Әсәрләр. 3 том - Еники Амирхан 7 стр.


Рокыя тутакай Ибәтулла җизнидән берсеннән-берсе кечерәк өч бала белән кала. Әлбәттә, кайгы баштан ашкан Һәм минем шушы урында Ибәтулла җизни турында кайбер ишетеп белгәннәремне әйтеп үтәсем килә. Ишеткәннәрем исә түбәндәгедән гыйбарәт: Ибәтулла Терегулов моряк булган, хәрби флотта хезмәт иткән, япон сугышында катнашкан. Минем тутакайларга (башта Зөләйхага, аннары Рокыяга) әнә шул кампаниядән кайткач өйләнгән икән. Яхшы ук грамоталы да булган ул.

Срур тутакайның сөйләвенә караганда, Ибәтулла җизни под- польедагы революционерлар белән бәйләнеш тоткан, имеш. Моның әсасы5 менә нидән гыйбарәт: Уфа губернаторының канцеляриясендә җизнинең авылдашы Әхмәтсолтан Терегулов дигән кеше хезмәт иткән. Бу инде укыган кеше, статский советник, губернатор канцеляриясендә зур гына урын биләгән булса кирәк. Мәсәлән, Уфаның татар яшьләре спектакль яки концерт куяр өчен рөхсәтне губернатордан еш кына аның ярдәме белән алганнар. (Монысын миңа Хәсән Гобәйдуллин сөйләгән иде.) Һәм шушы кеше, ягъни Әхмәтсолтан Терегулов, Уфа социал-демократлары белән яшерен бәйләнештә торган. Цюрупа һәм Брюханов кебек күренекле большевиклар белән шәхси таныш та булган, диләр. Билгеле инде, губернатор чиновнигы белән подпольедагы социал-демократларның бәйләнеше ниндидер бер максатка хезмәт иткән булырга тиеш. Кыскасы, алар Әхмәтсолтан Терегуловтан үзләрен кызыксындырган мәгълүматларны алып торганнар булса кирәк. Шундый сүз дә бар: революционерларга берәр төрле куркыныч туа башласа, Терегулов аларга шуны алдан хәбәр итә икән6*. Ләкин бу хәтәр эштә кем ашадыр элемтә тотарга кирәк булгандыр бит, чөнки губернатор чиновнигы үзе турыдан-туры бәйләнешкә керә алмагандыр инде. Һәм менә безнең җизни Ибәтулла Терегулов, Әхмәтсолтанга якын кеше, әнә шул элемтәче ролен үтәгән дә, имеш. Моның дөрес булуына дәлил итебрәк, Срур тутакай шундый бер кызыклы гына факт та китергән иде: Ибәтулла җизни төрле сылтау белән бер ел эчендә генә ундүрт мәртәбә тора торган фатирын алыштырган булган. Ни өчен?.. Билгеле, конспирация өчендер инде Әлбәттә, болар барысы да сүз генә, кулыбызда бертөрле дә документ юк, ләкин бит кайчагында сүзнең дә ниндидер нигезе була. Мәсәлән, Әхмәтсолтан Терегулов революциядән соң да Уфада кала һәм совет органнарында хезмәт итә. Тазартулар вакытында да аңа тимиләр. Элеккеге патша чиновнигы булса да! Бу бит инде юкка гына түгелдер.

Ә безнең җизнигә килгәндә, ул япон сугышын күргән, хәрби флоттан кайткан кеше, димәк, аның күпмедер дәрәҗәдә революция рухы белән сугарылган булуы бик табигый. Андый кешеләр аз булганмыни ул заманда.

Җизнидән калган өч бала үсеп җитәләр. Кеше булалар, тик Рокыя тутакайга тагын да бер зур хәсрәт кичерергә туры килә бердәнбер улы Әнвәр Ватан сугышында һәлак була. Чыдамлыгына исең китәр! Әнвәр турында сүз чыкканда, мин аның елаганын бервакытта да күрмәдем. Тик шунда сүзсез генә елмая биреп утыра әллә хәсрәтен яшерә, әллә Әнвәрен күз алдына китерә Шулай зарланмыйча, сыкранмыйча гына үлеп тә китте ул Ә калган икесе, Рауза белән Ләйлә, исәннәр. Болар минем иң яраткан туганнарым. Алар үзләре дә бик туган җанлылар. Бигрәк тә Рауза! Сугыш аркасында утырып калганга күрәмедер, бөтен игътибары-кайгысы аның туганнарына күчте.

Инде яңадан туй хәлләренә килсәк, минем, дөресен генә әйткәндә, искә төшерерлек нәрсәм юк диярлек. Туйда, үзегез беләсез, өй эче тулы кеше, ыгы-зыгы, шау-шу кая монда җиде яшьлек малайга барысын да күреп бетерергә?! Тик бер нәрсә хәтеремдә ачык саклана: Срур тутакайны кияү йортына аллы-артлы ике ат җигелгән ябык повозкада алып киттеләр. Мондый эченә кереп утыра торган чананы минем беренче күрүем, ихтимал, шуңадыр, ул онытылмыйча сакланган да. Хәер, тагын бер нәрсәне әзрәк хәтерлим әле: бу Гали бай йорты, чардаклы, яшел түбәле, авылда бер шәп, матур йорт. Срур тутакайны менә шул йортка китереп төшерделәр, чөнки җизни тиешле кеше шушында фатирда тора икән. Эчендәге бүлмәләренең ике якка ачылмалы биек, ап-ак ишекләре әле дә булса күз алдымда. Зур якты зал, бик күп кунаклар, өзлексез җыр-музыка, ләкин болар барысы да төштә генә кебек, хәтта мәҗлес хуҗасы җизнинең үзен дә ачык кына хәтерләмим. Бусы гаҗәбрәк тә инде, чөнки, никадәр бала булсам да, җизни дигән затны мин аера, күрә белергә тиеш идем. Ә бәлки, аерган-күргән булсам да, күптән онытканмындыр алтмыш өч ел узып китте бит ул туйдан соң!

Әмма мин тора-бара әкренләп күрдем, белдем, таныдым бу яңа җизнине, һәм озак еллар дәвамында ул минем иң нык хөрмәт иткән кешем булып калды. Кем иде соң ул минем җизнәм?.. Иң элек шуны әйтергә кирәк: ул Каргалы кешесе түгел иде, читтән килеп, күпмедер торып, шунда гына Срур тутакай белән танышып, аңа өйләнгән кеше иде. Исем-фамилиясе аның Шәрифҗан Хәмидулла улы Сүнчәләев. Тарихта күбрәк Шәриф Сүнчәләй исеме белән билгеле шәхес. Шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйнең бертуган агасы. Казандагы Учительская школаны бетергән, үз заманының укымышлы, алдынгы бер кешесе. 19171918 елларда революция вакыйгаларына якыннан катнашкан, Уфада Галимҗан Ибраһимов белән бергә «Ирек» газетасын чыгарышкан, Уфа губернасыннан Учредительный собраниегә депутат булып сайланган, Октябрь революциясеннән соң, Башкортстан республикасы төзелгәч, андагы мәгариф эшләре белән җитәкчелек иткән, егерменче елдан коммунист, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Уфада аның исеме белән аталган урам да бар.

Шәриф Сүнчәләй турында төгәлрәк һәм тулырак мәгълүматны Риза Ишморат истәлекләреннән алырга була Риза аның шәкерте, миңа караганда да ул аны күптәнрәк һәм күбрәк белә. Минем исә күңелемдә ныграк, тирәнрәк сакланганы Шәриф җизнинең саф кешелек сыйфатлары. Әмма ничек кенә итеп аңлатырга моны? Ул тыныч, сабыр кеше иде, бик мөлаем һәм тыйнак кеше иде, тавышы да йомшак, кешегә мөгамәләсе дә йомшак иде. Үзе озын гына буйлы, какча гына кеше иде, бик пөхтә киенеп, гел чиста кырынып йөри иде. Болары тышкы яклары, ә эчке яктан ул үтә әдәпле, инсафлы, нәзакәтле кыскасы, аңарда гүя тумыштан ук килгән үзенә бер күркәм затлылык бар иде. Мондый ирексездән сокландыра, хөрмәт кузгата торган затлылык, гадәттә, иске интеллигентларда күбрәк очрый. Ул да чын мәгънәсендә интеллигент иде бөтен яктан да! Ихтимал, шуңа күрәдер, мин Шәриф җизнине үзем өчен үрнәк бер кеше итеп саный идем. Дөрес, аңа охшарга, аның төсле булырга тырышмадым, чөнки бу кадәресе кулымнан килмәс иде (һәм табигатемә дә сыймас иде), әмма җизнәмнең күркәм кыяфәте һәм чын кешелек сыйфатлары мине бозылып китүдән, түбән тәгәрәүдән ничектер тыеп килде. Ә андый куркыныч, яшерә алмыйм, минем тормышымда булгалады.

Бу урында ниндидер бер шәрехләү кирәклеген сизәм, югыйсә кайберәүләрнең җизнәңне артык мактап ташладың дип әйтүләре мөмкин. Ләкин хикмәт мактауда түгел, һәм андый теләгем дә юк минем. Хикмәт шунда ки, Шәриф Сүнчәләй һәм аның замандашлары үткән гасырның ахырында туып, бу гасырның башында, дөресрәге ике революция арасында җитешкән кешеләр. Алар шул чорның азатлык рухы белән сугарылып, бик нык белем-мәгърифәткә омтылган һәм халыкка хезмәт итү максаты белән янган кешеләр. Һәм шушы хәл аларның идеалларын да, кешелек сыйфатларын да билгеләгән булса кирәк. Мәсәлән, Шәриф Сүнчәләйнең яки башка берәрсенең идеалы хөрлек икән, ул инде үз иркен сөю генә түгел, бүтәннәр иркен дә таныган, хөрмәт иткән; әгәр ул кешеләр арасында гаделлек булуын тели икән, иң элек үзе гадел булырга тырышкан һәм башкалардан да шуны көткән. Кыскасы, идеал белән гамәлне алар бер дип белгәннәр, аерып йөртмәгәннәр. Йә, бу һәр заманда һәрбер кеше өчен дә шулай булырга тиеш түгелмени? Күрәсез, бернинди арттыру, мактау юк монда.

Фәлсәфә күпкәрәк китте, кире артка чигеник әле булмаса Каргалыда туй үтеп киткәч, бер-ике айдан соң яшьләр өчәүләп, ягъни җизни белән Срур тутакай һәм җизнинең энесе Сәгыйть кода (Сәгыйть Сүнчәләй), Уфадан безгә, Дәүләкәнгә кунакка килделәр. Март урталары иде шикелле, карлар эреп, ерганаклар юл ала башлаган кояшлы көннәр иде. Кунаклар хөрмәтенә бездә зур мәҗлес уздырылды. (Ул чакта безнең үз йортыбыз юк иде әле, арендага алган өч бүлмәле чибәр генә йортта тора идек.) Мәҗлескә Дәүләкәннең мөхтәрәм кешеләре чакырылган иде. Заманның мәгълүм ике зыялысы, ике яшь, чибәр егет, икесе дә тройка костюмнан, кара кәләпүшләрдән, берсе, җизни тиешлесе, гармунда, икенчесе, кода тиешлесе, скрипкада өздереп уйныйлар. Әйтәсе дә түгел, алар үзләренең бөтен килеш-килбәтләре, тотыш-торышлары һәм уеннары белән мәҗлес кунакларын тәмам әсир иткән, таңга калдырган булырга тиешләр. Мин моны көнендә генә белеп бетермәсәм дә, соңыннан ул мәҗлесне һаман искә төшереп сөйләгәннәрен күп ишеттем. Күрәсең, бу мәҗлес атакайның да дәрәҗәсен күтәреп җибәргәндер кияве кем дә кодасы кем!

Әмма минем өчен иң истәлекле нәрсә Сәгыйть абыйның бүләк итеп биргән ике китабы булды. Мин әле мәктәпкә йөрми идем, хәреф-мазар да танымый идем, шулай да бу китапларга бик сөендем. Икесе дә катыргы тышлы, эчендәге битләре шоп-шома, хәрефләре дә эре-ачык һәм бит саен диярлек буяулы рәсем Миңа әйтеп бирделәр: бусы «Су анасы», ә бусы «Борчак патша», язу таныгач укырсың, диделәр Язу таныгач! Бу бит тиз түгел, мәктәпкә йөри башлагач кына, ә менә минем хәзердән үк беләсем килә: кем ул түбәтәйле малай, озын чәчле, шөкәтсез карчыгы кем тагын, ни өчен ул куркыныч карчык малайны куып бара?.. Ахырда көн саен шул китапларны карый торгач, атакай ярдәме белән булса кирәк, мин әкренләп кенә хәрефләрне аера, таный башладым, аннары тора-бара хәрефләрдән әз-әзләп сүзләр дә оештырырга өйрәндем Ул китапларны ничәмә-ничә тапкыр «сукалап» чыгуымны әйтә алмыйм, ләкин көз җитеп, беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергәндә, мин инде ташка басканны шактый ук «сөрә» белә идем. Шулай итеп, Сәгыйть Сүнчәләй үз кулы белән миңа «тел ачкычы» биреп китте.

Туганнар һәм туйлар турында җитеп торыр, булмаса.

Хәер, тагын бер туйны әйтеп кенә үтү кирәктер, ахрысы. Бу Абзан туе. Нигъмәтулла дәдәкай шул авылга мине, күчергә утыртып, балдызы туена алып барган иде. Миңа инде җиде яшь түгел, ундүрт яшь иде. Бәлки, шуңа күрәдер, ә бәлки, җәйнең бик матур чәчәкле вакытында һәм илнең дә тук, тыныч, имин чагында булып узганга күрәдер, ул туй минем күңелемдә гомергә онытылмаслык якты, тирән бер эз калдырды. Күп еллардан соң мин Абзан туенда күргән һәм кичергәннәремне «Җиз кыңгырау» исемле хикәямдә тасвир да иткән идем. Ә кара дугага асып барган җиз кыңгырау әле дә булса миндә саклана.

Үзем менә бик озынга китә түгелме дип борчылам да, кыска да буласым килә, ләкин шуңа карамастан туктала да алмыйм: башлаган сүзне ничектер ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Әйтик, шул ук туганнар турында Әйе, аларның язмышлары да һәм гомерләре дә төрлечә булды. (Бу табигый хәл, кешеләр төрле вакытта туган шикелле, төрле вакытта дөньядан да китәләр.) Атакай белән Рокыя тутакай шактый картаеп үз түшәкләрендә үз әҗәлләре белән үлделәр. Срур тутакай, шөкер, яши әле һәм яшәр дә кебек, чөнки ул нык кеше, үзен карый да белә, яши дә белә. Ә менә Мөхәммәдъяр белән Нигъмәтулла дәдәкайның гомерләре шактый иртә өзелде. Фаҗигале рәвештә Мөхәммәдъяр дәдәкайны сугыш вакытында хезмәт армиясенә алып, Уралга җибәргән булганнар ул шуннан кайтмады. Әйтергә кирәк, авылына кайтып барган җиреннән югала ул. Вакыйга болайрак була: 1944 елның көзендә (шулай истә калган) минем атакай белән Мөхәммәдъяр дәдәкай һич уйламаганда-көтмәгәндә Свердловск вокзалында очрашалар. Атакай Куандыкта торучы Кәримә тутакай кызлары җибәргән «вызов» буенча шунда китеп бара, ә Мөхәммәдъяр дәдәкайның авыру сәбәпле хезмәт армиясеннән азат ителеп, өенә кайтып баруы икән. Ике бертуган бу очрашудан, билгеле, куаналар да, гаҗәпләнәләр дә һәм төрле яктан килеп тыгылган халык белән шыгрым тулы вокзалда күпмедер вакыт бергә дә булалар. Атакайның әйтүенә караганда, Мөхәммәдъяр дәдәкай бик бетәшкән булган, өсте дә сәләмә, ашарына да юк икән. Вокзал каршындагы кечкенә базардан атакай аңа ничәдер йөз сумга бер кирпеч икмәк тә алып биргән Мөхәммәдъяр дәдәкайга кирәкле поезд алданрак килә, һәм ул кадерле «кирпеч»ен салган киндер капчыгын кулына урап тоткан килеш шул поездның бер тамбурына көч-хәл белән эләгеп, китеп тә бара Һәм шул китүдән гаип өенә кайтып җитми. Ни булган, берәр бәхетсезлеккә юлыкканмы, юлда-мазар үлеп калганмы? белүче дә юк, күрүче дә юк һәм беркайдан бернинди хәбәр дә юк. Олы кеше су төбенә киткән таш кебек юкка чыга да куя. Соңыннан бу бик сәер-серле хәлне искә төшереп юраган чакта, атакай әйтә торган иде: «Шул бер кирпеч икмәге башына җитмәде микән бичараның? Ачлар, явызлар күп иде, бәлки, шундыйларның берәрсе икмәген тартып алып, үзен поезддан бәреп төшергәндер, авыру кешегә күпме генә кирәк соң?!» ди иде. Хәер, югалган кеше турында төрлесен юрарга була, әмма чын дөресен генә белеп булмый беркайчан да.

Нигъмәтулла дәдәкайның язмышы тагы да аянычрак, тагы да фаҗигалерәк Бусы инде колхозлашу елларында булган эш. Ул елларның гаять катлаулы вакыйгаларын, үтә кискен көрәшен сөйләп тору кирәк микән? Тарихтан һәм әдәбияттан без моны яхшы беләбез. Тик шуны гына әйтү кирәктер, ахрысы: авыл җирендә бу вакыйгалардан читтә калган, бу көрәшнең кискен җиле тимәгән кеше юктыр, булмагандыр ул чакта. Менә Нигъмәтулла дәдәкайга да тия ул, әмма ничек итеп?!

1930 елның октябрендә аны авыл Советына чакырып алалар. Авыл Советыннан, сине волостька чакырдылар, дип, Бүздәккә алып китәләр. Ә Бүздәктән инде Уфага озаталар һәм шул китүдән инде ул кайтмый югала. Сәбәбе билгесез. Тагын юрарга гына кала. Кеше бит өеннән үз аягы белән чыгып китә, берни белмичә!.. Хатыны Мәдинә җиңгәчәйнең әйтүенә караганда, Нигъмәтулла дәдәкай ялган әләк корбаны булырга тиеш. Чынлап та, ул бит авылның бер бае яки кулагы түгел иде, гади бер средняк! Әмма бик тынгысыз вакыт, хәлләр киеренке, көрәш кискен, мондый чакта берәүнең үчлек белән чагуы да кешене харап итәр өчен җитә кала. Ә үч саклаучы зур авыл җирендә һәрвакытта табыла ул. Кызганычка каршы, аның ише хәлләр аз булмады ул чакларда.

Хәтерлисездер аның җырын: «Утырдым ла көймәнең, ай, түренә» Тукта, мин әйттем микән, юк микән, Нигъмәтулла дәдәкай, пленнан качкач, төшендә унике кыр казы күргән Нәкъ унике ел торып кала ул туган илендә үзенең гаиләсе белән «Югалган» чагында кырыкның өстендә генә иде типсә тимер өзәрлек, тынгы белмәс дәдәкай!..

Аңардан дүрт бала калды икесе кыз, икесе ир бала. Баш баласы Зөләйха, атасы югалганда, җиткән кыз иде инде. Калган өчесе аталары пленнан кайткач туган балалар. Арада зурысы Бибинур, ә кечеләре Идюк (Идиятулла) белән Шамил; Идюк олырак, ә Шамиле атасыннан аерылганда кулда гына була әле. Мин инде бу балаларның нинди хәлдә калуларын, нинди газап-нужа кичерүләрен тәфсилләп язып тормыйм, чөнки тәфсилләп тормыйча да укучы моны күз алдына китерә алачак дип ышанам. Тик шулай да аларның язмышлары турында кыскача гына әйтеп китмичә булмас, ахрысы.

Зөләйха, атасын алып киткәндә, Каргалыда булмый Уфада укып йөргән чагына туры килә бу көтелмәгән хәл. Ләкин ел саен ул каникул вакытларында авылга кайтып, җәйге кыр эшләрендә атасына гел генә булышып, шул ук вакытта авыл яшьләре белән бергә спектакльләр, концертлар куюда да якыннан катнашып йөри. Әйтергә кирәк, ул авылның күзгә бәрелеп торган бер чибәре иде. Йөзе-бите, буе-сыны дисеңме бер генә дә килмәгән җире юк иде аның. Шуның өстенә табигать аны башка әйбәт сыйфатлардан да мәхрүм итмәгән: атасы кебек бик матур җырлый, пианинода шактый ук оста уйный (Уфада Срур тутакайларда торган чагында үзлегеннән өйрәнгән), янә килеп акыл-зиһен, үзен тота белү җәһәтеннән дә күпләрдән аерылып тора. Бәлки, беркадәр тәкәбберлеге булгандыр, ләкин үз бәясен яхшы белгән кайсы гына кызда юк ул?! Тик моның хәтәр ягы да бар иде ул чакта кызны үзенә карата алмаган егет тота да теләсә ничек аңардан үч ала. Үзеннән булмаса, атасыннан бу түбәнлек, бу әшәкелек дип тору юк Зөләйхага да әнә шундый янаулар булгалаган икән, ләкин яшьлеге аркасында ул аңа әһәмият кенә бирмәгән.

Назад Дальше