Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Хасан Сарьян 8 стр.


Мирза абый стаканын куйды да ике генә атлап яннарына барып басты. Шундук берсенең күтәргән йодрыгын тотып алды.

– Ягез әле, туктатыгыз сугышны!..

Ләкин тегеләр кызган иде инде. Суга алмый калганы тыелгысыз усаллык белән:

– Бар, бар! Стойкаң янында эчүеңне бел! – дип, абыйны җиңел генә этеп җибәрергә иткән иде дә – булмады. Җибәрерсең алай җиңел генә Мирза абыйны!

Ул бер дә кычкырмыйча, җикеренмичә, ләкин каты тавыш белән тагын әйтте:

– Сезгә җиткән, егетләр. Хәзер үк әйбәт кенә булып чыгып китегез. Ишеттегезме? – диде.

Шунда моңарчы тик кенә торган өченчесе, иң көчлесе булса кирәк, урыныннан купты.

– Әй син! Гәүдә! Башкалар әнә чибәр генә карап тора, ә син? Ямьсез йөзеңнән туйдың мәллә? Хәзер матурлап куябыз аны. Яле, малайлар, бәр йөзенә! – дип, йодрыгын төйнәп, абыйның ияк астына җибәрергә итүе бул- ды – кыйналган кәҗәдәй акырып, идәнгә әйләнеп тә төште. Абыйның ничек иткәнен мин күрми дә калдым.

Ул бүтән берни эшләмәде, сүз дә әйтмәде. Тыныч кына кире килеп, стаканын тотты:

– Әйдә, апай! Чибәр әбинең җаны җәннәттә булсын!..

Без эчеп куйганда инде теге егетләрнең эзе дә юк иде.

Биш-алты ир берьюлы абыйны мактарга кереште:

– Чиста! Чиста!..

– Хулиганнарга шул кирәк!..

– Тапканнар сугышыр җир!..

– Шәп сыладың!..

Берсе, стаканнарын күтәреп, безнең янга ук килде:

– Мә, тот әле, энем! Үзем сыйлыйм…

Абый:

– Булмый, иптәш. Служба!.. – дип, ишеккә юнәлде.

Без чыгып киттек. Болакны чыгып, трамвайга утырдык. Килгәндәге төсле, кайтканда да мин Кремльне карап үттем. Казан елгасын чыккач, Кәҗә бистәсе ягыннан бу якка таба бик биек итеп сап-сары ком өеп киләләр иде. Бу дамба булачак. Куйбышев ГЭСының су тибүе Кремль төбенә үк җитеп, әле без барган җирләр тоташ су астында калачак дип сөйлиләр – һич ышанасы килми иде.

Дамбадан соң бистә үзе башланып китте. Мин тәрәзә аша бу җилле, болытлы көнне өшеп-караеп утырган агач өйләргә карап барам. Бу – гел авыл. Өйләре дә камышлы сазлык, болынлыклар эченә кереп югалган шикелле. Тирә-юньдә сарыктыр, кәҗәдер утлап йөри иде.

Галәмәт зур таш өйләр салынып яткан бушлыкны үтеп, тимер юл астыннан чыккач, Соцгородта без трамвайдан төштек.

Кичкә тагын аш җиткерделәр. Кырымча пешерелгән үткен-зәһәр шулпадан күңелләрем ачылып китте.

– Аш ләззәтини кетирген – соганиен бибер, – диде Нилүфәр җиңги.

– Аш ләззәтен китергән – суган белән борыч ди, – дип, Мирза абый үзебезчә кайтарып әйтте.

Бер йөз грамм эчеп куйгач, төшлеккә менеп җиткән кояштай тулып, «куй, ояттыр» дип әйтүенә карамастан, Нилүфәр җиңгине кочаклап алды.

– Хәсрәтем син, бәхетем син, язмышым син, – дип сөйләнә-сөйләнә, шапылдатып аркасыннан сөйде. Һәм, минем алда беренче тапкыр, җил искәндәй сагышлы бер көйгә алар теле белән җырлап җибәрде:

Ахырын бик озын итеп сузып бетерде дә, сул кулы белән һаман Нилүфәр җиңгине кочаклаган килеш, уңы белән рюмкаларга аракы бүлде. Нәфесем артык күреп, мин баш тарттым.

– Кардәшең ния ичмәй? Кайный, безем севгигә ичмәйсенмени? – дип, җиңги миңа карады.

Кырым көе мине сагышы белән изсә дә, Нилүфәр җиңгинең, үз моңын тоеп, кинәт балкып китүе минем дә күңелне күтәреп җибәрде. Мин дә рюмкага үрелдем:

– Бу мәхәббәт өчен агу да эчәргә була!..

Ә төнлә мин поездга утырдым.

13

Юл озын. Әллә ниләр уйлап бетерә торган озын юл иде. Мин бу юлда күп уйладым. Солдат икмәген бушка ашау бетте. Мин бүгеннән үз икмәгем табарга тиеш – миңа хәзер шуны уйларга кирәк иде. Минем ун класс белемем бар. Гимнастикадан беренче разрядым бар. Мин хәзер берәр мәктәптә физкультурадан укыта алам. Йә берәр җирдә тренер булып эшли алам. Иң кирәге – формадан язмаска. Тизрәк кайтып өйдә бер күренергә дә кире Казанга китәргә булыр. Анда пединститут бар, аның спорт факультеты бар. Быел эшләп, киләсе ел институтка тәвәккәлләргә мөмкин иде.

Уйның чиге булмаса да, юлның чиге бар. Егерме алты сәгатьтән соң поезд, ниһаять, Уфага килеп җитте. Төн дип тә, таң дип тә булмый торган бер чак иде. Агыйдел күперен кергәндә, Уфа тавы ярты күкне каплаган күкшел болыт төсле каршыга килеп басты. Өстендә шәһәр барлыгы да беленми: шәһәр әле иң тәмле йокысын йоклый иде.

Вокзал мәйданына чыккач, кая барырга да белмичә, юлыма каршы төшкән биек тауга башым чөеп карадым. Урта бер җирендә аксыл бина шәйләнә иде. Шуны күргәч, йөрәгемне сагыш биләп алды; техникумга кереп, уку башланыр алдыннан безне, санитария өчен дип, шул мунчада юындырып чыгарганнар иде.

Әле бик иртә. Әле таң карасы да бетмәгән. Мин борылып вокзалга кердем. Сагышым да миннән калмый бергә керде. Көчкә урын табып, күзләремне йомдым. Күз алдыма шундук Казан килде. Анда мин аңлап бетермәгән әллә нинди кайгысы белән Мирза абый торып калды; боек, гүзәл Нилүфәр җиңги калды… Авылда инде телеграмманы алганнардыр. Бәлки, әни дә, бу минутта йокламыйча, мине сагынып көтәдер. Мин әле кайчан өйдә булам?! Мин әле Уфада… Әле Любовь Васильевна да йок- лыйдыр. Бөтен Уфа йоклаганда нишләп ул гына йокламаска тиеш икән!.. Өенә бару килешмәс, эшенә килгәнен көтәргә кирәк. Ничек каршы алыр икән ул мине?..

Яктыру белән, халык та кими төште. Вокзалдан шәһәргә бәләкәй генә автобус йөри башлады. Ләкин ул мин барасы җиргә бармый. Мин җәяүләп кенә паровоз ремонтлау заводы ягына менеп киттем. Бераз менәм дә, ял иткәндәй туктап, кара ярны юып аккан Агыйделгә карыйм. Инде тоташ зим ага – көзге Агыйдел аккургаштай авыраеп калган иде. Сугышка чаклы тау битеннән вокзалга таба яңа трамвай юлы салып төшә башлаган булганнар. Ләкин төшеп җитмичә туктап, хәзер рельслары тутыгып ята иде. Менгән юлым – шуның буйлап салынган сукмак кына.

«Сукмаклардан мин китәйем, юл сиңа булсын…»

Күңелемә Мирза абыйның шушы җыры килеп төште дә, адымымнан һич калмыйча, тел очымда тик кабатлана башлады.

Шулай үземә таныш та, якын да Ленин урамына килеп чыктым. Монда инде трамвай йөри иде. Ләкин минем әле вакыт бар – җәяү генә баруымны белдем. Җыр сүзләре дә, һаман өзелмичә, салмак адым көенә кабатлана иде:

«Сукмаклардан мин китәйем, юл сиңа булсын…»

Сигез тулып, дәрес башлану белән, йөрәгем дөп-дөп типкән хәлдә, техникум ишеген ачып кердем. Башта – коридордан уңга, аннан – сулга… Пыяла шкафларда шул ук ташлар… Бу бинада миңа шул ташлар да якын иде. Ә Любовь Васильевна булмаса?! Шулай уйлаудан гына да күңелемә таш салкыны йөгерде. Җансыз кала язып, авыр ишекне ачтым.

Ни бәхет! Любовь Васильевна үз урынында утыра, җитмәсә, бүлмәдә берүзе генә иде. Мине тану белән, «Серёжа!» дип атылып каршыма килде. Ике кулын да иңбашыма куеп, башын күкрәгемә тидереп алды:

– Чын ир-егет булгансың бит! – диде ул. Дымлы күзләрен тутырып күземә карап торды. – Әллә кайтып кына төшүеңме?

– Туры вокзалдан! – дидем мин.

– Поезд белән кайттыңмыни? Ничәдә төштең?

– Өчтәдер…

– Боже ты мой! Әлегә кадәр вокзалда утырдыңмы?

– Әйе.

– Йокламагансыңдыр да әле, мөгаен?

– Ничего, зыян юк, – дидем мин.

– Юк-юк, син хәзер үк безгә кайт. Кайт та бик әйбәтләп ял ит. Аннан…

– Бик рәхмәт, Любовь Васильевна. Миңа бүген үк, автобус белешеп, кайтып китү ягын карарга кирәк. Тубдиспансерга да кереп чыгасым бар. Абыйны китермәделәр микән… Мин монда сезне күреп чыгар өчен генә кердем.

– Китү турында сүз дә әйтәсе булма – үпкәләрмен, – диде ул. Тиз генә сумкасыннан ачкыч тартып алды. – Әни каядыр барам дигән иде. Менә, өй бикле булса, үзең ачып керерсең. Кыенсынып торма, – дип, ихтыярыма куймыйча, ачкыч тоттырды. – Квартираны онытмадыңмы әле?

– Онытаммы соң, Любовь Васильевна! Күземне бәйләп җибәрсәгез дә табам мин аны.

– Ә үзең вокзалда утыргансың.

Шунда бүлмәгә мин белмәгән бер укытучы кереп, Любовь Васильевна аңа «Мин – хәзер» диде дә, минем белән коридорга чыкты.

– Әни кайтып җитмәсә, үзең чәй куеп эч. Аннары абыеңны белеп кайтырсың. Тик «китәм» сүзен авызыңа алма. Ишеттеңме? Мин дүрттән дә калмам. Өйдә бул, – дип, мине озатып җибәрде.

Трамвайга утырып, Ленин урамыннан борылу белән, күбесе бер катлы шул ук иске өйләр, дым эчүдән бүртеп карайган коймалар, шүрәле бармагыдай шәрә ботаклы биек алмагачлар башланып китте. Мин «Совбольница» да төшеп, Любовь Васильевналар урамына борылдым.

Әнә ул аларның өе! Буявы беткән калай түбәсе дә, такта тышлыгы да көзге көннән һич аерылмый – соры, шыксыз. Ләкин минем өчен аннан да сөйкемле өй Уфасында юк иде. Эчендә дә берни үзгәрмәгән: ике тәрәзә арасында шул ук комод, түр бүлмә ишегендә шул ук зәңгәр плюш чаршау, шул ук көзге, өстәл… Кечерәймәгән дә, зураймаган да – нәкъ мине солдатка озаткан, өч ел хыялымда йөргән, ә хәзер каршы алган җылы, ягымлы өй иде. Тик хуҗасы – җан җылысы булмагач, кинәт бу әйберләрдән күңелемә саркып кына моңсулык иңә башлады. Мин итекне генә салган идем. Кабат кидем дә кеше күп йөргән шәһәр эченә йотылырга ашыктым.

Иң элек Хәвадис абыйны белешеп чыгарга кирәк иде. Әгәр ул монда булса, миңа тагы берничә көн торырга туры киләчәк, шуңа мин башта тубдиспансерга киттем. Абыйны барысы да белә икән: исемен әйтү белән сестралар сырып алып, мин алардан сорыйсы урынга, алар миннән сораша башладылар. Ярты сәгатем шунда калды.

Больницадан күңелем төшеп чыккач, Уфаның иң ямьле урамнарында да миңа ямь калмады: урам тулы кеше арасында мин ялгыз идем. Эзләп табып, автобусны белештем. Безгә йөри торганнары инде киткән, ә иртәгәсен иртә белән килеп, шушында көтеп торырга куштылар.

Аннары минем кинәт ашыйсым килеп китте. Башта мин Сталин урамы чатындагы «Урал» ресторанына сугылдым. Ләкин анда бик күп офицер утыра иде – ялт кына кире чыгып тайдым. Безгә ашханәсе дә бик җиткән һәм мин базар капкасы янындагы бер ашханәгә кердем. Монда барысы да авыл халкы – базарчылар иде.

Артымнан ук минем өстәлгә ике башкорт апасы килеп утырды. Шул ике апаның үзләренчә сөйләшүен тыңлап, сагышланып киткәнмен: гүя мин бу ашханәдә түгел, ә Шәрифулла абзыйларда икән, гүя мин аналы-кызлы Җүәйрәттәй белән Рәҗимәнең, шушы ике башкорт апасы кебек, «с» авазын сакау итеп сөйләшүләрен тыңлый идем. Авылга тизрәк кайтасы килүем тагы да көчәя төште.

Әле сәгать бер генә. Ашап чыккач, вакытны ничек үткәрергә белмичә, игъланнар укый-укый, шәһәр буйлап йөри башладым. «Октябрь» кинотеатры янындагы стена биеклек афишага «Тарзан» дип язганнар иде. Тышыннан ук, көтүче чыбыркысы төсле, урап-урап чират басканнар. Елгыр малайлар биш тәңкәлек билетны ун тәңкәгә сатып йөри иде. Мин бу тамашаны исем китеп карап тордым да китеп бардым: бу галәмәт чират торып кинога керәме соң кеше!..

Шәһәр арыткан иде – мин, трамвайга утырып, Любовь Васильевналарга кайтып киттем. Ап-ак чәчле әнисе – Клавдия Михайловна әби мине шундук танып, улы кайткандай күрешеп, электр плитәсенә чәй куеп җибәрде. Чәй өлгерүгә, Любовь Васильевна үзе дә кайтып керде. Бакчадан улын да ала кайткан. Йөгереп өйгә кергән җиреннән туктап, ятсынып, миңа текәлде. Төскә гел әнисе, тик чәче коңгырт та, йөзе каратут иде. Каешыма карап торуын сизеп, каешымны чишеп бирдем.

Любовь Васильевнаның кемедер кемгәдер шалтыратып, мин чиратын күреп кайткан «Тарзан» га билет алган икән, сигездәге сеанска җыена башладык. Любовь Васильевна эчкәре бүлмәдә өстен алмаштырып, биек иңсәле панбәрхет күлмәген киеп чыкты. Әнисенең:

– Театрга барасызмы әллә? – дигәненә каршы:

– Кинода да кичке сеансларда өсне салмыйча утырып булмый – мунча була, – диде.

Күлмәге өстеннән ул төлке якалы, нечкә билле бостон тышлы пальтосын киде. Минем өс алмаштырып торасы юк, итегем белән шинелемне кидем дә, без кинога киттек. Көндезгедән кинәт туңдырып җибәргән: трамвай тукталышы ягыннан безгә каршы, йөзгә бәреп җил исә, аяк асты катып тайгакка әйләнгән иде. Капкадан чыгып берничә адым атлау белән, Любовь Васильевна шуып килеп, мине култыклап алды.

Икенче көнне иртүк автобуска китәсе урында мин Любовь Васильевна белән техникумга киттем. Техникумның элекке, әле мин дә белгән физкультура укытучысы яңарак кына икенче урынга күчеп, аның урынына хәзер кеше эзлиләр икән.

– Барып сөйләшеп карыйк. Булмаса, берсекөнгә кайтып китәрсең, тотмам, – дип, Любовь Васильевна кичә кичтән үк мине бүгенгә китми торырга күндереп куйган иде.

Мин каршы килмәдем. Кая инде ул карышу! Киресенчә! Шул урынга мине алмасалар, дөньясыннан бизәр дәрәҗәгә җитеп, йокым да йокы булмады. Әнидән күчкән гадәттер: төшкә чынлап ышанмасам да, матур төш күрсәм күңелем үсеп, начарыннан кәефем китә торган иде. Бүген мин әллә нинди саташулы бер кыен йокы эчендә начар төшләр күрдем. Шуңа иртән кәефем бик шәптән түгел: юкка калдым, мине ул эшкә барыбер алмаслар кебек иде.

Ләкин мине чак күтәреп кенә алмадылар. Хәтта, бер ишегеннән кереп, икенчесеннән чыгып китүемә карамастан, шушы техникумда укыган булуым ук хуп күрелде. Директор шундук приказ басып кертергә кушты. Любовь Васильевна аны дәртләнеп, пианино уйнагандай гына басып, директордан кул куйдырып чыкты.

– Котлыйм! – дип, кайнарланып кулымны кысты. Миңа калса, ул минем ише генә шатланмый иде.

Кайтып килер өчен бер атна вакыт бирделәр.

Икенче көнне мин җиде тулыр-тулмастан автобуска киттем. Барсам, өченчекөнге сыман, урам чатында өелешеп кеше тормый, килгәнебере, касса будкасына борын төртеп, нидер укый да кире китә. Мин дә, инде эшне сизенеп, шул игълан янына бардым. Безнең якка йөрү өчен Агыйдел аша понтон күпер генә булып, Агыйделдә боз тотар алдыннан ул сүтелә торган иде. Әле нәкъ шуны игълан иткәннәр: «Боз ныгымыйча автобуслар йөрүдән туктала» диелгән иде. Нишләп башыма да килмәгән соң бу минем?..

Шулай авылга кайта алмый калынды.

Ә икенче көнне инде мин үзем укып киткән техникумда физкультура укыта башладым.

14

Эшкә урнашып, квартир эзләргә дип авыз ачу белән, Любовь Васильевна, үпкәләбрәк:

– Безне яратмадыңмыни? – диде.

Мин кыенсынып кына җавап бирдем:

– Минем кыз туганнарым юк. Мин кыз белән малайның туганлык хисләре ничек була икәнлеген белмидер идем. Ә хәзер беләм: шушылай буладыр ул. Сез мине, туганыгыздан да болайрак күреп, кадер-хөрмәт белән кабул иттегез. Мин дә сезне яраттым… Тик…

– Нәрсә «тик»?

– Бездә шундый сүз бар: хәерчегә якты чырай кат- саң, ямаулык сорый, ямаулык биргәч, «Берәр иске сырмагыз да юкмы?» дип әйтә икән диләр. Шуның сыман, мин сезгә ничек итеп «Сездә торыйм әле» дип әйтә алыйм ди!

– Чудной ты! – диде ул.

– Безне яраткансыз икән – калыгыз. Шурик та сезне якын итте, – дип, Клавдия Михайловна әби мәсьәләне хәл итеп куйды.

Мин аларда яши башладым. Любовь Васильевна улы белән – эчкәре бүлмәдә, Клавдия Михайловна әби залның иң түрендә, ширма корып, никельле караватында ята иде. Диван миңа булды. Беренче ял көнне үк без Любовь Васильевна белән универмагка барып, ул миңа урын-җир әйберләре сатып алды. Мин, Мирза абый биреп җибәргәннәрне дә тотып, инде бер тиен акчасыз калган идем.

– Зарплата алгач түләрсең әле, – диде Любовь Васильевна.

Алар миңа үземә аерым ашарга да рөхсәт итмәделәр.

– Бары бергә булыр, без кешедән аерым ашарлык бай яшәмибез, – диде Клавдия Михайловна әби.

– Көтүче малай кебек, сездә ашыйм, сездә йоклыйм сыман килеп чыга түгелме соң?

Любовь Васильевна рәхәтләнеп көлеп җибәрде:

– Әни, син аның сөйләгәнен тыңла әле, сөйләгәнен!.. Каян таба диген шундый сүзләр!

– Безнең авылда һәркем шулай сөйләшә, – дидем мин.

Шуның белән сүз бетте. Без бүтәнчә квартир мәсьәләсенә дә, ашау мәсьәләсенә дә кире кайтмадык.

Бер ай эчендә инде без тәмам үз кешеләр булып киттек. Иртә-көндез төрле вакытта ашалса да, кичке табынга барыбыз бергә утырабыз. Минем Уфада бер кешем, бер танышым юк, шуңа мин кичләрен күп вакыт өйдә уздырам – без өчәүләп кәрт уйныйбыз, патефон уйнатабыз… Ә яңа кино булганда, Любовь Васильевна белән кинога бара идек.

Техникумда минем, дәресләрдән тыш, спорт секциясе дә бар иде. Мин аны көнаралаш сәгать дүрттән алтыга чаклы үткәрергә көйләдем. Ул көнне без Любовь Васильевна белән эштән үк бергә кайтабыз. Ә башка көннәрне каршы барып ала идем.

Назад Дальше