Пестумның чәчәк аткан чоры безнең эрага кадәр 540 елларга һәм аннан соңгы унъеллыкларга туры килә. Безнең эрага кадәр V гасыр ахырынарак ул грек мәдәниятенә хас билгеләрен җуйган һәм гадәти шәһәргә әверелгән. Безнең эрага кадәр 274 елда Пестум латин колониясенә әйләнгән һәм шул чордан башлап үз әһәмиятен югалткан, соңгы елларда ул тирә-ягын тоташ әйләндереп алган роза чәчәкләре белән генә күренекле булган.
IX гасыр ахырында Пестум сарациннар тарафыннан таланган һәм ташландык хәлгә килгән. Биредә өч дорик храм бик яхшы сакланып калган. Аларның берсе Афина алиһәгә багышланган. Калган икесе Гера хөрмәтенә төзелгән, һәм хәзер алар Гера храмы I һәм Гера храмы II дип атала. Шәһәр диварларының киңлеге 6 м га кадәр җитә, периметры 5 км ны тәшкил итә. Без ул храмнар тирәсендә шактый озак йөрдек.
Пестумның хәрабәләре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә чагыштырмача күптән түгел 1998 елда кертелгән. 1968 елда Пестумда «Суга чумучы төрбәсе» табылган. Аның эчендә безнең эрага кадәр якынча 470 елгы фрескалар сакланып калган. Бу классик чорга караган грек фреска сәнгатенең безнең заманга тулысынча диярлек килеп җиткән бердәнбер ансамбле икән. Диварга ясалган шушы биш сурәт, башка антик табылдыклар белән беррәттән, җирле Милли археология музеена урнаштырылган. Бу кызыклы музейны карап чыгуыбыз да бик файдалы булды, музей эшләрен алып баруның яхшы үрнәген күрдек.
Чыннан да, Пестум шәһәре бүгенге көндә археологик объектларны реставрацияләүнең, консервацияләүнең һәм музейлаштыруның уникаль өлгесе булып тора. Мин итальяннарның үз тарихи мирасына карата кайгыртучан һәм сакчыл карашына сокландым. Аларның тәҗрибәсен без Болгардагы тарихи истәлекләрне саклау буенча эштә киң куллана алабыз. Без бит Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә тарихи-археология комплексы буларак тәкъдим итәбез.
Пестум белән Болгарның охшашлыгын күреп, мин шуны билгеләп үттем: Италия галимнәренең Пестумдагы кебек зур мәйданнарда археология объектларын реставрацияләү буенча тәҗрибәсен һәм технологияләрен гомумиләштерү безгә үзебезнең борынгы истәлекләребезне, атап әйткәндә, борынгы Болгар ядкярләрен казып чыгару, консервацияләү, музейлаштыру буенча мәсьәләләрне хәл итүнең иң яхшы юлларын табарга мөмкинлек бирәчәк. Игътибарыгызны шуңа юнәлтәсем килә: нәкъ менә зур мәйданнарда, ягъни тарихи ядкярләрне берәм-берәм яңарту түгел, тарихи тирәлекне тулаем торгызу. Без Болгарда да, Зөя утравында да үзебез алдына шундый бурыч куйдык та.
Пестум дөньяда Археологик туристлыкның Урта диңгез биржасы белән дә киң танылган. Ул биредә 1998 елдан башлап үткәрелә. Бу дөньяның байтак илләрен берләштерүче зур күргәзмә. Әлеге илләрнең һәрберсе үзенең тарихи истәлекләрен сакларга мөмкинлек бирүче алымнарны һәм алдынгы технологияләрне тәкъдим итә. Без биржаның экспонатларын бөртекләп карап чыктык. Археологиядә кулланыла торган виртуаль чынбарлыкны һәм компьютер графикасын файдалануның иң яңа мисалларына аеруча игътибар иттек. Рим, Болония һәм башка университетлар тарафыннан күрсәтелгән виртуаль археология буенча инсталляция (фильм) проектлары бик кызыклы булып чыкты. Без аннан яңа идеяләр белән кайттык һәм аларны әкренләп гамәлгә ашыра барабыз. Сүз уңаеннан шуны әйтим: хәзерге вакытта Болгардагы Икмәк музеена кергән биналарда музейлаштыру эше бара, һәм анда менә шушы алдынгы ысуллар кулланыла.
Без шулай ук Римда ICCROMның Мәдәни хәзинәне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәгенең штаб-фатирында да булдык. Италия белгечләре, исемнәре бөтен дөньяга мәгълүм галимнәр белән сөйләштек. Алар киң күңелле кешеләр булып чыкты, безгә үзләренең серләрен чиштеләр, эшләү ысулларын күрсәттеләр, археологик объектларны реставрацияләү барышында ихтимал хаталар турында искәрттеләр. Дөресен әйтим, итальяннарның Болгарда һәм Зөядәге торгызу эшләре белән чынлап кызыксынулары безне гаҗәпләндерде дә, шатландырды да. Алар әйтүенчә, безнең Болгар һәм Зөя истәлекләрен реставрацияләү һәм музейлаштыру мәсьәләләрен җентекләп башкарып чыгарга омтылышыбыз аларда зур ихтирам уяткан икән.
Һичшиксез, дөньякүләм объектларны карап йөрү һәм халыкара дәрәҗәдәге реставраторлар-белгечләр, археологлар белән сөйләшү-киңәшү Болгар һәм Зөя тыюлыкларындагы эшне дөрес оештыру өчен бик мөһим. Әмма хикмәт монда гына түгел. Дөньякүләм тәҗрибә шуны раслый: үз халкыңның мәдәни һәм тарихи мирасын саклау бөек тарихи үткәнне дөрес итеп, ничек бар, шулай ачып бирү мөмкинлеге ул.
ЮНЕСКО белән мөнәсәбәтләрдә дә уңышларыбыз бар. Хәзерге вакытта «Болгар тарихи-археология комплексы» һәм «Зөя тарихи-мәдәни һәм ландшафт комплексы» дигән номинацияләр, ягъни алар буенча бөтен документ тулысынча әзерләнеп, ЮНЕСКО комиссиясенә тапшырылды. Быел ICCROMның халыкара белгечләре Болгарга һәм Зөягә килеп, аларның ЮНЕСКО таләпләренә туры килүен тикшерәчәкләр. Белгечләр фикеренчә, Болгар һәм Зөя турында документлар 2013 елда ЮНЕСКОның чираттагы утырышында каралачак.
Сезнең сорауга җавап йөзеннән шуны әйтәсем килә: чыннан да, Болгар белән Зөяне ЮНЕСКО канаты астына кертү безнең өчен бик отышлы хәл.
Беренчедән, Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән тарихи истәлекләр ЮНЕСКО яклавы һәм күзәтчелеге астында була. Әйтик, ул истәлекләргә беркем дә кагыла алмый, һәм, иң мөһиме, аларның торышы һәрдаим тикшерелеп тора, ягъни, телисеңме-теләмисеңме, аларны төзек һәм бөтен итеп саклауның барлык шартларын үтәргә тиешсең. Тарихи ядкярләргә бер бөртек тә зыян килмәскә тиеш.
Икенчедән, бу вакыйга Татарстанның халыкара абруен күтәрәчәк. Без үз мирасының кадерен белә торган алдынгы, цивилизацияле республика буларак та танылачакбыз.
Өченчедән, барыбызга да мәгълүм ки, туристларның дөнья буенча төп агымы ЮНЕСКО исемлегендәге тарихи ядкярләргә юнәлә. Димәк, Татарстан өчен халыкара туристлык хәрәкәтенә юл ачыла. Мәсәлән, Казан Кремле ЮНЕСКО исемлегенә кергәч, аны карарга килүче туристлар саны бермә-бер артты, узган ел миллионга җитте. Туристларны кабул итү эшен оста итеп оештыра алсак, Казан, Болгар һәм Зөя Татарстанны дөньядагы мәшһүр туристлык үзәкләренең берсенә әйләндерә алачак.
Зөя утрау-шәһәренә Болгарга караганда шактый соңрак нигез салына, һәм аны Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алу өчен төзетә, шуңа андагы биналар яхшырак һәм күбрәк сакланып калган кебек Биредә алып барылган төзекләндерү эшләрен башка дин вәкилләре ничек кабул итә?
Зөя Урта Иделдәге иң беренче православие шәһәре, аның Россия дәүләтен формалаштыруда үз роле бар. Ул заманда Зөядә булган вакыйгалар, буыннан-буынга тапшырылып, Татарстанда яшәүче кешеләрдә төрле хисләр уята. Әйе, ул Казанны яулап алу өчен төзелгән ныгытма. Безнең аны төзекләндерү эшенә тотынуыбызга сәяси яңгыраш бирергә тырышучылар да юк түгел. Әмма мин гел шуны әйтеп киләм: максатыбыз фәнни-тарихи эзләнүләрне сәясәткә әйләндермичә, республикада яшәүче халыкларның матди мирасын торгызу. Әйтик, Зөя соборларының архитектурасын һәм андагы гаҗәеп фрескаларны сәясәтчеләр ясамаган лабаса, бөек осталар иҗат иткән. Собор диварларында аларның кабатланмас эзе, аларның буяулары, аларның иҗаты калган. Гомумән, буыннан-буынга нәфрәт тапшыру дөрес гамәл түгел. Безгә кагылышлы тарихка күз салсаң, татар-монгол гаскәрләренең Россия җирлеген басып алу чорын бәяләү инде ничәмә-ничә гасыр бәхәсләр тудыра. Әгәр дә без алга киткән халык булырга телибез икән, катлаулы тарихыбызны белеп, аңлап, тиешле нәтиҗәләр ясап, киләчәк турында фикер йөртеп, туган җиребезгә хезмәт итәргә тиешбез. Кайбер галимнәр сүзендә үпкә төсмерләре ишетелә. Бу очракта мин Алман иле канцлеры Ангела Меркельның Мәскәүгә Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәргә килүен мисал итеп алам. Кызганыч, әмма сугышта союздаш булган илләрнең җитәкчеләре юк иде анда. Ә җиңелгән як килде. Аңа Кызыл мәйданга килеп басу җиңел булмагандыр, дип уйлыйм. Менә бу лаеклы гамәл. Димәк, алар фашизмнан катгый төстә баш тарталар, киләчәк буыннарны бу афәтнең эзеннән азат итәргә тырышалар дигән сүз. Бу тарафтан мин Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Алексий II нең Явыз Иван турында әйткән фикерләре белән танышырга тәкъдим итәр идем.
Һәрбер халыкның үз язмышы, үз тарихы. Кемдер үзе күп илләрне буйсындырып килеп, соңыннан үзе кемгәдер буйсынган. Ошыймы ул безгә, юкмы, ул бит безнең үткәнебез. Минемчә, тарих ничек булган, шулай чагылырга тиеш. Шунысы куанычлы: бу юнәлештә уңай күренешләр әлеге проектны гамәлгә ашыру вакытында күзгә ташлана. Игътибар итсәгез, без төрле диннәргә караган ике изге шәһәрне торгызу өчен бер фонд оештырдык, моның да мәгънәсе тирән. Бу әлеге эшнең барыбыз өчен дә уртак булуын дәлилләп тора. Эш барышында төрле оешмалар, төрле диндәге хәйриячеләр арасында эшлекле, хәтта дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Гомумән, тарихта булган вакыйгаларда хәлиткеч рольне халыклар үзләре түгел, нигездә, дәүләт җитәкчеләре, аларның сәясәте уйнаган.
Агымдагы ел Россия Федерациясе күләмендә «Россия тарихы елы» дип игълан ителде. Бәхәссез, Россия тарихында татарларның роле әйтеп бетергесез зур. Моны (авырлык белән булса да) барыбер таныйлар. Чит илдә, мәсәлән, Польшаның Гданьск шәһәрендә татар сугышчысына һәйкәл куйдылар хәтта! Сезнеңчә, быел чын тарихны тану дәвам итәрме?
Гомумән, татарлар дөнья тарихында да шактый эз калдырганнар. Сүз уңаеннан, бер кызыклы факт: инглиз галиме, Кытай буенча танылган белгеч Эдуард Паркер, мәсәлән, кытайларның тарихын өйрәнү барышында татарлар турында шулкадәр күп мәгълүматка тап булган ки, хәтта татарлар турында «Бөек халык тарихы» дигән аерым бер китап язарга мәҗбүр булган.
Ә татарларның Россия тарихындагы роле ул үзе бер зур тема. Татарлар бүгенге көнгә кадәр Россиядә сан ягыннан икенче милләт булып тора икән, бу, әлбәттә, юктан бар булмаган. Россиянең үсешенә төрле заманнарда, төрле өлкәләрдә зур өлеш керткән шәхесләр арасында татар морзалары бик күп. Татар фамилияле рус эшлеклеләрен Сез үзегез дә яхшы беләсез, алар Россия тарихыннан һәркемгә мәгълүм. Россия дәүләтчелегенең тарихын ничә гасырлар буе «татар-монгол изүе»нә каршы көрәш рухында бәян итеп килделәр. Шуңа күрә безнең халык өчен иң авыр мәсьәлә татар-монгол явы темасы иде. Җәмәгатьчелекнең безнең тарихка мөнәсәбәтен үзгәртү юнәлешендә иң беренче адымны Лев Гумилёв ясаган дип саныйм. Аның коточкыч ябык совет елларында, җәмәгатьчелек фикеренә каршы килеп, татарлар турында дөреслекне язарга кыюлыгы җиткән. Мин аның әсәрләрен җентекләп укып чыктым: «Борынгы төркиләр», «Борынгы Русь һәм Бөек дала», «Русьтан Россиягә кадәр» һәм башкалар. Ул татарлар турындагы уйдырмаларны, бик үткен итеп, «кара легенда» дип атаган. Гумилёв Россия дәүләтенең асылын төгәл билгеләп биргән: «Россиянең ике чыганагы бар: славяннар һәм төркиләр, парвославие һәм ислам, Киев Русе һәм Алтын Урда», дигән ул. Лев Гумилёв татар халкының тирән ихтирамына лаек шәхес ул. Шуңа күрә без Казанның 1000 еллыгына шәһәрнең үзәгендә аңа һәйкәл куйдык. Игътибар итсәгез, анда аның сүзләре язылган: «Мин, рус кешесе, гомер буе татарларны яладан яклап киләм». Мин Сезгә аның татарлар турындагы бу фикерен тулысынча китерә алам: «Белегез, бу горур исем! Ялган фәнни, сәяси яки ниндидер башка конъюнктура өчен түгел, дөреслек хакына мин, рус кешесе, гомер буе татарларны яладан яклап киләм. Алар безнең каныбызда, тарихыбызда, телебездә, тирә-юньгә мөнәсәбәтебездә. Миңа менә мондый күзаллау бик табигый тоела: чынбарлыкта руслардан аермалары нинди генә булмасын, татарлар безнең яныбыздагы түгел, безнең эчебездәге халык ул». Минемчә, бүгенге вазгыять менә шуны аңлауга, тануга таба юнәлтелергә тиеш. 2010 елның 25 ноябрендә Польшаның Гданьск шәһәрендә татар сугышчысына тантаналы төстә һәйкәл куелуны да моның бер чагылышы дип карарга кирәктер, мөгаен. Чыннан да, 600 ел элек Польша-Литва дәүләтенең Грюнвальд сугышында тарихи җиңүенә турыдан-туры татар гаскәриләре ярдәм иткән. Татарларга рәхмәт йөзеннән әлеге һәйкәлне кую Польша хөкүмәтенең тәкъдиме булган бит. Тантанада аларның президентлары пан Бронислав Коморовский катнашкан. Ул үзенең әнисе Ядвига белән һәйкәлгә чәчәкләр куйган. Пани Ядвига әтисе ягыннан булган татар тамырлары белән горурлануын сөйләгән. Бу хәл полякларның анда яшәгән татарларны килмешәк дип түгел, үз итеп кабул итүләрен аңлата түгелме? Польшада да татарлар белән поляклар язмышы бергә үрелгән. Минем Варшавада атаклы Юзеф Пилсудский музеенда булганым бар. Полякларның горурлыгы күренекле маршал, 1918 елда яңадан торгызылган Польша дәүләтенең беренче җитәкчесе Юзеф Клеменс Гинятович Косьчеша Пилсудскийның исеме үк татарларга катнашы булганлыгын күрсәтеп тора. Юзеф Йосыфтыр инде ул, Гинятович Гыйниятович Һәйкәл ачу тантанасында безнең Бөтендөнья Татар конгрессы, гомумән, башка төбәкләрдән дә татар оешмалары вәкилләре, Кырым татарлары да катнашкан. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, үзенең Польшадагы эшлекле сәфәре вакытында, ул һәйкәлгә чәчәкләр салган иде. Моңа Россия матбугатында бераз шаулап алдылар, ләкин бу вакыйганың асылына төшенә башласаң, әллә ниләр ачыклана. Әйтик, моннан 600 ел элек булган хәлиткеч сугышта (Поляк корольлеге белән Бөек Литва кенәзлеге бер яктан, Тевтон ордены икенче яктан) полякларга Алтын Урдадан килгән татар гаскәрләре булышмаган булса, Тевтон ордены тагын да Көнчыгышкарак җәелер, бәлкем, Россия үзе дә бүген католик дәүләт булыр иде. Тарихи борылышлар кайчак бик кызыклы бит алар.
Россия тарихы елы буларак, быел республикабызның Сез җитәкләгән «Яңарыш» фондына да сизелерлек ярдәм булырга тиеш кебек. Гомумән, Россия хөкүмәтенең «Болгар Зөя» проектына карашы нинди? Хуплыйлармы, үз фикерләрен әйтәләрме, тәкъдимнәрен кертәләрме, финанс ягыннан ярдәм итәләрме?..
Болгар һәм Зөя калаларындагы тарихи ядкярләр илкүләм әһәмияткә ия, шуңа күрә мондый зур эшне башкаруда Россия хөкүмәте дә җитди ярдәм күрсәтә. Сүз уңаеннан, 1722 елда Идел буйлап Азовны алырга барганда, Пётр I Болгарга кагылган, борынгы ташландык шәһәргә игътибар иткән, Казан губернаторына, бу тарихи ядкярләрнең исемлеген төзергә, аларны төзәтергә һәм сакларга кушып, Указ язган. Бу Россиядә тарих һәм архитектура ядкярләрен саклау турында беренче Указ булган.
Татарстан Республикасы Президенты вазифасыннан китәргә карар кылгач, 2009 елның декабрендә мин Мәскәүдә Россия Премьер-министры Владимир Путин белән Болгар һәм Зөяне торгызу эше турында махсус сөйләштем. Президент Дмитрий Медведевка бу турыда ул безнең республикага килгәч сүз кузгаткан идек. Мин аңа Болгарны һәм Зөяне вертолёттан күрсәттем. Мин аларга бер генә сорау бирдем: «Сезгә Казан Кремле ошыймы?» «Ошый», диделәр. «Алайса, әйдәгез, бездәге милләтара дуслыкның, диннәргә тигез карашның символы булган Казан Кремле үрнәген киңрәк манзарага Идел ярларына чыгарыйк, әлеге борынгы шәһәрләрнең икесе дә Иделнең искиткеч матур ярларында урнашкан бит», дидем. Алар бу идеяне хупладылар. Әлбәттә, алар хуплавының хикмәте, бер яктан, федераль мирас булып саналган тарихи ядкярләребезне саклап калу, аларны дөньяга күрсәтү, туристлыкны үстерү булса, икенче яктан, Россия кебек күпмилләтле ил җитәкчеләре өчен диннәргә һәм милләтләргә тигез караш идеясен тарату мөмкинлегенең бүген аеруча мөһимлеген аңлау. Хәзер моңа бөтен дөнья мохтаҗ.
Шул рәвешчә, без, ил җитәкчеләренең фатихасын алып, Россия хөкүмәте тарафыннан ярдәм турында да килештек. Бу проектка финанс ярдәме федераль бюджеттан да, республика бюджетыннан да тигез өлешләрдә бүлеп биреләчәк, дип сөйләштек. Узган ике елда сөйләшенгән сүз төгәл үтәлә. Шунысын да әйтергә кирәк: ил җитәкчеләре проектны гамәлгә ашыру барышы белән кызыксынып торалар. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бу проектны үз игътибарында тота, эзлекле рәвештә ярдәм итә.