-биш дистә умартаны урман аланына чыгарып та тезделәр.
Әмма эшләре хәерсез булып чыкты. Икенче көнне таң белән Габделрахман мәдрәсәгә үзе кереп уятты аларны. Төнен кемдер бөтен умарталарны вәйран иткән икән. Чолыклыкка җитеп, яргалап ташланган берничә умартаны күрүгә үк, бар да ачыкланды. Мондый вәхшилек, һичшиксез, аю эше иде. Әнә аландагы эзләре дә шул хакта сөйләп тора.
– Болай булгач, тынгы бирми инде ул хәерсез, – дип сукранды Габделрахман, яңа борынлап килгән үлән өстендә күч булып үлеп яткан кортларны кушучына алып. – Ничек тә өркетергә кирәк бу явызны. Шуңа йөрәгегез җитәрме, егетләр?
Абдулла дәшмәде. Ике иптәше исә берсен берсе уздырып шаулашырга тотындылар:
– Һәй, аны өркетүе, – дип җилкенде Иштирәк дигәне.
– Утлы күсәк белән куабыз аны, – дип әтәчләнде Юлтимер.
– Алай, – дип куйды мулла, бик үк ышанып җитмәвен яшереп тормыйча. – Шулай да без башта кулдан килгәнен эшлик әле.
Габделрахман, кулына балта-пычкы алып, чолыклык читенә таба китте. Шәкертләре аңа иярделәр. Бераздан инде ул тарафтан балта чапкан, пычкы чыжлаган, гөрселдәп агач ауган тавышлар гына ишетелеп торды. Көн кичкә авышканда, алан чатлы-ботлы агачлардан торган ур белән уратып алынган иде.
Алай да умарталарны саклап кунасы иттеләр. Билгеле инде, бу эш яшьләргә тапшырылды, мулла үзе авылга кайтып китте. Шәкертләр исә, чакма чагып, мәшкәгә ут көйрәттеләр, келәт алдына ук диярлек учак ягып җибәрделәр. Келәттә сыекланып беткән җәя белән дүрт ук бар икән. Шуларны алып, Абдулла читкәрәк китте һәм тиз арада бер көртлек белән боҗыр атып алды. Кошларның бик ябык, начар вакыты иде бу – апрель ае бит. Алай да көлгә күмеп пешерергә ярарлыклар.
Чолыклыкка көек исе таралырга өлгермәде, Габделрахман кабат килеп җитте. Үзе генә дә түгел, унике-унөч яшьләрдә булыр – кызы Тутыя белән. Мулла үзе олы бер төен итеп иске чикмән, торыпша ише нәрсәләр күтәргән, кызның исә ике кулында ике чүлмәк: берсендә – аш, икенчесендә әйрән булса кирәк. Тутыя бала итәкле озын ситсы күлмәктән. Чигүле алъяпкычын бәйләп куйгангамы, биле өзелердәй булып тора. Шуңамы, сыны Зәй буе камышы сыман. Балигъ булып җитмәгәнгәме, башка сәбәп беләнме, кыз пәрәнҗәсез, яулыгын артка чөеп бәйләгән. Аның ахактай ап-ак саф йөзен күргәч, әллә нишләп китте Абдулла. Тутыяның күмер сыман чем-кара күзләре, алар өстендә карлыгач канаты булып торган үтә төзек корым кара кашлары, матур гына песи борыны һәм иреннәре дулкынланып торган җыйнак авызы исертеп җибәргәндәй булды егетне. Мишәр кызлары бит-күз каплап йөрүне өнәмиләр – үз авылларында моңа хәтле дә кызлар күргәне бар иде Абдулланың: тәмам җиткәннәрен, печән өстендәге җиләк сыман тулып пешкәннәрен, күкрәкләре дәрт белән кайнарланып, ымсындырып торганнарын. Алай да мондый ук халәткә калганы, җебеп төшкәне юк иде әле егетнең. Балалыктан чыгарга өлгермәгән шушы чандыр кызга карады да катты. Ярый әле остазы Габделрахман вакытында телгә килде:
– Ник аптырап калдың әле, мелла Абдулла? Кайнар килеш борай боткасы ашап алырга кирәк. Иртәнге якта салкын булса дип, кием-салым, урын-җир алып килдем менә. Тик, йокы белән мавыгып, аю корбаны булмагыз тагын!
Ашыйсы килүе болай да онытылган иде Абдулланың. Келәт почмагында гына Тутыя басып торганда, ашы аш булмады: ботканы ике-өч тапкыр гына капкалады, чүлмәктән әйрән эчте дә торып ук китте, бик хуҗалыклы кыяфәт белән урны урап чыкты.
– Өмет анда түгел инде, егетләр, бар ышаныч сездә, – дип сөйләнде Габделрахман, нигәдер Абдуллага карап. – Ур шул – тавышын ишетү өчен генә инде ул.
Габделрахман белән Тутыя тәмам күз бәйләнгәч кенә киттеләр. Ул арада караңгылык иңде, күзгә төртсәләр дә күренмәслек булды. Җитмәсә, урның теге ягында кемдер дапы-допы йөренгән кебек. Шикләнүләрен бер-беренә сиздермәс өчен, егетләр юри кычкырып сөйләштеләр, учакны өр-яңадан дөрләтеп җибәрделәр дә, янәшәдәге имән төпләренә утырып, утка текәлделәр.
– Әкият сүлә әле, Абдулла, син аның ишегә оста бит, – дип ялынды Иштирәк.
Сүз дә юк, әкиятләрне дә, төрле риваятьләрне дә күп белә Абдулла. Өлкәннәрдән ишеткәннәре дә җитәрлек, китаплардан укыганнары да буа буарлык. Өстәвенә аларны кеше җанына ятарлык итеп сөйли дә белә. Тик әкият сатарга кәефе юк иде аның бүген. Күз алдында һаман да Тутыя сыны. Әнә хәзер дә, калын толымнарын иңенә салып, келәт почмагында тып-тын гына басып тора сыман. Шулай итеп, малай чагы үтте, кызларга күзе төшәр вакыты җитте микәнни соң аның? Төшсә ни булган? Кыз бер дигән, ата-анасы абруйлы, тормышлары җитү. Өйләнеп җибәргәндә дә зыян итмәс иде. Нигә, анлык кына рәте бар атасы Галинең… Тукта, өйләнергә дип килдемени соң ул монда? Хыялы – гыйлем эстәү, телләр-фәннәр белү лә Абдулланың. Юк, гаиләгә батарга ярамый әле аңа. Әнә ич Габделрахман хәзрәт үзе әйтеп тора: «Яшьлегендә голүмле булып кал, Абдулла», – ди. Безнең татарда зур-зур мәдрәсәләр, дарелфөнүннәр[2] юк инде югын, әмма дә ләкин гыйлем җыйган кешегә Әбүгалисина мәгарәләре бар, ди. Аның сөйләвенә караганда, Арча ягында, Ташкичү дигән авылда, атаклы бер мәдрәсә бар, имеш. Кайчандыр үзе шунда гыйлем нигъмәте җыйган Габделрахман. Дәмулласы Габделсәлам ахун дин вә шәригать ягыннан гаять гыйлемле булуы белән бергә гарәп вә фарсы телләрен ана теледәй белә, бик күп фәннәрдән хәбәрдар, шулай ук җырулар чыгара, робагыйлар һәм төрле китаплар яза, ди. Шиксез шуңа барып егыл, гыйлем эстәмәкне дәвам иткел, ди аңа остазы. Мөмкинлегең булса, бүтән мәдрәсәләргә дә бар, илләр гиз, яңа җирләр, халаеклар күр, ди. Гаилә кору исә боларның барына балта чабу белән бер булачак иде.
Нидер дөпелдәгәнгә сискәнеп, башын күтәрде Абдулла. Караса, учакта ут сүнеп бара, бүкәннәрдә утырган егетләрдән җилләр искән, кайнар көлдән арттарак ниткәндер бер кара шәүлә басып тора. «Чыдамаган, тагын килгән», – дип уйлап алды егет остазы турында хөрмәт белән. Тик әлеге карачкы ягыннан шак-шок иткән авазлар ишетелгәч кенә, аның аю икәнен аңышып алды. Кабаланып аягына басты, тик борылып келәткә таба йөгерергә дә, бер тарафта яткан балтаны алырга да өлгермәде – аю аңа ташланды. Абдулла, елан чаккандай өтәләнеп, төп өстенә менеп басты һәм урман хуҗасын йөзе белән каршыларга әзерләнде. Тегесе исә озак көттермәде, ал аякларын җәеп, егеткә таба кузгалды. Менә-менә ботарлап ук ташлаячак. Абдулла исә аюның килеп басканын көтмәде, үзе алга томырылып, бар көченә кизәнде, йодрыгы белән аюның ике күзе арасына сукты. Нидер чыртлагандай булды, ул да түгел, кулында кайнар сыеклык тойды егет. Ләкин ни дә булса уйларга өлгермәде – сул кулбашы оеп китте, аннан, утлы күмергә пешкәндәй, чәнчешеп сызларга тотынды. Бераздан исә бар да эрегәндәй юкка чыкты – Абдулла, чайкала-чайкала, төп өстенә авып төште.
Ул иртәнге салкында остазы Габделрахман тавышына күзләрен ачты.
– Йа Алла, исән икәнсең! – дип шөкрана кылды Габделрахман, аннан малайларча шатланып, очынып сөйләргә тотынды: – Юк, сән Абдулла түгел, мелла кем, сән – Баһадиршаһ! Белдеңме шуны. Машалла, аю кадәр аюны сугып үтергәнсең ләбаса!
Мулла аны ипләп кенә күтәрде, имән төбенә утыртты. Шунда гына күрде Абдулла: учак көле янында ук зур көрән аю ята. Аның бар җире дә исән, тик маңгае гына чәрдәкләнгән иде.
– Машалла, чын-чынлап Баһадиршаһ сән, мелла кем Абдулла, – дип сөйләнүендә булды Габделрахман, егетнең сул кулын чүпрәк белән муенына асып. – Кулыңны хәзер үк Гайшә тәтәйгә күрсәтербез, боерган булса.
Абдулланың ялгызын калдырып, келәткә кереп йоклаган Иштирәк белән Юлтимерне мәдрәсәдән куды Габделрахман. Тик аңа карап бу вакыйга онытылмады. Остазы аны, җае чыккан саен, кешеләргә сөйли, Абдуллага исә «Баһадиршаһ» дип кенә эндәшә, аны улы кебек якын итә, шәкерте белән теләсә нәрсә хакында ачыктан-ачык гәпләшә иде.
…Зәй буена да килеп җиттеләр. Төннәрен шактый гына салкыннар булгаласа да, елгыр елга туңарга өлгермәгән, чит-читләрен генә нәзек нәфис боз каймалаган. Басмадан чыктылар да сөзәк үргә күтәрелә башладылар. Абдулла тәмам аптырады – болай ук еракка киткәннәре юк иде ләбаса. Хәер, остазы сунарга мәдрәсә тулы шәкерттән бер аны гына алып чыга. Сахрада исә иркенлек, авылда агай-эне алдында бик ачылып китмәгән Габделрахман монда еш кына колакка ят көфер сүзләр дә сөйләп куя, хәтта, тфү әстәгъфирулла, ак патшага тел тидерә. Бүген дә бер-бер сүзе бардыр, мөгаен.
Ләкин остазы тәртибе белән ни дә булса сөйләргә ашыкмады. Аннан бер уч, моннан бер уч дигәндәй, әле Казан ягы хәлләрен, әле шушы яңа җирләр әхвәленнән өзек-өзек җөмләләр сипкәләп, һаман атлавында булды. Инде менә ям чаба торган олы юлга да килеп чыктылар. Габделрахман, юл катысына туктап, соңгы елларда тәмам такыраеп, киңәеп киткән трактның әле бер ягына, әле икенче ягына карап, нидер уйланып торды да: