Бу әйткәннәрдән тыш авылда бер үк фамилия йөрткән һәм бер тирәдәрәк оешып утырган ваграк төркемнәр дә бар иде мәсәлән, Утяшевләр, Мамлеевлар, Сундюковлар Боларның да бер ишеләре морза (Мамлеевлар), икенчеләре исә (Утяшевләр) бу дәрәҗәдән мәхрүм. Билгеле инде, сословиеләр арасында тигезлек булуы мөмкин түгел. Димәк, үзара мөнәсәбәтләр дә шуңа карап йөргән: морзалар үзләрен өстен санаганнар, «түбәннәр» белән аралашмаска тырышканнар, мәсәлән, «Бүре халкы»ннан кыз алмаганнар, кыз бирмәгәннәр. Гомумән, алар нәсел тикшерергә яратканнар, борын еш кына ишетелә торган «затлы» яки «затсыз» дигән төшенчә дә әнә шуннан килеп чыккан булса кирәк. Менә ни өчен морзалар элек-электән үк бары үзара (аерым очракларны исәпләмәгәндә) кыз алышып, кыз бирешеп килгәннәр һәм нәтиҗәдә Еникеевләр белән Терегуловлар бер-берсенә туганлык җепләре белән бик нык бәйләнеп, чуалып беткәннәр. Бу бәйләнешләрне минем атакай бик яхшы белә иде. Һәм мин аны бик гаҗәпләнеп тыңлый торган идем. Чөнки мин үзем «туганлык җепләре»н белү җәһәтеннән бик «аңгыра» булып чыктым, шактый якыннарның да кайсы яктан, ничек туган булуларын гомерем буена диярлек аерып бетә алмыйча йөдәдем.
Әйе, кайчандыр элекке заманда әнә шулай булган, әмма революциядән соң сословиеләр юк, бетерелгән иде инде. Минем үземә сословие мөнәсәбәтләрен күрергә дә, татырга да туры килмәде, чөнки мин үскән Дәүләкәндә байлар бар иде, ярлылар бар иде, ләкин морзалар юк иде. Каргалыга кайткан чакларымда гына «морза» сүзен ишеткәли идем, хәер, анда да инде берәү дә үзен исән баштан морза дип атамый иде. Хәзер барысы да бертигез, барысы да гади авыл халкы, крестьяннар Әмма шулай булса да, «морзалык» дигән уй-караш кешеләрнең, ничек дим, каныннан чыгып бетмәгән иде әле, ара-тирә сүздә яки мөнәсәбәттә үзен сиздереп куйгалый иде.
Кечкенә бер эпизод әле дә онытылганы юк. Мөхәммәдъяр дәдәкай туеннан соң, егерме икенче елның гаҗәеп матур килгән җәендә булса кирәк, мин, кемгәдер утырып, тагын Каргалыга кайттым. Ишегалдына үтеп, тарантастан төшүемә, француз бөркәнчек ябынган Хәнифә җиңгәчәй яшь килен җәһәт кенә каршыма килде дә чүгенеп (ягъни реверанс ясап) миңа «Исәнмесез, кече морза!» дип, ике кулын сузды. Мин бу көтелмәгән хәлдән шактый югалып калдым, кызарып-каушап кына җиңгәчәйгә кул бирдем, мәгәр шул минутта гына аның болай зурлап күрешүен ничектер аңлап та җиткермәдем. Тик бераздан гына минем бәләкәй башыма килеп җиткәндәй булды: кара, мин морза икәнмен ләбаса! Кече морза! Менә ни өчен яшь җиңгәчәй минем белән, гафу итегез, унөч яшьлек маңка малай белән чүгенеп, ике куллап күрешкән икән. (Безнең Каргалыда яшь киленнәр, киявенә туган тиешле ирләр белән күрешкәндә, хөрмәт йөзеннән әнә шулай чүгенеп алалар, ягъни реверанс ясыйлар иде. Бу аларда бик борыннан килгән гадәт. Хәзер юк, күптән беткән.) Шулай итеп, мин дә зур хөрмәткә лаек булдым. Дөрес, морза булуның хәзер өч тиенлек тә әһәмияте юк, моны бөтенесе белә дә торгандыр инде, ләкин шулай да борынгы гадәт буенча «морза» дип зурлап дәшүне онытып бетермәгәннәр, имеш! Соңыннан күпме күрешергә туры килсә дә, җиңгәчәйдән мин алай чүгенеп исәнләшкәнне бүтән инде ишетмәдем.
Ни өчендер минем атакай Каргалы халкын мактарга ярата торган иде. Затлы, төпле халык, ди иде, инсафлы, әдәпле, туган җанлы, ачык күңелле, укыган зур кешеләр дә чыккан, дип тезеп китә торган иде. Ихтимал, бу аның Каргалыда үткәргән ир-егет чакларын, өйләнеп бәхетле яшәгән вакытларын һәм якыннан аралашкан, йөрешкән дус-ишләрен сагынуы белән бәйләнгәндер. Картлыкка таба ул дус-ишләрнең күбесен югалтсаң, тормышың һаман авырая, күңелсезләнә барса, үткәннәрне сагынып утырудан башка тагын ни кала?! Сагынырлык үткәнең булу үзе бер зур юаныч! Әмма мин үзем яшьтән үк атакай сүзләренә ышанып бетмәдем, чөнки минем дөньяга күзем бөтенләй башка вакытта, башка шартларда ачылды. Әлбәттә, һәр җирдәге шикелле Каргалыда да яхшы кешеләр аз булмагандыр бу кадәресен берәү дә инкяр итмәячәк (намуслылык, инсафлылык, гомумән, күп кешеләргә хас сыйфат, тик Ходай аны һәркемгә дә тигез бирмәгән). Шулай ук Каргалы халкының уку-белем ягыннан күрше-тирәдәге авыллардан өстен торуына да ышанырга була. Шулайрак танылган да Каргалы Әмма ләкин бердәмлек белән татулыкка килгәндә, юк, монысы инде, туп-туры гына әйткәндә, иллюзия! Халыкның сословиеләргә бүленгәнен күрдек, һәм шушы сословиеләрнең үз эчендә дә кешеләр тигез түгел, күптән инде төрле социаль катлауларга бүленеп беткәннәр. Берәүләре баеган, берәүләре бөлгән, күпчелек исә шушы ике уртада. Әлеге түбән сословиедән саналган «азый», «мулла», «бүре» халыкларының бик таза тормышлылары булган шикелле, «морзаларның» да атсыз-тунсыз азап чиккән фәкыйрьләре бар иде. Кыскасы, мәшһүр Каргалының үзендә социаль типларның төрлесен баен, сатучысын, ярлысын, хәерчесен, укыганын, укымаганын күрергә, хәтта зимагуры белән карагын да очратырга мөмкин иде. Һәм кемнәр генә чыкмаган бу чуар халыктан большевигы да (Нигъмәт Еникеев), меньшевигы да (Гомәр Терегулов), эсеры да (Хәллә Еникеев). (Билгеле, мин монда мисал өчен берәр генә фамилияне күрсәтү белән чикләнәм.) Бәс, шулай булгач, нинди бердәмлек һәм татулык турында сүз булырга мөмкин ди?! Антагонизм һәм көрәш менә нидән гыйбарәт Каргалының да тарихы. Революция елларында, шулай ук колхозлашу вакытында бу көрәш гаилә эченә керә, ике туган арасында башлана. Срур тутакайның сөйләгәне, әгәр дөрес булса, Каргалы кешесе Габдрәхим Еникеев, кызыллар Бохараны азат иткәннән соң, шәһәрнең беренче коменданты булган, ә шул ук вакытта аның бертуганы Искәндәр акларда офицер булып йөргән. Ике братның үзара талашканын элегрәк минем дә ишеткәнем бар иде, ди Срур тутакай Югарыда мин Еникеевләрнең туганлык җепләре белән уралып беткәнен әйткән идем, әмма сыйнфый көрәш законы җепләрне генә түгел, чылбырларны да өзгәләп ташлады. Моның дистәләрчә мисалын китерергә мөмкин булыр иде, ләкин мисалсыз да бик яхшы аңлашыла торган хакыйкать.
Инде үзем белгән кайбер кешеләр турында сөйләп үтәсем килә. Заманында Каргалыда Рәхимҗан дигән зур бер бай булган. Мәкәрҗә ярминкәсенә олау-олау тире-яры илтеп, аннан чәй-шикәр төяп кайтып сәүдә иткән, диләр. Атакай аны «Рәхимҗан җизни» ди иде, димәк, безгә кардәшлеге дә булган икән. Мин аңардан калган йортны да әзрәк хәтерлим әле. Ул бабакайлардан түбән очтарак, кайчандыр таза-шәп, ә хәзер шактый искергән, тузган калай түбәле зур бер йорт иде. Анда Рәхимҗан байның улы Камалетдин абзый тора иде. Картаеп барган кеше иде инде, атакай да аңа «Камалетдин абзый» дип дәшә иде. Менә шул зур колаклы, зур борынлы, битен эре сызыклар ерып төшсә дә, үзенчә ничектер мөлаем чырайлы һәм мәзәк кенә сүзле абзый нэп вакытында атна саен Дәүләкән базарына кырык чакрым Каргалыдан җәяүләп килә торган иде. Башында керләнеп беткән эшләпә, өстендә озын чабулы әллә иске бишмәт, әллә иске җилән, аягында читек өстеннән киндерә белән урап бәйләгән чабата, кулында юан гына таяк, арып-талып безгә килеп җиткәч, өйгә дә кереп тормыйча, тизрәк түбән баскычка «лып» итеп хәл җыярга утыра иде. Димәк, ул чакта аның аты-мазары булмаган. Арып килүенә карамастан, ул энем белән миңа ни өчендер гел генә: «Нихәл сез, очлыкайлар!» дип дәшә торган иде. Күрәсең, үзенчә шаяртуы булгандыр инде
Мин Камалетдин абзыйны чынлап кызгана идем, нигә килеп йөри, нигә атлы кешегә утырып килми дип уйлана идем. Әллә утыртмаганнар, әллә үзе утырырга теләмәгән Хода белсен! Базарда ни эше калган дисәң, ул шунда тире-яры җыючыларга булышып, үзенә әз-мәз акча төшерә икән. Байлык бер айлык, хәерчелек, саклап тотсаң, гомер буена җитә, диләр Камалетдин абзый да әнә шундый хәерчелеккә дучар булган бер кеше иде. Һәм, бөлгән байлар гадәтенчә, салырга да бик ярата иде, мәрхүм!
Ә менә бай Гали Дәүләкән базарына шәп атта, яхшы тарантаста килә торган иде. Ул безгә керми иде, ләкин атын капка төбендә туктатып, тарантастан төшмичә генә атакай белән сөйләшеп китә иде. Мин дә аны шул чакта гына күреп калгалый идем. Тулы-таза гәүдәле, симезрәк шома битле, матур зур күзле бу кеше атадан калган мал белән түгел, ә үзенең зирәклеге һәм булдыклылыгы аркасында ничектер баеп киткән, имеш. Авылдагы иң матур йортны, янәшәсендәге таш кибетне, ишегалды түрендәге калай белән япкан амбарларны да ул инде үзе салдырган. Ләкин шулардан башка (әйтик, җир биләү, мал асрауга килгәндә) аның әллә ни зур байлыгы булмаган дип тә сөйлиләр иде. (Артык баеп китәргә, бәлки, өлгерә алмыйча да калгандыр.) Шулай да бөтен авыл аны «бай Гали» дип кенә йөртә иде. Колхозлашу башланганга кадәр үзенең шәп йортында торган бу вакытта инде ул сату итмәгән, ә базар йөреп дәүләткә тире җыйган. Ләкин аның болай «тыныч» яшәве озакка бармаган. Байдан бушатылган йортны күпмедер вакыт китапханә итеп тотканнар, аннары ни өчендер мәктәп ихатасына күчереп, өен үзенә, чардагын үзенә аерым салып куйганнар Йортның хуҗасы башта Архангельск якларында булып, шуннан соң Сәмәркандта озак кына торып, ахыры гомерендә Уфага кайтып, шунда вафат та була. Аның улы Касыймны бик әйбәт хирург диләр иде, ләкин ул да инде дөньяда юк.
Атакай белән Гали абзый бер заман кешеләре, борыннан ук дус та булганнар, бер-берсен табышкач, соңгы көннәренә хәтле хат та язышып тордылар. Моннан берничә ел элек кенә атакайның кайчандыр Гали абзыйга җибәргән фоторәсемен миңа Уфадан алып кайтып бирделәр. Урам фотографы гына төшергән рәсемнең артында җыр сыманрак «шигырь» дә бар. Менә шуннан бер генә өзек:
Бу юлларны язганда атакайга җитмеш биш яшь булган. Әйе, үткән шул инде, яшьлекләре генә түгел, заманнары, чорлары да күптән үтеп киткән Һәм үтәчәк икән ул, кем генә булуыңа да карамастан!
Каргалының мин белгән кешеләре әле телгә алынганнар белән генә чикләнми, әлбәттә. Безнең кардәш-ыру күп иде, кайбер якыннарына мин малай чакта барып та йөри идем. Әйтик, Саттый (тулы исеме Гапсаттар) җизниләргә яки Сәгыйть бабакайларга. Боларның берсе безнең бабакайга, икенчесе әбекайга бик якын кардәшләр. Икесе дә бездән түбән очтарак торалар. Саттый җизниләрнең ишегаллары үзе бер ялан диярсең ифрат зур иде, тапталмыйча яткан җирләрендә кыр чәчәкләре дә үсә иде. Малны да заманында күп асраганнар булса кирәк, утлауларындагы еллар буенча җыелган, тапталып-басылып беткән иске тирес зур бер тау булып өелгән иде. Без бала-чага шуның өстенә менеп уйный торган идек.
Саттый җизни турында кызык кына нәрсәләр сөйлиләр иде. Ата-анасыннан зур байлыкка ия булып калгач, аны минем бабакайның тутасына, яшькә үзеннән күп олы кызга өйләндергәннәр. Кияү әле чынлап та бик яшь булган, өйләнгәч тә малайларга ияреп чана шуарга йөри икән. Әгәр «җизни»не тау шуганда орсалар-елатсалар, хатыны Гөлҗиһан табагач күтәреп чыга икән дә бөтен малайларны пыр туздырып куа икән. Бик үткен-чая булган диләр яшь килен!
Болар борынгы кешеләр, үзләре генә түгел, балалары да күптән картаеп, үлеп беттеләр. Балаларының балалары инде картайдылар. Иң олысына медицина докторы, профессор Гыйниятулла абзый Терегуловка хәзер сиксән тугыз яшь! Иң кечеләре Мичурин шәкерте, Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Хәсән Еникеев тә минем чамаларда булыр. Бу Саттый җизниләрнең әлеге яландай ишегалдында аунап үскән малай. Аны шул чагын мин аз гына хәтерлим, ләкин соңыннан безгә бүтән беркайчан да очрашырга туры килмәде.
Ә менә Сәгыйть бабакайларның ишегаллары тар иде, каралтылары рәттән тезелеп киткән иде шулайрак күз алдында саклана. Аның каравы яшел калай түбәле йортлары зур да, бик таза да иде. Бөтен җирдә тәртип, чисталык, ничектер шәһәр йортларын бераз хәтерләтә иде. Сәгыйть бабакайның ике улы Гомәр белән Гали учительләр иде, бәлки, аларның да бу йортка тәэсирләре булгандыр. Шулай ук Дәүләт думасы члены Гайса морза Еникеев тә Сәгыйть бабакайның якын туганы. (Бертуганнар түгел микән?) Күрәсез, алар үзләренә аерымрак, мәдәнирәк (яки «затлырак») токым булганнар. Безгә кардәшлекләре, әйткәнемчә, әбекай ягыннан.
Гайса морза бервакытны Уфадан безгә (Дәүләкәнгә) дә килеп киткән иде. Зур гәүдәле мәһабәт кеше, йөзе-бите дә эре, чал чәчле, яланбаш, өстенә юка киндердән иркен күлмәк киеп, билен тар гына каеш белән буган. Атакай мине, аңа күрсәтер өчен булса кирәк, залга чакырып алды. Гайса абзый миңа ни өчендер русча дәште, мин, билгеле, аңа җавап бирә алмадым. Шуннан соң ул зур кулы белән минем башымны тотып, әкрен генә селкеткәндәй итте, ниндидер бер җылы сүз әйтте, ләкин мин бик кызарып, залдан тизрәк чыгып киттем.
Гайса морза Еникеевнең тарихы, минемчә, игътибарга лаек. Үзе ул учитель, аннары Оренбург байлары Хөсәеновларның баш доверенные, соңыннан опекуны булган кеше. Өченче һәм дүртенче Дәүләт думасына сайлангач, аның трибунасыннан еш кына изелгән вак милләтләрнең аң-белем, культура өлкәсендәге мәнфәгатьләрен яклап, аларга күбрәк хокуклар таләп итеп речьләр сөйләгән. Революциядән соң Вятка шәһәрендә, аннары Уфада торып, 1931 елны үз әҗәле белән вафат була. Аңа кагылмыйлар һәм тимиләр Әле үткән гасырның ахырында аның Оренбург һәм Уфа губерналары буйлап борынгы татар-башкорт җырларын җыеп йөргәнен югарыда әйткән идем инде. Кыскасы, татар дөньясының катлаулы заманында яшәп, нидер эшләп, ниндидер эз калдырып киткән шәхесләрнең берсе. Алар аз булмаган милләтенә үзләренчә хезмәт итәргә тырышкан һәм күптән онытылган шәхесләр
Азрак читкә тайпылдым бугай Каргалыдагы мин белгән якын кардәшләр, билгеле, барысы да алай бертигездән түгел иде. Кайберләре баерак, каберләре ярлырак, ләкин артык фәкыйрьләре юк иде шикелле, һәрхәлдә, миңа андыйларын күрергә туры килмәде. Әмма шулай да мине бик гаҗәпләндергән бер хикмәтле кардәшләребез бар иде. Алар дүрт брат: Хәсән, Хәллә, Гомәр һәм иң кечеләре Әбүбәкер. Бабакай ягыннан безгә бик якын кардәшләр. Мин Хәсән абзый белән Әбүбәкерне яхшырак белә идем. Аларның йортлары урам аша, мәчеттән аз гына югарырак. Сирәк кенә булса да, шуларга кергәли идем. (Минем чамадарак бер кызлары бар иде, күрәсең, шуңа ияргәнмендер инде.) Ләкин, дөресен генә әйткәндә, аларның йорты мине беркадәр шомландыра торган иде. Ник дисәң, гаҗәп тә искергән, тузган, котсыз, шапшак бер йорт иде ул Юк, аны һич тә фәкыйрьләр йорты дип булмый кара-каршы салынган, такта белән япкан һәм кайчандыр ул таза-бөтен дә булгандыр, әлбәттә Әмма хәзер шулкадәр бетәшкән, Ходаем, әйтерсең аңа йөз ел буена да кеше кулы тимәгән. Бүрәнәләре кап-кара, түбәсендә яшел мүк, тәрәзә пыялалары керосин табыдай зәңгәрләнеп тора. Болдыр баскычлары да, өйалдының идән такталары да күптән черек басканда бер башы батып китсә, икенче башы күтәрелә Инде ызбаның эченә кергәч, андагы тәртипсезлеккә, шакшылыкка исең китәр. Өйнең бөтен түрен иңләп алган киң сәке өстендә сәләмә юрган, каткан туннар буталып ята, ястык-мендәрләрнең тышы юк, бер кат сүрү генә, җөйләреннән мамык- лар чыгып тора. Монда, күрәсең, урын җәю, урын җыю дигән нәрсә юк кичтән менәләр дә яталар, иртән торалар да китәләр. Шулай ук чәй урынын да җыеп тормыйлар, каткан өстәлдә эчелгән чәшкәләре, ипи сыныклары, өсте ябылмаган сөтләре, ә өйдә умарта күчедәй чебен уйнап тора Мич аралары, морҗа буйлары тулы таракан Мин, гадәттә, бу өйгә курка-курка гына керә идем һәм тизрәк чыгып китү ягын карый идем. Һәм нигә болай икән дип бик аптырый да идем. Чөнки башка бер өйдә дә мондый өелеп яткан шапшаклык юк, иң ярлы дигәнендә дә үзенчә чисталык җыештырган, себергән, бусагасына хәтле сап-сары итеп юган аяк салмыйча атлап кермиләр дә. Ә монда? Әллә искиткеч мәнсезлек, әллә коточкыч ялкаулык, әллә баштан ашкан хәерчелек аңлап булырлык та түгел. Дөрес, байлык юк инде ул, исе дә сизелми, ләкин бит аталарыннан мирас булып калган хәерчелек тә булмаска тиеш. Безнең бабакайлар нәселе электән үк таза хәлле булган, игенне дә күп иккәннәр, малны да күп асраганнар. Боларның аталары Каһарман карт та шул нәселдән ич, әнә йортның да алтыпочмаклысын салдырган бит заманында. Алайса, эш нәрсәдә соң?.. Соңыннан кызыксынып сорашкан чакта, минем атакай: Хәсәннәрнең хәерчелеге үтә ялкаулыктан, иҗтиһат итмәүдән, ата малын ашап бетерүдән, дип аңлата иде. Ләкин аларның җирләре күп, имеш, тик үзләре файдаланмыйча күбрәк арендага бирәләр, шуның белән яшиләр, имеш. (Иксәләр дә, бер-ике дисәтинә арыш яки бодай да берничә таяк тары гына чәчәләр икән.) Бәлки, шулайдыр да, башкача ничек аңлатасың бу әкәмәт хәлне?!