Сугыш инвалиды, сыңар куллы карт колхозчының үлүе бик гади вакыйга, ишеткәне белгән, ишетмәгәне белми дә калган. Хәтта Көрмәнкәйдән өч кенә чакрым читтә торган Гомәр дә Хәмитнең үлүен берничә айдан соң гына ишеткән.
Минем үземә аларның бер-бер артлы диярлек үлеп китүләре бик вакытсыз да һәм бик мәгънәсез дә булып тоелды. Яшәргә тиешләр иде әле, яшәргә!.. Хаклары һәм гомерләре бар иде әле яшәргә!.. Тормышның әзрәк рәхәтен дә татып калырга!..
Юк, шулай да аңлавы читен бу дөньяны!.. Кеше үлә дә китә, гүя караңгы төндә бер генә минутка туктаган поезддан төшеп кенә кала. Аның төшеп калганын юлдашлары иртән торгач кына беләләр. Ә поезд һаман бара да бара алда һәркемне үз тукталышы көтә Шундый микәнни кешенең гомер юлы да?!
Хәзер инде Көрмәнкәйгә юллар өзелде. Икесенең берсе юк Әмма аларның каберенә мин әле барачакмын! Дөрес, ишеткәч тә үк мин моны эшли алмадым ни сәбәптер, шул чакта аягым тартмады. Буш, ятим йортка барып керүдән курыктыммы үзем дә белмим. Ә икенче көнне инде миңа Дәүләкәннән китеп тә барырга туры килде. Ләкин соңгы кайтуым булмас әле бу, булмаска тиеш, тик баш кына сау булсын!
Сез беләсез инде, менә егерме биш елдан бирле мин бу тарафларга кайтып йөрим. Дәүләкән ул минем уемнан һәм күңелемнән бер дә чыкканы юк. Сәбәбен аңлап та бетерә алмыйм. Сугыштан соң беренче мәртәбә кайтуымны аңлыйм, ул чагында бик сагынган идем, күпме еллар үскән, яшәгән җиремне күрмичә торган идем Кайтып төшү белән айлы төндә карап йөрдем Дәүләкәнем кадимге Дәүләкән, бер дә үзгәрмәгән диярлек, шул ук урамнар, шул ук йортлар, тик алар шактый искергән, тузганнар иде. Һәм халкы бик үзгәргән иде, искеләр аз калган, мин белмәгән яңалар бик күбәйгән иде.
Әйтергә кирәк, Дәүләкән шул иске хәлендә үзгәрмичә алтмышынчы елларның ахырына хәтле диярлек торды яки үзгәрсә дә, бик аз үзгәрде. Моның сәбәбен урындагы иптәшләр Дәүләкәндә зуррак промышленность юклыгы, аның һаман да икмәк бирә торган район үзәге булып кына калуы белән аңлаталар иде. Дөрес, Дәүләкәннең борыннан ук дан тотып килгән зур-зур тегермәннәре көне-төне эшлиләр, алар тартып чыгарган мәшһүр Дәүләкән оны илнең бөтен шәһәрләренә өзлексез китеп кенә тора бу җәһәттән эшләр шәп бара иде булса кирәк. Һәм азмы-күпме үзгәрешләр дә шул тегермәннәр тирәсендә күренә: «Якир» тегермәненә тимер юл тармагы кергән, шуннан ерак түгел комбикорма заводы төзелгән, ә элекке Гардер тегермәннәре янында ниндидер зур-зур биналар салынган иде. Әйткәнемчә, тегермәннәр Дәүләкәннең даны һәм горурлыгы!
Инде кечкенә шәһәрнең башка өлешенә килгәндә үзгәрешләр юк диярлек. Барлык район оешмалары, шул исәптән райком белән райисполком да байлардан калган йортларда яшиләр иде. Хәтта озак кына вакыт Дәүләкәннең үз клубы да булмыйча торды. Кайчандыр безнең заманда спектакльләр куела торган ике катлы Бәлдәй йорты нишләптер ишелеп төшкән (шулай диделәр миңа), ә аның урынына яңа бина салу төрле сәбәпләр аркасында елдан-ел кичектерелә килгән.
Әмма үзгәреш бер башланырга тиеш иде. Безнең заманда бер генә шәһәрчек тә нәкъ искечә сакланып кала алмый, иртәме-соңмы аңа да үзгәреш килә килмичә хәле юк. Менә мин дә соңгы кайтуларымда (җитмешенче елларга кергәч) Дәүләкәннең шактый кызу үзгәрә башлаганын күрдем. Иң элек нәкъ үзәктәге иске йортларның һәммәсен дә сүткәннәр, алар урынына өч-дүрт катлы тартма йортлар салганнар; шунда ук райком белән райисполком өчен чибәр генә махсус биналар төзелгән, алар каршында иркен генә мәйдан калдырылган, чәчәкләр өчен зур-зур түтәлләр эшләнгән, агачлар утыртылган. Шул ук мәйданда, дөресрәге, элеккеге Марҗа базары түрендә, ничәмә елга сузылган соры төстәге үзе зур, үзе котсыз культура сарае да, ниһаять, салынып беткән. (Архитектурасы миңа бер дә ошамады.)
Шулай итеп, Дәүләкәннең базар белән янәшә үзәге кыска гына вакыт эчендә үзгәргән дә куйган. Миңа таныш йортлардан, Басыйр купецның ике катлы таш магазинын исәпләмәгәндә, бер- се дә калмаган. Кызганып әйтүем түгел, ләкин кайберләре хә- тердә озак сакланыр әле, мәсәлән, элекке Туманный!.. (Революциягә кадәр үк агачтан салынган кинотеатр.) Чөнки бу Туманныйга малай чакта да, егет була башлагач та, күп йөрдек, аннары минем үземнең аңа бәйләнгән кайбер истәлекләрем дә бар.
Кыскасы, минем Дәүләкәнем дә, башка җирләрдән соңга калыбрак булса да, үзгәрә һәм яңара. Мин моны кайткан саен күреп китәм. Билгеле, бу үзгәрешләрнең барысы турында да сөйләп тору бик озынга китәр иде. Ләкин берсе турында шулай да әйтмичә уза алмыйм. Кайчандыр, әле революциягә чаклы ук салынган Дәүләкән элеваторын бөтен республикада иң зурысы дип әйтәләр иде. Чынлап та, аның кебек зур, биек элеватор тагын кайда гына булды икән? Миңа, мәсәлән, күпме юллардан узсам да, күрергә туры килмәде 1979 елның җәендә көн өстенә генә кайткач, минем бер күренешкә исем китте: иске элеватор янына кай арададыр тагын бер элеватор салып куйганнар. Зурлыгын әйт син аның! Галәмәт!.. Иске элеватор бәләкәй генә булып калган аның янында!.. Моны күргәч, шунда ук уйлап та куйдым: кирәк нәрсәне бездә бик тиз салалар икән. Һәм Дәүләкән элеккечә республиканың икмәкне иң күп җыя һәм саклый торган урыны да икән!
Хуш, болар барысы да, әлбәттә, бик әйбәт Ләкин бит мин Дәүләкәнгә туган-үскән туфрагым дип кайтам. Барысыннан элек миңа аның халкы якын һәм кадерле булырга тиештер бит инде. Җире-суы, кырлары-яланнары, тугайлары-күлләре, ниһаять, бормаланып аккан Димкәе кадерле булырга тиеш Яшьлегем хатирәләре белән бәйләнгән урамнары, йортлары, мәктәп, клуб кебек урыннары миңа аеруча якын, тансык булырга тиеш түгелме соң!.. Нәрсә калган шуларның барысыннан?.. Каршыда мәһабәт Ярыш тавы басып тора, якты Дим салмак кына ага, тугайда күлләр җәйрәп ята, кайткан саен мин аларга текә яр башыннан сокланып һәм уйланып карап торам, янә тагын Дим өстендә, хәтта ялгызым гына булса да, көймәдә йөрмичә калмыйм. Ләкин табигать үзе, никадәр генә бай, гүзәл булмасын, кешегә карата салкын, битараф бит ул аның өчен синең кайтуың да, китүең дә барыбер түгелмени?! Кеше кайта аңа, кеше сагына аны, чөнки кешенең үткәне шушында калган, шушында саклана Минем өчен дә ул шулай, мин дә кайтып Дим ярына басу белән гүя үткәнемә күчәм, үткәнемне күрәм. Бу ерактагы үткәннәр турында сүз алда булачак әле, тик хәзергә бер генә нәрсәне искә төшерү белән чикләнәсем килә: мәсәлән, без яшь чакларда, җомга көн саен егетләр-кызлар бер-ике көймәгә утырышып, гармун һәм мандолинага кушылып җырлый-җырлый, Дим өстендә күңел ачып йөри торган идек. Сез беләсезме икән су өстендә җыр-гармун тавышларының никадәр дәртле-матур яңгыраганын?! Яр башында утырган картлар, карчыклар да сихерләнеп тыңлый торганнар иде Әйе, кайчандыр иде бу, ә менә хәзер егерме биш ел буена кайтып-китеп йөрим, әмма Дим өстендә бер генә тапкыр да җыр, гармун тавышы ишеткәнем юк!.. Беткән, онытылган бу матур гадәт, ләкин аның каравы моторлы көймәләр ярларны ишә-ишә колак тондырып чабалар.
Әйе, үзгәрешләрнең төрлесе була куандырганы да һәм уйландырганы да. 1969 елны туган көнемне үткәрергә кайткач, мине озата килгән Илдар Юзеев һәм Вәзих Исхаков белән бергә Дәүләкәннең башкорт интернатында, аннары мин укыган татар мәктәбендә булган идек. Дәүләкән ул борыннан ук үзенә күрә бер мәгърифәт оясы иде. Революциягә чаклы ук инде анда зур мәдрәсә бар иде, ир һәм кыз балалар өчен аерым җәдит мәктәпләре бар иде, бу мәктәп-мәдрәсәләрдә читтән дә килеп укый торганнар иде. Совет дәверендә исә монда педагогия училищесы һәм авыл хуҗалыгы техникумы яшәде, ә хәзерге вакытта республика күләмендәге механизаторлар мәктәбе эшләп ята. Билгеле ки, уку-укыту эшләренә безнең дәүләт бик зур әһәмият бирә, яшьләргә урта белем бирү инде ул закон белән кертелгән чара. Ләкин, ни гаҗәп, Дәүләкәндәге әлеге җитмеш-сиксән ел яшәп килгән татар мәктәбе кай арададыр бетерелгән, юк инде ул хәзер. Бу да бит үзенә күрә бер үзгәреш!
Тагын нәрсә әйтәсем калды?.. Утырам һәм уйланам. Дәүләкән миннән еракта Онытырга вакыт түгелме икән инде үзен? Беренче тапкыр бу кечкенә шәһәрдән чыгып китүемә дә ничәмә дистә еллар тулып узды. Шулай булгач, аның миннән ераклаша һәм ятлаша баруы бик табигыйдер инде. Кайтып киткән саен мин бу хәлне ныграк тоям да түгелме соң?! Хәмит тә үлгәч, минем анда очрашып, сөйләшеп йөри торган бары ике кешем калды Гомәр дә Әхтәм Тагын сиксәнгә җиткән Муллагали абзый белән Зөләйха апа янына кереп, күрешеп чыгам. Башка юк, хәер, булса да безнең аралар шулкадәр ераклашкан, очрашып күрешү кирәклеген алар да, мин дә тоймыйбыз Әнә шулай үзгәрә икән авылдашлар арасындагы мөнәсәбәтләр дә!
Әмма шуңа карамастан минем Дәүләкәнне оныта алганым юк. Соңгы елларга кадәр ул гел искә төшә торды, һаман мине үзенә тартты. Һәм мин форсат чыккан саен йә электричкада, йә машинада чакырылмаган кунактай барам да төшәм: «Әссәламегаләйкем, без менә тагын килеп җиттек!» Йә, гаҗәп түгелме?.. Баштарак әле Дәүләкәнгә бөтенләй күчеп кайтмаска микән дип уйлап куйган чакларым да булды. Ләкин мин мондый теләкнең ялгышлыгын һәм кирәксезлеген бик тиз аңладым, чөнки кайчандыр үскән, яшәгән, ярты халкы диярлек таныш булган җирдә хәзер инде бер килмешәк төсле соңгы гомереңне ялгызлыкта үткәрүе һич тә кызыклы булмас иде.
Юк, шулай да нәрсә тарта, нәрсә бәйли соң мине һаман да бу җиргә?.. Менә шуны бик аңлыйсым килә. Минем шикелле Дәүләкәндә үсеп-яшәп тә читкә китүчеләр аз түгел, Уфаның үзендә генә күпме алар. Ләкин шушы соңгы егерме ел эчендә берәрсенең кайтып күренгәне бармы? Юк бит Хикмәт нәрсәдә соң?.. Әллә бик рәхәттә уздымы минем монда яшәгән чакларым?.. Һич тә алай түгел ич! Дәүләкәннең мине рәнҗеткән, елаткан чаклары да аз булмады бигрәк тә үсеп егет булгач, ул миңа шактый газаплар китерде. Ләкин бик күптән булган хәлләр бит алар, онытырга да вакыттыр инде, начарын гына түгел, хәтта яхшысын да!.. Хәер, яхшысы онытылмый, әйтик, балачак, әйтик, иртә яшьлекнең беренче өметләре, беренче татлы хыяллары, беренче мәхәббәт газабы болары саклана, болары онытылмаячак. Әйе, искә төшкәндә сагындырган, уйландырган, үкендергән хатирәләр!.. Менә шул хатирәләр эзеннән Мәҗнүн шикелле йөрим, ахрысы, мин Бүтәнчә ничек аңлатыйм?.. Әгәр шулай икән, димәк, ул хатирәләрнең үзләренә дә чират җитте дигән сүз.
Эткол
Башта тарихка бер күз салыйк. Ягъни Дәүләкәннең борынгырак чагына. Бу кирәк, чөнки тарих ул кешеләр язмышының сүз башы. Минем өчен дә ул шулай.
Үткән гасырның ахырларында Дим елгасының сул як ярында янәшә диярлек ике башкорт авылы утырган берсе Эткол, икенчесе Дәүләкән. Кечкенә булган алар; ихтимал, башкортлар әле мал куып, күчеп йөргән чакларда кышлау гына булганнардыр. Кышлауның нәрсә икәне аңлашылса кирәк. Бу язын (язлауда), җәен (җәйләүдә), көзен (көзләүдә) мал йөртеп, кар төшкәч һәм суыклар башлангач, башкортларның кышлар өчен кайтып керә торган урыннары. Менә шул кышлаулар тора-бара, башкорт та утрак тормышка күчкәч, авылга әйләнгән булырга тиешләр.
Гадәттә, күп кенә авыллар беренче килеп утырган кешенең исеме белән атап йөртелә. Дим буенда да андый авыллар шактый якын-тирәдәге Акколай, Ибрай, Көрмәнкәй, Шәрип, Исмәгыйль, Казангол, Япарларны әнә шундыйлардан дип әйтә алабыз. Эткол да кеше яки ыру исеме белән бәйләнгән булырга тиеш, чөнки «кол»га беткән исемнәр башкортта күп очрый. Ә Дәүләкәннең инде турыдан-туры Дәүләтхан исеме белән бәйләнгән булуын үземнең дә ишеткәнем бар иде.
Якты Дим буйларында башкортлар үзләре генә утырган читтән килгән халыкларга зур су буйларына караган җирләрен сатмаганнар һәм арендага да бирмәгәннәр. Терлек күп асраганга күрә, алар мул печән бирә торган болыннарын үз кулларында сак- лаганнар. Аннары судагы балык, тугайдагы җәнлек кебек байлыкларга да үзләре генә хуҗа булганнар. Электән үк бу якларга килеп утырган татар авыллары булса да, алар Димнән шактый еракта, тирән чокырлы кечкенә инеш буйларына урнашканнар. (Мәсәлән, Аюхан, Чуенчы, Карамалы һәм башкалар.) Дөрес, бу гасырга кергәч, Дим буенда рус авыллары күренә башлый, ләкин болар Столыпин күчереп утырткан авыллар булса кирәк.
Әйе, бу яклардагы башкорт җирләре кайчандыр чиксез иркен булган сөзәк кенә үрләр күтәрелгән, үрләр төшкән, бөтен әтрафта тирән тынлык хөкем сөргән, тик төпсез күктә ялгыз тургай тавышы гына чыңлап торган. Минем атакай мәрхүм дә: «Мин малай чакта Каргалы белән Дәүләкән арасында бер генә авыл да юк иде, гомер бакый сука кермәгән ак кылганлы тоташ ялан гына иде», дип сөйли торган иде Әнә шулай булган ул малай чакта, ә мин малай чакта инде бу кырык чакрымлык арада өч-дүрт рус авылы һәм күпмедер немец хуторлары бар иде. Кайчан башлана, кайчан шулай бик тиз үзгәреп өлгерә соң бу күпме заман тын гына яткан иркен-буш җирләр?
1880 елны нәкъ Эткол кырыннан гына Самар Уфа тимер юлы уздырыла. Бу Россия үзәгеннән башланган мәшһүр Себер тимер юлының дәвамы. Тора-бара ул Уралны, Себер далаларын, тайга урманнарын, Саян тауларын да үтеп, Ерак Көнчыгышка хәтле барып җитә. Россия өчен бик кирәкле һәм бик әһәмиятле бу гаять озын юлны заманасына күрә шактый кызу салганнар. Халыкны эшкә авылы-авылы белән куып китергәннәр хәтта кырык чакрымдагы Каргалы кешеләре дә атлары белән килеп җир казыганнар, балчык ташыганнар. Атакайның әйтүенә караганда, ул да яшь кенә малай көе балчык ташучыларга ияреп ат башында йөргән. Шуның өчен әле әзрәк кенә акча да төшергән. (Халыкны бушка эшләтмәгәннәр.)
Эткол кырында гына таштан яңа станция дә салына. Ләкин аңа Дәүләкән исемен бирәләр, күрәсең, бу исемне уңайрак һәм матуррак табалар. Русча ул «Давлеканово» дип атала.
Билгеле инде, Россия үзәгеннән килеп, Себергә чаклы узып киткән бу тимер юл моңарчы тын гына йокымсырап яткан Эткол-Дәүләкән җирләрен кинәт бик нык җанландырып һәм үзгәртеп җибәрә. Озак та үтми, яңа юл белән мондагы бәрәкәтле җирләргә төрле халык агылып килә башлый: руслар, хохоллар12*, немецлар һәм татарлар, әлбәттә Күпмедер вакыттан соң бары бер ел эчендә генә Дәүләкән әтрафында егермеләп рус-хохол авыллары һәм немец хуторлары барлыкка килә. Әгәр Эткол белән Дәүләкәннең үз халкы тимер юл ачылганчы 500 чамасы булса, 1897 елда инде халык саны 1500 дән артып китә.
Бу урында шуны әйтергә кирәк: татарлар күбрәк Этколның үзенә аерым семьялар булып киләләр. Кайсы яктан, нинди татарлар икәнен соңрак күрербез. Тимер юл ачылгач кына бу якларга килеп утырган татар авылын мин белмим, ишеткәнем дә юк. Мондагы татар авыллары барысы да диярлек бик күптән килеп калган иске авыллар иде.
Шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә тирә-якта иген игү бик нык арта, ә Эткол үзе бик җанлы бер сәүдә итү һәм ашлык чыгару урынына әверелә. Бигрәк тә хутор булып утырган немецлар игенне зур мәйданнарда чәчә һәм үстерә башлыйлар. Шулай ук яңарак килгән руслар белән хохоллар да иген эшенә җиң сызганып керешәләр. Татарлар исә монда күптән игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Борын-борыннан мал асрап яшәгән башкортлар үзләре дә «бидай»ны ашар өчен генә түгел, сатар өчен дә үстерергә тотынганнар. Кыскасы, икмәк төп байлыкка әверелә, икмәк барысына да җан өрә, бөтенесен хәрәкәткә китерә. Һәм бу якның моңарчы төрән кермәгән кара уылдыктай чирәм җирләре уңышны да ишеп биргән булырга тиеш. Бер генә мисал: 1908 елны Дәүләкән станциясеннән ике миллион поттан артыграк ашлык озатыла, ә шул ук вакытта бөтен Уфа губернасыннан барлыгы алты миллион пот чыгарыла. Димәк, зур губерна җитештергән игеннең кимендә 3035 процентын бер Дәүләкән үзе генә биргән була. (Бу мәгълүмат хәзер Дәүләкәндә чыга торган «Знамя» газетасыннан алынды.)