Сәгадәт. Бастырыр идем мин моның ише нәрсә өчен. Утлы табага!
Акчура (кепкасын салып, маңгаен сөртә). Тагын контузия бәрде мәллә, күрше? Шәп контузия бу! (Аягы белән төртә.) Бәрәчәк әле бу кайберәүләргә! (Көлә.)
Араларына Гөлмәрьям керә.
Гөлмәрьям. Әнекәчкенәгенәем! Мәет!
Һуштан яза, таш сын белән янәшә яткыралар. Шау-шу.
Акчура. Әйтәм ич бәрәчәк. Башланды!
Раушан. Су китер, су!
Сәгадәт (су алып килә). Мәгез. (Акчурага бирә.)
Зиләйлүк. Сынга түгел, Гөлмәрьям астайга эчерт! Тозсыз!
Сәгадәт. Өстен каплагыз, ичмасам.
Раушан Гөлмәрьямне җәймә белән каплый.
Җәваһирә. Әнине түгел, скульптураны!
Машина тавышы. Зәкәрия Шәмсин белән корреспондент керә.
Шәмсин. Кем үлде?
Гөлмәрьям (аңына килә). Мин, ахрысы, Зәкәрия олан. (Яткан килеш тәсбих тарта.)
Шәмсин. Ә бусы? (Җәймәне ача.)
Гөлмәрьям, сикереп торып, өйгә кереп кача.
Милиционер. Бусы берәр мең елдан соң археологлар казып чыгарырга тиешле нәрсә иде. Егерменче гасырның мумиясе дип.
Шәмсин. Ни бу, Айбулатов?
Корреспондент (милиционерга). Урлаганмыни?
Милиционер. Сөюгә чыдый алмаган чая егетләр кызның асылларын элек урлаган ул, әйеме, Раушан абый?
Шәмсин. Их, Айбулатов! Сине мактап гәҗиткә язабыз дигәндә генә (Корреспондентка.) Инде нишләргә, иптәш Җәмлиханов?
Корреспондент. Мин очерк язарга исәпләгән идем. Ә бу
Акчура (сынга ишарәләп). Ә бу нәрсә очрак түгелмени?
Корреспондент. Бу феноменаль очрак. Аңлап җиткермим, көләсе килә.
Раушан. Көлкене аңлау кирәк түгел. Аңлагач, көлке буламыни ул?
Милиционер. Раушан абый бу сынны чүплектән тапкан. Җаны булган кеше шушындый фәрештә кебек сынны чыгарып ташлыймы соң?!
Шәмсин. Тфү! (Сынга тибә, аягын авырттыра.)
Раушан. Кемнеке диячәкләр. Айбулатовныкы, җен баласы!
Зиләйлүк (пышылдап, Акчурага). Бер биш тәңкәгә табып була микән мондыйны? Ә бусы кемнеке, дисәләр, Рәмиевләрнеке, диярбез!
Корреспондент. Шунда бастырып куйдыгыз, ди. Шуннан ни?
Раушан (башын кашып). Шуннан
Корреспондент. Нидер җитми кешегә. Нидер җитми. Тик ни?
Шәмсин (чигәсендә бармагын бөтерә). Җитеп җитми, факт!
Зиләйлүк. Җәваһирәнең матур бер сүзе җитми! Өч-дүрт катлы!
Сәгадәт. Беләбез ирләргә ни җитмәгәнен.
Шәмсин. Телеңне тый, кызым. Нәрсә сөйлисең?
Сәгадәт. Чират сиңа, Акчура абый. Син тересен алып кайт инде. (Көлә, биленә таянып, боргаланып чыгып китә.)
Зиләйлүк, аныңча итеп, артыннан бара.
Корреспондент. Авыл әле Венеция түгел. Микеланджелоны оялталар әле монда.
Милиционер. Раушан абый, син тартмаларыңны алып кер дә, мин китим инде.
Раушан (уйдан арынып). Ә, әйе, әйе Акчура, әйдә әле.
Милиционер, Раушан, Акчура чыгып китәләр.
Раушан тавышы. Рәхмәт!
Милиционер тавышы. Игелеген күр!
Машина кузгалып киткән тавыш. Раушан белән Акчура ике тартма күтәреп керә.
Раушан. Келәткә куябыз.
Акчура. Болары ни?
Раушан. Запчастьлары.
Акчура (сынга ишарәләп). Моныңмы?
Раушан. Шуның.
Зиләйлүк (сынга ымлап). Ә бу Җәваһирә запчастемыни?
Җәваһирә кинәт Раушанга борылып карый.
Корреспондент. Кузгалыйк, иптәш Шәмсин.
Шәмсин (Раушанга). Без килербез әле, яшьти.
Корреспондентка күрсәтмичә, бармак яный, кул сырты белән муенын ышкып ала: «суйдың», янәсе.
Корреспондент (колак салып). Сезнең кичләрегез тыныч икән
Шәмсин (Җәваһирәгә карап). Яшеннәр яшьнәячәк әле монда, күкләр күкрәячәк!
Китәләр.
Акчура. Инде, күрше, шаярдык-көлдек, хәзер моны кая куясың инде?
Зиләйлүк. Анда синең ни эшең бар?
Җәваһирә. Каберенә бастырып куяр.
Раушан. Син, Җәваһирә, мине күмәргә ашыкма әле. Мин немецның «тигр» дигән танкы астыннан да исән-имин чыккан кеше.
Акчура (сынны шапылдаткалап). Бу сиңа «тигр» гына түгел!
Раушан. Минем дивизион егетләре унтугыз танкны каен тузы итеп якты.
Җәваһирә. Инде мине ягарга да чират җиттемени? (Читкә китә.)
Акчура. Ишегалды уртасына бастырып куйыйк. Кергән бер кешедән караган өчен бишәр тиен акча җыярсың. Натуральныйрак итеп буяп та җибәрсәң!..
Раушан (бакча капкасын ача). Тот аягыннан.
Аягыннан-башыннан тотып, сынны бакчага кертәләр
Акчура (читтәнрәк). А-а! Бакчасарай була монда! Өченче ел «Дуслык» поездында гиздем бит әле?..
Зиләйлүк. Гизгәнсеңдер!..
Акчура. Шунда күрдек: моның ишеләр анда пачка! Шеренгасы белән! Оят юк, ни юк торалар, малай! Атлаган саен асфальтка шапылдап кепка төшеп китә.
Зиләйлүк. Очкан акчасы да пачка иде шул!
Раушан. Яшәү бизмәнең ник гел акча соң синең, Зиләйлүк? Исемең нинди матур бит үзеңнең!
Акчура (сынны әйләнеп чыга). Фонтан гына эшлисе калды. Ишеткәнегез бармы Бакчасарай фонтаны!..
Җәваһирә (ирония белән). Биеккәрәк бастырыгыз этләр буямасын.
Акчура. Биеккәрәк бастырыйк, күрше. Күтәрелеп карыйсың шулай. (Югары карый, кепкасы төшә.) Аңлашылдымы? Телисеңме-теләмисеңме моның ише сыннар алдында баш киемен салырга туры килә.
Раушан. Юк. Җирдә торсын. Үзебезнең арада.
Болдырда Гөлмәрьям күренә.
Гөлмәрьям. И-и, шунда бастырсагыз, бик әйбәт булыр. Яшелчә бакчасына якынрак. Пумала тоттырып. Котлары алынып, ни Сәгадәтнең әтәче, ни Зиләйлүкнең кәҗәсе якын килмәс.
Зиләйлүк. Әтәчемне аның мүкләк кәҗәсенә алышаммы соң!
Гөлмәрьям. Мин инде кемнең кәҗәсе, кемнең әтәче икәнен бутап бетергәнмен. Зиһенем таркау, Акчураның Сабан туенда пенсиямнән дүрт тәңкә акча алып торганын онытканыма да бишбылтыр.
Акчура. Баш эшләми, Гөлмәрьям астай. Склероз.
Зиләйлүк. Аның каравы тамагың яхшы эшли. «Эчмим» дигән вәгъдәләрең склероз синең.
Акчура. Бастырдыкмы, күрше?
Раушан. Бастырдык.
Сынны бастырып куялар.
Гөлмәрьям. Йа Хода! Ыштан гына булса да кидерегез бичарага.
Сәгадәт керә.
Сәгадәт (сынны әйләнеп чыга). Джоконда, янәмәсе! (Сын рәвешендә басып.) Әллә мин моннан кимме?
Раушан. Хәтта артык. Телең!
Сәгадәт. Яшәрсең хәзер телсез! Тел заманы.
Зиләйлүк. Рәхәттер бу һәйкәлгә: ни эшләп арыйсы, ни бала-чага карыйсы юк.
Җәваһирә. Рәхәттер Үземнән беләм.
Акчура (читкә китеп). Бакчасарай!..
Караңгылык.
Иртә. Иске арбада толып бөркәнеп, Раушан ята. Акчура күренә. Эчке киемнәрдән. Бер якка йөгереп уза. Кире кергәндә, Раушанны күреп ала.
Акчура (сызгырып). Хәлләр болай икә-ән. Кем уйлаган уйнап башланган эш тормышыңны һәлакәткә алып барыр дип Ничек йолырга соң сине тораташ кочагыннан? Әһә! Кая әле минем кувалда? (Китә.)
Сәхнә караңгылана төшә. Койма буеннан Шәрифел узып бара. Тырыс тоткан. Раушан тора. Бу аның төше.
Раушан (читкә). Кая барасың?
Шәрифел (тукталмыйча). Җиләккә.
Раушан. Тукта әле!
Шәрифел. Ашыгам.
Раушан. Кая?
Шәрифел. Картлык юк җиргә.
Раушан. Кайда ул?
Шәрифел. Җиләктә. Әйдә син дә.
Раушан. Вакыт юк, Шәрифел.
Шәрифел (пышылдап). Җиләккә, Раушан
Раушан. Утынга барасым бар.
Шәрифел (туктый, кычкырып). Минем белән!..
Раушан. Утын кирәк.
Шәрифел. Җиләккә
Раушан. Кеше ни димәс, Шәрифел?
Шәрифел. Кеше
Раушан. Уракка хәтле җиде-сигез йөк утын алып кайтылмаса, көзен өлгерәм димә!
Шәрифел. Җиләк көне бер генә!
Раушан. Кыш суыкларында нишләрмен?
Шәрифел. Гомер кышларыңны җиләк җылытыр.
Раушан. Шәрифел
Шәрифел. Әү?
Раушан. Тырысың кечкенә икән.
Шәрифел. Бер җиләккә бик җиткән, Раушан.
Раушан. Нигә берәү генә?
Шәрифел. Бер күңелгә ике җиләк сыймаганга Ярар, ялгызым барам.
Раушан. Берәр ялгыз әбигә дәш
Шәрифел. Ялгыз кызга ялгыз әби нәрсәгә?
Тынлык.
Раушан. Мин бит ялгыз ир түгел! Минем Җәваһирәм бар!
Шәрифел. Синең балаң юк.
Раушан. Утын вакыты бер генә!
Шәрифел китә башлый.
Шәрифел!
Шәрифел (иңбашы аша, горур). Әү?
Раушан. Тукта әле!
Шәрифел. Юк, юк. Сиңа утынга барасы. Утынга барасы Утынга. (Китә.)
Ул ераклашкан саен, сәхнә яктыра бара. Раушан арбада ята.
Раушан (урмандагыча). Аа-уу!.. Шәр-риф-е-е-л! Суы-ы-ык!
Болдыр баскычыннан Гөлмәрьям төшә, ишегалдын әйләнеп чыга. Микроскоп тоткан.
Гөлмәрьям. Әллә нәрсәмне генә югалттым, оланнар, күрмәдегезме? (Сынны микроскоптан карап.) Юк, моны түгел. (Кереп китә.)
Урамдагы колонкадан Зиләйлүк белән Сәгадәт су алып тора.
Зиләйлүк (үрелеп ишегалдына карый). Раушанның яңа зөфаф кичәсе коргаксыган арбада үткән, Сәгадәт, күрәмсең?
Сәгадәт. Таза-сау хатын өстенә шәрә хатын алып кайтып бастырсын инде, ә?
Зиләйлүк. Бөтен авыл күз алдына шәрә килеш!
Сәгадәт. Хурлыкка калды Җәваһирә апа.
Зиләйлүк. Рәтле ир шулай итәме? Әнә синеке!
Сәгадәт. Нәрсә минеке? Күз бәбәгем каршына ялангач хатын бастырып куйганы юк!
Зиләйлүк. Бәхетең бар әле. Синеке, ичмаса, үзе чыгып китте дә Карнаук марҗасына йортка барып керде. «Котылдым» диң дә «шөкер» диң.
Сәгадәт. Болай итсәме?!
Зиләйлүк. Нишләтер идең, нишләтер?
Сәгадәт. Шәһәрдән шәрә хатын алып кайтып, күз бәбәгем каршына бастырып куйсамы?! И-и-и Мин аны-ы!.. (Нишләтәсен күрсәтә.) Ишегалдымдагы арбада яткыру түгел, тавыкларым кетәклегенә дә якын китермәс идем.
Зиләйлүк. Кунгалады шул Бикколың кетәклекләрдә, бичара. Шуңа чыгып качты да инде ул. (Чиләкләрен көянтәсенә элә.)
Сәгадәт. Ниятен белми калдым. Юкса мин ул чукынчыкны ачка каклап, аяк сөртергә бусага төбенә җәеп сала идем.
Зиләйлүк. Бичарага кайнар аш белән җылы мендәр әз тиде бугай шул.
Сәгадәт (ярсу). Минем мендәремнең температурасын каян беләсең, Зиләйлүк апа? Әллә кереп ятканың булдымы? Ә? Әллә Бикколымның синең ашыңны ашаганы булдымы? Ашың кайнаррак мәллә?
Зиләйлүк. Качып котылды, бичара, качып! (Ашыгып чыгып китә.)
Сәгадәт (йодрык селкеп кала). Кем качып котылгандыр әле!.. Кеше ирен күргәнче, үз әтәчеңне бел!
Зиләйлүк (яңадан керә). Минем әтәчем Мәккәгә генә бармаган!
Сәгадәт. Әйтәм җирле, бөтен оч тавыгын куып йөри, мәхәббәтсез! Оят белгәч, минекенең кетәклектән төшкәне юк. (Чиләкләрен күтәреп чыгып китә.)
Зиләйлүк. Кетәклегеңдә сазатып яткырсаң, әтәчең дә Карнаукка чыгып качар әле!
Сәгадәт (кире керә). Качса ни! Минем тавыкларым синең сугыш чукмары әтәчеңә калырлык түгелләр.
Зиләйлүк. Синекеләрме? Кетәклегеңдә түбән оч әтәчләре дә кунып чыккалый ич. Күрми дип беләсеңме?
Сәгадәт. Тотканың бар мәллә? Ә менә синекен, эш өстендә тотып, тәүбә иттертәм әле бер! (Чыгып китә.)
Зиләйлүк. Үзеңнең кәҗәңне Верховный Судка җибәрмәсәмме?
Йөри-йөри суы түгелеп бетә язган чиләген колонкага элә. Сәгадәт күренгәч, тагын чыгып китә.
Сәгадәт (аның чиләген алып, үзенекен элә, икенчесен җиргә куя). Җәзасын алды инде ул бахыр. Синең җәһәннәм утында да пешмәс помидорыңны ашап, кәҗәмнең ничә тапкыр эче китте, мескен. Әллә аңа статья да ябыштырмакчы буласыңмы? (Елый.)
Болдырдан төшеп, Җәваһирә бакча ягына юнәлә. Зиләйлүк белән Сәгадәт, акрын-акрын бер-берсенә якыная барып, кочаклашып диярлек Җәваһирәне күзәтә башлыйлар.
Зиләйлүк (куанып). Суларны кертеп чыгыйк әле, ахирәт сеңел. (Кулларын угалап.) Кузгалды болар.
Сәгадәт. Суны кертеп чыгыйк әле.
Зиләйлүк. Театр башлана! (Көлә.)
Сәгадәт. Комедия булыр микән, трагедияме?
Зиләйлүк. Ни булса да ярар.
Сәгадәт. Шулай. Акча түләмәгән.
Кереп китәләр, качып карап торалар. Җәваһирә сыннан карачкы ясап йөри. Раушан торып утыра, хатынын күзәтә башлый.
Раушан. Хенде хох!
Җәваһирә. Әнекәчкенәем!
Раушан. Нишлисең, җен баласы?
Җәваһирә. Автопортрет ясыйм.
Раушан (бакчага керә, пумаланы алып, Җәваһирәгә тоттыра). Автопортрет менә мондый була ул!
Җәваһирә. Бөтен авыл каршында анадан тума торсынмыни? Аның да җаны бардыр, бәлки.
Раушан. Рас әйттең!
Сынга кидерелгән сәләмәне ертып төшерә. Җәваһирә, шәрә калгандай, күкрәген каплый, чүгә.
Ник капланасың?
Җәваһирә. Чишендерәсең ич.
Раушан. Мә, каплан. (Сәләмәне Җәваһирәгә каплый.)
Җәваһирә. Рәхмәт Тере хатыныңны ташка алмаштың.
Раушан. Әй хатын! Шушы сәләмәләрне әле яңа чакта киеп йөргән яшь вакытыңны ничек сагынганымны белсәң иде син! (Җәваһирәнең беләгеннән сыйпый.) Кайчан гына, кайчан гына шикелле Бүгенге сәләмәләрнең әле яңа, ә тәннәрнең таза чаклары! Хәзерге бер елга ул вакытлардагы бер көнне кире кайтарып бирәбез дисәләр, риза булырмы идең икән?
Җәваһирә. Риза булыр идем әгәр ул көндә сине юк дисәләр.
Раушан. Син булган җирдә мин һәрчак бар, Җәваһирә. Мин булган җирдә һәрчак син булган шикелле Төгәл шушы скульптура ише таза, нык басып берчакны җылы яңгыр астында алка-алка җиләкле җиргә басып торуларың исеңдәме, карчык? Тәңкәле ак балык ише яктырып.
Җәваһирә (читкә тайпыла, куркынган төсле). Нәрсә сөйләнәсең? Саташасың, уян!
Раушан (сак, сынга ишарәләп). Мәйтәм, шушылай кулларыңны менә шулай өскә күтәреп урманда Җиләк вакыты иде. Теге, шарлы яшен күргән көнне.
Җәваһирә. Утынга бардык без ул көнне, җиләккә түгел!
Раушан. Ә мин сине (сынга ишарәләп) шундый итеп күпме тапкыр төшемдә күргәнем бар. Мин моны да шул төшләрдән алып кайттым сиңа, Җәваһирә!
Җәваһирә. Төшләреңә кемнәр кереп, өннәреңдә нишләгәнеңне әйтермендер әле. Әйтермендер.
Гөлмәрьям күренә.
Гөлмәрьям. Әстәгы, килен! Нишләп кукуруз карачкысы шикелле торасың?
Җәваһирә. Таш җыючы бу тиле эчендәге җеннәр өерен туздырмаммы дип. Чәнчелсен лә! (Сәләмәне Раушан башына каплый.) Тор шушылай! Таш сөяркәңне чыпчыклар буямасын, каравылла!
Гөлмәрьям. Бүген мунча якмакчыгыз түгелме соң? Икенче көн инде ягып кертә алмыйсыз. Мәтрүшкә кушып, миңа себерке бәйлә, Раушан. Кичә берне генә бәйләгәнсең.
Җәваһирә. Аның гамендә каен себеркесемени! Әнә аның себеркесе! (Сынга ишарәли.)
Гөлмәрьям. Онытма, Раушан, миңа атап, ике себерке бәйлисе. Чабынам, чабынам бүген!.. (Кереп китә.)
Җәваһирә (Раушанга балта суза). Мә!
Раушан. Нәрсәгә?..
Җәваһирә. Ват, кеше көлдермә.
Раушан балтаны ала.
Раушан. Мунча як.
Җәваһирә. Сының яксын. Элгәресенә ул керер
Раушан. Сүзең саен өч пот боз да биш пот тоз!
Зиләйлүк йөгереп үтә. Кувалда тоткан Акчура керә.
Акчура (ачулы). Шушы якка йөгерде кая минем хатын, Раушан? Йокымнан уятып, юк кәҗәне кудырып йөртә! Ирне тик торганда борчый торган нинди мода китте бу? Идән юсалар да, суын бездән түктерәләр. (Раушан кулындагы балтага күзе төшә, сынга ишарәләп.) Моны юкартасың мәллә? Габариты нормаль ләбаса! Бер-ике сәгатькә җан иңдерергә иде моңа, ә? (Сынның биленнән сыйпый.)
Зиләйлүк күренә.
Зиләйлүк (үзалдына). Күп сыйпансаң, Тәңре иңдергән үз җаннарыңнан ничек мәхрүм калырга белмәссең әле! (Югала.)
Акчура. Бу сынны төнгә хатын янына яткырып куясы иде. Сат, күрше. Күпме сорыйсың?
Раушан. Аның кадәр акчаң юк синең.
Акчура. Бәлки, минем хатын алыр? Юмалар әмәлен тапсам
Раушан. Син, Акчура туган, дөнья белән хатыныңны бергә бутама. Бел: бу дөньяда синең хатын әтәче белән Биккол хатыны кәҗәсеннән битәр дә тамашалар шактый әле! Бу дөньяның без күрмәгән күпме сыннары бар аның! Без ишетмәгән күпме Луи Армстронглары җырлый!
Акчура. Билләһи газыйм, кичәге кем әле Луяструк шәп иде.
Раушан. Минем патефоным кичә яхшы уйнады, җен баласы!
Акчура. Чегәнчески җырлады. (Иңбашларын дерелдәтә.) У-ух! (Тамак төбе белән җырлый.)
Сөйсәң сөй, сөймәсәң сөймә генә-ә!..
Раушан. Андый патефоннар авылның беркемендә юктыр инде. Ә бездә сакланган, җен баласы.
Акчура. Бала-чагасыз йортта кая китсен?
Мунча ишеге төбендә Җәваһирә күренеп ала. Раушан аңа карап тора.
(Кабатлап.) Бала-чагасыз йортта кая китсен?
Раушан (үзалдына). Луи Армстронг, җен баласы. Аның исемен пуля сызгырулары, җәрәхәттән үлгән солдатлар ыңгырашуы, туп-туры өскә килгән танклар үкерүе, ә сугыштан соң трактор, комбайн тавышлары ничек оныттырып бетермәде икән? Шуны әйт син, Акчура: ул исем ми тамырларына нинди җепләр белән тегелгән икән?
Акчура (утыра). Кызык исем
Раушан. Ул патефон Австриянең бер шәһәрендә кулга төшкән иде. Бер банка Америка тушёнкасына алмаштырып алдым. Тәлинкәсе дә шуннан калган.
Акчура. Патефон тәлинкәсе тузан эчендә яткангадыр инде кичә уйнаткан ул Луяструкның тавышы карлыгып беткән иде бугай.
Раушан. Без аны, сугыш тынган арада, солдатларга тыңлата идек. Бер осетин егете бар иде. Минем адъютантым. Шул егет аны туры наводкага чыкканда уйнатып җибәрә иде. Өскә танк килә, артта патефон уйный. Карлыкканлыгын ишетмәдек. Ут эчендә үзебез дә карлыгып беткәнгәдер инде.