Татар баянчылары. Белешмәлек
Нәби Дәүли
МОҢЛЫ ГАРМУН1
УРЫНЫГЫЗ ҺӘРЧАК ТҮРДӘН
Гармунчының урыны һәрчак түрдән: йөрәктә дә, туй-мәҗлестә дә, бәйрәмдә дә.
Биюче гармунчыга карап бии гәүдәсе орчык кебек бөтерелә, ә күзе гармунчыга береккән, чөнки ул аңа дәрт һәм ритм бирә.
Җырчы гармунчыга сыенып-елышып җырлый, чөнки гармун аның тавышына моң һәм ныклык өсти, үзенә терәк була.
Гармунчы, әлбәттә, тылсымчы. Оста гармунчының ялгыз уйнавын карап тору үзе бер гаҗәеп тамаша. Бик еш күрергә туры килә гармунчының бармаклары гармун бакалары өстендә могҗизалар ясый, ә йөзе таш битлеккә әйләнгән, әйтерсең лә дөньяда берни дә эшләнми: тумый-үлми, тантана итми, кайгырмый-уфтанмый Югыйсә бит гармуннан «Олы юлның тузаны», «Шахта көе», «Тәфтиләү», «Алма бакчасы», «Ай, былбылым», «Каз канаты», «Кара урман»нар агыла! Гармун күреге Сабан туе батыры күкрәге сыман киерелеп тын ала, кабыргаларын бәрә-бәрә тетрәнә, елаган хатын иреннәре кебек дерелди. Гармунчының кайвакытларда тартышып куйган ирен читләре, курыккан кош канаты кебек еш кагынган керфекләре һәм көтелмәгәндә кискен чайкалып киткән башы гына йөрәгендә нинди кичерешләр давылы хөкем сөргәнен сиздереп куя. Шундый чакларда синең дә җисми тәнең моң дулкыннары белән тоташа-берләшә, һәм шуннан туган сихри көч сине яңа бер халәткә, яңа бер дөньяга гүзәллек дөньясына алып кереп китә. Гармун тавышы колак аша гына түгел, хәтта йөрәк аша гына да түгел, ә һәр күзәнәк аша агыла башлый. Күңелдәге барлык авыр хисләр, андагы яман уйлар, язгы ташкынга эләккән чүп-чар сыман, гармун моңына ияреп агып китә. Күңелдәге бушап-чистарып калган урыннарга гармун тавышы тынлык-тынычлык тутыра. Ә күңел тынычлыгы бәхет!
Гармун аккордеоннарның, баяннарның олы агасы. Гармуннарның төрлесе бар: тальяны, саратовские, хромкасы, төймәлесе, бакалысы, күреген кул белән тарта торганы, аяк көче белән хәрәкәткә китерелгәне, авызныкы. Күпчелек баянчыларның, аккордеончыларның иң беренче уен кораллары, һичшиксез, әнә шул гармуннарның берсе булган. Бер-ике төр гармунда уйный белмәгән баянчы бездә сирәктер. Димәк, баянчыларны да, аккордеончыларны да рәхәтләнеп ГАРМУНЧЫ дип атарга безнең хакыбыз бар. Бу музыка осталарын олылау, аларга күңел түрендә йөргән иң халыкчан, иң дәрәҗәле исем белән эндәшү.
Без үзебезнең гармунчыларыбызны һәрвакыт барлап торырга һәм белергә тиешбез, чөнки күңелебездәге матурлыкның иң җылы өлеше алардан.
Бу китапның өлгесе «Татарстан хәбәрләре» газетасы битләрендә туган иде. Газета берничә ел гына (1990 1995) яшәде дә үзгәрде, тарихка күчте. Ләкин ул татар халкының милли аңына бер терәк булырдай энциклопедик хезмәт калдырды. Бу хезмәтне җиренә җиткереп башкаручы танылган гармунчы Кирам Сатиев, аңа саф күңелдән ярдәм иткән шагыйрь Нияз Акмалов мәдәниятебез өчен зур эш эшләделәр. Мондый фикернең башыма килүе белән мин дә чиксез горурланам.
Ренат Харис, Татарстанның халык шагыйреСибгат Хәким
«Урны аның түрдә, югарыда»
Фәйзулла Туишев
1937 елны Казанда Татар дәүләт филармониясе ачыла. Фәйзулла Туишев исә шушы филармониянең иң төп солистларыннан берсе булып китә. Ул филармония каршында баянчылар ансамбле оештыру белән шөгыльләнә. 1939 елдан даими рәвештә дәресләр бирә башлый. Ансамбльдә 15 кеше. Алар төрле гармуннарда уйный. Ел саен уздырыла торган конкурслар, смотрлар һәм олимпиадаларда катнаша. Нәкъ менә шундый смотрлар 30 нчы елларда талантлы музыкантлар үсеп чыгуга булышлык итә.
1939 елның сентябрендә Мәскәүдә, халык музыка уен коралларында уйнаучыларның Бөтенсоюз смотры була. Анда элекке Советлар Союзының төрле почмакларыннан җыелган 2 меңнән артык кеше катнаша. Смотрның өченче турына иң яхшы 50 музыкант сайлап алына. Жюри Ф. Туишевка икенче урынны бирә.
Атаклы гармунчы Фәйзулла Туишев Самара губернасы Мәләкәс өязе Ялхов волосте Түгел Бага авылында 1884 елда крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе батрак була. Гаиләдәге ундүрт баланың җидесе генә исән кала. Җиде яше тулгач, Фәйзулланы мәдрәсәгә укырга бирәләр. Өч ел укытканнан соң, әтисе малайны мәдрәсәгә йөрүдән тыя, аны җитәрлек белемле дип саный. Озакламый Туишевлар гаиләсе Мәләкәскә күчеп килә. Биредә гармунда уйнарга, җырларга бик яраталар. Фәйзулланың музыкага һәвәслеге шушы елларда ачыла. Ул озын буйлы, чандыр гәүдәле, кызыксынучан бер малай булып үсә, бөтен күңеле белән музыкага тартыла. Бу шәһәрдә Фәйзулла шарманщикларны, ярминкә балаганнарын һәм карусельләрне карый. Әлбәттә, ишек төбендә торып кына булса да, сәгатьләр буе музыка тыңлый.
Фәйзулланың да гармунлы буласы, үз гармунында уйныйсы килә һәм ул, концертларда биеп, гармунлык акча җыя 4 сум 50 тиен сәмән туплый. Ниһаять, малайның хыялы тормышка аша. Ләкин әти-әнисе гармунны бигүк өнәп бетерми. Әтисе улын бер якка, гармунын икенче якка селтәп ташлый. Шуннан соң Фәйзулла өчен иң тыныч, иң аулак урын булып сарай артындагы печәнлек кала. Иртән әтисе эшкә китү белән, ул инде гармунга тотына. Үзлегеннән уйнарга өйрәнеп шулкадәр остара аны төрле кичәләргә чакыра башлыйлар. Өйгә акча кайта башлагач, әтисе дә улы белән ягымлырак сөйләшә, гармунны күрмәмешкә, аның тавышын ишетмәмешкә салыша.
Фәйзулла Мәләкәстә танылган гармунчы булып китә. Гастрольләргә килгән артистлар аны үзләре белән алырга уйлый, ләкин әтисе кискен рәвештә каршы төшә һәм Фәйзулла, әти-әнисенә әйтмичә, Мәләкәстән китеп барырга мәҗбүр була.
Фәйзулла Туишев Казанга килә. Рус киемнәре киеп, рус көйләрен үзенә күрә зур бер осталык белән башкара, аны татар егете дип уйламыйлар да. Бервакыт шулай Туишевның мөселман икәнлеге беленә. «Печән базары» әһелләре шәригатькә, исламга каршы килгән егетне тотып кыйный һәм канауга чыгарып ташлый. Заводтан төнге сменадан эштән кайтучы бер кеше Фәйзулланы өенә алып китә һәм, тәрбияләп, «аякка бастыра». Шушы хәлләрдән соң Фәйзулла яңадан Мәләкәскә әйләнеп кайта. Беркөнне, бик бирелеп, моңлы итеп «Ончы Фәхри»не уйнап утырганда, әтисе кайтып керә һәм, улының башыннан сыйпап: «Уйна, улым», дип, үзенең хәер-фатихасын бирә. Моннан соң инде аны өйдә гармун уйнаудан беркем дә тыймый башлый.
Мәләкәскә бәйрәмгә Михайлов каруселе килә. Туишев аена 11 сум хезмәт хакы белән шунда эшкә урнаша. Бала карый, су ташый, вак-төяк эшләрне башкара; гармунда уйнарга да вакыт таба, гармунчы буларак тиз үсә. Карусель хуҗалары тупас, тәрбиясез булу сәбәпле, Фәйзулла аннан китә һәм Чабаксар балаган театрына күчә, 1894 елга кадәр шунда эшли. Идел буйлап Самарадан Әстерханга кадәр гастрольдә йөри. Туишев шунда капельмейстер булып эшли, музыкаль әсәрләр иҗат итә башлый. Аның «Балалар полькасы», «Авыл полькасы» кебек әсәрләре шул чорда иҗат ителә.
Шуннан соң Фәйзулла Туишев күчмә циркка эшкә керә, кем әйтмешли, аның өчен «күчмә тормыш» башлана. Ун ел буена күчмә циркларда эшләү Туишев өчен иң авыр чорларның берсе: штрафлар, эш хакының начар булуы, труппаның ат урынына җигелүе ул боларның барысын да үз җилкәсендә татый. «Банкротлыкка чыгу» сылтавы белән, цирк хуҗалары кассадагы акчаларны алып качкалый торган була. Самарада цирк директоры янгыннан соң 40 кешелек труппаны бер тиенсез калдырып качып китә. Фәйзулла җырчы Зинаида белән урамда җырлап йөреп тамак туйдырырга, шул рәвешле юллык акча җыярга мәҗбүр була. Шундый ук хәл Бакуда да кабатлана.
Россия шәһәрләре буйлап йөргәндә, Фәйзулла Туишев төрле халыкларның милли музыкаль традицияләрен үзләштерә.
19071910 елларда егет Сембер шәһәре циркында эшли. Эш хакы аз түләнү сәбәпле, һөнәрләрен гел алыштырып тора: җырчы да, жонглёр да, ат өстендә чабучы да була
1910 елда Фәйзулла данлыклы Мәкәрҗә ярминкәсенә килгән «Сәйяр» труппасы артистлары белән очраша. Әнә шул очрашу-аралашулардан соң ул үз халкының милли көенә, музыкаль культурасына ныграк игътибар итә башлый, татар көйләрен һәм җырларын өйрәнә. Ул елларда Фәйзулла Туишев, өч рәтле гармунны ташлап, шырпы тартмасы кадәр 16 концерт гармуны җыя. Үз репертуарына халык арасында таралган «Иске кара урман», «Агач башы», «Туганай», «Ташлар аттым Болакка» кебек көйләрне ала.
Казанга өченче мәртәбә килүендә Фәйзулла Туишев Габдулла Тукай белән таныша. 1912 елны Мәскәүдә зур уңыш казанганнан соң, ул Петербург каласында да күренергә кирәк дигән кыю фикергә килә. 1914 елда Петербургка китә. Аның «Халык йорты» залында оештырылган беренче концерты зур уңыш белән үтә: Туишевның исемен танылган рус гармунчылары Пётр Невский һәм Павел Малазов исеме белән янәшә куялар.
1918 елдан соң Ерак Көнчыгыш һәм Себер якларында яшәп, Фәйзулла 1926 елда кабат Казанга кайта. Аның Казандагы концертлары зур уңыш белән үтә. Бу инде композитор Салих Сәйдәшевнең иҗаты чәчәк аткан чор. Сәхнәдә җырчылар Г. Сөләйманова, С. Садыйкова, С. Айдаров, А. Измайловалар күренә башлый. Г. Әлмөхәммәтов, С. Габәши һәм Ю. Виноградов иҗат иткән беренче татар операсы «Сания» театрларда зур уңыш белән бара.
1926 елда, артистлык эшчәнлегенә 25 ел тулу уңае белән, Ф. Туишевка «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.
Ф. Туишевның башкару осталыгы һәм иҗади сәләте үсүдә композитор А. Ключарёв мөһим роль уйный. Ключарёвны Туишев 20 нче еллардан ук белә. 1927 елда алар бергәләп Кырымга бара, якыннанрак таныша һәм дуслашып китә.
1944 елда Татарстан җәмәгатьчелеге Фәйзулла Туишевның сәхнә эшчәнлегенә 50 ел тулуны билгеләп үтә. Шушы уңайдан Фәйзулла Кәбир улы Туишевка ТАССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә (1944 ел, 15 февраль) «ТАССРның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелә.
Бу елларда Ф. Туишев, өлкән яшьтә булуы сәбәпле, гастрольләргә сирәк чыга, шуңа күрә күп вакытын Казанда үткәрә, иҗат белән шөгыльләнә. Ул Казан гармун фабрикасы белән тыгыз элемтәдә тора, фабрика ачылганнан бирле (1933 ел), аның сәнгать советы әгъзасы була.
Атаклы музыкантыбызның якты истәлегенә багышлап, 1988 елда Татарстанда Ф. Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы уздырыла башлады. Ике елга бер үткәрелеп килгән бу бәйге тора-бара халыкара конкурс статусы алды.
Кирам СатиевГани Вәлиев
Ул Нижгар өлкәсе Кызыл Октябрь районы Пече (русча Пица) авылында туа. Шул ук авылдан аккордеонда һәм концерт гармуннарында уйнаучы, Татар дәүләт филармониясендә эшләп, лаеклы ялга чыккан һәм 1993 елда вафат булган дустыбыз Мостафа Сәләхетдинов, Актүк авылыннан Рәшит Ваһапов, Красный Остров авылыннан атаклы язучыбыз Кави Нәҗми, Суксудан җырчы Сайра Сәләхетдинова әдәбият һәм сәнгать дөньясында тирән эз калдырды.
Гани ага яшь чагында Мәскәүдә эшләгән һәм шунда гармунда уйнарга өйрәнгән. 1920 ел азагында булса кирәк, Мәскәүдә ниндидер гармунчылар ярышында җиңеп чыккан, һәм (үзенең сөйләвенчә) Луначарский аңа бик яхшы, зур гармун бүләк иткән. Ул шул гармунда гомере буе уйнады, гөрләтеп уйнады.
Шул елларда Г. Вәлиев Мәскәүдәге Татар дәүләт эшче театрында эшли һәм, театр ябылу сәбәпле, Казанга кайтып, Татар дәүләт академия театрына эшкә урнаша. Ул, спектакльләрдә уйнаудан тыш, тамашадан соң гармунын яңгырата; шундый итеп уйный халык тыңлап туймый. Бигрәк тә «Каз канаты»н һәм авыл көйләрен оста башкара иде Гани Вәлиев.
Гани ага белән мин театрда эшләгәндә танышкан идем. Күп тапкырлар бергә гастрольләрдә дә булырга туры килде.
Еллар узды, үзгәрә торды, заман үзе баянның кирәклеген таләп итте. Татар дәүләт филармониясе оешкач, эстрада бүлегендә баянсыз эшләү мөмкин түгел иде. Гани ага, заман таләпләренә буйсынып, әкренләп баянга күчте, ләкин тальянын да ташламады.
Ул бик тә эшсөяр кеше иде: гастрольгә баргач, йөзәр, хәтта аннан да күбрәк концертлар куюы моның ачык дәлиле. Ул елларда концертларда бигрәк тә өч артист зур уңыш казана иде: Гани Вәлиев, Җәваһирә Сәләхова һәм Рәшит Ваһапов. Алар халкыбызның «Зөләйха», «Мәрфуга» кебек җыр-көйләрен искиткеч аһәң белән яңгырата иде. Бүгенгедәй хәтеремдә: мәшһүр композиторыбыз Салих ага Сәйдәшев театрда бу башкаручылар адресына: «Татар халык көйләрен менә ничек башкарырга кирәк», дигән иде.
Ул чагында баянчылар йөзәрләп түгел, ә бармак белән генә санарлык иде. Менә алар: Рокыя Ибраһимова, Габдулла Халитов, Габдерахман Биккинин, Гали Җәмлиханов. Баянчы булу белән беррәттән, Гани ага концерт гармуннары белән дә чыгыш ясый иде. 19571958 елларда без Башкортстанда гастрольләрдә булдык: «Галиябану»ны башкарганда, миңа шушы көйгә аккомпонемент уйнарга туры килде. Филармониядә эшләү дәверендә җитәкчеләр арасында Г. Вәлиевнең осталыгына шик белдерүчеләр дә табылды (ә бәлки, артык оста булуыннан көнләшептер!), һәм миңа Гани аганы (ул вакытта директор М. Боголюбов иде) яклап чыгарга, аңа татар артистларыннан иң беренчеләрдән булып «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелүен искә төшерергә туры килде Кызганычка, язмыш үзенекен итте. Гани Вәлиев Казахстанга китәргә мәҗбүр булды һәм, Казахстан филармониясендә татар бригадасы төзеп, шактый еллар шунда эшләде. Аның бөтен гомере юлда узды. Ә юл газабы гүр газабы, диләр. Ләкин юлның да төрлесе була бит. Гани аганың гомере изге юлда халыкка хезмәт итү юлында узды. Элеккеге СССРның Гани Вәлиев булмаган төбәкләре сирәк калгандыр.
1976 елның 23 гыйнварында Гани ага Вәлиевкә 70 яшь тулу уңаеннан уздырылган кичәдә мин аны филармония исеменнән ихластан котладым. Шул көнне безне фотога төшерделәр, ул фоторәсемне мин шәхси архивымда кадерләп саклыйм.
Әзәл ЯһүдинРокыя Ибраһимова
Рокыя Ибраһимова 1913 елның 20 гыйнварында Казанның хәзерге Һади Такташ урамында яшәгән эшче гаиләсендә туа. Әтисе Габдерәхим ага 1900 елны хәзерге Питрәч районы Шәле авылыннан Казанга килеп урнаша. Әнисе, Шәле авылы кызы Сәхипҗамал апа кәләпүш тегү остасы була. Рокыя гаиләдә туган унөч баланың унберенчесе. Алдарак туган балалар төрлесе төрле сәбәп белән үлеп китә. Унөченче бала Исмәгыйль Ибраһимов исә 1941 елның июль аенда Эстония урманнарында партизанлыкта йөргәндә һәлак була.
Рокыя туган йортның икенче катында бер аягын югалткан гармунчы Галимулла абзый яши. Ул үз өендә еш кына гармун уйнап утыра. Биш яшьлек Рокыя кечкенә чиләкләр белән аңа су ташый, кибеттән ипи алып кайтып бирә, күрше абыйсының гармунда уйнавына сокланып йөри. Менә шул гармунчы Галимулла Рокыяның кечкенә бармакларын гармунга өйрәтә. Кыз бик яхшы хәтерле һәм сәләтле булып чыга, тиз арада шактый көйләрне отып-өйрәнеп ала.
Кечкенә Рокыяны Галимулла гармуны белән бәби чәйләренә, туйларга йөртә башлый. Ул мәктәпкә укырга кергәч, әтисе-әнисе аңа гармун сатып ала.
Мәктәп елларыннан ук Рокыя бик күп халык көйләрен өйрәнә.
1927 елның маенда Казанда үткәрелгән гармунчылар ярышында, саратовский һәм венский гармуннарында уйнап, ул беренче бүләкне яулап ала, ә инде жюри рәисе атаклы музыкант Фәйзулла Туишев үзе була. Җиңүче кызга гармун бүләк итәләр. Бу вакытта Рокыяга әле ундүрт яшь кенә була. Ул бик күп уйный һәм искиткеч зур тизлек белән остара бара. Рокыяны рәсемгә төшереп, аның хакында «Кызыл Татарстан» һәм «Красная Татария» газеталарында язып чыгалар.
Шушы газеталарны һәм I дәрәҗә конкурс дипломын кулына тоттырып, мәктәп укытучысы Хәдичә апасы Рокыяны Шәрык музыка техникумына алып бара. Анда Рокыяның сәләтен тикшереп караганнан соң, аны укырга кабул итәләр. Монда музыка дәресләрен Солтан Габәши алып бара. (Ул, хор оештырып, аны Татар дәүләт академия театрына беркетеп, «Эшче», «Сания», «Наёмщик» операларында җырлаткан һәм шул хорда Рокыя да җырлаган.)