Пьесалар / Пьесы - Миннуллин Туфан Абдуллович 12 стр.



Теләчев. Офицер хәзрәтләре!..


Офицер аны ишетми, кылыч белән селтәнүен дәвам итә.


Офицер хәзрәтләре!..

Офицер (селтәнүен дәвам итеп, Теләчевкә карый). Ни әйтергә телисез, мулла?

Теләчев. Ярамый болай, килешми. Мин сезгә әйттем, бу авылда фетнәчеләр юк. Гаепсез халыкны нигә кыерсытасыз?

Офицер. Кара халыкның бер мәкале бар, мулла: «Чүлмәк сатучы малайны чүлмәкне ватудан элек кыйнарга кирәк, чүлмәк ватылгач, кыйнауда ни мәгънә».

Теләчев. Зинһар, туктатыгыз. Кыйналган кеше үзенең ни өчен кыйналуын белергә тиеш.

Офицер. Сез аларга аңлатырсыз.

Теләчев. Сәбәпсезгә кыйналган кеше явызлана, усаллана.

Офицер. Читкәрәк китегез, мулла. Кылычка якын тормагыз. Тимер сузыла, беләсездер.

Теләчев (читкәрәк китеп). Йа Хода! Нинди дөнья бу, нинди дөнья?! Нигә бу чаклы кансыз бу адәм балалары?! Шушы киң җиһанга нигә сыешмыйлар? Кыямәт көне җиткәнне дә көтмичә, җир өстендә мәхшәр ясыйлар.


Атлар чапкан, кычкырган тавышларны ишетеп туктап кала. Офицер да кылычын селтәүдән туктый, солдатлар кулында камчылар күтәрелгән килеш кала. Тавышлар якыная. Ут сүнә. Ут янганда, сәхнәдә Теләчевтән башка беркем юк. Ул әүвәлге хәлендә басып тора.


Бәхтияр керә.

Бәхтияр (Теләчевне күреп). Әссәламегаләйкем, мулла.

Теләчев. Ә?

Бәхтияр. Әссәламегаләйкем, дим.

Теләчев. Кит!.. Кит!..

Бәхтияр. Онытып өлгердеңме? Мин бу, Канкай углы Бәхтияр! Кунак ит – килдем.

Теләчев. Монда сиңа хәтле дә кунаклар булды. Барысы да синең аркада.

Бәхтияр. Ничек минем аркада?

Теләчев. Исемең тирә-якка таралган, үзеңнең башкисәр булуың җитмәгән, кара халыкны котыртасың. Синең аркада халык кыйнала.

Бәхтияр. Ә син нигә кыйнатасың? Үз мәхәлләңнең халкы, яклар идең.

Теләчев. Кит, явыз! Кит, башкисәр!

Бәхтияр. Син алай йөрәкләнмә, Әбүбәкер мулла. Мин явыз да, башкисәр дә түгелмен. Без олуг импиратыр әгъзам падишаһ Питыр Фидрувич хәзрәтләренә хезмәт кылучы палкавай старшина Бәхтияр Канкай булабыз. Ышанмасаң, Питыр Фидрувич хәзрәтләренең үз кулыннан бирелгән указын күрә аласың. Анда язылган, палкавай старшина Бәхтияр Канкай диелгән, олуг импиратыр хәзрәтләренә баш салган төрле җенесле халайыкларны алып бергә йөрергә, диелгән.

Теләчев. Халык кемгә баш салырга белми. Бер илдә ике падишаһ, кайсына баш салсын.

Бәхтияр. Белә. Халыкның үз патшасы бар. Ул – олуг импиратыр Питыр Фидрувич хәзрәтләре. Халык телендә аның исеме генә.

Теләчев. Без әлегә Әби патша Екатерина хәзрәтләрен падишаһ дип беләбез.

Бәхтияр. Әби патша – сатлык патша. Ул боярларга сатылган. Питыр Фидрувич – яхшы патша. Ул кара халыкны яклый. Хәер, син бит кара халык түгел, син аларны агартучы. Кара халыкны җиргә салып суктырганда, син сөенеп торгансың.

Теләчев. Яла ягасың, нахак сөйлисең. Аллаһы Тәгалә, мәхәллә халкы шаһит…

Бәхтияр. Ишеттем: гаебең юк. Гаебең булса, мин синең белән сөйләшеп тормас идем. Сезнең йөзбашыгыз гаепле булгач, башсыз килеш агач ботагында эленеп тора.

Теләчев. Сөйләп торма, кансызлыгың дан алган.

Бәхтияр. Кансызларга кансыз булачакмын. Импиратыр Питыр Фидрувич хәзрәтләренең әмерен җиренә җиткерү юлында кем дә кем каршылык кыла – аямаячакмын. Минем атаемны кызганмадылар, таладылар, җиреннән кудылар. Мин ул талаучының утарын яндырдым. Качтым, нужа чиктем, бәгырем катты, төннәрен юлбасарлыкта йөрдем. Инде көн килде. Үзебезнең падишабыз исән калган. Ул безгә җир-су бирә, түләүләрдән коткара.

Теләчев. Кан тәме сеңгән җир, кан төсе иңгән су!.. Йа Хода, балаларыбыз канына җыйган ризыклары белән, эчкән сулары белән кеше каны керә. Алардан ни мәрхәмәт көтмәк кирәк.

Бәхтияр. Син белгәнне мин дә беләм, Әбүбәкер Теләч углы. Кылыч булган җирдә кан түгелә. Ләкин ул кан изге эш өчен түгелә. Сиңа да сүзем шул: изгелек кыласың килсә, миңа кушыл.

Теләчев. Йа Хода!..

Бәхтияр. Мин беләм, синең күңелең мәгърифәт юлында. Кулларың кылыч түгел, әфтияк тотарга өйрәнгәннәр. Мин синең кулыңа кылыч бирмәм. Миңа синең гыйлемең кирәк. Писарем булырсың. Минем командада илле дистә кеше. Илле дистә бик кечкенә сан. Халыкны күбрәк җыйнау өчен аларга хәбәр салу кирәк. Син хәбәр язарсың. Халык хәбәр көтә. Импиратыр Питыр Фидрувич хәзрәтләренә рапорт язу эше дә синдә булыр. Татарлардан падишаһка килгән рапорт надан кул белән язылса, ояты безгә булыр. Муллалыгыңны куеп торырсың. Әгъзәм падишаһыбыз үз тәхетенә кире кайткач, ул сиңа мәхәлләнең яхшысын бирер, мәдрәсәңне ачарга акчаны да кызганмас.

Теләчев. Йа Алла, ни сөйләвең…

Бәхтияр. Төрле халыклар безгә үзе теләп килә. Син дә үзең теләп риза булсаң, мең шөкер. Риза булмасаң, рәнҗемә. Баш салмаганнарны баш салдырганда төрле хәлләр була.

Теләчев. Гөнаһлы бәндә, гөнаһларың болай да күп, гөнаһ җыйма…

Бәхтияр. Мин бәндә түгел – кеше. Минем гөнаһларымны да син санама, җавабын үзем бирермен. Син ризамы, шуны әйт. Мин ике сөйләмим, Әбүбәкер мулла.


Ашыгып, Василий керә.


Василий. Полковник! Бер отряд килеп чыкты. Башлыклары сине эзли.

Бәхтияр. Монда алып кил. (Василий чыгып киткәч.)

Таныдыңмы үзен? Син тиенеңне кызганган теләнче. Мине эзләп табып, аягыма егылды. Сугышканда берүзе ун кешегә тора.


Абдулла Мостаев керә.


Мостаев. Миңа палковой старшина Бәхтияр Канкай углы кирәк.

Бәхтияр. Без булабыз.

Мостаев (Бәхтиярны танып). Юлаучы?! Мосафир! Менә Ходаның рәхмәте! (Күрешергә кулын суза.)

Бәхтияр (күрешкәч). Кичерә күр, туган, сине таный алмыйм.

Мостаев. Абдулла мин, Мостай углы. Хәтереңдәме? Урманда… Лашманчылар… Син безнең янга туктадың. Шәрифҗанның балтасын алдың.

Бәхтияр. Урман хәтеремдә, ләкин синең йөзне хәтерләмим, кичер. Йә? Бу якларга ничек килеп чыктың?

Мостаев. «Яңа патша» дигән сүз дөрес булды бит. Без дә яуга чыктык. Баштарак Мамадыш янында пулкувник Мәсәгут Гумәров командасында йөрдем. Ул җиңелгәч, качып котылдым. Лашманчыларны җыйдым да бу якларга юл тоттым. Патшабыз Питыр Фидрувич хәзрәтләре Урал ягында, диделәр.

Бәхтияр. Отрядыңда ничә кеше?

Мостаев. Ике йөздән артык. Әгәр мәслихәт күрсәгез, сиңа кушылыр идек. Синең отрядыңның даны еракта йөри.

Бәхтияр. Ишетәсеңме, Әбүбәкер Теләч углы?!

Бишенче күренеш

1774 елның язы. Бәхтияр отрядының лагере. Төн. Бәхтияр белән Теләчев керәләр. Аларга каршы Василий килә. Үтеп китә.


Бәхтияр. Бәчели! (Василий туктагач.) Биргән сәламеңне ишетмәдем.

Василий. Кичер, полковник, күрмәдем. Үземне үзем сүгеп бара идем.

Бәхтияр. Ни өчен?

Василий. Әлеге дә баягы үзең беләсең. Анасының җиде бабасын… Шушы башың белән кулыңны сузып теләнеп йөр, имеш, ә?

Бәхтияр. Үтте бит ул чакларың, хәзер теләнмисең.

Василий. Юк, үтмәде, өч ел теләнгәнемнең үчен алып бетермәдем әле. Питербургка җитеп, Катьканың бугазын чәйнисем бар.

Бәхтияр. Син сактамы, Бәчели?

Василий. Сакта. Мин сакта вакытта шикләнмә, полковник. Килеп карасыннар Катька караклары, аналарының җиде бабаларының әбиләрен… ат итеп җигәрмен… (Китә.)

Әбүбәкер. Йа Хода! Җанвар бит бу.

Бәхтияр. Җанвар, Әбүбәкер. Бүре! Сарык чакларын искә төшереп, сүгенеп йөри.

Әбүбәкер. Бүре… Бүреләргә каршы бүреләр. Адәм балалары кайда? (Җыр ишетеп туктап кала.)


Агачка сөялгән Ертык чикмәнле сугышчы җырлый.

Бәхтияр белән Теләчев җырлаучы янына киләләр.

Бәхтияр. Җырың кайсы телдә, җирдәш?

Ертык чикмән. Үзебезнең телебездә, полковник.

Бәхтияр. Телең кайсы халыкныкы?

Ертык чикмән. Чуваш булабыз, полковник.

Бәхтияр. Җырыңның мәгънәсе ни?

Ертык чикмән. Урман турында. Давыл килсә, кара урман шаулый, ирек даулап, кара халык шаулый.

Бәхтияр. Кешеләр кайда дигән идең, Әбүбәкер. Күрдеңме? Моңнары, телләре бар. Төрле халыкларның телләре төрле, уйлары бер… Кара урман шаулый…

Дус-иш кирәк, Әбүбәкер. Авылыңнан алып киткәнемә айдан ашты. Карышмыйча хезмәтеңне кылдың. Карадың, күрдең. Күңелеңне ачар чак җитте. Китәргәме, калыргамы ниятең? Китәм дисәң – тотмыйм. Әйт сүзеңне.

Теләчев. Сүзем шул: син кыю кеше, Бәхтияр. Анысы яхшы. Әмма шунысы яман: син аяусыз, усал.

Бәхтияр. Бөтен кеше синең кебек юаш булса, яхшы булыр иде дә, усаллар күп. Усалларга усал мин.

Теләчев. Кеше аяусыз булырга тиеш түгел. Кеше мәрхәмәтле булырга тиеш. Сиңа гозерем шул: мин яныңда булганда, усаллык кылма. Бүре булма. Күңелемнең катылануын теләмим.

Бәхтияр. Бу сүзләрең белән ни әйтергә уйладың? Минем белән калырга теләвеңне белдердеңме?

Теләчев. Хәерле булсын… Син ниндидер указ язарга дигән идең.

Бәхтияр (Теләчев каршына тезләнеп). Әбүбәкер! Димәк, син каласың?! Үзең теләп? Бу яхшылыгыңны мәңге онытмам. Син мине аңладың. Сүз бирәм, вәгъдә, синең күңелеңне рәнҗетмәм. (Тиз генә сикереп торып.) Ә указ мондый булачак. Әби патша каракларыннан арынган җирләрдәге сотникларга, старшиналарга! Үз хәлләре турында, шунда яшәүче халыкларның хәле турында безгә рапурт язып торсыннар. Әгәр дә мәгәр халыкны кысу хакында яман хәбәр ишетсәк, бездән дә, падишаһымыздан да мәрхәмәт булмаячак.


Атлар чапкан тавыш ишетелә. Бер сугышчы керә.


Сугышчы. Пулкувник агай, гулувный атаман Белобарудов килә.


Ул арада Белобородов үзе дә керә. Бәхтияр аңа каршы бара.


Белобородов. Пикетларың оста куелган, полковник. Хәтта мин үзем сокландым. (Теләчевкә күрсәтеп.) Бу кем?

Бәхтияр. Яңа писер. Теләч углы Әбүбәкер.

Белобородов (Теләчевкә). Бөек государьга турылыклы хезмәт итүегезне телим. (Бәхтиярга.) Мин ашыгам, Бәхтияр. Сине күреп китәр өчен юлымнан борылдым, командам юлын дәвам итә.

Бәхтияр. Юлыгыз кая?

Белобородов. Бөек государь Магнитныйда. Ул үзенә кушылырга боера.

Бәхтияр. Бөек падишаһны күрү бәхетенә ирешер көннәр килеп җиттемени, атаман?

Белобородов. Миңа шулай, сиңа иртәрәк. Минем уйлавымча, государьның юлы Казан өязе аркылы Мәскәүгә. Сиңа күбрәк гаскәр җыйнарга кирәк. Мин уйлыйм, әгәр государь Казанга юл алса, сиңа да гаскәрең белән Казан өязенә чыгу өчен әмер булыр. Бу якларда бригадир Салават Юлаев белән Канзафар Усаев кала. Ишеттеңме, Канзафар Усаев та бөек государьның боерыгы белән бригадир чины алды. Исән бул, Бәхтияр, озакламый күрешергә язсын.

Бәхтияр. Юлларың уң булсын, атаман. (Белобородов чыгып киткәч.) Ишеттеңме, Әбүбәкер. Бөек падишаһыбыз Казанга юл тота. Без дә Казан өязенә юл алабыз. Казанны күрәсе көннәребез бар, Казаннан – Мәскәү якын.


Ут сүнә.

Алтынчы күренеш

Ханбикнең өе. Чылбыр белән богауланган Нурсолтан. Ишек ачыла, анда Мортаза күренә.


Мортаза. Нурсолтан… (Нурсолтан эндәшмәгәч, өй эченә үтә.) Нурсолтан… Син мине ачуланма, Нурсолтан. Минем бер мыскал да гаебем юк. Мин дә синең хөкемеңдә, йортым-җирем, яклардай кешем юк. Син үзең дә гаепле, Бигеш өенә кайтмаска иде, Дүрттүбәдә качып ятарга иде.

Нурсолтан. Яңа патшаның әтрәтләре бу якка килеп чыккач, Ханбик авылдан качкан, диделәр. Шуны ишеткәч кайттым.

Мортаза. Качкан иде шул. Отряд башлыгы Мухай Сәгыйтов эзләде, таба алмады. Отряд җиңелгәч, яңадан кайтты Ханбик. Бөтен ачуын миннән алды. Камчы белән суктырды.

Нурсолтан. Икебезнең дә язмышыбыз кара. Син дә мәхлук, мин дә мескен. Нишлим, Ходай хатын-кыз итеп яраткан. Ир затыннан булсам, синең кебек мәхлук булмас идем.

Мортаза. Нишләр идең, Нурсолтан? Бигеш абый да ир кеше, ул да бернишли алмый.

Нурсолтан. Алмый шул, бернишли алмый. Каһәр суккан язмыш.

Мортаза. Ул хәтле кайгырмыйк әле, Нурсолтан. Хәбәрләр йөри. «Питыр Фидрувич дигән патша җиңелгән» дигән сүз ялган, ди. Ул тагын яуга күтәрелгән. Әгерҗе, Тирсә якларына Бәхтияр атлы кеше килеп чыккан, падишаһның пулкувнигы, ди, янында зур гаскәре, ди.

Нурсолтан. Кем дидең?

Мортаза. Бәхтияр дигән кеше, ди, байларны кыра, ди.

Нурсолтан. Чын микән, дөрес микән, Мортаза?!

Мортаза. Дөрестер. Сизеп торам, Ханбик тагын качып китәргә җыена. Тарантасны майлап куярга кушып, ашыгып чыгып китте.

Нурсолтан. Еракка китте микән?

Мортаза. Белмим. Нигә алай сорадың, Нурсолтан?

Нурсолтан. Атларны җик, Мортаза. Ханбик кайтып өлгергәнче… Аңлыйсыңмы? Мине чылбырдан ычкындыр. Әгерҗе ерак түгел. Ишетәсеңме, Мортаза?! Әгерҗе ерак түгел! Син егет кеше бит, Мортаза!


Ашыгып, Ханбик керә.


Ханбик (Мортазага). Син, йолкыш, монда нишлисең?

Мортаза (Нурсолтанга ымлап). Аны саклыйм.

Ханбик. Бар, тиз атларны җик.

Мортаза. Кая барабыз?

Ханбик. Кушканны эшлә.


Мортаза чыгып киткәч, Нурсолтан янына килә, Нурсолтан читкә поса.


Ханбик. Кара-кара күзләрен, оятсыз. Нигә качмыйсың, ә, нигә качмыйсың? Җир тишегеннән эзләп табармын. Шунда бәйләнгән килеш, коры сөяккә калдырырмын, оятсыз. Гомердә булмаганны кыланып мине адәм рисваена калдыруың өчен җелегеңне корытырмын. (Чылбырдан тартып, Нурсолтанны үзенә таба китерә.)

Нурсолтан (кычкырып). Бәхти-я-әр!..

Ханбик. Ни дисең?.. Кем дидең?.. Кем ул Бәхтияр? Сиңа аны кем әйтте? Әйт, юлбасар турында кемнән ишеттең?! (Тиз генә ишеккә бара, ишекне ачып кычкыра.) Мортаза!


Мортаза керә.


Син сөйләдеңме?

Мортаза. Нәрсәне, Ханбик агай?

Ханбик. Бәхтияр дигән исемне беләсеңме?

Мортаза. Кем дидең, Ханбик агай?

Ханбик. Бәхтияр.

Мортаза. Бәхтияр, Бәхтияр… Белмим, Ханбик агай.

Ханбик. Җиктеңме атларны?

Мортаза. Юк әле.

Ханбик. Тиз бул! (Мортаза чыгып киткәч.) Син, оятсыз, әле богаулы килеш әллә ниләр ишетеп… Күрсәтермен мин сиңа «Бәхтияр».


Чылбырны сәке йөзлегеннән суырып алып, Нурсолтанны ишеккә таба сөйри. Шулчак тышта атлар чапкан тавыш, шау-шу, Мортазаның кычкырганы ишетелә. Ханбик тәрәзәгә ташлана. Анда кемнедер танып алып, сәкедән шуып төшә, сәке астына үрмәли. Ишектән Бәхтияр, Мортаза керәләр.


Мортаза. Мин сине танып алдым, агай, мин сине шунда ук танып алдым. Минем гаебем юк.

Бәхтияр (читкә поскан Нурсолтан янына килеп карап тора). Нурсолтанмы?


Нурсолтан эндәшми.


Син ич бу, Нурсолтан. Таныйсыңмы мине? Нигә дәшмисең? (Мортазага.) Аңа ни булган?

Мортаза. Белмим, агай, Ханбик…

Бәхтияр. Кайда Ханбик?

Мортаза. Белмим, агай. Монда калган иде. Чыкканы күренмәде. (Эзләнә. Сәке астындагы Ханбикне күреп читкә сикерә.) Ул анда.

Бәхтияр (сәке астына карап). Ханбик, чык!


Ханбик сәке астыннан чыккач.


Әссәламегаләйкем, Ханбик. Язмыш безне тагын кавыштырды. Таныйсыңмы? (Мортазага.) Син монда тор. Әгәр дә мәгәр… Ботыңнан асып куярмын. (Телсез калган Ханбикне сөйрәп чыгып китә.)

Мортаза. Әллә танымадыңмы, Нурсолтан? Хәтерлисеңме, исеңдәме?


Нурсолтан бер сүз эндәшми. Тәрәзә янына бара, урамга карый. Ханбикнең ачы итеп кычкырганы ишетелә. Нурсолтан тагын өй почмагына сыена. Бәхтияр керә.


Мортаза. Агай, мине үзеңә ал.

Бәхтияр (Мортазага игътибар итмичә, Нурсолтан янына бара). Курыкма, Нурсолтан. Ханбик юк. Таныдыңмы инде мине? (Куеныннан Нурсолтан бүләк иткән мәрҗәнне чыгарып.) Бу – синең бүләгең, Нурсолтан, нигә син дәшмисең? Курыкма, син иректә. Мин – импиратыр Питыр Фидрувичның пулкувнигы. Кара халыкны талаучыларга каршы яу чыктым.

Нурсолтан. Кулларымны ычкындыр.

Бәхтияр. (Нурсолтанның кулларыннан чылбырны алып). Ханбик ничек эзләп тапты?

Нурсолтан. Фәрештәләр хәбәр иттеме сиңа? Мең рәхмәтләр сиңа, изге кеше.


Ут сүнә.

Җиденче күренеш

Ханбикнең өе. Сәке өстендә – Бәхтияр Канкаев, Әбүбәкер Теләчев, Абдулла Мостаев.


Бәхтияр. Бер урында озак торып симерәбез түгелме, җәмәгать?

Мостаев. Гаскәр җыябыз, Бәхтияр. Бу – зур эш, падишаһымызга олуг армия кирәк.

Бәхтияр. Син, Абдулла, һәрчак миңа каршы сөйләргә яратасың. Падишаһымызның миңа атап язган указын мин дә укыдым, олуг армия җыю турындагы фикерне әйтеп падишаһка үзем рапорт язганымны онытмадым. Мин ул хакта әйтмим. Җыелган армия ни дә булса эшләргә тиеш. Әгәр армия эшсез торса, ул бозыла. Падишаһка кеше саны кирәкми, сугыша белә торган гаскәр кирәк. Сугышырга кеше сугышып кына өйрәнә. (Теләчевкә.) Тагын күпме кеше килде?

Теләчев (кәгазьгә карап укый). Пашкино авылыннан 2 кеше, Иванайдан 6 кеше, Мишәбаштан 5, Шумбут аракы заводыннан 15, Катмыштан 11, Кече Шөннән…

Назад Дальше