Пьесалар / Пьесы - Миннуллин Туфан Абдуллович 14 стр.


Бәхтияр. Шатлыгымыз эчкә сыймый, бөек падишаһ. Сезнең акылга манчылган указларыгыз күк йөзендәге ай булып безнең юлларымызны яктырта.


Пугачёв, башын күтәреп, Бәхтиярга карап ала, һәм икесенең дә күзләре очраша. Бәхтияр чигенеп куя.


Пугачёв. Нәрсәдәндер өректең, ахры, полковник?

Бәхтияр. Күзләрем…

Пугачёв (аны бүлдереп). Күзләреңнең Казан ягына төбәлгәнен әйтмәсәң дә беләбез, Канкай углы. Әмма Казанны алу мәҗлесендә күңел ачарга әлегә сиңа насыйп булмаячак. Син гаскәреңне безгә тапшырасың да үзең монда каласың. Яңадан гаскәр җыясың.

Бәхтияр. Колагым сүзләрегезне тыңлый, күзләрем…

Пугачёв (Кинҗә белән Белобородовка). Кинҗә, атаман! Полковникның үзенә генә әйтәсе сүзем бар.


Кинҗә һәм Белобородов өйгә кереп китәләр.


Пугачёв (Теләчевкә күрсәтеп). Кемең?

Бәхтияр. Писер.

Пугачёв. Китсен.

Бәхтияр (Теләчевкә). Әбүбәкер, отряд янына бар. Кешеләрне ашату хәстәрен күр.


Теләчев китә.


Пугачёв. Тыңлыйм, полковник. Күзләрең ни күрә?

Бәхтияр. Кичерегез, шигем бар.

Пугачёв. Телең «государь» дип әйтергә онытты, полковник. Әйт шигеңне.

Бәхтияр. Без бөек падишаһымыз дип баш орган кешенең йөзе безгә таныш.

Пугачёв. Кем ул?

Бәхтияр. Минем фигылем, табигатем алдашуларны кичерә алмый. Күңелендә шик-шөбһә булган кешенең йөрәгенә курку оялый.

Пугачёв. Государьның полковнигы күңелендә шик йөртә икән, государь кылычка тотына.

Бәхтияр. Мин сезнең хөкемдә. Ләкин…

Пугачёв. Ләкин, полковник, миңа синең гомерең кирәк. Бөркетләр дөньяда болай да аз. Нигә аларның башын кисәргә? Әгәр инде бөркет дигәнебез карга булса, һәм ул карга булып карылдаса… Максатың ни, полковник? Ни өчен яуга чыктың?! Әгәр государьны яклап кына булса, государьны ни өчен яклаганың аңламасаң, государь сиңа тиешле хөрмәтен күрсәтер, тик беркайчан да Канкай углы Бәхтияр дип әйтмәс.

Бәхтияр. Зиһенем чуалды.

Пугачёв. Чуалган зиһенеңне чишәр өчен мин сиңа вакыт бирәм, полковник. Ләкин без вакытның кадерен белергә өйрәнгән. (Кискен борылып, өйгә кереп китә.)

Бәхтияр (ялгызы). Бөек падишаһымыз Питыр Фидрувич… «Максатың ни? Ни өчен яуга чыктың?.. Бөтен Россиядә мескен кара халык рәнҗетелә, талана… Чиге булырга тиеш… Минем тарафтан мәрхәмәт алыгыз: казаклар, вә калмыклар, вә татарлар… Максатың ни? Җирегезне вә суыгызны ярлыкагучы булырмын…»


Кинҗә керә.


Кинҗә. Падишаһ хәзрәтләре полковник Канкай углын уйландырырлык сүз әйткәнме?

Бәхтияр. Уйлану адәм баласына хас нәрсәдер, мулла.

Кинҗә. Әлбәттә, әлбәттә.

Бәхтияр. Ишетүебезчә, сез – падишаһымызның уң кулы. Әгәр безгә дә белергә яраса, әйтегезче, мулла, максатыгыз ни? Ни өчен яуга күтәрелдегез?

Кинҗә. Патша хәзрәтләренең уң кулы берәү генә түгел. Ишеткәнсеңдер, татарлардан Идыр Мәхмүтев, Садыйк Сеитов та Югары совет әгъзалары. Без янә Канкай углы Бәхтиярны да падишаһымызның уң кулы дип таныйбыз. Бу сөальләргә җавапны ул үзе дә белә дип фараз кылаек.

Бәхтияр. Без падишаһымыз манифесында күңелләргә хуш сүзләрне укыдык.

Кинҗә. Күңелегезгә хуш сүзләр нидән гыйбарәт?

Бәхтияр. Җир, су…

Кинҗә. Безнең дә максатымыз шулдыр, Канкай углы. Җир, су… Әмма ләкин оныттыңыз, адәм баласына иң кирәге – ирек. Ирек!.. Җан иреге, рух иреге. Җанга ирек булмаса, һай авыр, Бәхтияр туганым. Минем җирем дә, суым да бар иде, тамагым тук иде. Рухыма ирек җитми иде, читлектәге кош кеби иде. Әгәр дә син бүтәннәр кеби үк Адәм илә Хәваның газиз баласы булып та, сиңа үги балага караган кебек кимсетеп карасалар, кыерсытсалар, телеңне киссәләр, динеңне-иманыңны таптасалар, тамак хәсрәте онытыла, туганым.


Мортаза керә, Бәхтиярны күреп, йөгереп, аның янына килә.


Мортаза. Бәхтияр агай, килеп җиттем.

Бәхтияр. Минем янда кеше бар, сәламең бир, туң авыз.

Мортаза (Кинҗәгә). Әссәламегаләйкем, агай… (Бәхтиярга.) Нурсолтан да килде.

Бәхтияр. Кичерә күрегез, мулла… (Мортазаны читкәрәк алып китеп.) Кайда ул?

Мортаза. Теләч абзый янында калдырдым.

Бәхтияр. Сөйлә.

Мортаза. Авылга кайттык. Юкәче Бигеш өенә кердек. Мин әйттем, хатыныңны китердем, дидем. Син әйткәннәрне әйттем, «асып куям» дип әйтте Бәхтияр абзыкаем дигәч, коты ботына төште, Нурсолтанга күрсәтте: ул минем хатыным түгел, диде, «талак» дип әйттем, диде, өемнән чыгып кит, дип, Нурсолтанны куды, Нурсолтан белән без чыгып киттек, Нурсолтан елады, мин сөендем, әйдә Бәхтияр абзыкаем янына, дидем, бармыйм, диде, барасың, дидем, бармыйм, диде, барасың, дидем. Ул да мине куып җибәрер, ди. Бәхтияр абзыкаем куып җибәрми, дидем, ул синең өчен үлә, дидем. Кулыннан тоттым да алып килдем, үзе килде, карышмады. Өеннән чыгып киткәндә юкәче Бигешкә яман сүзләр әйтте Нурсолтан, өеннән чыккач елады.

Бәхтияр. Анысын сөйләдең.

Мортаза. Юлда мин аңа мәзәк сөйләдем, көлде, валлаһи дип әйтәм, көлде. Патша хәзрәтләрен күрдеңме, Бәхтияр агай?

Бәхтияр. Син, мокыт, һәмиш миңа агай дисең.

Мортаза. Пулкувник хәзрәтләре, күрдеңме? Миңа да күрергә насыйп булыр микән?

Бәхтияр. Бар, Нурсолтан янында бул. (Мортаза чыгып чапкач, Кинҗә Арсланов янына килә.) Кичерегез, мулла, сүзегезне бүлдек.

Кинҗә. Иртәгә чаклы сөйләшергә вакыт булыр дип уйлаек. Нурсолтанны кем дип беләек?

Бәхтияр. Минем кәләшем. Никахлашырга падишаһымызның фатихасын сорарга уем.

Кинҗә. Ай-һай, Бәхтияр. Яу вакытында андый эшләрне падишаһ өнәп бетерер микән.

Бәхтияр. Аягыгызга баш орам, мулла. Олуг падишаһымыз сезнең сүзләрегезгә колак салыр. Минем өчен сорагыз.


Өйдән Пугачёв чыга. Бәхтияр Пугачёвка карап тора да, баш киемен салып, Пугачёв каршына тезләнә.


Бәхтияр. Әгъзам падишаһымыз бөек галиҗәнап…

Пугачёв. Тор, полковник. Кинҗә, Канкай углы Бәхтиярның тамагы тукмы?

Кинҗә. Галиҗәнап, Канкай углының сездән түбәнчелек илә сорый торган гозерен сезгә җиткерергә рөхсәт итегез. Әгәр фатихагызны бирсәгез, аның никахлашуга уе бар.

Пугачёв. Кем белән? (Бәхтиярга.) Кайда кәләшең, полковник?

Бәхтияр. Командам янында.

Пугачёв. Болай уйлыйк, Кинҗә. Әгәр дә кәләш матурлыгы белән Канкай углының батырлыгына тиң булса, фатихабызны бирербез. Государьны туйга чакырырга онытмасалар, туй итәрбез. Алып кил кәләшеңне, полковник.


Ут сүнә.

Тугызынчы күренеш

Сигезенче күренештәге болдыр. Тәхетендә Пугачёв утыра. Янында Кинҗә Арсланов, Белобородов, Югары совет, Хәрби коллегия членнары, Бәхтияр Канкаев һәм Нурсолтан. Факеллар яна. Туйның кызган чагы. Менә бер төркем сугышчылар – руслар – болдыр янына килеп кияү белән килен хөрмәтенә җыр башлыйлар.

Руслар җырлап үтәләр, аларны марилар алыштыра.

Мариларны чувашлар алыштыра.

Болдыр янына татарлар килә.

Пугачёв. Шигаев! Әйт, тагын бер мичкәне ватсыннар.

Белобородов. Галиҗәнап, таң беленүгә, поход чыгабыз.

Пугачёв. Атаман! Халык күңел ача, ачсын. Казанга җиткәнче айнырлар. Шигаев, әйт!

Шигаев (алга чыгып). Тыңлагыз! Бөек государь сезгә тагын бер мичкә бал бүләк итә… Тәгәрәтегез мичкәне!


Шау-шу башлана. Берничә кеше мичкә тәгәрәтеп чыгара. Халык мичкә артыннан ияреп чыгып китә.


Пугачёв. Полковник Бәхтияр Канкай углы, туең үзеңә ошыймы?

Бәхтияр. Мәрхәмәтле падишаһымыз…

Пугачёв. Рәхмәтең кирәкми. Тик шуны бел: Канкай углы, мондый бәхет минем һәр полковнигыма эләкми. Шуны да бел: иртәгә хатыныңны авылга илтеп куй. Кайтканыңны шунда көтсен. Минем полковникларым сугышка хатыннары белән йөрмиләр. Инде тагын хатыныңның йөзен күрдек, полковник, тавышын ишетәсебез килә.

Бәхтияр. Әгъзам падишаһымыз, ул ояла.

Пугачёв. Кемнән?

Бәхтияр. Бөек падишаһ алдында кайсы татар хатыны авызын ачарга базган.

Пугачёв. Без татар хатыннарын беләбез, Канкай углы. Татар авылы Каргалыда безне хатын-кызлар баш иеп каршыладылар, җырлап-биеп озаттылар.

Бәхтияр. Сезнең сүзегез, галиҗәнап, безнең өчен әмер. Падишаһымызның әмере үтәлергә тиеш. Нурсолтан!


Нурсолтан Бәхтиярның колагына нидер әйтә.


Бәхтияр. Кичерегез, падишаһ, мулла барында хатын-кызга җырлау тыела, гөнаһ.

Пугачёв. Кем ул мулла? (Кинҗәгә карап.) Синме, Кинҗә? Без сине башкортларның старшинасы дип белә идек, соңра полковник чины бирдек.

Кинҗә. Укымышлы кешеләргә мөселманнар «мулла» дип эндәшәләр, галиҗәнап. Курыкма, кызым, без син уйлаган мулла түгелбез.

Пугачёв. Шулай да син өйгә кереп тор, Кинҗә.

Кинҗә. Баш өсте. (Өйгә кереп китә.)

Пугачёв. Хатыныңның теләген үтәдек, полковник. Инде безнең теләгебез үтәлсен.

Нурсолтан Бәхтиярның колагына нидер пышылдый, ике арада тавышсыз бәхәс.

Бәхтияр. Кичерегез, бөек падишаһ, аңа минем сүзем үтми, ул җырларга теләми.


Пугачёв кинәт сикереп тора. Барысы да нидер көтеп үрә каталар, тынып калалар. Пугачёв Нурсолтан каршына килә, Бәхтияр араларына кереп өлгерә.


Пугачёв (усал). Канкай углы! Патша әмереннән йөз чөерергә батырчылык кылган хатын-кызлар дөньяга сирәк туа. (Тиз генә өйгә кереп китә дә, аннан затлы киемнәр күтәреп чыгып, Нурсолтан алдына ташлый.) Алсын, бездән бүләк. Әгәр болар аз икән, син сугышта затлырак бүләкләр табарсың һәм безнең исемебездән хатыныңа бүләк итәрсең.


Кинәт артта тавыш куба, ишегалдына халык төркеме кереп тула. Алда ике казак бер симез адәмне сөйрәп алып киләләр. Болдыр янына җиткәч, әлеге адәмне җиргә ташлыйлар.


Пугачёв. Кем?!

Беренче казак. Без пикетта идек. Моны качып барганда тоттык.

Пугачёв. Кем?

Беренче казак. Кем икәнен әйтмәде. Җиккән атлары яхшы токымлы, өстендәге киемнәре затлы, үзе симез.

Пугачёв (симез адәмгә). Кем син?.. Җавап бир, синең каршыңда бөтен Русиянең государе Пётр Өченче басып тора.

Симез адәм. Син государь түгел, син – юлбасар, син – карак…

Пугачёв. Шигаев, хөкемеңне чыгар.

Шигаев. Атларын бирегә китерергә, киемен – ялангачларга, үзен – иблис кочагына.


Симез адәмне сөйрәп китәләр.


Пугачёв (Бәхтиярга). Туеңа тагын бер бүләк. Кара халыкның канын эчеп күбенгән кандаланың әҗәленнән дә зуррак бүләк юк.

Белобородов. Таң сызылып килә, галиҗәнап.

Пугачёв. Күзең үткен, акылың салкын синең, атаман… Казанга!.. Казанга!..


Баскычтан йөгереп төшеп китә. Аңа бүтәннәр иярә. Шау-шу. Атлар кешнәгәне, тояк тавышлары ишетелә. Болдырда Бәхтияр белән Нурсолтан, ишегалдында Теләчев, Мортаза, тагын бер-ике кеше кала.


Бәхтияр. Йә, ни дисең, Әбүбәкер?!

Теләчев. Сөбханалла! Бу дәрьяны туктатыр көч җиһанда бар микән.

Бәхтияр. Юк, Әбүбәкер. Бу дәрья – мәңге кипмәс дәрья. Ул дәрьяны дистә меңләп елга, чишмә туендыра. Ул чишмәләрне ачучылар – без. Тагын гаскәр җыйнарга кирәк, Әбүбәкер.


Ут сүнә.

Унынчы күренеш

Бәхтияр Канкаев отрядының лагере. Бәхтияр һәм Теләчев бер читтәрәк Пугачёвның хәрби коллегиясенә хат язалар. Бәхтияр әйтеп тора, Теләчев яза.

Бәхтияр. Рәхимле падишаһымыз Питыр Фидрувич хәзрәтләренең Вуянный коллегиясенә пулкувник Бәхтияр Канкай углындан бәндәчелек илә рапорт.

Кайсы ошбу сәфәремездә тапдык ошбу Казан өязенең җенесле халайыкларыны, кайсылар, безнең каршымызда күз яшьләрен түгеп, «рәхимле падишаһымыз һәм шәфкатьле атамыз Питыр Фидрувич хәзрәтләре күп-күп йыллар вә озын гомерләре сау вә сәламәт улсын» дип теләк телиләр.

Һәм бу заманда каршымызда йөгерүче гаскәремез алты йөздән артыктыр. Бер үк анларның эчендә киемсез һәм атсызлар вә коралсызлар бардыр. Юлымыз өстендә йакын торучы боярларның үзләрендән калган мал вә хайваннарын аламыз, хәзинәгә тапшырмак хакында… Һәр тарафларга пикит каравылларына командалар йибәрәмез, дошманнар хәбәрен белер өчен дип. Һәм йәнә Иделләрдәге барча пыравузларны иллешәр кешеләр йибәреп каратамыз, вурлар партиясенең хәбәрләре бар өчен. Бетте.

Теләчев. Сәнә 1774, ийүлнең 14 көне.

Бәхтияр. Кичекмәстән җибәрергә кирәк. Әллә үзебезгә барып кайтасы?.. Казанны күрәсе килә, Әбүбәкер. Үзебезнең Казанны, этләрдән арынган Казанны.

Теләчев. Казаны Казан, Бәхтияр, Мәскәү, Питырбур нишләр?

Бәхтияр. Алары да алыныр, Әбүбәкер.

Теләчев. Алынырмы?..

Бәхтияр. Шигең бармы?

Теләчев. Юк дип әйтсәм ялган булыр.

Бәхтияр. Дәлилең ни?

Теләчев. Дәлилем юк, күңелемдә шигем бар.

Бәхтияр. Аңламыйм мин сине, Казан алынганга шатланасы урынга, күңелеңдә шик йөртәсең. Илебездә – ирек, өебездә нигъмәт булса, ни кирәк. Бүген без үз иркебездә – анысы да олы бәхет.

Теләчев. Бүген ирекле булу бәхеттер. Киләчәктә зиндан көткәнен сизеп яшәү дә бик авыр.

Бәхтияр. Әбүбәкер, син сөйләгән сүзләрне башкадан ишетсәм, ул сүзләрне сөйләүчегә яман булыр иде. Сине үзем эзләп таптым. Әмма шунысы да мәгълүм: мин сиңа кайтып китәргә рөхсәт бирдем. Ирекнең кадерен, тәмен, ләззәтен татып өлгергән кеше зиндан турында уйлыймы?

Теләчев. Бәхетле кеше син, Бәхтияр, зиһенең һәрдаим ачык, икеләнүләрнең ни икәнен белмисең!

Бәхтияр. Алай димә, мулла. Мин дә адәм баласы. Абдулла Мостайдан ни өчендер хәбәр юк.

Теләчев. Сугышып яткан чагыдыр.

Бәхтияр. Шуран перевозын сакларга кирәк. Беррәттән керәшен Гирачемга боерык җибәрергә онытмыйк, уяу булсын. (Теләчев кәгазь ала, язарга әзерләнә; Бәхтияр әйтеп тора.) «Пулкувник Бәхтияр Канкай углындан бирелде приказ сән Гирачем Сабай углына. Чистай кичүенә сәкез авылдан – һәрвакытта даимчелек илән унбиш кеше тормак үзләренә кичүдә. Ошбу эш тапшырылды Көчек авылының Мәнди Туктамыш углына, һәрвакытда яхшыдан һәм ямандин хәбәр булса, юкарыда язылган Гирачемга рипуртавайт итмәгә. Бу мәзкүр сәкез авыл җәмәгатьләренә пухут сорап һичкемне рәнҗетмәскә». Һәр ике язуны илтер өчен чапкын җибәр, Әбүбәкер.


Теләчев китә. Бәхтияр ялгызы. Нурсолтанның җыры ишетелә. Ут агачка сөялеп җырлап торучы Нурсолтанга төшә.


Нурсолтан җыры:

Җыр барышында Бәхтияр, Нурсолтан янына килеп, Нурсолтанның җырлавын тыңлап тора.


Бәхтияр. Уйларың кайларда, асылзатым, Нурсолтаным? Җырның моңлысын сайлап алып җырлыйсың.

Нурсолтан. Падишамызга җырлый алмаган җырымны җырлыйм. Өеннән куып чыгарылган эт сыман озак йөрербезме, Бәхтияр?

Бәхтияр. Нигә андый сүзләр, Нурсолтан?

Нурсолтан. Хатының иттең, оя корырга вакыт җитмәдеме?

Бәхтияр. Ашыкма, Нурсолтан, шундый оябыз булыр.

Нурсолтан. Син һаман вәгъдә итәсең.

Бәхтияр. Мин сиңа оя вәгъдә итмәдем, асылзат. Мин сиңа мәңгелек гыйшкымны вәгъдә иттем. Кил кочагыма, ямьсез уйларыңны куй. (Нурсолтанны кочагына ала.) Син нигә патша хәзрәтләре бүләк иткән асыл киемнәрне кимәдең?

Нурсолтан. Кеше киемен кияргә тәнем тартмый, Бәхтияр. Кайчан үзең эшләп алырсың миңа яңа күлмәк, шунысын киярмен.

Бәхтияр. Явыз хатын булырсың син, Нурсолтан.

Нурсолтан. Үзең сайлап алдың. Утыз яшеңнән ашканчы мине көткәнсең. Үзең әйттең.

Бәхтияр. Юк, болай булгач, мин сине берәр авылда калдырам. Патша хәзрәтләренең сүзенә каршы килеп, мин сине үзем белән йөртәм, ә син…

Нурсолтан. Мин калмыйм. Гомерем буе тагылып йөриячәкмен үзеңә. Мин күрәсен әллә кем күрмәс. Тәкъдирдә язылганнан яманы булмас.

Бәхтияр. Әгәр дә кодрәтемнән килсә, мин сине ир-егет итәр идем, Нурсолтан. Дөньясын айкар идең син.

Нурсолтан. Айкар идем, синнән ким булмас идем. Син миңа әйт, Бәхтияр, бу айкавыңның очы-кырые булачакмы?

Бәхтияр. Патша хәзрәтләре Казанда.

Нурсолтан. Әйдә, без моннан китик, Бәхтияр.

Бәхтияр. Кая?

Нурсолтан. Бер тыныч урын тап. Күңелем сизә, мин япа-ялгызым, тол калачакмын.

Бәхтияр. Сөйләмә андый сүзләр, акылсыз хатын.

Нурсолтан. Калачакмын, Бәхтияр. Бигешкә мин ияләшкән идем, аердылар. Күңелемне син яуладың, хәерлегә түгел.

Бәхтияр. Хәерлегә булыр, Нурсолтан. Синең кебек гүзәл, синең кебек кыю балалар үстерербез.

Нурсолтан. Туктаусыз кыйналган хатыннан нинди бала, Бәхтияр. Булмас инде ул.

Бәхтияр. Син яманлык юрама, Нурсолтан. Яманлык юрамасаң да килә. Син көл.

Нурсолтан. Көлүнең ни икәнен белмәдем.

Бәхтияр. Өйрәнербез, асылзат. Сине җылатканнар җылаганда без көләбез. Каерылган канатлар төзәлгәч, без көләрбез, Нурсолтан. Адәм баласы җылар өчен генә түгел, көләр өчен дә яратылган.

Назад Дальше