Әсәрләр. 3 том - Еники Амирхан 15 стр.


Әмма минем осталык та, сабырлык та җитмәде баштарак калкавычтан күземне алмыйча утырсам да, һәм берничә тапкыр кармакны кинәт күтәреп җибәрсәм дә, балык үзе җимне ашап су төбендә кала бирде. Көлә белә микән ул минем ише балыкчыдан?! Аннары мин, онытылып китеп, кармактан бигрәк, күл әйләнәсен ешрак күзәтеп утырдым. Кырык ел аз вакыт түгел, бу вакыт эчендә Япраклы да күпмедер үзгәрергә тиеш иде кебек. Без, Дәүләкән малайлары, мәсәлән, балык тотарга күлнең әнә каршы ягына килә торган идек. Ул якның кара яр буйлары ачык, таллыклар, куе камышлыклар юк диярлек, йөреп-сайлап утырыр урыннар күп иде. Ә хәзер без утырган бу ягында әрәмәлек тә таллык, су читен ләм һәм төнбоек баскан була иде, кармак салыр өчен ипле урын табуы да бик читен иде. Ләкин Япраклы хәзер дә шул ук Япраклы икән, бернинди үзгәреш күрмим диярлек. Хәер, ничәмә йөз еллар яшәгән күл өчен кырык ел нәрсә ул, кеше кулы тимәгәч, торган сакланып Кырык ел гомер безне генә танымаслык дәрәҗәдә үзгәртеп бетерде. Бер уйласаң, кызганыч та инде без, кайчан гына әле яланаяк, күлмәк-ыштаннан гына шушы күл әйләнәсендә кармак күтәреп йөрүче малайлар идек, ә хәзер? Юк, кыска, бик кыска адәми затның гомере! Әмма шушы кыска гына гомерле адәмнең кодрәте чамадан ашты мең ел гына түгел, миллион еллар сакланып килгән табигатьне соңгы егерме-утыз ел эчендә генә дә ничаклы үзгәртеп, бозып бетерде. Һәм бу үзгәрешләр Япраклы күлнең тирә-ягында да бар. Әнә, каршы яктагы киң тугайны аркылы бүлеп, дамба сузганнар Ни өчен, нинди максат белән? Ишетүемә караганда, кайчандыр Дәүләкәннән Стәрлетамакка юл салырга уйлаганнар һәм бу дамбаны шуның өчен күтәргән булганнар. Ләкин соңыннан юл үткәрүне бу төштә кирәксез табып, эшне туктатканнар. Ә дамба калган, хәзер ул, оборона ныгытмасы шикелле, бөтен тугайны ямьсезләп, күпме печән бирә торган болынны алып тора. Яки әнә Көрмәнкәй яклап Дәүләкән каршысындагы тугайда урман үстергәннәр. Бәлки, кирәктер, файдагадыр бу урман? белмим, әйтә алмыйм. Әмма болынлык мәйданы бик нык кимеп калган. Кыскасы, үзгәреш бар, бөтен җирдә бар ул. Тик, кызганычка каршы, кеше дигәнең, гомере кыска булганлыктан, табигатьне үз кулы белән үзгәртүнең бөтен нәтиҗәсен генә яхшылап күрергә өлгерми ул кадәресен инде шулай ук кыска гомерле балаларына уйларга һәм аңларга калдыра: кирәк булганмы бу, әллә юкмы?.. Гафу итегез, балык чиртмәгәч ниләр генә килми күңелгә!

Ә шулай да эссе-бөркү, кояш каршыбызга борылды, кыздыра, мин яңадан таллар ышыгына күчебрәк утырдым. Юеш комга утырткан шешәне алып, әледән-әле кымызны эчәм, Хәмиткә дә салып бирәм, ләкин ул һаман: «Үзең эч!» ди, күбрәк миңа тисен ди торгандыр инде. Шулай кысташып, әкрен генә сөйләшкәләп, бер-ике сәгать чамасы утыргач, балыкчым да урыныннан торды:

 Бер табалык булды, кузгалсак та ярый, диде ул, кармагын урый башлап. Сәгыйдәнең дә ашы өлгергәндер.

Мин дә, торып, кармагымны урадым. Хәмит нечкә талчыбыктан шеш ясап, балыкларын шуңа тезде. Ахырда кузгалдык. «Хуш, Япраклым, хуш! Тагын килеп, ярларыңда утырырга язсын!» дидем мин, эчемнән генә һәм кулымдагы ипи кисәген угалап, өстә генә йөзгән вак балыкларга ташладым.

Без кайтканда, Сәгыйдәнең ашы өлгергән, өстәлгә табын әзерләнгән иде. Ничә сынаганым бар: аның кулы аш-суга һәрвакытта юмарт, барысын да бик мул әзерли, үзе пешергән бодай икмәген дә зур телемнәр итеп ашъяулык уртасына өеп куя Хәмит бер яртысын да чыгарды, аш хөрмәтенә берәр генә стопка күтәрдек. Шулай матур гына сыйланып һәм кунып, икенче көнне мин, һаман әле эчелеп бетмәгән өч-дүрт шешә кымызны алып, Дәүләкәнгә кайтып киттем. Бер тәүлек эчендә бер кәрзин кымызны бетереп карале әйтергә генә ансат бу! Шуңа күрә дә онытылмас бер вакыйга булып калды ул минем өчен. Чөнки соңыннан күпме кайтып йөрсәм дә, миңа инде андый муллыкны яңадан күрергә туры килмәде. Аннары Көрмәнкәйдә кымыз ясау бетерелгән, бу эшне тагы да арырак Дүртөйлегә күчергәннәр дип ишеттем. Кыскасы, Дим буеның мәшһүр кымызын сагынып сөйләргә генә калды.

Шулай да сүз бик озынга китте, тизрәк башкасына күчәсе иде. Әмма нишлим, Хәмит дустымнан һаман да аерыла алмыйм әле мин. Күңелдә онытылмый ятканны әйтеп бетерергә кирәктер инде. Әйе, мин кайткан саен аның белән очрашмыйча китми идем. Хәмит үзе дә, хатыны Сәгыйдә дә бик гади, бик садә кешеләр. Бернинди ясалмалык, кыланчыклык, хәйләкәрлек юк аларда Көн итүләре дә саф авылча икесе дә колхоз эшенә йөриләр, шуннан килгән белән генә яшиләр. Күзгә күренерлек байлыклары юк, әмма тамаклары тук бәрәңгесе, сөте-мае, кош-корты үзләренеке, барына канәгать булып, бала-чага үстереп, тыныч-тату гына тора бирәләр. Ничә кайтсам да, тормышлары һаман искечә, тик үзләре әкрен генә олыгая, балалары үсә бара, кайберләре инде читкә укырга китәргә дә өлгергәннәр иде.

1969 елның март башында Дәүләкәнгә туган көнемне үткәрергә кайткач, мин, билгеле, Көрмәнкәйдән Хәмит белән Сәгыйдәне дә мәҗлесемә чакырткан идем. Ресторан залында оештырылган менә шул мәҗлескә алар миңа күчтәнәч итеп бербөтен каз күтәреп килгәннәр иде. Казанга чаклы ук алып кайттым мин ул бердәнбер кадерле күчтәнәчне!

Соңгы очрашуыбыз, ялгышмасам, 1975 елны булды шикелле. Бу явымсыз бик коры җәй иде. Үләннәр кибеп бетте, малга азык юк, сарыклар җир кимерә, дип сөйләгәннәре хәтердә. Башта мин Бөгелмә аша Туймазыга бардым. Туймазыдан якын туганым Ләләнең «Жигули» машинасы мине Бүздәк аша Дәүләкәнгә илтте. Бу юлны үзем сайлаган булдым, чөнки Бүздәкне дә күреп, Ачлы күл яныннан да узасым килгән иде. Туймазы Уфа юлы бик шәп, киң, тигез асфальт, йөзеп кенә барасың. Әмма Бүздәктән Дәүләкәнгә борылгач, алтмыш километр чамасы юл бик алама булып чыкты. Юл шулхәтле ватык һәм тузанлы иде, әгәр каршыдан берәр машина үтеп китсә, соры калын болыт эченә чумгандай була идек. Барып җиткәч, чишенеп, өскә утырган тузанны бәрә-суга кагарга туры килде.

Бер-ике көннән без Гомәр дустым белән, күчтәнәчкә гастрономнан анысын-монысын алып, Хәмитне күрер өчен, җәяүләп кенә Көрмәнкәйгә киттек. Шулай ук эссе көн иде, җирдән дә кипкән үлән һәм кызган туфрак исе аңкып тора иде. Быелгы җәйнең болай коры килүенә борчылып сөйләшә-сөйләшә бара торгач, Көрмәнкәй очына килеп тә җиткәнбез.

Сәгыйдә безне күптәнге дуслар итеп ачык йөз белән каршы алды, ләкин Хәмит үзе өйдә юк иде күршедәге Дүртөйлегә киткән булган. (Колхоз идарәсен шунда күчергәннәр икән.) Хатыны өйгә керергә кыстаса да, без тышта, койма буендагы биек, куе агач күләгәсенә утырып, Хәмитне көтәргә булдык. Сәгыйдә шунда ук самавырын да куймакчы иде дә, тик без аңа бераз сабыр итәргә куштык. Шулай да Сәгыйдә борчыла һәм борчылуын яшереп тә тормый: «Эсеп кенә йөремәһә ярар ине», ди.

 Ә нишләп ул эчеп йөрергә тиеш әле? дип сорыйбыз.

 Бында бөтәһе лә эсәләр, ди Сәгыйдә. Үткән байрам көнендә эсә башлаганнар иде, әле дә туктагандары юк.

Ләкин без Сәгыйдәне тынычландырырга тырышабыз, Хәмит алай йөрмәс, ул инде яшь кеше түгел, дибез. Хатын үзе дә килешкәндәй була, кеше котыртмаса, үз башына эчеп йөрми иде, ди, тик шулай да Көрмәнкәй кешеләренең бер эчә башласалар туктый белмәүләреннән зарлана. Сүз уңаеннан без малайлары турында сорыйбыз. (Аның өч малае үсеп җиткән, олысы белән кечесе өйләнгәннәр дә инде, башка чыгып, аерым торалар икән. Яннарында хәзер ике кызы да бер малае.)

 Малайларым, шөкер, тәүфыйклы булып үстеләр, ди Сәгыйдә. Эсү менән дә шаярманылар

Бигрәк тә уртанчы малаен мактый. Аның турында шундый кызык кына нәрсә дә сөйләп алды: ул, ягъни уртанчы малае, армиядә чакта Кремль сагында хезмәт иткән, безнең җитәкчеләрнең күбесен үз күзе белән күргән Егет яхшы хезмәт итүе беләнме, әллә булмаса, холкы-фигыле беләнме, шундагы бер татар полковнигына бик ошаган, имеш. Шултиклем ошаган, ди, полковник егетне армиядән бушагач та, Мәскәүдә калырга кыстый башлаган, хәтта кызымны сиңа бирәм, тора-бара квартир да алып бирермен, теләсәң, әти-әниеңне дә китерерсең, дигән, имеш. Егет шуларның барысын да хәбәр итеп, киңәш сорап, атасы белән инәсенә хат язган. Әмма Сәгыйдә моңа һич тә риза булырга теләмәгән: «Улым, балакаем, Мәскәүдә өйләнеп кала күрмә, үзебезгә Көрмәнкәйгә кайт», дип язып җибәргән. Һәм егет, Мәскәүне ташлап, Көрмәнкәйгә кайткан, хәзер колхозда эшли икән, тик нигәдер өйләнергә теләми, ди Сәгыйдә.

Әнә шундый хикмәтле бер кыйсса!.. Без моңа ышандык, чөн- ки бу Сәгыйдә үзе генә уйлап чыгарырлык нәрсә түгел иде Озак та үтми, Хәмит тә кайтып җитте. Куанышып күрештек, аннары өйгә кердек. Дустыбыз бер дә үзгәрмәгән, элеккечә ябык-какча, кара-көрән, каты кара чәчендә бер чал бөртеге дә күренми диярлек, үзе исә бик шат, бик дәртле күренә. Ләкин эчкәнен сизмәдек (хәер, әзрәк кенә бар иде шикелле). Без сөйләшкән арада, хатыны чәй дә өлгертте. Өстәлдә сөт, каймак, май, бер-ике дистә күкәй һәм өйдә пешкән бик тәмле бодай икмәге. Без китергән гастроном күчтәнәчләре дә өстәлгә куелды, әмма ләкин Сәгыйдәнең куе, салкын каймагы белән хуш исле икмәгенә ни җитә, Ходаем!.. Өйләрендә зур яңалык кечкенә өстәлдә кызыл тастымал япкан телевизор! Шактый ук кыйммәтле бу замана әйберсенә без игътибар итеп өлгергән идек инде.

 Көйләнде безнең эшләр, парин!.. Бичә белән икәү сәкедән генә карап ятабыз Уфа белән Мәскәүне, ди Хәмит, көлеп.

 Байлык керә башлаган өеңә, Хәмит! дибез без дә, шаяртып.

 Байлык ул түгел, байлык менә бу! ди ул, икмәк сыныгын күрсәтеп. Шушы булса, калганы табыла.

 Шөкер генә итәһе, ди Сәгыйдә дә, иренә кушылып. Авыр сактар үтте инде, малайзар үсеп етте, йәрзәмләшәләр, пинсиябез дә килеп тора, шөкер генә итәһе!..

Чәйдән соң Дим аръягына чыгып килергә булдык. Киткәнче Хәмит бер тавыкны, абзар ышыгында гына суеп, хатынына бирде. Аннары өчәүләп бәрәңге бакчасы буйлап кына Димгә таба атладык. Хәмитнең өе авылның иң читендә дип әйткән идем бугай. Моннан инде сөзәк кенә тау итәге башлана. Кайчандыр кымызчыларның шунда чыгып, хуш исле җылы чирәмдә кызынып ята торган җирләре Быел, яңгырлар булмагач, тау итәге тәмам көеп беткән, атлаганда, көлгә баскандай, кайнар тузан бөркелеп кала.

Хәмитнең көймәсенә утырып, аръякка чыктык. Тугай буйлап киттек. Бу якта күлләр күп: теге бер килүдә кармак салып, кымыз эчеп утырган Япраклы күлнең аргы очына якынрак тагын бер кечкенә түп-түгәрәк күл бар Алабуга күле ди идек без аны. Кечкенә булса да, бик тирән, дип әйтәләр иде Япраклының бирге очыннан ерак түгел зур гына күлне ни өчендер Сасык күл диләр иде. Малай чакта без боларның барысына да еш кына килеп йөри идек, ә хәзер менә өч «бабай», кулларны артка куеп, салмак кына атлап барабыз.

Хәмит безне туры Сасык күлгә китерде. Монда аның салып куйган нәрәтәсе бар икән, шулай ук куе камышлык эчендә кечкенә генә каегы да тора икән. Менә шул каегына басып, ул озын колга белән генә этә-этә күлгә кереп китте дә, нәрәтәсен күтәреп, балыкларын бушатканнан соң, нәрәтә казыкларын кире утыртып, камыш арасыннан шуып кына ярга чыкты. Безнең күреп исебез китте: каек төбендә бәләктәй калын, тыгыз кара балыклар тыпырдашып ята!.. Әз дә түгел, кимендә бер унбишләп булыр Миңа, күптән инде тере балык күрмәгән кешегә, бу гүя бер могҗиза булып тоелды. Юк, чынлап та, Хәмит дусның һаман да әле балыктан бәхете бар икән.

Шуннан соң инде без тугайда озак юанмадык. Балыкларны юеш капчыкка салып, кайтыр якка борылдык. Әйтергә кирәк, кара балык ул бик затлы балык, бик тәмле, бик симез, кылчыгы да бик аз, су төбендә генә ята ул, кармакка бөтенләй эләкми диярлек. Шуңа күрә аны элек тә, Дим буйлары балыкка бик бай чакта да, сирәк күрергә, сирәк ашарга туры килә иде.

Әлбәттә, без кайту белән Сәгыйдә килен кара балыкны тиз генә чистартып, кыздырырга да тотынды. (Бу балыкны чистарту ансат эчен ярып юасы гына.) Ә Хәмит шул арада салкын катыкны кое суы белән туглап, безгә бик тәмле «өреле» әйрән эчерде, аннары ашыкмыйча гына табын әзерләргә кереште. Озакламый өстәлгә аш та, тавык та, таба тулы балык та килде. Кулларны угалап, алдан ук эчке бер канәгатьләнү татып утырыштык. Монда «тост» дигән нәрсә дә, макташып утыру да юк, хуҗалар кыстый, без ашыйбыз, күңелгә ни килсә, шуны сөйлибез, берәр мәзәктән көлешеп тә алабыз барысы да бик гади дә бик табигый!.. Бүген дә әнә шулай, без килгәч кенә тәрәзә капкачлары ачылган салкынча иске генә өйдә изүләрне чишеп, туйганчы ашап-эчеп, җәелеп, хозурланып утырдык. Тик иң ахырдан гына Хәмит дустыбыз ничектер бераз уйга калып, күңелсезләнеп киткән шикелле булды да, үзе үк башлап, карлыга төшкән тавышы белән сузып кына бер җырлап та алды:

Әйе, бик моңаеп җырлады ул бу сәер җырын, һәм без ирексездән гаҗәпләнә дә калдык.

 Язлар килгәч, күңел күтәрелә торгандыр бит, Хәмит?..

Хәмит, гаепле елмаеп, авыр гына сулап куйды:

 Шулаен шулай да тик кайчагында нигәдер бик ямансу да булып китә шул. Дөньяның иң матур чагын әллә күреп була, әллә юк тагын

 Куй, юкты һөйләп утырма! диде Сәгыйдә дә, ачулана төшеп.

 Бетте, карчык, бетте! диде ул, бала шикелле йөзен аның аркасына яшереп

Бик аз гына авыр тынлык булып алды, ләкин без моңа игътибар итмәскә тырыштык. Берни булмагандай, шунда ук сүзгә дә керештек, яңадан бер капкалап та алдык, Хәмит үзе дә бик тиз җанланды кыскасы, мәҗлесебез элеккечә күңелле генә дәвам итә бирде.

Чәйләр дә эчеп, кояш та шактый түбәнәйгәч, без кайтырга вакыт җиткәнен искә төшердек. Элек балыкка йөргән юллардан узар өчен, Көрмәнкәй яклап кайтмыйча, Япраклы ягыннан әйләнеп, «пәриле» коесына да тиеп кайтырга булдык. Моның өчен Хәмит безне яңадан Дим аръягына алып чыгарга тиеш иде. Иң элек әле ул безгә калган балыкларны көчләп дигәндәй, сумкабызга салып бирде. «Минем нәрәтәгә көн дә кереп тора алар, ә боларын Гомәр бичәсе пешереп ашатсын!» диде Ә көймәгә утыргач, туры гына аръякка чыгармыйча, башта безне Дим үренә таба алып китте. Иван-сәй тавының текә кызыл ярын узгач, анда Димнең киңәеп киткән читләрендә оя-оя төнбоеклар үскән гаҗәеп матур бер җире бар икән, Хәмитнең менә шуны безгә күрсәтәсе килгән. Рәхмәт аңа моның өчен!.. Шуннан соң кире борылып, Көрмәнкәй турысына җиткәч, тугай ярына төштек. Хәмит безне шактый гына җир озата барды. Ахырда туктадык, «яңадан күрешкәнче» дип, кулларны кысыштык Шул чакта Хәмит минем кулымны озаграк тотып, нигәдер кинәт кенә боекланып, туп-туры күземә карады. Һәм без ирексездән бер-беребезгә тартылып кочаклаштык. Беренче мәртәбә!.. Элек җиңел генә аерылыша идек, ә бу юлы нәрсәдер нидер әйтте кебек безнең күңелләргә Бераз киткәч, мин артыма борылып карадым. Хәмит исә һаман шул урынында басып тора иде. Минем туктаганны күргәч, ул миңа таба килә башлады, мин дә аңа таба атладым, һәм без тагын сүзсез генә кочаклаштык Әнә шулай аерылыштык без Әйткәнемчә, бу 1975 елның явымсыз коры җәендә булды.

Хәмит белән без хатлар язышып тормадык, вәгъдәләр дә бирешмәдек, кайткан чагымда шушы очрашулар безгә бик җиткән иде, яңадан исән-сау күрешүебезгә ышанып аерылыша да торган идек. Аның үз дөньясы, минем үз дөньям, шул сәбәпле даими бәйләнеш тотуның кирәген дә тапмаганбыздыр, ахрысы.

1978 елның июнь ахырында мин, вакытым бик тыгыз булуга карамастан, ике генә тәүлеккә тагын Дәүләкәнгә кайттым. Бернинди эшем-йомышым юк иде, бары өйрәнелгән гадәт буенча гына, чөнки Уфага кайтсам, Дәүләкәнгә барып килмичә түзә алмыйм. Бу юлы ничектер шулай туры килде ки, кайтып төшүем белән мин элек күршебездә үскән, яшьтән үк таныш Рабиганы очраттым. Һәм менә күрешеп, таныш-белешләрне сораша торгач, Рабига миңа, ниһаять, әйтте:

 Көрмәнкәйдәге Хәмит үзе дә, хатыны Сәгыйдә дә юк бит инде

 Тукта, ни дигән сүз бу? дидем мин, аңлап бетермичә.

 Алар үлделәр шул! диде Рабига, миңа карамаска тырышып.

 Үлделәр?! Кайчан, ничек?.. Мин тәмам аптырадым да калдым, колакларыма ышанмыйча торам, чынмы, ялган түгелме бу?.. Юк, ялган түгел, ди Рабига, ышанмасаң, әнә Көрмәнкәй бичәләреннән сораш, ди Әмма минем аңыма һаман да әле барып җитми кебек, җитсә дә, һич кенә килешергә теләми кебек бу һич тә көтелмәгән гаять аяныч хәбәр белән.

Ләкин барыбер ышанырга да һәм килешергә дә туры килде. Әҗәл агач башыннан йөрми, диләр Башта Хәмит үзе кыска гына авырып үлеп киткән, аннары, өч ай үтүгә, хатыны Сәгыйдә дә аның артыннан ияргән нинди авырудан икәнен ачык кына белә алмадым. Сәгыйдә, мәсәлән, кан басымы күтәрелүдән зарлана торган иде, бәлки, үлеменә шул сәбәп булгандыр.

Назад Дальше