Кымызны ул заманда сайлап эчә идек. Нинди авылдан, кайсы агайның яки җиңгәйнең кымызы бу тәҗрибәле кешеләр шуны иң элек белергә тырышалар. Үзенә күрә хикмәте булгандыр инде. Уфадан киткәндә, Сәгыйть мәрхүм миңа, гадәтенчә шаяртып: «Син, Әмирхан дус, Дәүләкәнгә кайткач, кымызның председательгә дип калдырганын сорап эч, аларга һәрвакытта бары яхшысын гына калдыралар», дигән иде. Яхшы кымыз, мәсәлән, кылганда йөргән биядән була, диләр. Савып алгач, бия сөтен гөбедә күпме пешеләүнең дә әһәмияте бар, диләр. Яхшы кымыз артык кырку да, бик төче дә булмый, эчкәч, тамак төбендә каймагы утырып кала, кикергәндә әчесе борынны тәмле генә ярып чыга. Күп еллар узса да, әнә шулай сакланган хәтердә яхшы кымыз Безнең үзебезгә аны бер агай Акколайдан китерә торган иде. Әйе, кайчандыр элек күп иде кымыз, ләкин, ничаклы күп булса да, ул иң тансык эчемлек һәм кадерле сый булып санала иде.
Ә хәзер юк, беткән Бер яктан, бу хәлне аңларга да була. Билгеле ки, үткән сугышның коточкыч авырлыгы атларга да килде. (Ниләр генә күрмәй ир башы менән ат башы, дип җырлый башкорт үзе дә.) Авылларда ат көче җитмәгәч, үгезләрне, хәтта сыерларны эшкә җиктеләр. Ә савым бияне авыр эшкә җигәргә ярамый бит, шулай булгач, кымызның бетеп, онытылып торуы гаҗәпмени?!
Ләкин мин кайтып йөри башлаган чакларда, кымыз булырга тиеш иде инде (сугыш бетүгә дә ун еллап вакыт узды), кайбер авылларда бар, ясыйлар икән дип тә ишеткән идем, әмма стаканны яртылаш ак күбек белән тутырып, эчеп кенә җибәрергә туры килгәне юк әле
Шулай да мин нәфесне котыртып торган бу салкын кымызга бер баттым батуын. Икенче кайтуымда булса кирәк, без Гомәр белән икәү көймәдә генә тагын Көрмәнкәйгә Хәмитне күрергә бардык. Гадәттәгечә, Хәмит үзе дә, хатыны Сәгыйдә дә безне бик җылы-якты каршы алдылар. Исәнлек-саулык, хәл-әхвәл сорашканнан соң, тиз генә самавыр да куелды, учак та ягылды, ә Хәмит, сезгә кымыз алып килим әле, дип, ашыга-ашыга ферма өенә китеп барды. Шактый ук югалып торды хуҗабыз, әмма бик борчылып, буш кул белән кайтып керде. Кемдер инде, ферма мөдиреме, завхоз тиешле кешеме, Хәмиткә, кырт кисеп: «Прсидәтел рөхсәтеннән башка бер шишә дә бирмим!» дигән. Шуннан Хәмит председательне эзләп киткән таба алмаган, яңадан әлеге кешегә килеп, төрлечә әйтеп, ялварып караган, әмма юк, һич кенә дә тегене күндерә алмаган «Ерактан кайткан кунагым өчен дип ялвардым үзенә, ди Хәмит, үрсәләнеп. Тыңламады бит, мөртәт, тотып ватасыңмыни ул сабаканы!» Ярый, хәерле булсын, дидек без, Хәмитне юатып, эчмәгән кымыз түгел, монда болай да сыең җитәрлек! (Хәлбуки инвалид колхозчының шушындый чакта үз колхозыннан бер шешә кымыз да сорап алалмавы, әлбәттә, аянычлы хәл иде. Тыштан сиздермәсәк тә, моңа безнең дә кәефебез кырылды.) Шуннан соң юмарт күңелле хуҗаларыбызның чәен эчтек, мәен дә эчтек, изү чишеп, тирләп ашларын ашадык. Аннары кырга чыгып йөрдек, Көрмәнкәй тавына менеп, Дим буйларына карап утырдык. Көрмәнкәй тавының исеме бар икән элек мин моны белми идем: Иван-сәй тавы, имеш! «Ни өчен мондый сәер исем?» дип сорагач, Хәмит болай аңлатты: кайчандыр борын башкортлар шушы тау башында килешеп, күпмедер җирләрен русларга чәйгә алмашып биргәннәр, янәсе. Чынмы, ялганмы Хода белсен, әмма Иван-сәй тавының икенче ягында, Димнең бик матур борылып килгән җирендә, кечкенә генә рус авылы әле дә бар, күренеп үк тора. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсе килә: башкортлар элек читтән килгән халыкларга зур су буйларындагы җирләрен сатмаганнар һәм бирмәгәннәр. Мәсәлән, Димнең урта агымында бер татар авылы да юк, барысы да читтә, ләкин рус авыллары сирәк кенә булса да очрый. Ихтимал, алар Столыпин вакытында килеп, утырып калганнардыр
Кояш шактый авышкач, без көймәбезгә утырып, агым түбәненә җиңел генә ишә-ишә, әйләнә-юньдәге хозурлыкка сокланып карый-карый, Дәүләкәнебезгә кайтып киттек. Икенче көнне якшәмбе иде базар көн икән. (Элек базар сишәмбе көнне була торган иде.) Онытмас борын шуны әйтим: бу кайтуымда инде мин яңа гостиницага төшкән идем. Шул ук базар мәйданы янында ук (дөресрәге, элекке Марҗа базары10каршысында гына) ак кирпечтән салынган ике катлы озынча йорт, ике катында да тезелеп киткән номерлар, арада мөһимрәк кунаклар өчен бер урынлысы да бар менә миңа да шундыен биргәннәр иде. Иртән торып, якындагы ашханәгә кереп тамак ялгап чыккач, мин базарны да бер әйләнергә булдым. Хәзерге базар ул элекке зур мәйданның урта бер җирен койма белән әйләндереп алган иркен генә урын шунда кибетләр, ларёклар, ике озын гына такта лапас, берсендә ит-май, икенчесендә катык-сөт саталар. Нэп заманындагы базарлар турында сүз булачак әле, ә бүгенге базар шактый ярлы-сүлпән иде, тирә-як авыллардан килгән халык та аз, алар китергән азык-төлек тә күп түгел иде. Һәм, әлбәттә, кымызның да исе дә юк иде (Көрмәнкәй бичәләре дә хәзер кымыз урынына, көянтә башына элеп, бирегә сөт-катык кына китерәләр икән.) Кыскасы, базарны мин бик тиз әйләнеп чыктым. Шуннан нишләргә?.. Кайткан саен бер эшем ул да булса Дәүләкән урамнарында таныш йортларны карап, үткәннәрне искә төшереп йөрү иде. Бүген дә менә шул гадәтемә буйсынып, тимер юл яръягына чыгып йөрергә булдым.
Тимер юл Дәүләкәнне урталай кисеп уза. Дим агымына карап әйткәндә, юлның уң ягында кайчандыр башкорт, татар, рус торса, сул ягында күбрәк немецлар тора иде. (Башкорт юк, татар бик аз, руслар да күп түгел.) Шуңа күрә ул якны, без үскән чакларда, «Нимич ягы» дип йөртәләр иде. Ул якта таза, матур йортлар, матур бакчалар күп иде, хәер, Дәүләкәннең үткәне турында миңа сөйләргә туры киләчәк әле. Бүген исә мин тимер юллар аша атлый-атлый шул якка «Нимич ягы»на чыгып киттем Чыккач та анда, юлларга каршы, немецлардан калган беркатлы таш йортта райком бинасы. Кинәт уема килде, туктале, мин әйтәм, кереп чыгыйм, секретарьлардан берәрсен очратып булмасмы?.. Урам ишектән кердем, эчкәре уздым, тынлык, берәү дә юк кебек, ләкин бар икән беренче секретарьның алгы бүлмәсендә бер кыз бала машинкасын әкрен генә тыкылдатып утыра. «Хуҗа үзе мондамы?» дип сорадым. «Монда», диде кыз. «Керергә рөхсәтме?» Кыз мине белә иде инде. Шулай да ул башта үзе кабинетка кереп чыкты, аннары миңа рөхсәт итте.
Ул елларда, ягъни илленче елларның ахырында алтмышынчы елларның башында Дәүләкәннең беренче секретаре таза, киң җилкәле, ир уртасы кеше иптәш Тартыков иде. (Соңыннан аны Уфага авыл хуҗалыгы министры итеп күчергәннәр дип ишеттем.) Иптәш Тартыков безнең Татарстанда да күпмедер торып, эшләп киткән кеше икән. Ул мине әйбәт каршы алган иде. Бу юлы да ачык йөз күрсәтте, урыныннан торып кул да бирде. Утырдык, сөйләшеп киттек. Сүз башы итеп дигәндәй, мин иптәш Тартыковның якшәмбе көнне дә райкомга килеп утыруына бераз гаҗәпләнү белдердем.
Нишлисең, өйрәнелгән, гадәткә кергән, диде ул, ике кулын җәеп. Срочный эш булмаганда, бөтен аппаратка ял бирәм, ә үзем менә өйдә утыра алмыйм, киләм шушында аулакка!..
Шулай башланып китте безнең әңгәмә. Сүз нәрсә турында? Билгеле инде, беренче секретарь белән перспектива киләчәк турында. Иптәш Тартыков менә шул хакта бик мавыктыргыч итеп сөйләгән иде. Күп еллар узганнан соң мин аның сөйләгәннәрен хәзер инде искә төшерә алмыйм, ләкин шулай да ике моменты ничектер хәтердә сакланып калган. Берсе тугайларны сөреп, кукуруз чәчү мәсьәләсе иде. Мин, бераз килешмичәрәк, тугайлар печән бирә бит, элек Дим буйлары печән чүмәләләре белән чуп-чуар була торган иде, дигәч, ул көлемсерәп, балага аңлаткандай, тугайда печән уңышы бик түбән булуын, кукурузның ике-өч мәртәбә күбрәк уңыш бирүен төшендерде. Билгеле, мин аңа ышандым, чөнки бу кукуруз «һөҗүме» башланган еллар иде, аннары бөтен ил күләмендә җәелгән «һөҗүм»нең инициаторы кем икәнлеге дә миңа бик мәгълүм иде.
Икенчесе Дәүләкәннең үзе турында сөйләгәндә, иптәш Тартыков якын киләчәктә тугызар катлы йортлар салыначагын әйтте. Моңа да мин шактый гаҗәпләндем, Дәүләкән кебек кечкенә шәһәргә андый биек йортлар нигә кирәк икән дип уйладым. (Уфаның үзендә дә тугызар катлылар ул чакта яңа гына салына башлаган иде.) Ләкин күңелемдәге шигемне әйтеп тормадым. Хикмәте бардыр, җитәкчеләр белмичә эшләмиләрдер, дидем эчемнән генә, хәтта әле Дим өстенә карап тезелгән биек йортлар Дәүләкәнне бик матурлар дип сөенеп тә куйдым.
Минем яхшымы-начармы бер гадәтем бар, җитәкче кеше янына керсәм, вакытын күп алмыйм дип борчыла башлыйм. Менә хәзер дә мин сүземне чикләп, рәхмәтемне әйтеп кузгалырга булдым. Иптәш Тартыков та артык кыстамады, ләкин кайчанрак китүем белән кызыксынды, тагын шулай кергәләргә кушты. Шул чакта, инде урыннарыбыздан торгач, минем ничектер тәвәккәлләп беренче секретарьга әйтәсем килде:
Сез гаеп итмәгез инде, дидем, мин әле бер нәрсәгә аптырап торам.
Әйтегез, нәрсә икән ул?
Әллә ни зур нәрсә түгел, ләкин шулай да дидем мин, әз генә икеләнеп. Эш шунда, Казанга кайткач, якын дуслар миннән: «Дим кымызын эчтеңме?» дип сораячаклар. Эчтем дисәм, ялганлау була, эчмәдем дисәм, ышанмаячаклар.
Әлбәттә, ышанмаслар!
Ләкин юк бит Дәүләкәндә кымыз юк. Хәтта Көрмәнкәйдә дә булмады.
Ник булмасын, бар, табабыз аны! диде иптәш Тартыков катгый рәвештә, һәм шунда ук телефон трубкасын алды. Кем бу? Синме?.. Давай, тиз генә монда кил әле Бер эш бар.
Озак та үтмәде, озын буйлы бер егет кабинетка килеп тә керде. Бу райкомның өченче секретаре икән.
Гараждан машинаны алып чык, диде Тартыков аңа. Менә иптәш Еникеевне утырт та Көрмәнкәйгә сыздыр. Безобразие, безгә кунакка кайтып, кымыз да эчми китсә, ояты кемгә?! Абдуллиннан кәрзине белән алып бир!
Була ул! диде озын егет өлгер генә.
Шулай итеп, мәсьәлә бик оператив хәл ителде, һәм миңа кабатлап рәхмәт әйтүдән башка эш тә калмады. Ә бер биш-ун минуттан без киндер түбәле «газик» машинасында Көрмәнкәйгә китеп тә бардык. Элек, мин малай чакта, Дим күпере «Якир» буасыннан аз гына түбәнрәк иде, ә хәзер шактый еракка күчкән икән. Шул сәбәпле күп кенә җир әйләнеп, урап барырга туры килде. Көрмәнкәйгә җиткәч, машина туп-туры выжлатып авыл читендәге ялгыз кымыз өенә барып туктады. Егет машинадан төшүгә, өйдән эшләпәле бер агай килеп чыкты.
Әзер кымызың бармы? дип сорады егет аңардан, бернинди кереш сүзсез.
Агай каушабрак калды:
Ни бит, кем иптәш, прсидәтелдән башка
Әйдәле! диде егет, аның сүзен бүлеп, һәм беләгеннән тотып, өйгә алып кереп тә китте. Мин мыштым гына үз урынымда утырып калдым.
Өч минут та үтмәгәндер, агай бер кәрзин кымызны көчәнә-көчәнә күтәреп чыкты да машинаның йомшак урындыгына әйбәтләп кенә куйды.
Булды бу, диде егет, рульгә утырып һәм, борыла төшеп, миннән сорады: Инде кая, Дәүләкәнгәме?
Юк, дидем мин, монда минем бер дустым бар, шуңа илтегез.
Кем ул?
Хәмит Акбердин.
Өен беләсезме?
Беләм.
Киттек, алайса!
Һәм күз ачып йомганчы Көрмәнкәйнең тип-тигез урамыннан Хәмит өенә барып та җиттек. Әйтәсе дә түгел, егет «газик» машинасын авыллар арасында виртуозларча йөртергә тәмам өйрәнеп беткән икән. Иң мөһиме шома йөртә, бәла-казасыз, һәм мине дә туп урынына чөеп азапламады. Кымызны да кәрзине белән егет үзе өйгә кертте. Хәмит ишегалдында йөри иде, бу хәлне күреп ул да шактый аптырап калды.
Ничек булды әле бу?
Булды инде, мин әйтәм, синең белән миңа райком күчтәнәче, беләсең килсә!
Егет шунда ук кире китмәкче иде, ләкин без аны җибәрмәдек. Кәрзиндә егерме шешә кымыз, ничек эчеп бетермәк кирәк?! Җыйнаулашып өйнең түр ягына кердек, утырыштык. Хәмит стаканнар китереп куйды, һәм без сагындырган тансык кымызны (һәрхәлдә, минем өчен) тәмләп кенә эчә дә башладык. Кымыз әле яшь иде, шуңа күрә сүс бау белән бәйләгән бөкесен чишеп ачканда, кинәт котырып китеп атып маташмады, бары тик җәһәт кенә күтәрелеп, күбекләнеп, күпереп кенә стаканнарга тулды. Әмма яшь булса да, эчәр өчен өлгергән иде инде. Әчкелтемрәк куәте борынны да ярып чыкты, ә каймагы тамак төбенә дә ягылып калды. Агиш мәрхүм әйтмешли, председательнең үзенә диебрәк әзерләнгән булса кирәк.
Беренче стаканнардан ук һәйбәт кымыз кузгаткан, инде онытыла да язган үткәннәрне искә төшерә башладык. Бар иде заманнар, бу авылның һәр йортында диярлек бия бәйлиләр иде. Көрмәнкәй бит ул, тимер юлга якын булганга күрә, һәр җәен кымызчылар килеп тула торган шактый ук мәшһүр бер авыл иде. Килгән бер кымызчы хәллерәк башкортның өен яки келәтен алып, ак киез җәйгән сәке өстендә мендәргә кырын таянып, көн саен хуҗаның кымызын эчә, алачыкта җиңгә пешергән яшь тәкә итен ашый, көн дә сөтен, маен, йомыркасын алып тора кыскасы, пансионаттагы шикелле, бөтенесе бар, бөтенесе бер генә хуҗадан (бәлки, чәй-шикәрдән башкасы). Шул рәвешчә, берәр ай хушланып тазарып ятканнан соң, кымызчы әфәнде хуҗага барысы өчен дә тиешле акчасын түләп, китеп бара һәм еш кына алдагы җәйдә дә шул ук йортка яңадан килә торган иде
Минем истә әле: монда бер җәйне Нәгыймә Таҗдарова белән Нури Сакаев, Маһира Мирвәлиева белән Шакир Шамильский кымыз эчеп яттылар. Шулай ук матур җәйләрнең берсендә Казаннан Галимҗан Нигъмәти һәм Гомәр Гали дә хатыннары белән бирегә килгәннәр иде Тагын бер онытылмас истәлек: 1924 елның җәендә булса кирәк, Көрмәнкәйдә Мәҗит Гафури, ә Иске Шәриптә минем җизни Шәриф Сүнчәләй белән аның энесе Сәгыйть Сүнчәләй кымызда булдылар. Һәр атнада диярлек алар Дәүләкән базары көнне кирәк-яракларын алыр өчен безгә киләләр иде. Көрмәнкәйдән Мәҗит агай да, билгеле, килеп җитә иде Әле дә бик ачык хәтеремдә: таяк тоткан юка гына гәүдәле, ак чырайлы, кечкенә кара мыеклы Мәҗит агай, аксый биребрәк, безнең капкадан ук: «Сәгыйть!» дип тавыш салып килеп керә торган иде. Тавышын ишетүгә, өйдән йә җизни, йә Сәгыйть абый чыгып аны каршы алалар иде. Минем әдәбият белән «җенләнә» башлаган чагым, шуңадыр инде Мәҗит Гафури, Сәгыйть Сүнчәләй кебек танылган шагыйрьләрнең безнең өйдә булуы яки кереп кенә чыгулары да минем өчен, билгеле, зур бер куанычлы вакыйга булып кала иде11*.
Әнә шулай күңелле истәлекләргә бирелеп, тәмләп кенә дүрт-биш шешәне бушатканнан соң, райком егетенә рәхмәтебезне әйтеп, аны озатып җибәрдек. Мин исә, кымызны эчеп бетерер өчен, Хәмиттә калдым. Бу дуамал эчемлек юлда селкетеп йөрткәнне бер дә яратмый, аннары җәй кызуында аны озак сакларга да ярамый. Сәгыйдә килен бер унлап шешәне шунда ук кар базына да төшереп куйды. Ә калган өч-дүрт шешәне алып, без Хәмит белән, Сәгыйдәнең ашы өлгергәнче, Дим аръягына чыгып килергә булдык. Аръяктагы тугайда, нәкъ Көрмәнкәй каршысында, Япраклы дигән зур гына күл бар кайчандыр без, Дәүләкән малайлары, еш кына шул күлгә балыкка килә торган идек. Минем инде Япраклыда булмавыма, юләр әйтмешли, бер кырык ел бардыр менә шуның ярында малай чактагы шикелле кармак салып утырасым килеп китте. Моның өчен бөтен кирәк нәрсә Хәмиттә бар, абзар артындагы черегән тиреслектән калай савытка бераз суалчан казып алдык та аның буялмаган иске генә көймәсендә аръякка чыгып та киттек. Тугайның әле чабылмаган куе үләнен ерып, күл буена бардык, таллар ышыгыннан әйбәт кенә тыныч урын табып, кармакларны сүтеп, бисмилланы әйтеп дигәндәй, безне зарыгып көткән балыкларны ялыктырмас өчен, тизрәк эшкә дә керештек. Ләкин, ни хикмәттер, балыклар безнең кармакларга ташланырга ашыкмадылар. Моның сәбәбен Хәмит шунда ук әйтеп тә бирде: хәзер нәкъ көн үзәге, балыкларның көн кызуыннан ялкауланып, тик кенә «ята» торган чаклары, диде. Шулай да ул үзе ничектер, ниндидер хәйләсен белеп, чибәр-чибәр генә кызылканатларны тартып чыгаргалады. Гаҗәп, утырган җиреннән кузгалып та тормыйча, эләккән балыгын ике тез арасына ашыкмыйча чыгарып кына сала! Балык та, канәгать кебек, артык тыпырчынмый да.