Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Гаффар Ахат 4 стр.


Ир кеше, басып торган җиреннән кузгалмыйча:

 Исән-сау гына торасыңмы соң, Нәфисә сеңлем? диде.

 Ару гына әле, Аллага шөкер, дип җавап кайтарды карчык һәм йөрәге чәнчеп алгандагыча тын гына «Аһ!» дип куйды. Бакчи, син түгелме соң бу, Гомәр абый?

 Мин идем шул әле, Нәфисә сеңлем. Синең белән иркенләп бер сөйләшәсем килгән иде бит әле

Язучының үз китабындагы кешеләр белән шушындыйрак очрашулары вакыт-вакыт булып торадыр шикелле. Әлбәттә, җаннарының әллә нинди тирәнлекләрендә, әллә нинди киңлекләрендә.

Шулай икән, кемнәр соң ул бүген кичәге Нәфисәләр, Хәйдәрләр? Моны белер өчен авыл һәм шәһәргә бер караш ташлау җитә. Барысы да шунда алар.

Әйтик, Нәфисә. Бүген ул таң күзе белән йокысыннан уяныр иде дә, салкынайган өендә тиз генә җылы киемнәрен киенеп, урын-җирен җыештырып куйгач, абзардан утын алып керер, миченә ягып җибәрер, самоварын тергезер, үзенә аш, кош-кортына изеп бирер өчен бәрәңге пешерү хәстәрен күрер, ике баш сарыгы, бер баш сыерына печән салыр, шул арада сыерын савып алыр кыскасы, тавык та чүпләп бетермәслек вак-төяк эшен эшләп бетергәч, корышкан учына биш сум акчасын кысып, кибеткә ипи чиратына барып басар иде.

Әллә улы, әллә кызы йә килене вә кияве, шуларга өстәп, онык- лары рәхәтендә торыр иде микән? Һәрхәлдә, мин Нәфисәне, шулай, бүген дә исән-сау, фани дөнья мәшәкатьләренә чумган, иртә-кичләрен белгән догаларын укыган, вакыты җиткәч, ураза тоткан җитмеш-җитмеш биш яшьләрдәге мөлаем йә кырыс татар карчыгы итеп күз алдына китерәм. Авылда ялгыз башы яшәсә, аның йорт-җире шактый таушалган, иңгән, күңелдә кызгану, жәлләү, шулай яшәргә дучар ителгәннәренә карата нәфрәт, гарьләнү хисе уятырдай булыр иде. Инде туган-тумачасы кадер-хөрмәтендә торган шәттә дә яшьлегендә Ватан, халык мәнфәгате хакына җанын аямый яшәгән Нәфисә һәм аның ишеләрнең картлыгы социализмның котсыз читлегендә тарсынып үтәр иде. Чөнки, гәрчә, әйтик, аларны шактый гына тук тормыш сөреп ята дип уйласак та, ишегалларына кердең исә, язын-көзен тездән пычрак, кышын җәяүләп кенә йөрерлек тар сукмак, ашар-эчәрләренә талон, хуҗалык товарлары алыйм дисәләр, авыллары белән җыйналышып, шау-гөр килеп, тавыш-гауга күтәреп, лотерея уйнау, мал-туар асрарлык печән-мазар, салам теләсәң, һаман да шул бетмәс-төкәнмәс рәисләр алдында бил бөгүләр Заманында синең ил өчен бил баглап эшләүләрең күптән онытылган, сине санлаучылар, фидакярлегеңне исләрендә тотучылар юк дәрәҗәсендә. Нидер сорасаң яки хокукыңны кайгырта башласаң, тыңламасалар, гозереңне аяк астына салып таптаганга гарьләнүне белдерсәң, «Син кем әле, причём монда мин, панимаешь!» дип кенә җибәрәләр. Соң, җибәрсәләр җибәрсеннәр инде! Моңа Нәфисәнең атасы Гомәр ага Бәширов бүген ни әйтсен соң, бу оятсыз төстә явызланган дөньяны ничек төзәтеп бетерсен? Моңарчы әйткәннәре җитмәгәнмени? Заманында ничек кенә әйткән инде ул! Караңгы заманның котырынган чорында аның «Намус» романына Сталин премиясе бирелгән икән, моннан бүген ниндидер хилафлык эзләүчеләр шактый гына ялгышалар.

Гомәр Бәширов иң кирәкле вакытта иң кирәкле роман язган «Намус». Намус! Язучы заман кешесе, заманның боерыгына бил бөгүче, халык көткәнне бер җәйләүгә туплаучы. Кулында ни чыбыркысы, кесәсендә ни мөһере юк кеше. Ләкин Ләкин үзе яшәгән заманга ул хуҗа. Вакытында бөтен дөньяга татар халкының гап-гади бер намуслы кызы тормышын Ватан нигезендәге ташларның берсе сурәтендә күрсәтеп биргән Гомәр Бәширов шул ук кешеләрнең хәзер тормыш төпкелендә калганлыгына җавап тотарга тиеш түгел инде! Ул безнең татар халкы холык-фигыленең үрнәген тарихларда ятларлык итеп язып бирде, һәм шушылай язуы белән үзен язучы буларак үрнәк сыйфатта тәкъдим итте. Сталин булып Сталин «Намус» романын үз исемендәге премиягә тәкъдим иткән икән, моннан ниндидер гаеп эш эзләү, ягъни Сталин премиясе алуга дучар ителүне әсәрнең бәһасе шулкадәр генә дип расларга маташуны баштанаяк кире кагарга кирәк. Чөнки ул заманда башка премия юк иде. Хәзер кире кайтып, «Намус» романы үз вакыты өчен дә Ленин премиясенә лаек булган дисәм, кем каршы килер икән?

Әллә без бүгенге эт тормышының сәбәпчесе булган һәм кеше вә халыкларны бугазыннан буып тоткан тоталитар сәясәткә нәкъ үз вакытында, нәкъ кирәк чагында ялагайлана алганнары өчен генә шул премияне алган язучыларның кем икәнлеген белмәдекме?

Безнең милләтнең иң зур һәм иң гадел бизмәне Тукай дибез икән, шуңа турылыклы калып, язганнарыбызны Тукай белән үлчәү иң гаделе булырдыр. Гомәр Бәширов язганча, матур, әдәпле, тугры яшәгәннәр икән, моның бүген кемгә хаҗәте бар? Онытылсыннар! Алар юк. Колга алтын яисә орден бирмиләр. Колны күрмиләр. Колны фәкать камчы очы гына яки сүгенү сүзе генә эзләп таба. Ахыр килеп, кол икәнсең, син шуңа лаексың инде, туган. Ә без, татар халкы, әллә ниткән хәерләргә мохтаҗ түгелбез әле, шуңа шөкер итәргә кирәк.

Әйе, шөкер итәргә. Әле дә ярый Гомәр агаларыбыз бар, аларның гомер буена үзләре дәгъва иткән намус сафлыгына тугры калулары бар. Әйе, язучы гомере буена фани дөньяда үзе күрергә теләгән Намусны эзләгән икән, язучы өчен моннан да зуррак асыл сыйфатлар юк инде ул. Туган ягым намус, намус яшел бишек. Татар кешесен шушы хис-тойгы дөньяга китерә, аның имезлеге шушы, бишеге шул, шуның хакына ул тәпи атлап китә, яши һәм үлә.

Моны раслар өчен язучыга гомер җитәме икән? Җитә дә, җитми дә. Дөньяга килгәненә үкенә икән җитә. Үкенмәслек итеп яшәгән һәм яши икән җитми.

Минемчә, бүген иң җитмәгән нәрсә гомер түгел, ә Намус. Гомәр ага Бәширов гомере буена дәгъва итеп килгән Намус.

1991

ЧИШМӘ

Авылыбыз Олы Әшнәктә дистәләгән чишмә бар. Күбесе инеш буенда инде. Иң атаклылары бакча башыбыздагы чокыр төбендәге Шири чишмәсе белән бездән теге очтагы Урсай чишмәсе. Авылыбыз кешеләрен хан заманнарыннан бирле сугарып килгәннәре шулары. Урамнар, очлар буенча сузып, ике мәртәбә артезиан суы да җибәреп карадылар. Торбалары шунда җир астында калды. Ә шул ике чишмәдән халык бизмәде, бизмәс. Челлә дими, яңгыр дими, кар дими, чиләк-көянтә асып та, арбага салып та суны әлеге ике чишмәдән ташыйлар. Гомер бакый шулай булырдыр, күрәсең. Чөнки аларның суы йөрәк талдырмый.

Бу ике изге чишмәдән кала мин истә тотып, хәзер дә онытмаганнары, әле дә чыгып ятканнары тагын күпме: Әтәч Гыйльметдиннәр чишмәсе, Зират асты чишмәсе, Таш чишмә, Бирге чыгыш, Аргы чыгыш, Ярми чыгышы, Лашман, Атау эче, Кәрәкә Күле чишмәләре санап бетермәле түгел. Боларының суы туры килгәндә ташларына тезләнеп, таянып эчелә торган иде. Кайберләренең суын әле дә мунчаларга йә кер юарга ташыйлар.

Әйткәнемчә, халыкны сугарып торганнары шул икәве генә Шири чишмәсе дә, Урсай чишмәсе. Боларының йөрәге мәңгелектән мәңгелеккә тибә, ташлары кипмәс, үзләре гомер бакый ургып торыр.

Сигез йөз еллык авылыбызның, шушы исеме, исемсез чишмәләре шикелле үк, безнең таралган, сибелгән, чәчелгән, тик мәңгелек болгар-татар халкының да җанын-тәнен, тереклек итүен, рухын сугарып торган илаһи чишмәләр күп. Болар мең еллык әдәбиятыбызның мәшһүр шәхесләре, йөз мең җырыбызның билгесез ияләредер. Кол Галидән башлап Гомәр Бәшировкача. Шушы икәве нилектәндер миңа авылыбыздагы әлеге ике чишмәне хәтерләтә сыман. Дәлиле авылыбыздан Сарманның игелекле бер заты булган Дамир Гарифуллин табып киткән «Кыйссаи Йосыф» кулъязмасы да күңелемдә йөрткән Гомәр Бәширов иҗатыдыр. Ә кайдадыр, бәгырь кебек, Габдулла Тукай тора. Кол Гали ул гакыл иңләмәстәй иксез-чиксез Галәмдер; Тукай ул инде Казык йолдыз, ә Гомәр Бәширов Җидегән йолдыз. Боларны, Киек Каз Юлы шикелле итеп, Кешелек тарихы, Кешелек язмышы, татар рухы бәйли.

Җидегән йолдыз Гомәр Бәширов, җидегән чишмә

Әнә ничек бәйләнгән бит ул. Нык. Аерылгысыз.

Гомәр ага Бәширов ул гасыр; ул тере рух, рухның терелеге: ул буыннар белән җаннар кендеге; ул буыннар белән буыннар арасын тоташтырган әлеге дә баягы Киек Каз Юлы. Моның шулай икәнлеген бүген күреп, белеп торуы үзе бер язмыштыр. Шул язмыштан узмыш булмавы белән генә дә хәзерге татар кешеләре, ә, гомумән, барча төрки кавеме бәхетледер. Тулы бер гасыр диярлек яшьтәге язучысы булган халык Җир йөзендә бүтән юк бит ул! Сигез йөз еллык Кол Галиләре, биш йөз еллык Мөхәммәдьярлары, йөз дә ун еллык Тукайлары булган ише халыклар бар барын. Ә болай юк. Моны могҗиза дими, ни дисең инде?

Менә шуннан соң, кем ул татар, аның кемнәре бар, дип сора инде син. Белмәсәң, сора анысы, белмәгәнеңне сорау үзе бер камиллеккә омтылыш. Ләкин белә торып, юк, димә дә кире какма.

Әнә ич ул Барлык, Бар булмыш Гомәр Бәширов. Бөтен татар милләтенең ургып, кайнап, сугарып торган чишмәсе; шул милләт тереклегенең исәнлеге, саулыгы; шул милләт рухының сафлыгы, игелеге; шул милләт илһамының тулып, ташып торган галибанә таңы.

Фаҗигале XX гасырның Сивашлардан соңгы саф Намусы, җанга җылы яшәү өмете белән җырлап тибрәткән туган җир, туган ил бишегеннән соң сусауларны баскан Җидегән чишмәсе бар икәнен ифрат дәрәҗәдә күренекле төстә раслаган Гомәр Бәшировлы булу бик әйбәт, бик күркәм ул. Моны тою, кичерү куанычы теләсә кемгә язмаган, теләсә кемгә насыйп итмәгән. Үз насыйбың үзеңә тигән икән, бөтен иманың белән куанып шөкрана кыл инде.

Мине язмышым «Әҗәт» дигән беренче китабым кулъязмасына, аннары инде Язучылар берлегенә кабул кылынган чакта бик күп игелекле каләмдәшләрем белән бергә Гомәр ага Бәшировның да фатихасын бирдереп бүләкләде. Бәхет әллә кайларда адашып, үзен сиңа эзләттереп йөрми ул. Үрнәгенә тап булып, шуңа иярүгә ирешә алсаң, сипкелле аркаңны гел булмаса да бер сыйпар җаен табар.

Әнә шундый үрнәкләрдән иң җылы куллысы Гомәр Бәширов булуы татар каләм ияләрен, сәнгать әһелләрен, һәммә кешене бәхетле итте, итә, итәр. Шуңа күрә дә халкыбыз аның үзенә дә бүген ихластан Габдулла галиҗәнаплары Тукай бүләге фатихасын бирә дә инде. И-и, ул! «Намус» романы гына да дистәләрчә халыклар теленә тәрҗемә ителгән, әллә кайсы илләрдә дөнья күргән: әүвәлге үз илебездән битәр албанча, болгар, венгр, вьетнам, кытай, немец, поляк, румын, словак, чех, һиндчә Бу нәрсә гасыр башында Арча төбәгендәге Яңасала авылында туган малайның олуг бер мәртәбә алуын сөйли. Аның иҗаты хакында йөзәрләгән кешенең язганнарын гына җыйсаң да, Бәшир углы Гомәр беренче авазын салган өйләренә сыймас идедер, билләһи газим!

Ә менә, бер язганымча, бу аксакал әдибебез-остазыбызны үзебезнең академигыбыз да итә алыр идек бугай. Вакыт санаганны ярата ич Дөнья әдәбиятының, сәнгатенең, кешеләр иманын яктырткан үрнәкләре ияләренә академик исеме бирү һич тә бүген генә күктән иңгән нәрсә түгел, мисаллары бихисап.

Мәгърур милләтебезнең иң олы, гадел бизмәне Тукай, дибез икән, моңа турылыклы төстә, әдибебезнең язганнарын шул исемдәге бүләк белән үлчәү дә олы гамәл, гадел фигыль булыр иде. Әле дә ярый Гомәр агаларыбыз бар, аларның намус белән үтә торган гомерләре бар.

Хактыр: Г. Тукай исемендәге бүләккә лаеклылар байтак инде ул байтагын. Ә халык язучысы Гомәр ага Бәширов шундыйларның да шундый иң гакыллы асылы.

Тәмле сулы чишмәләребез кебек үк.

16 апрель, 1996

МӘҢГЕЛЕК МИЗГЕЛ

Бала чагымдагыча таган атынырга теләгәндәй, вакыт-вакыт атлыгыплар торып авылыма кайткан чакларымда өебезнең киң такталы түшәмендәге бер тимер ыргакка күзем төшми калмый. Кайвакытны аңа текәлеп-текәлеп, күз керфекләрем талганчы карап торганым бар. Бу безнең чыбылдыклы бишегебез эленеп торган ыргак. Менә шунда әти-әни үз гомерләрендә тугыз бала тибрәткән. Шуның кебек, татар әдәбиятының меңьеллык гөмбәзенә уем-фикерем белән караган чагында, шундый тимер ыргак урынында Гомәр ага Бәшировны күз алдыма китерәм. Шунда, шул бишектә сабый Гомәр сак кына ятадыр, мин чәйнәп биргән ипи имезлеген имәдер сыман. Шул мәлдә: «Бу балада өмет бар, бар!» дип уйлыймындыр шикелле. Халык бишегеннән егылып төшмәгәнең сурәтендә һәр бирмеш мизгелеңнең мәңгелеккә әйләнүе ихтимал. Әгәр дә шул мәңгелегеңне язучылык атлы Сират күпере аша уздыра алсаң. Ә каршыдагы Кораеш еланнар егълаганнарны кабул кылмас. Аннан фәкать җырлаганнар гына үтә. Гомәр Бәширов ишеләр генә.

Кызык инде бу дөнья: әле генә бу гасыр иде, инде менә ул теге гасыр, имеш. Кызык инде бу дөнья: ничек итеп кичә генә бергә-бергә аралашкан кешеләрне, язучыларны, җырчыларны узган гасырда яшәгәннәр димәк кирәк. Нишлисең бит: татар әйткәндәй, ач күзеңне дөнья бу!

Җәй. 1975 елның 18 июнь көне. Кич. Гомәр ага Бәширов белән безнең күмәк фатирыбызда сөйләшеп утырмышыбыз. Ул көнне мине япь-яшь бер ир-егетне СССР Язучылар союзына кабул кылганнар иде. Дистә ярымлап әдип белән мин малай «Чулпан» ресторанында беркавым чәйләп-мәйләп утырганнан соң да Гомәр ага миннән җиде дистәдән артык өлкән кеше, халкыбызның атаклы язучысы белән фәкыйрь, әмма матур фатирыбызга кайтып төш, имеш. Бактың исә, бу аның өчен һичнинди көтелмәгән хәл булмаган, моның ише фатирларны ул заманында Сират күпереннән үткән шикелле генә кичкән икән. Безгә (хатын белән инде) уңайсыз да булып киткән кебек иде. Ә ул исә Гомәр Бәширов үзенең сайланма әсәрләреннән булган «Туган ягым яшел бишек» дигән китабына болай дип язып куйды да укып та бирде: «Төнлә белән бераз кәефле килеш әдәпсез рәвештә өегезгә килеп кергән тәрбиясез кешедән якты чырайлы, көләч чәһрәле хуҗабикә Фәридәгә ихтирам белән Г. Бәширов. 18 июнь, 1975. Казан, Волков урамы, йорт 21».

Менә шушы сүзләрдә Гомәр абыйның үзе генә түгел, ә бәлки бөтен татар халкының тыйнаклыгы, гореф-гадәтенә тугрылыгы, әдәп дигән нәрсәнең иң югары дәрәҗәсе аңлашылды да куйды инде.

Ә бит югыйсә заманында аның «Намус» романын теге башкисәр Сталин булып Сталин да русчадан укып чыккан, бәясен биргән, әлеге әсәрнең татар халкы, совет халкы өчен генә түгел, ә бәлки бөтен дөнья өчен әһәмиятле икәнен аңлаган, аңлата алган, аңа үз исемендәге премияне бирергә кушкан.

Дөрестән дә, озак та үтми, әлеге роман дөнья халыкларының әлләмә ничә теленә тәрҗемә итеп басыла, һәркайда татар халкының кешелек дөньясында мәгълүм бер кабатланмас урын алып торганлыгын раслауга, дәлилләүгә тагын бер этәргеч була.

Бу әсәр татар халкын тагын да югарыракка ирештерер өчен үзенә күрә бер күтәрәм булган ул. Мәшһүр Мәхмүт Галәүнең романнарыннан соң бу «Намус» романы татар халкының яшәү рәвешен сурәтләгән дәвам ул. Андагы Нәфисә татар җанлы һәркемнең газиз әнкәсе кебек укылды, уйга, күңелгә салып куелды. Шушының белән үк Гомәр Бәширов дәһшәтле соңгы сугыш чорында яза башлап, озакламый тәмамлаган әсәре белән дан казанды, әдәбиятыбызда шанлы урын яулап алды.

Аннары соң, һәрбер әдипкә хас булганча, аның йөрәкләргә очкын салырдай, яшәүгә өмет бирердәй, алдагының яхшы буласына ышаныч уятырдай бихисап хикәяләре, әдәби язмалары, мәкаләләре нәшер ителде, радиодан, телевидениедән чыгышлары булды. Шуннан соң ул үзенең «Туган ягым яшел бишек» дигән гаять үзенчәлекле, дөньядагы теләсә кайсы халыкның теләсә кайсы кешесенә, баласына аңлашылырдай мәшһүр әсәрен язып нәшер итте. Тәгаен, әгәр дә кемдер, кайчандыр бездән: «Сез кем?» дип сораса, һич икеләнмичә, шиксез-шөбһәсез рәвештә: «Менә без кем!» дип, шушы әсәрне дә кушучыбызга алып тәкъдим итеп булырдыр. Чыннан да, «Без кем идек тә кем булдык» дигәнгә иң төгәл җавап шушы әсәрдәдер. Хөр рухлы, саф әхлаклы ата-бабаларыбызның тумышларыннан алып гүрләренә чаклы ничек, нинди ваем, гамь белән яшәүләре, үзләренең мәңгелектән мәңгелеккәчә өзелмәс, югалмас юлларында ни кичкәннәре, кичәселәре шушы әсәрдә маяклы юл кебек сузылган да яткан инде ул. Шуннан соң Гомәр Бәширов киләчәгебезне кайгыртып, шуның хакына җан яшьләрен түккән шикелле итеп, «Җидегән чишмә» дигән ике китаплы романын язмаса да булыр иде. Тик әдип язмыйча нишләсен соң? Аның гомере халыкның киләчәк яшәве ич. Шуның хакына шушы өметләрен, ышанычын ахырынача җиткереп бетерер өчен олуг әдип Гомәр Бәширов тикмәгә генә 98 яшен яшәп, безнең бу XXI гасырга күчүне кирәк санамагандыр да. Ул нәкъ үз вакытында дөньяга килгәне кебек, ошбу дөньядан бакыйлыкка нәкъ үз вакытында күчә дә белде. Аның җәсәде куелган Г. Ка- мал исемендәге театр бинасы алдында бер төркем язучылар сөйләшеп торган идек. Шунда шагыйрь Мансур Шиһапов: «Әй, берәр доктор куеп, Гомәр абыйны йөз яшенә хәтле яшәтәсе авыр булды микәнни?» дип куйды. Гариф абый Ахунов, аның сүзен җөпләп: «Әйе шул, хөкүмәткә ни торган булыр иде инде ул?» дип җавап бирде. Ә мин шунда, тормышның ачысын-төчесен татыган шушы кешеләр арасында: «Гөнаһ булыр иде. Аллаһы Тәгалә кодрәтенә каршы бару гөнаһ», дидем.

Назад Дальше