Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Гаффар Ахат 6 стр.


Зур шәхесләр татар әдәбиятының узганында яшәгәннәр икән. Безнең чорга ваклары гына калган, күрәсең».

Җавап шул гына. Бу шагыйрьнең җавабы гына түгел, ә бәлки васыяте. Безгә һәммәбезгә. Татарларга.

Шагыйрьнең кәгазьдәге һәр сүзе замананың зәһәр, хәтәр пыяласы кискән яра ул. Әнә шул ярадан шагыйрьнең кешеләрне яратып алсуланган каны саркый. Ә кешеләрнең шагыйрьне яратуы Кояшның Сөембикә манарасындагы Айны сискәндереп уятуына тиң.

Өмет кояшы алтынлаган чынбарлыкка сискәнеп багар чак. Бүген шагыйрьләрне Сибгат Хәкимне дә! тетрәнеп укымасаң, чорлар тәрәзәсе корымлы булыр.

Сибгат Хәкимнең дөнья белән серләшүе сере менә шунда, фәкать шунда.

Шигыремә даһи шагыйрь остазымның җавабын ишетәм күк:

30 ноябрь, 1999

КЫЙССАИ ГАРИФҖАН

Кичә татар халкы сөекле улларыннан берсен язучы Гариф Ахуновны соңгы юлга озатты. Татар гына түгел, ә бәлки Урта Идел халыклары, гомумән, Русиядә яшәгән барча халык аны белә, укый, ярата иде.

Күк йөзендә миллиардларча йолдыз яна. Шулардан юлчыларга (төньяк киңлектә) маяк булырдае берәү генә: ул Казык йолдыз. Аннары инде Җидегән йолдыз бар, әлбәттә, өстәп, Киек Каз Юлы.

Татар әдәбияты халкыбыз рухы өчен тоташлае белән Киек Каз Юлы ул. Ә шул галактикадагы Тукай, Бабич, Ибраһимов, Такташ, Исәнбәт, Җәлил, Туфан, Фатих Хөсни, Аяз Гыйләҗев, Зәки Нури, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Шәриф Хөсәенов, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиевләр иң якты йолдызлардан.

Инде менә шул кабатланмас язучыларыбызны, сәнгать әһелләребезне үз күңеленә, рухына җыеп, татар халкына юмарт рәвештә өләшеп бирер мәсләктә йөрәген яндырган бөек бер каләм иябезне, шәхесебезне, җор телле, гел көләч була белә торган кешебезне шәүкәтле Гариф Ахуныбызны бакыйлыкка озаттык.

Борынгы грек фәлсәфәчесе Сенека «Яшәү үләргә өйрәнү» дигән. Ә Гариф ага үз тормышының, иҗатының бөтен үрнәге белән «Язу үлемсезлек ул!» дип яшәде.

Әлхасыйл: сагыш басса күк күкрәр, җан ташыса яшен яшьнәр. Чатнаплар торып яшен ялтырады, күңел тәрәзәлә- рен калтыратып, күк күкрәде татарның халык язучысы Гариф Ахун вафат (урыны җәннәттә булсын). Ә бу әдип та- тар әдәбияты шәкертләре өчен үзенә күрә бер мәдрәсә, көллият, дарелфөнүн иде дә, аны белгәннәр өчен (белмәгәннәр өчен дә!) әдәби хәзрәт, имам, казый, ахыр килеп, гомере буена татар халкының тыңлаучан зиһенле, зирәк бер шәкерте иде.

Әдәби шөгыльчеләр өчен генәме соң? Юк! Игенчеләр, терлекчеләр, эшчеләр, укытучылар, җитәкчеләр өчен дә. Гомерлек шәкертлеге аның җелегендә иде, ә остазлыгы аны белгән һәркем тәнендәге йөз мең чакрымлы кан тамырлары капиллярлары буенча озын-озак агар әле, озын-озак

Арыш серкә очырганда басуга чыксак, белеп торыйк: бер серкәсе Гарифҗан аганыкы. Җир җиләге җыябыз икән, бер бөртеген аның рухына дип авыз итәбез.

Гариф Ахуновның Г. Камал театры бинасына куелган җәсәде янында Президентыбыз Минтимер Шәймиев әйткән сүзләр дә шуны раслый:

 Егерменче гасыр азагында мәдәниятебездә кайгы-югалтулар ешайды. Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники. Күңелдә бу исемнәр сүнмәгән, сүрелмәгән дә иде әле. Менә тагын Гариф ага безне калдырып китте. Халкыбыз рухында калдырган мирасы, әдәби хәзинәсе белән ул үзен онытмаслык итте. Гариф ага чыннан да халык язучысы иде «Менә миннән үрнәк алыгыз, мин халкымны шулай күрәм», дип язды ул

Чыгыш ясаганнар: Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р. Миң- нуллин, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Ф. Галимуллин, Фәннәр академиясе президенты М. Хәсәнов, Татарстанның халык шагыйре И. Юзеев, Арча районы хакимияте башлыгы И. Сабиров, рус язучысы В. Корчагин, «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең профком рәисе Г. Яруллин әдипнең кабатланмас дәрәҗәдәге зур язучы һәм халкыбызга киң билгеле җәмәгать эшлеклесе булганлыгын сөйләделәр.

Кем генә ни генә сөйләсә дә, Гариф Ахунов исеме аша, аның язмышы аша, хезмәте, шөгыле аша һәркем үз-үзен күргән кебек булгандыр.

Кем соң ул Гариф Ахунов? Әдип. Хикәяләр, повесть, пьеса, шигырь, романнар иясе. Шул әсәрләре белән халыкларның чәчен чәчкә бәйләгән асыл зат. Күпмедән-күпме халыклар арасында татар халкының тулы вәкаләтле илчесе.

Болыннарда язын үлән үскән чакта, чәчәкләрне сыйпый-сыйпый, язучы Гариф Ахуновның Йөзлебикәсе һәрберебез өчен хәл алып утырадыр кебек. Кояш чыгышы мизгелендә һәр мәчетебездән күмәк азан әйтелгәндә, мең мәкамнең берсен аның Габбас хәзрәте әйтәдер шикелле.

Арча төбәгендәге Өчиле авылында дөнья күргән бәп-бәләкәй Гарифҗан, шулай татар халкын биш кыйтгага таныткан тургайдай, каләм ияләренең сандугачы була белде.

Дөнья тәмам тарайган мәл иде. Ә ул исә мәгърур фанилыгыннан тыйнак бакыйлыгына барышлый һәммәбезнең күзен ачып китте.

Гарифҗан Ахунҗан улы Ахуновның җәсәде кичә үзе туып үскән ягында Арча зиратына бертуган апасы белән янәшә җирләнде.

4 июнь, 2000

ПӘЙГАМБӘР АБЫЕБЫЗ

Ничектер бервакыт мин аны Мөхәммәт абый Мәһдиевне «Пәйгамбәр абый» дип атаган идем. Пәйгамбәребез дә Мөхәммәт атлы бит, ул да Мәһди. Менә шуннан килеп чыккандыр инде. Әлегечә атау аңа ошады шулай дигәндә һәрчак моңсу гына елмаеп куя торган иде.

Ни аяныч, Пәйгамбәрләр якты дөньядан иртә китә. Тик алар һәрвакыт үзләре юл күрсәткән, хезмәт иткән адәми затлар белән кала, мәңгелектә кала. Мөхәммәт абыйның үзенчә әйткәндә, «кеше китә җыры кала».

Инде менә ул да китте. Юк, китмәде, моңа ышанып җитеп булмас шикелле, моңа ияләшеп, күнегеп булмас, ул юксындырыр, тәмам җирсетер әле. Үзе, сүзе, яшәвенең мәгънәсе белән, какшамас иманы, җылы бөркеп торган, тынычландыра торган көндәлек үрнәге белән.

Июньнең 14 нче көне чәршәмбе көне иде. Мөхәммәт абыйның җеназасы куелган машина, аны дөньяга китергән туган авылы Гөберчәккә кадәр озатып баручы матәм олавының эзләре суынырга өлгердеме, юкмы икән, Казан күгенең күз керфекләре йомылды: нәкъ Арча ягыннан күтәрелгән кучкыл болытлардан, шыбыр-шыбыр килеп, эре-эре яңгыр тамчылары коелды. Ул да түгел, төнге 12 ләр тирәсендә күк йөзе тагын да шул Арча тарафларында яшьнәгән яшеннәр балкышы белән тулды. Адәм баласының вафаты, җирләнгәне соңында яңгырмы, кармы явуын кешенең изгеләрчә яшәвенә юрыйлар.

Вафаты хакында хәбәр иртән генә билгеле булуга карамастан, Татарстан хөкүмәте вәкилләре Ренат Харис, Илгиз Хәйруллин, Марсель Таишев, Ислам Әхмәтҗанов, әдәбият-сәнгать әһелләре, аның күп санлы шәкертләре, әсәрләрен укучы хезмәт ияләре ул яшәгән яңа йорт янына җыелды. Йөзләрдә матәм уе, күзләрдә кайгы төсмере. Бер-беребезгә сак кына кул бирештек, тыйнак кына хәбәрләштек, сөйләштек.

Әнә аның хатыны Лилия ханым, кызы Гәүһәр, улы Искәндәр. Әнә аксакал әдипләребез, чын мәгънәсендә халкыбыз язучылары Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, дуслары, шәкертләре

Ә аны инде Арча ягы туган авылы Гөберчәк, укыткан авылы Казанбаш, туганнары, район хакимияте вәкилләре, дуслары көтә. Зиратта үзе билгеләп куйган мәңгелек йорты урыны Ә бакчалары башына үзе утырткан сирень, миләш куаклары, имән, өрәңге агачлары аның назлы карашын, игелекле кулларын тоймас инде. Тик озын-озак итеп чәчәк атарлар, җимешләрен бирерләр әле. Ул, башын горур тотып, минем Васильеводагы бакчам сукмагына да төшмәс инде, йортыбызда дөнья хикмәтләрен сөйләмәс.

Аның каруы җир йөзендә ул су эчкән чишмәләр, ул йөзгән диңгезләр, ул буйлаган шәһәрләр, илләр, ул яраткан җырлар кала калды инде

«Пәйгамбәр абыебыз»ның кешеләрне яраткан йөрәк тибүе, үзенә иярткән иманы, хакыйкатьтән башканы белмәгән Тукайча сүзе, игелекле, какшамас рухы, ирләрчә холык-фигыле Кояш белән Җир арасында, халкыбыз исән-имин чагында мәңге яшәр.

16 июнь, 1995

ҮЛЕМСЕЗ ТУКАЙ

(Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов белән әңгәмә)

 Гариф абый, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 110 еллыгы якынлаша. Тукай хакында Сезнең уйларны беләсе иде. Сез бит аның 90 еллыгын Бөтенсоюз комитеты төзетеп уздырган әдип. 100 еллыгы да Сезнең катнаштан башка узмады.

 Дөнья әдәбияты Тукай язмышыннан да фаҗигалерәк язмышны белми. Тоташ ятимлек. Нибарысы җиде ел иҗат! Беренче урыс революциясе аны шагыйрь иткән, Столыпинның кара реакция еллары кабергә илтеп тыккан. 1913 ел. Аңа егерме җиде яшь. Лермонтовка да, Мартынов пистолеты төбәлгәндә, нәкъ шул яшь була.

Тукайны укыганда, хәйран каласың: сәламәтлеккә дә туймаган ябык кына, кечерәк кенә буйлы бу кешегә шулкадәр рухи бөеклек каян килгән? Күрәсең, халыктан, халык белән берегүдәндер. Табигать Тукайга бөек талант биргән, ләкин иң бөек талант та шулкадәр аз вакыт эчендә ун мең юл шигырь, илле табактан артык чәчмә әсәр язып калдыра алмас иде. Дөньяның барлык зур шагыйрьләре кебек, Тукай да халык акылы, халык зирәклеге, халык язмышы белән яшәгән һәм халык моңы тудырган җәүһәрләрне алмаз урынына алган, халыкның үзенә бриллиант итеп кайтарып биргән.

Безнең әдәбиятта Тукай иҗаты биек бер тау булып күтәрелеп тора. Чөнки Тукай үз халкының рухи үсешендәге югары гәүдәләнеш ул. Тукайның тормышы күз яшьләре белән, ачынып көлү белән, фикер һәм җыр белән тулы тормыш. Аның кабатланмас батырлыгы, тынгы белмәс акылы, дөньяны колачлап алган аңы, үз заманындагы буржуаз җәмгыятьнең бозык якларын, әдәби халтурщикларын, ялагайларны, адым саен милләт исеменнән кычкырып йөргән бушбугазларны аяусыз камчылау, халыкның аңы үссен өчен көрәшү, балалар дөньясын тылсымлы әкиятләр аша ачып бирү, хатын-кыз иреге өчен сугышу, өзлексез алга омтылган тирән акыл

Тукайны мин шулай аңлыйм.

 Бик рәхмәт мондый бәягезгә. Инде килеп, Сез, Гариф абый, 20 серияле Тукай фильмында сценарист буларак катнашасыз дип ишетеп киләбез. Ул фильмның хәле ничек? Анда Тукай язмышына бәйле яңалыклар бармы?

 Иң әүвәл ни өчен мин бу фильмда сценарист буларак катнашам? Шул сорауга җавап биреп китәсем килә. Минем әсәр буенча «Габбас хәзрәт» фильмын талантлы актёр һәм режиссёр Әхтәм Зарипов эшләде. Зирәк акыллы, хыялга бай бу иҗатчы минем күңелемә хуш килә. Миңа аның принципиальлеге, дөньяны үзенчә күрә белүе ошый. Зарипов миңа Тукай фильмында сценарист буларак катнашырга тәкъдим итте, мин бик теләп риза булдым.

 Гариф абый, сценарист буларак, Сезнең фильмда катнашуыгыз ни дәрәҗәдә?

 Әхтәм Зарипов белән бергәләп без фильмның җиде сериясенә сценарий яздык. Ул «Каргышлы балачак» дип атала. Тукай туганнан башлап кына түгел, аның әтисе Мөхәммәтгарифның шәкерт чагыннан ук башладык эшне. Бу дәвердә Казан артында тормыш бик тә фаҗигале, татар халкын көчләп чукындырырга азаплану, баш күтәрүләр, чуалышлар, халык хәрәкәтен кан коюлар аша бастырулар, патша сатрапларының җәбер-золымы белән тулып тора. Тоталитар система заманында боларны күрсәтү тыела иде, үзгәртеп кору заманында үз фикереңне халыкка җиткерергә мөмкинлек бирелде.

 Әхтәм Зарипов белән Сездән башка тагын кемнәр сценарий язуда катнашты? Гомумән, киносценарий язу роман язудан кыенракмы, ансатракмы?

 Сорауның икенче өлешенә шундук җавап бирәм: иҗат эше гомумән, авыр эш. Биредә, табигать биргән сәләттән тыш, синең, Әхәт каләмдәш, үзеңә дә мәгълүм, зур җаваплылык тоеп эшләү, бөтен барлыгыңны шул сәнгатькә багышлау таләп ителә. Ә киносценарий язуга килгәндә, татар әдипләре өчен ул чамадан тыш авыр хезмәт. Пьесада диалог кына бара. Персонажларның сөйләү алымнарына, фикер йөртүләренә карап, режиссёр һәм актёр геройларның характерын билгели. Романда автор үз геройларының холкын аларның сөйләү рәвешләре белән дә, портретлары белән дә, уңай яки тискәре персонажга турыдан-туры бәя бирүе белән дә ача килә. Киносценарий, пьеса жанрыннан үзгә буларак, авторның нинди тональность нәфислек яки кырыслык, кискенлек яки салмаклык, изгелек яки явызлык салуына бәйле. Киносценарийны укыган чакта ук инде режиссёр авторның нәрсә теләвен, кемгә мәрхәмәтле, кемгә мәрхәмәтсез булуын күрә ала. Әмма ул мәрхәмәтлелек геройның зур булып тууы, әлбәттә, әдипнең талант дәрәҗәсенә бәйле.

Тукай фильмында Әхтәм белән миннән башка Туфан Миң- нуллин, Ризван Хәмид катнаша. Берсе аның Туфан Миңнуллинны әйтәм мәшһүр драматург, икенчесе Ризван Хәмид шулай ук талант иясе. Алар иҗат иткән әсәрләрнең моңарчы уңышсызлыкка очраганы булмады әле. Бу юлы да, шөкер, үзләрен акларлар.

 Тукай фильмы тулаем кайчан тәмамлана?

 Анысын режиссёр Зарипов белә дә, Татарстан телевидениесе әйтә ала. Минем аңлавымча, фильмның беренче өле- ше «Каргышлы балачак» Тукайның 110 еллыгында экраннарда күренә башлавы ихтимал.

5 апрель, 1996

ОЛУГ МӨХӘММӘТ

Үзеңә кадәргеләргә ихтирам аларның каһарманлыгын дәвам итүдән, алар кылган гамәлләрне онытмаудан һәм дәвам итүдән гыйбарәт.

Л. Н. Гумилёв

Ошбу әйтмешне тикмәгә генә искә алып, бу язманың маңгаена куймадым. Чөнки Лев Гумилёв без татар халкы турындагы хакыйкать өчен җан аткан мәшһүр затларның берсе булса, әйткән әлеге сүзләре Мөхәммәт Мәһдиев кебек асыл кешеләребезнең кылган гамәлләренә бик туры килеп тора.

Очсыз-кырыйсыз тарихыбыз гавамында халкыбызның иман Кәгъбәседәй ике олугыбыз булган инде: Мөхәммәт пәйгамбәребез белән борынгы ханыбыз-юлбашчыбыз Олуг Мөхәм- мәт.

Әлбәттә, алар белән Мөхәммәт Мәһдиев арасы бик ерак. Шулай да, шулай да без үз заманыбызда бөтен халкыбызны мөкиббән иткән әлеге язучыбызны бүген дә, буласы көннәрдә дә кабат-кабат яд итәрбез әле.

Ни өченме? Чөнки ул, чәчмә әсәрләрен яза башламас ук, әллә ниткән мәкаләләрендә үк без болгар-татарларның, безнең мәгърифәт әһелләребезнең кемнәр икәнен, халкыбызның гаять укымышлы икәнлеген тора-тора яза иде.

Мин бу абзыйны, студент чакларымда күрсәм дә, ишетеп кенә белә идем әле. Мин ул чакны журналистлар факультетындагы әтәчләрнең берсе. Тулай торактагы егет-кызлар, татар теле бетә, дип җан атып йөриләр. Мин ул чакны китапханәләрдән башым чыкмый укып ятам. Икенче курстан ук Татар радиосының күпмедер мәгълүм бер кешесе идем инде. Ул вакыт Яшьләр тапшыруы редакциясе мөхәррире Фарсель Зыятдиновның ниндидер бер ышанычлы әйтте исә үти торган бер малае. Шунда йөргәндә, Мөхәммәт абый белән очрашып, сөйләшеп торганнарым исемдә.

Юк, мин аның лекцияләрен тыңлаган малай түгел. Ул чагында татар бүлегендәге лекцияләр, кичәләр миңа ят иде. Чөнки мин русча журналистикада укыйм. Укыйм да эчтән генә әйтеп йөрим инде: күрерсез әле, күрерсез.

Берзаманны остазым аңа Муса Җәлил турындагы курс эшләремне укып та тормастан «бишле» генә куеп барган кеше каһарман Гази агабыз Кашшаф чәй дә эчә белмәгән урыс-марҗаларга гаҗәеп бер сабак бирде: уңнан сулга таба теләсә нинди сүзләрне күз иярмәс җитезлек белән яшен яшьнәве тизлеге белән кара тактага шултиклем дә языплар күрсәтте ки, миннән калган һәркем «Аһ!» итте.

Ә минем исне китерә алмый инде. «Болай да билгеле ич инде!»

Шундый «болай да билгеле ич инде» дигән сабакны миңа берзаманны Мөхәммәт Мәһдиев тә бирде.

1968 ел. Март. Моның Вакыйф Нуруллин повесте белән бергә 1968 елның март аенда «Без кырык беренче ел балалары» дигән повесте нәшер ителде. Гариф Гобәйнең «Замана балалары»ннан соң мине шаккатырган әсәрләрнең берсе. Бу вакыт, әйткәнемчә, күпмедер әҗер хакына татар радиосыннан аны-моны сөйләп йөргән вакытым. Моның белән сөйләшеп, микрофонны авызына терәп сөйләттермәкче идем. Факультетыбыз коридоры буенча килә. Безнең монда кыл уртадан йөргән чагыбыз. Ә бу дивар буенча гына бара. Гозеремне белдергәч:

Назад Дальше