Ток белән?
Соң! Хәзер итчеләр врачлар белән бер ак халат, резин перчатка киеп эшлиләр. Тыныч, чиста. Ни үкереш, ни кан юк.
Үгез көтүе, ташып чыккан елга сыман, урманны ярып узган юл буенча акты да акты. Тояклары астында җир дөбердәде, юл буендагы агачларны аларның гайрәтле ташкыны уяткан җил калтыратты, яфраклар коелды, соңгы чикләвекләр дә кәшәнкәләреннән аерылып төшкәндер.
Карале, Исмәгыйль
Әү, Иман абзый!
Бу юл кая бара? дидем мин, ялтырап яткан авыл юлына ишарәләп.
Урманга ич.
Син ераккарак кара.
Берәр авылгадыр Анда язылган. Исмәгыйль аермага әйләнеп карады, авыл исемен әйтте.
Авылның исеме миңа бик таныш иде. Сискәнеп киттем. Ә Исмәгыйль, кызыксынып, үгезләрне күзәтә бирде.
Авыл исеме үткән гомерем ераклыгыннан үзенә дәшеп тора башлады. Ул, күңелемдә кире кайтмас бәхет, кабатланмас беренче сөю, онытылган хыяллар булып, җәйге рәшәләр, яңа яуган кар төсле балкып китте. Сулышым кысылды, әйләнә-тирәмне киеренке бер нәрсә уратып алды сыман. Шом басты, әмма ул торган саен якты шатлык тойгылары белән алышына барды. Аннары күңелемне тагын сагыш сарды, онытылган истәлекләр уянды һәм алар мине баштанаяк күмеп ташлады.
Мин ул авылда кырык биш ел элек булган идем. Гүя шул кырык биш елдан соң үземнең үткәнемә әйләнеп кайтканмын. Кырык биш елдан соң бит! Язмышмы, нәрсә бу? Кызык. Кабергә төшеп ятасы урында, бишеккә менеп чайкалган шикелле.
Кырык биш ел. Бу гасырның егерме тугызынчы елы белән бүгенге көн арасы гына. Мин бирегә җәй башында килеп, көз ахырында, җиргә беренче кар яткан көнне китеп барган идем. Ул чак яшьлегемнең язы иде. Хәзер гомеремнең көзе инде. Гомерем шушында Каманың уң ягында бер турбиналы су электр станциясе төзү белән башланды, сул ягында атом электр станциясе төзү белән юк, бетәр дияргә телем әйләнми.
Үткәнем белән бүгенге көнем уртасында Кама елгасы җәйрәп ага. Аның суы да бәләкәй бер чишмәдән башлана. Ә кем аны Иделгә кушылгач юкка чыга дип әйтә алыр? Минем бер динамолы станциям дә илебез энергетикасының беренче чишмәсе иде. Бусын атом ягып эшләячәген дә гомеремнең ахыргы эше димим. Ул минем дәвамым гына. Кырык биш елдан соң гынамы, җиде мең елдан соң әйләнеп кайтсам да, бу җир гомеремнең ахыргы ноктасы түгел, ә дәвамы булыр. Иделгә кушылган урында Кама җир йөзеннән юкка чыкмый, ул ага да ага әле. Ак каен төбендәге чишмәдән башланып, ул Иделгә кушыла, Иделдән диңгезгә коя, ә диңгездән океанга барып җитә, океаннан тагын беренче чишмәсенә әйләнеп кайта.
Менә мин дә үз гомерем чишмәсе башланган борынгы һәм мәңгелек җиргә әйләнеп кайттым. Бер турбиналы станциямне салып бетергәч, мине заманында иң куәтлеләрдән саналган беренче Казан җылылык станциясен төзешергә җибәрделәр, аннан Днепрогэска киттем, аннары, Бөек Ватан сугышы дәрьясын кичкәч, Братск белән Усть-Илимга барып җиттем, хәзер республикадагы беренче атом станциясен салу мәшәкате белән йөрим. Кая әле, яшьлегем чишмәсен кайтып карыйм, шуның зәңгәр йөзендә үземнең чагылышымны күрим әле. Кем икән мин Иман Имамович Зәйнушин?..
Минем монда булганым бар инде. Былтыр, Кыям Сөләйманович белән. Атасы үлгәч диде Исмәгыйль. Ул, дулкын-дулкын кара чәчле мәһабәт башын тәрәзәдән чыгарып, артка каерылып карады һәм, ачкычны борып, стартёрга басты. Кузгалыйк.
Үгезләр узып киткән иде инде. Һавада аларның җылы исләре генә калды.
Исмәгыйль, шул авылга сугылып чыгыйк әле.
Ни калган анда? диде ул, тизлек күчергечен алга этәреп. Тормоз педаленнән аягын күтәрә төшсә, хәзер без, янтаеп, асфальт юлга менәргә һәм юлыбызны дәвам итәргә тиеш идек. Тагын йөз туксан чакрым кайтасы бар әле.
Ул авылда минем яшьлегем калды, Исмәгыйль.
Син анда тумаган ич, Иман абзый.
Кешенең туган җире, Исмәгыйль, беренче тавышы чыккан, беренче эзе калган җир генә түгел. Аның хакында беренче яхшы сүз чыккан җир, кемдер аны беренче сөйгән җир менә кайда ул кешенең туган җире.
Ә, андый мәгънәдәмени! Исмәгыйль, артка карап, юлда өзлексез агылган машиналарның кимүен көтә башлады, минем сүзне чынга аласы килми иде, ахрысы. Чыннан да, миндәй эшем кешесе, олы юлдан читкә каерылып, ниндидер авылга борыла аламы соң?!
Әйдә, әйдә, Исмәгыйль, кузгал, сузма.
Хәзер, анау машина узсын да
Юк, шәһәргә түгел, авылга.
Син чынлапмыни, Иман абзый? Мин дәшмәгәч, ул ризасыз төстә: Арырак ул авылга яңа юл бар, диде. Асфальт. Юл шофёрның эш урыны, беләм, диде ул, тизлек күчергече тоткасын алга этәреп.
Әйдә шушысыннан.
Кузгалып киттек. Авыл юлы урманны кисеп сузылган зур көчәнешле электр чыбыклары белән янәшә үтә икән. Машина көпчәкләре астында имән чикләвекләре шартлап ярыла, артта сары яфраклар өермәсе тузгып кала.
Күптән булганым юк, дидем, сигарет кабызып, учым белән тәмәке төтенен куып тараттым: төтен уйларга комачаулый кебек. Ул авыл күченеп бетте микән инде? Авыл су басу зонасына керә иде.
Исмәгыйль машинаны туктатты.
Әйе бит әле! Ул авыл юк ич инде! Зиратлары да яңа инде. Авыллары күченгәнче, зиратларын күчергәннәр. Кыям Сөләймановичның атасын Сөләйман аганы яңа зиратка җирләдек.
Вакытны сузма, дидем мин. Әйдә, зиратка да тукталып китик әле.
Зиратка? диде ул, кинәт миңа текәлеп.
Тирән итеп төтенне эчкә алдым да, кулым белән алга изәп:
Зиратка, дидем.
Кайсысына? Исмәгыйль тагын күчергеч тоткасына ябышты, аны алга этәрде, тик тигез генә кузгалып китә алмады, машина үкереп куйды.
Миңа яңасына иртә әле, Исмәгыйль. Анысына мине илтерсез, ә искесенә мин үзем барыйм әле!
Анда берәр туганың күмелгән идеме әллә?
Әйттем ич инде: яшьлегем. Минем бу авылда яшьлегем калды, Исмәгыйль. Мин монда беренче уч бодаемны чәчтем, ул бодайны үзем салган тегермәндә тарттым, тик аның күмәчен беренче сөйгәнемә ашата алмадым.
«Улүлде» дияргә телем әйләнмәде. Карашымны ак каеннар аклыгына төбәп, сүзсез калдым. Берни уйламадым шикелле. Кинәт, аңлатып булмас дәрәҗәдә, ак каеннар арасыннан яшел яулыгын селкә-селкә, каршыма Кәүсәриянең йөгереп чыгуын күрәсем килеп китте. Бөтен хыялымны бер ноктага, бер тойгыга, бер теләккә юнәлдерә алсам, мин чигүле ак алъяпкычлы, чулпы таккан толымлы, дүртпочмаклап яшел яулык япкан, иңенә чиләк-көянтә аскан Кәүсәрияне хәтеремдә терелтә алыр идем микән? Көпә-көндез күргән шикелле ачык итеп. Ниндидер ерак, тоеп, ишетеп, кагылып булмый торган, мәңгелеккә югалган итеп түгел, моннан бөегрәк, мәгънәлерәк, серлерәк, сәеррәк, сөйләсәң, кеше ышанмаслык итеп. Сүзләр белән генә аңлатып булмастай шундый тамаша күрергә, тоярга теләвем артык көчле иде бугай.
Йөрәк һәм күңел әкияткә сусаган. Каршыга йөгергән ак каеннар аклыгы эченнән, сары урманның йомшак туфрагыннан калкып, Кәүсәриянең яшел яулык болгый-болгый килеп чыгуын бөтен җаным-тәнем белән телим. Бу теләгем чынга ашмастай хыял, саташу ук түгел әле. Әнә ич, урман аша чыккач, ямь-яшел уҗым басуына килеп кердек. Артта ниндидер бөҗәкләре, үләннәре, җимешләре белән йокыга талган сары урман, ә алда ямь-яшел сулышы белән көзге уҗым басуы җәйрәп ята. Басуга чәчелгән орлыклар яңадан туып киләләр, кара җиргә күмелгән орлыклар, яшел уҗым булып, караңгылыктан кояш җылысына үрләгән.
Авылны күчергәннәр, тик аның искесе дә минем өчен якын әле. Мин төзегән станция дә җимерелгән яисә сүтеп утынга ягылгандыр инде, әмма ул кешеләрнең чынга ашкан өмет һәм хыялларында, баш очымдагы югары көчәнешле көмеш чыбыклар буенча өзлексез аккан электроннарда яшидер әле. Менә ич мин дә кире кайтып киләм, кырык биш яшькә олыгаеп. Авыр, саллы башакта кырык биш орлыкка әйләнәчәк бодай бөртеге шикелле.
Кәүсәриянең кәфендә биләүдәге бала төсле ятканы күз алдыма килде. Кара чәче толымлап үрелгән, шуңа күрә ап-ак маңгае өчпочмаклы хатка охшап калган. Ул маңгайга аның әйтеп бетермәгән соңгы сүзләрен ишетергә теләгән сыман текәлеп торам. Тик ул сүзләрне күрергә, ишетергә аның йөзендәге ниндидер тыныч мәгънә комачаулый, ул шуның белән үз үлеменә ышанмаска куша иде кебек. Кәүсәриянең йөзен мәңгегә кәфен белән каплап куялар. Әмма соңгы мәлдә кыйгач кара кашлары, канатларын киң җәеп җибәргән карлыгач шикелле, төпсез ераклыктан миңа якыная башлый һәм менә кырык биш ел буена килеп җитә алмый оча да оча, оча да оча
II
Ә мин менә кара «Волга»дан чыктым да яр кырыена килеп бастым. Көзге табигать чуарлыгына минем чал чәчем дә үз төсен кертәдер. Җылы һавада пәрәвез җепләре оча. Ул җепләр минем чәчләремдер сыман. Мин соры костюмнан, яланаяк, ә кара күн туфлием белән көрән оегым шушы көннәрдә генә киселгән нарат төбендә. Өстемдә оегым төсендәрәк күлмәк, җиңнәрем сызганулы. Пиджагымны, элгеченнән эләктереп, иңбашыма салганмын.
Гүя яр читендә түгел, ә гомеремнең иң биек ноктасында басып торам. Каршымда, инешнең аръягында, әле дә яшел киң тугай җәелеп ята. Күпмедер вакыттан соң бу елганың йөгерек агышын, көмеш төсмерен хәтерләүчеләр җир йөзендә берәү дә калмас, ә бәлки, һәр карыш җир кабер кебек кирәкле, кадерле заманнар җиткәч, суны элеккеге хәленә кайтарырлар, һәм инеш кешеләргә яңадан әүвәлге яшь, сылу тәнен күрсәтер? Көмешсу тәнен, яшь йөрәктәй тыелгысыз сулкылдаган чишмәләрен, ак төнбоекларын, яшь кызлар теше сыман вак һәм ак ташлы кичүләрен, серле пышылдаучы төнге талларын
Түбәндәге күренешне күзәткәндә, моны күз алдына китерүе гаять кыен иде инде. Елга да, авыл да хәзер юк. Әйтерсең лә йортларны, нигезләреннән кубарып, шайтан туе килеп очыртып алып киткән. Бөтен җирне, снаряд чокырлары шикелле, элек йортлар утырган урыннар шадралап тора. Фәкать яртылаш сүтелгән тегермән һәм мәчет кенә тырпаешып калганнар. Мәчет артында зират. Аның коймасы яссы ташлардан өелгән, урыны-урыны белән җимерек. Үләне кибеп беткән инде. Анда дистәләгән карт каен һәм ялгыз бер нарат үсеп утыра. Снаряд чокырларына охшап калган ачык каберләр
Заманында мин дә нәрсәне сүтәсен, кайда ни корасын сорап тормадым. Кайда ул теге Ширәмәт морзалардан калган күләгәле юкә һәм нарат аллеялары, түгәрәк, көмеш сулы бакча күле? Бакча уртасында кызлар төшереп калдырган яшел каймалы кулъяулык шикелле агарып торган камышлы бәләкәй күл? Мин үземне ул чагында үз көчебез белән ясаганыбыз матуррак булыр дип аклый идем. Кайда ул кешеләргә мин ышандырган матурлык, гүзәллек, рәхәтлек? Миннән ни кала монда? Станцияме? Ул юк инде. Тегермәнме? Аны сүтәләр. Безнең кара буралы буабызмы? Ул күптән агып киткән. Бары тик ак кыялы тау гына үз урынында. Әйе, заманында мин дә җиңүче идем. Ләкин җиңүчеләрне дә җиңүчеләр була икән! Менә мин дә үләрмен, мине дә җирләрләр, ә мин күмелгән зират та ниндидер бер гидро яки атом станциясе проектында зона эчендә калса? Мине дә шулай казып алып күчерерләр микәнни?
Ә без бирегә җиңүчеләр булып читтән килмәгән идек. Безне шушы ташлар, су, туфрак, кояш кеше итте. Без җиңүчеләр генә түгел, без яшәүчеләр.
Шулай уйланып басып торам. Кояш ниндидер бер дымсу пәрдә артында кебек. Ул нәкъ мәчет манарасы очындагы ай турысында. Манара алсу нур эчендә калган. Ул ракета сыман гайрәтле төстә, менә-менә кузгалып китеп, күккә ашар кебек.
Бер генә агач әсәре дә юк, барысын да кисеп, югарыга ташыганнар. Кемдер, шуннан файдаланып, ярдагы менә бу наратны да кисеп алып киткән. Елга аръягындагы тигез иңкүлектә, әбиләрнең тешсез авызы шикелле, кызыл эчле курган зәңгәр күккә карап ята. Чиксез галәмгә тавышсыз гына нидер кычкырамыни! Бульдозер белән бер ягыннан икенче ягына казып кереп, археологлар аңа күмелгән хәзинәләрне алганнар. Инешнең яшел ярлары, соры комлыклары кара тамгалар белән чуарланган: таллыкларны, әрәмәлекләрне чистартып якканнар. Нәкъ без тараткан инструкция таләп иткәнчә! Чөнки бу елга, бу үзәннәр һәм бу кырлар су астында калачак. Азат Чулманга без тагын бер урында станция салдык. Аның суы күтәрелеп, дулкыннары быел ук инде мин басып торган яр ташларына кагар. Агачларны шул электр станциясенә барып тыгылмасын өчен кисәләр, һәр корылманы су җитмәс урынга күчерәләр. Хәзер бу кырлар, бу үзәннәрне су астында калдыру кеше куәтенең үсеше рәвешендә кабул ителсә, берәр заманны бу инеш төбен, аның суындагы ташбашларның, төрле балыкларның уйнауларын, күлләрдәге бакаларның бакылдауларын, зифа таллар арасындагы сандугачларның сайрауларын яңадан күрә һәм ишетә алу кешелек акылының тантанасы рәвешендә хупланыр.
Әнә ич, әле күптәнме соң без бу төбәктә бер турбиналы электр станциясе, ике ташлы тегермән, агач буралы буа корган, салам түбәле авыл урамнарына гомер күрелмәгән баганалар утырткан, аларга ике бакыр чыбык сузган һәм кан шикелле кайнар, терекөмеш шикелле йөгерек ток җибәргән идек. Алар кешеләр Идел белән Каманы буарга өйрәнгәнче хезмәт иткән.
Каяндыр ара-тирә дөбердәүгә тартым тавыш килә. Туфлиемне киеп, шул тавышка таба атлап киттем. Ул тарафтагы җирнең һәр калкулыгы, һәр чокыры хәтеремдә яңара. Күп нәрсә юкка чыккан, күп нәрсә барлыкка килгән. Менә станция урыны. Мине чирәм каплаган элеккеге юл әйдәп барды бугай. Җирдә черек такта, рубероид кисәкләре, шифер ватыклары, тимер-томыр калдыклары чәчелеп ята. Яшь, гайрәтле вакыт һәрнәрсәгә карата рәхимсез шул. Хәер, вакыт кынамы? Станцияне кешеләр сүткән ләбаса.
Мин килеп җиткәндә, берәү казанлыктагы станциянең соңгы субаен кисеп ята иде. Бәлки, ул Кәүсәрия белән минем төнге пышылдашуларыбызга шаһит булган субайдыр әле?
Субайны кисүче кеше мине күрми әле. Ә мин сиздерергә ашыкмыйм. Үткәннәр турында уйлану татлы иде. Үткәннәр турында гынамы? Киләчәк тә уйландыра. Әнә яңа урынга яхшы зират әзерләп куйганнар. Ул зиратны карап үткәндә, мин Киләчәк атлы чая егетнең Үткән дигән картка шактый игелекле, мәрхәмәтле каравына сөендем. Зират тирәли таш койма тотканнар: урта бер җирендә тимер капка, аның түбәсендәге кыска яшел манара сымак биеклеккә җиздән кисеп ярым ай, ә капка төбенә алюминнан ясалган ана сурәте бастырып куйганнар Казандагы Татар зиратындагыга охшатыбрак, һәммәсе дә мөселманча. Зур ихтирам, нечкә зәвык, пөхтә осталык, яхшы исәп белән. Эчтә, нивелир белән тигезләгәндәй, туп-туры тезелеп киткән каберләр. Игезәк каберләр. Койма буйлый өч рәт тезелешеп торалар, һәркайсының өстендә исемнәре язылган бертөрле таш. Бер якта исемсез каберләр тезелешеп тора.
Ә чүмечле трактор һаман эшли, яңа каберләр казый; иске зиратны бөтенләе белән күчереп бетермәгәннәр икән әле.
Һәр халыкның үз үткәненә һәм киләчәгенә карашы зиратында ачык күренә шул.
Кешеләребезнең үз киләчәкләренә ныклы ышанычы, какшамас мөнәсәбәте нинди икәне яңа зиратта сүзсез чагыла.
Станциянең соңгы субаен электр пычкысы белән кисеп яткан кеше Каһир иде, шундук таныдым. Ярдан аягы астына төшкән күләгәмне шәйләп, ул күтәрелеп карады һәм таныды. Безнең бер-беребезне танымаска хакыбыз юк кебек иде.
Авыл халкы бирегә «Таш чишмә» суын алырга килә иде. Шуның сукмагыннан (сукмагын калын чирәм каплаган, ә чишмә үзе юк икән инде), вак-вак атлап, түбән төшәм. Аяк астында кар шыгырдаганын ишетәм күк. Юк, кар түгел, ә чын күннән тегелгән туфлием шулай шыгырдый икән. Беләгемә эш эшләп сөялләнгән учы белән Кәүсәрия таянган сыман. Юк, ул таянмаган шул, кулымда чикләвек куагы таягы, килешли юлдан алган идем. Менә бу урында Кәүсәрия белән башларыбызны ия идек тә, очрашуыбыз шаһиты булган станция безне үзенең җылы канатлары ышыгына ала иде.
Кәүсәрия
Каһир белән озак карашып торганнан соң, кул кысышып исәнләштек. Тик, байтак гомер узса да, кайчандыр арабызда булган салкынлык эремәгән икән. Хәер, хәзер инде без дус та, дошман да түгел.
Каһир пычкысын яртылаш киселгән субайдан аерды да сүндереп куйды.
Станция астындагы мин белгән ап-ак ташларны ком, ләм баскан, ул кипшеп яргаланган, урыны-урыны белән анда чирәм, кырлык үләне, кычыткан үсә. Агач череге тузаны, пычрак кәгазь, йомычка, эре эшләпәле тутык кадаклар, тәмәке төпчекләре, йонлы май касмаклары белән капланган кызгылт җирдә аркылы-торкылы егермеләп субай аунап ята. Чокырда инде соңгысы гына тырпаеп калган. Хәрабәнең урта бер җиренә турбина шарламасының юан корыч юллыгы авып төшкән. Чиреген ләм күмгән, ул, карт нарат кайрысыдай, тутык катламнары белән капланган. Галәмәт юан калибрлы, капонирдан көпшәсе генә күренеп торган гаубицаны хәтерләтә. Кая төбәлгән? Кая атарга тора? Хәзер менә Каһир соңгы субайны кисәр дә, ул шушы юллыкка авып төшәр һәм ерактан ишетелгән снаряд гөрселдәвенә охшаш тавыш чыгарыр.