Дүртенче атна кайтуымда, әни бөтенләй хәлсезләнгән, сөйләшкәндә дә бик көч-хәл белән сөйләшә һәм бик еш ютәлли иде.
Март башы җитте. Шул вакытның гадәте буенча, мәдрәсәдәге укучылар берәм-берәм тарала, өйләренә кайта башладылар. Бер яктан, аларның таралуы, икенче яктан, әнинең бөтенләй өмидсез бер хәлгә төшүе мине дә өйгә кайтырга мәҗбүр итте.
Мин кайтып, берәр атна да тормадым, әни бөтенләй торып утыра алмаслык бер хәлгә килде. Ул хәзер сирәк-сирәк кенә сөйләшә, кайвакытта моңлы күзләрен тутырып безгә карап ята да, кулы белән ишарә кылып, безне чакырып ала, күкрәгенә кысып сөя иде. Мин аның алдында күземнең яшен тыеп тота алсам да, яныннан китү белән, аулак урында елап җибәрә идем.
Көннәрнең матурлануы барган саен артты. Кояшның нуры барган саен көчәя барды. Өйнең түбәсеннән тамчылар тамып, карлар җепши башлады. Ишегалдында уйнаулар кызыклы күренеп, өй эчендә күңелсезлек хис ителә башлады. Көн матур, язгы кояш күтәрелеп, аның нурлары ап-ак карларга төшеп, күзләрне камаштырып тора иде.
Без, берничә малай, ук атышып уйныйбыз. Иң элек еракта бер карачкы куеп, һәрберебез шул карачкыга төзәп атабыз. Кемнең угы кардан өелеп ясалган бу карачкыга тими үтсә, ул кеше отылган исәпләнә. Шуннан барыбыз берьюлы укларыбызны һавага атабыз. Алар, бөтерелеп-бөтерелеп, һавага менеп китәләр дә, күздән яшеренер вакытка капыл гына әйләнеп, җиргә төшеп, карга кадалалар. Укларын теге карачкыга тигезгән яки якын төшергән малайлар теге карачкыдан угы ерак төшкән малайның угына башаклы (ук башына куелган очлы, үткер тимер) ук белән аталар. Оста ата торган малайлар теге укны өзеп тә чыгаралар. Туры ата белмичә, угыңны икенче малайлардан аттыру һәм сындырып чыгарту бик зур гарьлек исәпләнә. Менә без шулай бик күңелле итеп ук атышып уйнаганда, абзый, чыгып: «Мәҗит, өйгә кер әле!» – диде. Аның бу сүзләрне әйтүендә – мәгънә, күзләрендә төшенкелек бар иде. Аның сүзен ишетү белән, мин җәя һәм укларымны алдым да, бик ашыгып, шунда ук өйгә йөгердем. Зур абзый ишарә белән генә әниемнең янына килергә кушты. Мин аяк очы белән генә аның янына бардым. Әни, башы белән ишарә кылып, янына чакырып алды. Кулын чак-чак кузгатып, кулымны тотып, күземә туп-туры карады да нәрсәдер әйтте (нәрсә әйткәне хәтеремдә ачык калмаган). Шуннан соң моңлы күзе белән бераз карап торды. Тагын нәрсәдер әйтергә теләгән сыман булып авызын ачса да, сүзләр тәртипсезләнделәр, өзек-өзек булып, аңлашылмый башладылар.
Мин аның яныннан китеп, бер як читкә барып утырдым. Күп тә үтми, әни, күзләрен бездән алып, тынын бик еш ала башлады. Өйдә безнең үзебездән башка берничә күрше хатыннары бар иде. Әнинең бу хәлен күргәч, аларның төсләре үзгәрде. Абзый көйләп ясин укырга кереште.
Әни тагын безгә карарга теләгән кебек булса да, карый алмады. Аның күзләрендә үзгәреш, хәрәкәтсезлек сизелә башлады. Кемдер шунда: «Кулларын турылап салырга кирәк», – диде. Кемдер шунда әкрен генә иман кәлимәләрен укырга кереште. Абзый ясин укуын шәбәйтә төште. Кемдер шунда: «Бәхил бул», – ди башлады. Шул вакытта әни, тагын да карарга тырышкан кебек, күзләрен безгә борырга теләсә дә булдыра алмады, йөзен бик нык чыткан кебек булды. Шуның артыннан ук елмайган кебек булды. Тагын борынгы хәленә кайтып, күзләрен тәмам бер ноктага терәде. Күп тә үтмәде, ияген бер-ике рәт какты да бөтенләй хәрәкәтсез калды.
«Әни үлде!» – диделәр. Пыш-пыш елау тавышлары чыкты. Абзый Һәфтиякне читкә алып куйды. «Күзләрен йомдырырга кирәк», – диделәр. Кулларын рәтләп салып, күзләрен йомдырдылар да, өстенә ап-ак тастымал ябып, күкрәге өстенә тимер кисәге салып куйдылар. Әни үлгәч тә, бите саргылт булып китте. Аның йөзенә хәсрәт сызыклары сызылган кебек булды. Шул вакытта мин артка борылдым да икенче бүлмәгә чыгып елый да башладым…
Бүген кич безнең өйгә кулларына тәсбихләр тоткан берничә карчык белән берничә күрше хатыннары килгәннәр иде. Болар, төрле сүзләр сөйләп, абзыйның китап укыганын тыңлап утырдылар. Өйдә кеше күп булганга һәм китап сүзләре сөйләнгәнгә күрә, артык күңелсезлек хис ителмәгән кебек булды. Аларның кыямәт хәлләрен, андагы куркыныч эшләрне, иман белән үлгән кешеләрнең оҗмах нигъмәтләре эчендә рәхәт яшәүләрен үзләре күреп кайткан кебек сөйләүләре әнинең шулай үләргә тиеш икәнен күз алдына китерде. Гүяки хәзерге сәгатьтә әни аларның сүзләрен тыңлап яткан кебек сизелде. Мин, аларның сүзләрен тыңлап утыра торгач, бер почмакта йоклап киткәнмен.
Бүген иртән бик иртә уяттылар. Йокыдан уянуга, әнинең сәке буенча сузылып яткан гәүдәсенә күз төшеп, күңел әллә нишләп китте. Бүген өйдә самавыр да кайнатылмаган иде. Әни үзе эшли алмаган көннән бирле безнең өй эшләрен эшләп йөрүче Гыйльмекәй исемле тол хатын шунда эшләп йөри иде.
Мин йокыдан тору белән, энем Әхсән белән икәвебезне күршеләр чакырып алдылар. Анда безне нык хөрмәтләп, майлы коймак белән чәй эчерделәр.
Без кайтуга, тармакларын төрле якка җәеп торган җеназа агачы хәзерләнеп, өй тирәсендә тавыш-тынсыз гына йөриләр иде.
Безнең актык бияне фидиягә бирү турында сөйләшәләр, ләкин кайбер кешеләр: «Дүрт җан бер атсыз ничек каласыз?» – дип, бирмәскә димлиләр иде.
Өйләдән соң муллалар килделәр. Халык күп җыелды. Фидия бирелмәгәч, озак көтү булмады. Өйгә кереп, тәһлил әйтеп дога кылдылар да, әнинең гәүдәсен күтәреп, җеназа агачына чыгарып салдылар. Авыл читенә чыккач, язгы кояш нурлары белән ачылган чирәм җиргә туктатып җеназа намазы укыганнан соң, зиратлыкка карап юнәлделәр. Энем Әхсән белән мине, ләхет өстенә каплый торган кабык һәм агачлар салган чанага утыртып, әнинең артыннан алып баралар иде. Әнинең өстенә япкан кызыл чаршауның салынып төшкән читләре җил белән селкенәләр, минем күзгә җан кергән нәрсә кебек күренәләр иде. Чаршауның өсте дә селкенеп-селкенеп куйганга күрә, мин: «Әллә әни терелдеме икән?» – дип уйлап куйдым. Шулай бара торгач, әнине зират капкасыннан эчкә алып кереп киттеләр.
Март уртасы җитүгә карамастан, зиратлык өстендә кар күп иде әле. Кояшка каршы яклары эрегән каберлекләрнең кызыл балчыклары, кабер казыган вакытта чыгарылган зур-зур кар кисәкләре әле дә булса күз алдымда торалар. Чөнки боларның һәрберсе үлем җырларын җырлаган кебек булып исемдә калган. Моннан өч ай ярым элек әтине ничек дәфен итсәләр[44], әни дә шулай дәфен ителде. Ләкин бу югалту минем өчен бигрәк тә зур югалту булды. Мин үземнең соңгы таянычымнан да аерылган кебек хис иттем. Шул минутта әнинең мәхәббәтле карашыннан, аның җылы күкрәгендә сакланган теләкләреннән бөтенләйгә аерылуымны искә төшердем. Без өйгә кайтуга әти дә, әни дә юк иде инде. Мин дә, энем дә бөтенләй ятим идек. Анда безне аларның хәят сөреп киткән җылы урыннары салкынайган кебек каршы алдылар. Мин, өйдә бер генә дә ямь таба алмыйча, кире борылып чыктым да азбар башындагы печән янына утырып елап җибәрдем. Күршеләр безне чакырып, тагын да кунак итсәләр дә, болай кунак булуыбыз хәсрәтнең башлангычы кебек күңелсез бернәрсә булып күренде…
Әни вафат булып дүрт-биш көн үтү белән, безнең тормышта үзгәреш сизелә дә башлады. Безнең өйдә хатын-кыз затыннан бер кеше дә булмаганга күрә, әйберләр тырым-тырагай ята башладылар. Идән карайды. Мич тирәсе чүп-чар белән тулды. Шушы хәлдән чыгар өчендер инде, кешеләр Нурислам абзыйга теге безгә килеп эшләп йөри торган Гыйльмекәй дигән хатынны алырга димләделәр, һәм шул дүрт көн эчендә туй булып, ул безнең өйгә килен булып та төште. Ул безгә килү белән, бездә борынгы тормыш икенче төрлегә әйләнде. Энем белән мин чәйгә чакырылмый башладык. Чакырылсак та, ашъяулыктан читтәрәк утырырга, чәйнең калдыгын эчәргә, әпәйне чамалап кына ашарга мәҗбүр ителдек. Чәй янында озаграк утырып, күбрәк ашый башласак, җиңгәй безгә ачу белән карый башлый иде. Шуның өчен өйдә ямь беткән кебек сизелде. Кайтып керәсе килми башлады. Берәр атна чамасыннан соң бик күптән озатылган Фатыйма исемле апам килеп, бер көн кунак булу белән, аз-маз гына мирас малын бүлү хакында сүз чыгарды. Ул ике-өч көн торып, кайбер нәрсәләрне – әти төсе, кайбер әйберне әни төсе дип алып кайтып китте. Ике абзый арасында да сүзгә килүләр була башлады. «Бу өй – синең, бу өй – минем, келәт – фәләннең, ат – миңа…» дигән сүзләр чыкты. Ниһаять, авылның мулласы белән бер-ике карт килеп, вак-төяк нәрсәләрне бүлеп, һәрберебезгә исемләп киттеләр.
Абзыйлар, кыш буенча авыру карап, ике хәсрәтне бердән күреп вакыт үткәрү сәбәпле рәтле кәсеп итә алмаганга, ике атның берсе әтинең фидиясенә бирелгәнгә, шуның өстенә электән саклык ашлык-фәлән дә булмаганга күрә, безнең тормышның матди ягы да күзгә күренерлек рәвештә түбән китте.
Кар эреп, җир ачылып, бозлар китү белән, бәләкәй абзый каядыр эшкә чыгып китте. Мин, энем белән икәү зур абзый белән җиңги кулында калдык.
Без борынгы җәйләрне шатланып каршы ала идек. Мин язның матур көннәрен, үзебезнең күрше малайлары белән бергә, авыл янындагы чирәмнәр уртасында җыелып калган кар сулары тирәсендә уйнап, аннан ары китеп, «Әче асты» дигән әрәмәлек буенда язның беренче чәчәкләреннән булган кәҗә сакалы, кәккүк башы кебек чәчәкләрне җыеп, кузгалак, юа кебек үләннәрне эзләп, кош оялары карап, аларның берсен – беребезгә, берсен беребезгә билгеләп үткәрә торган идек. Авылның үзебезнең яктагы кырлары, андагы агачларның һәрберсе безгә таныш иде. Без чирәм өсләрендә көн саен уйный, ул агачларның күләгәләрендә һәр көн утыра идек. Ул агачларда кычкыра торган кәккүкләр, ул таллар арасында сайрый торган сандугачлар безне шатландыралар иде. Алар безгә үзләшеп беткән кебек якын һәм дус тоелалар иде.
Җәй якынлаша төшкәч, кыр һәм болыннар яшел хәтфә кебек үләннәр белән түшәлеп беткәч, без тагын да еракка – Җилем буйларына, андагы «Иштуган тамагы» дигән җиргә балык тотарга, кармак салырга бара идек. Анда шомырт чәчәкләренең астында уйнап йөри, шундагы балыкчы куышында хәл җыеп ята, балыкчының улы белән балыкларны пешерә, шулай итеп, көн узганын белми дә кала идек. Көн буе югалып йөргән өчен әти дә, әни дә орыша торган булсалар да, аларның бу орышлары зәһәрле, йөрәк әрнетә торган әсәр калдырмый торган иде.
Сабан вакытында ат башында йөреп тырма тырматулар башта күңелсез кебек тоелса да, бара торгач, аның үзендә аерым бер ләззәт, рәхәтлек сизелә башлый иде.
Мин печән вакытында, чүмәлә тарттырып кибән куйганда, атның камыт бавына тагылган озын арканны сөйрәтеп чабарга бик ярата идем. Малайлар белән чабышып, сөйрәлгән арканнарга атларны бастырып арканны өздерүләр булса да, моның өчен зурлар тарафыннан сүзләр ишетсәк тә, бу кызыкны ташлый алмый торган идек.
Әз генә форсат чыгу белән җиләк җыярга китүләр, агач арасына кереп, карлыган, шомырт җыюлар бигрәк күңелле иде.
Урак вакыты, урак уруларда безнең өчен матурлык юк иде. Ул инде яз һәм җәй башы уеннарына чик биргәнгә күрә, безгә күңелсезрәк күренә иде. Шулай да санап, тарап куйган кебек йомшак ашлыкларны жит-жит иттереп, мул-мул тавышлар чыгарып уруда күңеллелек сизелә торган иде.
Умарта кортлары бала аера башлагач, авылдан бер-ике чакрым җирдә булган умарта бакчасына барып көн үткәрү, күчләрне җыюда, агач башларына сарган күчләрне тубалга тутырышуда әтигә ярдәм итүләр тагын да күңелле иде. Андагы кабыктан ясалган куыш, аның тирәсендәге коры умарталар, читлек, күзлек, тубал кебек нәрсәләргә без ияләшеп беткән идек. Без анда көннең ничаклы тиз үткәнен сизми дә кала идек.
Көзнең үзенә башка матурлыгы бар иде. Бакча җимешләре өлгереп, безне үзенә тарта, без булган акчаны базар көненә саклап, ул нәрсәләрне алып кайтуны зур бәхеттән саный идек. Көз көннәренең иң кызыклы уеннарыннан булган чәкән-шар сугу бик күңелле була иде. Очып килгән шарның башка килеп тиюе, тәгәрәп килгән шарның аякка тиеп яңгыратуы да безне куркытмый иде.
Су өсте боз белән капланган көннәрдә, битләрне кытыклап торган җиңелчә салкыннарда көзге кебек ялтырап торган боз өстендә уйнаулар бигрәк тә күңелле була торган иде.
Бу яз мине шатлык белән каршы алмады. Мин дә, энем дә каты куллы җиңги кулында идек. Абзый күп вакытта өйдә тормаганга күрә, өйдә торса да, һәрбер эштә җиңги сүзен дөресләгәнгә, без җиңгинең зәһәрле күз карашы астында изелергә, аның ишарәсеннән башка һичбер нәрсә эшләмәскә мәҗбүр идек. Без, элекке кебек, теләгән чакта уйный алмый, иптәшләрнең уйнауларын читтән генә карап тора башладык. Форсат тапканда уенга катышып китсәк тә, шунда ук «Кайтыгыз, башбаштакланып йөрмәгез!» дигән тавышны ишетә һәм шунда ук кайта идек.
Бара торгач, мин карышу юлын тота башладым. Моның җәзасы буларак кайвакытта икмәксез, ашсыз калсам да, абзыйдан – каты сүзләр, җиңгидән «Ятим бозау асрасаң, авызың-борының май булыр, ятим бала асрасаң, авызың-борының… булыр» дигән сүзне ишетсәм дә, мин инде алай бала гына түгел, мин үсеп килгән, яхшы укып йөргән бер шәкерт… аның сүзләренә әһәмият бирмәскә тели башладым.
Энемнең хәле миннән дә начаррак булса да, мин аны бик кызгансам да, бернәрсә дә эшләп булмый иде.
Язгы сабан кергәч, абзый, барыбер тик йөрисең, дип, мине үзебезнең авылның Кәлимулла дигән бер крәстиянгә сабанга бирде. Ул заманда хәзерге кебек җыйнак тимер сабаннарның исеме дә юк, һәркем, зур һәм авыр булганга, агач сабанга дүрт ат җигеп, җирне шуның белән сөрәләр иде. Мин ат башында йөрергә һәм шул атларны карарга тиеш идем.
Сабанны арбага салып, бер атны җигеп, калганнарын җитәкләп, Кәлимулла агай белән кырга киттек. Анда баргач, дүрт атны җигеп, мин төпкә җигелгән бер атка менеп, алдагы атларның дилбегәләрен тотып, сабан сөрергә керештек. Бердән, сабанның көйсез булуы, икенчедән, дүрт атның икәвесенең яшь булып, сабанга өйрәнмәгән булулары безнең эшне чиксез авырлатты. Атлар төрлесе төрле якка тарталар. Сабан җиргә керми, читкә тайпылып чыга. Шуның ачуыннан Кәлимулла агай карлау белән атларның кирәкләрен бирә, миңа карлау белән җибәрә. Авызга алмаслык сүзләр белән сүгенә. Тик икенче көнне генә эшләр рәтләнеп китте. Мин бер чирек дисәтинә тары өчен унбиш көн эшләп, сабан беткәч, тагын үзебезгә кайттым.
Бердән, өйдә икмәк ягы бик такыр булганга, икенчедән, әз генә тик торсаң да «эшләп ашагыз» дигән сүзне ишетергә туры килгәнгә, энемне ияртеп, тал кабыгы суярга йөри башладым. Иртә үк китеп, көн буе тал суеп, кояш түбәнәйгәч кенә, суйган кабыкларыбызны алып кайта, тал җыючы рус баена потын сигезәр тиенгә бирә идек. Унбиш-егерме тиен акча алып, шуның биш-алты тиененә күмәч алып, калган акчаны абзыйга, ул булмаса, җиңгигә тапшыра идек. Бу эш бер ай чамасы дәвам итте. Чытыр арасында йөри торгач, безнең ыштан-күлмәкләр дә тузып бетте.
Чит җиргә эшкә киткән абзый кайткач кына, бераз иркен тын алдык. Ул миңа да, энемә дә яңа түбәтәй һәм күлмәклек алып кайткан иде. Шушы ике яңа кием шатлыгыннан безнең бәйрәм дә күңелле үтте. Ул өйдә булгач, безнең өстәге гадәттән тыш авыр булган нәзарәт[45] тә бераз йомшый төште. Ул өйдә булганда, уйнарга да вакыт табылды. Ләкин бу шатлык тагын да озакка сузылмады, бу абзый бу ел көзгә солдатка каралачак булганга күрә, солдатка китеп калсам-нитсәм, акча кирәк булыр, дип, шуның өчен акча җыюны лязим[46] күреп, ун-унбиш көннән соң тагын да эшкә китте. Без тагын борынгыча ага-җиңгәй кулында калдык.
Мин хәзер тизрәк көз җитүен тели, көз җиткәч тә, уку сылтавы белән мәдрәсәгә таюны өмид итә идем. Анда миңа ирек, якты тормыш ялтырап күренгән кебек була, анда миңа әллә нинди бәхет кочагын җәеп каршы алырга торган кебек күренә иде. Ирексез тормышлы җәйдән салкын кыш артык сизелә иде.
Ләкин әле көз түгел, печән өсте яңа керде. Эш кызды. Энемне ат башында йөрергә, мине печән җыярга чакыручылар күбәйде. Шулай итеп, без кадерләнеп киттек. Ул һәр көн ике-өч тиен акча белән бер-ике йомырка алып кайта. Мин һәр көн унбиш тиен акчаны сугып кына торам. Агай һәм җиңгәй белән үзебезгә печән эшләүдән тыш, печән беткәнче, биш сум акча эшләдем. Әлбәттә, аның яртысын абзый алды. Калганын җыеп куйдым. Акча өстенә печән өстендә энемнең дә, үземнең дә тамак бик тук булды. Ашау турысында җиңгәйгә ялыныч калмады. Әлбәттә, эш бик җиңел түгел. «Ашаганда колагың селкенеп торсын, эшләгәндә кулың кулга тимәсен, алкый-салкый йөрергә ярамый!..» – бик ныклап эшләтәләр. Эш авыр булса да, матур тугайда эшләү күңелле…