Үзем белән очрашу - Ленар Миннемохимович Шаех 10 стр.


Бу хәлдән ничек чыгаргамы? Белмим. Күрәсең, без бу авыру белән авырып алырга тиештер. Ә тән дә, җан да һәр авырудан чыныгу ала

 Яшь талантлар белән эшләү ничек бара? Минемчә, аларга игътибар җитеп бетми. Әсәрләре өстендә ныклап эшләү, тикшерү, бәя бирү, уртак җыентыкларын дөньяга чыгару. Элек яшьләр белән эшләү бүлеге бар иде

 Мәктәп бар, гаилә бар. Эшләре бер юнәлештә барса да, максатлары бер булса да, социаль функцияләре төрле. Язучылар берлеге гаилә түгел, ул мәктәп. Яшь талантларны кайгырту эшен дә ул мәктәп дәрәҗәсендә алып бара. Күпсанлы әдәбият түгәрәкләренә безнең танылган язучыларыбыз җитәкчелек итә, һәр ел саен язлы-көзле иҗади семинарлар оештырыла. Бу семинарларда 40 лап бала каләмен чыныктыра, остазларыннан дәресләр ала, беренче иҗат җимешләрен басмага әзерли Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән бергә уздырыла торган «Иделем акчарлагы» конкурсы исә һәр ел саен уртак җыентык бастырып чыгару белән тәмамлана. Бу очракта Язучылар берлеге белән «Сабантуй» газетасы оештырган һәм «Каурый каләм» исеме астында уздырылган икееллык конкурс хакында да әйтеп китәргә кирәктер Язучылар берлегендә, яшь талантлар белән эшләү өчен, консультантлар штаты бар. Русларда бу эшне «Белая ворона» (Н. Ахунова), татарларда «Әллүки» (Казан дәүләт университеты), «Илһам» (Казан дәүләт педагогия университеты) әдәби берләшмәләре башкарып килә. Бу азмы, күпме? Анысын вакыт һәм якындагы 510 елдагы әдәбиятыбыз күрсәтер.

 Төрле язучылар исемендәге премияләрнең күбәюе зур дәүләт бүләкләренең дәрәҗәсен төшерүгә китермиме? Һәм нигә соңгы елларда Тукай премиясен өлкәннәргә генә тапшыралар? Аны гел лаек кешеләр генә аламы икән?

 Әдәби премияләрнең күп булуы начар димәс идем мин. Алар бик күп тә түгел, һәр жанрга бер премия: хикәячеләргә Фатих Хөсни бүләге, тәнкыйтьчеләргә Җамал Вәлиди, балалар әдәбиятында эшләүчеләргә Абдулла Алиш премияләре. Гражданлык рухында публицистик аһәң белән иҗат ителгән әсәрләргә Гаяз Исхакый исемендәге премия бирелә. Ниһаять, соңгы елларда Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге кайтарылды. Минемчә, бу премияләр иҗат әһелләренә стимул бирәләр, алардагы иҗат дәртен генә түгел, көрәш, ярыш рухын да күпкә арттыралар.

Габдулла Тукай премиясе хакында күп сүзләр йөри. Тузга язмаган сүз сөйләп йөрүчедән кайвакыт туктатып сорыйм: «Ягез, әйтегез әле, соңгы елларда Тукай премиясе алган кайсы әдипкә каршы кул күтәрер идегез: Миргазиян Юныскамы, Мөсәгыйт Хәбибуллингамы, Роберт Әхмәтҗановкамы, Зөлфәткәме?» Гадәттә, җавап биреп тормыйлар.

 Язучылар берлегендә әдәби тәнкыйть остаханәсе булса да, тәнкыйть үзе бөтенләй юк бит. Сәбәп нидә?

 Әдәби тәнкыйть бар. Язучылар берлегендә аның остаханәсе дә бар. Җитәкчесе Мансур Вәлиев. Бу жанрның яшәү шартлары тарайды, минемчә. Аның нәтиҗәлелеге кимеде. Чөнки тәнкыйтькә карамыйча, тәнкыйтьтән курыкмыйча китап чыгару күбәйде. Арага акча керде. Шуңа күрә тәнкыйтьчеләр бераз аптырабрак калдылар. Бу жанрны җанландыруның яңа юлларын, ысулларын табасы бар, монысы белән килешәм.

 Язучыларның китапларын республика күләмендә тарату, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә ирештерү ничек башкарыла? Мәктәпләр, укытучыларны пропаганда эшенә тарту? Уртача 3 мең данә белән дөнья күргән басмалар җөмһүрияттәге 4000 балалар бакчасы, 3000 мәктәпкә берәр данә дә тәтеми. Бу хәлдән ничек чыгарга?

 Язучыларның китапларын республика күләмендә тарату, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә ирештерү буенча махсус дәүләт программасы кирәк. Ә бу бик күп акча сорый. Бөтен китапханәләргә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына яңа гына басылып чыккан һәр татар китабын бушлай тарату хакында сүз бара. Син әйткән 7 мен китап шундук үз иясен табачак. Өстәвенә ике меңнән артык китапханә дә китаплы булачак. Шул рәвешле, хөкүмәт заказы гына 10 меңгә җитәчәк, халык өчен дә чыгарсаң, бүген татар китабын рәхәтләнеп 1215 мең тираж белән бастырып булыр иде. Ә хәзергә һәр нәшрият, һәр автор үз китабын үзе сатып йөри.

Тагын шуны да әйтәсем килә: Язучылар берлегенең 70 еллыгын искә алып, мәктәпләр, бигрәк тә татар гимназияләре, татар теле укытучылары татар әдипләрен, татар китапларын активрак пропагандаласыннар, төрле чаралар үткәрсеннәр иде. Үз ягыбыздан без булышырга әзер әйтсеннәр, сорасыннар гына.

 Әкренләп Татарстан Язучылар берлеге Россиягә буйсындырылачак, ахырда бетереләчәк, диләр. Саклап калуга өмет бармы? XXI гасыр әдәбиятының киләчәге нинди?

 Татарстан Язучылар берлегенең Россиягә буйсындырылуы, соңыннан бөтенләй бетерелүе хакындагы сүзне дуслар әйтмәс. Соңгы вакытларда Россиядәге язучылар берлекләренә якынаю, алар белән аралаша башлау омтылышлары булды. Хәл бик аянычлы бит: без беркемне белмибез, безне беркем белми. Мәскәүдә чыга торган Бөтенроссия әдәби басмаларын ачып карасаң, еллар буе бер татар язучысының исеме телгә алынмый, кайсыдыр журналда яңа әсәрләр белән чыгыш ясау яисә Мәскәүдә китап бастыру практикасы, гомумән, бетерелгән. Изоляциядән чыгарга омтылу, әдәбият чикләрен, күңел офыкларын киңәйтергә тырышу әдәби берлекне какшату түгел, киресенчә, аны ныгыту, баету, дөнья каршында күтәрү ул!

XXI гасыр әдәбиятының киләчәге якты. Бүгенге көндә әдәби жанрларыбыз 90 нчы елларда ук башланган яңа шартларга, яңа сыйфат баскычына күчеш чорын үтеп, тәмамлап килә. Кызык кына проза туып ята, аның үзәгенә сыгылмалы, йөгерек тел, яңа образлар һәм мавыктыргыч интрига чыга, поэзиядә ике тенденция ачыкланып җитте затлы, интуитив «Дәрдемәнд традициясе»ннән һәм халыкчан, демократик «Тукай мәктәбе»ннән килә торган поэтик юнәлешләр формалашты. Балалар әдәбиятында яңа исемнәр күп, алар баланың психологиясенә, көндәлек мәшәкатьләренә, хыялларына ныграк үтеп керә башладылар, ниһаять, бала белән баланың үз телендә сөйләшергә керештеләр. Драматургия гомумкешелек проблемаларына якынайды, публицистика декларациядән фәнни анализга күчте.

Мондый әдәбиятның киләчәге бар. Киләчәк кайчан башлана анысын инде һәр язучы үзе хәл итә.

 Рәхмәт, Галимҗан абый! Татарстан Язучылар берлегенең юбилее котлы булсын! Эшләренең нәтиҗәле, сүзләренең төпле һәм үтемле булуын телим!

2005

«ТАТАР МИЛЛӘТЕНЕҢ КИЛӘЧӘГЕН ӨМЕТЛЕ КҮРӘМ»

1 февраль көнне күренекле язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, җәмәгать эшлеклесе, мөхәррир, әдәбият мәйданына килгән күп кенә каләм ияләренең остазы Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльмановка 60 яшь тулды.

Минемчә, иҗатта Галимҗан абый күбрәк прозаик, аның төп көче шунда, шулай ук ул бик яхшы балалар шагыйре дә, лирик шигырьләре дә үзәккә үтә торган. Кыскасы, ул киңкырлы шәхес.

Бу әңгәмә каләм әһеленең тормыш юлын, иҗатын яктырту, аның үткән юлына күз ташлау һәм язучының бүгенге күңел халәте турында булыр.


 Галимҗан абый, Сез төрле жанрларда һәм юнәлешләрдә эшләүче сирәк каләм иясе. Проза, поэзия, драматургия, балалар әдәбияты, әдәби тәнкыйть Халык авыз иҗаты әсәрләрен, бигрәк тә татар мифларын җыеп, китап итеп чыгаруыгызны беләбез. «Тукайның мең сере» дигән фәнни-популяр, биографик хезмәт яздыгыз Мондый киң колач, сулыш иркенлеге каян килә?

 Кызыксынучанлыктан дип уйлыйм. Ә бәлки, язмыштандыр. Минем язмышка шулай язылган булгандыр. Әдәби, иҗади гомеремне шигырь белән башладым, фәндә тормышка җитди күз белән карарга, фикер тупларга өйрәндем, әдәби тәнкыйтьче булып Язучылар берлегенә алындым, балалар өчен язган әсәрләремдә самимилегемне, ихласлыгымны саклап кала алдым, җырларымда күңел тынычлыгы таптым, сәхнә әсәрләрендә чыныктым, мифологиядә рухи көч тупладым, Бабичны, Тукайны өйрәнеп, шәхеслекнең чын хак-бәясен аңладым, ниһаять, прозада мин үземне таптым. Бүген мин күбрәк чәчмә әдәбиятта. Өстәлемдә ике роман, повестьлар, хикәяләр ята. Новеллалар, нәсерләр, парчалар җыентыгы төзеп бетереп киләм. Шундый кыска жанрлар да татар укучысы күңеленә бик матур кереп урнаша.

Чынлап та, миңа берьюлы төрле жанрда эшләү кызык икән. Кайчакта күңел шуны таләп итә, үзем дә аңлап бетерә алмыйм, кайчакта берсеннән тәмам арып-алҗып, махсус бүтән жанрга утырам, ял итү өчен төрләндерәм, аннары кайсы жанр өлгергәнрәк шунысына ияреп киткән чаклар да була Еш кына берьюлы берничә жанрда эшлим бу хәл яшәешемнән үк килә. Мин һәрвакыт берничә эштә эшләдем. Гаиләмне карау өчен, тормышымны алып бару өчен шулай тырышырга туры килде.

 Сез татар әдәбиятына бер төркем яшь каләм ияләрен тәрбияләгән остаз да. Казан дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы факультетының йөзе булган «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсен яңадан сафка бастырып йөргән еллар хәтергә мәңге онытылмаслык булып сеңеп калды Барысына да вакыт тапкансыз бит, язарга да, безнең белән эшләргә дә Ничек булдыра алдыгыз?.. Уйлап карасаң, Сез эшләмәсәгез, башка берәү дә башкарып чыга алмас иде, ә татар әдәбияты, киләчәк югарылыгыннан караганда, күпме иҗат потенциалын югалтыр иде.

 Син миңа бик авыр сораулар бирәсең, Ленар. Әлбәттә, соравыңа җиңел генә дә җавап биреп булыр иде. Әйтик, сез, талантлы яшьләр, үзегез күтәрелдегез, мин сезнең янда җайлы гына туры килдем дип Ләкин мәсьәлә катлаулырак. 1990 еллар ахырында 2000 еллар башында миңа «Мәгърифәт», «Сабантуй» газеталарында бик күп әдәби конкурслар, иҗади бәйгеләр алып барырга туры килде. Саный китсәң, егермегә җыела Шул бәйгеләр вакытында ук тойган идем: ниндидер яңа әдәби буын килә. Яңа дулкын, яңа сулыш Бер-ике генә кеше дә түгел, егерме-утызлап бала әдәби иҗатта яна, күңелләрен зур әдәбиятка багышламакчы була Ленар, мин синең үзеңне дә Минзәлә педагогия көллиятеннән таптым ласа Бу конкурсантларның күбесен татар филологиясенә, татар журналистикасына көйләргә тырыштым. Һәм, берничә ел узуга, мин аларның күбесе белән Казан дәүләт университетында очраштым да. Күңелдә шундый теләк туды: бу яшьләрне үз агымнарына гына җибәрмәскә иде, аларга юнәлеш бирергә, бер буынга оештырырга иде! Өстәвенә Татарстан Язучылар берлегендә эшлим, бу эшем дә турыдан-туры яшь иҗатчылар тәрбияләүгә корылган иде. Менә шулай мин татар факультеты деканы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев кабинетында пәйда булдым. Ул эшнең нидә икәнен шундук аңлап алды, бүлмә бирде, шартлар тудырды, һәм без яңартылган «Әллүки»нең беренче утырышына җыелдык. Исеңдәдер, бертавыштан Ленар Шәех дигән егетне староста итеп билгеләдек. Бераздан татар студентлары өчен «Тәрәзә» дигән газета да чыга башлады Мин күбрәк рухи җитәкче булдым, студентлар барысын да үзләре эшләде, чараларны да үзләре оештырды. Без бервакытта да шигырь болай язылмый, ә менә болай языла дип утырмадык, без бик күп сөйләштек, хәтта бәхәсләштек, дөнья, яшәеш, әдәбият, милләт, шәхеслек хакында күп фикер алыштык

Мин шуңа инандым: шагыйрьләр, әдипләр буынлап киләләр. Ләкин һәр буын әдәбият елгасы ярына эләгеп кала алмый. Нидер җитми, нидер артык булып чыга Андый очракларны да беләбез. 2000 еллар башында калыккан буынны тотып кала алдык дип уйлыйм. «Әллүки», «Тәрәзә», «Шигъри Сабантуй» аша берләштереп, оештырып җибәрә алдык.

Вакыт каян таптыммы? Үзем дә аптырыйм, дәүләт хезмәтенә күчкәч тә йөгереп йөрдем бит әле. Җаваплылык хисе булгандыр. Алай гына да түгел, күңел шуны сорагандыр. Мин сезнең белән бик бәхетле идем бит. Яшьлегем, өмет-хыялларым кабат кайткан кебек була иде Аннары мин шуны да беләм: ул вакытта мин булмасам, башка берәү сезнең янда булыр иде, чөнки сезнең буынны күрми калу мөмкин түгел иде.

 Бүгенге көндә Сезнең кебек яшьләр белән эшләүче юк. Яшьләр бар, ләкин аларны сайлап ала белергә кирәк. Аннары аларга тәрбия, юнәлеш бирү, киңәш-табыш, ахыр чиктә фатиха кирәк. Мин бернәрсәгә аптырыйм: бүгенге язучылар (урта һәм өлкән буын турында сүз алып барам) үзләреннән ары китә алмыйлар. Китаплар чыгаралар, дан-дәрәҗәләр даулап йөриләр. Болай гына яшәп булмый бит. Сезнең фикер?

 Ленар, синең борчылуыңны аңлыйм. Мин дә борчылып уйланам. Еш кына яшьләр белән эшләүне иҗади бәйге-конкурслар тирәсендәге ыгы-зыгы дип кенә аңлыйлар, шуның белән чикләнәләр. Конкурслар кирәк, әлбәттә. Ләкин алар үзмаксат булырга тиеш түгел. Алар еш булса, рухы, күңеле чыныкмаган иҗатчының ихтыяри көченә зыян да килергә мөмкин әле. Без мондый очракларны да күп күрдек. Һәр бәйгене, һәр җиңү яки җиңелүне язмыш бәясенә тиңләп яшәүче яшьләр дә күбәйде хәзер. Урын ала алмагач, «Башка язмыйм!» дип кайтып киткән талантлы балаларны да күрергә туры килде. Зур иҗатны әнә шул конкурслар, очраклы җиңү-җиңелүләр алыштыруыннан куркам мин бүген.

Яшь иҗатчыга көндәлек ярдәм, даими киңәш-табыш кирәк. Мохит, аралашу кирәк. Иҗади мәгънәдә рухи җитәкчелек. Аның рифма-ритмын санап утырмыйча, күбрәк шәхеслегенә, әдәби, кешелек, гражданлык позициясенә игътибар итәргә кирәк. Даими берләшмәләр аз шул бездә, яшьләр газета-журналлар тирәсенә дә оешып бетә алмадылар, вузларда да хәл тотрыклы түгел. Гүзәл Сәгыйтованың «Калеб» төркеме күп эшли бу юнәлештә, анда шактый җанлылык сизелә. Ленар Шәех төркеменнән соң бераз өзеклек булып алган иде, бүген яшьләр тагын күтәрелештә. Узган ел ахырында жюри составында шул ук «Калеб» оештырган «Яңа буын» программасында катнашырга туры килде. (Заманында «Яңа буын» проектына да сез «әллүки»челәр нигез салды бит!) Бик куанып, сөенеп йөрдем. Ун-унбишләп яшь каләм иясе зур әдәбият ишеген шакый. Димәк, тагын буын килә. Шәп бит бу!

Ә инде кемдер яшьләр белән эшләми икән, минем аларны битәрлисем килми. Һәркем яшьләр белән эшли алмый. Бу бер. Икенчедән яшьләр һәр язучы артыннан ияреп тә китми. Бүгенге яшь иҗатчылар мәктәп түгәрәгенә йөреп, укытучы авызына карап утыра торган укучы балалар түгел. Рүзәл Мөхәммәтшин «Әллүки»гә килгәч, беренче сөйләшү әле дә истә. Аның иҗатында Такташ шигърияте чалымнарын атап күрсәтә башлагач, ул миңа: «Мин Такташ түгел! Мин Рүзәл Мөхәммәтшин! Мине беркем белән дә бутамагыз!..» дигән иде. Син үзең дә моның шаһиты. Менә шуннан соң җавап табып кара

Һич аптырарга кирәк түгел талантлы кешедә, шәхеслеккә ирешкән һәр иҗат иясендә эгоистлык көчле. Ул үзен күбрәк ярата, үзе өчен күбрәк эшли, үзе өчен күбрәк сорый. Бу табигый. Остазлык мәсьәләсе башка яссылыкта карала. Остазлык ул үзеңә алганга караганда күбрәк бирү. Олы җанлылык һәм кече күңеллелек остазлыкны әнә шулар билгели. Аның бер үзенчәлекле ягы бар икән баштарак яшьләр янына үзем күп йөрдем, хәзер исә үзләре күп килә. Шылтыраталар, почта аша әсәрләрен салалар, очрашулар сорыйлар, хәтта таләп итәләр Әлегә бер генә кешене дә кире какканым юк.

 Тагын бер һөнәрегезне искә алмыйча булмый. Ул да булса, университетта укытуыгыз, ягъни мөгаллимлек

 Әйе, моннан бик күптәнге кайсыдыр тормышымда «университет чоры» да булып алды. Алты еллап Казан дәүләт университетының татар бүлегендә, журфакта һәм рабфакта татар әдәбиятыннан лекцияләр укырга туры килде. Бик сагынам шул елларны, чөнки бик яшь идем ул чакта, бөтен барлыгым, зиһенем-күңелем өмет-хыяллар белән тулган чак иде. Шулкадәр мавыгып, тырышып укытып йөрүемне хәтерлим. Бер үк вакытта студентларның фәнни түгәрәкләренә кураторлык итәм, кичләр-төннәр буе коридор озынлыгында «Әдәби сүз» стена газетасы чыгарабыз (анда минем төп ярдәмчеләрем Рифкать Бикчуров, Назыйм Сәфәров, Дамир Шакиров). Әле генә студентлыктан мөгаллимлеккә күчкән егетне дәртләре ташып торган яшь-җилкенчәк ничек кенә тыңлап бетергәндер, белмим, әмма шуны төгәл хәтерлим: мин студентларым белән аралашуда һич кенә дә кыенлык кичермәдем. Беркөнне санап утырам: баксаң, мин әдәбият укыткан студентлар арасыннан сигез профессор чыккан!

Назад Дальше