Ул арада ишектән кулына төенчеген тоткан Фатыйма да күренде.
Әйдә, диде ул, Сафиулла турысына җиткәч.
Хәзер. Син бар, атлый тор.
Бу малай кайда соң? дип сорады Фатыйма, Габдулланы эзләп, як-якка каранды.
Монда гына ул.
Тышка чыгамыни? дип, Фатыйма ипләп атлап китте.
Нишләп торасың монда? дип сорады Сафиулла, малай янына килеп.
Болай гына, диде Габдулла, сулкылдавын тыя алмыйча.
Әллә елыйсың инде шунда? И юеш борын, юеш борын! Ни булды сиңа?
Берни булмады ла
Әйдә, алайса, кузгалыйк.
Әйдә, диде Габдулла һәм кинәт Сафиуллага сыенды.
Җә, җә, борчылма. Бар да әйбәт булыр.
Борчылмыйм мин.
Курыкмыйсыңдыр ич?
Курыкмыйм да. Уйлыйм. Нишләрмен инде, дим. Нигә гел болай йөртәләр мине, дим. Әле анда, әле монда. Әле авылдан авылга, әле каладан калага. Нигә мин бер генә җирдә тормыйм, дим. Нигә бер генә мәдрәсәдә гыйлем алмыйм, дим. Нигә мин гел юлда, дим. Нигә мин дим
Мунча почмагындагы куе ботаклы карт миләш агачыннан аларның өстенә саллы гына кар ишелеп төште. Габдулла моңа илтифат итәр дәрәҗәдә түгел иде күрмәде, сизмәде. Ә Сафиулла әллә көтелмәгән авырлыктан, әллә якасы астына эләккән карның эрү салкыныннан, әллә малайның бар җанын үткәнен, хәзергесен, күрәчәген ачынып әйткән рәнҗүле, каргышлы сүзләреннәнме зиһенен җыя алмый торды. Аннары, гаярь җилкенеп, иңеннән карны кагып төшерде: авыр-авыр итеп сулады, әле аяк астына, әле күккә карады. Аның авызы судан чыгарылган балыкныкыдай зур ачылган, салынып төшкән ирене калтырана иде. Ул чыгарга юнәлде, малайның үзенә тын гына, кыймый гына:
Сафиулла агай дип эндәшкәнен ишетмәде әле. Сафиулла агай, диде малай, тавышын көчәйтә төшеп, һәм, аны кое турысында куып җитеп, сак кына тун җиңен тартып куйды.
Әү, диде Сафиулла. Тагын атлап китте, ләкин, коены узып, Габдуллага каршы басып туктады. Алар икесе ике якта калды.
Сафиулла агай, дим
Әү, Габдуллаҗан, әү
Безнең күрешкәнгә егерме көннән артык бит инде, әме?
Җегерме ике көн Өч көн шикелле дә тоелмый үтте дә китте.
Миңа күбрәк тоелды.
Күпме?
Белмим инде.
Төгәл җегерме ике көн, дим ич.
Миңа үз әти-әниләремне белгән вакыт шикелле.
Син аларны бик кыска арада гына белеп калдың шул.
Түгел. Озак. Бик озак.
И бала Күргән-кичергәннәрең җаныңа сыешмый синең, шуңа озак тоелгандыр ул.
Минем ул озакны тагын бик озак иттерәсем килә.
Ничек итеп?
Кемнәргәдер тагын «әти» дип, «әни» дип дәшеп.
Алла рәхмәтеннән ташламады ич әле. Әйтерсең. Менә Галиәсгар җизнәңнәргә илтеп куярмын да әйтерсең.
Габдулла, уйланып, йөзен читкә борды.
Сафиулла агай диде ул, сүзен башлагандагыча сак кына итеп.
Әү, әү.
Илтмә син мине бүтән җиргә, Сафиулла агай.
Илтмичә нишләтәсен белмим шул, улым.
Мин беләм, диде малай, аның ягына килеп.
Нәрсәне?
Син мине анда илтмәсәң нишләсемне.
Соң? Нишләрсең?
Син миңа әле генә «улым» дигәнчә, мин дә сиңа «әти» диярмен.
Миңа?!
Ие, диде малай, аңа таба борылып. Озак диярмен. Бик озак. Бик!
Габдуллага карап-карап торды да, нишләргә, ни дияргә белмичә, җавап эзләгәндәй, Сафиулла кое капкачын ачты, иелеп, түбән карады.
Аларга да диярмен.
Кемнәргә тагын?! диде Сафиулла, коедан аерылып.
Фатыйма белән Җәмилә апайларга. «Әни» диярмен. Үз итәрмен. Бәлки яратырмын да әле.
Дөрләп янган җан учагының соңгы ялкыннарын, соңгы утлы күмерләрен таптап сүндерергә теләгән шикелле, Сафиулла баскан урынында таптанып алды да, иренен тешләп, читкә атлады, бая малай поскан мунча почмагына сыенды һәм бүрәнәгә китереп сукты. Аркасына тагын бу юлысында түбә кыегыннан бөгелеп торган мул кар ишелеп төште. Ул малай алдында тыелырга кирәклеген дә онытып елый иде инде.
Нигә елыйсың? дип сорады малай, аның янына килеп.
Еламыйм мин Габдуллаҗан Үзем еламыйм, җаным елый.
Ә үзең нишлисең соң?
Үзем уйлыйм. Нишләрсең инде, дим. Нигә гел шушылай йөртәбез без сине, дим. Авылдан авылга, каладан калага Нигә сине бер генә җирдә тотарга, бер генә мәдрәсәдә сабак алдырырга җай җук икән, дим. Нигә син дим Сафиулла кинәт борылды да, малай алдына тезләнеп, аны кочып алды.
Уйлама, Сафиулла агай. Берни уйлама. Алайса, мин сиңа «әти» димәм. Әйдә, илт. Галиәсгар җизниләргә илт. Тик мин бик кыска вакытка да бүтән кешегә «әти» димәм инде.
Нигә алай Габдуллаҗан?
Үз атаң сеңлесе иренә «әти» димиләр.
Бусы нигә?
Шәригать кушмый, диде малай, зурларча кырыс итеп. Һәм, тирән итеп тын алгач, Сафиулладан аерылды да ачык капкага таба атлап китте.
Авыр йөк тарткан атның башын чайкаганы кебек, Сафиулла, үз иңендәге карны, үзенең күз яше белән бергә күңелен тутырган авыр уйларны да кагып төшерердәй булып, башын әллә чайкап, әллә кая куярга белми айкап алды да малайга иярде. Хәзер инде ул малайны түгел, ә нәни Габдулла дәү Сафиулланы каядыр илтеп куярга алып китте кебек тоелды. Сафиулла кое яныннан узышлый аның капкачын ябып куйды; буласы эш булды, бүтән чарасы калмады. Ул, иелеп, әрҗәне күтәрде.
Капкадан чыккач, малай аңа:
Әрҗәмне үземә бир, диде. Авыр түгел ул. Миңа инде берни авыр түгел.
Мә, алайсаң, диде Сафиулла, аңа әрҗәне сузып. Ие, авыр түгел. Аның каравы язмышың авыр Җәле, әйтеп бак: безгә кай тарафка барасы?
Габдулла, чаттан борыласына ишарәләп:
Кайтканда күрсәттең ич, диде.
Карале, Габдуллаҗан, анда барганчы бераз гына сөйләшеп алсак ярармы?
Нигә ярамасын икән, Сафиулла абзый?
Ирләрчә сөйләшсәк, дигәнием.
Белмим инде тагын. Мине, мулла малае дип, шәкерт дигән булып, гелән күп сөйләштерәләр. Торган авылларда да, Казанда да.
Анысы Монда кайтышлый мин дә ким куймадым. Сөйләшергә, сөйләштерергә мин дә оста Алты-биш Сапый! Җиңелчә кеше мин. Күп сөйләшәм. Һы, Алты-биш Сапый, диң, ә? Кем беренче шулай дигән, кем таккан, ничек ияреп киткән Алла белсен!.. Ярар, сүз бу хакта түгел, дигәч, ул капка төбендәге такта утыргычның карын эшереп төшерде дә, тәмәке янчыгын алып, шунда утырды. Туңмассыңмы?
Рәхәт кенә ич әле.
Утыр, алайса, диде Сафиулла, бераз уйланып торгач, тәмәке янчыгын кире кесәсенә тыгып куйды.
Габдулла, әрҗәсен кочаклап, аның янына утырды.
Өйрәтә димәссең, җәме?
Йә.
Мин шулай «җ» дип сөйлим инде. Син әнә, укыган булгач, бүтәнчә әйтәсең.
Китапча ул.
Китапча шул. Ә тормышның сабагы бүтәнчә аның, Габдуллаҗан. Сиңа шуны әйтмәкчием тормыш сабагын, дип, Сафиулла тукталып калды.
Анысын да алмаган түгел инде
Ие. Күрмәгәнеңне күргәнсең анысы. Ә күрәселәрең алда әле.
Син, Сафиулла абзый, әрләмә инде, диде Габдулла, алда әйтәсенә алдан үзе көлеп. Син алтыдан бишкә күчмә инде. Нәрсә аны, турысын әйтәм дигәч әйт.
Менә маладис, ә? Әйтәм җирле ишеттергәннәрие син дә сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел икән шул Хәер, ни әйтмәкчием әле мин?.. Ие Менә, Габдуллаҗан, сиңа тагын чит-ят бер йортка аяк басарга туры килә инде. Чит-ят йортка гына, ә чит-ят кешеләр тарафына түгел, ие. Анда сине беләләр.
Мин дә беләм лә инде, дип уфтанып алды Габдулла. Кырлай бик ерак калды бит. Кайтып китәм дисәң дә Әллә ничә көн кирәк
Туган җирләр кемгә дә бәһасез кадерле инде ул. Тик нишләмәк кирәк: татар башын язмыш йөртә шул, язмыш Шуңа күрә торган җир дә ул хәтле ачы тоелмый. Алла җүн кылса, шөкер итәсең Син бер дә нитмә бәгыреңне көйдермә. Болай да көйгәндер Минем каенага синең җизнәң бик ипле кеше ул. Синең хакта яхшы хәбәрдар. Ни хәл итәсең: син анда каңгырап җөрисең, ул монда каңгырауда. Быел, җыл башында, алдан кызлары Мәрзия, аннары уллары Гобәйдулла вафат булдылар. Бер атна дигәндә, бер-бер артлы
Беләм. Бәдретдин абый сөйләде инде.
Сине алдыруы да менә шуңа. Бәдретдин абыеңа сине, җә бер килгәндә үзен ала кил, диде, җә берәү белән җибәрергә кушты. Ул «берәү» менә мин булып чыктым инде, рәхмәт төшкере! дип, Сафиулла көлеп куйды. Әгәр тиз генә ияләшеп китәргә авыр булса ятсынмассың, үзебезгә килеп-китеп йөрерсең. Габдерәүф янына Бар күк киңәшем менә шулые, Габдуллаҗан.
Рәхмәт яусын, Сафиулла абый
Әйдә. Фатыйма апаң барып җитте инде. Көтәләрдер.
Алар икәүләп чатка таба атлап киттеләр.
Ул якта су мичкәсе салынган чана тартып узган ат күренде. Ә аларның каршысына, япкан яшел чапанын җил-җил китереп, чаттан кызларга тартым җыйнак кына яшь бер хатын килеп чыкты.
Ни хәлләрегез бар? дип эндәште ул тыйнак кына. Ә игъ- тибарын читтән үк малайга юнәлтеп якынайды.
Аллага шөкер. Исән-сау кайтып җиттек, Газизә, дип, Сафиулла Габдулланы аркасыннан алгарак этәрде. Күреш, Габдуллаҗан. Бу апаең Газизә була.
Габдулланың күңеле күтәрелеп китте. Аның көр тавыш белән:
Таныдым, таныдым! Нихәл, апай? дигән шат тавышы аңа иелгән һәм кочаклап алган, аркасыннан кагып сөйгән хатынның кочагында күмелеп калды.
И наным Үскәнсең, сөбханалла! диде Газизә, аны үбә-үбә. Сине соңгы күргәнемә күпме инде ике ел, дип, ул еламсырап алды. Кырлай белән Казандагы туган-тумача ни хәлләрдә калды?
Шөкер генә, апай, шөкер генә, дип, малай Газизәнең кочагыннан тарсынып чыкты. Бик күпләп сәлам әйтергә куштылар.
И-и, наным дип сузды Газизә, аның саен ни елмаерга, ни еларга белмәстән. Шулай да куанычына караганда Габдулла энесенең дә, үзе кебек, чит-ят җирләргә китерелүенә ачынуы басарак төште, елыйсы килә иде.
Сафиулла, аның аркасына сак кына кагылып:
Куанырга кирәк, Газизә сеңел, дип юаткан булды, тик, үзенең дә күңеле тулып бугай, башкача сүзе булмаганга: Юл өстендә тормыйк инде, дип өстәде.
Газизә малайның әрҗәсен үзенә алмакчы иде дә, Габдулла бирмәде, үзе күтәреп китте.
Авыр түгелме соң? дип сорады Газизә.
Юк, диде Габдулла. Укуы гына авыр ул.
Ни соң анда синең?
Укыган вә укыр сабаклары, диде Сафиулла.
Утыз адымнар атлагач, асты таш, өсте агач булган ике катлы йортка килеп җиттеләр. Аның капкасына керер алдыннан, малай, артка каерылып, анда-монда караштырып алды. Әйтерсең лә, билгесезлеккә таба тагын бер адым атлар алдыннан, нәрсәнедер барлап каласы килә иде.
Кече капканы ачып, ишегалдына уздылар. Чылбырлап куелган йөнтәс эт тынычсызланып өреп алды, арлы-бирле йөренергә кереште. Анда бишмәт кигән бер ир-ат баягы мичкәле чанага җиккән атны тугарып тора иде.
Әссәламегаләйкүм, Гыймадетдин, диде аңа Сафиулла.
Вәгаләйкүмәссәлам! дип, әлеге ир эткә кизәнде дә, олы- лап, Сафиулла белән күреште, аннары Газизәгә дә кул бирде. Менә кунак егет тә килеп җиткән икә-ән! дип сузды ул. Тавышы көр, калын, йөзе елмаюлы иде. Башына сырма бүрек, өстенә кайры тун кигән, аңа эзәр салган. Габдуллаҗан бит әле? Нихәл соң, Габдуллаҗан?
Әйбәт әле, диде малай.
Сафиулла, тамагын кырып:
Кунак булырга, ул өч көнгә төшмәгән лә! дип елмайды.
Шулай, Сафиулла абый, шулай. Төкле аягы белән үтсен инде, дип, Гыймади атны түрдәге корылмаларга таба җитәкләп китте.
Баскыч ишегендә алъяпкычлы, почмаклап яулык япкан бер яшь хатын күренеп алды, тик ул, исәнләшеп тормастан:
Сөенче, сөенче! дия-дия, баскычтан өскә менеп китте. Өчәүләп шунда күтәрелгәндә, ул хатынның эчтән тагын:
Сөенче, байбикә! дип кабатлаганы ишетелде. Килеп җиттеләр!
Габдулла апасына күтәрелеп карады да:
Көтәләр икән әле! дип елмайды.
Көтми ни! диде Газизә, куанып.
Нихәл, Гайниҗамал, дип, Сафиулла әлеге хатын белән исәнләште дә өйгә узды һәм, ишек чаршавын кайтарып, Габдулла белән Газизәне эчкә үткәреп җибәрде.
Алар ян-якларда, түрдә берничә бүлмә ишекләре күренеп торган алгы бүлмәгә аяк бастылар. Шуннан соң булган хәлләрдә күрешүләрдә, танышуларда, аңлашуларда, сөйләшүләрдә Габдулла, игътибар үзәгендә булып, әле куанды, әле уңайсызлану, әле тарсыну, әле ятсыну, әле тагын көр күңеллеләнү хисләре кичерде.
Бу Габдулланың атасы Мөхәммәтгарифның бертуган сеңлесен (ул да Газизә атлы) алган, Уральскида уртача саналган сәүдәгәр Галиәсгар Госманов йорты иде.
Алданрак килеп өлгергән Фатыйманың хәбәре белән аларны биредә көтеп торалар иде инде. Ул үзе чишенеп тә куйган. Иң алда, затлы яулыгын төзәткәләп, Галиәсгар байның хатыны Газизә Габдулланың атасының сеңлесе тора. Кичке ашка әзерләнүеме, әзерләнеп бетү вакытымы булганга, өйдәге хатын-кызның кайсысы савыт-саба, табак, чынаяк-тәлинкә, самавыр, чүлмәк, кайсысы сөлге-тастымал, кайсысы тагын нәрсә тоткан. Галиәсгарның ирдән аерылып кайткан өлкән кызы Зөһрә озынча буйлы, туры кашлы, нечкә борынлы, тар иренле хатын да шунда: Габдуллага, бүлмәгә яңа килеп кергәннәргә артык исе китмәгән ише, ничектер өстән, ят итеп караучан. Читтәрәк йорт хуҗаларының тагын бер кызлары (ул да Фатыйма атлы) бар. Ә Гайниҗамал, кызыксынуын басып, ишек төбеннән узмады әле. Тере хатын булса да, хуҗалар сүзеннән чыгарга күнекмәгән.
Габдулла, килеп керү белән, бүреген салды да менә шундагы җиде хатын-кыз һәм Сафиулла арасында бәләкәй, ят, оялчан, куркынган, рәнҗегән бер малай булып калды.
Ботын чабып, иң әүвәл өлкән Газизә телгә килде:
И-и!.. дип сузды да күзенә яшь килеп, аны яулык очы белән сөртеп-сөртеп алды.
Беркавым ирексез тынлыктан соң кыскача гына, мәгәр тиз-тиз аннан башлап, моннан очлап дигәндәй бүлмәдә сүз өстенә сүз, хәл-әхвәл белешү авазлары яңгыраттылар:
Узыгыз, уз!..
Нихәлләрегез бар соң?
Аллага шөкер!
Мактап йөрисез икән. Нәкъ аш-су өстенә туры килде- гез
Хәзер, хәзер.
Сафиулла белән Газизә чишенеп, аларга ара-тирә булышкалап тордылар.
Өлкән Газизә, башкалар ишетмәслек итеп, Гайниҗамалга:
Нәрсә уклау йоткандай торасың инде? Күрмисең мәллә ишәйдек. Кунак самавырын да куеп җибәр, затлырак чәй әйберләрен чыгар. Яңа аш-су ягын да кара! дияргә онытмады. Башта Гыймадига төшеп әйтеп мен: баздан бер чирек кымыз кертеп чыксын.
Гайниҗамал түбән өйгә төшеп китте дә бераздан, күтәрелеп, аш-су әзерләү бүлмәсенә узды.
Ничекләр кайтып җиттегез соң? дип сорады өлкән Газизә.
Бер самавыр екмаенча торып, сөйләп бетермәле түгелдер. Дүрт көн Казан каласында кундык, бер көн Чистайда, бер көн Ырымбурда. Тагын әллә ниткән пучты стансыларында, авылларда Җәмгысы унсигез көн тоташлай юлда, диде өлкән Фатыйма.
Сату-алулар уң булдымы соң?
Бик уң, бик уң! Анысын тагын бер самавыр екмаенча торып
Синеке шул самавыр төбеннән узмас инде, диде аңа Сафиулла. Менә кем ләбаса ул «самавыр», менә кем! дип, ул арттан Габдулланың иңенә кулын куйды да алгарак этәрде.
И-и!.. дип сузды тагын өлкән Газизә. Каяле, энем-җанашым! Өс-башыңны сал әле. Нишләп торасың болай моңайган шикелле? Зөһрә, Фатыйма! дип эндәште ул кызларына. Куегыз нәстәләрегезне. Ниме дип карап торасыз? Өс-башын салдырыгыз, урнаштырыгыз, аягына яңа оекбаш, ката кидерегез
Үз кулым да бар ла! диде Габдулла. Нигә мине һа- ман, һаман
Нитмәле, Габдуллаҗан дип, әйтер сүзен әйтеп бетермәстән, Сафиулла малайның шарфын, биленә салынган чуклы эзәрне, аннары бишмәт төймәләрен чиште. Куеп тор инде шул әрҗәңне, җә!
Малай әрҗәсен аягы янәшәсенә куйды да әкрен генә, ләкин эчтән янганын сиздереп:
Мин кайда да ирекле түгел инде, диде.
Ничектер шундук бердәм төстә, зиратта хәер биргәндәй ымсынышып һәм шуның белән саваплы булырга теләгәндәй, аны чиратлашып чишендереп тә куйдылар.
Өлкән Газизә малайны баштанаяк күздән кичереп чыкты. Кызганып та куйды кебек, ошатмаган да сыман булды. Тик моны һичкемгә сиздермәде. Алай да, аның киемнәрен әйләндергәләп карагач, коштабак тотып чыккан Гайниҗамалга:
Аскы өйгә төшереп куй. Аруларсың, диде. Гыймадига җиткер: мунчаны карасын, су җылытырга куйсын. Табыннан кузгалганнан соң, мунчалалап коендырып чыгарырсыз. Аннары ул, малайның күңеле үсеп китсен дипме, әллә үзенең аңа карата илтифатлы булганын һәм буласын белде- рәсе килепме: Әй канатым! Менә әйбәт. Килеп кергән сәгатең фәрештәләрнең амин дигәненә туры килсәче! Аллаһы Тәгалә җиде оҗмахның ишеген ачып керткәндәй итсен! дип теләде.
Малайның күзенә нур керде. Тирән итеп тын алды да:
Рәхмәт, тута. Сүзеңә каршы Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә йортыгызны бәрәкәтле, бәла-казадан имин итсен! дип, җай гына алгарак узды, иркенәеп, рәхәтләнеп китте.