Ибраһим. Менә таң аткач, җыен алдында кем икәнлеге беленер. Тик менә мөәззиннең хатыны белән кызы төн буенча тынычлык бирмәделәр. Ничә мәртәбә куып җибәрдем үзләрен. Менә синдә, шәкерт, теге беркөнге шикелле йокыдан эчә торган нәрсәң булса, анасы ярар иде.
Салих. Нәрсә соң ул алай?
Ибраһим. Теге фәрештә бармагы дисезме әле – фифирус.
Салих. Кеше күрер бит.
Ибраһим. Мин җиң эченә тыгып кына, менә болай гына.
Салих. Янымда юк.
Ибраһим. Өйдә бармы?
Салих. Бар. Иренмәсәң, барып алып кил.
Ибраһим. Каян табармын мин аны?
Салих. Ападан сорарсың. Тәрәзә башында дисәң табып бирер.
Ибраһим. Ә боларны нишлибез соң? Качарлар бит.
Салих. Син килгәнче, мин каравыллап торырмын. Тизрәк кил. Минем намазга кадәр хәзрәткә барасым бар.
Ибраһим. Очып кына килермен. Кара аны, шәкерт, кача-нитә башласалар, шул күсәк белән башларына бәр. Староста үзе шулай диде.
Салих. Ярый, ярый. Бар тизрәк бул. Шырпысын да онытма!
Ибраһим. Тәрәзә башында, дисеңме?
Салих. Әйе.
Ибраһим. Яхшы карый күр үзләрен! (Чыга.)
Салих. Йә, бар! (Ильяс белән Мөршидә янына килә.) Йә күгәрченнәр, эшләр начар бит: намаздан чыгуга, хәзрәтләр, картлар халык алдында сезне хөкем итәчәкләр, ә ул хөкемнең нәтиҗәсе нәрсә буласы үзегезгә мәгълүм инде. Йә, әйдәгез, миңа булышыгыз!
Ильяс. Әйдә, качыйк тизрәк!
Салих. Ярамый. Ул чагында мине харап итәсез. Аннан урамнарда, тирә-якларда каравыллар куелган. Үзегез дә инде, мәчеттән башка җир таба алмагансыз. Син, Ильяс, чишен, хәзер чишен!
Ильяс. Нәрсә?
Салих. Күп шапырдама, чишен дигәч чишен! Ә син, Мөршидә туташ, менә бу бүрәнәгә шушы күлмәкне киерт!.. Тизрәк маташыгыз! Менә шулай, менә шулай… Яулыгыгызны башына ябыгыз! Менә шулай… Тизрәк маташыгыз!.. Чү… киләләр!.. Качыгыз! Манарага! Манарага!.. Качыгыз!
Ильяс белән Мөршидә качалар.
III күренеш
Салих, Ибраһим, халык.
Ибраһим (йөгереп кереп). Картлар намазга киләләр… Кая, бир күсәкне!
Оркестр «Тәкый гаҗәп» көен уйный.
Намаз халкы.
Һәр мөэмин хак мөселманның җилкәсендә
Кырык бер фарыз, җитмеш җиде сөннәт булыр, дигән.
Дәхи аның бишмәтенең кесәсендә.
Чүпрәге йөрер, дигән имди. Әптч! Ху-ху-ху-тфү!..
Салих. Мөәззин бабай, мәшәкатьләнеп манарага менеп азан әйтмә, мин азан әйттем инде.
Мөәззин. Бәрәкалла, шәкерт, бәрәкалла!
Староста. Ибраһим энем, халык килсә, безнең намаздан чыкканны көтсеннәр. Бу оятсызларга хөкем булачак. (Мәчеткә керә.)
IV күренеш
Ибраһим. Ярый, Саттар агай. (Карачкыларга карап.) Менә, җүнсезләр, үзегезгә хәзер хөкем булыр. Ни йөзегез белән картлар алдында торырсыз? (Егеткә төртеп.) Синең инде иманың да, оятың да юк. Син чуваш инде. (Кызга.) Ә син, мөселман башың белән, чуваштан башка кеше таба алмадыңмы, җүнсез! Әнә күрәсез, яхшы кешеләр намаз укыйлар. Аллага гыйбадәт кылалар. Ә сез монда, агач төсле, катып торасыз, йә, әйтегез әле, ни йөз белән картларга күренмәкче буласыз? Йә, хуш, ни йөзегез белән муллалар, картлар алдында басып торырсыз, дим! И имансыз, мордар кяферләр! Син нигә аны безнең мәчеткә алып кердең? Нигә үзеңнең чиркәвеңә алып бармадың, ә? (Төртеп.) Һи, бүкән, сүз кайтарырга телең бармыймыни? Бармас шул. Ә син атаң-анаң алдында ни йөз белән торырсың? Кардәш-ыруларыңа ничек күренерсең? Сине бит хәзер чорт та кияүгә алмас.
V күренеш
Ибраһим һәм Салих.
Салих. Әйе, әйе, сине хәзер чорт та үзенә хатын итеп алмас. Синең ише имансыз агачлар урманда азмыни?
Халык җыела.
Ибраһим. Бусы оятыннан бөтенләй телдән калган.
Салих. Ә син, агач бүкән, нигә сөйләшмисең?
Ибраһим. Ә менә монысы нәкъ карачкы, катып тора. Җүнсез булса да, оят бар икән әле үзендә.
Салих. Егетләр! Хәзрәтләргә, картларга урындыклар кирәк булыр. Хәзер монда менә бу агачларга хөкем була. Тиз генә алып килегез әле.
Берничәсе чыга.
Ибраһим. Һи, җүнсезләр, йөзләрен яшергән булганнар. Алай оялырлык булгач эшләмиләр аны!
Оркестр «Кәҗә бәете» көен уйный.
Салих. Тавышланма. Хәзрәтләр чыгалар.
VI күренеш
Әүвәлгеләр һәм картлар.
Намаз халкы.
Иртә намаз укыганга ахирәттә
Чибәр-чибәр эһем, эһем булыр, дигән.
Бик елмаеп ул ятачак, ди, зур оҗмахта,
Мәшанчылар шулай дигән инде, эһем, тфү!..
Староста. Җәмәгать! Таралмагыз. Менә бу уйнашчы азгыннарга хөкем була. Ә менә урындыклар да булган. Кая, менә шунда куегыз. И Галиулла, кәгазь, караң кая? Йә, хәзрәтләр, утырышыгыз! Картлар, кодалар, сез дә утырыгыз. Үрәдникнең базарга барасы бар икән, эшне башкарырга хәзрәтләр белән миңа тапшырды.
Утыралар, Староста медален кия.
Хәзрәт. Ягъни мәсәлән, инде фараз кылдык, бинабәрин, хуш, хөкемне шәргъ[11] шәрифчә, фаразан, кылабыз инде. Шуның өчен, фаразан, мәгъюбәнең[12] ир хатынымы, толмы яки кызмы икәнлеген, фаразан, безгә белергә кирәк.
Староста. Ибраһим, бу җүнсез – хатынмы, кызмы?
Ибраһим. Белә алмадым, Саттар агай.
Староста. Әллә тол хатынмы икән?
Ибраһим. Белә алмадым.
Хәзрәт. Ягъни мәсәлән инде, фаразан, үзеннән сорарга кирәк була инде.
Староста. Ибраһим, ул җүнсезнең кызмы, хатынмы икәнлеген тиз генә белеп кил әле.
Ибраһим. Бездән булмас, Саттар агай, аның өчен…
Мөәззин. Кем, шәкерт, бар әле, кая әле, шәкерт, теге чүпрәк башның кызмы, хатынмы икәнлеген барып белеп кил әле.
Салих. Хәзрәтләр, картлар рөхсәт итсәләр, мөмкин.
Картлар. Рөхсәт, рөхсәт!
Кода (барып). Әй син, чүпрәк баш, ир хатынымы син, толмы, әллә кызмы?.. Хәзрәтләр сорыйлар. Шунсыз булмый, ди.
Хәзрәт. Ие, ие, фаразан, ансыз һич булмый инде. Шәргъ шәриф бит, ахрысы, фаразан, белергә куша инде.
Кода. Йә, әйт инде. Хәзрәтләрне көттермә. Йә, әйт инде, әйт!
Мөәззин (барып). Йә, әйт, хәшәп! Кызмы, хатынмы? Йә, йә, оялма!.. Оялма, хәшәп!
Хәзрәт. Фаразан, ягъни мәсәлән, көчләмәгез. Сөкүт[13] фаразан, ризалык галәмәте инде. Ягъни мәсәлән, шәрган[14], фаразан, никахсыз хатын була инде.
Староста. Әллә син, җүнсез, телеңне йоттыңмы?
Хәзрәт. Кем, Саттар, көчләмәгез. Мондый вакыйгаларда, фаразан, төрле хәлләр була ул. Бәлки, Хак Тәбарәкә вә Тәгалә телен алгандыр. Менә, фаразан, китапларның әйтүләренә караганда, шундый, фаразан, бинабәрин, хуш, фаразан, шундый эшләр вакытында Бохараи шәрифтә гаҗәп, фаразан, хәлләр булган. Шәйхан Габделсыгырхан заманында, фаразан, шуның шикелле бер иркәк белән бер хатын уйнаш кылып тотылган булганнар, фаразан, ягъни мәсәлән, шул гөнаһкярлар, фаразан, хөкем алдында, фаразан, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән, хуш, фаразан, ташка әверелгәннәр.
Картлар. Кара син аны, ташка, диең, ә?
Мөәззин. Ташка әверелү эшмени. Шуның шикелле хәзрәти Исхак заманында уйнашчыларның берсе ишәккә, берсе тәвәгә әверелгән дигән сүзләр дә бар китапларда. Аның өчен бу гөнаһ – гөнаһларның иң әшәкесе. Хәшәбе инде. Шуның шикелле, бу хәшәпләрне дә Аллаһы Тәгалә хәзрәте, хәзрәт әйткәнчә, ни эшләргә дә кодрәте бар. Ташка түгел, агачка әйләнүләре дә мөмкин!
Староста. Ибраһим, син саклаган чакта, телләре бар идеме?
Ибраһим. Күрмәдем.
Староста. Бар әле, чувашның теле урынында микән? Кара әле.
Мөәззин. Ә, кем, Ибраһим, фаразан, кирәк түгел. Иншалла, урынындадыр.
Староста. Алай булса, хәзрәтләр, эшкә керешик. Нинди җәза бирәбез боларга?
Хәзрәт. Фаразан, шәргъ шәриф буенча хөкем булса, ягъни мәсәлән, беренчесе, фаразан, тереләй җиргә күмү, икенчесе, фаразан, бил тикле җиргә күмеп, ташлар атып үтерү, өченче төрлесе инде, фаразан, капчыкка салып манарадан ташлау инде. Дүртенче төрлесе инде, фаразан, ике мең таяк ору, менә шул җәзаларның кайсын, фаразан, ягъни мәсәлән, җәмәгать кабул итәр.
2 кода. Минемчә, элек бил тикле җиргә күмеп, ташлар белән бәрергә кирәк. Соңыннан манарадан ташларга кирәк.
1 кода. Минемчә, элек һәйбәтләп суктырырга кирәк, соңыннан манарадан ташлау кирәк, анда да үлмәсәләр, тереләй җиргә күмү кирәк.
Мөәззин. Саттар агай, безгә инде үлем җәзасы белән хөкем итүебез өчен үрәдник хәзрәтләре сүз әйтмәсме?
Староста. Теләсәгез нишләгез үзләрен, дип үземә әйтеп калдырды. Шәригать кушканнан узып булмый инде. Бу җүнсезләрне яхшылап өйрәтмәсәң, башкалары да шул эшкә ябышыр! Аннан соң аның берсе кеше түгел бит, чуваш кына. Икенчесе дә шуннан артык түгел! Менә шуларның гөнаһ шомлыгы аркасында яңгырлар яумый, иген булмый, казнага имана җыелмый. Моның өчен становой хәзрәтләре үзе дә рәхмәт кенә әйтер әле. Картлар, сезнеңчә, ничек?
Берәү. Эш сезнең кулда. Без катыша алмыйбыз.
Салих. Хәзрәттән узып булса да әйтим, боларның гөнаһлары бик зур, шуның өчен ут төртеп яндырырга кирәк үзләрен. Алар бик яхшы янарлар.
Хәзрәт. Кем, шәкерт, яндыру – Аллаһы Тәгалә, фаразан, эше. Ахирәттә, фаразан, болай да янарлар. Дөньяда, фаразан, җәзаларын күреп үтсеннәр.
Салих. Дөньяда ук яндырырга кирәк.
Хәзрәт. Юк, анысы, фаразан, ярамый, гөнаһ була.
Салих. Боларны җиргә күмүдән эш чыкмас.
Хәзрәт. Анысы, фаразан, шәргъ шәриф боерганча була.
Салих. Минемчә, алар утыннан башка нәрсәгә яраклы түгелләр.
Мөәззин. Җәмәгать, картлар, хәзрәтнең сүзеннән узып булмас, әйдә, минемчә, үтермәскә, ике мең таяк кына орырга кирәк үзләренә.
Староста. Хәзрәтләр, шуңар ризамысыз?
Хәзрәт. Риза, риза!
Староста. Кая, Ибраһим, яткыр үзләрен. Китерегез таяк. Үзем сугам. Хәзрәт, суккан өчен савап булыр бит?
Хәзрәт. Фаразан, кырык корбан чалганның савабы булыр, дигән.
Староста. Яткыр үзләрен, чувашыннан башлыйк.
Мөәззин. Менә минем таяк нык тамыр агачыннан. Бисмиллаһ-иррахман-иррахим.
Ибраһим. Йә, әйдә, картлар алдына барып ят. Йә, ни эшләттең? Нәрсәгә бүкән төсле катып торасың. Әйдә, дигәч, әйдә, диләр сиңа! (Төртә. Агач ава.) Җәмәгать, үлгән!..
Хәзрәт. Юк, фаразан, һушыннан гына тайгандыр. Ятып торсын.
Староста. Әйдә, икенчесен китер!
Ибраһим. И, син, чуваш калдыгы, әйдә, ят! Әйдә, дим, инде! Әллә син дә… (Агач авып китә.) Җәмәгать, монысы да үлде!..
Xалык. Үлгән!..
Җыелып карый башлыйлар.
Салих. Җәмәгать, агачка әверелгәннәр.
Хәзрәт. Яһу хуҗа Бәһаветдин! Кәрамәт[15] бу, фаразан, кәрамәт!
Мөәззин. Җәмәгать, нишлибез инде боларны? Үрәдник, становой хәзрәтләренә ни җавап бирәбез инде?
Хәзрәт. Фаразан, Алланың кодрәте белән бүрәнәгә әверелделәр, диярбез.
Мөәззин. Гөнаһлары бик зур булган икән. Соң син, кем, Ибраһим, агачка әверелгәннәрен сизмәдеңме? Фәрештәләр яки иблиснең килеп-китеп йөрүен күрмәдеңме?
Ибраһим. Һич сизмәдем. Яннарыннан бер адым да читкә китмәдем.
Хәзрәт. Фаразан, күк капусы-фәлән ачылмадымы? Хуш?
Салих. Җәмәгать! Бу Алла тарафыннан безгә иңдерелгән бик зур бер гыйбрәт инде.
Староста. Соң, хәзрәтләр, боларны нишлибез инде?
Мөәззин. Күмәргә кирәк.
Староста. Бүрәнәләрнеме?
Мөәззин. Ие. Алар бит – заһирән[16] генә бүрәнәләр. Асылда, синең шикелле үк кешеләр.
Хәзрәт. Дөрес, дөрес, фаразан, өсләрендәге киемнәре фидияләреннән булыр.
Ибраһим. Ничек инде, хәзрәтләр, җеназасыз гына күмәбезме?
Хәзрәт. Китапта бүрәнәгә, ягъни агачка, фаразан, җеназа укылыр, дигән мәсьәлә күренми. Синеңчә, ничек, мөәззин?
Мөәззин. Җеназа укылмаганның фидиясе дөрес түгел… Аннан соң болар бит – тыштан гына агачлар. Эчтән кешеләр бит, чын кешеләр. Менә күз алдыбызда агачка әверелделәр бит. Ике кеше шаһәдәт бирсә, шәрган шул җитә. Ә монда без барыбыз да үз күзләребез белән күрдек бит. Ибраһим, Саттар ага, менә бу агачларның ярты сәгать моннан элек чын кеше икәнлекләренә шаһәдәт бирәсезме?
Ибраһим.
Саттар.
Бирәбез, бирәбез… Җәмәгать, сез ни дисез?
Халык. Шулай инде…
Хәзрәт. Фаразан, боларның берсенә генә җеназа укый алабыз. Чувашы аның кяфер, фаразан, җеназа дөрес түгел.
Мөәззин. Юк, хәзрәт, ул кеше чагында кяфер иде. Ә хәзер ул агач. Шуның өчен аның мөселман булуы да ихтимал.
Хәзрәт. Синеңчә, фаразан, һәр икесенә дә җеназа лазем, ягъни мәсәлән, фарыз дисеңме, фаразан?
Мөәззин. Ие, ие, һәр икесеннән дә фидия тиеш.
Хәзрәт. Фаразан, бу агачларга, ягъни мәсәлән, бүрәнәләргә, фаразан, җеназа укыйкмыни, җәмәгать?
Xалык. Үз эшегез!..
Мөәззин. Кем, Ибраһим, шәкерт Гыйльметдин, кая, табутны китерегез!
Табутка китәләр.
Саттар. Хәзрәтләр, боларны юып кәфенләү эшен нишлибез инде?
Мөәззин. Агачка нигә кирәк кәфен… Ләхеткә салабыз да – вәссәлам, йә, кая, егетләр, кабер казырга барыгыз!
Ибраһим (табут китереп). Табут булды, хәзрәтләр.
Мөәззин. Бисмиллаһ-иррахман-иррахим. Күлмәге дә яулыгы да ярарлык икән… (Егетне карап.) Ә бу хәшәпнең сәләмәдән башка бер нәрсәсе дә юк икән. Моңар, җәмәгать, җеназа дөрес түгел… Кая, бусын гына табутка салыйк. (Табутка салып, кыйблага каршы басып.) Кая, җәмәгать, сафланыгыз! Тәһарәтсезләрегез, тәяммем сугыгыз!
Халык тәяммем сугып сафлана.
Оркестр «Казан сөлгесе» көен уйный.
Ильяс.
Бүрәнәләрне әйләндереп.
Хәзрәт.
Халык.
Мөршидә.
Хәзрәт.
Халык.
Саттар. Җәмәгать, тавыш мәчеттән ишетелә. Мөәззин, барып кара әле!
Мөәззин. Миннән булмас, булмас, җәмәгать. Фидияләре дә үзләренә булсын. (Күлмәкләрне ыргыта.) Хәзрәт барсын!
Хәзрәт. Бездән, фаразан, булмас. Катгыян булмас, фаразан.
Салих. Җәмәгать! Бу аларның өрәкләре түгелме икән?
Мөәззин. Ә-ә!
Салих. Тс… с… с!.. Шауламагыз! Юкса барыбыз да харап булабыз.
Хәзрәт. Җәмәгать, фаразан, аятелкөрси укыгыз! Фаразан, каранча догасы укып тирә-якларыгызны менә шулай сызыгыз! (Сызып күрсәтә. Үзе шул сызык эченә кереп кунаклый.)
Саттар. Кода, син мәчеткә кер әле. Тавыш шуннан килә бит. Әгузе бисмилла әйтсәң, берни дә булмас.
Салих., бәхил булыгыз, җәмәгать!
Хәзрәт.
Мөәззин.
Бәрәкалла! Бәрәкалла! Аятелкөрси укып бар!
Салих мәчеткә керә. Бераздан бик каты кычкырып чыга. Аның артыннан Ильяс, Мөршидә чыгалар.
Салих. Өрәк, өрәк, өрәкләр!..
Хәзрәт.
Мөәззин.
Саттар.
Картлар.
Ләхәүлә, ләхәүлә, ләхәүлә!!!
Куркып чабып чыгалар. Шау-шу. Яшьләр көләләр.
Салих. Яшьләр, туктагыз! Иптәшләр, менә бу кеше минем дустым. Шиңгән каен мулласының улы, Казан шәкерте, Ильяс мәхдүм. Менә монысы – аның киләчәк хәләл җефете, мөәззин бабайның кече кызы. Мин хәзер аларга никах укыйм! Йә, утырышыгыз, рәтләп торыгыз! Эһем, эһем… Әл Хәмидулла, әл Хәмидулла, әл Хәмидулла!
Халык.
Салих.
Йә әммәл хәзрәт,
Халык.
Салих.
Аллаһы әкбәр, котлы булсын никахлар! (Кул биреп котлый.) Егетләр, өстәлләрне алыгыз!
Яшьләр.
Музыка, бииләр.
Ильяс, Мөршидә.
Сөлге белән аларны урыйлар.
Ильяс, Мөршидә.
Салих. Йә, кияү белән килен, менә монда рәхим итегез! Ибраһим, мәчеттән киемнәр чыгар! Галиулла, өстәлне китер! Утырыгыз! Теге карт-корыларны куркытып, авылдан ук качырыйк әле. Ха-ха-ха-ха!
Xалык. Утырыгыз, утырыгыз!
Ильяс, Мөршидә.
Халык.
Кычкыру, сызгыру, шау-шу. Табынны тирә-якка чайкап алып чыкканда…
Пәрдә төшә.
1922 елЗар
Бәни адәм фаҗигасе
Алты пәрдәдә
Фаҗигадәге катнашучылар:
Газазил – бәни адәм шәхси теләкләренең матурлык, ирек, бәхет, яхшылыкка мәңгелек омтылышының тимсаль мөҗәссәме[17].
Дәҗҗал – хакимият, канун.
Шәйтан – мәкер, хәйлә, ваклык.
Яэҗүҗ – капитал.
Мәэҗүҗ – милитаризм.
Дәббәтеларз – хезмәт, эш.
Ирек – ихтыяр, ирек.
Мәхәббәт – дуслык, мәхәббәт.
Бәхет – шатлык, бәхет.
Бәдбәхет – бәла-каза, бәхетсезлек.
Адәм – кеше.
Һава – матурлык.
Мәһди – мәзлүмнәр[18] хакы өчен көрәшүче даһи.
Мөһәндис – техника белгече, инженер.
Җәбраил – ялчы, илче.
Исрафил – хәбәрче.
Газраил – үлем, әҗәл.
Гөнаһ – язык, гөнаһ.
Малик – комендант, сакчы.
Вакыт – заман, гомер.
Хәким – нәзари[19], гыйлем, фәлсәфә.
Микаил.
Нәби – архиб.
Җиһангир – капиталга кадәр булган җиһангирлык.
Вәзир – дини хакимият ялчысы.
Мулла – ислам рухание.
Пaпа – католик рухание.
Поп – христиан рухание.
Раввин – яһүд рухание.
Генерал – патша.
Гаскәри мәэмүр[20].
Яшь офицер.
Нечкә түрә.
Яшь егет.
Гыйшык пәрәст[21].
Эт иярткән бай карчык.
Эт иярткән матур хатын.
Таза ир.
I ач ир.
II ач ир.
Ач хатын.
I тук хатын.
II тук хатын.
Хайваннарны химая[22] җәмгыяте әгъзасы.
Юан бай.
Юка бай.
I зобани.
II зобани.
III зобани.
Ачлар, туклар, гаскәриләр, палачлар, сакчылар, ак фәрештәләр, кара фәрештәләр, зобанилар, гөнаһкярлар[23], җир әһелләре, гыйфритләр, җеннәр, пәриләр, хур кызлары, вилданнар һәм башкалар.
Бер-ике сүз
«Зар» пьесасының мәүзугы[24], – борын-борыннан бәни адәм күңелен дулкынландырып, яшәү өчен, төрле дәверләрдә төрлечә көрәшнең көчле фактор икәнлеген күрсәткән мәңгелек мәсьәлә.
Җир йөзендә хакимият хөкем сөрә башлаган көннән бирле, шул хакимиятне саклау юлында «диннәр», «игътикад» ларга әсас ителгән[25] кануннар, низамнар чыгарылып, төрле дәвердә төрлечә химая ителгәннәр. Мөстәбид[26] хакимиятне саклау юлында иң зур гамил[27], шөбһәсез, «дин», аның башлыгы «Алла». Аллалар тарихын тикшергәндә, төрле дәверләрдә, төрле халыкларда йөз меңнәрчә аллалар күрәбез.