Моңа йөрәк тә, батырлык та кирәк бит әле?!
Бик кызыклы сорау бу, тарихи китаплар укыганда, ул минем үземдә дә туа. Әмма шул мизгелдә, шул вакыйгаларның эчендә кайнаганда, ул куркыныч кебек тоелмый: син бары тик көндәлек эшеңне башкарасың, җитәкче буларак, алдыңа килеп баскан мәсьәләне хәл итәсең кебек. Соңыннан искә төшергәндә генә, чыннан да, моңа йөрәк ничек җитте икән, дип уйлап куйганым бар барын Президент булу бик җаваплы, сүз дә юк. Бик катлаулы еллар кичердек. Әмма шуны әйтәсем килә: республикада Президент вазифасын булдыру тормыш таләбе иде, шул вакытта язмыш кулы астына мин эләккәнмен, күрәсең. Президентлыкка адым менә шулай ясалды.
Татарстан Республикасы Президенты вазифасында егерме ел дәвам иткән эшчәнлегегезне үзегез ничек бәялисез? Эшләнеп бетмәгән эшләр, «их!..» дип куйган нәрсәләр юкмы?
Реаль күзлектән чыгып караганда, нигездә, юк дип саныйм. Буш вәгъдәләр бирмичә, зур күләмле күп кенә уңышлы программаларны гамәлгә ашырдык. Гадәтем шундый: булдырып чыга алырлык эшләргә тотынырга күнеккәнмен, чөнки, чын тормышны белсәң, үз-үзеңне, бигрәк тә кешеләрне алдый алмыйсың. Теләсә нинди сүзгә уңай җавап бирергә тырышучылар, тормышка ашмастай вәгъдәләр бирүче җитәкчеләр озак эшли алмый. Әйе, синнән гел яхшы сүз генә көтәләр. Әйтәсе дә килә бит аны! Телне дә тыю авыр кайчак. Бигрәк тә 90 нчы еллар башындагы митингларда. Анда: «Азатлык! Азатлык!» дип даулыйлар. «Шәймиев, син татармы?» «Дудаев ул батыр! Ә син камыр!» дигән лозунглар белән дә чыгалар иде. Ачу да килә. Алар әйтүен әйтә, ә алда нәрсә көтәсен белмиләр. Ул мәлдә гади чишелеш юк иде. Нәрсә генә әйтсәләр дә, ул чор өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүген республикабыз сәяси һәм икътисади яктан, башка төбәкләр белән чагыштырганда, нык сүзе һәм алга киткән икътисады белән аерылып тора.
Халык белән эшләү җиңел түгел, тик зарланырга да ярамый, чөнки син кайда эшләгәнеңне беләсең. Җитәкче кеше хакимияткә үзе теләп килә, аны берәү дә мәҗбүр итми. Шуңа күрә аңа беркем дә, берничек тә бурычлы түгел. Халык сиңа кылган гамәлләреңә карап бәя бирә: вәгъдә биргәнсең икән үтә, үти алмасаң, вәгъдә бирмә.
Президент вазифасыннан киткәч, мин шундый нәтиҗәгә килдем: республика җитәкчесе булып егерме ел буе эшләвемнең иң зур казанышы халкыбызның дәрәҗәсен күтәрү, татар милләтенә тискәре карашны Россия һәм дөнья күләмендә тамырдан үзгәртү булды.
Әлбәттә, моңа иң беренче адым мөстәкыйльлек турында декларация кабул итеп, үз хокукларыбыз турында игълан итү булды. Ләкин ул вакытта без, күпләребез теләгәнчә, бәйсез дәүләт булып аерылып чыга алмый идек. Моның сәбәпләре бик җитди. Безгә эшне, нигездә, радикаль формада алып барырга туры килде. Моның нечкәлекләренә артык тукталмыйча, минем шуны гына әйтәсем килә: 90 нчы еллардагы тарихи вакыйгалар татарларның үзаңын үстерергә нык ярдәм итте. Ә бу бер дә җиңел нәрсә түгел, моның өчен кешедә үз-үзенә ышаныч, үз-үзенә ихтирам тудырырга һәм халыкның тарихта тоткан урынын аңлар өчен шартлар булдырырга кирәк иде.
Сезнең буын, бәхеткә каршы, совет заманындагы кайбер хәлләрне белми, әлбәттә. Бар иде шундый заманнар: Казанда трамвайда, автобуста, урамда шәһәр кешеләре татарча сөйләшергә шикләнә иде, ул гына да түгел, кемнәрдер үзенең татар икәнен яшерә иде хәтта. Тик бу очракта беркемне дә гаепләп булмый. Вазгыять шундый иде. Үзебезнең Казанда бердәнбер тулы булмаган татар мәктәбе калды. Мәктәп дәреслекләренә үк «татар-монгол изүе» дигән төшенчә кертеп, башка халыкларда кечкенәдән үк татарга карата нәфрәт тәрбияләнә иде. Үзгәртеп кору чорында, сүз иреге бирелгәч, без үз сүзебезне ныклап торып әйтә алдык. Әлбәттә, соңгы егерме ел эчендә без үзебезнең бай тарихлы, мәдәниятле, тырыш, ипле, тынычлык сөючән, башка халыкларга һәм диннәргә тигез карашлы халык булуыбызны сүз белән генә түгел, эшебез, олы казанышларыбыз белән дә исбат иттек. Татар булуыбыз белән горурлана башладык.
Соңгы елларда без милли асылыбызны җаныбыз белән тойдык, акылыбыз белән аңладык. Мөстәкыйль халык икәнебезне үзаңыбызга салдык. Бу процесс Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россиядә, БДБ илләрендә дә барды. Милли үзаң ул кулга тотып карый торган әйбер түгел, ләкин шул ук вакытта без башкарган эшнең әһәмияте гаҗәеп зур, һәм ул бик кирәк иде. Моның нәтиҗәләре хәзерге вакытта төрле яклап күренә. Мәсәлән, Россия хөкүмәтендә безнең милләт вәкилләре эшли. Мәдәният, сәнгать, мәгълүмат, спорт даирәләрендә бөтен дөньяга танылган милләттәшләребез күбәйде. Кызык бит, Казанга килгән мәшһүр кунаклар, үз нәселләрендә татар табылса, моны бик сөенеп сөйлиләр. Шундый бер очракны мисал итеп китерәм: күптән түгел Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Дмитрий Хворостовский чыгыш ясады, безнең журналистлар белән әңгәмәдә ул әнисе ягыннан бабасының яртылаш Себер татары икәнлеген, аның Бөек Ватан сугышында һәлак булып калуы, аның белән горурлануы турында тәфсилләп сөйләде.
Болар барысы да татар милләтенә карата мөнәсәбәтнең тамырдан үзгәрүе турында сөйли. Безнең белән санлашмыйча мөмкин түгел хәзер. Мин боларны шушы заманда үзем эшләгән өчен генә әйтмим, татарны дөнья күләмендә таныйлар. Моңа шатланам гына. Димәк, вакытны юкка уздырмаганбыз.
Мин Сезнең белән тулысынча килешәм. Без Сез Президент булган чорда үскән, үз ана телебездә белем һәм тәрбия алган бәхетле буын
Без дә татар мәктәбендә укыдык. Ләкин югары уку йортларына керү имтиханнарын рус телендә бирергә кирәк иде. Гел «бишле»гә укыган булсам да, институтка керәсе фәннәрне җәй буе русча өйрәнеп утырдым. Ничек итеп сөйләргә, ничек итеп аңлатырга дип баш ваттым.
1954 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына керү имтиханнарын тапшырырга баргач, комиссиядә татар укытучылары да бар иде, әмма күбесе безнең хәлгә кермәделәр, мин үземнең иң яраткан фәнем математикадан «дүртле» алдым. Рус телендә аңлатып бирә алмаганмындыр инде Шуңа күрә хәзерге вакытта ничек кенә зарлансак та, бүгенге кебек ирекнең моңарчы булганы юк иде әле. Заманында республикада җитештерелә торган эремчекнең майлылыгын да Мәскәү билгели иде. Бөтенесе үзәк күзәтчелегендә эшләнде.
Сезнең тормыш кагыйдәләренең берсе тотрыклылык. Сез шуның өчен көрәштегез һәм уңышка ирештегез. Шул ук вакытта тормышта яңалык та кирәк. Сез Россия Федерациясендә яңалык кертү өчен дә шактый көч куйдыгыз. Тотрыклылык һәм яңалык монда каршылык юкмы соң?
Минемчә, элек каршылыклар чагыштыргысыз күп иде. Бу вазгыятькә бәйле нәрсә. Мәсәлән, хәзерге чорда яңалык кертер өчен, тотрыклылык, тәртип кирәк, ә яңалыкның эчтәлеге үзгәреп тора. Җәмгыять үзгәртеп корыла, социализмнан социаль-демократик дәүләт төзү юлына бастык. Болар җитди тарихи үзгәрешләр һәм, нигездә, уңай күренешләр. 90 нчы елларда республикадагы үзгәртеп корулар эволюцион юл белән узды. Күпләп кан кою булмады, әмма булырга мөмкин иде. Һәр халыкның, һәр дәүләтнең тарихында революцияләр ясала, ләкин аның нәтиҗәләрен ничек саклап калырга, тормышны, ирешкән хокукларга тәңгәл итеп, ничек көйләргә? Төп мәсьәлә шушы. Бу барлык дәүләтләр һәм инкыйлаблар дилеммасы.
Россиядәге, Татарстандагы бүгенге процесслар моның мисалы. Соңгы берничә елда, икътисади реформалар белән күбрәк мавыгып, ил күләмендә сәяси реформалар сүлпәнләнгән булып чыкты. Ә алар бик кирәк бүген, чөнки яңа җәмгыять төзибез. Шуңа күрә халык, сәяси үзгәрешләр таләп итеп, митингларга чыкты. Ә 90 нчы елларда Горбачёв, Ельцин вакытында киресенчә, сәяси үзгәрешләр вакыт-вакыт чамадан тыш алга киткәләде. Халык икътисади реформалар даулый башлады. Совет чорында гел сугыш кораллары җитештерүгә генә корылган икътисадны үзгәртү җиңел түгел иде. Үзгәрешләрнең икенче көнендә үк ничек башка товар чыгара башларга мөмкин? Әйткәнемчә, мондый хәлләр теләсә кайсы дәүләттә булырга мөмкин.
Бүгенге көндә җәмгыятьнең сулышын тою мөһим, чөнки Россия халкының үзаңы көчәя. Бөтен дөньяны берләштерә торган массакүләм мәгълүмат чаралары бар, күпчелек йортларда компьютер куелган, Интернет эшли. Безнең халык 100 процент белемле халык ул, барысын да белә, аңлый, тыңлый, уйлый, нәтиҗә ясый. Шуңа күрә хакимияткә җәмгыятьнең халәтен тоеп, таләпләрен белеп, аларны исәпкә алып яшәргә һәм эшләргә кирәк. Әйтик, 2012 елгы Путин 2000 елдагы Путиннан нык аерыла, чөнки аның да үзгәрмичә хәле юк. Владимир Владимирович хәзер күп нәрсәләргә колак салачак. Ә гамәлгә яраклы таләпләрне тормышка ашырып, яңалыклар кертү өчен, тотрыклылык булу шарт.
Сез сәнгатьне, әдәбиятны, бигрәк тә шигъриятне яратасыз Нинди генә очрашуларда, мәдәни чараларда булмасын, халык белән турыдан-туры җанлы итеп аралаша беләсез, гамьле уйларга этәрәсез Бу кешеләрне, үз ватаныңны, халкыңны яратудан киләме?
Минемчә, тәрбиядән, үз халкыңа һәм туган җиреңә бирелүдән килә. Язмыш шулай язган булган, күрәсең, яшь вакыттан ук зур эшләргә кереп киттем. Дөресен әйтим, Мәскәүгә эшкә күчәргә дә күп кенә тәкъдимнәр булды, ләкин бу хакта уйлап та караганым булмады. Ул тәкъдимнәрне һәрвакыт кире кага идем, чөнки минем үз республикамда, үз мохитебездә яшисем һәм эшлисем килде. Яшь чакта, ике улым тугач, хыялым да шундый иде: 200 ләп гектар җир алып, улларым белән шул җирдә хезмәт куеп яшәү. Каядыр башка якларга китеп урнашуны башыма да китермәдем. Бу яктан мин үземне бәхетле дип саныйм. Президентлыктан киткәч тә, үз Ватанымда лаеклы эш таптым тарихи ядкярләребезне торгызу белән шөгыльләнәм.
Әдәбият һәм сәнгать күпләп табыш китерә торган өлкә түгел. Бу юнәлештә хезмәт куючы кешеләр чын талантлар, фидакяр җаннар. Алар гасырларга калырлык, татарның милләт буларак үз йөзен ассызыклый торган бәһасез иҗат җимешләре тудыра, тудырырга тиеш тә. Димәк, әлеге өлкә кешеләре дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Шул ук вакытта дәүләт контроле дә кирәк. Теләсә кем шагыйрь, җырчы йә булмаса композитор, рәссам була алмый бит. Моңа кадәр ярдәм һәм контроль мәсьәләсе ни дәрәҗәдә хәл ителде һәм бүгенге көндә ничек хәл ителә ала?
Безнең республикада әдәбият-сәнгать әһелләренә дәүләт тарафыннан ярдәм һәрвакыт күрсәтелеп килә. Аерым иҗтимагый оешмалар Язучылар берлеге, Композиторлар берлеге, Рәссамнар берлеге, театрлар, иҗади коллективлар белән беррәттән, күренекле шәхесләребезгә генә түгел, яшь иҗатчыларыбызга да игътибар бирелә. Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды бу юнәлештә эшли торган оешмаларның берсе. Ярдәмнең төрле формалары бар бит. Мәсәлән, республикада иң югары дәүләт бүләге Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясеннән тыш берничә дәрәҗәле премия бар. Дәүләт һәм төрле компанияләр, оешмалар тарафыннан бирелеп килә торган грантлар да иҗат кешеләренә алга таба үсеш өчен көч бирәләр дип саныйм.
Ә дәүләт контроле мәсьәләсенә килгәндә, мин болай уйлыйм. Милли традицияләргә, рухи-әхлакый нормаларга яки юридик законнарга каршы килмәгән очракта һәр иҗат мактауга лаек гамәл ул. Әгәр кешеләр әдәбият, җыр-музыка яисә рәсем сәнгате дөньясына тартыла, ниндидер уңышларга ирешергә омтыла икән, шатланырга кирәк: һәрхәлдә, бу бит кирәкле шөгыль. Дөрес, теләсә кем шагыйрь яки җырчы була алмый. Ләкин һәр кешенең үз сәләтләрен сынап карау мөмкинлеге булырга тиеш. Дәүләтнең бурычы күзәтчелек итү түгел, иҗат өчен тиешле шартлар тудырудан гыйбарәт дип уйлыйм. Кем шагыйрь яки җырчы, ә кем мондый дәрәҗәгә күтәрелә алмый монысын тамашачы, укучы, ягъни халык үзе әйтә, үзе бәя бирә.
Бервакыт, илдә үзгәртеп кору башланган елларда, Бөгелмәгә баргач, миңа берничә рәссам белән очрашырга туры килде. Алар миңа шундый сорау бирделәр: «Социализм чорында безгә һәрвакыт төрле лозунглар язарга туры килә иде. Ул төп эшебезгә әйләнде. СССР таркалгач, заказлар юк. Безгә ничек яшәргә инде?..» Чыннан да, тормышта иҗат кешеләренең мондый проблемалары бар. Әлбәттә, зур таланты һәм төпле белеме булган рәссам ничек тә үз юлын таба ала. Әгәр дә лозунг язудан башкага талантың булмаса? Эчтән генә шуларны уйлап, мин аларга төгәл җавап бирә алмадым. Шәһәр хакимиятенә, мөмкинлекләрегезгә карап ярдәм итегез, хәзер үткәрелә торган чараларга катнаштырыгыз, дип киңәш иттем.
Аллага шөкер, татар театрлары яши, халык спектакльләргә йөри. Язучыларга исә әсәрләрен укучылар кирәк Үзебезнең милләтне, телебезне саклап калу өчен, иҗат кешеләренә хөкүмәт тарафыннан ярдәм булдырырга кирәк дип саныйм. Моны шул ук грантлар аша да эшләргә була. Хәзер, әйткәнемчә, күп кенә күренекле иҗат берлекләренә оркестрларга, театрларга һ. б. грантлар бирелә. Ул язучыларга да шул рәвештә булырга тиеш, минемчә. Яхшылабрак уйлап, үзебезнең милли иҗат әһелләренә ярдәм кулы сузу кирәк. Әлеге мәсьәләне республикабыз Президенты да, калганнарыбыз да аңлый. Бүгенге глобальләшү чорында, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап калу максатыннан чыгып, безнең татарча иҗат итә торган зыялыларыбыз булуы бик мөһим. Гонорар, премия күләмнәрен арттыру да күтәрелмәгән мәсьәләләр түгел. Моның уйланылган бер рәвешен генә табарга кирәк.
75 яшьлек Минтимер ага белән узган гасырның 90 нчы елларындагы Минтимер Шәймиев арасында аерма бармы?
Бардыр, әлбәттә. Адәм баласы һәрдаим үсештә, үзгәрештә бит ул. Сәламәтлек ягыннан әйтсәк, зарланырлык түгел, яшемә карата яхшы, Аллага шөкер. Мин бик күп хәрәкәт итәм, җәяү дә, чаңгыда да йөрим, көн саен йөзәм. Хәрәкәттә бәрәкәт, диләр бит. Яши-яши, кайбер нәрсәләргә башкача карыйсың, кайбер фикерләр үзгәрә, яңа уйлар өстәлә Ләкин иң мөһим максатым үзгәрешсез һаман да халкыбызга, туган җиребезгә хезмәт итәсе килә. Өйдә кул кушырып утыра алмыйм. Сәкинә апагыз бераз ачулана инде, ул бит гомер буе минем эштән китүемне көтте, мине гел үзе янында булыр дип өметләнде. Аны да аңларга тырышам. Сүз дә юк, үземнең дә аның янында утырасым килә. Ләкин мин «эш җене кагылган» кеше булып чыктым, ахрысы. Үзегез күреп торасыз өстәлемдә китаплар өелеп тора. Минем кабинетта беркайчан да моның кадәр китап булганы юк иде. Бик күп тарихи басмалар укыйм, архитектура, археология мәсьәләләрен карыйм. «Яңарыш» фондының эшен алып бару өчен гаять күп белем һәм мәгълүмат кирәк. Без бит тарихи ядкярләребезне дөньякүләм таләпләргә, ЮНЕСКО кагыйдәләренә туры китереп торгызабыз. Бу проектның төп үзенчәлеге. Шуңа күрә һәр адымыңны үлчәп, белеп, дөрес итеп атларга кирәк.
Татар халкының киләчәген ничек күзаллыйсыз? Безгә, киләчәк буынга, нинди әйтер сүзләрегез, бирер киңәшләрегез бар?
Үз милләтебезне сакларга һәм үстерергә, туган җирне яратырга. Бу милләткә хезмәт итү дип атала. Бервакытта да шуны онытмаска кирәк: үзебезгә кирәген үзебез эшләргә тиеш, аны башкалар эшләмәячәк. Милләтебезне, телебезне саклау, аны үстерү, халкыбызның үзаңын киләчәктә дә югарыга үрләтү ул без башкарырга тиешле гамәлләр. Ә без булдырабыз! Үзебезнең язмышны үз кулыбызга алып, соңгы елларда ирешкән уңышларыбыз моны дәлилләп тора.
Эчтәлекле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Минтимер Шәрипович! Алла ярдәм биреп, сәламәт булып, тагын озак еллар республикабызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен эшләргә язсын!
Рәхмәт.
2012«ТАТАР ЭЛИТАСЫН ӘЗЕРЛӘРГӘ ҺӘМ ТӘРБИЯЛӘРГӘ КИРӘК!»
Мәскәүдә яшәүче Йолдыз абый Хәлиуллин белән еш аралашабыз, күбрәк телефон аша сөйләшергә туры килә. Ул белеме буенча Көнчыгыш белгече, һөнәре буенча дипломат, күңел халәте белән публицист. Дипломатия, атом-төш физикасы, макрокосмос, дөнья океаны, климат үзгәрешләре, мөселман дөньясы, шигърият һ. б. өлкәләргә караган унбиш китап, йөзләрчә мәкалә авторы. Икътисад фәннәре кандидаты, Халыкара Евразия Икътисад академиясе әгъза-корреспонденты. Озак еллар Индонезия, Пакистан, Румыния, Бангладеш, Непал, Шри-Ланка, Мальдивлар, Кыргызстан һәм Казахстан илләрендә дипломат булган шәхес. Мөселман физигы, Нобель премиясе лауреаты Абдус Салам (19261996) турында рус һәм инглиз телләрендә дөнья күргән дүрт китап авторы.