Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 - Гаффар Ахат 6 стр.


Акчура. Ул Луяструк быргысын ничек шулай сызландырып кычкырта ала? Тылсым белән микән? Әллә һәвәслек белән алдыра микән?

Раушан. Могҗиза могҗиза инде ул. Шул Луи Армстронг җырлавына дөньяның синең белән мин һич күрмәгән, күрмичә үлеп тә китәргә ихтимал булган бар нәрсәсе сыеп беткән күк.

Акчура. Чыгып китсәң, шул Луяструкны кабат очратыр идең микән?

Раушан. Кичә шәһәргә шуны эзләп киттем дә.

Акчура. Очратмагансыңдыр? Дөньяда бер-берсен кабатлый торган нәрсә юктыр. Менә мисалга сине генә алыйк: йә, кем инде, Луяструк эзләп китеп, йөз илле тәңкәгә тораташ алып кайтсын, ди?!

Раушан. Бардыр, Акчура. Берәр төштә минем ише тагын берәр Раушан бардыр. Башына бәла итеп, шушының кебегрәк берәр сын алып кайтып утырткандыр.

Акчура (баса). Дөрес әйтәсең син: берәр галәм читендә синең шикелле Хуҗа Насретдиннәр тагын бардыр. Ә син безнең авылда бер генә. Тик берәү дә әлегә синең мәзәгеңне ошатмады. (Чыгарга юнәлә, борыла, кувалда суза.) Мә! Егерме кадаклы!

Раушан. Миңа нәрсәгә ул?

Акчура. Салкын арба кочагына җылы ятагыңны алмаштырма. (Кувалданы уртага куя.) Башыңа төшкән шик-шөбһәңне куып тарат. Ват сыныңны! (Сәгадәтләр ягына китә.) Сәгадәт, чыгар хатынны! Кәҗә тәкәңне көл итәм юкса!

Җиңел машина тавышы. Зәкәрия Шәмсин керә. Кувалдага карап тора.

Шәмсин. Шулай. Ват. Гармонично түгел.

Раушан. Миңа ник үчләндегез соң әле сез?

Шәмсин. Ни җитми? Тамагың ачмы әллә?

Раушан. Тамак тук. Җаным ач, Зәкәрия.

Шәмсин. Нигә бүтәннәрнеке тук?

Раушан. Хәзер күп ашыйлар, тамаклары тук, ә җаннары ач!

Шәмсин. Кычытмаган җиреңне кашып йөрмә! Аңа сән- гать кирәк, имеш! Тирә-юньдә иң шәп культура йорты кемдә? Бездә! Артистлар килмиме? Телевизорларыңны кайсы колхозда эшләп алдың син? Төслесен!.. Ач, имеш! Ул ташландык шәрә сын алып кайтып утырта! Без сиңа премияне таш сыннар җый дип бирдекмени? Юк, агайне! Эшләдең, рәхмәт, инде рәхәтең күр, гаиләңне шатландыр дип бирдек! Һәркем үз бакчасына шәрә сын бастырып куя башласа Аннары соң бу авыл тораташлар авылына әйләнә ич! Бездән күреп бүтән авыллар. Каш ясыйм дип, күз чыгарма инде син.

Тынлык.

Районда иң алдынгы комбайнчы! Фронтовик!.. Төшермә мар- каңны. Корреспондент аптырашта калды. Ничек языйм мин аны, ди. Минем марканы да онытма син. Кулың көчле, кувалдаң нык. Әйе, әйе, ват! Югыйсә кая куясың моны? Культура йорты каршына куяр идең гармонично түгел. Җиргә күмәр идең (Тотлыгып кала.)

Раушан. Соң?

Шәмсин. Күмәр идең ничектер җаны бар кебек. Мужиклар ишегалларына шәрә хатын сыннары утыртса, хатыннарның, үч итеп, тере ирләр алып кайтып бастырмауларына гарантия кайда? Бозма җәмәгать тәртибен! Әйткән шул: кулың көчле, кувалдаң нык. Корреспондент килгәнче Онытып торам: профсоюзда ике путёвка бар ГДРга. Европаны тагын бер кат урап кайт әле. Җәваһирә белән икәүләшеп. Ә? Без киңәштек анда. Корреспондент та язар өчен шәп факт ди. Уйла. Ә бу кичәге нәрсәңнең эзе дә калмасын, бел! (Сынны бармагы белән капшамакчы була. Уңайсызланып, тамагын кыра да чыгып китә.)

Тынлык.

Җәваһирә чыга.

Җәваһирә. Күңелең булдымы? Биетәме кыланышың? Кеше күзенә күренергә оялып, чыкмыйча качып торам, билләһи.

Раушан. Кичәге Бәлки, ул кичәге дигәнең гомернең иң кызык көне булгандыр? Эзе дә калмасын! Кичәгенең бүгенгә эзе дә калмагач, ник яшибез соң без? Кичә Ни булды соң әле кичә? Ул кичәге көн ничек башланып китте соң әле? Яле, хатын! Искә төшерик әле! Гомергә бер тапкыр кичәгене искә төшерик әле! Яшәлә дә, онытыла бара. Теге җиләк көннәре, мәсәлән

Җәваһирә. Җүләр сатма, Раушан.

Раушан. Юк, кичәге көн ничек башланды соң әле? (Уйланып тора.) Ишегалдында без икәү генә идек

Җәваһирә. Җүләр сатма, дим. Мунча ягасым бар.

Раушан. Өченчекөн без бәрәңге алып бетердек. Кичә син миңа, шәһәргә бәрәңге сатарга барыйк, дидең. Ун капчык бәрәңге! Казан базарына. Ә минем мунча керәсем килде.

Җәваһирә. Бүген ягам ич инде.

Раушан мунчадан каен себеркесе алып чыга, аңа мәтрүшкә кушып бәйли башлый. Җәваһирә утын күтәреп килә.

Раушан. Мин кичә менә шулай себерке бәйли башладым. Мәтрүшкә, шомырт ботагы кушып. Икене әнигә, берне үзебезгә. Безгә берәү ике керенергә җитә. Чабынырга хәл калмый

Җәваһирә. Зиләйлүк белән Сәгадәт тыңлап торсын тагын.

Раушан. Кичә беренче сүзең итеп нәрсә дидең әле син?

Җәваһирә. Бер ун капчык бәрәңге сатып кайт әле, дидем.

Раушан аның утынын, алып, арбага куя. Җәваһирә болдырга йөгереп менә бу инде кичәге көн.

Бер ун капчык бәрәңге сатып кайт әле.

Раушан себерке бәйли башлый.

Бер ун капчык бәрәңге сатып кайт әле, дим ич!

Раушан. Мунча яфрагы шикелле, теңкәгә каныктың бит, әй!

Җәваһирә. Алайса, капчык әзерләп бир. Келәттә. Үзем сатып кайтам. Чәй эчим дә барып кайтыйм. (Кереп китә.)

Раушан йөгереп кереп китә дә эчтән капчыклар ыргыта башлый.

Раушан. Бер, ике, өч биш җиде, сигез, тугыз, ун Ә бу нинди тартма? Карале, малай, патефон, җен баласы! Патефон ич, мәлгунь! (Тузанланып беткән патефон тотып чыга.) Патефон, җен баласы!

Патефонны ача, тоткасын куеп әйләндерә. Йөгереп өйгә кереп китә, патефон тәлинкәсе алып чыга, уйната башлый. Чит, ләкин күңелне җилкендерә торган көй. Раушан, ләззәтләнепме, нидер хәтерләпме, күзен йома.

Тавыш. «Луи, Луи Армстронг. Джаз, гут джаз, танцен, танцен!.. Айн тушёнка, айн тушёнка!..»

Раушан (күзен ачмыйча, авыз эченнән). Луи, Луи!.. Танцен, танцен, җен баласы! (Чүгәләгән җиреннән әкрен генә баса.) Танцен!.. Ни гомердән бирле биеми торсаң, йөрәккә үрмәкүч пәрәвез үрер, җен баласы!

Борыла-сикергәләргә, колачын киң җәеп, эчке дәрт белән биергә керешә.

Кабыргаларны шалтыратырлык итеп танцен! (Чүгеп-чүгеп ала.) И-ех, и-е-ех!.. (Баскычка утыра, битен сөртә). Карале, Җәваһирә, әйдә, кунак җыябыз Кече хатын сорамыйм ич, нәрсә авызыңны ачып калдың, яп!.. Җырлыйсы, биисе килә. Туйганчы! Безнең ни гомердән бирле биегәнебез юк икән инде, Җәваһирә! (Тынлыктан соң, әкрен.) Балабыз буласына өметебез өзелгәннән бирле Әй-й! Кунак җыйыйк әле бер!

Җәваһирә. Ярар алайса. Тик иртәгә, ярыймы?

Раушан. Миңа бүген кирәк.

Җәваһирә. Ул бит сиңа.

Раушан. Сиңа ник бүген ярамый?

Җәваһирә. Оныткансың. Бөтен нәрсәне оныткансың. Хәер, мин үзем дә Иртәгә безнең өйләнешкәнебезгә егерме биш ел тула бит көмеш туй ясарлык көн!

Раушан (аркан борыла). Безгә булмаган туйларны билгеләү хәерлерәктер инде. Җырлап түгел, җылап. Булмаган бәби туйларын

Тынлык.

Җәваһирә (катгый). Сиңа шундый бер көн бүләк итүемне телисеңме?

Раушан. Соң инде, Җәваһирә

Җәваһирә. Соң булса да, уң булсын. Иртәгә үк!

Раушан (кинәт). Илле бер яшьтәме? Иң кимендә (әкрен) дистә ел чамасы элегрәк әйтсәң иде син бу сүзне, Җәваһирә!

Җәваһирә. Миңа илле яшь шул инде Ләкин сиңа бүләгем бар ничә еллар йөрәгемдә йөрткән бүләгем.

Раушан. Ярар алайса. Иртәгә көмеш туй ясыйк, яме?!

Җәваһирә. Туй?

Раушан. Икебезнең көмеш туебыз! Кая, теге премия акчасын бир, шәһәргә барам. Шул очтан сатарга бер ун капчык бәрәңге дә ала барыйм. Аңлыйсыңмы: бә-рәң-ге! Алып кайтам сиңа бер бүләк, җен баласы!

Җәваһирә. Миңа берни дә кирәкми, Раушан. Рәхмәт, ми- нем бар нәрсәм дә җитеш.

Раушан. Беләм. Исеңдәме, мин сугыштан кайткан көнне, төн буе патефон уйнатып чыккан идек? Исеңдәме, «сөйсәң сөй, сөймәсәң сөймә генә» дигәнгә охшаган төше бар иде. Су буенда уйнаттык. Кем бата, кем акыра дип, каравылчы Сөббух бабай йөгереп төшкән иде Тагын шундый бер Луи Армстронг алып кайтыйммы? Ә?

Тынлык. Җәваһирә болдырдан төшә бүгенге көнгә кайталар.

Җәваһирә (басынкы). Ә син тораташ алып кайттың Миңа бүләккә таш киная!.. Таш сын ише генә шул мин. Йөрәгем астына гомергә бер тапкыр да тугыз айлык бишек асмадым шул. Ягылмый калган учак кебек булдым.

Кереп китә дә урталай ярылган патефон тәлинкәсе тотып чыга.

(Уңайсызланып.) Мин моны кичә аптыраганнан, нинди шатлыктан биисең икән дип ярып ташладым. Чәче агара башлаган ир тик торганда күгәрек патефонга биеп ятамы соң инде?

Раушан. Патефоны күгәрек, ә көе яңа ачылган яра сымак булды шул. Унбиш ел буена бер дә биелмичә яшәлгән. Ә Европаны айкап чыккан аяк тик торырга күнекмәгән икән әле биелде Патефон тәлинкәсен генә ватмадың бит син, карчык. Минем белән бергә сугышта йөргән, шунда үлеп калган егетләр истәлеген дә ваттың. Ә алар менә (күкрәген тота) монда. Исәннәр! Яшиләр!.. Син минем җанымны да ваттың.

Җәваһирә. Уйлап чыгарма инде, алай ук түгелдер лә.

Раушан. Шулай шул, шулай! Сталинградтан Берлинга барып җиткәнче, татарлардан гына да үз кулым белән егерме җиде асыл егетне җирләдем. Ниндиләр иде! Һәркайсы турында кино төшерерлек!.. Ә киноларда алар юк Аларның һәммәсе шушы патефон тәлинкәсендә иде! Бәлки, бу сынны да мин алар өчен дип алып кайтканмындыр, кем белә дөнья хикмәтен

Җәваһирә. Кеше син әйткәнчә дип белми шул аны! Әнә ич аңламадык.

Раушан. Минем киноларда булмаган егетләрем шушы тәлинкәдәдер иде кебек.

Җәваһирә. Онытылып беткән тәлинкә иде ич инде.

Раушан. Гел әйләндерергә вакыты булдымыни аның? Безнең вакыт сугыш туктата язган тормышны төзәтеп, яңадан әйләндереп җибәрергә генә җитте.

Җәваһирә. Тик торганда бии башладың ич. Мин, бераз бәрәңге сатып кайт, дим, ә син биисең!.. Син биисең Син биисең, дим.

Җәваһирә пластинка ватыкларын патефонга куя да әйләндереп җибәрә, болдырга йөгереп менә тагын кичәге көнне хәтерләгәндәй булалар.

Син биисең!

Әкрен-әкрен Луи Армстронг җырлавы калкып чыга.

Раушан (бии башлый). Танцен бер!.. Кабыргаларны шылтыратырлык итеп! (Кызганнан-кыза бара.) И-их! И-и-их!

Җәваһирә. «Әни!» дин кычкырдым мин. Курыккан идем.

Раушан. Шуннан соң мин: «Карале, хатын, әйдә, кунак җыябыз?» дидем дә баскычка барып утырдым бугай. (Баскычка утыра.)

Җәваһирә. Ә мин менә шулай (Йөгереп төшә дә патефон тәлинкәсен, тезенә бәреп, урталай яра.) Менә шулай!

Раушан әкрен генә баса. Сәхнәне кызыл нур күмә.

Раушан тавышы. Батарея! 223 нче цель! Угломер 52-24!.. Заряд тулы!.. Ут!

Музыка тынып кала.

Раушан, мунчадан алып чыгып, колонкага резин шланг суза. Аннары яңадан себерке бәйли башлый, Җәваһирә мунча тирәсендә кайнаша.

Җәваһирә. Шәһәрдә нишләдең соң?

Раушан. Бер нишләмәдем. Бәрәңгене сатып бетердем дә Армстронгны эзләп киттем.

Җәваһирә. Таптыңмы соң?

Раушан. Таптым.

Җәваһирә. Яңа тәлинкәме? Әйдә, уйнатып күрсәт соң.

Раушан. Юк. Шундый бер кеше таптым мин.

Җәваһирә. Кеше?

Раушан. Әйе. Милиция капитаны Идрисов.

Җәваһирә. Табышмак.

Раушан. Идрисов табышмак түгел. Без бик яхшы аңлаштык. Дөнья матураеп китте. Чүплеккә чыгарып атылган шушы сынны күреп алдым да түзмичә казып чыгардым. Безне чүплеккә түгәргә иртә әле, мәйтәм. Безнең әле ташлар яңадан ком булып уалып беткәнче яшисебез бар!.. Бәрәңге саттым да Кольцога килеп чыктым. (Як-ягына карангалый.) Шәһәргә барганым юкка күптәннән иде ич инде, хәтерем чуалып калды. Килеп чыктым Кольцога. Үзгәргән. Ә менә Христофорычны таныдым. Үзгәрмәгән.

Җәваһирә. Тагын шуның янына бардыңмыни? «Тёмная ночь»ны җырларгамы?

Раушан. Шунда очраштык, Кольцода. Кердек бер урынга, искә төшерәбез

Җәваһирә. Ичмаса, аны искә төшерәбез дип түгел, эчкә төшерәбез дип сөйлә!

Раушан. Кая төшсә дә, хәзер йөрәктән ары узмый икән инде.

Җәваһирә. Бәрәңге акчасын менә кайда калдыргансың икән син. Бу тораташ шуның хәтле торамы дип шикләнгән идем аны

Раушан. Ун капчык бәрәңге бәясенә тормаган буш кешеләр була. Яки берсе ун кешегә торырлык таш сыннар Кердек Христофорыч белән, утырдык

Җәваһирә. Туп-туры милициягә килеп чыктыгызмы?

Раушан. Каян беләсең?

Җәваһирә. Соң, милиция капитаны Идрисовыңны әйтәм.

Раушан. Без аның белән соңыннан очраштык. Башта Христофорыч белән Армстронгны искә төшердек. Синең бу тәлинкәне ватканыңны белгәч, бик көенде ул Әллә йөз грамм аракы эчтек, әллә әйрән кергәннән дә аегаеп чыгып киттек. Ул өенә кайтып китте, ә мин урамда япа-ялгызым калдым. Ә халык диңгез кебек үзе.

Җәваһирә. Милициягә эләккәнче эчкәч, сиңа ул диңгез тубыктан гына торгандыр инде.

Раушан (игътибар итмәстән). Диңгезе шаулый, ә миндә беркемнең дә эше юк. Адашкан кырмыска шикелле торам да торам. Кызганып куйдым.

Җәваһирә. Халыкнымы?

Раушан. Үземне. Без дә яшәп яткан булабыз, дип. Иртән торабыз да абзарга. Аннан чыгабыз да урамга. Бар нәрсәне трактор изгән. Сугыш кырымыни! Ә кайчандыр без сугышып үткән Европа шау чәчәктә утыра! Җирләрен тәннәребез белән ашлап, каныбыз белән сугаргач нишләсен соң!.. Анда сыннар адым саен. Тик натуральный мәрмәр. Ә безнең Культура йортында ни бар? Җыелыш ясарга өч йөз илле урындык, картиналар урынына колхоз планы үтәлешен күрсәткән таблицалар. Безнең кебек кырмыскаларга ярый инде.

Җәваһирә (елмаеп). Кара, сиңа да тел керер икән! Гомерең буена тракторчы да комбайнчы булып йөрдең, рәтләп сөйләшергә вакытыбыз да тимәгән.

Раушан. Сөйләгән чаклар булмадымы әллә? Оныткансың председатель хатыны булып кәк-кәк йөргән вакытларыңны!

Җәваһирә. Шул-шул, тәгәрәдең.

Раушан. Юк, Җәваһирә, үрләдем.

Җәваһирә. А-а, бик биек шул, буй җитәрлек түгел! Хәзер сиңа болай гына ярамый, шәрә сыннар кирәк!

Раушан. Шуңа өстәп, җыр да. Җырлап үләсе килә менә хикмәт нидә! (Тынлыктан соң.) Кичә үзем шәһәр урамында торам, ә йөрәгемдә ат көтүе чаба шикелле, шул ук вакытта күңелдә ниндидер дуңгыз актарынып тора, тәре!..

Җәваһирә (сынга ишарәләп). Моны да шул дуңгызың актарып чыгарган инде, алайса.

Раушан. Ихтимал. Булган бар үпкәмне төбе-тамыры белән актарды да чыгарды.

Җәваһирә. Дуңгыз рәтле нәрсә актарамы соң!

Раушан (каты). Чынлап сөйлим, Җәваһирә! Музыка эзләп киттем мин. Берәр шундый Луи Армстронгча музыка. Шофёр илтеп куяр әле дип, такси эзләп киттем Кереп утырдым бер таксига (күрсәтә) йомшак! Күзне йомдым. Ачсам тик торабыз. Ник бармыйбыз, мәйтәм. Пычак теллесе туры килде, җен баласы. «Кая? ди бу. Бу сиңа туалет мәллә кердең дә җәелдең?» ди. Андый чакта мин дә сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел Ә син телеңне тый, мәйтәм, синнән бит әлегә кәгазь сорамыйлар Сугып алдым шулай итеп (күрсәтә) премия белән бәрәңге акчасы яткан кесәгә

Җәваһирә. Тинтәк. Таласа?

Раушан. Шым булды. Миңа, мәйтәм, шундый җир кирәк иде. «Апкил шуны, белмим нәрсәнеме?» ди. Берәр музыкалы төш, мәйтәм. Күрсәтәм шулай. Ул да күрсәтә менә болай Ресторангамы, янәсе. Юк, мәйтәм, миңа концерт кирәк, музыка, кешеләре күп булган җир.

Җәваһирә шлангның мунчадагы очын бер савыттан икенчесенә күчерә.

Кузгалып китәбез дигәндә, болар кереп утырды.

Җәваһирә. Кемнәр? Кем әле Идрисовлармы?

Раушан. Идрисовлар түгел, ә бөтенләй бүтән едрис-вертислар алар, менә кем!.. Кереп утырдылар да «фәлән төшкә!» диләр. Фәләннәре төгән төш икән ерак. Таксичы юк, буш түгел дип карый, әнә бүтән таксилар бер көтү дип тә карый

Җәваһирә. Әүвәл таксиларны тота алмыйлар иде түгелме соң?

Раушан. Койрыкларын кискәннәр аларның. Хәзер үзләре кеше тота алмыйлар Тегеләр төшми. Берсе принцип дип бәйләнә. Икенчесе: «Сиңа кысанрак булыр инде, дәдә, төшеп тор», дип «Әһ» тә итми калдым асфальтта ятам. Андый едрис-вертисларга өс бирсәм, дөньяда яшәмим дә мин!.. Ә берсе портфель тоткан бит, оятсыз! Андыйны, хәтерләсәң, уполномоченныйлар гына тотып йөри торган иде Аңга килсәм, кеше иткәнмен мин боларны чыккан берсен тәгәрәтеп кенә торам. Чыга торалар, таксига кире кереп кача торалар. «Гражданин! Нишлисең?» дип, иңбаштан кактылар минем Ә ни өчен безнең гражданин икәнне җыен җыентык едрис-вертислар искә алмый? Шулай итеп, гражданин иттеләр мине

Раушан артында милиционер пәйда була.

Милиционер (аның иңбашына кагыла). Гражданин! Нишлисең?

Раушан. Нишлим? Менә бу плебейларга үзләренең гражданин булырга тиешлекләрен исбатлап ятышым. Үз караватларыннан сөйрәп төшерделәрмени?!

Милиционер (читкә). Нигә сөйрисез аны, егетләр?

Назад Дальше