Пьесалар / Пьесы - Тинчурин Карим Галиевич 2 стр.


Садрый. Ярый инде, Мөршидә туташ хөрмәтенә мин монда җәнҗал чыгармыйм. Икенче урында булса, син бу кыланышларыңның сумасын җилкәңә күтәреп алып киткән булыр идең.

Мансур. Хәзердән үк эшне бетерергә мөмкин. Нигә аны сузарга? Аннан соң нигә монда Мөршидә туташны катнаштырырга?

Садрый. Таракан булырга азапланабыз, диең, ә? Ха-ха! Ләкин соңгарак калгансың, егет. Без алай пешкән җимешкә карап кына тормыйбыз.

Мансур. Шуннан соң?

Садрый. Әүвәле-ахры шунда инде.

Мансур. Турыдан-туры әйтергә батырлыгыгыз җитми.

Садрый. Андый эшләр белән мактануны бездә егетлеккә санамыйлар. Ә сез, Мөршидә туташ дип, селәгәегезне агызып тик йөрегез.

Мансур. Мөршидә туташның сезнең ише юләр балыклар белән эше бик аз аның.

Садрый. «Эше беткәч»…

Мансур (кызып). Нәрсә, нәрсә дидегез?!

Садрый. Кәҗә белән кәбестә хикәясен ишеткәнегез бармы, дим? Ха-ха!

Мансур. Нәрсә?

Садрый. Ишеткәнегез юк идемени?

Мансур (ярсып). Син бер ятим кызны пычратырга ничек җөрьәт итә аласың? Мөршидә минем кәләшем икәнлегеннән хәбәрең юк идеме әллә? (Шашынып кала. Тиз генә террасага барып.) Мөршидә туташ! Монда чыгыгыз әле!


Садрый китмәкче була, Мансур аның юлына аркылы төшә.


Юк, сабыр итегез, чибәр егет! Без сезнең белән хисапны мәңгегә өзәргә тиеш.


Мөршидә чыга.


VII. Мансур, Садрый һәм Мөршидә.


Мөршидә. Мансур әфәнде, сез чакырдыгызмы?

Мансур. Мөршидә туташ, менә бу пычрак җан сезнең гыйффәтегезгә тап төшерерлек сүзләр белән сезне тәхкыйрь кыла. (Садрыйга.) Йә, Мөршидә туташ хакында миңа әйткән сүзләрегезне тәкрар итегез!..

Садрый. Юри тавыш чыгарып, сезне хур итмәкче була. Мөршидә туташ, ышанмагыз… Ялганлый ул…

Мансур. Шулаймы? Ялганлыймы? Менә, алайса, сезгә туры сүз! (Яңагына суга.) Җитәрме, әллә тагын кирәкме?


Садрый як-ягына карана да явыз елмаеп куя.


Мөршидә. Тукта, Мансур, син ни эшлисең?

Мансур (Садрыйга). Әгәр дә яңадан кешеләрнең саф вөҗданнарына кара ягарга уйласаң, икенче төрлесе булыр. (Мөршидәгә.) Ярый, хуш, җаным, гафу ит инде! (Садрыйга.) Моннан соң телеңне тыя алмасаң, мин тыярмын… (Китә.)


Мөршидә өйгә керә.


VIII. Садрый ялгыз.


Садрый (баскан җирендә озак катып калганнан соң, бармагы белән янап). Ярый, егет, без синең белән очрашырбыз әле.


Уйлана. Чыгып китә башлый. Шәрифҗан һәм Сәляхетдин очрыйлар.


IX. Садрый, Шәрифҗан һәм Сәляхетдин.


Шәрифҗан. Син монда икәнсең, без сине эзләп йөрибез.


Садрый китмәкче була.


Тукта әле, кая китәсең? Синдә йомыш бар иде.

Садрый. Нинди йомыш? Нәрсә тагы?

Шәрифҗан. Син безгә бераз акча биреп тор әле.

Сәляхетдин. Әгәр теләсәң, компаниягә үзеңне дә кушабыз.

Садрый. Нинди компаниягә?

Шәрифҗан. Аркадиягә чебиләр килгән. Араларында бер мөселман, бер төрек чебие дә бар. Только зур маркалардан. Аз акча белән рәт чыгарып булмый. Менә шулар белән тизрәк танышасы иде. Бик чибәр чебиләр. Араларында бер гарәп кызы да бар. Мәккәдән туры килгән, ди. Тизрәк кулга алырга кирәк үзләрен.

Садрый. Йә?

Шәрифҗан. Шул, син берничә көнгә биш йөз сум биреп тор әле.

Садрый (коры гына). Бирә алмыйм.

Шәрифҗан. Ни өчен?

Садрый. Иске бурычыңны түләгәнең юк әле.

Шәрифҗан. Изгеч! Әллә син аны түләмәм дип куркасыңмы? Әткәй Варшавага малга киткәч, берьюлы барысын түләрмен.

Сәляхетдин. Алайса, чебиләр кулдан оча…

Садрый. Каян килгән соң ул чебиләр?

Шәрифҗан. Алар үзләре заграничный, ди. Французча сөйләшәләр, ди. Кыш көне Оренбургта булганнар. Минһаҗлар утырып кайтканнар инде. Рәтләре шәп, ди. Только, малай, акча күбрәк кирәк, ди. Ул теге синең Нилли, Леопатраларың боларга асрау булырга да яраксызлар, ди.

Сәляхетдин. Фирештәләр инде. Сандугач кебек сайрыйлар. Бигрәк тә татар чебие белән төрек чебие шәп. Ә гарәп кызы шундый бии, карап үләрсең. Өс-баш, мин сиңа әйтсәм, көзге шикелле, җем-җем итеп тора. Агай-эне өчен өзелеп кенә торалар.

Шәрифҗан (кызып). Өзеләләр, диең, ә?

Сәляхетдин. Мөселман булганда, урысларга карамыйлар да.

Шәрифҗан. Әгәр дә бу чебиләрне кулга ала алмасак, хурлыгыннан чәнчелеп китәргә генә кала бит, полный позор.

Садрый. Гөнаһ шомлыгына каршы, миндә дә рәт юк. Закирдан рәт ничегрәк икәнен сорамадыгызмы?

Сәляхетдин. Бу арада аның да көймәсе комга терәлеп тора. Акча юклыктан теге күтәрмә борынлы шамшаметкасын очырган.

Шәрифҗан. Әгәр дә бу чебиләрне кулдан ычкындырсак, бөтен дөньяга адәм мәсхәрәсе булып калабыз бит.

Сәляхетдин. Оренбург егетләре аларны менә дигән итеп тәрбияләгәннәр. Шуларны сагынып авыз сулары корый.

Шәрифҗан. Безгә дә, егетләр, сынатырга ярамый. Без үзебезне күрсәтергә тиеш.

Садрый. Юк бит, миндә дә рәт юк.

Сәляхетдин. Бардыр әле. Үткән атнаны гына мең ярым эләктердең ич.

Садрый. Ул мең ярым өч мең булып очты инде.

Сәляхетдин. Шулай алга килгән җәннәт нигъмәтләреннән колак кагып калабызмыни инде?

Шәрифҗан. Бу хурлыктан, билләһи газыйм, чәнчелеп китәргә генә кала. Позор!..

Садрый. Син соң бер-ике йөз генә эләктерә алмыйсыңмы?

Шәрифҗан. Юк шул. Әткәй Варшавага малга дип акчаны тиененә кадәр кассадан да ала бара. Тәмәкелек тә чиртеп булмый.

Садрый. Акча банкыдамыни?

Шәрифҗан. Өйдә әле…


Гыйлаҗ бабай күренә.


X. Әүвәлгеләр һәм Гыйлаҗ бабай.


Гыйлаҗ бабай. Бай, бикә сине чакырган иде.

Шәрифҗан (куркып). Әллә әткәй кайттымы?

Гыйлаҗ бабай. Юк әле, кайтмады.

Шәрифҗан. Ярый, бар, эшеңдә бул. (Терраса тәрәзәсеннән кычкыра.) Әнкәй! Әнкәй! Әллә чукракландыгызмы? Мөршидә! Әнкәй мине нигә чакырган? Ә? Нәрсә ди? Әй, чәнчелеп китегез!.. (Үзалдына сөйләнә-сөйләнә.) Мин, акча бирә, дип торам.

Гыйлаҗ бабай (тавыкларны куып). Көш, көш, дим, юньсезләр! Көш, дим, рәхмәт төшкерләре. Көш…

Шәрифҗан. Әй син, карт чүмәлә, эшеңдә бул!


Гыйлаҗ бабай китә.


XI. Садрый, Шәрифҗан һәм Сәляхетдин.


Садрый (шул арада уйланып тора. Кинәт бер нәрсә исенә төшкән шикелле булып уйланып, яктырып китә. Урыннан торып). Булды, егетләр, акча булды!..

Шәрифҗан. Булды?!

Сәляхетдин. Чынлапмы?

Садрый (як-ягына каранып). Мин хәзер бер яңа эш уйлап чыгардым. Әгәр дә барып чыкса, биш йөз түгел, биш-ун мең эләктерергә мөмкин.

Шәрифҗан. Йә, йә?

Садрый. Әгәр дә шуны булдырсагыз, чебиләр безнең кулда булуында, билләһи газыйм, шик-шөбһә юк.

Шәрифҗан. Йә, йә, хуш?

Садрый. Әткәңнең өйдә акчасы барлыгын тәгаен беләсеңме?

Шәрифҗан. Беләм, тәгаен беләм.

Садрый. Ул акчалар синең кулыңа күчүгә син каршы тормыйсыңмы?

Шәрифҗан. Тапты сүз! Әткәйнең үзенең минем кулга күчүенә дә мин каршы түгел.

Сәляхетдин. Ай, чебиләр, чебиләр! Кулдан ычкыналар…

Шәрифҗан (Сәляхетдингә). Тик тор әле, изгеч! Йөрәкне яндырма! (Садрыйга.) Йә, хуш, шуннан соң?

Садрый. Мине яхшылап тыңласагыз, барысы да була.

Шәрифҗан. Йә, йә?

Садрый. Син теге газета язучы Мансур малайны беләсеңме?

Шәрифҗан. Хәерче ич ул.

Садрый. Менә шул Мансур малай әтиеңнең акчаларын өйдә асраганын белгән.

Шәрифҗан. Йә, йә?

Садрый. Менә шул галах Мансур үзенең шайкасы белән сезгә «руки вверх!» ясарга җыена.

Сәляхетдин. Нәрсә?

Садрый. Билләһи газыйм. Мин аны хәзер генә сиздем. Ул менә хәзер генә монда иде.

Шәрифҗан. Бездәме?

Садрый. Әйе. Шайкасындагы бер кеше белән сөйләшеп торганын тыңлап тордым. Ләкин алар әле акчаның шәһәрдәме, өендәме, дачадамы икәнен тәгаен белмиләр күренә. Менә шул акчалар аларның кулына төшкәнче, үз кулыбызга төшерсәк, аларга сандык төбендәге кирәксез кәгазьләр генә калачак. Осталык белән эшләгәндә, акча синдә булачак, ә бөтен гаеп алар өстендә калачак. Кәгазьләр аларда булгач, башкасы кирәкми. Ләкин моны бик тиз, бәйрәмгә кадәр эшләп алырга кирәк. Юкса соңыннан соң булыр. Ләкин бу серне, акча безнең кулга кергәнче, бик яшерергә кирәк. Булмаса, бөтен нәрсәдән колак кагып калырбыз. Мансур малай бүген монда куна бугай. Төнлә аның артыннан күз-колак булып йөрергә кирәк. Кемнәр белән йөрер икән?

Сәляхетдин. Акча безнең кулга ничек керер соң?

Садрый. Аның хакында хәзер берәр яры барып яхшылап сөйләшергә кирәк.

Сәляхетдин. Егетләр, менә монда ерак түгел, теге куе наратлыкта тиен күргән идем. Шуны барып атыйк әле. Сез шунда бара торыгыз. Әлеге мәсьәләне дә шунда гына сөйләшербез. (Китә.)


Башкалар да кузгалалар.


Шәрифҗан. Ул Мансурның андый уйда икәнлеген белмәгән идем.

Садрый. Син әле бик күп нәрсәне белмисең. Мин ул галахны хәзер бик яхшы аңладым.


Китәләр.


XII. Шакирҗан.


Шакирҗан (зур паузадан соң, җиләннән, күк тиредән тегелгән бүректән, җилән астыннан ак казаки, кулында зур зонтик, капка төбенә җиткәч). Көш, көш, әрәмтамаклар! Көш, имгәкләр! Көш, көш, көш, дим, ахальниклар. Монда сезгә ни калган? Көш, Яэҗүҗ-мәэҗүҗ токымы! Гыйлаҗи! Гыйлаҗи! Кайда дөмектегез?.. Көш, көш, галдиш, көш!.. (Таш белән бәрә.)


XIII. Шакирҗан һәм Гыйлаҗ бабай.


Гыйлаҗ бабай (ашыгып, аксый төшеп). Көш, көш, юньсезләр! Көш, дим, мәнсезләр!

Шакирҗан. Кая дөмегеп торасың? Нигә боларны карамыйсың? (Борылып өйгә керә-керә.) Кайсыгыз бар анда? Кунаклар килә. Самавыр куегыз! (Кереп китә.)


XIV. Гыйлаҗ бабай.


Гыйлаҗ бабай. Көш, көш, җәһәннәм кисәүләре! Кая качасың, кая? (Колачларын җәеп тавыкларны җибәрмәскә тырыша.) Кая барасың, уңмаган, кая, кая?.. Көш, көш, көш! Бай кайтканны күрмәскә күзең чыкканмыни! (Тавыкларны куып китә.)


XV. Мөршидә һәм Шакирҗан.


Мөршидә өстәл урынын хәзерли. Соңыннан Шакирҗан бай керә.


Шакирҗан. Шәрифҗан кая?

Мөршидә. Иртәдән бирле өйдә күргәнем юк.

Шакирҗан (чәйнекнең капкачын ачып карап). Кайсыгыз чәй салды?

Мөршидә. Мин.

Шакирҗан. Синдер шул. Мин сиңа ике кунак дип татарча әйттем бит. Менә син монда ике табынга җитәрлек чәй салгансың. Кара аны, кызый, минем йортта алай бармакларың озаймасын. Киявең өендә юмартланырсың. Икенче шундый эшеңне күрсәм, бармакларыңны тапармын. Өстәл җыйганда, чәйнекне селкемәссең. (Шикәр савытының капкачын ачып карап.) Бу шикәрне дә син тутырдыңмы?

Мөршидә. Калса әрәм булмас.

Шакирҗан. Калса, әрәм булмаганын мин дә беләм. Малны кадерсезләсәгез, бәрәкәте кача. Шикәр белән болай юмартланырга минем шикәр заводым юк. Ишетсен колагың! Минем шикәр заводым юк. Киявеңдә теләгәнчә кыланырсың. Йортымдагы бәрәкәтне качырасыз. (Варенье күреп.) Вареньены савытыннан ташытканчы тутырмасаң, кулың корыр идемени? Һе, дөнья корыткыч әрәмтамаклар! Расходыгыздан башка бер файдагыз юк. Бисмиллаһ-иррахман-иррахим. (Бармагы белән варенье савытының читен сөртеп ала һәм бармагын ялый.) Ярый, бар, эшегезне карагыз! Учак астында кирәксезгә утын ягып тормагыз!.. Йә, бар, бар, киләләр…


Сәхнә артыннан тавыш ишетелә. Шакирҗан каршы ала.


XVI. Шакирҗан, Мортаза һәм пристав.


Шакирҗан. Әйдәгез, рәхим итегез, әйдәгез!.. Микалай Ләксәндрич, түрдән рәхим итегез!..

Мортаза. Ха-ха-ха!.. Әмма да кызык иткәнсез үзләрен.

Шакирҗан. Микалай Ләксәндрич, рәхим итегез! Самавыр чыгарыгыз!

Пристав. Рәхмәт, Шакир Искәндәрич! Шуннан соң өннәре дә чыкмады. (Кылычын салып урындыкка элә.) Алар белән башкача эшләп булмый.

Мортаза. Миндә аларның берсе торган иде. Әмма ләкин мин тезгенне кыска тоттым. Әмма ләкин, мин сиңа әйтим, кереп бер ай торырга өлгермәде, бунтовать итә башлады. Аш начар, имеш, куна торган урын начар, имеш, эш авыр, имеш. Жалованье аз, дип, малайларны котырта башлаган. Ә, алаймы, дим, эш начармы, дим, эш авырмы, дим, жалованье азмы, дим, куна торган урын начармы, дим. Алайса, энекәш, син бездән ераграк бул, синең ише кызыл авызларны бик күп күргән, дим. Әмма ләкин, мин сиңа әйтим, шул сүзләргә каршы нәрсә ди бит? Син мине чыгарасың икән, ярты айлык жалованьемны алдан биреп чыгар, ди. Алаймы, дим, соң ярты айлык кына азрак булмасмы, дим. Берьеллык ук биримме, дим. Сез миңа ярты айлык жалованьемны алдан бирергә тиешсез, ди. Ни өчен, дим, мин сиңа эшләмәгән өчен акча бирим, дим. Син минем үги улым да түгел, наёмщигым да түгел, дим. Әмма ләкин, мин сиңа әйтим, үзенекен кисә бит. Сез миңа бирергә тиеш, ди. Яхшылыкта бирмәсәң, мин сине судка бирермен, ди. Алай булса, энекәш, син бар, минем белән судлаш инде, син бүгеннән безнең кеше түгел, сиңа бәддога, дидем. Әмма ләкин, мин сиңа әйтим, шуңар каршы менә нәрсә ди бит! Син, ди, бәддогаң белән карт хатыныңны кайтып куркыт, ди. Әмма мине түгел, аның базары узды инде, ди. Алаймы, дим, син әле бәддогалар тикшерәсең икән, синең хакың ана сөте шикелле хәләл, дидем дә ярты айлык торган жалованьесын да бирмичә чыгардым. Хи-хи-хи!.. Билләһи газыйм, шулай иттем. Хи-хи-хи!.. (Көлгән саен бик каты йөткерә.)

Пристав. Кара син канальяны!

Шакирҗан. Йә, хуш, хуш, нигъмәттән җитешегез!

Мортаза. Миңа аның сигез сумы кыйммәт түгел. Минем белән үз арасындагы аерманы, көчне күрсәтүе кыйммәт. Ара-тирә шулай өйрәткәләсәң, калганнары ефәк шикелле булалар.

Шакирҗан. Микалай Ләксәндрич, безнең типографиядә дә юлдан язганнарның берничәсе бар. Үзләренә һичбер сүз әйтер хәл юк. Һич санламыйлар. Эш куша башласаң, яисә болай ярамый, тегеләй кирәк дисәң, илтифатка да алмыйлар. Мин бит аларның хуҗалары, ахрысы. Әле бер көннәрдә берсе, шулай эш кушып торганда, миңа ни әйтә бит: син, ди, кассага төшеп файдаңны сана, ди. Монда безнең эшкә тыкшынып, чуалып йөрмә, ди. Шул маңкаларның сүзләренә гарьләнеп үлә яздым бит. Таяк белән күкрәгенә төрткән идем, фабричный инспекторга барып жалоба биргән. Суккан, кыйнаган булсам, бер хәл иде. Төрттем генә бит.

Пристав. Сугарга ярамый. Кыйнарга закон кушмый. Кеше күрмәгәндә эләктергәләсәң – зарар юк. Ха-ха-ха! Бездә, полициядә, шундый эшләр бик яхшы куелган. Безгә эләккәннәрен без бик яхшы өйрәтәбез.

Шакирҗан. Микалай Ләксәндрич, син безнең шул юньсезләрне дә бераз акылга утырта алмассыңмы икән? Юкса бер дә санламыйлар.

Пристав. Була ул, берәр гаеп табып безнең кулга төшерсәгез өйрәтергә була. Әгәр дә полицейский берәр гаеп табып, аларны жандармский управлениегә эләктерсәгез, анда аларны бик яхшы шомартып чыгарырлар. Аларның арасында партийныйлар юкмы икән?

Шакирҗан. Булмаган кая. Бөтенесе партия алар. Һәр көн гәзит укыйлар. Прокламацияләре дә булырга охшый.

Мортаза. Микалай Ләксәндрич булдырыйм дисә, булдыра инде ул.

Шакирҗан. Син, ди, миңа караганда азрак эшләсәң дә, күбрәк ашыйсың, ди. Шул маңка малай, хәерче эт шул сүзләрне миңа әйтә бит. Мин әйтәм, мин, энекәш, дим, бер ялгызым сезнең йөздә утызыгызны туйдырып торам, дим. Юк, ди, без сине һәм бернәрсә эшләми торган әрәмтамак семьяңны туйдырабыз, ди. Шул сөрелгән малай миңа, үзенең хуҗасына, шул сүзләрне әйтә бит. Йә, ничек көлеп үлмәссең дә ничек ахырзаман алды димәссең.

Пристав. Да, бишенче елдан соң дураклар күбәйде. Да, әле сез ишеттегезме, Иванов дачасында бүген иртә белән «руки вверх!» ясаганнар бит.

Мортаза (куркып). Һай!..

Шакирҗан. Кара син аны!

Мортаза. Ничек булган соң?

Пристав. Иртәнге поезд үтәргә ун минут калгач, ике кеше, кереп, «руки вверх!» ясап, Василий Ивановичтан алтмыш мең сум акчасын алып чыкканнар.

Мортаза. Ай, юләр, юләр. Ни пычагыма ул кадәр акчаны дачага алып барган соң?

Пристав. Ул шул поезд белән туры Мәскәүгә китәргә уйлаган булган икән.

Мортаза. Соң ул кадәр акчаны, үзе белән алып бармыйча, банк аркылы перевод ясатса, булмадымы икән?

Шакирҗан. Анысы шулай да, хәзер бит банкларны да талыйлар.

Мортаза. Таласа ни, таласа, аны таламый ич. Казна барыбер түли ич.

Шакирҗан. Аның артыннан йөргәнче, вакыт үтә бит. Сәүдәгәр кешегә, һәрбер тиен дигәндәй, вакыт та кадерле ул.

Мортаза. Талаучыларны танып калмаганмы соң?

Пристав. Маска кигән булганнар. Кулларында бомбалары да булган.

Шакирҗан. Бомбалары да булган, диең!..

Мортаза. Эзләренә төшмәдегезме әле?

Пристав. Хәзергә юк әле. Эзлибез.

Мортаза. Качканнардыр инде.

Пристав. Кабергә качып кына котылмасалар, җир өстендә бездән котыла алмаслар.

Мортаза. Микалай Ләксәндрич, сезнең дә хезмәт авыр инде.

Пристав. Служба, ничего не поделаешь.

Шакирҗан. Бу арада әллә нинди, сез шәһәрне начар саклыйсыз. Талаулар, ягъни мәсәлән, «руки вверх!» лар бик күбәеп китте.

Пристав. Басарбыз әле.

Шакирҗан. Баса гына күрегез инде. Барлык таяныч сездә генә.

Мортаза. Әлегә, Аллага шөкер, безнең агай-эне, мөселман арасында ул-бу күренми.

Назад Дальше