Үзем белән очрашу - Ленар Миннемохимович Шаех 9 стр.


 Татар теле һәм әдәбиятының, милләтебезнең киләчәген ничек күз алдына китерәсез?

 Киләчәк әйбәт булыр дип уйлыйм. Аңа өмет белән карыйбыз, гәрчә авырлыклар бар. Шул ук татар телен бетерү буенча. Кысулар бара, милләтне бетерү, юкка чыгару өчен мөмкинлекләр һаман туа тора.

Җитәкчелек милләтне саклап калуга үзеннән өлеш кертергә тырыша, ләкин эш авыр бара.

Татар халкы яшәргә тиеш һәм яшәячәк дип уйлыйм. Өметем зур.

 Рәхмәт, Азат абый! Исән-сау яшәгез!

2017

ХАЛКЫМ ӨЧЕН КӨН-ТӨН ЙӨРӘК ЯНА

Кеше гомере буе нәрсәгәдер омтыла, ниндидер хыяллар, өметләр белән яши Арада, җәмгыятьтәге тәртипләр белән канәгать булмыйча, дөреслек өчен көрәшүче намуслы затлар, «Халкым! Милләтем!» дип көн-төн янып йөрүче олы шәхесләр дә бар. Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты профессоры Хатыйп Миңнегулов әнә шундыйлардан. Ул галим, әдәбиятчы, җәмәгать эшлеклесе, көн таң атса, «Татар!» дип җан атып йөрүче, студентларның яраткан мөгаллиме, уникаль шәхес кенә түгел, ә шигъри җанлы, искиткеч бай күңелле кеше

Сәйф Сараи, Котб һ. б. борынгы бөек төрки-татар әдипләрен, аларның тормыш юлын, әсәрләрен өйрәнү өстенә әлеге әдәби ядкярләрне хәзерге татар теленә күчерү дә зур тырышлык, үҗәтлек, көчле ихтыяр, сабырлык, нык түземлек сорый. Хатыйп әфәнде кебек чын-чынлап шигъри җанлы шәхес, әдәбиятка бөтен күңеле белән гашыйк кеше генә моны башкарып чыга ала. Галимнең сабакташы, шагыйрь Рәдиф Гаташ Хатыйп әфәнде хакында: «Хатыйп Госман безнең укытучыбыз, остазыбыз иде Хатыйп та аның шикелле гаҗәеп оратор, даһи галим булып китте. Иҗат эшчәнлеген тәнкыйть белән башлап җибәргән дустым үзенең иҗатташларына борынгыга юл ачты», ди.


 Хатыйп әфәнде, Сез ничек тормышыгызны әдәбият белән бәйләдегез? Совет заманында мөмкинлекләр дә чикле булгандыр?

 Борынгы һәм Урта гасыр шагыйрьләре гыйбрәтле кыйссалар иҗат иткәннәр: «Кәлилә вә Димнә», «Тутыйнамә», «Гөлстан». Кайсысын гына алма, аларда төпле, тирән мәгънәле һәм кызыклы фикер ята

Кызганыч, совет дәверендә боларга артык игътибар бирелмәде. Университетта укыганда да бер-ике сүз белән генә әйтеп китәләр иде. Хатыйп Госман Алтын Урда чорын өйрәнеп карарга тәкъдим итте, һәм мин баштанаяк шул эшкә чумдым.

 Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты бик катлаулы. Аны өйрәнү өчен әдәбиятны белү генә җитми, тарихны да белү кирәк

 Әлбәттә, шул чор тарихы хакында хәбәрдар булу кирәк. Университетны тәмамлагач, миңа бик күп эзләнергә туры килде, үзенә күрә бер иксез-чиксез дөнья ачылып китте. Алтын Урда дәүләтенең тарихы искиткеч зур, кодрәтле булган. Ә халык мәдәниятен, фәнен шәһәрләр тудыра. Әстерхан, Сарай кебек калалар бу дәвердә кайнап торганнар. Котбның фикерләвендә үк мәдәнилек, байлык исең китеп торырлык. Хисам Кятиб, Сәйф Сараиларга, һичшиксез, алар яшәгән җирлек тәэсир иткән.

Беләбез ки, Казан ханлыгы чорында күп кенә әдәби истәлекләребез юкка чыккан. Бигрәк тә Явыз Иван мәркәзебезне яулап алганнан соң, татар милләтен хәтерсезләндерү, манкортлаштыру сәясәте алып барылган. Махсус рәвештә китапханәләребезне юк итү, татарны көчләп чукындыру

Ядкярләрнең безгә килеп җиткән кадәресе дә әдәбиятыбызның ни дәрәҗәдә югары үсештә булуы хакында сөйли.

XX йөз башын әдәбиятыбызның «алтын чоры» дибез. Әлбәттә, бу буш җирдә генә тумаган. Тукайлар, Дәрдемәндләр элек-электән килгән төпле нигезебез, гореф-гадәтләребезгә таянган хәлдә иҗат иткәннәр.

 Үзгәртеп кору елларына кадәр Алтын Урда чоры әдәбиятын ныклап өйрәнмәвебез, бәлки, ялкаулыктан булгандыр? Әллә ул чынлап та тыелган идеме?

 Без еш кына сәбәп табабыз. Балаларыбыз татарча белми икән, «урыс мәктәбен бетергән» дибез, үзебез ике телне катнаштырып сөйлибез икән, «бу урыслар белән аралашуның тәэсире» диябез. Максат итеп куйган әйберне нинди генә кыенлык булса да эшләргә кирәк.

Минем дә Сәйфи Сараи иҗаты буенча якланырга тиешле диссертациямә киртә куярга тырыштылар. Әмма барыбер төрле мәкаләләр, фәнни язмалар чыгара килдем. Минемчә, безгә бердәмлек җитеп бетми. Фәкать үз тарихыңны, үз мәдәниятеңне ныклап өйрәнсәң генә, милли үзаң кузгала. Ә безгә терәк булып әби-бабайлар мирасы тора. Хәтта Мәхмүт Кашгарый ук болай дип язып калдырган: «Арпасыз ат бара алмас, артында терәге булмаган батыр дошманын җиңә алмас».

 Мәктәп һәм югары уку йорты студентлары әдәби әсәр укымый, дибез

 Моңа реаль карарга кирәк. Әлбәттә, татар мәктәбендә укыган бала Тукайны да, Такташны да белергә тиеш. Ә моның өчен милли мәгариф системасын булдыру шарт. Татар мәктәбе икән, анда татар мохитен тудырырга кирәк. Бары шул чакта гына милли әдәбиятка, тарихка урын табыла.

 Башкортстанда бик көчле башкорт гимназиясе барлыгын беләбез. Ә безгә югары үзаңлы татарлар әзерләүче уку йорты кирәкме?..

 Бу бер генә алым. Болай гына хәлдән чыгып булмый. Анда ике йөз, өч йөз, күп булса, биш йөз бала гына укый алачак

Милли университет хакында сөйлибез. Әгәр бөтенесен дә аңа гына кайтарып калдырсак, бу беркатлы караш булыр иде. Шуңа күрә һәр мәктәпне, һәр югары уку йортын милләткә файда китерерлек итеп оештырырга кирәк.

 Төрек лицейлары чын төрекләр әзерләп чыгара

 Әйе, аларның укыту системасы бик алга киткән. Бездә чит тел укыту методикасын белү, төптән өйрәнү җитми. Укытучыга бәя аның үткәргән чараларына карап түгел, ә балаларының ни дәрәҗәдә телне белүенә карап бирелә.

 Быелның беренче сентябреннән Россиядәге барлык мәктәпләргә дә православие дине тарихын укытуны кертү турында сүз бара. Бу нәрсәгә китерер икән? Сезнең фикерегез?..

 Мәҗбүри куялар икән, бу һич кенә дә гадел булмый. Инкыйлабка кадәрге тормыштан бер мисал китерим. Ул чорда гаскәриләр, солдатлар, матрослар өчен махсус поплар гына түгел, ә алар белән беррәттән «полковой муллалар» да йөргән.

Финляндияне генә алыйк. Хәзер анда меңгә якын татар яши, мөселманнарны да кушсаң, бераз күбрәк. Ислам динен тоткан хезмәт кешеләре өчен атна саен һәр җомга көнне ял билгеләгәннәр, ә уку йортларында белем алучы, хастаханәләрдә дәваланучы татарлар, мөселманнар өчен хәләл ризык әзерләнә. Бернинди гаризалар да кирәк түгел. Шулай булгач, милләтне, динне исәпкә алмыйча эшләү берьяклы караш. Халыкның рухи, мәдәни байлыгына хәзерге Россия җитәкчелеге игътибар итми, ә нормаль тормыш өчен һәр халыкның милли үзенчәлеген исәпкә алу мөһим.

 Татар яшьләренең социаль активлыгы кими; төп халык массасының битарафлыгы, үз милләте турында уйламавы нидән икән? Ни өчен шушындый хәлгә төшәбез?..

 Үзем дә уйланам, еш кына борчылам. «Сабырлык» дигән сыйфат безнең каныбызга сеңгәндер. Ә кайчак ул комачау да итми микән? Халыкка кычкырсаң, ул ишетәме-юкмы

«Конституция», «ике теллелек» төшенчәләре күптән аксиомага әйләнергә тиеш иде. Әмма күрәләтә алардан да колак кага барабыз. Яшьләргә килгәндә, төрле фикердәгеләре бар. Милли, тарихи мәсьәләләргә битарафлары да, үз фикере булганнары да. Мәдәниятне, әдәбиятны ныграк белгән саен, үзаң уяна. Әнә шундый мөстәкыйль фикерле алмашның күбрәк булуын теләр идем.

 Ә менә чит өлкәдә үскән татар яшьләрен квота ярдәмендә университетка җыеп, аларны үз туган төбәкләрендә татар телен укытырлык белгечләр итеп әзерләп буламы?

 Ректорат та, татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканаты да бу мәсьәләне хәл итәргә әзерләр. Алдан планлаштыру гына кирәк. Бу үтәлә торган эш.

 Йомгаклап, соңгы сорау: әдәбият фәненең киләчәген ничек күз алдына китерәсез?

 Әдәбият халык яшәешенең бер формасы. Әгәр халык чын милләт икән, аның мәдәнияте, күңел гәүдәләнеше, яшәеше бар икән, әдәбияты да була. Ә ул булган җирдә әдәбият фәне дә бар. Аны укыту, өйрәтү төп шарт.

2004

ҮТКӘННӘРНЕ БАРЛАП, КИЛӘЧӘККӘ КАРАП

(Татарстан Язучылар берлеге оешуга 70 ел)

Татарстан совет язучылары союзының Беренче Бөтентатарстан съездында оешкан Язучылар берлегенә 70 яшь тулды. 1934 елның 25 июлендә кичке җидедә Татар дәүләт академия театры бинасында башлана ул беренче съезд һәм дүрт көн буена дәвам итә.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, язучы Галимҗан Гыйльманов белән әңгәмәбез дә әнә шул юбилей уңаеннан оештырылды.


 Беренче иҗади оешмалар, берлекләр һәм әдәби түгәрәкләр XX гасырның 1020 нче елларында ук оеша башлый, ә нигә соң Татарстан Язучылар берлеге рәсми төстә 1934 елда гына төзелә?

 Татар әдәбиятының меңьеллык тарихы бар. Шулай да беренче әдәби берләшмәләр XX гасыр башында оешалар. Иң элек Казанда Г. Тукай, Ф. Әмирханнар катнашлыгында киң эшчәнлек җәелдереп җибәргән «Шәрык клубы» хакында әйтергә кирәктер. Шундый ук оешмалар Уфада, Оренбургта, Троицк калаларында эшли. Октябрь инкыйлабыннан соң бу процесс тагын да активлашып китә. Бу очракта партия идеологиясенең даими йогынтысы хакында әйтми булмый. Совет чорында оешкан иң беренче әдәби берләшмәләр заводлар, клублар янында була. Кави Нәҗми 1923 елда «Завод» дигән әдәби берләшмә төзи, Шамил Усманов «Часовой» (1923) дигән әдәби түгәрәк ачып җибәрә. Ә 1924 елның башында Казан шәһәре коммунистларының үзәк клубы каршында «Октябрь күмәге» исемле әдәби берләшмә оеша. Ул аеруча зур абруй казана һәм күпчелек татар әдипләрен үзенә җәлеп итүгә ирешә. Җитәкчеләре дә халык арасында мәгълүм шәхесләр Ф. Бурнаш, Ш. Усманов, К. Нәҗми, Ф. Әсгать, Г. Кутуй. Яңа әдәби берләшмәнең эше, нигездә, пролеткультчылык идеологиясе рухында алып барыла. Бу татар язучыларын бер урынга җыя, туплый алган беренче җитди әдәби оешма.

Әлбәттә, җәмгыятьтәге сәяси-идеологик агымнар, тайпылышлар «Октябрь күмәге»н дә әле бер ярга, әле икенче ярга ташлый. Мәсәлән, шул ук 1924 елда Г. Кутуй белән Г. Толымбай бер төркем язучыларны «Октябрь»дән аерып чыгарып, «Сулф» (Сул фронт) оешмасы төзиләр. Ул күбрәк футуризм юнәлешен алга сөрә һәм халык арасында зур абруйга ирешә алмый. Бераздан сулфчылар кабат «Октябрь күмәге»нә әйләнеп кайталар. «Октябрь» янәшәсендә Крестьян язучылар оешмасы белән ТатЛОКАФ эшләп килә.

1928 елда татар язучыларының ике әдәби берләшмәсе мәгълүм була: Татар совет язучылары һәм Татар пролетариат язучылары ассоциациясе.

Бөтен татар язучыларын бергә берләштерү теләге белән беренче булып Г. Нигъмәти чыга. Аны Г. Ибраһимов хуплый. Ул хәтта 1927 елда «Татар әдәбияты җәмгыяте» төзү хакында ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетына хат белән мөрәҗәгать итә. Әлбәттә инде, язучыларның таркаулыгы партиянең идеологик эшендә кыенлыклар тудыра, шуңа күрә язучыларның берләшергә теләүләре аның сәясәтенә дә туры килә. Г. Ибраһимов хатына җавап итеп, өлкә комитеты «Татар әдәбияты җәмгыяте» оештыру буенча комиссия төзи. Аңа Г. Ибраһимов, Ф. Бурнаш, Г. Нигъмәти кертелә. Г. Ибраһимов каты авырып китү сәбәпле, оештыру эшләре туктатылып тора, ул арада партиянең яңа инициативалары мәгълүм була. 1932 елның 23 апрелендә ВКП(б) Үзәк Комитеты «Әдәбият, сәнгать оешмаларын үзгәртеп кору турында» дигән карар кабул итә. Шул карар нигезендә шактый гына әзерлек эшләре башкарганнан соң, 1934 елның 2529 июль көннәрендә Казанда совет язучыларының Беренче Бөтентатарстан съезды уздырыла.

 Татарстан язучыларын бер түбә астына туплау партия органнарына отышлы буламы? Әдипләрне болай бер юнәлешкә генә җибәрү совет реализмы кысасына кертү уңайлырак бит?

 Чынлап та шулай. «Әдәбиятның партиялелеге» дигән мәгълүм принцип шуны таләп итә. Партия бер икән, аның әдәби берлеге дә бердәнбер булырга тиеш. «Союз» дигән сүзнең төп мәгънәсе арткы планга чигә, партия бертөрле уйлаучы, бертөрле иҗат итүче әдипләр армиясе төзергә тели. Әдәбиятта, гомумән, иҗатта алай була алмый. Моның нәтиҗәсе шактый аянычлы: күпме әдип, күпме шәхес коточкыч язмышка дучар булган, халыкның иң талантлы уллары, кызлары һәлак ителгән, изелгән, эзәрлекләнгән

Шулай да Язучылар берлегенең оешуын партия капризына гына кайтарып калдырмас идем мин. Әйтүемчә, язучылар үзләре дә берләшергә, үзара якынаерга телиләр. Инде партия җыеп берләштергәч тә, бу мөмкинлекләрне үзләренең максатларында әдәбиятның асыл нигезләрен ныгытуда, аны баетуда, үстерүдә, халыкка, милләткә хезмәт иттерүдә кулланырга тырышалар.

 Бүгенге көндә берлектә 300 әгъза булса да, кайбер язучылар: «Без 1015 кенә», дип әйтергә ярата

 Әйе, язучылар, бигрәк тә язышучылар күп, әмма чын талантлар аз. Бу гел шулай булган, моннан соң да шулай булачак. Ләкин шуны онытырга ярамый: калган 285 кеше булмаса, син әйткән 1015 талант булмас иде. Минем моңа иманым камил. XX гасыр башындагы Тукайны алыйк, берүзе генә халкыбызның милли байрагы, рухи символына әверелә алыр идеме ул? Такташ, Җәлил белән дә, Исхакый, Әмирхан белән дә, Еники, Туфаннар белән дә шулай.

Ә 300 язучыга килгәндә Беләсеңме, бүгенге көндә Язучылар берлегенең остаханәләрендә каралып, кабул итү коллегиясенә тәкъдим ителгән 100 гә якын кеше бар. Татарстандагы 75 әдәби берләшмә, иҗади түгәрәкләрдә тагын 300400 кеше каләм чарлый. Бу исәпкә мәктәпләр керми әле. Менә алар белән тагын 1015 талантлы кеше килә икән бу бер дә начар түгел.

 Хәзер Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булу бик җиңел, диләр. Ягъни бер юка китабыңны бастырасың да, син тулы вәкаләтле әдәбият әһеле Тарихта китапсыз да Берлеккә кабул итү очраклары булдымы соң?..

 Мин җиңел димәс идем. Уйлап кара: әдәби мохиттә шактый кайнаганнан соң, үз исемеңне азмы-күпме танытып өлгергәннән соң, газета-журналларда каләм уйнатып алганнан соң гына, син, Язучылар берлегенә мөрәҗәгать итеп, үз иҗатыңны тикшерүгә, бәяләүгә куя аласың. Махсус жанр буенча остаханә әгъзалары синең иҗатыңны яхшы бәяләсәләр генә, ачык тавыш бирү юлы белән, Берлеккә тәкъдим итәләр. Аннары тагын да катлаулырагы башлана. Могтәбәр, җитди язучылардан торган кабул итү коллегиясе бик каты дебатлардан соң, яшерен тавыш бирү юлы белән, синең язмышыңны хәл итә: яки раслау өчен Берлек идарәсенә тапшыра, яки кире кага. Идарә утырышындагы сынау аша да узмый калганнар бар. Әлбәттә, чын язучының китабы булырга тиеш. Прозада һәм шигърияттә, балалар әдәбиятында 2 китап, әдәби тәнкыйтьтә 1 китап. Бу мәҗбүри шарт. Һәр канунның чыгармасы булган кебек, безнең кабул итү шартларының да кайбер искәрмәләре бар.

Әйтик, прозада Марат Закир, поэзиядә Рәмис Аймәт, драматургиядә Данил Салихов китапсыз кабул ителделәр. Боларның берсе өчен дә коллегия һәм идарә әгъзаларының йөзе кызарырлык түгел.

 Шигърият тә, проза да кыскалыкка күчте. Бу замана таләбе. Озын роман язсаң, беренчедән, аны бастырып чыгару кыенлык тудыра, икенчедән, ул әсәреңне укыйлармы әле, юкмы. Ә тора-бара гел компьютерга гына күчсәк, «китап» дигән изге нәрсә юкка чыгып, сүзе дә архаиклашып китмәсме?

 Син ике мәсьәләне бергә куясың. Бәлки, аларны аерыбрак карарга кирәктер? Дөрес әйтәсең, текстлар кыскарды. Моның сәбәбе бастырып чыгару кыенлашуда гына түгел. Төп сәбәп бүгенге укучының яшәеше, фикерләве, уйлау рәвеше, дөньяны кабул итүе, гомумән, дөнья белән багланышы, үзара мөнәсәбәте үзгәрде. Кыска гына форма аша олы масштабны, олы язмышны, олы образны бирү, аларның күп өлешен сер итеп кенә калдыру, конфликтны интрига дәрәҗәсенә төшерү бүгенге әсәрнең уңышын шул хәл итә.

Компьютер, телевизор проблемасы бар. Экран каршында үскән бала китап укымаячак. Аның эчке хыялый фикерләве бик чикләнгән. Ул, китап укыганда, тиз арый, ялыга, чөнки экранда бөтенесе дә әзергә хәзер: фантазиягә, эчке күңел байлыгына бөтенләй дә урын калмый диярлек. Киләчәктә иҗат эше белән шөгыльләнәчәк бала бүген китап укый. Һәм, киресенчә

Назад Дальше