Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Гаффар Ахат 5 стр.


Әйе инде, әйе: ишектән кергәнсең икән, шул ук ишектән чыга да белергә кирәк. Гомер кичү менә шул инде ул. Аны тартып-сузып булмый. Иң мөһиме ничек яшисең бит, кемгә нинди игелек кыласың да үзеңнән соң нинди маяк калдырасың. Әгәр дә инде, ни аяныч ки, узган XX гасырда татар халкы, аның киләчәге өчен иң зур гамәл кылганнарны саный китсәң, менә хәзер Гомәр Бәшировның ошбу дөньяга килүенә 100 ел тулган көннәрдә иң әүвәл аның онытылмас исемен атыйсы килә. Тукай, Такташ, Сәйдәш, Туфан, Хәким, Урманче, Сара Садыйкова, Яхин, Барудилар белән беррәттән.

«Әнә шул еракта балкыган якты нур безнең киләчәгебезгә ниләрдер вәгъдә итә, ниләргәдер ымсындырып, өмет чаткылары белән күңелләребезне җылытып тора иде». Бу сүзләр Гомәр Бәшировның «Туган ягым яшел бишек» романының соңгылары. Инде менә ул үзе дә, нәкъ шушылайча итеп, безнең киләчәгебезгә ниләрдер вәгъдә итә, ниләргәдер ымсындырып, өмет чаткылары белән күңелләребезне җылытып тора.

12 гыйнвар, 2001

КҮҢЕЛЕНДӘ ИЯРЛӘНМӘГӘН АТ ИДЕ

Сарман төбәге. 1984 ел. Гыйнвар. Авыл. Төн. Сүз.

 Нигә йокламыйсың инде, морза?

 Ә үзең, казый?

 Йомшак. Шул ирек бирми.

 Идәнгә төшеп ят.

 Килешмәс.

 Алайса, әйдә, тор, сөйләшеп керик.

 Ут кабызгычларын беләсеңме?

 Миңа төнлә ут кирәк түгел, Әмирхан абый.

 Дөрес әйтәсең. Ай бар ич.

Чыктык, сөйләштек, кердек, яттык.

Бу авыл өе иде. Бәлешләре ашалган, чәй эчелгән.

 Әмирхан абый, дидем, табынга әллә нәрсәләр килде. Син бөтенесен чемченеп авыз иттең.

 Онытмаска ул, онытмаска Казанга кайткач, үкенмәслек булсын, ие.

 Миңа нигә казый дидең әле?

 Маңгаеңа язылган. Сине Хәсән абый, Гомәр абый ошатты. Әдәбиятка мен, тик тәгәрәмә, ие Шатланган чагыңда кемнеңдер борчулы икәнлеген һәрчак истә тот. Кайгың барында исә синекенә караганда күп мәртәбә зуррак кайгылы кешеләр барлыгын онытма. Яшәү мәгънәсе шушында ятар, дип уйладым.

Тормыш, шулай ике яклы. Өченче ягы бар битарафлык. Әмма битараф кешеләр ахыр чиктә кайгылы кешедән дә бәхетсезрәк. Кояштай көлә, болыттай елый белүчеләр генә бәхетле.

Язучылар менә шушындый токымнан инде. Шуның өстенә шатлана һәм кайгыра белергә алар бүтәннәрне дә өйрәтә. Әмирхан ага Еники иҗаты тулысынча шушы максат белән сугарылган.

Әле укый белмәгән чагымда мин ике кинофильм караган идем. Гомеремнең иң беренче кинолары «Фанфан-тюльпан» һәм «Чапаев». Беренчесе күңелле, икенчесе кайгылы. Һәр икесе сине үзенә биләп алып кереп китә. Бигрәк тә «Чапаев». Шунысы кызык, минем өчен кино Василий Ивановичны дулкыннар үз кочагына алгач кына чынлап торып башланды шикелле. Китте «Чапай». Исән калган булса нишләр иде икән дигән хыяллар! Ә син үзең әнә шул хыял дөньясының кыл уртасында. Син ярга исән-имин йөзеп чыккан Чапайның үзе

Иң югары сәнгать сине язылганның үз кешесенә әверелдергән сәнгать икән.

Укый белә башлагач, бигрәк тә укыганны аңлый башлагач, үземне «герой» булырга кушкан китапларга үтә бер мөкиббәнлек белән карый идем. Төгәлрәге, укып бетергәч, сине үзенә ияртеп киткән китапларны. Ил азатлыгын яулап, чит-ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калыр алдыннан бер генә сәгатькә ата-анасын, туган-тумачасын күреп киткән яугир. Юк, аның хакында укыгач, мин аның ата-анасын бәхетсезлектә калдыра алмыйм, әйләнеп кайта идем! Сөйгән ярының җан бәһасенә торган тавышын тыңлый-тыңлый билгесез бер станциядә күзен мәңгелеккә йомган яралы сугышчы Юк, җырлаган кызның шифалы җыры тылсымлы рәвештә мине терелтә иде дә, торып, мин ул кызга каршы бара, аны таба идем! Халык кызы Ак әби «Юк, тормыш болай булырга тиеш түгел!» дим дә аны терелтәм, аның сандык тулы истәлекле әйберләрен инкыйразда, әлмисакта гына күрәсем килми. Килми!

Ә мин берәү генә түгел. Әмирхан ага Еники миндәй меңләгән, миллионлаган укучыны дулкынландыра, борчыта, уйландыра, хәрәкәткә әйди. Моңа ирешкән каләм иясен без яхшы язучы дип кенә түгел, ә бәлки мәңгелек остаз, дибез.

Әмирхан аганың һәр сүзе, һәр җөмләсе, һәр әсәре, чәчәк-үләннәрнең сут белән тулып торганы кебек, якты, зур максат белән сугарылган. Ул бәян иткән әдәби тормыш эчендә, төннән соң кояшның һичшиксез калкасына ныклы ышанычка охшап, тагын бер тормыш безнең күңел гел омтылып торган матур, бәхетле тормыш та балкый. Безне яшәү юлы буенча алып барасы мәсләгебезнең бер маягы олы җанлы Әмирхан Еники иҗаты булыр, һичшиксез! Чөнки безнең киләчәк максатыбыз хисләре белән ул бүген яши. Безнең йөрәкләребездәге ялкынлы максатлар, Сабан туенда беренче килергә ашкынып торган ат сыман, Әмирхан ага Еникинең сулмас-саргаймас иҗат болынында йөри. Маңгайларыбызга шул болын төсендәге яшел яулыкны төреп урыйк та иярлик әле атны, аннары мәйданга! Тормыш мәйданына! Күңелләребездә һәрчак иярле ат ятсын әле! Әмирхан ага теләгәнчә.

 Бер генә сәгатькә, дип әйтербездер әле әйтүен. Әгәр дә Әмирхан морза «Килегез» дип чакырса, барырбыз, барырбыз, барырбыз.

Ни комсомол, ни коммунист. Фәкать Еники генә. Әмирхан. Морза. Мәңгелеккә. Бер генә сәгатькә булса да Ак әбиләребез рәшәдә чалымланып торганчы.

Күрәсезме, рухыбыз чәчәк аткан болында тышауланмаган бер аргамак йөри. Әмирхан аргамагы. Безнеке. Татарныкы. Аңа ыңгырчак кидерә күрмәгез. Камытын шәп тарткан ат алтын ыңгырчакны сөйми. Көмеш тәңкәле эшлияне дә. Еникиле халыкның үз өммәтен, ниятен, дугасын, кыңгыравын Җир шарына Салават күпере сурәтендә салыр да куяр әле.

18 февраль, 2000

УЙЛАРЫНДА ЯШӘҮ ДИСБЕСЕ

(Татар халык язучылары Гомәр Бәширов һәм Әмирхан Еники белән әңгәмә)

Әхәт Гаффар

Халкыбызның үз, якын, сөекле, яраткан әдипләре, заманыбызның мактаулы, шөһрәтле, хикмәтле шәхесләре Гомәр ага Бәширов һәм Әмирхан ага Еники белән «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә булган әңгәмә, сүз кору, гәпләшү җайлы гына башланып, ипле генә төгәлләнде. Үз гайрәтен белеп аккан елга шундый. Әлеге язучыларга бирелгән сорауларны, җавапларыннан, сүзләре эчтәлегеннән аңлашылып торганга күрә, төшереп калдыруны мәгъкуль күрдем.

Әмирхан Еники. Соңгы вакытта тугандаш, ут күршеләр булган татар һам башкорт халыклары арасында өзеклек китте. Мөнәсәбәтләрнең киеренке булуы зарар итә. Халыклары дигәч тә, халыклар арасында түгел, юк. Бу сәяси нәрсә. Кемгәдер шулай кирәк.

Гомәр Бәширов. Яхшы нәрсә түгел. Халыклар тормышының, мөнәсәбәтенең кагылырга ярамый торган кануннары бар. Шуларны санга сукмау, яшәү тәгәрмәченә таяк тыгарга азаплану яхшыга илтми.

Әмирхан Еники. Шулай. Сәгыйть Агишның җеназасына көчкә өлгереп калган идем. Сәйфи Кудаш XX гасырның аяклы тарихы ул. Ниләр генә күрмәгән дә ниләр генә кичермәгән. Уртак шагыйрь. Беренче китаплары татарча чыкты. Аннары башкортча. Үз кешебез. Без аны әдәбиятыбызның зур бер әһеле буларак хөрмәт итәбез. Кемгә гаеп ташларга да читен. Моны башкортлар үзләре дә аңлап тора. Инде хәзер Сәйфи Кудашның вафаты уңаеннан низагны казып чыгарасы һич килми. Кайгыбыз тирән. Шуны башкорт халкы, әдәбияты, туган-тумачалары белән уртаклашабыз Мин аның белән сугыштан соң аралаштым 50 нче еллар башында. Серләр килеште, якынаеп киттек. Сүзгә юмарт булды, истәлекләре бай. Күп кеше күргән, күп аралашкан. Башкортның шигырь үлчәме татарга туры килеп бет- ми, шуңа күрә ул аларны яттан әйтә татарча әйтә иде. Ә бу тирәннән килә. 20 нче елларда Башкортстандагы газета-журналлар татарча чыга иде. «Сәнәк», «Яңа юл», «Яшь юксыл»лар. «Башкорт аймагы» мәҗмугасы ике телдә. Татар, башкорт әдәбиятын «Галия» мәдрәсәсе берләштереп торган. Аннан большевиклар да күп чыкты. Аларның да төрлесе бар иде бит Хәзер татар әдәбиятын да, башкорт әдәбиятын да укып белүчеләр аз. Безнең заманда күбрәк иде. Бер санаторийда булган идем. Ял итүчеләрнең 70 80 проценты татар, ә шунда татарча газета-журналлар юк. Очрашу үткәргәннәр иде. Күп сорауларга бик ачык мөнәсәбәтемне белдердем. Башкача ярамый да.

Гомәр Бәширов. Ярый, без картаябыз инде. Шушы арада кибеткә дип чыгып киттем. Карасам, акча янчыгымны онытып калдырганмын. Анысы онытылсын да ди. Ләкин халык мәнфәгатен, халык тормышын, ихтыяҗын, алдагы көнен онытырга ярамый. Шул исәптән халыкларның, аеруча тугандаш халыкларның тарихи багланышларын. Тормыш дисбе кебек бит ул. Аны ничек таратмак, чәчмәк кирәк, кайсы Мәрьям анасын алып ташламак кирәк?

Әмирхан Еники. Ә мин кибеттә таягымны онытып калдырганмын. Бусы яшьлек билгесе инде. Бер дә кирәге юк диярсең! Миңа былтырга хәтле «бабай» диюче юк иде әле. Аңынчы гел «абый» да «абзый». Шуның ише, халыклар да картаймый ул. Бигрәк тә, Гомәр абый әйткәнчә, аларның йолалары. Ике арага ясалма киртә куярга тырышу яман гамәл. Ни булса, шул булган инде. Шуңа күрә хәзер бөтен көчне киләчәкне уйлауга, шуны җайлауга, булдыруга, ныгытуга, котылгысыз, кагылгысыз итүгә салу фарыз.

Гомәр Бәширов. Миннән кайвакытны: «Язганнарыңнан мәгънә булдымы? Алар халыкка хезмәт иттеме? Итәрләр-ме?» дип сорыйлар. Ә бер профессор: «Хәзер «Намус» романы үткән нәрсә инде. Хәзер яңа әдәбият заманы», дип әйткән иде. Хаклымы соң ул? Һич юк, дип уйлыйм. Язучы теге фигура, бу фигура, хәзерге сәгать, бүгенге көн өчен генә язмый. Ул билгеле бер тарихи чорда, дәвердә халык кичергән язмыш турында яза, шуны киләчәк өчен тасвирлап калдыра. Әгәр дә әсәр эчендә халык тормышы, гаме, омтылышы, гореф-гадәте ачык гәүдәләнсә, андый әсәр белән киләчәктә дә кызыксынмый калмаслар. Моны тарих раслаган. Мин менә шуңа табынып иҗат иттем халык тормышыннан, халык өчен. Әсәрнең бөтен хикмәте, кыйммәте менә шунда. Әйтик, «Сиваш» повестендагы Шәмсине кая куясың? Татар баласы, үз хөрлегем өчен дип ышанып, утка-суга керә. Башта шул омтылышларына ирешмәделәрмени? Ирештеләр. Элек Казан губернасы гына булган җир Татарстан җөмһүрияте иленә әйләнде. Азатлык, мөстәкыйльлек өчен көрәшеп йөргән кайбер яшьләребездә мин бүген янә әнә шул Шәмсинең аңын, җанын күрәм. Шуңа сөенәм.

Әмирхан Еники. «Укырлар микән?» дигәнгә өстәп, минем болай җавап бирәсем килә: бөтен нәрсә татар теле, татар мәктәбе сакланып калуга бәйле. Әле күптән түгел генә Уфадан теплоходта татар укытучылары килгән иде. Очрашып сөйләштек. Балаларның татар әдәбияты үрнәкләренә мөнәсәбәте нинди? Ул үрнәкләрнең тәэсире нинди? «Әйтелмәгән васыять»не укыгач, болай дигәннәр икән: «Әгәр әни авырып китсә, баш очында гына утырачакмын».

Гомәр Бәширов. Безнең, иҗат кешеләренең, яшьләргә үпкәбез дә бар. Заман дигәнне, халык рухын, әдәбиятның вазифасын тар аңлыйлар. Бу нәрсә хәзерге кайбер каләм ияләренә, иҗат кешеләренә дә хас. Әдәбият, сәнгать акыл, җан, хис, йөрәк җимеше. Ә хәзерге ясалма нәрсәләрдә милләт рухы, халык моңы юк; алар халык күңеленнән алып, шуның күңеленә салырдай түгел. Ә чын җимеш үстерердәй бүгенге туфрак шактый уңдырышлы. Аңлый, кабул итә белергә генә кирәк. Советлар Союзының таркалуы, тоталитаризмның бетүе бу чын революция ләбаса. Яңа үзгәрешләр яңа традицияләр дә бирә. Бирер. Бервакытны Казан университетыннан студент кыз телевизордан болай сөйләгән иде: янәсе, бездә эротикага игътибар юк икән. Янәсе, шуның аркасында Европадан артта калабыз икән. Башта ул эротиканың ни икәнен үзен аңларга кирәк. Ул фәлсәфә. Тик төп нәрсә түгел. Ул тормышның бер кушымтасы, тормышка ияреп бара торган нәрсә. Без мөселман халыклар, ислам рухыннан. Безнең какшамаска тиеш булган оят хисебез, намус, вөҗдан җаваплылыгыбыз бар. Шуңа каршы барып кемгәдер иярергә тырышу безнең тормыш итү, яшәү кануннарыбызга ярашмый, нигезебезне какшата.

Әмирхан Еники. Сүзебезнең сәбәпчесе булган Сәйфи Кудаш һәм аның олы иҗаты янә шул әдәп, гореф-гадәт, рух ныклыгы сакчысы иде дә инде. Хәер, андыйларны санап бетермәле түгел. Тукай шундый булмаганмы? Мәҗит Гафури, Нәкый Исәнбәт? Сәйфи Кудаш үз көченә, талантына карап, һәр заманның сулышын, шулардагы буынның халәтен язып килде. Кыскасы, ул татар һәм башкорт әдәбиятларын, Уфа белән Казанны тоташтырып торган нык күпер иде. Аның Тукайны «Аллага сыенган шагыйрь» дип, миңа язган 34 битле хатын дулкынланмыйча, рухланмыйча, сөенмичә укып булмый. Ә заманында «Тукай дәһриме, түгелме?» дип, бәхәс куертмакчылар иде. Менә шундый шәхесләрнең уяулыгы аркасында халыклар арасында хөсетлек, дошманлык кузгала алмый да иде. Сәгыйть Агиш, Наҗар Нәҗми, Баязит Бикбай, Гыйлемдар Рамазанов кебекләрне ничек бүлгәлисең? Бүлгәләнү, таркалу булмасын өчен, Сәйфи Кудаш Казахстан далаларында булып, кайчандыр үзе укыткан шәкертләрен табып, күрешеп йөргән.

Гомәр Бәширов. Әйе, бүген без аның якты рухы, арабызда калган иман яктылыгы алдында баш иябез. Безнең белән башкорт туганнар да бик теләктәш калыр дип беләбез.

БЕР СЕРЛӘШҮ СЕРЕ

Ярлар үзе буенча аккан суны сагына. Шуның кебек, кайвакытны адәм баласы да үз тәненнән аккан канны сагынучан. Өч-дүрт ел элек язучылар бакчасы янындагы Аккош күлендә йөзәргә ниятләдек. Суга юлдашым эзеннән кермичә, янәшәсеннән үттем. Икенче адымда ук уң аягым табанын ләмдәге шешә пыяласы ярып җибәрде. Канны көчкә тыеп, йортка күтәрелгәч, Мөршидә апаны дәшеп алдык. Юата-юата, җылы тынын өрә-өрә дигәндәй дарулап (стрептоцид төймәләрен төеп), җәрәхәтне ипле генә бәйләгән иде. Гайшә-Фатыйма куллары бар диярсең! (Мөршидә апа дигәнем мәшһүр Сибгат аганың игелекле карчыгы инде.) Шул арада Хәсән Туфанның:

дип язганы аяк табаныннан йөрәгем аша гөрләп узгандыр шикелле тоелды.

Хәер, Сибгат аганың яраларны җөйләрдәй гамәлләре гомер бакый сулык-сулык тибеп торгандыр ул.

«Әхәтнең кайгысын уртаклашам. Газетада күрдем. «Лит. Россия» хикәясен басты, повесте «Казан утлары»нда чыккан, пьеса бара, иҗат бара. Күңеле төшмәсен.

С. Х.31/Х.77».

Әниебез вафатын Трускавецта укып белеп, Шамил Маннаповка язган хаты аша йөрәгем, җаным җәрәхәтен шулай җөйләп төзәткән.

Гадилеге белән бөек шагыйрь Сибгат Хәкимнең «Күңелем Ленин белән сөйләшә» дигән бик акыллы, фәлсәфи шигыре бар. Заманында ошбу әсәрне бәгъзеләребезгә ихластан үрнәк сурәтендә кабул кылган идек. Ни ди әле? Искә төшерик:

Әлеге шигырьне бүген инкяр итүчеләр дә бар. Янәмәсе, Сибгат Ленин белән сөйләшкән дә серләшкән. Ә югыйсә хикмәт шагыйрьнең үзендәге җан җәрәхәтен һич тә Ленинга бәйләтергә ымсынуында түгел бит. Аның уе әнә нидә ич. «Казан әле, Казан уянмаган». Йоклый. Шагыйрь генә уяу. Йоклыйлар. Яфрак белән яфрак кына сөйләшә. Ялгыз шагыйрь йокысыннан уянмаган Казанда сердәшләр эзли. Тик телсез яфраклар гына сөйләшә. Шагыйрь генә аңлардай телдә. Шуңа күрә ул таңда (таң көтеп) күңелендә Ленин белән сөйләшә.

Кайсы чәчәкләр? Татар халкының угыл, кызлары түгелме икән? Нинди җилләр? Шагыйрь яшәгән мохитнең «салкын» җилләр икәнлеге бөрештерердәй бәреп тормыймыни?

Бүген әйткән шикелле бит. Без үзебез узасы юлга аяк бастык сыман. Шуңа безне ил Татар Иле дәшә.

Шагыйрь шул рәвешчә әйтеп калдырган. Аның күңеле шуңа күрә Ленин белән сөйләшә дә. Шагыйрь күңеле исә тиктомалдан сөйләшми. Ул дәшә. Бәхәсләшә. Даулый. Яшереп, шигырь юлларын цензор сызмасын өчен яшереп. Ә халыкның һәрнәрсәне үз акылы белән эзләп табасына ышанган хәлдә яшереп. Юри-мүри генә шикелле итеп. Безнең капчыкта ятмаганын мутларча белеп.

Сибгат Хәкимнең күңеле Ленин белән моннан нәкъ дүрт дистә ел элгәре сөйләшкән 1959 елда. Ә 1975 елда ул инде үз заманында һичкем игътибар итмәгән дүрт юллы бер шигырен язган:

Бу көз ае. Трускавецтагы «Нафтуся» дигән җир асты суын (татарлар аны «Мәфтуха» дип йөртте) ул байтак эчте. Адам Мицкевич (17981835) поляк шагыйре, милли азатлык хәрәкәте эшлеклесе: украиннарның Тарас Шевченкосы (С. Хәким йөргән «Каштан» ашханәсе каршында һәйкәле тора), русларның Александр Пушкины, татарларның Габдулла Тукае инде. Шушы Мицкевич һәйкәле тарафында Сибгат ага Хәким үзенең азатлыкка сусынын баскан икән, ул анда да Ленин белән сөйләшкәндер, ничек кенә сөйләшкәндер әле! Анда каштан агачлары яфракларының серләшкәнен, каштан чикләвекләренең тып-тып өзелеп төшкәннәрен генә тыңлап йөрмәгәндер инде. Югыйсә тагын ун елдан соң 1986 елның 28 февралендә ул, сугышта алган яраларының инде төзәлгән җөйләрен ачыргаланып ерткандай итеп, бер хатында болай дип язмас иде: «Туфан Миңнуллинның Мусаның 80 еллыгы уңае белән язган мәкаләсен (12 февраль, 1986, «Лит. газета») укыгач, безнең әдәбиятта олы җаннар беткән икән дигән фикергә килдем. Муса үзе укыса, «Алтын чәч», «Моабит дәфтәре»н үткәнне аклар өчен яздыммыни дияр иде. Без, сугышчан татарлар, бабаларның «гөнаһларын» юар өчен сугышып йөрдекмени? Кайсы халыкның тарихта кимчелекләре булмаган. Хәзер шуларны актарып, 17 миллионлы газетада мескенләнү нигә кирәк? Моннан сиксән ел элек Тукай үз тарихы белән горурланган. «Рус җирендә без әсәрле, эзле без». Гаҗәеп, башыма сыймый. Нигә кирәк икәнен аңлый алмадым. Әллә Мостай Кәрим белән сүз куешканнар инде. Ул да шул ук газетада татарларга тибеп узды.

Назад Дальше