Әсәрләр. 3 том - Еники Амирхан 8 стр.


Әлбәттә, бу көтелмәгән коточкыч бәхетсезлектән Зөләйха ниләр кичергәнен бары үзе генә белә торгандыр. Әмма ул барысына да түзә, барысын да күтәрә. Башкача мөмкин түгел, таш белән бастырып куйсалар да, ничек тә изелмичә чыдарга кирәк. Авылга кайтып тормый, Мәскәүгә, Срур тутакайларга барып сыена, ә бераздан аспирантурада укучы, безгә кардәш тиешле Шәрәфетдин Еникеевкә кияүгә дә чыга. Башта алар Оренбургка китәләр, анда берничә ел торганнан соң Алма-Атага күчәләр. Ике баласы булуга карамастан, Зөләйха өзелгән укуын дәвам иттереп, институт тәмамлый. Шул рәвешчә, Шәрәфетдин казах университетында математика кафедрасы мөдире булып, ә Зөләйха педагогия институтында казах яшьләренә рус теле һәм әдәбияты укытып, Алма-Атада тыныч-матур гына яшиләр. Билгеле, ул тегендә, «Каргалыкай буенда» калган инәсе белән энеләрен дә онытмый, аларга өзлексез ярдәм итеп тора, ә сугыш алдыннан барысын да үз янына, Алма-Атага китертә. Асылда, алар, Зөләйха һәм Шәрәфетдин, ике малайны «баздан» көн яктысына чыгарып, аякка бастыралар. Әйе, Шәрәфетдиннең Нигъмәтулла дәдәкай балаларына күрсәткән изгелеген һич тә онытырлык түгел. Алма-Атага китергәч, җиңгәчәйгә бакчалы кечкенә бер өй алып бирәләр, һәм ул шунда булачак егетләре белән тыныч кына яши башлый. Аңарчы әле Бибинур, апасында торып, туташ булып җитешә, институт бетерә һәм кияүгә дә чыга Күпме мондый язмышлар безнең халыкта!

Бибинурның сугыш вакытында күргәннәре үзе бер тарих. Ләкин читкә тайпыласы килми белешмә рәвешендә генә әйтеп китәргә туры килә. Бибинурның ире кызыл командир, сугыш башланганда алар ил чигендә торалар. Июнь таңында фашистларның беренче бомбалары алар өстенә ява. Бибинур, күкрәк баласын алып, ут астыннан котылып чыга, ә ире ил чиген саклап кала һәм шунда һәлак тә була. Озын чигенү-качу юлы, күпме куркыныч маҗаралы хәлләргә юлыгу, инде беттек дигәндә генә, билгесез, әмма изге күңелле кешеләр ярдәмендә котылып калу баласын күкрәгенә кыскан яшь ана шуларның барысын да үз башыннан кичерә.

Сугыш бетә, яралар әкренләп төзәлә, исәннәр һаман яши бирә. Бибинур да Казахстанның Талдыкурган өлкәсендәге бер район мәктәбендә озак еллар казах һәм уйгур балаларын укытып тора. Шунда әкренләп үзенә йорт кора, хуҗалыгын булдыра, ут астыннан алып чыккан малаен үстерә, Ташкентка җибәреп вуз бетертә кыскасы, бер эзгә төшкән тормыш үз җае белән һаман алга таба тәгәрәмәктә, искечә әйтсәк. Хәзер инде Бибинур пенсиядә, яңадан иргә чыкмады ул, гомерен уздырган җирдән һәм мәктәбеннән читкә китмичә, шунда хөрмәт казанган карт мөгаллимә булып, ялгызы тыныч кына яшәмәктә. Ачы язмышның ахыры әнә шундый, рөхсәт итсәгез, бәхетле дияргә дә ярый, минемчә.

Идюк белән Шамилне 1934 елның салкын кышында миңа бер кайтып күрергә туры килгән иде. Ул чакта җиңгәчәй сүтеп алынган йортның бәрәңге базын землянка итеп, шунда ике баласы белән торып маташа иде. Бер чыбык заты да күренмәгән, кәфендәй ап-ак кар баскан ялан кадәр ихатаның читендәрәк әз генә чыгып торган калай морҗаны шәйләп, шуңа таба тар гына сукмактан барып, траншеядай аралыктан түбән төшеп, землянкага барып кергәч, мин, атларга урын тапмыйча, ишек төбендә үк тукталып калдым. Бу чын мәгънәсендә баз иде, анда учак та казан һәм кечкенә бер сәке башка берни дә юк Сәкедә киндер күлмәк-ыштаннан, яланбаш ике малай утыра, инәләре күренми, каядыр чыккан, ахрысы. Мин малайларга дәшәм җавап бирмиләр, «Инәгез кайда?» дип сорыйм, юк, дәшмиләр. «Мин бит абыегыз булам, дәдәгез» дип тә карыйм, барыбер тавышларын чыгармыйлар, тик шунда күзләрен тутырып миңа карап торалар. Тагын шунысы гаҗәп: аларның бу карашында ятсыну да, уңайсызлану да һич сизелми, бары кешедән бизүгә охшаган ниндидер бер җан салкынлыгы гына чагыла иде. Менә җиңгәчәй дә кайтып керде, мине күреп исе китте. «Әй, Әмерханым, Әмерханым» дип елап та алды. Мин исә бер теземне кочаклап, башымны юри югары каерып (гүя шулай иткәч, күздән яшьләр бәреп чыкмаска тиеш иде), таш сындай катып, сәке кырында тик кенә утыра бирдем. Җиңгәчәйдән юньләп берни сораша да алмадым, тәкатем җитмәде, хәер, ул үзе хәзерге хәлләрен бераз сөйләп аңлатты. Зөләйхадан ярдәм һаман килгәләп тора икән, шуның өстенә җиңгәчәй каен тузыннан сагыз кайнатып, хатын-кыз арасында саткалый икән, шулай итеп көннәрен көнгә ялгап баралар икән әле. Шөкер, ди, ачыкканыбыз юк, ди җиңгәчәй бичара!.. Татар хатыны шул.

Бу минем сугышка чаклы Каргалыга соңгы кайтуым иде. Күп еллар узгач, мин Ялтадан кайтышлый Севастопольдә Шамилне эзләп таптым. Землянкада дәшми утырган кечкенә малай хәзер чын ир-егет булган. Атасына бик охшаган, шундый ук чандыр, төз гәүдәле, аксылрак чырайлы, туры борынлы, бәлки, буйга бераз кайтышрак булыр Атасы кебек җитез, хәрәкәтчән, ачык күңелле, сүзгә дә юмарт икән. Ул хәрби флотта хезмәт иткән, укыган, квалификация алган, мин күргәндә дә хәрби корабларда электрик булып эшли иде. Өйләнгән, баласы бар. Севастопольнең үзендә яңа квартирада тора. Әйтергә кирәк, Севастопольдә теләсә кемне тотмыйлар, димәк, Шамил монда торыр өчен тулы ышаныч та казанган.

Атасын бөтенләй хәтерләми, әмма сурәтен генә булса да бик күрәсе килә икән. Миннән дә: «Атакайның карточкасы сездә булырга тиеш», дип кат-кат сорады. «Юк вет», дигәнгә дә ышанып бетмәде, гареп! (Каргалыча әйтсәк.) Хәлбуки Нигъмәтулла дәдәкайның солдатта чакта бер иптәше белән төшкән фоторәсеме бар иде, мин үзем дә аны ничектер күргән идем кебек, ләкин шул фоторәсем берәүдә дә юк, кая киткән, кемдә калган һичкем белми. Ә Шамилгә бик кирәк икән ул бердәнбер «карточкы», атасын хыялында гына булса да терелтер өчен кирәк икән аңа! Мине вокзалга озата төшкәч тә, кыенсынып кына тагын шуны кабатлады: «Һич югы, фотосын гына күрәсе иде бит», диде. Мин инде берәр җирдән таба алсам җибәрермен дип аны юаткан булдым.

Ә менә Идюкне (Идиятулланы) теге землянка базында күргәннән соң миңа яңадан бер генә тапкыр да күрергә туры килмәде. Әмма беләм: ул да үсеп егет булган, армиядә хезмәт иткән, соңыннан заводта эшләгән, аннары бер рус кызына өйләнгән. Куйбышевтан ерак түгел Кинель дигән шәһәрдә үз йортында тора икән. Хатыны да шул Кинельдән, хатынының ишле туганнары да шунда яшиләр икән. Бәлки әле Идиятулла исемен дә үзгәрткәндер, хәер, кызыксынып сораганым юк, ә менә тормышы бик әйбәт дип ишеттем.

Мәдинә җиңгәчәй озак яшәде. Әмма бу озын гомернең үзенә тигән өлеше шактый кыска. Абзаннан Каргалыга килен булып төшкәч, Нигъмәтулла дәдәкай белән герман сугышына чаклы дүрт-биш ел торып кала. Дүрт ел солдатка булып тора, каенатасын һәм каенанасын карап, бөтен хуҗалыкны үз җилкәсендә алып бара. Нигъмәтулла дәдәкай пленнан кайткач, нәкъ унике ел алар тагын бергә торып калалар. Шуннан соң инде җиңгәчәй тол хатын булып картая. Дүрт баласы дүрт якта, ул шуларның әле берсенә, әле икенчесенә барып, кунаклап кайта-китә йөри. Ләкин гомеренең күбрәк өлешен Зөләйхада торып уздыра, аның балаларын үстерешә һәм сиксәннән узып, Зөләйха кулында вафат та була. Туып үскән җире аның Башкортстандагы тын гына аккан ямьле Түреш буенда иде, мәңгелек урыны исә Казахстанның гел селкенеп торган карлы-бозлы Алатау итәгендә. Берише татар хатынының типик язмышы түгелме бу?.. Хәер, мин һич тә гомумиләштерергә теләмим, мин, кичерегез, балачагымнан ук күңелемдә сакланган бер җиңгәчәм турында гына сөйләдем. Ташлы туфрагы мамык булсын аның!

Якын туганнар хакында сүз хәзергә шуның белән тәмам. Нәтиҗә ясап, нәрсә әйтергә мөмкин?.. Без яшәгән дәвернең төрле чагы булды, төрле хәлләрне күреп үткәрергә туры килде, үкенечле югалтулар да, кызганычка каршы, аз булмады.

Ләкин мондый нәтиҗә ясау өчен генә «дәдәкай тарихы»н язып тору кирәк идеме соң?.. Кирәк иде, чөнки менә миңа язучыга кагыла ул тарих. Ә язучы юкны бар итмәскә, барын яшереп тормаска тиештер дип беләм. Бигрәк тә үзе турында тәвәккәлләп язарга тотынгач!

Урам буйлап

Соңгы тапкыр Каргалының югары очыннан түбән очына кадәр ашыкмыйча гына бер узасым килә. Кайбер үзем белгән һәм кешедән ишеткәннәрне искә төшерер өчен. Кызганычка каршы, башта ук телгә алынган әлеге «Каргалы тарихы» тулысынча минем кулыма кермәде, шуның аркасында Каргалының нәкъ менә үзенә караган өлеше белән миңа танышырга да туры килмәде. Ә ишеткән-күргәннәрдән генә чыгып сөйләү бик үк ышанычлы түгел ялгышулар да, төгәлсезлекләр дә булырга мөмкин. Ләкин башка чарам юк, авыл тарихын яхшырак белүчеләр мине гафу итсеннәр!

Хуш, урам буйлап узабыз. Бу төп урам бер өч чакрымга сузыла торгандыр. Һәрбер зур авылдагы шикелле ул монда да, инеш агымына карап, өчкә бүленеп йөртелә: югары оч, урталык һәм түбән оч. Билгеле, йөз илле ел дәвамында Каргалы бик нык үсә. Төп урам үзе дә һаман сузыла, аңа янәшә (параллель) урамнар да, шуларны аркылы кисеп узганнары да әкренләп барлыкка килә. Алар төрле исемнәрдә йөриләр. Мин белгәннәрдән, мәсәлән, югары очта зур гына Шатон урамы бар, урталык белән түбән оч арасында, инешкә таба Төбәк дигән җир дә бар. Моны Каргалының иң борынгы җире, диләр. Шулар кебек төрле исемдә йөргән урам яки урыннар аз булмаска тиеш, ләкин мин аларның күбесен ачык кына белмим. Мәсәлән, авылда «эт җыены» дип сөйләгәнне еш кына ишетә идем, ә кайда, нәрсә ул шуны ничектер һаман белә алмыйча йөрдем. Бактың исә, «эт җыены» дигәннәре ул безнең бабакайлардан ерак та түгел, югары оч белән урталык арасындагы бер урын икән. (Кемнеңдер капка төбе булса кирәк.) Шунда кичкырын эштән бушаган ир-ат җыелып, тәмәке көйрәтеп, төрле мәзәк сөйләп, үткән-сүткәннән көлеп утыралар икән. Анда тел чарлаганнар, кызык уйлап чыгарганнар, күзләренә чалынган һәркемнең берәр көлке ягын тапканнар кыскасы, халык «эт җыены» дигән исемне бик белеп таккан ул урынга. Бер генә мисал. Әйтик, авылда кемдер кемнеңдер кызын ярәшер өчен баш кода булып бара. Мондый мөһим вакыйга кешеләр теленә кермичә калмый, әлбәттә Һәм озак та үтмичә, «эт җыены» бу вакыйганы менә болайрак ясап чыгара: сукыр Хәллә сукыр Хәсәннең сукыр атын җигеп, сукыр Усманның сукыр малаеннан сукыр Гомәрнең сукыр кызына баш кода булып барган Менә шул. Ләкин бу «мәзәкнең» хикмәте шунда ки, ул коры уйдырма гына түгел, аның, ничек дим, үзенә күрә реаль җирлеге бар. Чынлап та, шул вакыйгага катнашучылардан берсенең күзенә кайчандыр ак төшкән, икенчесе тагын чепи күзле икән, өченчесенең дә бит-күз тирәсендә ниндидер кимчелеге табылган, шуның өстенә, җитмәсә, җигеп барган атының да бер күзе ага торган булган. Һәм шул җиткән дә бөтенесен җиңел кулдан сукырга әйләндергәннәр дә куйганнар. Тик авылның көлә-көлә эче генә катсын!

Ярый, «эт җыенын» да уздык ди. Сезне, бәлки, авылның гомуми күренеше кызыксындыра торгандыр ничегрәк ул, төзекме, тазамы, матурмы? Әйтергә кирәк, Каргалының утырган җире табигатькә бай түгел: зур суы да, урманы да юк, әмма авыл үзе бөтен, таза иде. Йортларның күпчелеге кара-каршы салынган, такта белән япкан йортлар. Капка-коймалары да тактадан. Еш кына калай белән япкан зуррак, матуррак йортлар да очрый. Берничә чардаклы йортны да беләм мин. Шулай ук бер генә бурадан салынган, салам түбәле, җил капкалы өйләр дә бар иде, ләкин алар, унга бер дигәндәй, әллә ни күп түгел иде. Кыскасы, халыкның зур күпчелеге урта һәм уртадан өстенрәк тормышлы хуҗалардан гыйбарәт булганга күрәдер инде, авылның гомуми күренеше дә «уртадан югары» әйбәт, төзек кенә иде. Ташпулатлар булмаган кебек, читәннән үреп, балчык белән сылаган өйләр дә юк иде шикелле һәрхәлдә, андый өйне мин хәтерләмим.

Каргалының бер кимчелеге булса, ул да аның яшеллеккә ярлылыгы иде. Агач бакчалары аз иде, җимеш агачлары бөтенләй юк диярлек, булса да шул сәрби дә сирень, миләш тә шомырт Болары да сирәк йортларда гына. Бөтен авылның бакча дигәне ул абзарлар артындагы бәрәңге мәйданы менә ансыз инде бер генә йорт та юк иде. Каргалы «бульбасы» шәп иде бәләктәй кызыл бәрәңге!

Әйе, Каргалы зур авыл. Өч мәчете бар, өч мәхәлләгә бүленә. (Авылның зурлыгына караганда, мәчетләр күп түгел иде.) Бу җиргә иң беренче килеп утыручылар егерме хуҗалык (йорт) булса, 1926 елда инде аның саны биш йөз егермегә җитә. Йөз илле ел эчендә әнә ничек үскән ул!.. Каргалының җире дә күп, басу-кырлары да еракта иде. (Җир мәйданы уналты мең гектарга җиткән дип ишеткәнем бар.) Мәгълүм булганча, революциядән соң, егерменче елларның урталарында артык зураеп киткән авыллардан иркенрәк җиргә күчеп утырулар башлана. Бу процесстан Каргалы да, билгеле, читтә калмый. Аның халкы да төрле тарафка аерылып чыга башлый һәм, шул рәвешчә, Каргалы җирендә кечерәк кенә яңа авыллар елгачык үрендә «Каргалы баш», елгачык түбәнендә «Каргалы тамак», Әркәсле ягында «Бакча», Чабылтау артында «Зиреклебаш» барлыкка килә. Янә тагын «Бишкиртек» дигәне дә бар, имеш, ләкин мин андый авылның барлыгын белмим «эт җыены» уйлап чыгарган мәзәк кенә түгел микән? (Хәер, берничә йорт авыл очындагы киртләчле тау итәгенә күчеп утырганнар шикелле, бәлки, шуларга бу «матур» исемне такканнардыр.) Шуның өстенә күпмедер хуҗалык Чиләбе өлкәсендәге «Чибәр күл» дигән җиргә дә күчеп китә. Мондый «аерылып чыгулардан» соң төп Каргалы үзе кечерәеп һәм сирәгәеп калырга тиеш иде. Ләкин мин кайтып йөргән чакларда, ул һаман искечә зур иде, тоташ иде, таралганы һич тә сизелми иде. Тыгыз утырган зур авыл үзенең йөзен тиз генә югалтмый, күрәсең. Әмма Каргалының чынлап үзгәрүе (дөресрәге, таралуы) сугыш вакытында һәм сугыштан соң башланды булса кирәк. Әйтергә генә ансат, Ватан сугышы фронтларында Каргалының биш йөз кешесе ятып кала. Теге вак авылларны кертеп исәпләгәндә дә бу коточкыч зур югалту! Алар барысы да бит йорт башы яки йорт терәге ирләр Мондый югалтудан соң авылың бөтенләй юкка чыгып бетсә дә гаҗәп түгел. Әмма Каргалының беткәне юк. Ул яши, өтелеп, сирәкләнеп калса да, һаман шул Каргалыкай буенда утыра ул. Тик кешеләре инде башка сугыштан соң туган, өлгергән кешеләр. Борынгы картлар юк, беткән алар, булганнары исә минннән олырак яки минем яшьтәге картлар (бик күп малайлардан сирәк кенә сакланып калган замандашларым дияр идем мин аларны) Шулай ук читтән килеп утыручылар да бар булса кирәк. Кайчандыр аерылып чыккан Зиреклебашны яңадан төп авылга күчергәннәр. Кыскасы, чишмә типкән, үлән үскән җирдә тормыш бетми һаман дәвам итә ул. Бәрәкәтле җир кешеләрне үзенә җыя да, бәйли дә, тик аңа иминлек белән тынычлык кына булсын!

Хәзерге вакытта Каргалы терлек симертү совхозының бер бүлеге икән. Бу бик әйбәт хуҗалык булырга тиеш, чөнки Каргалының мал йөртерлек җирләре күп, элекке заманда да авылдан унбиш көтү чыга торган булган.

Һәрбер зур авылдагы шикелле Каргалыда да халык бик чуар иде. Барысы бер яктан килүләренә һәм тел-гореф җәһәтеннән бертөсле үк булуларына карамастан, алар арасында шактый зур аерма да яшәп килгән. Иң элек алар сословиеләргә бүленгәннәр: күпмедер өлеше морзалар, калганнары исә гади крестьяннар. Бу соңгылары да төрле тамырдан чыгып, төрле исемдә йөргәннәр: «Мулла халкы» (Янгуразовлар), «Азый халкы» (Азиевлар), «Бүре халкы» (Килмәмитовлар) «Мулла халкы»ның исеме кайдан алынганын югарыда әйткән идем инде (минем инәй шул халыктан), «Азый халкы» дигәне кеше исеме белән бәйләнгән булса кирәк, ә менә «Бүре халкы» дигәнен мин, күпме сорашсам да, ачык кына белә алмадым. Аларны усал, кара халык диләр иде, шуның өчен генә «бүре» кушканнармы, әллә моның бик ерактан килгән башка берәр тамыры да бармы билгесез7*.

Назад Дальше