Карим Тинчурин
Пьесалар / Пьесы
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
© Ваһапова Р. Г., төзү, 2021
* * *
Сакла, шартламасын!..
Комедия
Дүрт пәрдәдә
Уйнаучылар:
Шакирҗан – татар бае.
Габбаса – аның хатыны.
Шәрифҗан – аларның уллары.
Мөршидә – Шакирҗанның кардәш кызы.
Мортаза бай – Шакирҗан байның дусты, бик юан кеше.
Мансур – газета идарәсендә эшләп йөрүче яшь язучы.
Ибраһим – Мансурның иптәше.
Садрый – бозык байбәтчә.
Сәляхетдин – байбәтчә.
Николай Александрович – пристав, бик юан кеше.
Сәйфетдинов
Фёдоров
Шымчы.
бутишниклар.
Гыйлаҗ бабай – Шакирҗан байның дворнигы.
Нурмөхәммәт – Шакирҗан байның типографиясендә эшче.
Сәгатьче.
Әби – Мансурның бүлмә хуҗасы.
Гөлҗамал – Шакирҗан байның асравы.
Беренче пәрдә
Байлар дачасы. Уртада алтын шарлы челтәр капка. Сулда тәрәзәле һәм пыяла ишекле зур терраса. Уңда дача эскәмиясе. Сулда өстәл һәм урындыклар. Куе урман. Кояшлы, бик якты көн.
I. Гыйлаҗ бабай ялгызы.
Гыйлаҗ бабай (капка янында). Көш, көш, юньсезләр! (Җирдән таш алып.) Монда сезгә ни калган? Үз йортыгыз тармыни? Көш, көш, дим, әрсезләр. (Тагын таш алып бәрә.)
Мансур килеп керә. Таштан куркып кала.
II. Гыйлаҗ бабай һәм Мансур.
Мансур. Чү, бабай? Ни эшлисең? Башны ярырсың.
Гыйлаҗ бабай (куркып). Ялгыш, энем, ялгыш. Тавыкларны куадыр идем. Йөдәтеп бетерделәр.
Мансур. Суярга кирәк үзләрен. Кем тавыклары соң?
Гыйлаҗ бабай. Күрше тавыклары. Көнозын шунда чуалалар.
Мансур. Чуалсалар ни, рәхәтләнсеннәр. Сиңа уңайсызламый торганнардыр ич?
Гыйлаҗ бабай. Бай ачулана. Кеше тавыкларын кертергә кушмый. Әтәче – бигрәк усал нәрсә. Безнең әтәчне кыерсыта. Безнең әтәчнең токымы яхшы булса да, яшь әле. Күрер күзгә зур булса да, көче азрак шул. Күршенеке карт әтәч, килеп-килеп безнең әтәчне талап китә. (Тавыкларны күреп, борылып.) Көш, көш!.. Ни калган сезгә монда? Көш, дим, зимагурлар! Көш, дим, юлбасарлар!.. (Таш алып бәрә.) Көш, дим!..
Мансур. Байлар өйдәме?
Гыйлаҗ бабай. Карт бай шәһәрдән кайтып җитмәде әле.
Мансур. Бикәләр өйдәме?
Гыйлаҗ бабай. Өйдә.
Мансур. Тагын кемнәр бар?
Гыйлаҗ бабай. Нигъмәтҗан шәһәргә байны алып киткән иде. Иртәгә кызлар да бәйрәмгә хәзерләнергә китәчәкләр, мин дә шәһәргә кайтам. Мунча керәсе бар. Бәйрәм бит, ахрысы. Байның иске читеген бирергә булган иде әле бикә. Гает намазына читек киеп барырмын дип торам. Юкса итек тәмам эштән чыкты инде. Яхшы итек иде. Тузды шул, тузды.
Мансур. Тузса, баеңнан яңаны сорарга кирәк.
Гыйлаҗ бабай. Безгә, картларга, кайда инде яңа итекләр! Нигъмәтҗан көне-төне үзе белән бергә йөрсә дә, аңар да әле яңаны алып бирми. Байның быел расходлы елы шул. Яңа итекләр даулап булмый инде. Көзгә чыдаса, кыш өчен кайгырмыйм. Кышны чабатадан да уздырып була аны. Көз көне пычракта карт кешегә уңайсызрак. Миндә риматиз чире бар дип әйтәләр. Аяклар сызлый. Риматиз юешкә ярамый икән. Көзгә кадәр итекләр таралып бетмәсә ярар иде. Дегетләп, һәйбәтләп чормага куйган идем. Көзгә чыдаса, кыштан курку юк. Кыш көне су ташыганда, итек уңайсыз була. Көзгә чыдаса, кыштан, Алла боерса, курку юк. Тәндә җан булганда, салкынга бирешмисең аны. Кыштан курку юк, Алла боерса.
Мансур. Бабай, сиңа ничә яшь?
Гыйлаҗ бабай. Яшь дигәндә, яшькә байлык зур. Югары оч Хисами белән бер елны каралдык. Менә аның инде гүр иясе булганына, уракка төшкәндә, нәкъ унбер ел була. Миңа дә күптән вакыт инде дә, ризык бетмәгән булгач торасың икән шул. Карчыкны җирләгәнгә, бәрәңгеләр казыганда, нәкъ унсигез тула. Яшькә байлык зур. Аллага тапшырып җиденче кибәнне башладык инде.
Мансур. Нәрсә дисез?
Гыйлаҗ бабай. Җиденче унга керештек инде. Көлтәләр җыйганда, алтмыш дүрт була.
Мансур. Мин сезгә йөз яшь бардыр дип торам.
Гыйлаҗ бабай. Йөзгә кадәр торып булмас инде. Менә син мине унбиш ел элек күрсәң иде… Мин, пристаньда эшләгәндә, егерме потны эһ тә итмичә күтәреп пароходка кертәдер идем. Хәзер беттек инде. Балаларның кайгысы картайтты.
Мансур. Ни булды балаларга?
Гыйлаҗ бабай. Кыз балаларны, Аллага шөкер, башкардык. Ир балалардан бәхет булмады.
Мансур. Тәүфыйксыз булып чыктылармы әллә?
Гыйлаҗ бабай. Ул яктан, Аллага шөкер, балаларга үпкәләр хәл юк. Балалар менә дигән егетләр иде. Зур улым Низаметдин исемле иде. Шул Низаметдин, мескен, шахтада җир астында күмелеп калды. Гәүдәсен дә таба алмаганнар. Икенчесе Шакир атлы иде. Анысы күрше авыл алпавытында бик яхшы урында торадыр иде. Арыш суккан вакытта машинага кысылып, кулын бөтенләй эштән чыгарды. Барлыгы өч атна авырып, гүр иясе булды. Яшьләр үлгәнче, мин үлсәм, яхшырак булыр иде бит, Алланың язмышына каршы барып булмый. Күрәсең, җир өстендә ризыклары беткән инде. Балаларның игелекләрен күрергә язмаган, күрәсең. Кыз балалар да ирләре янында, Уралда, алтын базларында торалар. Ахыргы көннәремдә япа-ялгыз калдым. Алла шулай язган, күрәсең. Берни итәр хәл юк.
Мансур. Үлгән балаларың өчен акча ала алдыңмы?
Гыйлаҗ бабай. Акча чыгар, дип әйткәннәр иде. Без надан халык рәтен белмәгәч китереп бирүче булмады. Алпавыт марҗасы гына, Шакирым үлгәч, күмәренә дип, ун сум акчалата, өч пот он биргән иде. Башка нәрсә булмады. Судлашып йөрсәң дә, барыбер шул инде. Безнең, мужикның, сүзен кем тыңлый… Бай булсаң инде, бер хәл. Прошение яздырырлык сумаң булмагач, кая барсаң да, рәт юк инде безнең халыкка. Адвокат ялларга әйткәннәр иде, әлеге фәкыйрьлек аркасында ул да эшләнмәде. Ихи-хи-хи!..
Мансур. Шакирҗан байда күптәннән торасыңмы?
Гыйлаҗ бабай. Көзгә ун ел тула.
Мансур. Күпме жалованье аласың?
Гыйлаҗ бабай. Кая инде ул жалованьелар! Менә пристаньда йөк ташыган вакытларда көненә йөз егермешәр тиен төшергән чаклар була иде. Ул вакыт яшь идем әле. Хәзер картайдык инде. Мин бит хәзер авыр эшләргә ярамыйм. Өс-башны карыйлар. Тамак тук. Миңа хәзер инде артыгы кирәкми дә. Бай да, бикә дә, үлгәч яхшылап җирләрбез, диделәр. Өчен дә, җидесен дә, кырыгын да яхшылап, муллаларга сәдакалар биреп, Коръән укытып уздырырбыз, диделәр. Миңа шунысы булса, башкасын сорамыйм инде. Алла кабул итсен. Торасын тордык инде. Кеше кулында булу белән ахирәт якларын бер дә рәтләп булмады. Гөнаһы күп инде. Тапшырдык.
Мансур. Бер дә курыкма, бабай. Мондагыдан кыен булмас әле.
Гыйлаҗ бабай. Булмасын инде. Юкса дөньяда да михнәт, ахирәттә дә тәмуг булса, кыенрак шул. Әнә байларның эше җайлы. Дөньяда да рәхәт, ахирәттә дә аларның җайлы булыр.
Мансур. Ни өчен алай дип уйлыйсың?
Гыйлаҗ бабай. Байлар намазын укый, зәкятен бирә, сәдакасын бирә. Хаҗына бара, корбанын чала. Аңар мулласы да, ишаны да догасын бирә. Ә безнең ишеләр догасыз, фатихасыз, гөнаһка чумып, каралып бетәсең.
Мансур. Укый беләсеңме?
Гыйлаҗ бабай. Һи, каян беләсең аны! Безнең заманда ул юк иде. Әтидән яшьли ятим калдык. Унике яшьтән бирле кеше кулында. Рәтләп догаларны да белеп булмый. Үлгәч, анда сорарлар.
Мансур. Кайда?
Гыйлаҗ бабай (бармагы белән җирне күрсәтеп). Тегендә.
Мансур. Кемнәр?
Гыйлаҗ бабай. Ни инде… сораячаклар инде.
Мансур. Соң кемнәр сораячаклар?
Гыйлаҗ бабай. Әллә…
Мансур (бармагы белән җирне күрсәтеп). Анда балчыктан башка беркем дә юк.
Гыйлаҗ бабай. Юк?
Мансур. Юк!
Гыйлаҗ бабай. Көш, дим, зимагурлар! Кая киләсең тагын? Хәзер бай кайтыр бит. Әллә бәреп тәпиләреңне сындырганны көтәсеңме? Көш! Тәмуг кисәве!.. Көш, дим, рәхмәт төшкере!..
Мансур (тәмәкесен чыгарып). Бабай, тәмәке тартасыңмы?
Гыйлаҗ бабай. Юк, андый эшләргә, Аллага шөкер, өйрәнеп булмады. Ашап-эчеп, тәмәкеләр дә тарта башласаң, кая инде ул безгә. Андый эшләр безгә кул түгел. Син соң үзең кем буласың?
Мансур. Минем исемем Мансур.
Гыйлаҗ бабай. Бай баласымы? Сәүдәдәме?
Мансур. Юк, мин дә крестьян баласы.
Гыйлаҗ бабай (гаҗәпләнеп). Крәстиэн малае? Соң монда нишләп кенә торасың?
Мансур. Газетада эшлим.
Гыйлаҗ бабай (гаҗәпләнеп). Алай!.. Ул гәзит дигәнне син язасыңмы?
Мансур. Әйе, шул язучыларның берсе булам.
Гыйлаҗ бабай. Алай… Байга килгән идеңмени? (Тора.)
Мансур. Әйе.
Гыйлаҗ бабай. Гәзит китердеңме әллә?
III. Әүвәлгеләр һәм Мөршидә.
Мөршидә (өйдән чыгып, Мансурны күреп аптырап кала). Бабай, казан астына утын керт әле!
Гыйлаҗ бабай. Утын? Ә, әйе, утын шул. Онытканмын. Картлык шул. Уху-ху-ху… (Сөйләнеп чыгып китә.)
IV. Мансур һәм Мөршидә.
Мөршидә (Мансур янына килеп, як-ягына каранып). Мансур, бу ни эшең инде?
Мансур. Нәрсә? (Кулын бирә.)
Мөршидә. Көпә-көндез монда нигә күренәсең? Икебезне дә хур итәсең бит.
Мансур. Борчылма, Мөршидә, мин сиңа килмәдем.
Мөршидә. Миңа килмәдең?
Мансур. Асылда, мин сиңа килдем, әмма өстән караганда мин сиңа килмәдем.
Мөршидә. Син ни сөйлисең?
Мансур. Мин, теге хикәянең акчасын сорарга дип, Шакирҗан байга килдем. Өстән караганда бу шулай. Асылда, сиңа килдем. Бабай, барысы да шәһәрдә бәйрәмгә хәзерләнергә киттеләр, дигәч, син дә шәһәргә киткәнсең дип уйлаган идем. Менә нәрсә, җаный, мин бүген монда Ильяс әфәнделәрнең дачасында кунам. Уңай вакыт таба алсаң, барып чык. Менә теге әйткән китап шул инде. (Китап бирә.)
Мөршидә. Күрше-колан күрмәсә генә ярар иде. Дәү абый да хәзер кайтыр. (Куркып карана.)
Мансур. Тукта әле, Мөршидә, син көннән-көн бозыла барасың. Бераз батыррак булырга кирәк. Син бит кеше. Кешелек хакыңны җуймаска тиеш.
Мөршидә. Сизелсә, яхшы түгел. Болай да әле дәү абый бу арада гел ачуланып тора.
Мансур. Кара әле, Мөршидә, батыррак бул. Үзеңне шулардан кыерсыттырма. Әллә алардан башка тора алмабыз дип уйлыйсыңмы? Төкер барысына да!.. Ярый, хуш, Ильяс әфәнделәргә кил. Мин хәзер шунда барам. Сине көтәрмен.
Мөршидә. Кара әле, Мансур, мин бүген өйдән чыга алмыйм шул. Син иртәгә үзең шәһәрдәге йортка кил. Дәү абый да, Габбаса апа да дачада калачак. Мин асраулар белән генә өйдә булырмын. Шунда яхшылап сөйләшеп, бер карарга килербез. Үзем дә монда торудан тәмам туйдым инде. Дәү абый атлаган саен тирги, җикеренә. Тизрәк өстеннән җибәрәсе килгәнне аңлата. Кияү дә табып куйганнар бугай инде. Теге Мортаза байның Садрыен беләсеңме?
Мансур. Әллә шул бозык малайга бирмәкчеләрме?
Мөршидә. Үз кызлары булмагач, аларга кем булса да булсын. Тик бай булып, придан гына сорамасын. Садрый да бу арада тәмам бер имгәк булды инде, һичбер яры чыгар хәл юк, бәйләнә… Әллә нинди сөю хатлары язган була. Мәсхәрә итмәсә генә ярар иде. Бик усал дип әйтәләр үзен.
Мансур. Юк өчен борчылма. Бернәрсә дә булмас. Ләкин мин шунсына аптырыйм: Шакирҗан бай ни дип ул Садрыйга сине бирмәкче икән?
Мөршидә. Ни өчен булсын, придан бирмәс өчен. Әткәйнең өлешен, шулай итеп, үзендә ябып калмакчы, ди. Зарифа җиңги дә шулай дип әйтә.
Мансур. Юк, аның өчен булмас. Мин бөтенләй киресен уйлыйм.
Мөршидә. Шул, шул, Зарифа җиңги дә шулай ди. Кара әле, Мансур, әткәй өлешен бирмәсә нишләрбез?
Мансур. Мөршидә, син һаман әле шул юк-бар фикерләреңне башыңнан чыгарып ташлый алмыйсың икән. Бирсә бирә, бирмәсә бирми. Нәрсә аның өчен пошынырга? Әллә ачка үләрбез дип куркасыңмы? Менә минем һичбер кесәмдә бер тиен акчам булмый. Шулай булса да торам әле. Ачка да үлгәнем юк, кеше каршысына барып хәер сораганым да юк. Ярый, хуш. Ильяс әфәнделәргә ничек тә килергә тырыш.
Уң яктан Садрый күренә.
Юк-бар нәрсәләр өчен борчылма. Ярый, хуш!
V. Мансур, Мөршидә һәм Садрый.
Садрый. Исәнмесез, Мөршидә туташ! Нихәл син, эшчеләрне баетучы хәерче? Ха-ха!..
Мансур. Мөршидә туташ, мин сезнең дачагызда этләр юк дип торган идем.
Садрый. Шул, шул, «пролетариат», «товарищ», чабуыгызны җыебрак йөрегез бу тирәдә.
Мансур. Әллә чабуга ябыша торган гадәтегез дә бармы?
Садрый. Буталып йөргән чабуларны бездә бик тиз кыскарталар. Ха-ха!..
Мөршидә, читкә барып, эскәмиягә утыра, китабын укыган була.
Мансур. Чабуга ябышучыларга бездә таяк белән җавап кайтаралар.
Садрый. Таякның ике башы бар бит, «товарищ»! Ха-ха!..
Мансур. Дөрес әйттегез, Садрый бай, ике башлы. Берсеннән тоталар, икенчесе белән… (Таягын бутап ала.)
Садрый. Сез сугышырга хәзерләнмисезме тагын? Ха-ха!
Мансур. Кем белән?
Садрый. Белмим, кем беләндер.
Мансур. Алай булгач?
Садрый. Шул шул. Сезгә бераз чабуыгызны җыя төшебрәк йөрү дә зарар итмәс иде, дим.
Мансур. Бер мәртәбә ишеткән идек инде ул хәбәрне.
Садрый. Үзегез өчен яхшырак булыр, дим.
Мансур. Сез үзегезне яхшырак карагыз. Докторга барырга соңга калмагыз.
Садрый. Нәрсә?!
Мансур. Докторга барырга соңга калмагыз, дим.
Садрый. Соңга калсак, без аны үз өебезгә китерә алабыз. Ә менә сез, галахлар шайкасы, үзегезнең урыныгызны белергә тиеш идегез. (Үртәп.) Дачага килдек, диең, ә? Байларны сүксәк тә, аларның тормышларына карап, авыздан селәгәй ага, диең, ә? Ха-ха!
Мансур. Ә сезнең кебек юләр балыклар туганнан ук селәгәй авыз булып туганнар.
Садрый. Син бу сүзләреңне әнә тегендә, кер юучы пролетаркаларыңа барып сөйлә. Бай кызлары алдында, байлар йортында мондый сүзләрне сөйләргә килешми. Бу әдәпсезлек була. Дорфалык була, «товарищ».
Мансур. Нәзакәт хакында сезнең шикелле юләр балыклар үгет бирә башласалар, кояш кире яктан килеп чыкмасмы соң?
Садрый. Әй, синең ише правосыз галах белән сөйләшеп торуы да хурлык. (Мөршидәгә табан борылып.) Мөршидә туташ, бүген көймәдә чыгабыз. Компаниянең түрендә сез булырсыз.
Мансур. Койрыгында сезме?
Садрый. Молчать! Син сөрлеккән белән сөйләшмиләр. Бик талашасың килсә, әнә безнең этнең хәзергә эше юк. Ул сине компаниягә кабул итәр. Аның да правосы юк, синең дә. Нәкъ чиләгенә күрә капкачы инде. Ха-ха!..
Мансур. Ә бездә сезнең шикеллеләрне «праволы ишәк» дип йөртәләр. Бу правоны сездән беркемнең алырга хакы юк.
Садрый. Шулай, Мөршидә туташ, вәгъдәме?
Мөршидә. Нәрсә, нинди вәгъдә?
Мансур. Мөршидә туташ, саташа ул.
Садрый. Без, саташканда да, сездән тирәнрәк йөзәбез.
Мансур. Кабактамы?
Садрый. Безгә, туган, кабакта да урын түрдә, думада да урын түрдә. Ә сезгә бер генә түр бар. Ул теге, капкасына тәре асылган йорт. Беләсең бугай син аны? Ха-ха!.. (Үткен сүзләр әйткән саен, Мөршидәгә «шәп әйттем бит» дигәндәй мактанып карап куя.)
Мансур. Беләм мин аны. Ха-ха-ха!..
Мөршидә. Мансур әфәнде, китабыгыз өчен рәхмәт. Өйгә кермәдегез инде. Хәзергә сәламәт булыгыз!
Мансур. Мин Шакирҗан байны көтәм әле.
Мөршидә. Ә, әйе, шулай бит. Миңа өйгә керергә кирәк инде. Дәү абый озакламыйча кайтыр. Хәзергә хушыгыз! (Китә башлый.)
Садрый. Мөршидә туташ! Мөршидә туташ!
Мөршидә (уңайсызланып кына яртылаш борылып). Нәрсә?
Садрый. Миңа җавап бирмәдегез?
Мөршидә (коры гына). Нинди җавап?
Садрый. Безнең белән көймәдә чыга торгансыздыр бит? Бәдри байның кызлары да чыгалар. Артыгыздан керимме?
Мөршидә. Кермәгез. Мин чыкмыйм.
Садрый. Ни өчен?
Мөршидә җавап бирмичә кереп китә.
VI. Мансур һәм Садрый.
Мансур (истиһза белән). Нихәл? Каптыгызмы?
Садрый. Син безгә карама. Без кабабыз да, шулай ук каптырабыз да.
Мансур. Мөршидә туташ тирәсе өчен саеракка ошый.
Садрый. Анысы безнең эш.
Мансур. Шулай инде, юләрләрне чәчеп үстермиләр. Аларны безнең бай йортлары хәзерләп кенә тора.
Садрый. Байларны сүксәк тә, бай кызларына карап селәгәй ага, диең, ә?
Мансур. Ага, диең, ә?
Садрый. Селәгәй агызып кына калыр да шул.
Мансур. Калыр, диең, ә?
Садрый. Галахлар шайкасы шул. Билләһи газыйм, галахлар шайкасы. Ха-ха!
Мансур. Ха-ха, диең, ә?
Садрый. Тукта әле, син шул хәерче башың белән ни дип, эт шикелле, байлар дачасы тирәсендә чуаласың?
Мансур. Син әле черегән башың белән дә чуаласың бит.
Садрый. Нәрсә, ни дисең?
Мансур. Черегән башың белән дә чуаласың, дим.
Садрый. Бу ни дигән сүз?
Мансур. Черегән дигән сүз.
Садрый. Бу хакта без синең белән бер очрашырбыз әле. Һәрбер узып барган зимагурга үземне кимсетергә рөхсәт итмәм.
Мансур. Сез үзегез баштанаяк кимчелек бит. Шакшының шакшылыгын исбат иткәнен дәлил итеп шакшылыкны алалар. Бу – табигый канун…
Садрый. Бер очрашып, синең белән яхшылап хисаплашасы бар әле, егет. Без синең ише генә галахларны күргән.
Мансур. Без дә синең шикелле этләрнең койрыкларын кисә торабыз.