Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Гаффар Ахат 8 стр.


Ә синең ул аңың һәрвакыт бертөрле булып тормаган, ә төрлечә булган: бер ел элек башка булган, ун ел элек бигрәк тә башкача һәм әүвәлрәк тагын да башкачарак булган; күпме генә хәтерләмә, ул һаман үзгәрә барган. Синең хәзерге аңыңның сиңа нәрсәсе шулкадәр ошый соң, сиңа аны югалтуы нигә шулкадәр кызганыч? Әгәр дә ул һаман бертөрле генә булса аңлашылыр иде, югыйсә аның үзгәреп торудан бушаганы юк бит. Аның башлануын син күрмисең һәм таба да алмыйсың, ә син кинәт аның ахыры булмавын, хәзер үз эчеңдә булган аңның мәңгегә калуын телисең»

Сөнгатулла бераздан бу катлаулы, ләкин соңгы көннәрдә якын гына, фәкать үз күңелендә генә яшәгән аермачык фикернең бик гадиенә, аңлаешлысына тап булды. «Син керә торган капкадан кергәнсең, ә чыга торганыннан чыгарга теләмисең Син беләсең бит, бу син дөньяга килгәндә барлыкка килгән нәрсә түгел: ул синең җан иясе буларак тууыңа бәйле түгел һәм шуңа күрә аның үлеменә дә бәйле була алмый».

Яңгыр вакытында Сөнгатулланы йокы баса башлаган иде, китап аны сагайтып, айнытып, уйларын яктыртып җибәрде. Юк, ул үз хәле белән килешмәде, китапта үзенә таяныч, юаныч эзләмәде. Ә менә яшәүнең мәңгелек икәненә тагын бер тапкыр ышанды, шуны аерымачык күз алдына китерде. Менә ич: ул, үләчәге тәгаен билгеле кеше, зират коймасы төзәтә! Бу бит иң элек аның үзенә түгел, бәлки, башка кешеләргә кирәк.

Гаҗәп: Сөнгатулла бу юлы үзе турында «үләчәге тәгаен билгеле кеше» дип уйлаудан качмады. Ләкин бөтен тәне һәм аңы белән «кешеләргә кирәк» диюенә каршы төште. Аларга гына түгел! Җир йөзенең нинди торуына исәннәр белән бертигез дәрәҗәдә үлеләр дә җаваплы. Шул исәптән зиратларның ничек торуына да. Торачагына да! Шунсыз синең, синең эшеңнең тере чагыңда да кирәге юк.

Тормыш. Ул әнә нинди икән! Элек ул, авырмаганда, йөрәге тибүен сизмәгән дә шикелле йөри иде. Ә тормыш нәрсә соң ул? Толстой, бәлки, хаклыдыр да. Акыллы язган. Нәкъ менә сине юаткан сыман. Әйе, яшәлде. Сөнгатулла үз-үзен беркайчан кызганмады. Үз гомерен сугышта да кызганмады, эштә дә жәлләмәде. Гомер аңа тиздән бу дөньядан китәсен аңлагач кына кызганыч тоела башлады. Анысы да су, агач яфраклары шавының, аяк табанын рәхәт кытыклаган үлән салкынлыгының, мунчада каен себеркесе белән чабыну ләззәтенең үзеңнән соң да каласын ачык күз алдына китергәч кенә. Ә хәзер, улы Фәрхад һәлак булгач, аңа үз гомере бөтенләй кызганыч тоелмый иде инде. Аңа анасы: «Үз балаларыңның үлемен күрергә язмасын, йа Ходаем!» дип теләк тели иде. Язмыш шуңа дучар итте. Хәзер ул анасы теләгән бу теләкнең барлык авырлыгын һәм авыртуын татыды. Ни үзгәрде соң? Сөнгатулланың үз-үзен кызгануы улын кызгану белән алышынды менә ни үзгәрде. Ә су кызгану аны таштай бастырып тотмый иде инде. Гаделлек тантанасы, башка кешеләр гомере хакына эшләнгән эше белән кешеләр арасында калган улы Фәрхад өчен горурланырга гына була. Сөнгатулланың нәрсәсе үзгәрде соң? Ул тормышның мәңгелек түгел икәнен аңлады: су ага һәм су кала да. Фәрхад юк инде. Аның каравы Муса белән Мәйсәрә яңа кеше каршыларга әзерләнә.


Сөнгатулла аз йоклый башлады. Көндезләрен талчыгып, черем итәсе килгәндә дә кайтып йокламады. Чын-чынлап яшим дигән татар кешесен йокы чире борынгыдан читләтеп үткән. Йокы үлемнең агай-энесе. Беркөнне, ничектер шушы хакта сүз кузгалгач, ул Тукайга:

 Иртәнге вакыт көннең яшьлеге, өйләгә кадәр балигълыгы, төштән соң ирлек чоры җитә, кич картлыкка тиң, ә төн исә көннең үлеме, дип аңлатты.

Оныгы:

 Көн үлмәсен өчен төнлә әз йокларга кирәкмени? дип сорады.

 Кирәк кадәр йокларга ярый. Тик йокың уяу булсын үлем төнлә сагалый. Уяу кеше хыянәткә бирелми, ул тугры була, андыйларга үлем юк.

 Ә Фәрхад абый? Ул тугры булган!

 Шуңа күрә дә герой. Герой кеше үлми ул, олан.

Фәрхад Фәрхад!

Озакламый авыл Советы председателе Вәлиша Хуҗин аны кичке җыелышка чакырды. Районның хәрби комиссары киләсе икән. Нигә икәнен әйтмәде: моны бөтен авыл халкы белә иде.

Бөтен гаиләләре белән бәйрәмчә киенеп бардылар. Культура йорты халык белән шыгрым тулы. Анда ниләр булганына, кемнең нәрсә сөйләгәненә Сөнгатулла төпченеп илтифат итә алмады. Сәхнәдә үзе белән янәшә утырган Зөлхиҗәне йөрәге тотмасын дип юаткалады, колагына иелеп, әледән-әле тынычландырырдай сүзләр әйтергә тырышты. Төпчек уллары Фәрхад Тимершинның Алтын Йолдызы һәм Ленин орденын ата белән ананың кулларын ике куллап кыса-кыса биреп җибәрделәр.

Икенче көнне алар орден белән Алтын Йолдыз орденын бергәләшеп Фәрхадның армиягә киткәнче кешелеккә киеп йөргән куе зәңгәр костюмына тагып куйдылар. Сөнгатулла, хатынының күңелен күрергә ниятләп, Йолдызны үзенең күкрәгенә якынайтырга да көч тапты. Ә Зөлхиҗә төпчекләренең ике тәрәзә арасындагы зурайтылган төсле фоторәсеменә куеп карады. Елашмадылар. Әйе, елашмадылар. Чөнки алларындагы уллары фоторәсемнән елмаеп, ә яннарындагы оныклары куанып тора иде.

Фәрхад! Фәрхад

Аның кабере турысындагы койманы төзәткән чагында Сөнгатулла багана төбен үтә ярсу казыды, багананың иң тазасын утыртты, җепсәнең иң турысын сайлады, рәшәткәләрне бар дөньяны уятасы, уяу тотасы килеп, иң яхшы дусларга да, иң начар дошманнарга да ишетелерлек итеп, бар көче белән һәм нәфрәтләнеп какты.


Шушыннан соң Сөнгатулла Тимершин бер ел да егерме өч көн торды. Әйе, торды. Ә яшиселәр алда калды, алда.

Бу дөньяның ул ишеткән соңгы тавышы былтыр олы җирдән аерылган яр кисентесенең тере үлән тамырларын өзә-өзә тоба суына убылып төшүе булды.

Каршы сөзәк ярга яңа катлам ком һәм ләм утырганын ул язгы ташулар узгач ук күрде.

Ә аңа кадәр, узган елның кыш башында, ул икенче оныгы яңа Фәрхадның елаганын ишеткән иде.

Әлмәт.1985 елның майиюле

ДӘРЬЯ БАШЫ

Ак кар яткан дала дәрьядай киң, очсыз-кырыйсыз булып тоела иде. Күк йөзе аяз, кояш тарау яктылык белән өртелеп кенә күренә. Ак моңсулыкта салмак кына кыңгырау чыңлавы, чана табаннары чыжылдавы, кар шыгырдавы, ара-тирә ат пошкырганы, кешеләрнең өзек-өзек сөйләшкән, көлеп куйган тавышлары ишетелә.

Читендә сирәк-мирәк шәрә куаклар тырпаешкан, ялгыз агачлар басып торган кышкы юл буенча дистә чамасы җигүле ат олавы көнчыгышка таба бара иде. Тәбәнәк кар көртләре кашында җәяүле буран көдрәләре бөтерелә, сыртлары бәсләнгән атларның танауларыннан пар бөркелеп чыга, җил аларның ялларын тузгытып җибәргәли, чана чыбылдыкларына, йөкләргә, учлап кар сипкәли. Уң яктан искән җилгә каршы, канатларын авыр кагына-кагына, олауга аркылы юнәлештә ялгыз козгын очып үтә, аның коңгылдавы ишетелеп кала.

Олауның урта бер өлешендә туры ат җигелгән чыбылдыклы чана бара. Ул чана артына тагын бер затлы чана тагылган. Аңа төенчекләр, тулы капчыклар, әрҗәләр төяп бәйләнгән, аларны кар сарган. Башына колакчыны бәйләнгән бүрек, кулына тире бияләй кигән, якасы һәм җиңе камалы төлке туны өстеннән толып бөркәнгән, сакалы-мыегы бәсләнеп каткан, дилбегә тоткан Сафиулла казанчы Алты-биш Сапый, козгынны карашы белән озатып калганнан соң:

 Һи, үләт кыргыры! Кем башына каркылдый бу, ә? дип куйды.

Аңа каршы бер хатын-кыз салкында карлыкканрак тавыш белән:

 Алла сакласын! дип аваз салды.

Сафиулла, толып якасын кайтара төшеп, артка каерылып карады.

Чыбылдык астында, әрҗә һәм төенчекләр белән уратылган яшел печәнне чокырлап ясаган урынга яртылаш күмелеп, хатыны Фатыйма утырган. Ул да толып бөркәнгән, бүреге өстеннән бәсләнгән, чуклы йон шәл япкан. Аның куенында башына сырган бүрек кигән бер баланың зур кара күзләре елтырап тора иде.

Ат пошкырып җибәрде. Чана кинәт тартылып китте. Дуга кыңгыравы чыңлады. Бер генә мәлгә әйләнә-тирәне тынлык басты. Ләкин шундук җанлану сизелде, тавыш күтәрелде. Сафиулла юлчылар өстенә егылудан дилбегәгә генә тотынып калды. Аты, колагын шәңкәйтеп, янга каерылып карады. Аның сулышы тирәнәеп, танавыннан чыккан тыны киңәеп киткән. Сафиулла, чыбылдык астыннан сузылып, аты каерылган тарафка караш ташлады.

Ул якта утыз сажиннар ераклыктагы үр кашында бүре утырып тора иде. Ялгыз бүре, танавын күккә чөеп, кыска гына итеп улап куйды. Алда, аннары артта, каударланып, ике эт өрергә тотынды.

 Бүре бар! диде Сафиулла.

 Ләхәүлә вә лә куәтә, дип укынды хатын. Үзең сакла, Ходаем!..

Аларның туры аты алдындагы чанада утырган көрәк сакаллы урыс чукынып куйды.

Сафиулла, ятып диярлек үрелеп, чана алдындагы печән арасыннан авыр чылбырлы чукмар суырып чыгарды да, бияләен салып, аның тимер сабын җайлап тотты. Ул арада елтыр күзле малай ни торырга, ни посарга белмәгән хатынның куеныннан шуып чыкты да, үрәчәгә ябышып, якты кар өстенә күләгә салып торган бүрене карашы белән эзләп тапты.

Олау башындагы пар атка җигелгән яхшы кошёвкада ике хәрби утырып бара иде.

 Попридержи коней! дип кычкырды аларның сакал-мыегы бозланып каткан өлкәнрәге кучер солдатка.

Атларны тыйгач, олау туктап калды.

Ул арада хәрбиләрнең яшьрәге нечкә генә мыегына фәкать юка бәс кенә кунарлыгы елгыр гына сикереп төште дә, шундук винтовкасының затворын коргач, җәһәт кенә бүрегә төбәде.

Ату тавышы яңгырады. Өлкән офицер янәшәсендәге хатын-кыз күзен йомып, колагын томалады. Тик аткан чакта әллә шинель бөркәнчеге, әллә шул мәлдә йөзенә сибелгән учма кар комачауладымы, яшь хәрби бүрегә тидерә алмады.

Янәшәдәге куаклыктан бер көтү кызылтүш пырылдап күтәрелде дә, түбәнтен генә очып, әрәмәлектә күздән югалды. Ә бүре акрын гына аякларына күтәрелде дә ашыкмый гына үр артына төшеп китте. Анда аны тагын икесе көтеп тора иде.

 Ах, чёрт! Промазал! диде яшь офицер, җилгә кырын төкереп.

 Растяпа ты, однако, Михаил Семёныч!

 Позёмка, диде яшь офицер һәм, җилдән ышыкланып, папирос кабызды. Уж не обессудьте.

 Смотри, милостивый государь! Как бы супруге так же не промазал по приезде, диде өлкән офицер, гөлдерек тавыш белән көлеп. Аннары, кучер солдатның иңенә кагылып: Трогай, голубчик! дип боерды.

Тук пар атлар, пар бөркеп, гаярь генә кузгалып киттеләр. Алардан соң берәм-берәм арттагылары да купты. Яшь офицер, папиросын соңгы тапкыр суырып алгач, читкә атты да барган шәпкә, винтовкасын урнаштырып, кошёвкага сикереп менде.

 Вожак был, ваше благородие, диде ул үкенечле тавыш белән һәм тагын бүре күренгән якка борылып карады.

 Думаешь, со своей стаей пожаловал?

 Непременно-с.

 Вожак, да не наш!..

 Мәми авыз, диде Сафиулла. Тигезә алмады.

Аларның алдындагы йөк хуҗасы аңа таба борылып сүз катты:

 Коленки, кажись, задрожали, а, Сафи!

 Да уж! диде Сафиулла, аңа чукмарын күрсәтеп, һәм, аны печәнгә яшергәч: Я шесть волк бил, Кузьмич, дип өстәде.

Аларга да кузгалырга чират җитте.

 Слыш-ка сюда, Сафи! диде рус йөкчесе.

 Чава ышшы?

 Что-то стало холодать.

 Скуры дума будем, Алла бирсә.

 Вот именно. Поди, пересядь сюды.

 Зачем?

 Да ведь промазал, будь он неладен! А нам бы малость и мазнуть не грешно

Сафиулла бер хатынына, бер малайга карап алды.

 Мәле, Габдуллаҗан, шәкерт булсаң да, ат тота беләсеңдер?

 Белми ди, бар! диде малай һәм, куанычын яшерә алмыйча, дилбегәне тизрәк кулына алды.

 Ни диюең, тозсыз? диде хатын канәгатьсез төстә. Баланы туңдырасың ич! Җизнәсенә ничек җавап тотарсың?.. Урыныңа кереп утыр, Габдуллаҗан!

 Әй лә! Анда аяк ойый. Минем тышта җәяүләп йөгерәсем дә килә әле.

 Йөгерер чагың алда әле, бала, алда, диде хатын моңсу тавыш белән һәм печәнгә чума төшеп утырды.

Сафиулла толыбын иңеннән төшерде дә, малайга җайлап япкач, үрәчәгә тотынып, тышка сикерде һәм урыс чанасын куып китте.

 На, малкай! диде малай көр тавыш белән, дилбегәне кагып.

Дөнья, әйләнгән кебек, акрын һәм тын гына артка таба шуа бирде. Җил кешеләр тавышын, өзеп-өзеп, бер калкулыкта тибрәлгән кылганнар арасыннан шудырып чыгаргач, җәяүле кар белән бергә далага тарата иде. Малай, шул кылганнарны карап бара торгач, үзен шулар арасында күлмәкчән, чалбардан гына яланаяк каядыр йөгерә дә йөгерә, тыны бетеп егыла, аннан тагын йөгереп китә, ауный, торып, аларны бәләкәй кулы белән иркәли, нәрсәгәдер сөенгән сыман көлә, аннан ары, тезен кочаклаган килеш, шулар арасында тын гына уйланып утыра, күзеннән бите буйлап яшь тәгәри итеп күрде. Күрәсең, очсыз-кырыйсыз тоелган офыксыз карлы даладагы әлеге кылганнар уентыгы, әледән-әле учма-учма кар тузанының йөзенә сирпелеп, күзеннән яшь китергәне шундый хис кичерткәндер. Чыннан да, чана башында печәнгә һәм толыпка төренеп утырган бу малай үзе дә җилгә һәм кар себерүенә һәркайсы үзенә аерым каршы торучы әлеге кылганнарны хәтерләтә иде.

Казанчы Сафиулла белән олаучы Кузьмич салмак кына агылган олауның уртасында барган чанада стаканнан бер-бер артлы «ачы су» эчеп куйдылар, Сафиулла урыс олаучысы сузган дуңгыз маен капмады.

 Ат ите харуша, диде ул, куенына тыгылып. Казылык!

 Бля-ям! дип сузды Кузьмич. Отведал. В русско-турецкую войну. Впрямь яхши. С кониной холод нипочём.

Шулай гәпләшеп, аларның һәркайсы үз ризыгын чәйнәде.

 А малайка яхши, диде Кузьмич, Габдуллага ымлап. Дай Бог ему здоровья.

 Рәхмәт, Сабилий Кузьмич.

Сафиулла артсыз чанадан ашыкмый гына төште дә, атын уздырып җибәргәч, тәртәләреннән артка тагылган затлы чанадагы төенчекләрне ураган бауны тарткалап карады һәм үз чанасына менеп утырды.

 Бүре куркытмадымы соң? дип сорады ул, малайдан дилбегәне алып.

 Әй лә! диде Габдулла. Бүре күргәнем бар инде минем.

 Кайда?

 Әтнәдә.

 Нишләп йөридерие соң ул анда? Бүрене әйтәм.

 Базарда ие ул.

Сафиулла көр тавыш белән көлеп җибәрде:

 Берәр сарык сатып алырга килгән мәллә?

 Аның үзен сатарга апкилгәннәрие. Бер урыс.

 Нигә алмадыгыз соң? Сиңа бүрек тектергән булыр идегез.

 Сәгъдетдин әти миңа анда бүрек алып биргән иде инде. Аннары бишмәт. Киез ката да.

Сафиулла, үз-үзенә сөйләнеп:

 Сәгъдетдин әти, Сәгъдетдин әти, дип кабатлады. Мөхәммәтгариф әти, Мөхәммәтвәли әти Күрсә дә күрер икән ятим башы. Инде менә Галиәсгар Нишләр анда? Бусы җизнәсе генә

Тын гына барган Фатыйма толыбын ачты да:

 Җәле, карт! Баланың башын катырма әле! дип үрелде дә малайны үз алдына тартты.

 Карап барасым килә, диде малай, аңа карышып.

 Туңарсың, диде Фатыйма кырыс кына. Җизнәң Галиәсгар туңдырмаска кушты.

 Монда шулай бүреләр күпмени? дип сорады малай. Казаннан чыкканнан бирле дүрт тапкыр юлга төштеләр ич инде.

 Әй Габдуллаҗан! Дөньяда бүре бетә димени? Аның ике аяклылары күбрәк. Шуларыннан саклан син, шуларыннан

Малайны Фатыйма үз алдына төреп утыртты. Ул арыган, талчыккан иде, ахрысы. Җай гына барган шәпкә, кыңгырау чыңлавына, кешеләрнең тонык кына булып ишетелгән сөйләшүләренә, кар шыгырдавы авазына изрәп йоклап китте.

Каршы килгән атлылар күренмәс булды: олау юл тоткан урынга Җаекка якынлашты.

Олау башында барган хәрбиләрнең пар аты тояклары астыннан кар чәчә-чәчә юыртып ук китте. Сафиулланың туры аты бер мәлгә колагын шәңкәйтеп алды да, адымнарын кызулаткан башка атлардан калышмаска теләгәндәй, елгыррак атлап китте.

Алда шәһәр чалымнары күренде. Әле шактый ерак булса да, чиркәү һәм мәчет манаралары төсмерләнә иде инде. Бер үргә күтәрелгәч, аның эреле-ваклы йортлары да ачык күренә башлады.

 Ай җанкай! диде Сафиулла, атны тыеп. Кайтып җит- кәнне сизә малкай Сиңа әйтәм, Габдулланы да уятсаң ярар.

 Йоклаган баланы уяталар димени?

 Йә, хатынланма. Кая җиткәнен карап калсын.

Малай уянып китте, тире бияләе белән күзен угалаганда, шәһәр урамына җиткәннәр иде инде. Олау берәм-берәм аркылы урамнарга, тыкрыкларга тарала башлады. Малай каршыга якынлашкан һәм артка чигенгән катлы-катлы агач һәм таш йортларга, урысча, гарәпчә хәрефле кибет язуларына, морҗалардан чыккан төтеннәргә, урамдагы халыкка, җигүле атларга, биек манаралы мәчеткә карап барды.

Олы капкасы шәрран ачык (ни ачылмас, ни ябылмас хәлдә карга күмелгән), асты таш, өсте агач булган бер йорт яныннан узып баралар иде. Аларның юлын бүлеп, әлеге капкадан бер төркем малай-шалай йөгерешеп чыкты. Сафиулла атын туктатып торырга мәҗбүр булды. Кайсы кай тарафка чәчелгән малайларны карашы белән озатып калгач, малай Сафиулладан:

Назад Дальше