Үзем белән очрашу - Ленар Миннемохимович Шаех 3 стр.


 «Яңарыш» фонды заказы белән Италиядә дөньядагы иң зур басма Коръән әзерләнде. Матбугат чаралары бу хакта күп язды. Башта, безнеке зуррак, диделәр, аннары Әфганстандагысы Хәер, хикмәт анда гына да түгел. Коръән узган елның 17 ноябрендә Казанга кайтарылды һәм быел май аенда, Болгарда узачак чираттагы тантаналарга кадәр, Кол Шәриф мәчетенә куелды. Чыннан да, бу татар халкы өчен олы бүләк кенә түгел, ә Россия һәм дөнья дәрәҗәсендә зур мәртәбә. Җир шарында ислам дәүләтләре күп, аларның безгә караганда мөмкинлекләре дә күпкә зуррак. Сезнеңчә, ни өчен нәкъ менә Татарстан Республикасы бу эшне башкарды? Ислам дәүләтләре нинди карашта тора?

 Сезнең мәгълүматыгызны бераз аныклау кирәк дип саныйм. «Яңарыш» фонды эшләткән Коръән ул хәзер дә дөньядагы иң зур басма Коръән булып кала бирә. Күптән түгел безгә Гиннесс рекордлар китабыннан моны дәлилләүче сертификат та килеп иреште. Биредә «басма» дигән сүзне ассызыкларга кирәк. Чөнки Әфганстандагы Коръән ул иң зур кулъязма Коръән сыйфатында үзенчәлекле. Бу очракта хикмәт үлчәмнәрдә түгел.

Ни өчен мондый Коръәнне нәкъ менә Татарстан эшләде? Беренчедән, басма Коръәннәр тарихында Казанның үз урыны бар. 1803 елда Коръәннең иң беренче мөселман басмасы нәкъ менә Казан типографиясендә чыккан. Аны мөселман дөньясында «Казан басмасы» дип атыйлар һәм классик Коръән дип саныйлар. Ул заманнарда мөселман илләрендә нәшер ителгән Коръәннәр шушы Казан нөсхәсе нигезендә басылганнар. Без әнә шул традицияне дәвам иттек. Икенчедән, Болгар хәзерге Россия территориясендә ислам динен иң беренче булып рәсми һәм ирекле рәвештә кабул иткән изге урын. Анда мәдәният хәзинәсе дип танылган үзенчәлекле Коръән урнаштыру, минем фикеремчә, татар халкының бөтендөнья мөселман мәдәниятендә тоткан урыны һәм аңа керткән лаеклы өлеше булып тора.

Дөньядагы иң зур басма Коръән быел май аенда, Идел буе болгарларының ислам динен рәсми рәвештә кабул итүләре хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесе бинасына урнаштырылачак. Шул вакытта без Гиннесс рекорлар китабының сертификатын да халыкка күрсәтәчәкбез. Анда болай дип язылган: «Дөньядагы иң зур басма Коръән (буе 2 м, иңе 1,52 м, калынлыгы 0,17 м), ARC Groups.r.l компаниясе (Италия) тарафыннан эшләнгән, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды (Россия) тарафыннан 2011 елның 17 ноябрендә Кол Шәриф мәчетенә (Казан, Татарстан Республикасы) тапшырылган».

 Соңгы вакытта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башкалабыздагы тарихи урыннарны, биналарны карап йөри башлады. Дөрес, күп истәлекләребез сүтелә, җимерелә, яндырыла. Казаныбызның йөзе югала. Хәтта бөек Тукаебыз яшәгән «Болгар» кунакханәсе дә чыгарылма түгел. Данлыклы «Матбугат йорты» бушап калганга да биш ел Бүген безгә Болгар шәһәрлеге, андагы тарихи биналар никадәр кадерле, аларның дөньякүләм әһәмияте никадәр зур булган кебек, киләчәктә Казанның архитектура истәлекләре дә шул дәрәҗәдә кыйммәтле булачак. Башкалабызның тарихи йөзе җуелып бетеп бара бит. Бу очракта нишләргә, нинди чыгу юлларын табарга? «Яңарыш» фонды башка тарихи һәйкәлләрне торгызуны да максат итеп куймыймы (Казан, Алабуга һ. б.)? Быел Татарстанда да Тарихи-мәдәни мирас елы бит әле

 Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондын оештырганда ук, фондның максаты: Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгын, «Зөя утрау-шәһәре» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеен, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан башка тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызуга һәм үстерүгә, Татарстан Республикасы күпмилләтле халкының тарихи, мәдәни, рухи традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә булышлыкны оештыру, дип билгеләнгән иде.

Чыннан да, ныклап тикшерәсе, яңартасы, төзекләндерәсе тарихи ядкярләребез күп әле безнең. Бу, бер яктан, безнең бай тарихлы халык икәнебезне күрсәтсә, икенче яктан, алдыбызга бик җитди бурычлар куя. Бу тарихи истәлекләрнең киләчәк буыннарга исән-имин барып җитүе өчен, чыннан да, без җаваплы бит. Татарстан тарихының үзенчәлеге шунда ки: тарихи урыннарны башлыча археологик документлар аша гына өйрәнү мөмкин. Географик яктан бик уңайлы җирдә урнашу сәбәпле, безнең аша бик күп халык узган, күп вакыйгалар, сугышлар, күченүләр булган, шуңа күрә бик күп язма документлар һәм истәлекләр юкка чыккан. Сез яхшы беләсез, безнең бик кадерле тарихи җәүһәрләребез Биләр, Сувар, Тәтеш шәһәрләре бар. Алга таба археологлар, галимнәр, тарихчылар аларга игътибарларын күбрәк юнәлтергә тиеш, әлбәттә. Болгарда елга вокзалы төзү турында әйтеп киткән идем. Анда, причалдан бинага керә торган җирдә, без төрле чорларда Болгар дәүләтенең башкалалары булып торган Биләрне һәм Суварны чагылдыручы ике портал куйдык.

Казан мәсьәләсенә килгәндә исә, Рөстәм Нургалиевичның Казандагы тарихи урыннарны саклауга турыдан-туры алынуын хуплыйм. Тора-бара Сез телгә алган архитектура истәлекләрен реставрацияләү, төзекләндерү эшләренең формасы, вакыты, күләме билгеләнер дип уйлыйм.

 Безнең Актаныш районы гына милләтебезгә күпме асыл уллар һәм кызлар биргән! Шагыйрьләр, язучылар, җырчылар, биючеләр, галимнәр, спортчылар, сәясәтчеләр Шулай да һәрбер кеше туган ягы, туган районының ниндидер үзенчәлеге бар дип исәплидер. Сезнеңчә, безнең якның төп үзенчәлеге нәрсәдә (мәсәлән, тарихи үзенчәлеге һ. б.)?

 Минемчә, иң элек Актаныш шуның белән үзенчәлекле: анда көн Татарстанның башка районнарына караганда иртәрәк туа, тормыш ике сәгатькә иртәрәк башлана. Без балачакта күрше Башкортстан радиосы буенча яши идек. Тугандаш башкорт халкы белән якынлык ул безнең сөйләм теленә дә кереп калган. Мин һәрвакыт әйтеп киләм: без башкорт җырларын тыңлап үстек. Авыл җирендә иртә торасың, мәктәпкә киткәнче, йорт-кура арасында эшләп алырга да өлгерәсең. Ә бу вакытта Башкортстан радиосы инде сөйли, иртәнге концерт тыңлыйбыз. Ә Казан радиосы сөйли башлаганда, инде өйдән чыгып киткән булабыз. Шул рәвешчә, без башкорт җырлары-моңнары тәэсирендә үстек. Мәдәниятебез, әдәбиятыбызның шулкадәр якын, шулкадәр үзара тыгыз үрелгән булуын, бер-берсен тулыландыруын, баетуын яшь чакта ук тоеп, белеп үстем.

Ә табигатебезнең матурлыгы! Иң матур елгалар Агыйдел, Кама, Ык, Сөн ярында урнашкан бит безнең туган җир Тагын бер үзенчәлек: бүген Актаныш районындагы 88 авылның икесе Мари Суыксу һәм Терпеле мари авыллары, Михайловка татарлар белән катнаш рус авылы исәпләнә, калганнары саф татар авыллары. Актаныш районында яшәүчеләрнең 98 проценты татар, шуңа күрә милли традицияләр, милли тәрбия, милли мәдәният көчле. Бу байлыкны саклау һәм тагын да үстерүдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның хезмәте мактауга лаек.

Актанышның тарихы да гаять үзенчәлекле бит аның, мәсәлән, ул Татарстанның бер өлеше булып бары тик 1920 елдан гына исәпләнә. Аңа кадәр ул бер-бер артлы Казан, Оренбург, Уфа губерналары составында йөри.

Актанышлыларның тарихи тамырлары болгар бабаларыбызга барып тоташа. Галимнәр әйтүенчә, безнең җирлектә иң әүвәл күпчелек фин-угыр кабиләләре яшәгән. Археологик материаллар да шул хакта сөйли. Безнең эраның IV гасырыннан башлап күчмә кабиләләр, угырлар бу якларга үтеп кергәннәр. XIXII гасырдан исә Ык һәм Агыйдел елгалары арасына Идел буе болгарлары күченгәннәр.

Актаныш татарларын типтәрләр дип атыйлар. Тарихчылар фикеренчә, XVIII гасыр ахырында рус булмаган «җибәрелгән» кешеләрне татар дөньясында шулай дип йөртә башлыйлар. Нигездә, алар хәзерге Башкортстан һәм Урал алды җирләрендә яшәгәннәр. «Типтәр» атамасының барлыкка килүе һәм ясалышы турында төрле фикерләр бар. Галимнәр әйтүенчә, бу этноним татарлар арасында крестьяннар сословиесен аңлата. «Типтәр» сүзе фарсы сүзеннән алынган «дәфтәр» дигәнне белдерә, төрки-монгол сүзеннән күчкән. Башта мәгънәсе буенча законнар исемлеген аңлаткан. Алтын Урда чорында «ясак түләүне һәм суд карарларын язу дәфтәре» мәгънәсендә кулланылган. «Типтәр» дип нинди дә булса исемлеккә кертелеп яки килешү нигезендә «законлы» рәвештә яшәүче кешеләрне атаганнар, ягъни алар дәфтәргә теркәлгән дигән сүз. Мондый төркем кешеләре XVI гасырның икенче яртысында, Явыз Иван Казан ханлыгын басып алганнан соң, качаклардан формалаша. Чөнки чиркәү рус булмаган бар халыкны чукындыру сәясәте алып бара, шуңа күрә безнең төбәккә качаклар күчеп килү көчәя.

Ирек сөюче Актаныш халкы патша Россиясе вакытындагы төрле баш күтәрүләрдә дә, узган гасырның 20 нче елларындагы Гражданнар сугышында да актив катнаша

Чынлап та, Актаныш районыннан бик күп күренекле шәхесләр чыккан. Мәсәлән, безнең Альберт Фәтхи, Мөхәммәтгали Арсланов, Леонид Арсланов, Габделхәй Әхәтов, Марс Вәлиев, Рамил Гәрәев, Рауис Госманов, Әлиф Зәйнәшев, Клара һәм Назыйф Зиннәтуллиннар, Наип Ләисов, Виктор Афанасьев, Камил Малов, Фәнис Нәбиев, Равил Хәертдинов, Фәрит Хатыйпов, Фарсель Зыятдинов һ. б. кебек танылган галимнәребез бар. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыздан Баян Дәүләтов, Гатаулла Минаев, Хәсән Заманов, Гомәр Һадимөхәммәтов, Илдар Маннанов, Гыймазетдин Вәзетдинев Советлар Союзы Герое исеменә, ә Польша партизаннары бригадасы командиры Александр Кузнецов Польша Халык Республикасының Милли Герое исеменә лаек булганнар.

Сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклеләреннән Шәйгәрдән Шәймәрдәнов турында аерым әйтәсем килә. Ул 1924 елның декабре 1927 елларда Татарстан Үзәк башкарма комитеты рәисе, Халык Комиссарлары Советы рәисе вазифаларын башкарган. Безнең хәзерге Дәүләт Советы бинасында төрле елларда республиканың парламенты ролен үтәгән органнарны җитәкләгән шәхесләрнең рәсемнәре куелган, алар арасында безнең шушы атаклы якташыбызның да рәсеме бар.

Безнең як халкы иҗатка, сәнгатькә чын күңелдән гашыйк дип әйтер идем. Шуңа күрә танылган шагыйрь, язучыларыбыз шактый. Нур Баян, Риза Ишморат, Гамил Афзал, Рахмай Хисмәтуллин, Марат Әмирханов, Ләбиб Лерон Санап карасаң, Актаныш төбәге татар әдәбиятына рәсми төстә танылган 40 тан артык әдипне биргән.

Атаклы якташларыбыз җырчылар: Салих Хөснияров, Әлфия Авзалова, Хәнәви Шәйдуллин, Асаф Вәлиев, Илгизәр Исламов, Газинур Фарукшин, Азат Тимершәех; композиторлар: Азат Хөсәенов, Рәис Нәгыймов, Инсаф Хәбибуллин, Илгиз Закиров, татарның беренче музыка профессоры Мансур Солтанов; музыкантлар: Иттакый Халитов, Фәнис Гыйльметдинов, Кирам Сатиев Аларның барысын да санап чыгу мөмкин түгел, һәм без, Актаныш кешеләре, шуның белән бәхетле дә.

Иҗатның һәр өлкәсендә якташларың очрап тору үзе бер горурлык бит ул. Мәсәлән, сынлы cәнгатьтә Әсгать Сәфәргалин, Васил Маликов, Зилфәт Басыйров, Фаил Зиязов, цирк сәнгатендә Замир Мостафин, театр сәхнәсендә Мохтар Мутин, Нәсимә Җиһаншина, Роза Салихова, Ришат Гыйздәтуллин, Хафиз Хәммәтуллин һ. б. Безнең якташлар арасында халыкара дәрәҗәдәге спорт осталары Лерон Сибгатуллин, Фирая Солтанова-Жданова, Фәрит Ганиев һәм башкаларны күрергә мөмкин. Атаклы шахматчыбыз дөнья, Олимпия, ил чемпионы Алисә Галләмова исә даими рәвештә Актанышта үз исемендәге призга төбәкара ярышлар үткәрә

Күрәсезме, Актаныш районы Сезнең кебек талантлы шәхесләрне биреп кенә тора! Менә әңгәмәбез алдыннан «Җылытасы килә дөньяны!..» дигән яңа китабыгыздагы шигырьләрегезне укыдым. Әсәрләрегез тирән фикерле, минем күңелемә бик хуш килде. Мин, гомумән, шигырьләр яратам. Әле дәү әниегезгә багышланган шигырьләрегездән бер дүртьюллыкны язып та алдым: «Дәү әниемне уйлап» дигән шигырьдән

Гаҗәп бит! Шулкадәр тирән мәгънәле, фәлсәфи юллар

Җыеп кына әйткәндә, якташларыбыз сәләтле, тыйнак, тырыш һәм эшчән, үз максатына ирешә торганнар. Мин дә, Сезнең кебек, туган ягым белән горурланам.

 Актаныш районы олы тарихка Татарстанның Беренче Президентын үстереп биргән як буларак керде. Һәрхәлдә, Сезнең биографиягез, димәк, Актаныш районының Әнәк авылында туган дигән мәгълүмат, бөтен дөньяга таралган. Туган ягыбыз Сезнең белән горурлана, Минтимер Шәрипович Узган гасырның 90 нчы еллары башында, СССР кебек зур дәүләт таркалган катлаулы чорда, Сез Татарстан Республикасы Президенты вазифасын үз җилкәгезгә алдыгыз. Бу җитди тарихи адымны ясарга ничек тәвәккәлләдегез?

 Бу иң беренче чиратта язмыш эше. Татарстан Президенты дигән җаваплы вазифаны үз өстемә алырмын дип, беркем дә алдан уйламый, әлбәттә. Дөресен генә әйткәндә, шулай килеп чыккан: шул чорда, шул вазгыятьтә, шул урында мин туры килгәнмен.

90 нчы елларга кадәр үк шактый җитди хезмәт юлы узган кеше идем инде. Институт тәмамлап, Мөслимгә, МТСка эшкә килеп, инженер булып мин берничә ай гына эшләдем, баш инженер итеп куйдылар. Шуннан китте гел җитәкчелектә булдым. Аннан соң Минзәләдә районара «Сельхозтехника» берләшмәсе директорыннан мине КПССның Татарстан өлкә комитетына авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы итеп эшкә алдылар, бераздан бүлек мөдире урынбасары итеп күчерделәр. Ике ел эшләгәннән соң, 1969 елда республиканың мелиорация һәм су хуҗалыгы министры итеп билгеләделәр. Яңа оештырылган министрлыкның эшчәнлеге нәтиҗәсендә республикада яңа тармак барлыкка килде, без хәтта ил күләмендә дан казануга ирештек, Казанда мелиорация буенча бөтенсоюз семинарлары уздырдык. Министр булып 1983 елга кадәр эшләдем. Аннары мине ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары итеп куйдылар. Ул чагында Министрлар Советын Гомәр Исмәгыйлевич Усманов җитәкли иде. Анда күп эшләмәдем, партия өлкә комитетына авыл хуҗалыгы буенча секретарь итеп алдылар. Соңыннан Министрлар Советына кире кайттым, бу юлы инде рәис булып. Ул вакытта Гомәр Исмәгыйлевич партия өлкә комитетының беренче секретаре иде. Илдә үзгәртеп кору башлангач, ул Мәскәүгә, Үзәк Комитетка китте, һәм бездә тарихта беренче мәртәбә партия өлкә комитетының беренче секретарен альтернатив нигездә сайлау оештырылды. КПСС системасында мондый хәлнең гомергә булганы юк иде. Ике турда өч кандидат арасыннан минем кандидатура җиңеп чыкты. Бу урында да озак эшләмәдем, чөнки үзгәртеп кору инде бик куәтле юнәлеш алган иде. Ил күләмендә барган үзгәрешләрнең асылына төшенеп, мин барлык райком, горком секретарьларын киңәшкә җыйдым. «Ил буенча безгә «Бөтен власть Советларга!» дигән лозунг куелган, шуңа күрә мин Совет органнары системасына күчү зарур дип уйлыйм. Теләгән җитәкчеләргә күчү мөмкинлеге тудырылачак, уйлашыгыз, аннан үз фикерегезне әйтерсез. Партиянең киләчәге юк», дидем. Миңа, партия өлкә комитетының беренче секретарена, андый сүзләр әйтү бер дә җиңел түгел иде, әлбәттә. Әмма чынбарлык шундый иде. Берничә атна эчендә район-шәһәр партия җитәкчеләренең 70 проценты Советларга күчте, алар урынына яңа секретарьлар сайланды. Шул рәвешчә без тәҗрибәле кадрларны, хуҗалык итә белә торган кешеләрне югалтмадык.

Шулай итеп, өлкә комитетының беренче секретаре булып бер ел эшләдем, 1990 елда мине Татарстан Югары Советы Рәисе итеп сайладылар. Шуннан соң үзгәртеп кору эшләренә ныклап тотындык.

Боларны мин Сез әйткән тәвәккәллек темасына сөйлим. Яшь вакыттан ук җитәкче эштә булу кешене чыныктыра, ихтыяр көче, җаваплылык хисе тәрбияли һәм искиткеч зур тәҗрибә бирә. Әнә шундый тормыш мәктәбе узу алга таба миңа нык ярдәм итте. Гомумән, мин ил, республикалар, төбәкләр җитәкчелегендә башкарма хакимияттә уңышлы эшләгән кешеләр булырга тиеш дигән фикердә торам. Зур эшләргә тотыныр өчен, әнә шундый ныклы нигез кирәк.

Мәгълүм ки, СССРга кергән республикалар арасыннан суверенитет турында декларацияне иң беренче Россия Федерациясе кабул итте. Чөнки аның СССР алдында хокуклары бик чикләнгән иде. Без дә, илебездәге милли республикалар, өлкәләр, крайлар арасында беренче булып дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иттек, чөнки автономияле республиканың СССР алдында да, РСФСР алдында да хокуклары юк чамасы иде. Күп тә үтмәде, Россия үзендә президентлык институты булдыру турында карар кабул итте, 1991 елның 12 июненә Россия Президентын сайлау көне билгеләнде. Шул чакта Татарстан Югары Советы, татар зыялылары, гомумән, халык үзебезнең президентны булдыру мәсьәләсен күтәреп чыкты. Без дә Татарстан Президентын 1991 елның 12 июнендә сайларга булдык, чөнки җирле сайлауларны бөтенроссия сайлаулары белән бергә үткәрү тәртибе кергән иде. Сайлаучылар 12 июнь көнне ике бюллетень алды: Ельцинны Россия Президенты, Шәймиевне Татарстан Президенты итеп сайлау турында. Татарстан халкына менә шундый мөмкинлек бирелде: кемне телисең шуны сайла, теләсәң, икесен дә сайлый аласың. Безнең халык моннан үзенчә файдаланды: миңа 74 процент кеше тавыш бирде, ә Ельцинга бирелгән тавышлар аз булды һәм, закон буенча, Татарстанда Россия Президентын сайлау барып чыкмады. Президент булып менә шушындый вазгыятьтә эшләп китәргә туры килде.

Назад Дальше