Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Хасан Сарьян 10 стр.


Ярый, гайбәте гайбәт. Төкерек жәл түгел, йөзенә төкердем дә ди. Ләкин аңардан миңа җиңелме? Мәхәббәттән җәрәхәтләнгән йөрәгемә дәвасы бармы?.. Әгәр мин хәзер Уфасыннан гына чыгып качмасам, миңа котылу юк: бу яшемә җитеп тә татымаган эссе тойгы мине мәхәббәт газабына салган иде. Мин ул газаптан качарга тырышмадым да – ләззәтем дә шул иде бит!.. Инде ничә вакыт икең бер өйдә яшәп, бер-береңнең һәр сулышын сизеп торганда, күзгә карап килгән мәхәббәттән качар әмәл бармы?..

Любовь Васильевнага минем, тел тибрәтеп, хисем ачканым юк. Күңелем тулы сөю булса да, телемә сүзе якын да килми – шаярып әйтергә дә йөрәгем җитми иде.

Ләкин йөрәкләребез сүзсез дә аңлашкан булып чыкты – без бер-беребезгә очар кош тизлеге белән якынлаша башладык.

Яңа ел җитеп килә иде. Кар иртә дә, күп тә яуды. Безнең урамның буеннан-буена тротуар читеннән кеше биеклеге кар өелгән. Без ап-ак кар яктысында Любовь Васильевна белән техникумнан кайтып киләбез. Янымда ул булгач, миңа рәхәт, күңелем дә кардай якты иде.

– Әйтергә дә онытып торам, Серёжа, безне Яңа ел мәҗлесенә чакырдылар, – диде ул.

Табигый, «Кемнәр?» дип сорадым.

– Безнең коллективтан түгел. Анда без яшьлек дуслары гына җыелабыз. Күп дигәндә бер ун кеше булыр. Синең үз планнарың юкмы?

– Минем нинди планнар булсын инде, Любовь Васильевна! Сезнең күзегезгә күз атып торган кеше бит мин! Кушыгыз гына – җәя булып бөгеләм…

Ул, гадәтенчә, кычкырып көлеп җибәрде – тавышы җемелдәп торган зәңгәрсу кар өеме буйлап бездән алга таба йөгереп китте.

– Алай булгач, «киләбез» дип әйтәм, – диде ул. – Юкса мин аңа, синең белән сөйләшмичә торып, өзеп кенә әйтмәгән идем.

16

Елның соңгы көне – декабрьнең утыз бере килеп җитте.

Кыска көн бетеп, өйләрдә күптән утлар алгач, без киенеп-ясанып мәҗлескә киттек. Яңа ел алды кичендә генә ява торган күбәләк кар төшкәли. Йөрәгем дә шул кардай җилпенеп, нидер көтеп, Яңа елның үзе кебек күренгән ямьгә – кичәгә очадыр төсле иде.

И, гел шушылай Яңа ел кичәсе булып торсын иде дә, Любовь Васильевна белән генә менә шушылай – гел янәшә барасы да барасы иде…

Без киемнәргә кунган кардан ап-ак булып, җәяү генә, ашыкмый гына барабыз. «Октябрь революциясе» дигән урам буйлап азагына хәтле төштек тә, биек күпердән чыгып, Иске Уфага менеп киттек. Аннан сулга борылып, тагы бардык. Бу тирәдәге өйләр сугышка кадәрге төзек авыл өйләре сыман иде. Без дә шуларның берсенә – каралтылы-куралы, бакчалы бер өйгә җитеп туктадык.

Кунакларның ашыкмый гына җыелган вакытлары иде. Любовь Васильевнаны кочаклап алдылар. Яшьлек дусты өенә килгәч, шундук үз кеше булып, биленә алъяпкычлар бәйләп, булыша да башлады. Җилкенеп йөрүләренә хәтле гел яшь кызларныкы сыман иде. «Сиңа күңелсез түгелме?» – дип, минем яннан да урап китә. Аны күреп, гәүдәсенең һәр җиренә карап калганда, миңа нишләп күңелсез булсын ди!..

Сәгать ун тулгач, без табынга утырдык. Любовь Васильевна колагыма әкрен генә:

– Серёженька, син мине кара инде: минем тәлинкәгә салаттыр-нидер сал, – диде.

Мин мондый табыннарда утырган кеше түгел, шунда гына мин башка ирләрнең, кашык-чәнечке уйнатып, янындагы хатыннары тәлинкәсенә салкын ризык салып утыруларын күрдем. Мин дә Любовь Васильевна алдындагы өлеш тәлинкәсен алып, кырдан башак җыйгандай, төрлесеннән җыеп чыктым.

Аннары һәммәсе рюмкаларга үрелде. Минем, бүгенге хәлдән болай да исереп, аракыга йогынасым да килми иде. Шулай иттем дә – уртлап кына кире куйдым. Ләкин:

– Юк инде, юк! Беренче рюмканы бездә алай куймыйлар, – дип, табыны белән миңа ябырылдылар.

– Гафу итегез, кунаклар, мин эчмим, – дип, кулымны күкрәгемә куйдым.

Любовь Васильевна да, мине яклап:

– Өч ел күрмәгән абыйсы килеп тә бер грамм капмады, – диде.

Әмма кунаклар тыңларга да теләмәде:

– Яңа ел табынында бераз гына тотарга ярыйдыр инде…

– Тавык та эчә…

– Сездәй таза ир-егеткә бер рюмка чүп кенә ул!..

Табында ике ялгыз хатын да бар иде, шуның берсе, Любовь Васильевнага үпкәләгәндәй:

– Кавалерың безне хөрмәт итми икән, – диде.

Ахырда Любовь Васильевна:

– Азрак булса да эч инде, Серёжа. Барысы да сине көтә, – дип, миңа карады.

Инде дә чара юк иде – мин рюмканы бик озаклап, шулай да яртылаш кына эчеп куйдым.

Моннан соң инде мине артык кыстамадылар. Ә сөйләшеп-танышып киткәч, бер ир:

– Шулай, спортсмен кешегә бу нәрсә дошман инде, – дип, кыстауларга нокта куйды.

– Йөз грамм алкоголь ярышка әзерләнгән спортсменны утыз алты сәгатькә формасыннан чыгара, – дидем мин.

Ләкин шунда ялгыз килгән ике хатынның берсе, бик телгә беткәне, күзенә шайтан чыгарып:

– Кадерле кунаклар! Әйдәгез Любовь Васильевна белән Серёжага бик күп бәхетләр теләп, бу рюмкаларны төбенә хәтле эчеп бетерик әле! – дип, тост әйтте.

Ни өчендер барысы да кул чапты.

Миңа бу мәҗлестән дә ямьле табын, бу кешеләрдән дә чибәр кунак булмас кебек тоела башлады.

Кай арада унике җиткәндер. Кремль куранты суга башлагач, барыбыз да аягүрә басып, юка читле стаканнарны зыңлатып, шампан күгәрдек.

– Яңа еллар котлы булсын!..

– Бәхете белән килсен!..

– Озын-озак яшәгез!..

Мин, уң кулыма бокал тоткан килеш, сулы белән йомшак кына итеп – беренче кабат! – Любовь Васильевнаны биленнән кочып алдым.

– Сезнең бәхет өчен!..

– Сезнең дә тулы бәхет өчен!..

Без бер-беребезнең күзенә карап эчеп куйдык.

Түшәмдәге зур ут сүндерелгән, почмактагы чыршы очында гына бер тонык ут яна иде. Бүлмә эче бөтен кешеләре белән сихри бер дөньяга күчкәндәй булды… Шунда патефон уйнатып җибәрделәр – яңа гына яңа елы туган сихри бу дөньяга «Амур дулкыннары» килеп тулды. Мин солдатта иптәшләрдән ояла-ояла өйрәнгән, өйрәнгәч сөенеп туймаган, сөйгән вальсым иде бу!..

Любовь Васильевна, яшь кызлар төсле, шашып әйләнә башлады.

– Бүген кайтмыйк… Шушында калыйк… – дидем мин.

– Мин исердем… – диде ул.

– Ике рюмка «Хирса» дан кеше исерәме?..

– Вальстан исердем мин!..

– Алайса, кайтмыйбыз…

Ул минем яңагыма яңагын тидереп алды.

– Ах, арыдым… – диде ул.

Вальстан соң без барыбыз бергә урамга сибелеп чыктык. Бераз корытып, салкынайтып җибәрсә дә, кар һаман явып тора – инде аяк йөзеннән булган. Урам тулы халык – җырлыйлар, көлешәләр, тау шуалар иде. Безнең хатын-кызлар да шактый кызган кәеф белән җырлап җибәрәләр. Любовь Васильевна гына җырламый, мине кысып култыклаган килеш, кулбашлары, янбашлары белән миңа ягылган, үзе бөтен авырлыгын беләгемә салып:

– Ах, Серёженька, милый… – дип пышылдый иде.

Без, суыктан кызарынып, кире өйгә кердек. Безне тагын өстәл янына утырттылар. Эчә алганнар тагын эчте. Аннары тагы җыр башланды…

Безгә бәхетләр теләп тост әйткән ялгыз хатын шактый кызган иде – рюмкасын күтәреп минем янга килеп басты да үтереп эчәргә кыстый башлады. Ләкин мин эчмәгәч, үзе бетереп куйды һәм көтмәгәндә бәгырь тавышы белән:

– Любушка, син нинди бәхетле!.. – дип кычкырып елап җибәрде.

Көчкә юатып, бер бүлмәгә кертеп яткырдылар.

…Сәгать бишкә кайтасылар кайтышып бетте. Хатын- кыз урын-җир хәстәрен күрә башлады. Любовь Васильевна мине бәләкәй генә бер бүлмәгә алып керде.

– Син шушында ятарсың, – диде ул.

Мин, җан атып:

– Ә сез?.. – дип пышылдадым.

– Хәзер… – диде ул. Һәм ут сүндереп яныма килде.

Шунда мин, үземә буйсынмаган бер теләк белән, аның татлы тәнен кочаклап алдым.

– Әйдә, гайбәтләре чынга әйләнсен!..

– Сөекле генәм!.. – диде ул. Эссе сулышы белән иреннәремә суырылды.

Аның сулышы гына түгел, бөтен күкрәге ут яна иде.

Һәм мин яңа елның беренче таңында, башымны югалтып, шул утка ташландым…

17

Сөю-сөелү бәхетендә очып кына йөргән көннәремнең берендә Хәвадис абыйны (инде килүенә өмет өзгәч) больницага китерүләрен хәбәр иттеләр. Мин техникумнан туры шунда киттем.

Барып җиткәндә, сәгать өч кенә иде, ә дүртсез авырулар янына кертмиләр икән. Шул тирәдә йөреп, көтәргә туры килде. Сәгать дүрт тулу белән, өстемә ак халат киеп, абый янына кердем.

Ул ятып тора иде. Мендәрдән башы күренмәсә, кеше ята дип уйламассың да: карават өстенә одеял ташлаган төсле генә иде. Мине күргәч, елмаеп, әкрен генә торып утырды. Мөлдерәмә зәңгәр күзләренә карау белән, тавышсыз гына йөрәгем елый башлады. Шул хәлемдә янына барып, как сөяккә калган иңбашыннан кочып алдым.

– Хәлләрең ничек соң, Хәвадис абыйкай гынам?..

– Менә күрәсең инде хәлләремне… – диде ул. Аның шунда иреннәре тартыша башлады. Ләкин ул, иренен кысып, тамак төбенә килеп утырган яшен йотып җибәр- де. – Түгелергә торган күз яшьләремне дә мин кеше алдында түкмим бит… – дип, күз төбендә җемелдәп торган ике бөртек яшен сөртеп алды.

Мин, көлеп:

– И абый, абый! Мин сиңа «кеше» түгел бит, – дидем. – Килер алдыннан нигә хат язмадың?

– Хат язарлык идемени минем хәлләрем?.. Җәннәт эчендә яттыммы, җәһәннәм эчендәме – белмәдем. Тәнем кулың тисә, кулың пешәр иде, – дип елмайган булды.

Йөзендә авызы гына торып калгач, көлүе дә күңелгә авыр иде.

– Берсе җитмәгән, тагы нинди чирләр кагылды соң?

– Врачлар грипп диләр… Йөрәк таза булмаса, китеп тә бара идем инде.

– Йөри аласыңмы соң әле?

– Кая йөрү! Җанга гына хуҗа. Ярый инде, анысы үтте. «Үземнеке» генә калды. Чират китә, атап килгәне китми икән. Анысын, бик китәргә теләсә дә, җибәрмибез инде… – дип, Хәвадис абый бүлмәдәге иптәшләренә карап тагы елмайды.

«Шушы хәлендә дә кай җирләреннән елмаерлык көч ала икән!» дип, шаккатып уйлап куйдым.

Аннары без өй хәлләренә күчтек.

– Миннән башка һәммәсе дә исән-сау калды, – диде Хәвадис абый. Арабызда иң җор теллесе дә ул иде. – Тәрҗимә җиңги генә берара чирләп ала. Болай, чирләгәндә дә, телгә-тешкә нык үзе.

– Инәй картайгандыр инде?

– Әнине тәтәй кәгазьгә генә төреп йөртерлек аны! Үлгәндә дә больницаның ни икәнлеген белми үлеп китәр инде…

Үзебезчә «инәй» дигәнемә каршы «әни» дип җавап биргәч, мин абыйның сөйләшүенә колак саласы иттем. Больницада гына ятса да, Уфа йогынтысы тигән – саф татарча сөйләшергә өйрәнгән иде.

– Ә Шәрифулла абзыйлар ничек яши, тазалармы?

– Таза-а!.. Бал абзый ул үлмәскә сәбәбен табып кына тора: инде кыш өстеннән суган үстерә башлады! Витамины күп, ди. – Шунда Хәвадис абый кинәт кенә миңа текәлеп карады. – Син Җәзиләнең Актанышка кияүгә чыкканын белә идеңме әле?..

– Язган идең бит.

– Яңа ел каршылаган төнне ире асылынып үлгән…

Минут эчендә күз алдыма Җәзиләнең Агыйдел яры өстендә миңа зәңгәр яулык болгап калуы килеп басты. Аннары – быелгы Яңа ел… Любовь Васильевна… Асылынган ир… Тагы Җәзилә… Кемгә – шатлык, кемгә кайгы китергән икән шул быелгы Яңа ел…

– Нишләп асылынган инде ул?

– Үзеннән сорамагач, кайлардан беләсең инде аны! Җәзиләдән җиде-сигез яшькә зур иде. Бик нык көнләшә, диләр иде. Ә минемчә, бар сәбәбе – эчү генә. Яңа ел алдыннан ай буе эшкә дә чыкмый эчеп йөргән, диделәр. Шул, Яңа ел төнендә чоланга кергән дә матчага менеп асылынган… Муенында нәзек кенә трос, ди. Гәүдәгә бик таза иде, мондый гына бау өзелер дип уйлагандыр инде…

Хәвадис абый, тыны бетеп, тукталып торды. Күзе миндә түгел, еракта иде. Аннары ул сулышы җитмәс тавыш белән:

– Их, тазалыгын миңа биреп калдырган булса! Белер идем кадерләрен!.. – диде.

Бу сүзе бәгырьләрне тырнап үтте – мин өнсез калдым. Ярый әле үзе коткарды:

– Мирза абыйлар ничек яши соң анда?

Теленнән «үлем» сүзе төшүгә сөенеп, тиз генә җавап бирдем:

– Мирза абыйлар яхшы яши алар! Карап туймаслык яшиләр. Ул син Нилүфәр җиңгине күрсәң икән!..

Шуннан мин абыйларны сөйләп киттем.

Инде икенче кабатка сестра килеп, иңсәмә кулын тидергәч кенә, ашыгып урынымнан кузгалдым.

Хәвадис абый:

– Икенче килгәндә миңа Тукай шигырьләрен алып кил әле, – дип калды.

Шул көннән алып мин һәр якшәмбедә Хәвадис абый янына килә башладым. Мондый көннәрдә мин, вакыт булганда гына килеп, дежурный аша җимештер-нидер генә биреп китсәм, якшәмбедә инде янына кереп, иркенләп утыра идем.

Тукай китабы өчен махсус республика көтепханәсенә барып язылдым.

Абый мине сагынып, түземсезләнеп көтеп ала. Больницада үткән гомерен дә мин килүдән мин килүгә, атналап саный; ләкин аның өчен ул атна газаплы бер айга тиң булса, минем өчен – атна юк: минем көннәрем эштә, иректә, мәхәббәт ләззәтендә җилдәй исеп кенә үтә иде.

Эш бетүгә, мин Любовь Васильевна янына барып җитәм. Бүлмәсендә кеше булмаса, мин ишектән керү белән, сикереп торып, каршыма килә, буема үрелеп, битемнән йә иренемнән үбеп ала. Ә мин аның, ике кулым белән ике яңагыннан тотып, ике каш арасыннан үбәм. Үпкән саен, әнием сүзе искә төшә: «Сөләймән пигамбәр, улын яуга озатканда, ике каш арасыннан үпкән, бу безгә шуннан калган», – дип әйтә торган иде. Мин дә, Любовь Васильевнаны үпкәндә, үземне чал сакаллы Сөләймән пәйгамбәр итеп тоям – миңа бу кызык та, рәхәт тә иде.

Өйгә кайткач, без Яңа ел төне булмаган да төсле йөрибез. Ләкин мин Клавдия Михайловна әби күзенә карый алмыйм. Чөнки ул бу кадәр эшне сизми калырга тиеш түгел сыман, – кашын күтәреп, күзлек өстеннән бер карап куйса, битем яна башлап, күзем аска төшә иде. Тик – бәхетем! – аның миңа булган мөнәсәбәте үзгәрмәде. Йә ул берни белми, йә белеп тә хуплый иде.

Без аның белән буш сәгатьләрдә бик озаклап, нәсел- нәсәпләргә кадәр актарып, сөйләшеп утыра торган булып киттек. Ул үзенең гимназиядә укыган вакытларын, Крупская белән Калинин бабайны күргәннәрен сөйли. Ни генә булмасын, аның миңа шелтәсе юклык сөюемне газаплы итми иде.

Ләкин вөҗданым газапсыз да түгел: башым-күзем белән мәхәббәткә йотыла барган саен, әни белән абыйлар ныграк искә төшә башлады. Алар ни әйтер? Минем бу хәл Агыйделгә аткан таш түгел – берзаман чагачак. Раббани абый сизенеп китте. Хәвадис абый монда… Иң авыры – әнинең дә белү ихтималы иде. Ул ни әйтер?..

18

Күзләрне чагылдырып март кояшы күренә башлау белән, Хәвадис абый сагынуын сөйли башлады. Мин баргач, үз көенә генә, нәрсәләрне сагынганын тезеп китә, кайвакыт исә мин гомер уема китермәгәннәрне актарып чыгара иде.

– Син бервакыт, бик бәләкәй чагыңда, миннән «Абыкай, кояшка мылтыктан атсаң нишли?» дип сораган идең. Ә мин «Тилгән сымак, җиргә егылып төшә дә, дөнья бетә» дип җавап биргән идем… Ә шул җәйне әти тилгән атканда «Кояшка тигерә күрмә!» дип җылаганыңны хәтерлисеңме?..

– Мин әтинең үзен дә хәтерләмим инде, – дидем мин.

– Алачык тирәсе гел чирәмлек иде. Без синең белән шунда чебиләр көтәр идек. Тилгәне дә күп иде ул вакытта. Берсендә әти алачыктан берданкасын алып чыгып, өстә генә әйләнеп очкан тилгәнгә төзи башлады. Син шунда «Кояшка тигерә күрмә!» дип җылап җибәрдең дә инде. Тик әти тилгәнгә дә тигерә алмады. Син аптырап «Нишләп егылып төшми инде?» дип сорагач, «Пуля канатын гына тишеп чыгып китте шул, улым» дип җавап бирде… Хәтерләмисеңмени?

– Юк, – дидем мин.

Без бәләкәй чакны безнең авылның түбән очыннан гына башланып киткән ап-ак каенлык бар иде. Бер баруымда Хәвадис абый шуны да исенә төшергән:

– Күзләр чагыла иде карасаң! – дип, күзләрен кысып торды. – Сугыш алдыннан гына кисеп, сугыш чыккач, төпләп үк бетерделәр. Колхозныкы, янәсе!.. Гомерлек утын әзерләп куярдай булып кыйландылар. Бала кабере төсле вак-вак түмгәкләр генә торып калды. Төшләремә керә шул каенлык!.. Ә син шунда шүрәле күрергә йөргәнебезне хәтерлисеңме?

– Чаукалыгын[22] хәтерлим, шүрәлесен юк, – дидем мин.

Хәвадис абый, башын иеп, бик озак уйланып утырды.

Уйларына мине дә ияртеп, инде булмаган да төсле тоелган балалык елларыбызга кайтарды.

– Ә мин синең маңгаена көлекәй[23] типкәнен хәтерлим, – дидем мин.

– Ат «куркытам гына» дип, колын «үтерәм!» дип тибә икән ул. Мин читкә тайпылып, тоягының очы гына тиде…

Мин абыйның маңгае өстендәге киң җөенә карап куйдым. Абый сөйләвендә иде:

– Әти алачыгыннан чыгып, ике куллап мине күтәреп алды. Әгәр шунда читкә тайпылмаган булсам; башым ярылып, әти кулында гына үләсе булганмын икән…

Ул тәрәзәдән тышка караган килеш уйланып китте. Ә тышта яз, кояш – күлләвекләр тулы нур иде.

– Мин бит районда концертлар куеп йөргәндә Тукай шигырьләрен ятлап йөрдем. Теләкәй егете аны сәхнәдән бик матур итеп сөйли дә, җырлый да иде. «Тәндә җаным, чык та Тәңреңә юнәл, бар, кайт кире!..» – Аннары ул кинәт, башыма суккандай итеп: – Минем дә гомер язгы кардай эреп кенә бара инде, Сирин апай… Бетә… Тукай егерме җидедә генә булган. Ә мин ни эшләдем егерме бишкә җитеп?.. «Бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш…» Үлгәч, мине дә әти янына җирләгез, аның кыйбла ягы буш әле, – диде.

Назад Дальше