Бәхтияр. Син миңа җәмгысын әйт.
Теләчев. Җәмгысы буладыр 380 кеше.
Бәхтияр. Аз.
Теләчев. Пудпулкувник Рахманкулдан хәбәр килеп җитмәде.
Бәхтияр. Рахманкулга әйтеп яз, хәбәрен җибәреп торсын, аның кайда, нишләп йөргәнен без белергә тиеш. Сиңа, Абдулла, кечкенә команда алып, Кама аръягына кичәргә кирәк булыр. Үзеңә отрядны шунда җыйнап, кичүләрне күзәтчелеккә алырсың. Падишамызның Казанга бара торган юлын ворлар отряды бүлмәсен.
Мостаев. Бүген үк китәргәме?
Бәхтияр. Бүген үк түгел, хәзер үк.
Мостаев. Баш өсте. (Урыныннан тора.)
Бәхтияр. Отрядыңда тәртип булырга тиеш, онытма.
Мостаев. Син мине рәнҗетәсең, Бәхтияр. Мин дә бит пудпулкувник чинын йөртәм.
Бәхтияр. Син – пудпулкувник. Мин – өлкән пудпулкувник… Йә, чиннар бүлешмик. Үпкәләмә. Уртак эштә үпкәләү булмаска тиеш. Кисәтүнең зыяны тимәс. Үзең белән иң ышанычлы кешеләреңне ал. Сау бул, Абдулла. Исәнлектә күрешергә язсын.
Мостаев. Амин. Атна-ун көннән хәбәр җибәрермен.
Мортаза килеп керә.
Мортаза. Бәхтияр агай…
Бәхтияр. Нәрсә, Мортаза, тагын рәхмәт укырга кердеңме?
Мортаза. Юк, Бәхтияр агай.
Бәхтияр. Мин сиңа Бәхтияр агай түгел, пулкувник хәзрәтләре. Төшендеңме?
Мортаза. Төшендем, Бәхтияр агай… Анда бер мулла килгән. Сине эзли.
Бәхтияр. Бар, әйт, керсен.
Мостаев. Мин китим.
Бәхтияр. Ашыкма, күрик, нинди мулла икән.
Чапан-чалмадан мулла керә.
Мулла. Әссәламегаләйкем!
Бәхтияр. Вәгаләйкемәссәлам, хәзрәт. Түргә үтегез.
Мулла (түргә узып). Безгә Бәхтияр атлы кеше кирәк иде, шушы өйдә, диделәр.
Бәхтияр. Ул кеше без булабыз, хәзрәт. Ни йомыш?
Мулла. Йомышны әйтер алдыннан утырып дога кылыйк. (Дога кылганнан соң, Теләчев белән Мостаевка күрсәтеп.) Боларны кемнәр дип белик?
Бәхтияр. Монысы – Әбүбәкер дигән кеше, монысының исеме – Абдулла.
Мулла. Бәрәкалла. Мөселманнардыр, шәт. Юкса безгә әйткәннәр иде: Бәхтияр үз янында кяферләрне йөртә, дигәннәр иде.
Бәхтияр. Алары да күп, хәзрәт. Дөнья булгач бергә йөрергә туры килә. Без бит мәчеттә утырмыйбыз.
Мулла. Шулаен шулайдыр да, зур гөнаһ бит.
Бәхтияр. Нишләмәк кирәк, хәзрәт. Мөселманнарга да, кяферләргә дә бер Алла. Гөнаһ булса, җавабын теге дөньяда бирербез. Йомышыгызны әйтегез, хәзрәт.
Мулла. Кяфер сүзләр сөйләмә, кем, Бәхтияр. Ишетүемчә, үзең укымышлы кеше.
Бәхтияр. Аллага шөкер. Коръән-хафиз булмасак та, ипилек-тозлык беләбез. Йомышыгызны әйтмәдегез, хәзрәт. Әллә рәнҗеттеләрме үзегезне?
Мулла. Рәнҗедем, Бәхтияр. Үзем өчен түгел, синең өчен, Бәхтияр улым. Үзең яшь кеше икән. Мөселман балаларының адашып йөрүенә, кяфергә ияреп, динебезне мыскыл итеп йөрүегезгә рәнҗедем.
Бәхтияр. Төшендеребрәк сөйләгез, хәзрәт. Кяфер дигәнегез кем?
Мулла. Ырынбур ягыннан чыккан юлбасар.
Бәхтияр. Падишаһымыз әгъзам Питыр Фидрувич хәзрәтләрен әйтәсезме, хәзрәт?
Мулла. Падишаһ түгел ул – мәлгунь. Безнең падишаһымыз берәү генә. Ул – Әби патша, могтәбәр Екатерина хәзрәтләре.
Бәхтияр. Сез, хәзрәт, Питыр Фидрувич хәзрәтләре турында сөйләгәндә, яман сүзләр әйтмәгез.
Мулла. Ташлагыз бу эшегезне, балалар, кайтыгыз хак юлга. Иярмәгез кяфергә.
Мостаев. Хәзрәт, Әби патша да мөселман түгел бит.
Мулла. Мөселман булмаса да, аның күңеле туры. Безгә күпме яхшылыклар кылды. Чукындыруны бетерде.
Мостаев. Питыр Фидрувич хәзрәтләре дә безне чукындырмый.
Мулла. Син тик тор, кем… Без Бәхтияр белән сөйләшәбез. Син – томана адәм, дин эшен белмисең.
Бәхтияр. Хәзрәт, Абдулла Мостаев – укымышлы кеше. Ә писеребез Әбүбәкер – Коръән-хафиз.
Мулла. Йа Хода, Коръән-хафиз башың белән… Ахырзаман җитүедер. Муллаларыбыз азынып бетте.
Бәхтияр. Хәзрәт, тоткан мәхәлләгез кай тирәдә?
Мулла. Әлхәмделиллаһ, Казанның үзендә… Бозылып эштән чыкканчы ташлагыз бу эшегезне, иярмәгез кяфергә.
Бәхтияр. «Кяфер» сүзен куегыз, хәзрәт. Казаннан кайчан чыктыгыз? Казан ни хәлдә?
Мулла. Алланың биргәненә шөкер. Бар мөселманнар Екатерина хәзрәтләре саулыгына изге догада. Сез генә адашып йөрисез.
Бәхтияр. Безнең ишетүебезчә, Казандагы кара халык падишаһымыз Питыр Фидрувич…
Мулла. Падишаһ түгел ул, түгел!
Бәхтияр. Тыңлап бетерегез, хәзрәт. Казандагы кара халык бөтен Русиянең хөкемдары рәхимле импиратыр әгъзам Питыр Фидрувич хәзрәтләренең килгәнен көтә.
Мулла. Хак сүз түгел, ялган сүз!
Бәхтияр. Без, мөселманнар, хәзрәтләр әйткән сүзгә инанырга күнеккәнбез. Хак сүзләр генә сөйлиләр дип беләбез.
Мулла. Бәрәкалла, хак сүз.
Бәхтияр. Сез, хәзрәт, Казаннан чыкканнан бирле күп кешеләрне күргәнсездер. Әлеге сүзләрегезне аларга сөйләгәнсездер дип ышаныйк.
Мулла. Сөйләдек. Безнең эшебез – халыкка туры юл күрсәтү.
Бәхтияр. Төшендек, хәзрәт. Инде безгә шуны төшендерегез, хәзрәт. Без монда адашып йөреп томаналанып беткәнбез. Әгәр дә без сез әйткән туры юлга кермәсәк, әгәр кыек юлда йөргәндә безне вафат кылсалар, теге дөньяда безне тәмуг көтәме?
Мулла. Мәңгелек тәмуг.
Бәхтияр. Әгәр дә кыек юлда йөрүчеләр сезне вафат кылсалар, теге дөньяда сезне җәннәт көтәме?
Мулла (шикләнеп). Ниятең ни?
Бәхтияр. Ниятем шулдыр, хәзрәт, без, тәмугны үзебезгә калдырып, сезне җәннәткә кертәсебез килә. Сезгә шәһит китәргә туры килмәгәе.
Мулла. Уен-көлке заманы түгел.
Бәхтияр. Абдулла, йорт тирәсендәге башкорт, татарларны өйгә керт. (Мостаев чыгып киткәч.) Сез, хәзрәт, сөйлисе сүзләрегезне халыкка сөйләрсез. Аларның күңелләре саф, сезне күбрәк аңларлар.
Теләчев. Бәхтияр… Нишләргә җыенасыз?
Бәхтияр. Шымчылык – зур гөнаһ, Әбүбәкер.
Өйгә сугышчылар кереп тула.
Бәхтияр. Хәзрәт, сез башлыйсызмы, безме?.. Безгә башлау хәерлерәк булыр… Җәмәгать! Мөселманнар! Казан дигән каладан безгә олуг кунак рәхим итте. Без аны сәлам биреп каршы алдык, түребездән урын бирдек. Тыңладык. Безгә ул үзен мулла дип танытты. Соңра шунысы мәгълүм булды: мулла дигәнебез шымчы булып чыкты.
Мулла. Бинахак…
Бәхтияр. Ашыкма, хәзрәт. Без аның мулла икәненә ышанабыз. Тик шунысы яман: мулла кешенең вор боярларга сатылып шымчы булуы күңелләребезне тырный. Чын муллалар импиратыр әгъзам Питыр Фидрувич хәзрәтләре юлында йөриләр. Хәзрәт безне, кяферләргә ияргән бозык кешеләр, ди. Үзе ул кяферләрнең шымчысыдыр. Алар ризыгын җыядыр. Кара халыктан талап алынган ризыкны җыядыр. Сез, хәзрәт, бу халыкны юлдан язган, денсезләр, имансызлар, гөнаһка баткан кешеләр дип уйлыйсыздыр. Юк, алар саваплы эш эшләп йөриләр. Алар да сезнең кебек намаз укып намазлык өстендә утырырга телиләр. Тик әлегә аларның вакыты юк, намазлык алырга рәтләре юк, аларга тамак туйдырырга кирәк, боярларга налог түләргә акча табарга кирәк. Сез, хәзрәт, елына бер ай ураза тотасыз, бу халык елына унике ай ураза тота. Шулай булгач, кем гөнаһлы да кем саваплы? Дөрес сөйлимме, җәмәгать?!
Тавышлар. Дөрес!.. Хак!.. Асып куярга кирәк аны!..
Бәхтияр. Нишләтергә кирәген үзегез беләсездер, җәмәгать. Бу вор боярлар шымчысын сезнең хөкемгә тапшырам.
Мулла. Нишләвегез?! Ярамый!..
Бәхтияр. Алыгыз!
Сугышчылар мулланы сөйрәп алып чыгып китәләр. Тышта шау-шу.
Бәхтияр. Юлыңда бул, Абдулла.
Мостаев китә.
Теләчев. Йа Хода…
Бәхтияр. Кызганасыңмы?
Теләчев. Биргән вәгъдәңдә тормадың, Бәхтияр.
Бәхтияр. Күңелең рәнҗедеме?
Теләчев. Хәерле булсын!
Беренче чапкын керә.
Беренче чапкын. Пулкувник Канкай углы Бәхтияр кайсыгыз буладыр?
Бәхтияр. Без булып торабыз. Кем син, әйтер сүзең ни?
Беренче чапкын. Шанлы император Пётр Фёдорович хәзрәтләренең чапкыны булабыз. Император Мамадышның уртасында утыра. Полковнигы Канкай углы Бәхтиярны отряды белән күрергә боерыгы бар.
Бәхтияр. Сүзеңне аңладык. Бүген юлга чыгарбыз. (Чапкын чыгып киткәч.) Әбүбәкер, йөзбашларына әйт, җыена башласыннар. Патша хәзрәтләре каршына буш кул белән бару килешмәс, Ханбикнең малларын төясеннәр. (Чыгып барган Теләчевне туктатып.)Нурсолтанны үзем белән алырга уем бар.
Теләчев. Син каршы әйткәнне яратмыйсың.
Бәхтияр. Акыллы сүз булса тыңлыйм.
Теләчев. Ул – ир хатыны.
Бәхтияр. Калдырырга ихтыярымнан килми, Әбүбәкер. Гыйшкым акылымнан көчлерәк.
Теләчев. Кеше акылыннан көчле дөньяда берни юк.
Бәхтияр. Син гашыйк булып карамаган.
Теләчев. Минем ике балам үсә, Бәхтияр. Үзләрен һәм аларның аналарын көн саен төшемдә күрәм.
Мортаза керә.
Мортаза. Бәхтияр агай, Нурсолтан сине чакыра.
Бәхтияр. Кайда ул?
Мортаза. Келәттә.
Бәхтияр. Бирегә керсен. (Мортаза чыгып киткәч.) Син мине ачуланма, Әбүбәкер мулла. Нурсолтанны үземнән калдыра алмыйм.
Теләчев. Үзеңә кара. Мин сүземне әйттем. (Чыгып китә.)
Мортаза белән Нурсолтан керәләр.
Бәхтияр (Мортазага). Кит! (Нурсолтанга.) Нурсолтан, асылзат. Мине чакыргансың. Әйтер сүзең күңелемә шифа булсын.
Нурсолтан. Син, Бәхтияр, Ханбик авызыннан мине үзеңә тоткын итәр өчен тартып алдыңмы?
Бәхтияр. Тоткын итәр өчен түгел, хатын итәр өчен.
Нурсолтан. Хатынны сак астында тотмыйлар.
Бәхтияр. Сак астында түгел, Нурсолтан. Үз иркендә.
Нурсолтан. Алай булгач, нигә өемә җибәрмисең?
Бәхтияр. Синең өең юк. Падишаһымыз Питыр Фидрувич хәзрәтләре Мамадышта. Хәзер шунда китәбез, никахымызга аның фатихасын сорарга җыенам.
Нурсолтан. Йа Тәңрем! Егерме ике яшемдә кемгә генә хатын итмәделәр. Мондый яман язмыш нигә минем башыма җибәрелгән! Минем никахлы ирем бар, Бәхтияр!
Бәхтияр. Хатынын саткан ир…
Нурсолтан. Әйтмә алай дип, язмыш…
Бәхтияр. Нинди язмыш? Бүтәннәр үзләрен, хатыннарын, балаларын рәнҗеткәннәргә каршы яу чыкканда, юкәче Бигеш юкә каезлый.
Нурсолтан. Бөтен кешегә дә Ходай Тәгалә синеке кебек батыр йөрәк бирмәгән. Бигеш – эшләр өчен яратылган кеше.
Бәхтияр. Эшләп ни кылды?
Нурсолтан. Анысында аның гаебе юк.
Бәхтияр. Сынау килгәндә ир була алмаган мәхлукның гаебе булмыймы? Күреп тордың, мин аның белән сөйләштем, ишетеп тордың, ул сине талак кылды.
Нурсолтан. Куркуга төшкән кеше ни әйтмәс.
Бәхтияр. Мин аны куркытмадым.
Нурсолтан. Сине пулкауник дип йөртәләр. Ул сүздән кем курыкмас.
Бәхтияр. Янә әйтәм, Нурсолтан, куркак иргә син хәрәм.
Нурсолтан. Җибәр мине, Бәхтияр. Миңа бер яхшылык кылдың, яхшылыгың яманлыкка әйләнмәсен.
Бәхтияр. Нурсолтан, минем йөрәгем тимер, сине күргәч эреде, мин – вор боярларның башын кискән адәм, синең каршыда ялынып торам.
Нурсолтан. Шуңа күрә мин сиңа исемең белән Бәхтияр дип эндәшәм, сине ничә айлар хәтеремдә сакладым.
Бәхтияр (кычкырып). Шулай булгач ни кирәк, тискәре җан?!
Нурсолтан. Кычкырма, Бәхтияр. Кычкырып куркытасың, куркытып биздерәсең. Күңеле бизгән, тәне тартмаган хатын сиңа нигә кирәк?
Бәхтияр. Тәнең тартмаса да, юкәче Бигешне сөйлисең.
Нурсолтан. Ул – минем никахлы ирем.
Бәхтияр. Һаман бер сүзне тукыйсың. Ул «талак» диде, без никахлы булырбыз.
Нурсолтан. Син дә бер сүзне тукыйсың, Бәхтияр.
Бәхтияр. Болай булгач, Ханбикне мин юкка астырганмын. Интек идең гомерең буе шуның белән.
Нурсолтан. Бу сүзләрең йөрәгемне рәнҗетте, Бәхтияр.
Бәхтияр. Бар, кит!
Нурсолтан. Өемә җибәрәсеңме?
Бәхтияр. Күземә күренмә!
Нурсолтан. Хода юлларыңны уң итсен, Бәхтияр. Хуш, батыр ир. Рәнҗемә. Синең белән болай итеп сөйләшкәнмен икән, ул сине үз иткәнгә. Мине рәнҗетмәячәгеңә күңелем ышанганга. Әгәр беренче булып син очраган булсаң, мин Ходайга рәхмәт укып туймас идем. Йөрер сукмакларыңны чәчем белән себерер идем. Хуш. (Китә башлый.)
Бәхтияр. Тукта!
Нурсолтан. Йа Алла!..
Бәхтияр. Мортаза! (Мортаза кергәч.) Бу хатынны илтеп куй юкәче Бигешнең өенә.
Нурсолтан. Безнең авыл моннан ерак түгел, Бәхтияр.
Бәхтияр (Мортазага). Илтеп куй! Әйт юкәче Бигешкә, хатыныңның Бәхтияр абзый белән кылган гөнаһысы юк, диген. Янә өстәп шуны әйт, әгәр бу хатынга тел тидерсә, рәнҗетсә, өенә үзем барып, үзе каезлаган юкәсе белән усак агачына асып куярмын. Юлыңда бул. Без – Мамадышта. Куып җит.
Мортаза белән Нурсолтан китә башлыйлар.
Бәхтияр. Туктагыз! (Тегеләр туктагач, куеныннан мәрҗәнне алып Нурсолтанга ыргыта.) Ал! Ул минем йөрәгемне көйдерә.
Пәрдә.
Икенче пәрдә
Сигезенче күренеш
Мамадышта – Пугачёвның штабы урнашкан өйнең болдыры. Болдырда Пугачёв, Кинҗә Арсланов, Иван Белобородов басып торалар.
Кинҗә. Карашыңыз уйчан, галиҗәнап, сезне нидер борчый, ахры?
Пугачёв. Безнең уйны син беләсең, Кинҗә.
Кинҗә. Алда – Мәскәү…
Пугачёв. Мәскәүгә юл Казан аркылы. (Белобородовка.) Атаман, син ни әйтәсең?
Белобородов. Казан – каты чикләвек.
Пугачёв. Ватылмаган чикләвек юк…
Белобородов. Шулай да… Чүлмәк Казанга бәрелеп чыдармы?
Пугачёв. Синең башың чүлмәк булса, безнең башыбыз чүлмәк түгел, атаман. Исеңдә тот һәм рәнҗемә. Безнең егерме меңлек гаскәребез бар.
Кинҗә. Һәм ул сәгать саен арта тора.
Белобородов. Егерме мең күп, әлбәттә. Ләкин ничәсе сугыш һөнәрен белә? Бәлки, бераз сабыр итәргәдер?
Пугачёв. Син аларны сугыш һөнәренә өйрәтмәкче буласыңмы, атаман? Гомерең җитәрме? Син өйрәткәнне этләр көтеп торырлармы? Михельсон эт үкчәгә басып килә.
Белобородов. Ни боерасыз?
Пугачёв. Бүген хәрби коллегияне җыярга кирәк, Кинҗә. Фикерегез анык булсын. Әлегә безнең сүзебез шул: озак көтәргә ярамый. Казанда безне көтәләр, үзегез шаһит – аннан кешеләр килә. Салаваттан ни хәбәр бар?
Кинҗә. Әлегә юк, галиҗәнап. Башкорт җирендә яраларын дәвалыйдыр.
Пугачёв. Яз үзенә – гаскәр җыйсын, монда килергә ашыкмасын. Канзафарга да шулай языгыз. Алар анда да бик кирәк. (Белобородовка.) Полковник Бәхтияр Канкай углын син бик мактадың, атаман, чынмы, әллә безнең күңелебезне күрер өченме?
Белобородов. Сүземдә шигегез булса, Бәхтиярның эшләгән эшләрен үзегез беләсез.
Артта тавыш.
Пугачёв. Ни бар анда?
Кинҗә (баскычтан төшеп карап). Ниндәйдер гаскәр килә.
Белобородов (баскычтан төшеп карап). Ат өстендә – Бәхтияр Канкаев. Ни боерасыз, галиҗәнап?
Пугачёв. Каршы ал, атаман, монда алып кил. Кинҗә, әйт, утырырга урын әзерләсеннәр. Монда, болдырда.
Белобородов китә. Кинҗә өйгә керә. Өйдән тәхет алып чыгалар, аңа келәм җәяләр. Пугачёв утыра. Белобородов белән Бәхтияр, Теләчев керәләр. Теләчев арттарак кала. Бәхтияр, бер-ике баскыч өскә менеп, Пугачёв каршына тезләнә.
Пугачёв. Тор, полковник, хуш килдең.
Бәхтияр (башын күтәреп). Бөек падишаһымыз, бар гаскәремез илә сезнең мәрхәмәтегезгә өмет баглап каршыңызга тезләндек. Сезне атамыз дип таныган хәлдә, сезгә озын вә озын гомерләр теләдек.
Пугачёв. Ярлыкадым. Гаскәреңдә корал күпме?
Бәхтияр. Корал аз, падишаһ, кешеләр меңнән артык. Төрле халайыклардан җыелган. Янә тагы да пудпулкувник Абдулла Мостай углы Кама аръягында тора, Рахманкул Дусли углын Шумбут аракы заводына җибәрдек.
Пугачёв. Тупларың ничә?
Бәхтияр. Өч чуен, бер лафетсыз бакыр туп.
Пугачёв. Төшендек. Бер сорау, полковник Бәхтияр Канкай углы. Син безне государь дип таныдың, аның аягына башыңны ордың, нигә баш киемеңне салмадың? Безнең аңлавыбызча, бу – государьны хөрмәтләмәү, аңа баш бирмәү.
Бәхтияр. Кичерегез, бөек падишаһымыз, татарның кәләпүше башыннан башы белән бергә генә салына.
Пугачёв. Ни өчен?
Бәхтияр. Безнең башлар кырулы, бөек галиҗәнап, кәләпүшне салсак, суык тия.
Пугачёв көлә. Аңа бүтәннәр кушыла.
Пугачёв. Җавабың тапкыр, полковник, кичерәбез. Кинҗә, Канкай углына түрдән урын күрсәт.
Кинҗә (Бәхтияр янына килеп). Әссәламегаләйкем, Бәхтияр туган! Без Кинҗә атлы буламыз. Башкорт иленнән. Ишеткәнеңез бардыр.
Бәхтияр. Вәгаләйкемәссәлам, мулла. Сезне күрү безгә зур куаныч. Исемегез – халык арасында. Гомерегез озын булсын.
Кинҗә. Амин. Әйдәңез, рәхим итеңез. (Бәхтиярны култыклап, өскә алып менә, Пугачёвның уң ягына бастыра.)
Пугачёв. Атаман Белобородов сине күккә чөеп мактый, Канкай углы. Һәм без ышанабыз. Бүгенге көндә татарлар минем гаскәремнең яртысы. Уннан артык полковнигым татар. Алар минем арка терәгем. Киләчәктә дә шулай булыр дип уйлыйбыз. Без сезне өлкән полковник иттек, указны алдыгызмы?