Сайланма әсәрләр / Избранное - Гафуров Мажит Нурганиевич 5 стр.


Хәзрәт мәдрәсәгә керү белән, бер шәкерт аның кулындагы озын таягын алып куйды. Икенче шәкерт пимасын салдырып алды. Өченчесе өстендәге толыбын салдырып, чөйгә элеп куйды. Хәзрәт, бик мәһабәт рәвештә, үзенә әзерләнгән мендәрләр өстенә барып утырганнан соң, күзләрен әйләндереп, тирә-ягына күз төшереп чыкты. Шуннан соң гына чалмасын рәтләп, хәлфәләргә сүз кушты. Шуннан соң ике зур шәкерт аның каршысына ике-өч аршын ераклыкта тезләнеп утырдылар да, китапларын идәнгә ачып салып, бисмилла әйткәннән соң, берничә җөмлә укып, хәзрәткә карадылар. Хәзрәт аларның укыган гарәпчә җөмләләренә мәгънә бирә башлады. Хәзрәт дәрес биргәндә, мәдрәсәнең бу ярты өлешендә бөтен шау-шу бетеп, тын булды. Бу бүлмәдә тик зуррак шәкертләр генә калып, башкалары теге якка чыгып, тавыш-тынсыз гына укырга керештеләр. Хәзрәтнең дәресе озакка сузылды. Ул алдындагы китапка сирәк кенә күз төшереп ала да башка сүзләрне болай сөйли иде. Ул дәрес биреп утырганда, хәлфәләр дә сүзгә катнашып, бәхәсләшеп китәләр иде.

Ниһаять, дәрес бетте. Хәзрәт мине чакырып алды. Мин, авыл мәктәбендә укыган китапларымны алып, калтырана төшеп, аның каршысына барып утырдым. Ул минем бу көнгә чаклы нәрсәләр укыганымны сорашканнан соң, иң соңында укып йөргән «Төхфә» белән «Гайнелгыйлем» нең элек укыган урыннарының кайбер җирләрен укытып карарга кереште. Башта мин бик нык каушадым. Күз алдым чуарланды. Телем тотлыккан кебек булды. Аның сораган сөальләренең беразына җавап бирә алсам да, бик күбесенә җавап бирә алмадым. Хәзрәт кенә түгел, хәлфәләрнең дә миңа туп-туры карап утырулары мине бигрәк тә авыр хәлгә калдырды. Шулай бер ярты сәгать азапланганнан соң, хәзрәт:

– Бик яхшы. Бу китапларыңны Фазлетдин хәлфәдән укырсың. Укырга кабилиятең[38] бар төсле күренә. Сиңа сарыф, нәхү (әлбәттә, гарәпчә телнең сарыф-нәхүен әйтә) укырга кирәк. Аның өчен иң элек фарсыча «Як хикаять» укырсың, – диде.

Аның бу сүзләреннән соң мин үземне иркен хис иттем.

Бу урында шуны әйтеп китми булмый. Хәзерге көндә минем сүзләремне укучылар: «Гарәпчәнең сарыф белән нәхүен укыр өчен, нигә соң фарсыча укырга?» – дигән сөальне бирерләр. Аның сәбәбе менә болай: ул вакытта, гарәп сарыфын укытыр өчен, татар телендә китап юк. Мәгәр фарсы телендә (Бохарада язылган) «Шәрхе Габдулла» исемендә бер китап бар икән. Менә шул китап гарәп сүзләрен фарсы теле белән аңлата. Фарсы-таҗик балалары өчен язылган шушы китапны Бохарада укыган татар, башкорт галимнәре үзләре белән безнең бу илгә алып кайтып, үзләренең шәкертләренә шуны укыта башлаганнар. Башта ул кул белән язылып, күчерелеп йөртелсә дә, Казан китапчылары аны бастырып таратырга керешкәннәр. Шулай итеп, «Шәрхе Габдулла» исемендәге сарыф китабы безнең татар, башкортлар арасында таралып киткән. Ул үзе бик авыр. Гарәпчә бер фигыльне (глагол), аның тармакларын укыр өчен, фарсы теле белән язылган 25–30 битләр чамасында нәрсә ятлап алырга кирәк. Моның өчен күпме көч сарыф итәргә, ничаклы зиһен кирәк икәнен әйтеп торасы юк. Шуның өчен мәдрәсәдә йөзләгән шәкерт арасыннан сарыф-нәхү укучылар, аны укырга кабилияте булучылар аз чыга. «Гыйльме сарыф» белән «Нәхү гыйльме» н бик истигъдадлы[39] шәкертләргә генә укыталар икән…

Хәзрәт миңа бүген «Төхфә»дән үзе сабак биреп, «мулла», «гыйлем» кеше булып чыгуымны теләп фатиха бирде. Шушы көннәрдә «Як хикаять» укыта башлаячагын белдерде.

Мин, чиксез зур авырлыкны үткәргән, икенче яктан, бик зур бәхеткә ирешкән бер малай кебек булып, урынымнан торып киттем. Хәзерге сәгатьтән башлап үземне бу мәдрәсәнең шәкертләре җөмләсеннән булган кебек хис итә башладым.

Мәдрәсәдәге тормышның рәвеше түбәндәгечә иде: таң алдыннан, иртә намазыннан элек, шәкертләрнең һичберсе калмыйча урыннарыннан торырга мәҗбүрләр. Салкын су белән тышта, боз өстендә юынып, тәһарәт алып керәсең дә сабак яки кычкырып Коръән укырга керешәсең. Таң яктырып, намаз вакыты җитү белән, иртәнге намазга китәргә кушалар. Казандашларның берсе, гадәттә юашрагы, мәдрәсәгә яңарак килгәне, самавыр кайнатырга кала.

Намаздан чыгып, иртәнге чәйне эчү белән, тагын шул сабакны укырга, белгән булсаң, тыңлатып, яңа дәрес алырга керешәсең. Хәзрәт кергәч, аңламасаң да, аның сабак биргәнен тыңлыйсың. Үз нәүбәтең булса, ашханәгә чыгып, бидрә яки казаннарны өрлеккә тагылган җепләргә асып, аш яки ботка пешерергә керешәсең. Өйлә намазыннан чыгуга, аш ашап, аштан соң теләгән эшеңне эшләргә ихтыярлы буласың. Ләкин тәрбиясез рәвештә уйнарга, шаярырга ярамый…

Икенде җитү белән, тагын да тәһарәт алып, икенде белән ахшам намазына барырга мәҗбүрсең. Ахшамнан чыккач, гозерсез намаздан калганнарны тикшерү, әгәр дә сәбәп күрсәтә алмасаң, йөзтүбән яткырып чыбык белән чаж-чож сугу башлана. Әрнеп-әрнеп кычкыру, елау тавышлары чыга. Бу эшләр бетеп, тикшерүләр тәмам булганнан соң, чәй эчәсең дә, тагын ясигъ намазына барырга мәҗбүр буласың. Кизү булсаң, намазга куып, намазга бармаучыларны «гөнаһ»лылар дәфтәренә язып, казый әфәндегә бирәсең. Ясигъдан соң укуның иң кызу вакыты башлана. Шаулап уку өч-дүрт сәгатьләргәчә дәвам иткәннән соң, күзләр йомыла башлый. Хаталык белән йокымсырап китсәң, яшел чыбыкның арка буйлап килеп төшкәнен яки чикәңә утлар күренгәнче чапканнарын сизми дә каласың да, йокың ачылып китеп, үзең аңламаган нәрсәне тагын да мыгыр-мыгыр укырга керешкән буласың. Хәлдән тайган вакытта гына: «Нәвем базарына – ятарга!» – дип кычкырып, фәрман чыга. Бу тавыш ишетелү белән, йөздән артык шәкерт бердән кузгалып китә. Мәдрәсә эчендә шау-шу куба. Әйберләрен эзләүчеләрнең тавышы белән һичбер нәрсә ишетергә мөмкинлек булмый. Ярты сәгать чамасыннан соң тавышлар басылып, тик кием-фәлән тапмаган яки ятарга урын таба алмаган шәкертләрнең зарлану яки елау тавышлары гына кала. Казый чыгып тәфтиш ясап[40], боларның тавышларын да басканнан соң, утлар сүндерелә. Ут сүндерелгәч, кычкырып бер генә сүз әйтү дә ярамый. Аннан соң эш харап!..

Мәдрәсәдәге хәят һәр көн шулай дәвам итә. Ул һичбер үзгәрми торган бер низам булып әверелгән.

Монда уку-укыту эшләре дә шул тормышка муафикъ[41] куелган. Бер үк яшьтәге балалар төрлесе төрле китап укыйлар. Ике-өч ел укып та язу танымаганнары бик күп. Бер китапны берничә еллар буенча күтәреп йөрүчеләр дә бик күп. Уку «Иман шартлары» ннан башлана, Һәфтияк, Коръән, «Ахры заман»… Шулай китә. Сарыф-нәхү укыганнар сирәк. «Шәрхе мулла» һәм «Мохтасар» укыганнар хәлфә санала башлый. Хисап, җәгърафия кебек фәннәрнең исемнәрен белгән кеше дә юк.

Монда көн саен бер генә китаптан сабак аласың, артык юк. Шул алган сабакны үзең белеп, икенче сабак алганда, хәлфә тыңлата. Белмәсәң, әлбәттә, ачулана. Сабак белмәгән шәкертләрне укыткан хәлфәләр күздән утлар күренгәнче яңаклап та куялар. Аларга каршы, әлбәттә, бер генә сүз дә әйтергә ярамый. Синең елавың аларның ачуларын гына китерергә сәбәп була. Шуның өчен, ничаклы авыр булса да, чыдарга мәҗбүр буласың.

Минем хәзер сабакка төшүем дә, мондагы шәкертләр һәм тәртипләр белән танышып алуым да минем авылга булган мәхәббәтемне сүндерә алмадылар. Мин үзебезнең авылга таба карауны (Үтәш авылыннан безнең авыл күренеп тора), ул якка чыгып китүче кешеләргә кызыгуымны ташлый алмадым.

Бер атнадан соң мине килеп алдылар. Беренче мәртәбә авылга кайту мине читлектән чыккан кош кебек шатландырды. Бу кайтуда мин әнигә һәм башкаларга балалык иркәләнүе белән иркәләндем. Ләкин бер кич кунганнан соң кире мәдрәсәгә китү минем бу шатлыкларымны тагын да бетерде.

Авылга кайтып килгәннең икенче көнендә хәзрәт, тагын мине чакырып, үзенең каршысына утыртты һәм әз генә сүздән соң кулыма бер китап биреп, «Менә бүген фарсы теленә төшәсең» дип, шул китаптан сабак бирде. Бу инде югарыда әйткән «Як хикаять» китабы иде. Бу үзе бер генә табак чамасы булып, көйләп язылган иде. Хәзрәт шул китаптан ярты бит чамасы сабак бирде. Аның һәрбер сүзгә бер мәгънә биреп чыгуыннан мин рәтләп бернәрсә дә төшенә алмадым. Мондагы сүзләрнең уннан берсенең дә мәгънәсе истә калмады. Шуның өстенә бирелгән чаклы сабакны ятларга кушты. «Белмәгән сүзләреңне хәлфәдән сорап алырсың, ул өйрәтер!..» – диде.

Мин, хәзрәт алдыннан киткәч тә, хәзер генә алган сабагымны укырга һәм ятларга керештем. Ләкин 20–30 юл шигырьдән минем хәтеремдә бары 30–40 кына сүзнең мәгъ-нәсе истә калган. Сүзләрнең ничек әйтелүләрен белмим. Бик озак азапланганнан соң, кайбер шигырьләрне ятлап алдым. Хәлфәнең буш вакытын күзәтеп, аның өйрәтүен сорадым. Ул ихлассыз рәвештә бер мәртәбә өйрәтеп чыкты. Бу көнге көнем шуны укып үтте. Төшенүдән, аңлаудан гаҗиз калып, берничә рәт яшерен генә елап алдым. Мәгънәләрен рәтләп белмәсәм дә, шигырьләрне ятлап беттем. Ике көннән соң хәзрәт тагын чакырып, сабакны тыңлатырга кереште. Калтырана-калтырана ятка укып чыксам да, мәгънәләренә килгәндә, көймә комга терәлде. Ләкин хәзрәт ачуланмады. «Яхшылап укырга кирәк, хәлфәң өйрәтсен», – дип, тагын да сабак бирде. Мин «Як хикаять» не бик зур авырлыклар белән бер ай эчендә укып чыктым. Шуннан соң хәзрәт мине сарыфка – «Шәрхе Габдулла» га төшерде.

Минем сарыфка төшүем әтинең башын күккә күтәрде. Минем хәлфә булуым өмиден тагын да якынайта төште. Ләкин әтинең бу шатлыгы озакка бармады: ул, мескен, мин мәдрәсәгә барган көзне авырый башлап, декабрь числоларында түшәккә егылды. Мин аның үләрен уйлый алмый идем. Тик болай гына авырыйдыр кебек булып күренә иде.

Беркөн иртәнге намаз вакытында абзам килеп керде. Абзамның вакытсыз килүен күреп сискәндем, аның хәрәкәтен күреп шикләндем. Ул, мине күргәч тә, әтинең бик авырайганын, үзенең мине алырга килгәнен сөйләде. Мин бер дә көтмәгән вакытта өйгә кайтуымны ишетеп шатлансам да, әтинең бик авыр хәлдә икәнен, ясин чыгып калуларын ишетеп кайгырдым.

Без кайтып кергәндә, өйнең эчен кайгы-хәсрәт каплап өлгергән иде. Мин өйгә керү белән, әни кочаклап алды да елап та җибәрде.

Әти түр сәкедә хәрәкәтсез ята, өстенә ак нәрсә ябылган иде. Нишләргә белми аптырап киттем. Әтинең үлгәнен белеп, күземнән яшьләр тамчылап төшә башлаганын сизми дә калдым.

Әни:

– Әтиең, мәрхүм, сине бик көткән иде, кайтып җитә алмадың! – диде дә тагын еларга кереште.

Миңа әтинең йөзен ачып күрсәттеләр дә, күп үтми, күршегә алып киттеләр. Күршеләр мине иркәләп, төрле сүзләр белән юатып, чәй эчерделәр.

Әтинең җеназасын укырга Хатыйп хәзрәт үзе килде. Төштән соң безнең өйгә бик күп халык җыелды. Өйгә сыймаганнары тышка чыктылар. Әтинең гәүдәсен сәкенең читенәрәк куеп, түргә муллалар менеп утырдылар.

Бу вакытта безнең бер колынлы бия белән бер атыбыз бар иде. Агай-эне һәм картлар атны фидиягә (үлекнең гөнаһларын ярлыкату өчен бирелә торган сәдака) бирергә киңәш иткәннәр икән. Шуның өчен мескен туры атны өйнең ишеге алдына китереп, йөгәненең тезгененә дилбегә бәйләп, ул дилбегәнең очын түрдә утырган мулланың кулына китереп тоттырдылар. Әтинең бер ягына икенче мулла чыгып утырды да:

– Нургани Габделгаффар угылының бер еллык гөнаһлары бәрабәренә шушы фидияне кабул итеп алдыңмы? – дип, дилбегәнең очын әтинең гәүдәсе аша каршыда утырган муллага бирде.

Ул мулла, дилбегәне алып:

– Кабул итеп алдым, һибә кылдым, – дип, кире бу муллага бирде.

Бу мулла тагын югарыдагы сүзне кабатлады.

Шулай итеп, әтинең унбиш яшеннән алып илле яшенә чаклы булган утыз биш[42] еллык гөнаһсы өчен, утыз биш мәртәбә югарыда әйтелгән сүзләрне тәкрарладылар. Өйдәге кешеләр һәммәсе дә туксан тугызар мәртәбә тәсбих әйткәннән соң, Хатыйп хәзрәт:

– Әйткән тәсбихләрегезнең савапларын Нургани Габделгаффар угылының рухына багышладыгызмы? – дип сорады, һәммә халык беравыздан: «Багышладык, хәзрәт, багышладык…» – диделәр. Бу вакытта теге бүлмәдә утырган әни һәм башка хатыннарның елау тавышы ишетелде. Тагын бер мәртәбә дога кылганнан соң, әтинең гәүдәсен күтәреп, өйдән алып чыгып, мәчет янында җеназа намазы укыдылар. Шуннан зиратка алып барып, казылып куелган кабер янына куйдылар.

Бу чакта мин үзем еламыйм, тик шунда абзыйларның калтыраган иреннәренә, кайбер картларның мыш-мыш елауларына, иске каберләрне каплап киткән, сырланып-сырланып торган кар өемнәренә, кар өстеннән башларын чыгарып торган кырлы курайларның җил белән селкенеп ниндидер моңлы тавыш чыгаруларына карап утыра идем. Каберлек өсте чынлап та моңсу иде. Андагы һәрбер нәрсәдә фанилык галәмәте сизелгән, һәрбер әйбер үлем белән сугарылган кебек булып күренә иде.

Әтинең гәүдәсен, күтәреп, тирән кабергә салдылар. Шул вакытта ул миңа хушбуллашкан, саубуллашкан кебек, башын югары күтәргән сымак булып күренде. Озак та үтмәде, төрле яктан ашыгычлык белән туң балчыкларны тупырдатып төшерә башладылар. Унбиш-егерме минут эчендә кабер өстенә кызыл балчык түбә кебек булып өелде. Бу балчыклар миңа якын, җылы, мәхәббәтле булып күренделәр. Боларның һәрбер кисәге кирәкле, һәрбер бөртеге тиешле урынына салынган нәрсә булып күз алдына килделәр.

Күмү эше тәмам булды. Хәзрәт бик моңлы иттереп «Тәбарәк» сүрәсен укыды. Кабернең дүрт почмагына дүрт кеше утырып, тавышсыз гына ясин укыдылар. Аларга берәр тастымал бирелде. Җыелган халыкка акча өләштеләр. Эш тәмам булды. Җыелган халык китәргә җыенды, ләкин мин шунда калырга кирәкле төсле иттереп шаккатып калдым. Әтинең чынлап та күмелеп калуы, аның инде мәңге югалуы искә килеп төште. Ул кызганыч иде. Аның өстендәге балчыклар нәрсәдер әйтергә теләгән кебек булалар иде. Мин шундый уйларны уйлап та бетмәдем, мине күтәреп алып чыгып, чанага утыртып алып кайтып киттеләр.

Без кайтуга өйләр җыештырылган, идәннәр юылган булса да, өй эчендә ямьсезлек, ниндидер моңсулык, гамьле бер тынлык бар иде. Әни безне елап каршы алды. Мине кочагына алып сөйде. Бу вакытта кайда гына карасаң да, безнең тормышның иң зур терәге җимерелгәнлеге күренеп торган кебек сизелә иде.

Әти үлү мөнәсәбәте белән безнең кардәш-ырулар безнең кайгыбызга иштиракъ иттеләр[43]. «Үлек чыккан йортта ашау-эчү ярамый» дигән сүзләрне әйтеп, күршеләр безне кунакка чакырдылар. Ләкин бу көнне кунакка йөрүләрдә шатлык юк, аның урынына кайда барсаң да ниндидер бер рәвешле юксыну бар иде. Шушы кайгы-моң эчендә ике-өч көн торганнан соң, мине тагын да мәдрәсәгә илтеп куйдылар. Анда барып укырга керешсәм дә, минем күңелемнән әтинең үлү кайгысы, ятим булып калуның ямьсез тәэсире тиз генә китмәде. Күңелнең тирән бер җирендә өзелми торган бер төен тора, йөрәкне зәһәрле бернәрсә һаман тырнап торган кебек була иде.

Шуның өстенә минем йөрәкнең йомшарганын сизеп алган кайбер шәкертләр, бигрәк тә хәзрәтнең иркә мәхзүме Мансур дигән малай (соңыннан бу кеше укып мулла булганнан соң, башкорт мөфтие булып торган Мансур Халиков була), минем әтинең үлүен әйтеп: «Әй мескен, әтиең үлгән бит синең!..» – дип, мине үртиләр, күңел ярасы өстенә тоз сибәләр иде. Аларның шул үртәүләре аркасында елап җибәргән чакларым да булды.

Мәдрәсә тормышы, андагы шәкертләрнең буталчык хәятләре һаман беркөе дәвам итеп, мин дә шулар арасында эленеп йөри идем. Атна саен авылга кайтып, бер-ике арыш икмәге, дүрт-биш кадак чамасы тары ярмасы, кул кисәге чаклы туң май, бер-ике кадак ит, алты мыскал чәй алып килеп, шулар белән атна буенча ризыкланып тора идем.

Кышның ахыры якынлашты. Кояш күтәрелә башлады. Матур язның якынлашуы җир өстенә шатлык нурларын сибәргә кереште. Ләкин бу шатлык көннәрен миңа тагын да кайгы белән каршы алырга туры килде: мин бу атна кайтуымда, әнинең авырый башлаганын күреп килдем. Икенче атна кайтуымда ул түшәктә ята иде инде. Әнинең авыруы миңа тагын да күңелсезлек китерде. Мин тагын куркуга төштем. Әтинең үлүе күз алдыннан китеп җитмәс борын, аның хәсрәте белән яраланган күңелнең яралары төзәлмәс борын, әнинең авыруы, аның хәлдән таеп түшәккә егылуы мине бик нык борчый башлады. Үксез-ятим булып калудан куркырга керештем.

Назад Дальше