Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Гаффар Ахат 7 стр.


 Идарәгә ник чакыртканнар? диде Идрис. Ул, әйтмәсәң дә ярый дигәндәй, ак ботакның урта җирен һич көчәнүсез уя бирде. Кичә култык астыңа төенчек кыстырып мендең бугай. Социалистик милеккә кул сала башламагансыңдыр ич? Анда, ындыр табагында, нәфсеңне котыртырлык мал байтак.

 Култык асларын тикшерер көнгә калдыңмыни инде?

 Ник чакыртканнар соң? Минем тимер аякны кәҗүнни дип белгәннәр, ә? Бар әле, имеш, Хаммат синең күршең, әйт әле аңа, сәгать җидегә телефонга дәштеләр, янәмәсе. Срочно килеп җитсен, имеш!

Хаммат тагын йөренеп килде. Идрис артына басып, аның юнганын иелеп карап торды.

 Латвиядән дәшкәннәр дисәм ни әйтерсең? диде ул.

 Латвиядән? Ник идарәгә чакыртканнар, ник авыл Советына түгел?

 Кичке җидедә нинди авыл Советы? Бикле ич инде ул.

Идрис аны үтә бер үҗәтлек һәм ләззәт белән аптырата бирде:

 Шуннан?

 Шуннан дәшкәннәр шул.

Дәвам ит дигәндәй, Идрис аңа күтәрелеп карады. Хаммат бу сорау алуның шаярту икәнен аңлый, ләкин шул шаяруда баш бирү аның җененә тия иде Сөнгатулла үз күршеләренең холык-фигылен яхшы белә.

 Ник дәшкәннәр? диде Идрис. Ул Хамматның сөйләп бетерәсе килгәнен сизә, ә мондый чакта бераз өскортып тору фарыз. Ул чалбар балагын күтәреп, юнып бетергән агачының уелган җирен тимер аягына куйды да, әйләндергәләп, пычак сабы белән тукмап йомшартырга, кыздырырга тотынды.

 Ник дәшсеннәр җырларга! дип, Хаммат «әлбәттә, җырларга, тагын нигә булсын!» дигән кыяфәт белән үз урынына килеп утырды.

 Җырларга?! диде Сөнгатулла. Ул «болар ни кыландыра?» дип аптыравын бер мизгелгә онытты да кебек. Аны «болар ни сөйли?» дигән кызыксыну басты. Ул әйтерсең лә тыны җиткәнче тирән су төбенә чумган да, ниһаять, өскә калыккан, күкрәген тутырып сулыш алган, хәзер ярга таба йөзә һәм каты җиргә аяк басачак, аннары үзен көткән кешеләр янына барачак ул үзендә менә нинди җиңеллек, иркенлек, хәтта омтылыш уяна башлавын сизенде.

Бу юлы Муса түзмәде:

 Җидегә дәштеләр дисезме әле? Наряд вакытындамы? диде.

 Наряд түгелие шул. Идарә утырышы бара ие. Ян өстәл башында районнан килгән бер эшләпәле дә утыра. Килеп керәм. Латвиядән телефонга дәшкәннәр, мәйтәм, көтим әле. Ярый, көт, диделәр. Утырдым. Көтәм. Аны-моны сөйләшсәләр дә, тегеләрнең дә күзе телефонда. Алар да көтә. Шуннан чылтыр-р-р, алам: «Вас вызывает Дуболт».

 Дубулты, дип төзәтә Муса. Ерак җир, начар ишетелгәндер.

 Булыр сиңа начар! Почмактан хатын дәшкән ише генә. Карасам Хәйдәр Монасыйпов.

Хәйдәр Монасыйпов алар авылыннан, шушы очтан чыккан язучы иде. Китаплары басыла, аның хакында газеталарда язып, радио, телевизордан сөйләп кенә торалар. Әмма авылга кайткан чакларында бер дә алай «мин язучы» дип, язучылыгын күрсәтеп йөрми: тездән ләм, билдән су ерып балык тота, көзен кайтса, сазлык бетереп, үрдәк атам дип йөри. Өйләре йозакта, ачкычы Хамматларда.

 Кара син аны! Ул бот күтәреп, түшәмгә төкерә-төкерә ял итеп ятсын, ә мин монда, аксый-туксый, Хамматны телефонга дәшәргә йөгерәм! дип, Идрис артка борылды да чыртлатып төкереп куйды.

 Ял тими аларга, сөйләгәне бар. Язалар. Көнгә унбишәр сәгать утырам дигән була.

 Кайчан гына йоклый икән соң ул?

 Анысын хатыныннан сора инде, күрше.

 Йә, ни диде соң, ни диде?

 Теге чакны, кызың туенда җырлаган җырыңның сүзләрен әйт әле, оныттым, ди бу. Күзем маңгайга менде, җәмәгать! Кемдә нәрсә кайгысы, ә?!

 Туктале, тукта! Ул туйга бишбылтыр ич инде, ничек онытмаган, ә? Ну баш та бар инде үзләрендә, каһ-һәр!

 Онытмаган? Онытканга соравы ич инде.

 Сүзләрен диң, ә? Әйттеңме соң?

 Әйттем ди инде җырлап ук бирдем!

 Ә идарәдәгеләр? Көлделәрме? Көлми ни адәм страмы бит! Җәһәннәм астыннан җыр даулап шалтыратмаса

 Көлмәделәр, парин.

 Предтән эләккәндер үзеңә. Уттай эш өстендә утырышларын бүлеп, телефонга җыр җырлап яткач.

 Эләкмәде. Җырладылар алар. Кушылып. Район начальнигына хәтле җырлады. «Вәт!» диләр. Тегене мактыйлар. Халыкны ярата, янәмәсе.

 Халыкнымы, әллә синеме?

Хаммат йодрыгын яссы күкрәгенә дыңгылдатып сугып алды:

 Мин халык түгелмени? Халык!..

Идрис агач ботагын чүкеп бетерде, йомычка арасыннан таяк башы актарып тапты да чалгы бөгәлҗәсен ботинкасыннан чишеп алган шнур белән сак кына шуңа кигертеп бәйләп куйды.

Шушы рәвешчә күз бәйләнгәнче сөйләшеп утырдылар. Тукай бабасының кочагына елышып, изрәп йоклый иде инде.

Ишегалдыннан Зөлхиҗәнең әкрен генә:

 Сөнгатулла, дип чакырганы ишетелде.

 Керәм, дип эндәште ул. Тукайны кочаклаган кулын алып, аны атасына таба авыштырды. Оныгы йомшарган һәм җылы иде. Ярый, вакыт, диде ул әңгәмәдәшләренә. Торды, учына йөткергән булып, аларның җавабын көтте.

 Яхшы, диде Идрис. Кер.

Алар утырып калды. Сөнгатулла аларга да кереп китәргә вакыт икәнен аңлады. Ләкин аның артыннан ук кузгалышмадылар. Югыйсә аның өчен генә, аның күңелен күреп, аны юмалап кына утырганнар булып чыга бит.

 Керәм, дип кабатлады ул, капканы ачканда. Ишегалдындагы эңгер-меңгердә Зөлхиҗә басып тора; актан киенгән, култык астына ак сөлгегә уралган төенчек кыстырган. Сөнгатуллага эчке киемнәр тоткан, күрәсең.

 Әйдә, диде Зөлхиҗә.

Алар мунчага таба юнәлделәр. Мунчаның пәрдә эленгән тәрәзәсе тонык кына яктырып, уты яссы ташларга төшкән. Зөлхиҗә артыннан мунчага Сөнгатулла да керде.

Алачыкта җылы, җыйнак иде. Колгаларга пар-пар каен һәм имән себеркеләре, мәтрүшкә бәйләмнәре элеп куелган. Шулар астында бер-берсенә күз салмыйча, тын гына, тик оялмыйча, моның инде бөтенләйгә, ахырга кадәр шулай булачагын икесе дә аңлап чишенделәр. Теге чактагыча, бик күптән, тормышларының иң башындагыча, беренче тапкырдагыча кебек иде

Озынча эскәмиядә термос, бер пар ак чынаяк. Почмакта күгәрмәс калайдан ясалган мичкә, аңа салкын су салынган, эмаль чүмеч эленгән.

Зөлхиҗә эчкә үтте, җайлы утыртылган ишекне үз артыннан ашыгып япты. Сөнгатуллага кайнар дулкын килеп ягылды. Бар нәрсә тынып калды. Ул шундук кереп китмичә, бераз басып торды әле. Зөлхиҗә җайлыйсын җайласын, үзе урнашсын, аның янәшәдә икәненә күнексен, озакка сузылган ялгызлыгыннан арынсын, элеккеге уйлары белән хәзер сөйләшәсе сүзләре арасындагы күперне узсын. Су тавышы ишетелде Зөлхиҗә ләүкәнең кайнар такталарына салкын су койды һәм кайнар судагы себеркесен әйләндергәләде, ахрысы. Сөнгатулла мәтрүшкә чәчәгенең бер тармагын өзеп, татлы исен иснәде. Аннары пинжәк кесәсеннән пыяла савыт чыгарып, учына ике дару сәдәбе бушатты да тиз-тиз йотып җибәрде. «Вакыт», дип тынычландырды ул үз-үзен һәм теге чактагыча, бик күптән, уртак тормыш башлагандагыча шаяртып сүз катуларның, яшерен карашларның, якынлыкның инде беркайчан да кабатланмаячагын аңлады. Теге чакта, алар беренче тапкыр икәүләшеп кара мунчага кергәндә, юка бозга аяк баскан шикелле булган иде. Хәзер аяк астында калын, нык идән иде инде.

Сөнгатулла эчкә узды. Алар усак такталарыннан ясалган тәбәнәк эскәмияләрдә тирләп утырдылар.

Ә бит шушылай үз-үзләрен һәм бер-берсен яхшы тоеп, тыныч кына уйланган һәм көткән мәлләрдә Зөлхиҗәнең җырлап җибәргән чаклары да бар иде!

«Аһ!» итүләр бүтән булмас инде.

 Мунча яхшы, диде Сөнгатулла.

 Яхшы, диде Зөлхиҗә. Тик безнеке дә ким түгел иде.

 Әйе, дан тотарлык иде.

 Чабын, диде Зөлхиҗә. Себерке гөбердәп тора.

 Ә син?

 Мин аннары. Миңа кирәкмәс тә инде, дип, Зөлхиҗә аягына басты, әмма бөтен буена түгел. Әйтерсең лә түшәм аңа тәбәнәк иде. Түгәрәк алюмин табакка алмаш-тилмәш кайнар һәм салкын су салды. «Алсу» дигән шампунь савытының бөкесен борып ачты.

Сөнгатулла утырган җиреннән:

 Каяле, хатын! диде.

 Нәрсә?

 Ят!

 Кая?

 Ләүкәгә кая булсын ди тагын!

Сөнгатулла себерке җебеп яткан озын цинк тагарактан чүмеч тутырып су алды да, мич капкачын ачып, ташларга су җилпеде. Ишек ачылып ук китте, бөтен мунчаны, резин шар кебек өреп тутырган ише булды. Үпкәләр тыгыз кайнар пардан кысылып килде.

 Ят, дим мин сиңа! дип кабатлады ул һәм себеркесен соңгы тамчы суына кадәр баш очында селеккәләп какты.

 Әйдә, мин сине чабындырам, диде Зөлхиҗә. Ул парга чыдамыйча башын игән дә куллары белән кочкан, гүя кемдер сукканны көтеп, бөрешеп утыра иде.

 Ятар идең соң, диде Сөнгатулла үпкәләгән шикелле.

Зөлхиҗә ләүкәгә менеп, йөзтүбән сузылып ятты. Сөнгатулла аның тәне буенча себерке йөгертеп узды. Зөлхиҗә «уй!» дип куйды, әмма түзде, тәне җыерылып килде, тик шундук йомшап та төште. Сөнгатулла аның тәненең күзгә күренеп кызаруына сөенде. Себеркене торган саен кискенрәк бәргәләп, тагын ике мәртәбә чапкач, ул чүмечкә салкын су чумырып алды да, кыска гына селтәнеп, Зөлхиҗәнең аркасына җилпеде. Хатыны тагын «уй!» дип кычкырды, тәне тагын башта киерелеп, аннан рәхәт йомшап төште.

Шуннан соң ул чалкан әйләнде, тулысы белән себерке ихтыярына буйсынды.

 Ә хәзер чыгып чәй эч, диде Сөнгатулла. Миңа да ясап куй. Мин хәзер.

Күптән мунча кергәне булмаганга, ул озак чабына алмады, бераз юангач, Зөлхиҗә янына алачыкка чыгып утырды. Өрә-өрә, бөтнекле чәй эчтеләр.

Элеккеге кайнарлыкның, дәртнең эзе дә калмаган икән. Алар икесе дә гап-гади юыну кирәклеген генә үтәделәр. Мунча бирә торганны бөтен тулылыгы белән алу теләкләре суынган. Фәкать һәркайсы үзалдына бер-берсе хакында уйлады, һәм ул уй аларның уртак кайгысы белән өртелгән иде инде. Авыр иде.

Сөнгатулла хатынының кызарган, су һәм тир тамчылары белән тулган йөзенә карамаска тырышты.

Алай да бик рәхәт иде!

 Юыныйк инде, диде Зөлхиҗә.

 Юыныйк

Тагын эчкә уздылар. Мунча пары йомшарган иде, каен яфрагы исе бөркелеп тора. Зөлхиҗә бармаклары белән таманлыгын чамалый-чамалый ике табакка да су салды, мунчаланы гөбердәтеп сабынлады, әйләнмичә генә аңа сузды. Ул алды да, аның янәшәсенә үк басып:

 Әйдәле, карчык, сине үзем юындырыйм әле, диде.

 Арканы гына у.

 Юк, баштанаяк дим.

Зөлхиҗәнең аркасы тураеп килде, тәне сагайды.

 Ник? диде ул.

Һәм Сөнгатулла үз хатынын баштанаяк юындырып чыкты. Тез чокырларына җиткән озын, әмма юкарган чәчен юарга кыймады, юа алмавына төшенде. Кешеләр үз чәчләрен үзләре юа. Сөнгатулла хатыны Зөлхиҗәне үз гөнаһларыннан арындырырга теләгән шикелле юындырды. Ул моңарчы бер-берсеннән үзләренә алырга мөмкин булганны ахырынача алып бетергәннәрен аңлады. Бер-берсенә кирәк булган һәрнәрсә бирелеп беткән икән инде.

Алар мунчадан бергә чыктылар. Зөлхиҗә агарып болдыр баскычыннан күтәрелде дә караңгылыкка кереп китте. Ә Сөн- гатулла беркавым ишегалдында басып торды әле, күкне күзәтте, йолдызлар ачык күренә, аңлаешлы иде.

Шуннан соң төпчек улы Фәрхад кабере янына китте. Авыл тәмам тынып, айның яшькелт нурында оеп ята иде инде. Зиратта чикерткәләр генә зыңлый, әллә нидә бер карга тынычсызланып каркылдап куя, кайдадыр ялгыз эт өреп ала, елга ягыннан су аккан тавыш килә. Дөнья тыныч, ә җан елый иде.

Урам ягыннан зират рәшәткәләренә тотына-тотына кайтты. Җепсәнең кайберләре, череп тузган, кипкән урындагылары какшаган, кайсылары кубып ук чыкты.

«Алыштырасы булыр, дип уйлады ул. Җепсәләрен алыштырасы, рәшәткәләрен кагасы». Кеше таянган һәрнәрсә нык, ышанычлы булырга тиеш!

Мәйсәрә киленнәре аларга урын-җирне олы якка җәйгән. Үзләре кече якка ятканнар. Мәрзыя белән Тукай диванда. Ай яктырткан нык идәннән сак кына басып түргә узганда, ул Тукайдан кала берсенең дә йокламаганын тойды. Көткәннәрдер.

Аны әле тынычмы, тынычсызмы икәне билгесез йокы басканда, Зөлхиҗәнең яшьле керфекләре ачык иде әле.


Иртәгесен ул беренче эш итеп елганың биек, текә борылышы турысындагы тугайга бозау арканларга китте.

«Ниме дип бу су буенда каңгырып утырырга әле?»

 Кайтыйм мин, бозау, диде ул. Аркан казыгын, каккан тукмагын аяк очы белән куерак үлән арасына тәгәрәтте. Гадәттә, ул аны үзе белән йөртә иде. Ул арканлаганда гына хаҗәт, шуңа күрә иртән апкайтасың. Элек, кичен бозауны алмага килгәндә, казыкны суырып кына чыгара торган иде. Бүген һәм моннан соң да шулай итәренә ышанмады. Көче бүтән иде инде. Хәзер җай белән генә, ипләп кенә кирәк. Ни белән каккан, шуның белән бәргәләп чыгарырга туры килер.

 Анда нишләрмен соң инде? диде ул, авыл ягына карап.

Кичәге төнне исенә төшерде.

«Зират коймасын тәртипкә кертсәм генә инде».

Муса яңа рәшәткәләр кайтарып, кояшка киптерергә өйгән, җепсәлекләре дә бар, баганалыклары да байтак. Саваплы эшкә тоткан өчен сүз әйтмәс.

 Мин дә хуҗа ич әле, диде ул.

Кайтып җиткәч, зират коймасының кайсы җепсәләрен, күпме баганасын алыштырырга, ничә рәшәткә кирәклеген чамалап чыкты. Балтаны кайрагач, чүкечнең сабы ничек утырганын сынагач, кадакларны барлагач кына эшкә кереште. Яхшы коралны ул гармун шикелле ипле булырга тиеш дип белә.

Кайбер көнне алыштырасы черек җепсәдәге рәшәткәләрне кубарды, аннары яңа җепсәләр юнып, баганаларга беркетте; кайсы көнне, төбен казып, яңа багана утыртты, тигез итеп рәшәткәләр какты. Үзе генә түгел, оныгы Тукай белән бергәләшеп. Җепсәнең юан башын үзе күтәрә, нечкә очын Тукай тота. Баганаларны уртаданрак күтәрергә тырышты, оныгына көч килүен теләмәде. Рәшәткә ташыганда гына аларның көче тигез кебек иде һәркайсы көченнән килгәнчә ала. Иске рәшәткәләрне яга бардылар. Баганаларны, җепсәләрне койма астына салып калдырдылар.

Утырып бер ял иткәндә, Тукай:

 Утынга ярамыймыни болар? дип сорады.

 Ярамый шул.

 Ник ярамый?

 Ызгыш чыкмасын дип.

 Нинди ызгыш?

 Зират ул бөтен кешенеке бит, олан. Аның һәр әйберсе җәмәгатьнеке. Җәмәгать әйберсен бер генә кешегә алу килешми, диде Сөнгатулла. Сүзе чыга аның. Ә сүз орасына ызгыш кушылуы бар.

 Искеләре урынына без яңаларын кагабыз ич. Үзебезнекен!

 Ярамагач ярамый инде, улым. Без аңа калганмыни?

Сөнгатулла үзен тынычландырырга тырышып эшләде. Зөлхиҗәнең алҗырсың, өзлегерсең дигәненә дә карамады. Муса белән килененең эндәшмичә генә юл куюына да кимсенмәде. Ул зират турысыннан узып киткән кешеләрнең үз хакында ни уйлаганнарын йә ни уйламаска тырышуларын да чамалады: берәүләре үләргә әзерләнә ди бугай, икенчеләре кара моны, бирешәсе килми үҗәтләнә дип гаҗәпләнәдер. Ә ул үзе фәкать тынычланырга ниятләп йөрде. Йөрәге тыныч кешегә көн дә бәйрәм ул.

Беркөнне озаклап яңгыр яуды. Ул яшен яшьнәүгә, башта бәреп, аннары коеп яуган яңгырга тәрәзәдән карап утырды, озаклап пыскырга керешкәч, тәрәзә төбендәге китапка күзе төште. Кулына алды. Толстой томы икән, русча. Сөнгатулла диванга барып ятты. Башта сакаллы картның рәсемен карады, аның тирән карашлы күзләрендә чагылып торган акыл чаткысы әсәрләтте. Әйтерсең лә үзенең көзгедәге төбәп баккан күз карашын күргәндәй булды. Аннары ул арткы биттәге эчтәлекне укыды ни язган икән? Андагы «О жизни» дигәне кызыксындырды. Яшәү турында. «Кая әле!» дип уйлады ул һәм, укуы авыр булса да, торган саен бирелеп китеп, яңадан тәрәзә янына, яктыга күчеп утырды.

«Мин үләрмен, минем гомерем бетәр дигән нәрсә күз алдына килә. Бу фикер газаплый һәм куркыта, чөнки үз-үзең кызганыч. Ә нәрсә үлә? Миңа ни кызганыч? Гап-гади итеп караганда мин нәрсә? Ярый соң, мин шушыннан куркаммы, миңа шул кызганычмы? Бактың исә, юк икән: тән, җисем беркайчан, беркайда югала алмый икән, бер генә тамчысы да. Димәк, мин әнә шул тамчы белән тәэмин ителгәнмен, ул тамчы өчен куркып торасы юк. Барысы да бербөтен торыр. Ләкин юк, кызганычы бу түгел диләр. Мин, Лев Николаевич, Иван Семёнович кызганыч»

Сөнгатулла әллә нишләп китте.

«Димәк, мин, Сөнгатулла Гәрәй улы да кызганыч инде, ә? дип уйлады ул. Тукта, ник алай булсын?» дип карышты, теләктәшлек эзләп, алга таба укуын дәвам итте.

«Ләкин беркем дә 20 ел элек булган кебек түгел бит, һәм һәр көнне ул башкача инде. Миңа ни кызганыч соң? Юк, тегесе дә, бусы да кызганыч түгел диләр. Үземне аңлавым, үземне мин иткән нәрсә кызганыч.

Назад Дальше