Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Хасан Сарьян 7 стр.


Ишек ачарга Любовь Васильевна үзе чыкты. Күз күреп өйрәнгән киемен алмаштырып, эре чәчәкле озын күлмәк кигән иде.

– Бик вакытында килдең, әйдә, чишен, – диде.

Минем өстә – сырган фуфайка, аягымда – кирза итек, шуларны салдым. Чишенгән җир такта белән генә бүлеп куелганлыктан, кухнядан бик тәмле аш исе саркып чыккан иде. Шунда мин, Уфага килгәннән бирле кайнар аш күрмичә, боткадыр, чәйдер белән генә тукланып яшәвемне уйлап куйдым.

Любовь Васильевна мине зур, якты бүлмәгә алып керде. И ул андагы ямьне күрсәң! Бүлмә тулы әйбер – комод, көзге, пыяла шкаф, этажерка, сәгать – тагын әллә нәрсәләр… Түрдә чуклы чаршау эленгән тагы бер ишек бар иде, шуннан ап-ак чәчле, бик матур бер әби килеп чыкты.

– Бу – минем әнием, – диде Любовь Васильевна.

Әйтмәсә дә, әнисе икәнлеге аермачык иде.

– Менә шушы егет инде мин әйткән. Исеме – Сирин. Сирень. Ә Серёжа дип әйтсәк ачуланмассыңмы? – дип, күзен тутырып миңа карады.

Ничек ачуланасың инде бу күзләргә? Кырын гына карамасын…

Әнисе миңа диваннан урын күрсәтеп, мөлаем йөз белән утырырга кушты. Мин утырдым. Любовь Васильевна комод өстеннән бәрхет тышлы альбом алып бирде. Аннары алар әнисе белән икәүләп кухняга чыгып киттеләр. Түр ишектән башын гына тыгып күзәтеп торган ике-өч яшьлек бер малай, йөгереп килеп, минем альбом караганны карап тора башлады. Мин аңа күз генә кыстым да бөтенләем белән альбомга йотылдым…

Менә Любовь Васильевна – бәләкәй генә кыз бала. Менә ул тиз-тиз генә үсеп укырга китте. Менә җиткән кыз чагы. Чәчен ике яктан киртләч-киртләч ясап, башына берет киеп төшкән. Кашлары сызып куйган төсле. Керфекләренә моңсу күләгә кунган. Фотосы шундый әйбәт-ачык, күзенең һәр нуры йөрәкләргә үтеп керә иде… Аннары, эчләремә ут салып, янында бер егет күренә башлады. Гел шул бер егет!.. Ахырда ул, солдатка әйләнеп, пилотка кигән килеш, берүзе бер биттә Любовь Васильевнадан аерылып калды. Мин, тагы кире кайтып, икесе бергә басып төшкән карточкага карап тора башладым…

– Бу – Миша. Мансур. Без бер мәктәптә укыган идек. Сугышка киткәч бер генә фотосы килде.

Мин күземне фотодан алып, сизмәгәндә яныма килеп баскан Любовь Васильевнага карадым. «Ник шул егет урынында мин булмадым икән?!»

Любовь Васильевна кулымнан альбомны алды да кире комод өстенә илтеп куйды. Шунда гына мин табынга инде аш-су килгәнен күрдем.

Ике көннән безне Уфа вокзалында эшелонга төяп армиягә озаттылар.

Без киттек. Көлдәй соры, болыттай юеш перронда, тик мин генә күргән кояш төсле, миңа ак юл теләп, бәхеттәй ак йөзле Любовь Васильевна басып калды.

Инде аннан соң күпме көз, күпме язлар үтеп, мине кемнәр, мин кемнәрне озатмаган! Тик һаман да, поезд күрсәм, яшьлегемнең Любовь Васильевнасы миңа шулай кул болгап кала төсле. Тик хәтеремдәге йөзе моңсулана бара, моңсулана бара. Мине озатканда елмаеп калган иде бит ул!..

Шулай итеп, укырга дип аткан икенче угыбыз да ташка тиде.

11

Хәрби хезмәткә мин Казанга эләктем.

Без авылда «Казан каласы – таш кала…» дип җырлый торган идек, чынлап та таш икән. Туганнан бирле телебездән төшмәгән, укыган һәр китапның эченә дә, тышына да язылган, ерак та, бик якын да Казан шул икән! Шул таш калада мин туган җиремнең йомшак җылысын тойдым. Любовь Васильевна озатып куйган сәгатьтән башлап, буранлы көндәй, берни күрми барган юлыма якты нур булып төште ул Казан!..

Хәрби антны иткәннән соң ике ай үткәч, мине үзебезнең отделение командиры чакырып алып, спорт белән шөгыльләнергә кушты. Хезмәттәге дүрт-биш ай эчендә мин, гәүдәгә бераз суырылып, турниктыр, боҗрадыр кебек нәрсәләрдә шактый елгырлана башлаган идем. Командирыбыз шуны күреп йөргән икән.

Без башка отделениеләрдән дә байтак җыелдык, һәм безне көн саен, мәҗбүри тактик занятиеләр төсле үк, спорт серләренә өйрәтә башладылар – һәр көн өчәр сәгать тир түгә идек. Тир белән бергә тиешледән артык авырлыгым да сызып кына кимеп бетте. Мин гәүдәмнең һәр мускулын сизеп йөри башладым.

Язын гимнастика дигән хикмәткә беренче тотынган кеше – көзгә инде мин, һәр снарядта тугызар балл җыеп, өченче разряд алдым. Мине ярышларга йөртә башладылар. Иң элек үзебезнең гарнизонда, аннары офык киңәя-киңәя, соңгы елны инде мин округ күләмендәге ярышка барып, Куйбышев шәһәреннән беренче разрядлы гимнаст дигән дәрәҗә алып кайттым.

Техникумда өч ай интегүем дә ярап куйды: шуңа таянып, үзебезнең замполит беренче елны ук минем уку мәсьәләсен кузгатып җибәрде. Миңа Казанның бер татар мәктәбендә экстерн тәртибе белән укырга рөхсәт иттеләр. Укучылар бер мин генә түгел – без бер унлап солдат идек. Күп вакытны спорт имеп барганлыктан, миңа уку җиңел булмады. Шулай да мин тырышып-тырмашып ун классны җиңеп чыктым.

Безне, бик еш булмаса да, театрларга йөртәләр. Әгәр инде гарнизондагы татар егетләрен җыеп, үзебезнең татар театрына да алып барсалар, ул көн безнең өчен олы бәйрәмгә әйләнә иде.

Хезмәт итүемнең соңгы елында тагы бер шатлык өстәлде: Казанга Мирза абыйлар күченеп кайтты. Хатыны Нилүфәр җиңги Кырым кызы иде. Аркасына елкылдап төшкән куе кара чәчле, озын кара кашлы, «Кара диңгезме әллә бу?» дип карап торырлык зур кара күзле, безнең якта мин күрмәгән бер чибәр иде ул. Әнисенең бертуган апасы сугышка тикле үк безнең татарга кияүгә чыгып, Казанда төпләнгән булганнар. Ире сугышта үлгән. Хәзер инде Анифә апаның, ике кызын да кияүгә биреп, берүзе бер квартирада яшәгән көне икән.

Квартиралары Соцгородта иде. Мирза абыйлар шунда кайтып төшкән. Абый демобилизациядән соң үзе хезмәт иткән җирдә калып, хәрбиләштерелгән сакта эшләгән. Казанда ул милиция лейтенанты булып урнашты.

Мин, увольнение алсам, туп-туры аларга китәм. Кырымча пешерелгән ашлар ашап, чәйләр эчеп кайта идем. Анысыннан да бигрәк Нилүфәр җиңгинең кырымча сөйләшүен рәхәтләнеп тыңлый идем. Сүзләре үзе гел безнеңчә сыман, тик әйтүен генә башкача әйтәләр – нәкъ әниләрнең мөнәҗәт теле кебек иде. Кырымныкылар да, безнең Актаныш ягы шикелле, «бармайым», «кайтмайым» дип сөйләшәләр икән. Шунысы бигрәк якын иде йөрәгемә.

Октябрь аенда мин, өч елга бер генә ай тулмый калган хезмәтемне тутырып, казарма белән бөтенләйгә хушлаштым.

Мин туры Мирза абыйларга киттем. Минем кайту хөрмәтенә алар кичен мәҗлес ясадылар. Анифә апа белән Нилүфәр җиңги чурбадыр, чибәрәктер кебек кырым ашлары пешергән – бүлмә тулып борыч, суган, кызган май исе таралган иде.

Мирза абый ике рюмкага тигезләп кенә аракы салды.

– Әйдә, туганым! Синең шатлыктан бу. Синең дә, ил алдындагы изге бурычны исән үтәп, исән кайтуын хөрмәтенә бер гөрләшеп утырыйк әле. Әйдә! Еллар имин булсын!

Мин солдатта бер грамм капмаган. Аракы түгел, тәмәке төтене дә эчмәде минем организм. Менә шуннан соң инде, – бер егәрне суырып, ун егәр өстәгән авыр, ләкин авырлыгын җиңгәч рәхәтлеген тойган солдат хезмәтеннән соң, – абый белән бер иркенләп утыру бәхетеннән җилкенеп, кулыма рюмка тоттым.

– Менә шулай, туганым!.. Синең белән шушылай утырыр көннәрне дә күрдек. Чынлап торып уйласаң, бөек шатлык түгелмени? Бер анадан без биш малай туган, и бишебез дә исән!.. Тик бер ояда гына түгел – бишебез биш таба таралганбыз. «Үскән чакта үскән идек тал тамырлары кебек, үсеп җиткәч таралыштык кош балалары кебек» дигәннәре шушыдыр инде… Мин сугышка киткәндә сиңа булса унбер яшь булгандыр… Ә Әдрәнне күргән төсле дә түгел. Хәзер ул да армиядә!

– Төркмәннең Кушка дигән җирендә хезмәт итә, «Хәвадис абый күреп кайткан ком чүлләрен мин дә күрдем инде» дип язган…

– Өйрәнгәнче бик авыр булыр инде: СССРның иң эссе ноктасы бит! – диде абый.

– Әллә сиңа, киткәч тә, хаты килмәдеме? Мин сиңа адресын язган идем дә.

– Килде. Тик мин, монда күченүләр мәшәкате белән, үзем яза алмадым. Казанга күчкәч язган хатыма җавабы бар. Карточкасын да җибәргән, – дип, Мирза абый комод өстеннән Әдрәннең фотосын алып килеп өстәлгә куйды: – Менә!..

Бу – Әдрәннең миңа да җибәргән фотосы иде.

– Тач син булып бара инде Әдрән дә, – дидем мин. Мирза абыйның әллә нинди куәт биреп торган киңчә йөзенә карап алдым. – Яшьтән үк төпле булып үсте. Зурлар акылы бар анда.

– Минем акылны тотмады әле әнә – укырга китмәде.

– И китмәячәк тә! Менә мин әйтте диярсең, армиядән туры авылга кайтачак. Аның җилеге җирдә. Аның кан тамырларында крестьян каны синеке белән минекеннән күбрәк ага…

– Булды, инандым, – диде абый. – Үз башы үзендә. Гомере буе аю кебек табанын имеп ятмаса ярый.

– Әдрәнме? Ятар Әдрән! Әдрән – башка!.. – дидем мин.

Мирза абый, күзләрен тутырып, яратып, миңа карап торды.

– Җә, инде үзеңнең планнар нинди соң? Укыргамы, әллә эшләргәме исәп?

– Белмим әле…

– Сиңа «белмим» дип торасы да юк. Син түгел, мин берәр кичке мәктәпкә укырга керергә дәрт итеп йөрим әле. Җиде класс бүген яраса да, иртәгә ярамаячак. Ә синең кулыңа гыйлем кошы үзе очып кунарга тора!.. Ун класс белемең бар, гимнастикадан беренче разрядың бар. Тот та кер физкультура факультетына. Пединститутта ачылган бит әнә. Теләмәсәң, башкасына кер.

– Быел булмый инде, абый. Кайтып, бер арыныйм инде бу өч ел күтәргән йөктән, – дип сүзне читкә бордым. – Кайту дигәннән, үзегезгә дә бер кайтып китәргә иде инде авылга. Җиңги белән, Анифә апа белән… Без димәсәң, әни бар бит!..

– Их, апай! Белмисең шул син!.. – дип, Мирза абый бик озак уйланып утырды. – Казанга ничек кайта алдыгыз дип сора… Ярый инде, бар да көйләнде шикелле. Яренгә, Алла бирса, җәйнең иң ямьлесендә бер кайтып килербез әле. Туган-тулпы, күрше-күкертне күрербез. Җиңгәңнең дә безнең якларны бик күрәсе килә. Шулаймы, севгилием?[20] – дип, ул җиңгигә карады. – Син бер безнең туган илләрне күреп килерсең. Кара диңгезе булмаса да, Агыйделе бар. Син сагынып көйгән кыялары булмаса да, ямь-яшел болыннары бар…

– Кунакны сүз белән генә сыйлайсын дәгилме, Мирза? – диде аңа Нилүфәр җиңги.

– Их, шатлыгым да, кайгым да бит син минем!.. – дип, Мирза абый Нилүфәр җиңгинең озын чәчләрен сыйпап сөйде. – Безнеңчә «кыя» ны алар «кая» диләр бит. Кая, кая… Кайда соң ул сезнең каягыз?..

– Болур, хатырлатма, – диде аңа җиңги.

– Булды, булды, хәтерләтмәем. Әйдә, алайса, Сирин апай, бер сайрашып утырыйк әле. Дус табылыр, туган табылмас.

Без, Анифә апа белән җиңги пешергән татлы-үткен ашларны ашый-ашый, икебезгә бөтен бер яртыны бетереп куйганбыз.

– Ике таза кешегә күп түгел ул, апай, – диде Мирза абый. – Шуннан артыгы кирәкми дә аның – исеңдә тот, – диде.

12

Иртән уянып күзем ачуга инде яктырган, өй эченә болытлы көн сорысы төшкән иде. Барысы да торып, Анифә апа эшкә киткән, Мирза абый көзге алдында кара чылгый мыегын төзәтеп утыра иде.

– Уяндыңмы, туганым? Әйдә, торып юын, – диде ул.

Сәгать унберләрдә без билет хәстәренә чыгып киттек.

Юлның төрле яктан өзелгән чагы. Актанышка самолёт очмый. Аны көтсәң, җир туңганны көтәргә кирәк. Пароход йөрми. Поезд белән Свердловск ягына китсәм дә, Раббани абый кебек, авылдан авылга ат яллап, урман да болын эченнән җитмеш чакрым кайтырга кирәк. Безнең якның кара ләпегеннән аты да йөрмәс әле аның. Бердәнбер юл – Уфа кала. Хәвадис абый былтыр ук инде, Уфадан безгә автобус җибәрделәр, дип язган иде.

Шулай итеп, бердәнбер ышанычлы юл – Уфа. Хәтта бу юлларның һәммәсе дә безнең өй яныннан үткәндә дә, мин, ихтимал, туры юлны урау итеп Уфа аша кайтыр идем. Юк, шәһәрен сагынудан түгел: ул минем күңелдә гел көз, гел шыксыз булып калган – минем Любовь Васильевнаны күрәсем килә иде. Мине озатканда хат яз димәсә дә, мин аңа бәйрәм саен, иптәшләрдән күреп, чәчәкле открытка җибәрә торган булдым. Башта аерым кәгазьгә язып карыйм, интегеп бетәм, аннары иптәшләргә күрсәтеп төзәткәч кенә, тырыша-тырыша чистага күчерә торган идем. Бу гадәтем русча өйрәнгәч тә калды.

Хәрби эштә, билгеле инде, барысы да русча. Мин дә, сөйләшми йөреп-йөреп кинәт теле ачылган бала төсле, русчага кинәт остарып киттем. Әлбәттә, язуы татарча кебек җиңел түгел, шулай да, инде иптәшләрдән төзәттермичә, хезмәтемнең икенче елында Любовь Васильевнага куш бит тутырып хат язып җибәрдем. Балаларча мактанасы килү дип әйтимме, «менә мин дә русчага өйрәндем бит!» дигәнрәк бер уй яздыртты, ахры. Җитмәсә, фотомны да салдым. Ләкин үзенекен сорарга, теләсәләр нишләтсеннәр, кыюлыгым җитмәде.

Открыткаларыма җавап булмаган шикелле, хатыма да җавап көтмәгән идем. Көтмәгәндә җавабы килде. Уңышларым өчен шатлануын язган. Ә русчама: «Прямо молодец!» – дип куйган иде. Ул көнне мин коштай очып йөрдем…

Безнең хат язышуыбыз шулай башланып китте. Шуңа күрәме хәзер, Уфа аша кайтып, Любовь Васильевнаны күреп китү теләге тыелгысыз калкып чыккан иде.

Без вокзалга барып җиттек. Самолётлар да очмаганга, бөтен кеше тимер юлда ята – вокзалның эче-тышы халык иде. Хәрбиләр кассасы үзенә аерым булып, бер сәгать эчендә билет эшен хәл дә иттем. Тирләр агып, урамга чыктык. Мирза абый уңга-сулга каранып алды да: «Әйдә башка җиргә», – дип, мине кәкре-бөкре бер урам белән Кремль ягына алып китте. Без Болак буендагы «Закусочная» дип язылган бер ишеккә сугылдык. Монда иркен дә, аулак та иде.

Мирза абый йөзәр грамм аракы әйтте.

– Кабарга ни телисең?

– Минем ашыйсы килми.

– Килер әле. Әнә икра алам. Икрасы бик әйбәт күренә. Артыннан кабып җибәрергә бик җилле була ул, – дип сөйләнә-сөйләнә, өстенә кап-кара уылдык ягылган ике телем ипи алды. Шуларның барысына – ике йөз грамм аракы, ике бутербродка – төп-төгәл ун сум акча түләде.

Стена буена, стаканнар куяр өчен, күкрәк тиңентен киң такталар сугылган иде, без шунда барып бастык.

– Тагы кайчан күрешербез әле. Туйганчы бер күреп калыйм үзеңне, – дип, Мирза абый ипләп кенә стаканын минем стаканга тидереп алды. – Икрасы шәп! – диде ул. – Юкса «Закусочный» ларга, гадәттә, магазинда үтмәгәннәрен генә җибәрәләр. Изелгән була, ниткән була. Ә бу әйбәт, – дип, ипи өстендәге кап-кара уылдыкны ялап алды.

– Инде авылга кайтмаскамыни исәп? – дидем мин.

– Яренгә, дидем бит.

– Юк, мин бөтенләйгә дим.

Мин тагы нидер әйтмәкче булган идем – капыл киселеп уйга калдым: тукта, кайтсалар, кайда торыр соң алар?.. Өйдә болай да, без үскәндәге сыман, алты җан – без өчәү читтә булсак, өйдә Тәрҗимә белән ике балалары артты. Шулар өстенә кайтып төшсеннәрме?..

– Бөтенләйгә кайтулар булмастыр инде, апай… – диде Мирза абый. Аннары уйланып торды: – Ярый, кайттык та ди. Тик ничек яшәрбез соң без колхозда? Бер граммсыз хезмәт көненәме?.. Мин үземне әйтмим. Эчендә бәрәңгесе, умачы булса, мин ашына да түзәрмен. Нилүфәр нишләр? Ул болай да җитәрлек кайгы ашаган… И мин, аңа өйләнгәндә, күңелемнән ант иттем: үзем исән чакта Нилүфәрне беркайчан бернәрсәгә интектермәячәкмен, дидем. Ул минем өчен – дөнья бәһасе!..

Мирза абыйның һәр сүзе үзәкләргә төшеп, күңелемне айкап ташлады – каршы әйтерлек бер дәлилем юк иде.

Мин уйланып китеп, стаканны кыегайткан килеш төбенә карап торуымны сизеп алдым.

– Йөзәрнеме тагын? – диде Мирза абый.

– Булды бит инде, кирәкми, – дидем мин.

– Синең белән минем гәүдәгә йөз грамм нәрсә ул!.. – дип, Мирза абый тагы йөзәр грамм алып килде; стакан өстендә берәр бутерброд тора, тик бу юлы кара түгел, кызыл икралы иде.

Мин әле хәрби форманы салмаган. Ул мине һаман кысада тотып, кирәксез, ярамас хәрәкәттән тыеп тора иде.

– Монысы артык бит инде, – дидем мин.

Шуның өстенә бая күтәрелгән кәефем кинәт төшә башлады. Минем елыйсым килә иде.

– Быел җәй Чибәр әби дә үлгән… – дидем мин. – Кышкы бураннарда өеннән көрәп чыгара торган идек…

– Йә, башыңны бик имә – картлар үлә инде ул, – диде Мирза абый. – Әйдә, исәннәрнең башы сау булсын.

Ләкин без эчә алмадык. Үтә кабахәт сүз белән кычкырып сүгенгән тавыш безне әйләнеп карарга мәҗбүр итте. Ишек янындагы почмакта без кергәндә үк өч егет эчеп тора иде. Шулар инде тәмам кызып җитеп, берсе икенчесенең битенә аракы сипкән булса кирәк. Чөнки без караганда, берсе юеш битен сөртеп алды да кизәнеп торып иптәшенең яңагына сугып җибәрде. Иптәше чайкалып стенага бәрелде. Шуннан чын сугыш башланып китте.

Назад Дальше