Ачышы каты төен булып бугазына утырды Батыршаның, тәмам нәүмизләнеп, кабат башын куллары өстенә салды – тимер салкыны тумыштан пәке-кайчы күрмәгән шәрә ияген чиркандырды. Шул хәлендә күпме утыргандыр, күңелендә бер якты уй калкып, кәефләнеп киткәндәй булды. Сакчы Гришканың башка солдатлардан курка-өркә генә сөйләгәне хактыр, шаять. Аның өзек-төтек хәбәрләренә караганда, Батырша егет чагыннан ук ишетеп белгән Әби патша үлгән бит, имеш. Аның урынына тәхеткә ир-ат падишаһ утырган, ди. Бәс бу сүзләр хак икән, тәхеттә яңа патша булып чыга. Димәк ки, пайтәхетнең үзендә ыгы-зыгы. Шундый чакта гарызнамәнең укылмый ятуы гаҗәпме булыр?
Өр-яңа ачышы Батыршаны дәртләндереп җибәрде, богауларын шалтыратып, торып ук басты. Шулайдыр, тәхетнең үз тирәсендә дә болгавырдыр. Менә яшь патша аягына басар, ныгып алыр, ил-дәүләт хакында эш-сүз йөртә башлар, ниһаять, Батыршаның гарызнамәсенә дә чират җитәр вә… мәрхәмәтле падишаһның гадел хөкеме аяк-куллардагы богауларны гаип итәр. Йа Раббым, мәрхәмәтеңнән ташлама, шулай булсын, амин! Кем белә, бәлкем, ул хат-үтенеч инде хөкемдарның рәхмәтле кулындадыр. Сарайдагы хәлләрне Батырша гына белмидер…
Тарих битләреннән. Россиядә тәүге милли азатлык хәрәкәтенең идеологы һәм җитәкчесе Батырша-Абдулла Гали улы Мәзгытдин мәмләкәтнең иң чирканыч, әшәке төрмәләреннән берсе булган Шлиссельбург крепостенда утырган бу еллар – ХVIII гасырның алтмышынчы еллары ахыры – җитмешенче елларының башы, чыннан да, империя тәхете тирәсендә гаять болгавыр чор. Патшалар өсләрендәге күлмәкләре сыман алмашынып кына тора – гасырның тулыр-тулмас алты дистә елы эчендә тәхеткә сигез хаким утыра.
Россиянең бәхетсез тәхете өстендә янә болытлар куера, һәм 1762 елның 28 июне төнендә гарасат башлана. Шул төннән Екатерина Икенче дип – тарихка, Әби патша Екатерина-Сания дип төрки халыклар теленә кереп киткән яңа императрица «сөекле» ире Пётр Өченчене кулга алдыра һәм тагын берничә көннән аны бөтенләй юк иттерә – Россия тәхете озак елларга шушы икейөзле, хәйләкәр һәм чибәр хатын кулына күчә.
Тыелгысыз кәеф-сафа, искиткеч сый-хөрмәтләрне дә, азгынлык-фәхешлекләрне дә, төрле низаг-ызгышларны да, үлем-китемнәрне дә күп күргән сарай һәм пайтәхет өстеннән узган төнге зилзилә дәрья уртасындагы утрау-кальганың өч сажин ярым калынлыктагы диварларын үтеп керә алмады. Аның авазы, бу «Алла каргаган урын» га килеп җиткән тәкъдирдә дә, җиде сажин биеклегендәге кирпеч стеналар нигезендә, таш ләхеттә изаланучы Батырша колагына ирешмәс иде. Патшалыкның иң явыз дошманнарына гына дип тәгаенләнгән бу зинданга тап булганнарның җиһан белән исәп-хисаплары өзелә, алар исәннәр исемлегеннән сызып ук ташлана, тере мәеткә санала. Шуны бераз сизенсә дә, хәленең алай ук аяныч икәнен белми әле Батырша: һаман нәрсәгәдер өметләнә, үзен якын итүче сакчы Гришкадан ишеткәләгән хәбәрләргә дә ышанмыйча, гомере буе хыялында Әби патшаның миһербанлылыгына, шәфкатенә ышаныч баглый. Әнә хәзер дә шул ымсынуы белән аягына басты – богау чыңы җир асты патшалыгының кабер тынлыгын чәлпәрәмә китерде.
Ишек катындагы сакчы атылып торды, чыжлатып, кыныннан кылычын тартып чыгарды:
– Йә, гололобый, ят!
Батырша ятагына таба борылды. Башымны түшәмгә бәрмәгәем дип, урталай бөкрәеп, богауларын шалтырата-шалтырата, ике-өч адым ясады. Куллары белән кармалана торгач, шомартылмаган каен такталардан ясалган сәкесен эзләп тапты. Кушкуллап маташа-маташа, өстенә ябына торган торыпшаны таш диварга таба этәрде, чүбек тутырылган мендәрен йомшарткалады, аннан үрмәләп менде дә салам түшәгенә ауды, кулларын баш артына ташлады.
Зиндан тып-тын калды. Гадәти тынлык кына да түгел, ниндидер шөбһәле, чит-ят галәм тынлыгы иде бу. Әйтерсең дөньяда бернинди хәят-тереклек калмаган, тик Батыршаның гөнаһлы җаны гына, үзенә урын тапмый, гаять зур каберстанга әверелгән ил-җир арасында адашып йөри. Алай да бөтенләй үк үлеп-туңып бетмәгән икән әле тормыш. Кайдадыр, таш диварлар артында, чак ишетелерлек булып су чупылдады – Батырша елмайгандай итте, гүя күптән күрмәгән җан дустының тавышын таныды. Дөнья гаме булып ишетелгән әнә шул зәгыйфь тавыш та тансык, бик тансык иде аңа. Шуңа да җил-давыллы көннәрне көтеп ала, диңгез-дәрьяда котырынган дулкыннарның саңгырау авазларын кәефләнеп тыңлый. Гәрчә алар Батыршаның дулкыннардан да астарак, җир куенында җан саклавын искә төшерсәләр дә, су тавышында бәйрәм тантанасы ишетә тоткын.
Бик тә таныш шул аңа әлеге тансык дулкыннар. Менә ул татар җырларыдай моңлы, башкорт далаларыдай иркен Агыйдел ярында, бөдрә таллар арасында, мондагы хозурлыкка һәм хөрлеккә кинәнеп утыра, имеш. Аягы астында гына наян вак дулкыннар чупылдаша, баш очында гына оҗмах кошлары сайрый. Ә су буеннан, йөгерек дулкыннар гел иркәләп-назлап торган дымлы тыгыз комнан, аның Зөлхәбирәсе килә. Һәрвакыттагыча: гәүдәсе, килеш-килбәте – үзенеке, чырае – Тутыяныкы. Ни гаҗәп, хатыны белән ничәмә еллар гомер сөреп, икәүләшеп өч бала үстереп, әнә шул күренештән арына алмады Батырша. Зөлхәбирәсе исенә төштеме, күз алдына Тутыя йөзле таныш сын килеп баса. Яшьлеге юлында тәүге мәхәббәт булып, йөрәгенә сеңеп калган Тутыя атлы шул кыз күптән онытылырга тиеш иде ләбаса. Әйе, һич кенә дә истән чыкмый, гомере буе эзәрлекләп килә аны әлеге илаһи чырай… Хатыны Зөлхәбирә хәтерендә яңардымы, каршында берсеннән-берсе сөйкемле улы Таҗик белән кызы Зөләйха пәйда була. Алардан арттарак яңа туып калган баланың да чыраен шәйли сыман. Бу юлы да шул ук хәл: Зөлхәбирәсе хәтеренә килүгә, әллә каян гына елмаюлы-сөенечле карашларын аталарына төбәгән оланнары калкып чыкты. Бер-беренә тагылган кулларын караңгы түшәмгә таба сузды Батырша, иреннәре арасыннан «Балакайларым, бәгырь кисәкләрем!» дигән өн сыкранып чыкты. Ярый әле улының җиде яшендә дөньядан китүен, ягымлы кызларының, аналары белән бергә, урыс алпавытына сатылуларын белми иде ата кеше. Белсә чыдамас, йөрәге шартлап ярылыр иде, мөгаен.
Дулкыннар чупылдавы кинәт юкка чыкты – ишек төбендәге зиндан «фәрештәсе» хәрәкәткә килде:
– Син, такырбаш, тыныч ят. Колак төбең кычытмаса, мине бимазалама!
Батырша дәшмәде. Иләмсез шыгырдап ишек ачылды – кояш чыккандай булды – мәгарәгә шәм яктысы кереп тулды. Тик бу сөенечле мизгел шунда ук юкка чыкты. Ишек артында сакчының шалтыр-шолтыр йозаклар белән маташуы ишетелде, идән такталары чыелдады, аннан кабат бар да тынды. Сакчыларның, төннәрен үзләре «коридор» дип йөрткән озын аралыкның аргы башында җыелып, ниндидер комарлы уен уйнап мәш килә торган гадәтләре бар. Шунда ашыга иде бугай хәбесханә «фәрештәсе».
Ул, бар дикъкатен туплап, баягыча су чупылдавын ишетергә теләп ятты. Әмма, ни гаҗәп, күңелле мизгел кабатланмады. Каяндыр ерактан кызмача солдатларның ат сыман кешнәп-кешнәп алулары гына ишетелеп куя. Батырша күзләрен йомды, тик бая бер кузгалып алгысыган күңел тынычларга ашыкмады, киресенчә, эчендә ниндидер ашкыну пәйда булып, йөрәген тагын да яскыта иде. Тоткын, бар сабырлыгын җыеп, аңа тыелгысыз ярсуга әйләнеп китәргә ирек бирми, алай да өерелеп-өерелеп килгән уйларыннан котыла алмый интегә. Шул әрсез уйларын йөгәнләргә дип, беравык үзе белән үзе көрәшеп маташкач, күңеленнән генә кулын селтәде, аннан аларны билгеле бер тәртипкә салырга тотынды. Мавыгып ята торгач, дөньясын онытты, уе белән моннан бик еракта калган иркен далаларга кайтып китте.
…Шушы ыгы-зыгылы дөньяда яшәгән кырык алты ел гомере, хәер, зур мәдрәсәгә килгәнче узган унсигез елын санамаса да ярый, бер хыял-омтылыш, бер ният белән узды Батыршаның. Исәбе – ничек кенә булса да ак падишаһ каршына җитү һәм Идел-Урал төбәгендәге кырыкмаса-кырык телдә аңлашып тереклек итүче халаекларның гаять тә авыр хәлләрен бәян итү иде. Шул теләгенә ирешсә, кан еглап гомер сөрүче кешеләрнең моң-зарларын түкми-чәчми әбелхәят бәһасе патшабикәгә җиткерсә, шәфкатьле Әби патша үз колларының аяныч хәлләрен ишетер һәм, шөбһәсез, гаделлек кылычын селтәр – залим генералларны вә түрәләрне китап хөкеменә тартыр дип өметләнде. Иманы кебек үк ныклы, һич үзгәрмәс кыйбласы иде бу Батыршаның. Аныкы гынамы, фикердәшләренең барысы да диярлек шул уй белән яналар иде. Үзенең бөтен гомерен, якты зиһенен, тыелгысыз көч-гайрәтен, тулы бер зур төбәк – Казан, Оренбург вә соңрак барлыкка килгән Уфа губерналары табынган галимлеген һәм абруен шул изге максатына ирешүгә багышлады. Шул уе тормышка ашсын дип, нинди генә юл-әмәлләр эзләмәде дә нинди генә тырышлык куймады: гомере буе ил кыдырып йөрде, абыз-аксакаллар белән киңәште, түрә-наибләр белән тәмсезләнеште, акчасы-малы белән дә, тәмле теле белән дә ерак юлга паспорт әмәлләргә маташты, тагын әллә ниләр майтарды. Нияте башкача берничек тә барып чыкмагач, тирә-юньдәге зиһенле, төпле муллалар, галим-голәмә, ил-җирдә абруйлары булган башка ирләр белән мәслихәтләшеп, халаекларны кансыз түрә-старшиналарга, патшаның йомышлы кешеләренә каршы күтәрергә булдылар. Шулай иткәндә, гавамның сабыр канатлары сынуы, аның көч-куәте патшабикәгә барып ишетелер, ул мәрхәмәтле җан, әлбәттә, боланың сәбәпләре белән кызыксыныр. Инде чын хәлне белеп алгач, тәкате калмаган халаекларны ярлыкар, явыз түрәләрне хөкемгә тартыр – гаделлек тантана итәр, дип уйлаштылар.
Тукта, гомер бакый башыннан китмәгән, бөтен тормыш юлында якты өмет, ихлас ышаныч булып балкыган әлеге изге ният аның күңелендә кайчан вә кайда бөреләнеп, шытып китте соң? Үзе туып үскән Карышбаш мишәрләре арасында андый гөнаһлы уйларга урын юк сыман иде ләбаса. Ул чакта әле мишәрләрдә җир җитәрлек, ясак түләмиләр, башка халыклар күргән җәбер-золымнарны белмиләр иде. Алар даими падишаһның ышанычлы, йомышлы кешеләре булдылар, аңа җан-тән белән хезмәт иттеләр. Алайса, каян килеп керде соң ул тәшвишле уй Батырша башына? Ә, әйе, Зәй буенда Казан татарлары белән аралаша башлагач, шунда гомер ишетмәгән-күрмәгән золмәтнең шаһиты булгач, миенә калка башлады ул вәсвәсәле фикерләр. Яраткан имамы вә мөдәррисе Габделрахман исә шул коткылы уйларына әбелхәят суы сипте.
Ак патшага илтә торган гомер озынлыгы юл шул көннәрдән, нарасыйдай саф, гөнаһсыз шук малайдай елгар Зәй буеннан башланды микәнни соң? Аннан бирле бит инде күпме сулар акты, айлар-еллар үтте, теле-гакылы белән дә, эше-гамәле белән дә тырышты, хаҗга ашкынган диндардай, пайтәхеткә омтылды Батырша. Падишаһка әйтәсе сүзләрен гомере буе барлады, гыйбарәләрен чарлады, шомартты. Вә әй хәсрәт, шәфкатьлеләрнең шәфкатьлесе дип йөрткән падишаһы каршына үз аягы белән килеп егыла алмады. Инде кул-аяклары богаулы хәлдә, зобаниларның көтү-көтү сагы астында пайтәхеткә килеп җиткәч тә, ак падишаһның нурлы йөзен күрү, агулы дуен булып күңеленә утырган зар-моңнарны сөйләп бирү насыйп булмады. Галиҗәнапның вакыты юк дип, кулына каурый каләм тоттырдылар, төргәге белән ак кәгазь, чыра бирделәр, патшага җиткерәсе сүзләреңне тез, диделәр. Ул язды, көннәрен дә, төннәрен дә язды. Айлар буе язды, еллар буе. Тик белмәде: падишаһка барып җитә алдылармы аның йөрәгендәге ялкынга манып язган сүзләре. Юктыр, Батырша кырыкмаса-кырык тапкыр кәгазьгә төшергән золымлыклар, әшәкелекләр, халаекларның сукбай этнекеннән дә кайтыш тормышта тереклек итүләре хакында укыса, мәрхәмәтле патша гына түгел, таш та телгә килер, бар дөньяга оран салыр иде. Әллә соң Батыршаның үзен кабул итәргә, аның белән күзгә-күз сөйләшергә ниятләнәме патшабикә?!
Вә әй хәсрәт, вакыт вә эшләр агышы бер дә алайга охшамаган. Әгәр дә хатлары падишаһка ирешсә, укырга – күзе, җавабына кулы җитмәсме булыр? Үз колының кул-аягына богаулар салдыруына алты ел була бит инде, алты ел! Шул гомер эчендә укыса – укырга, җавап бирәсе килсә – җавап бирергә бик вакыт лабаса.
Батырша, богауларын шалтыратып, кулларын күчерде, аларны кайнар маңгаена куеп, берни уйламый ятарга, йоклап китәргә тырышты. Әмма бер кузгалган уй ташкынын тыеп торырга куәте җитмәде. Өстәвенә әллә каян бик тирәннән бер кара фикер калкып, кабат канын кайнатты. Ирешкәндер, нишләп ирешмәсен, ди, хатлары. Аның гарәп хәрефләре белән сырлаган төркичәсен укый алмагандыр патшабикә, кайтарып тылмачларга биргәндер… Алай дисәң дә… Инде күптән урысчага аударган булырларые. «Падишаһның тылмач-первутчиклары бихисап», – дия торган иде Тәфтиләү морза. Әллә соң патшабикәнең үзенең укыйсы килмиме? Әллә укып та гарызнамәгә бер кәррә игътибар итмәстән чүплеккә атканмы?!
Үтә ямьсез уеннан тәмам кызышып, чәчләре үрә торганын сизде Батырша. Алай булып чыгуы да бар лабаса! Йа Хода, бая гынак башына калыккан вәсвәсә хак микәнни соң? Падишаһы да үзенең наибләре вә түрәләре белән бер чыбыктан сөрелгән микәнни?!
Тоткын ыңгырашып куйды, тешләрен кысты, күзләре утлы күмер булып көйрәде. Башында тагын да шыксызрак, иләмсезрәк, куркынычрак уйлар биешергә тотынды. Тукта! Аны гомере буе эзәрлекләгән Каракош шәүләсе шул – шул үзе микәнни?! Йа Хода! Әле теге чакта, Зәй буенда ук, аның күңеленә ниндидер тәшвиш, коточкыч бәла, яманлык, хәтта һәлакәт көтү хисе кереп урнашкан иде. Гүя коточкыч зур хәшәрәт бер кош, алагаем киң канатлары белән кояшны каплап, көн баешы яклап Батырша өстенә, Идел-Урал буйларында яшәүче халаеклар өстенә очып килә. Ул менә-менә мондагыларны куып җитәчәк тә, сәмруг кошныкыннан да куркынычрак томшыгы белән бәндәләрнең йөрәкләрен чукып алачак, күзләренә кадәр канга батып, аларны ермачлап йотачак. Шул күренеш, шул хис гомере буе эзәрлекләде Батыршаны. Баштарак ул әлеге кошны Яныш сыман хәшәрәт старшиналар гамәлендә күрде, аннан Котлымөхәммәт морза Тәфкилев яндырган авылларның кара күмергә калган урыннарында очраткандай булды, соңрак исә үтә хәйләкәр, икейөзле Неплюев генерал иңнәрендәге алтынланган тасмада, күкрәгенә падишаһ кулы белән тагылган ялтыравыклы бүләктә чалымлады. Вә әй хәсрәт, куштан старшиналарга да, пайтәхеттән ишетелгән һәр «әч» кә «түч» дип торган түрә вә генералларга да сыешып бетмәгән икән ул Каракошның җисеме, бары тик шәүләсе генә булган икән алар гамәлендә. Ә теге ерткыч кош үзе бик еракта булып, исеме падишаһ дип атала мәллә?» Юк-юк, падишаһ кына да түгел, патшалык!
Бәс шулай икән, ул кара көчтән котылмак юк. Дансыз-шансыз салкын үлем көтә аны. Бу өнсез-шыксыз утрау аның падишаһка барыр юлында иң соңгы ям ыстаны түгелме соң? Әлбәттә, шулай. Әлеге ямнан чыгу юк, алда – мае бетеп, сүнеп бара торган шәм сыман, акрынлап бетү генә.
А, юк, тиз генә бирешә торганнардан түгел Баһадиршаһ! Ул әле теге Каракош күкрәгенә килеп кунгач та тарткалашыр, көрәшер, сугышыр. Тик ничек? Бу үлем базыннан качып, билгеле.
Батыршаның бер-беренә тагылган куллары ихтыярсыз аска төштеләр, аягына үрелделәр. Ул, караңгыда кармаланып, богау боҗрасы ышкылудан каешланып, нечкәреп калган чәлтерен капшады, шомарып беткән тимер боҗраны эләктереп алды. Аннан, аягының йөзен бик нык турайтып, боҗраны аска шудыртты. Еллар буе күнектерелгән аяк та, боҗра да җайга килеп тора – тимер кыршау, ансат кына шуып, чыгып ук китте. Батырша елмаеп куйды – аяктагы богаудан бик тиз котылырга була бугай. Сирәк-мирәк кенә йөрергә чыккан көннәрендә шул тарафтан әтәч кычкырганын ишеткәне бар. Димәк ки, богау- лы куллары белән дә йөзеп чыгачак. Тик бу таш ләхеттән ничек котылырга да, шыксыз әҗәл базының җиде сажинлы диварына ничек менәргә? Хәер, зобанилар кулыннан ычкына алса, баскычын табар анысы. Ә нишләп ычкынмаска? Йөрергә чыккач, янәшәсендәге бердәнбер сакчыны богавы белән сугып үтерүе берни түгел. Аулаграк чак икән, диварлар өстенә менү дә кыен булмас. Тик ничек төшәргә теге якка? Су кальга кырыенда ук түгел бугай. Килгәндә үз күзләре белән күрде лә: диварлар төбендә ком-таш өеп ясалган тар утраулар. «Аларга тирән чокырлар казылып, су тутырылган», – ди Гриша. Сикерү мөмкин түгел дигән сүз. Әх, бау булса! Юк, ялгызың гына качу турында уйлыйсы да юк. Бердәнбер өмет Гришкада, мондагы миһербанлы бәндәдә. Ул дилбегәләр табып бирсә…
Батырша тынычлап калгандай булды. Салкын богау боҗрасын кабат аягына кидереп куйды да күзләрен йомды. Ул да түгел, үзенең каядыр төшеп барганын тойды. Миендә исә ашкынулы уй соңгы кат яктырып сүнде: качарга, качарга!
Бераздан инде ул ябылган кысан сасык баздан баһадирларча гырылдау гына ишетелә, ә тышта 1762 елның 28 июнь кояшы чыгып килә иде.
Абдулла
Беренче бүлек
Унтугызын тутырган Абдулланың бөтен Уфа провинциясендә ат алган мәшһүр Тайсуган мәдрәсәсенә икенче кышын укырга дип килгән елы иде. Тәгаене шул: бу якларда тәүге тапкыр Оренбург дигән сүз таралып, Уфага таба олы яу узган 1147 елның, ягъни милади белән 1734 елның кара көзе иде ул. Олы атна көнне җомга намазыннан соң шушы шанлы мәдрәсәне тотучы имам һәм мөдәррис Габделрахман өенә чакыртты аны. «Янә бер-бер эше чыккандыр, – дип уйлады егет, – вә ләкин ниткән мәшәкать чыгар икән соң, җомга лабаса».
Мәдрәсәдә шәкертләр янында затлы җилән, камчат бүрек, болгари күнле читек киеп йөри торган ыспай имамны гади игенче киемендә абзардан чыгып килүен күргәч, тагын да аптырап калды Абдулла, һич кенә дә тик торуны белмәс бу кеше атна көнне дә нидер кузгатып йөри иде бугай. Өстендә бишмәт, башында мескен бүрек, тагын да гаҗәбе – аягында тула оек белән чабата. Тик гадәтенчә сакалы пөхтә итеп, түгәрәкләп кыркылган да, чырае шат, мөлаем. Яраткан шәкертен күргәч, ук тагын да ачылып китте: