Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Гаффар Ахат 14 стр.


Каһир папирос кабызды. Беренче булып сүз башлавы һәр- чак авыр. Ә безнең сөйләшәсе сүзебез күп бугай, шуңар сөйләшмибез дәдер әле. «Безнең» дим. Хәер, аныкын белмим, ә минеке байтак. Безгә сөйләшмичә, аңлашмыйча һич ярамый. Дөнья белән тулысынча алыш-бирешне бетерәсем килә икән, моның иң соңгысы Каһир белән сөйләшеп аңлашу булырдыр сыман. Әйтерсең лә миңа шунсыз үләргә дә ярамый кинәт кенә менә шушындый хис биләп алды.

Беркавым карашып торабыз. Сынашып. Картлык битлеге киеп бетергәч кенә, бер-беребез каршына килеп бастык!

Каһирга хәзер ничә яшь икән инде? Миннән өлкәнрәк иде. Авылча йөз, авылча кием, авылча кыяфәт. Үзенә генә хас сурәте, чалымнары бар, әлбәттә, әмма миңа ул нинди генә кыяфәтле булса да барыбер. Минем өчен ул кеше. Шуннан ким дә, артык та түгел. Шулай да аңа цементтан катырып ясалган таш сынга караган кебек битараф калсам, үзем дә таш сын кебек салкын, җансыз заттан аерылмас идем. Юк, Каһир беркатлы түгел ул, аның мин аңлап җиткермәгән бик кызык яклары бар иде, хәзер дә үзгәрмәгәндер дип уйлыйм. Адәм баласы бөтен ягы белән дә аңлашылып тормый, алай кызык та булмас иде ул. Адәм баласының бурычы яшәү, ә яшәүнең бурычы тора-бара аңлаешлы булуда.

Каһирны бүтәннәрдән аерып торган сыйфат яшәү максатының кырыс, артык туры, кайвакытны шәфкатьсез булуда иде. Хәзер ул нәкъ шул сыйфатын күрсәтәчәк. Ялгышмадым.

 Үзгәргәнсең! диде ул. Гүя минем картаюыма шатланып яисә шуңа ирониясен белдереп, елмаеп әйтте.

 Ә син? дип сорадым.

Ул, йөзенә бернинди дә кичерешен чыгармыйча:

 Әллә каян таныдың ич! диде һәм, башын каз кебек янтайтып, чокыр читенә карап алды.

 Син дә таныдың.

 Сине дә танымасаң Ул тирән итеп папирос суыра. Яңаклары эчкә батып керә. Тыштан тыныч. Ә эчтән киеренке. Борын тишекләреннән бәреп чыккан төтен шуны белдерә. Үлгәч тә танырлык булды-ы Ул, маңгаен җыерып, миңа карый: Анысы картлык сорап килми, ул яктан без тигез. Ә менә җаныбыз нинди, җаныбыз?..

 Җан дисең инде Теге заманда нинди булсам, хәзер дә шундый мин. Бәхетем шундый, күрәсең. Төрле хуҗаларга күчкән саен ярарга тырышып койрык болгаучы эт шикелле булмадым. Шуңа шөкер кылам.

Ул учларына алмаш-тилмәш төкерде дә оста хәрәкәт белән пычкысын кабызды. Миңа, борылып, тагын нидер әйтте, тик пычкы тавышы ишеттермәде. Җайлы гына итеп, җитезлек һәм гайрәт белән ялгыз субайны кисеп бетерде. Читкә тайпылып калырга чак өлгердем. Югыйсә Моны ул да күрде, агарынып китте.

 Кит дидем ич!

Имән субай, әйләнеп, корыч юллыкка авып төште. Һавага, чатнап, тутык кисәкләре чәчрәде. Юллык гөрселдәп куйды, бераз гүелдәгәч тынып калды. Өске авызыннан, дары төтене сыман, соры тузан күтәрелә башлады. Юллык-гаубица, станциянең үлеменә атап, соңгы залп бирде.

 Залп, диде Каһир. Прицел два и сеть! Самоходный орудие! Огонь! Гүя дуамал саксызлыгы өчен акланырга, мине юатырга тели иде.

 Фронтовикмыни? дидем мин.

 Безнең яшьтәгеләрдән кем фронтовик түгел? Күпләр өчен мондый тавыш хәзер «бух!» кына. Теләсәң дә онытып булмый инде. Әле дә төшләргә кереп йөдәтә.

 Кайсы фронтта сугыштың?

 Үлем күбрәк җирдә, диде Каһир. Сталинград яныннан башладым. Берлинга барып җиттем Күрде инде башлар, күрде. Курскида да булдым.

Ул, яхшы әңгәмәдәшкә юлыккан кеше шикелле, шатланып, ашыкмый гына папирос кабызды, сүзсез генә миңа да сузган иде дә, баш тарттым. Әле генә ауган субайга утырыштык, безнең арада ниндидер магнит көче хасил булды сыман. Тын иде. Чокырның тузанлы, коры ярында чыпчыкларның гамьсез чыркылдашулары гына ишетелә.

 Шуннан тәмугка эләктем. «Тел» алырга киткән идек, шунда үзем каптым. Тик «тел» булмадым.

 «Тел чишмәдем» дисеңме?

 Без әсирлектә дә җан сакламадык. Фашистларга каршы көрәштек Аннары, комиссия иләктән или башлагач, берәү мине сатлыкҗан дип чакты.

 Акланырлык дәлилең бар идеме соң?

 Алдыңда торуым дәлил түгелмени?.. Тикшерделәр дә соң инде!.. Тик син кызганма, парин! диде ул.

 Ә бу дөнья тәмугында, фронтта очрашкан булсак? дидем мин, аның күзенә текәлеп.

Ул, сул күзен кыса төшеп, бармагын шартлатып куйды.

 Синең белән разведкага йөргән булыр идек! Теге чактагы шикелле. Ә? Ул үз сүзләренә уңай җавап бирәсемә ышанып елмаеп җибәрде.

Ләкин мин дәшмәдем. Аунап яткан субайларга ымлап:

 Утынгамы? дип сорадым.

 Баз казырга ниятләдем әле. Кар базы. Болар суда чыныккан. Тимер шикелле мәңгелек. Хәзер таш йортта торам. Шәһәр кешесе ише булып беттек Ә баз кирәк, парин. Яшиселәр бар ич әле Карале! диде Каһир, кинәт җанланып. Ник монда торабыз әле? Әйдәле безгә! Сөйләшеп утырырбыз.

 Безнең сүзләр беткән иде ич инде, Каһир. Кырык биш ел элек. Хәтерлисеңме?

 Иман, кордаш! Каһир аягына басты. Син минем шул бер хатамны гомерем буена аркама бөкре итеп өйдеңмени? Инде, кем әйтмешли, бер аягыбыз монда, икенчесе кабер бусагасында дигәндәй

 Ә Кәүсәриянең үлеменә сәбәпче булуың синең өстә бөкре шикелле калмадымыни, Каһир?

 Ул гаебемне каным белән юдым бугай инде мин. Хәер, син хаклы Мең тапкыр хаклы, Иман.

Бер-беребезне күз карашларыбыз белән бораулап эндәшми тордык.

 Ул гаебемне юарлык кан миндә әле хәзер дә бар.

 Бу җиргә синең каның кирәкми инде.

 Ул канны миңа син бирмәдең. Миндә дә, синдә дә бер үк җан. Ә без җаннарыбызны аямадык. Шушы җир шаһит.

Әйе, без бу яктан охшаш идек. Ә син күралмаган кешенең, ахыр килеп, дөрес яшәвенә һәм шуның белән үзеңә охшавына килешүе авыр икән.

Каһирның минем гафу итүемә мохтаҗ түгеллегенә төшендем. Аны тормыш үзе гафу иткән.

Йомшаграк итеп:

 Кайтмыйсыңмы соң әле? дип сорадым.

 Трактор көтәм. Малайны.

 Малайны? Кем ул?

 Таһир.

 Юк, хатының кем? дип сорыйм.

 Ниса.

 Ә Ширәмәтов кайда?

 Хәбәре юк, белмим.

Ә мин Ширәмәтовның исән икәнлеген беләм.

 Улларың, кызларың ничәү?

 Ике ул, бер кыз.

 Ширәмәтовның кызы кайда соң?

 Бездә. Бер кыз дигәнем шунысы инде Ә синекеләр? диде ул арабыздагы киеренкелеккә илтифат итмәгәндәй тып-тыныч кына.

 Ике кыз, бер улым бар.

 Сөйлә әле, Иман, кайларда йөрдең, ниләр эшләдең?

 Кайларда йөрдем, ниләр эшләдемме? дип кабатладым аның соравын һәм, чокырның ачык ягында күренгән ак тауга карап: Җирдә йөрдем, булдыра алганымны эшләдем, дидем.

 Ник бер дә кайтып күренмәдең? дип сорады ул. Татарстанда ун ел яшисең югыйсә мин беләм!

 Минем моннан киткәнем дә юк шикелле.

 Аңлыйм. Хәтер дигәнең хәтәр нәрсә шул ул. Бер ишелеп төшсә, күмә дә китә


Кәүсәрия Таш чишмә суына йөргән, инде чирәм баскан, әмма хәзер дә беленеп торган сукмакка аяк басам. Каһир чокыр уртасында кала. Күз алдыма кинәт Кәүсәрия килә. Аның чишмәдән менгән, ә минем аңа каршы төшкән чагым, имеш. Ул озын чуклы ак ефәк яулык, вак чәчәкле, зәңгәр каймалы ак алъяпкыч япкан; озын җиңле, балитәкле яшел сатин күлмәктән; йон оек һәм ялтырап торган резин галоштан. Галошының башы кичке чыкка чыланган, арткы ягына бөртек-бөртек туфрак ябышкан. Көянтәсенә кош канаты кебек салган кулын нишләтергә белми тора. Артка яшерсә, потлы чиләкләр эленгән көянтәсе төшеп китмәс өчен, җайсыз бөкрәергә кирәк. Яшермәс иде кулы бигрәкләр дә матур шул. Ул кулына, озын бармакларына карап торуымны сизеп ояла. Ирененең матурлыгы өчен ник бер дә оялмый икән соң? Безнең бер дә үбешкәнебез юк әле. Мин аны гел кулыннан иркәлим. Аннары кулын бүген гадәттәгедән дә ераккарак яшерер сәбәбе бар икән ич: тырнакларын кына гөле чәчәген бәйләп кызарткан да чүпрәк белән ышкып ялтыраткан! Чишмәгә киләсемне белеп, шул тырнакларын күрсәтер өчен төшкәндер әле. Билләһи, шулай!

Менә шул төсендә каршыма килеп чыкса, хәзерге аңа таныш булмаган калын гөлдерек тавышым белән:

 Исәнме! дип эндәшер идем.

Ул мине таныр иде. Мөгаен, күземнән таныр. Хәзер карашым нинди икән соң боек-сагышлымы, әллә шатлыклымы? Кәүсәрия мине сагынган булыр һәм тәгаен:

 Озак йөрдең, дияр.

 Бәлки, диярмен мин. Син түз. Без тиздән мәңгегә аерылмаслык итеп очрашырбыз. Чөнки үткән һәр көн мине сиңа якынайта.

Ә ул:

 Ашыкма әле, яшә, рәхәтләнеп яшә, Иман, ди.

 Бөтен нәрсә йөрәкнең саулыгына, вакытның мәрхәмәтлелегенә бәйле. Кеше яшәү белән мәңгелек никахта тора алмый. Берзаманны аерылышулар килеп җитә

 Нәрсә ул никах?

 Син белергә өлгерми калган нәрсә, Кәүсәрия.

 Ә син беләсеңмени?

 Әйе. Өйләнеп, тормыш кордым. Ике кызым, бер улым бар. Кәүсәрия, мин кешегә язганның һәммәсен татыдым. Сине дә мәңге онытмам. Менә тагын искә төштең.

 Никах нинди була ул, Иман, алтынмы, көмешме?

 Татлы була

Кәүсәриянең көянтәләп иңенә күтәргән чиләкләрендә су түгел, бәлки, күз яшьләредер сыман.

Ул:

 Син бәхетлеме? дип сорый кебек.

Минем аңа:

 Балалар еламаса, ирләр сүгенмәсә, хатын-кыз горур булса бәхетле, дип җавап бирәсем килә.

 Җирдә бәхетлеләр күпме?

 Торган саен күбәя бара.

 Бөтен кешеләргә дә бәхет җитәрме соң?

 Орлыгы күп шунысы яхшы.

Мин бәхетсезләрдән түгел. Үземә әллә ни күп тимәсә дә, мин кешеләрне бәхетле итү өчен барган көрәшкә кушылып яшим. Шул ук вакытта мин бик күп көрәшчеләрнең өзелгән гомерләрен дәвам иттерүем белән дә бәхетле, чөнки алар өчен дә яшим. Шуңа күрә хәзерге уемда Кәүсәриягә:

 Мин синең өчен дә яшәдем, Кәүсәрия, дисәм, үземне хаклы санар идем.

Ә Кәүсәрия:

 Ә мин синең өчен үлдем, димәсме соң?

 Үлүе авырдыр, Кәүсәрия. Әмма яшәве дә җиңел түгел.

 Минем әни: «Бала табуы тегесеннән дә, бусыннан да авыррак», дия торган иде.

 Сине саклый алмаганым өчен миңа җаның рәнҗемәдеме, Кәүсәрия?

 Ә сине ялгызыңны калдырып киткәнем өчен миңа рәнҗемәдеңме соң, Иман? Мин ашыктым

Кәүсәриянең нәрсә әйткәннәрен генә ишетәм, ничек әйткәнен бөтенләй диярлек күрмим. Барыбер түгелмени соң? Әйтерсең лә хәзер ниндидер бер тылсымга юлыктым. Татлы тылсым. Мин аны төш дияр идем. Ә төш, дөм караңгыда ятсаң да, кояш җылыткан чәчәкле болында йокласаң да, төш инде ул. Шуңа күрә Кәүсәрия белән болай кайда һәм кайчан сөйләшүем барыбер. Чөнки кайда һәм кайчан гына булса да, ул бары тик шушылай гына була алыр иде. Һәм ул чагында бу төштән бигрәк, чын бер тылсымга охшар иде. Чиста, салават күперенең бөтен төсләре, кешенең бөтен хисләре, кичерешләре белән тулып торган тылсым, һәм кинәт мин, шушы тылсым үземне бөтенләе белән күмеп китүдән курыккан шикелле, ашыгып, без бергә булырга тиешле теге бәхетле, ә аннары коточкыч көнне искә төшереп:

 Мин гаепле түгел, Кәүсәрия! дип кычкырдым кебек. Аңымда онытылып беткән кешеләрнең йөзләре, мең тугыз йөз утызынчы ел кышының буранлы бер төне, шул буранны, бөтен күк гөмбәзен алсу төскә манчыган янгын, шул янгын эчендә кинәт эреп юкка чыккандай, аянычлы һәлакәт күренешләре гаҗәеп ачык төстә калыкты. Кемнеңдер тыныч кына итеп сулыш алганын да, ул сулыш алуның мине бөтереп китәрдәй давыллы җил өермәсенә әйләнүен дә тойдым шикелле. Ләкин боларның һәммәсе дә хәтерем көзгесендә генә чагыла, Кәүсәрия белән сөйләшкәндәй булып, күңелемне генә күрәм.

Кәүсәрия ул чагында минем хәзерге хыялым кебек көчсез, әмма гаҗәеп саф, гүзәл иде.

 Мин ул сафлыгымны базарга алып бармадым ич, Иман, ә сиңа бүләк итәргә дип килгән идем

 Әх, Кәүсәрия, Кәүсәрия! Тормыш базарында сафлыктан да арзан нәрсә булмаганын да күргәнем бар минем, Кәүсәрия!

 Син мине үз намусыңнан сафрак санадың. Ә мин исә синнән сафрак түгел идем ич, Иман!..

Ул минеке булырга үзен үзе күндергән, шуны җаны-тәне белән теләгән Һәм без ул төнне станциянең салкын турбина залында, җан-тән кушылып, бөтенләйгә кавыша яздык. Тик миңа урыны бу түгелдер кебек тоелды. Кәүсәриянең сафлыгы тыеп калды бугай

Кәүсәрия ерагая башлады. Хәтер офыгына батып барган кояшмыни!

 Мин синең яныңа мөлдерәмә сулы чиләкләрем кебек күңелем тулы сагыну хисләремне алып килермен Тотын көянтәмә, көчкә басып торасың. Бер тапкыр төшкән гомер тавына кире менеп булмый шул әнә таягың да тотмый инде.

 Таягым? дидем мин, үз-үземә пышылдап. Аягың дияргә кызганасыңмыни, Кәүсәрия?

Җавап ишетергә теләп, Кәүсәриямнең көянтәсенә үреләм. Тик кулым, беренче мәртәбә йөгән кидерелгән атны тынычландыргандай, әкрен генә йөрәгем турысын угалый башлый. Хәзер инде үткәннәремә үрелсәм дә, киләчәгемә таба сузылсам да, кулым күкрәгем турысыннан ары уза алмый

III

Яңадан яр читенә килеп, нарат төбенә утырам. Кояшта кибеп йөзе саргайган, вак җыерчыклар белән капланган агач төбе. Якында гына тагын бер нарат, анысын кисәргә өлгермәгәннәр әле.

Киселгәне үткән гомер, ә киселәчәге киләчәк түгелме?

Үр астында борынгы Чулман суы каплый башлаган елга түгел, ә вакыт үзе агадыр кебек.

Янымда, акыллы, йөнтәс эт сыман, күземә, ә күзем аша җаныма текәлеп, гомер юлдашым хәтерем ята кебек. Мәңгелек дустым тозлы хәтерем

Су астында чишмә, юл астында сукмак, вакыт тавы астында хәтер баскычлары күмелеп ята. Су җирнеке, юл кешеләрнеке, вакыт үткән, хәзерге һәм киләчәкнеке. Ә шулар барысы да хәтернеке.

Гомерем тавыннан яшьлегемнең яшел болынына кире төшеп, су астында күмелеп калган чишмә күзенә карап утырам, бармакларым белән беренче сукмагымның җылы, шома ташларын тузаннан чистартам да картлыгым белән яшьлегем арасында калган кебек булам. Әйтерсең лә мин хәтерем әйләнде- реп җибәргән тегермән ташлары арасындагы бодай бөртеге.

Хәтеремне җыеп, аягыма басам, ләкин мин барыбер тегермән ташлары арасындагы бодай бөртеге генә. Тегермән ташының астагысы Җир, өстәгесе Кояш булып әйләнә. Шулар арасында яшәгән көннәрем, эшләгән эшләрем, онытылмас хәтерем белән мин басып торам


Мең тугыз йөз егерме тугызынчы елның җәй башында мине хезмәт наркоматына чакырып алдылар.

Язгы имтиханнарымны биреп, Казанга апаларга кайтып төшкән генә идем.

Кайткан кичне үк Такташның үз шигырьләрен укыганын тыңладым. «Атомнарга атом бәйләнер!» дип кайнарланып, Маяковскийча мәгърур, үз сүзенә ышаныч белән сөйләде ул. Шул ук вакытта аның зәп-зәңгәр күзләре ниндидер тирән бер үпкәләүгә, сагышлануга охшаш бер хис белән мөлдерәп торды кебек. Икенче көнне Академия театрында спектакль карадым. Зал шыгрым тулы. Кызлар күп. Берәрсе белән танышырга да исәп бар. Туктап тор әле, дидем, ашыкма, өлгерерсең, җәй озын, дидем Өченче көндә җәйне үткәрергә төшемле генә берәр эш эзләргә керештем. Җизни төнге эш табарга киңәш итте. Мин аны аңлыйм. Алар унбиш метрлы коммуналь фатирда миннән башка да дүртәү. Апа ашханәдә, җизни тире фабрикасында хисапчы, икесе дә көндезге сменада. Җизни киңәшен тотсам, аларны һәм ике сытык чырайлы кызларын төннәрен баскыч астындагы бәдрәфкә үзем аша атлап йөрүдән коткарачак идем. Югыйсә идәндә ятам, астымда суккан паласка җәелгән шинель, өстемдә бумази җәймә, үзләреннән башлап мәчеләренә кадәр минем аркылы атлап йөри. Беренче ике төнне киң итеп, иренмичә атладылар. Ә менә өченче төнне кулыма да, аягыма да басып бетерделәр, кайсысыдыр абынып егыла да язды, сытык кызларының берсе, аягына эләктереп, өстемдәге җәймәне ачып калдырды Кандалалар бигрәк тә борчый башлаган чак иде. Утырган көйгә генә киендем дә, чөйдән күн пиджагымны эләктереп, Кабан күле буена чыгып киттем. Ә ул апалар йортыннан ерак түгел, каршыда гына иде. Күл сыек томанга уралган, аның ике ягында ике мәчет манарасы. Бакчалар ягыннан кошлар сайравы һәм әтәч кычкырганы ишетелә, урамнан җигүле ат бара, берәр йомыш белән калага килеп кунган авыл агаедыр инде, иртүк юлга чыккан. Сәрви куаклары артындагы эскәмиягә барып яттым. Эскәмия астында кызыл күзле, аклы-көрәнле бер эт тә ята икән. Мин өстә, ул эскәмия астында. Мин килеп яткач ырылдап куйган иде, бүтән аваз салмады. Бераз йокымсырап яткач, торып, мин үз юлым белән, ул үз юлы белән китте. Эт, бераз ераклашкач, борылып, артымнан карап калды. Бу дөньяда хуҗасыз эт булып яшәмәс өчен, мин әллә ниләр бирер идем. Хәер, үзем дә шул ялгыз эттән әллә ни артык түгел идемдер. Егерме беренче елда әти тифтан үлде, әни, озак тормастан, ачлыктан вафат булды. Кызыл гаскәри булган, ападан олы абыйны унсигезенче елда, бер иптәше белән Казаннан чыгып качкач, ак чехлармы, акгвардиячеләрме Питрәч юлы өстендә куып җиткәннәр. Бер рус агаеның мунчасына кунарга кергән булганнар, өсләренә ике гранат тондырганнар. Монысын соңыннан белдем. Ниндидер бер туган-тумачабызны эзләп, апа белән Казанга чыгып киттек. Ипи чырае күрмәгәнгә биш ай дигәндә, балалар йортында әни сулышы шикелле җып-җылы ипи кыерчыгын курка-курка гына авызыма якынайтканымны хәтерлим. Аннары Казандагы «Гуж» әртилендә эшләдем. Аннан рабфакка кердем. Хәзер Мәскәүдә укыйм. Энергетика институтында. Безне бер профессорыбыз атаклы Кржижановский Глеб Максимилианович «ГОЭЛРО2 балалары» дип атый.

Назад Дальше