Барысы да шулай матур гына барганда, Рокыя өчен зур бәхетсезлек килә. Аңа рухи көч бирүче, укырга ярдәм итүче Хәдичә апасы вафат була. Хәзер пианинода уйнарга да мөмкинлек калмый. (Укыганда, ул Хәдичә апасы фатирында пианинода уйный торган була.) Хәдичә апа аның бөтен өметен, тормышын үзе белән алып киткәндәй тоела. Шулай итеп, Рокыя Шәрык музыка техникумыннан китә һәм А. Луначарский исемендәге ФЗӨ мәктәбенә укырга керә. Аны 1931 елны тәмамлап, хәреф җыючы булып эшли башлый.
1933 елның җәендә Рокыялар өенә скрипкачы Хәбибулла Әхмәдул- лин һәм артист Хуҗа Шункаров килеп керә. «Безнең концерт бригадасының гармунчысы Җәмлиханов авырый, бер-ике концертка безнең белән чык әле», дип үтенә алар, һәм Рокыя берничә концертта уйнап та кайта. Ә үзе исә хәреф җыючы булып эшләвен дәвам итә.
1934 елны Рокыя тормышында янә бер зур үзгәреш була. Аны эшеннән артистлыкка алып китәләр.
Шул елда Биләр районының Колбай-Мораса авылында колхоз-совхоз театры оеша. Директоры Галиәсгар Камалның улы Әнәс Камал. Рокыя менә шунда артист булып эшли башлый. Әлеге театрда скрипкачы Хәбибулла Әхмәдуллин аңа бик күп борынгы көйләрне «Озын су өсте», «Агач башы», «Абау, гөлкәем», «Алтынчәч», «Апакай-алмакай», «Аппагым-җанашым», «Алдым-бирдем», «Ах, җанаш», «Фәрхетдин», «Агыйдел каты ага», «Әхмәтсафа», «Абдулла ахун», «Бала тимри», «Камәр», «Сәфәр», «Кыр казы», «Төмән», «Төпле Якуп», «Чаталҗа» кебек көйләрне өйрәтә. «Хәйбулкин маршы», «Аккош маршы» исә Хәбибулла Әхмәдуллинның үзе язган көйләр.
1935 елны әлеге колхоз-совхоз театрына директор булып Сабир Өметбаев килә. Элекке артистлар тарала. Яшь театр Чистай шәһәренә күчә, һәм анда яңа артистлар туплана. С. Өметбаев Чистайның гармун ясау остасы Вараксиннардан Рокыяга баян алып бирә.
Сабир Өметбаев, Мәскәүгә театр өчен акча сорарга барганда, үзе белән Рокыяны да ала һәм аны «Мәскәүнең гомуми музыкаль белем бирү курслары»на урнаштыра.
1937 елның 17 февралендә Рокыя Мәскәүдәге курсларны тәмамлап кайта һәм 1938 елдан Минзәлә театрында баянчы-концертмейстер булып эшли башлый, күп вакытын гастрольләрдә уздыра. Аңа яңа спектакльләрне халык көйләре белән бизәргә туры килә. Рокыя Минзәлә театрында эшләү дәверендә зур тәҗрибә туплый. Гастрольләрдә чакта спектакльдән соң һәр көнне концерт бирәләр. Шулай итеп, Рокыя, театрда кайнап, оста концертмейстер булып китә.
1941 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрү планлаштырыла. Шул уңайдан 1940 елның ноябрь аенда Рокыя Ибраһимованы Балтач районына Декада өчен 100 кешелек хор әзерләргә җибәрәләр. Ләкин, сугыш башлану сәбәпле, Декада булмый кала. Рокыя- ны исә Татар дәүләт академия театрына концертмейстер итеп билгелиләр. Шулай итеп, аның тормышында тагын бер җитди үзгәреш була. Ул инде зур артистлар арасына килеп керә. Татар дәүләт академия театрының музыка бүлеге мөдире композитор Җәүдәт Фәйзи, дирижёры Салих Сәйдәшев була. Рокыя өчен бөтенләй яңа дөнья ачыла.
Аны радиокомитетка да еш чакыралар, ул анда соло уйный, үзешчәннәрне һәм шулай ук Гөлсем Сөләйманова, Гайшә Камаева, Мөхәммәт Сафин, Усман Әлмиев, Зифа Басыйрова кебек танылган артистларны баянда уйнап җырлата.
1941 елны театр Рокыя өчен махсус баян сатып ала. Аны Казан гармун фабрикасы остасы Александр Сметанин ясаган була.
Академия театры артистларыннан да фронт өчен махсус концерт бригадалары оештырыла, һәм Рокыя да шулар белән чыгышлар ясап йөри.
1942 елны Академия театры, күп концертлар биреп, фронт өчен самолёт сатып алырга дип, 120 мең сум акча җыеп тапшыра.
Ул елларда Академия театры бинасында Опера һәм балет театры артистлары да эшли. Рокыяга Опера театры артистларына да уйнарга туры килә.
Академия театры исә һәр җәйне гастрольләрдә була. Коллектив Уфа, Свердловск, Орск, Чиләбе, Оренбург, Троицк, Магнитогорск, Ташкент, Куйбышев, Ульяновск, Уральск, Петропавловск кебек шәһәрләргә гел йөреп тора. Шул шәһәрләрнең музыкантларын чакырып, спектакльләрдә Рокыя алар белән бергә уйный. Музыкантларга партияләрне үзе әзерли. Ул елларда театрда «Күзләр», «Ялкын», «Тукай», «Яшь йөрәкләр», «Хафизәләм», «Асылъяр», «Банкрот», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Хуҗа Насретдин», «Тормыш җыры», «Серләр», «Үги кыз», «Бишбүләк» кебек музыкаль спектакльләр уйнала. Аларның күбесенә музыкаль бизәлешне Рокыя Ибраһимова эшли, еш кына үз көйләрен дә куллана.
1944 елның февралендә Рокыя концерт бригадасы белән 1 нче Украина фронтына китә, анда генерал Якуб Чанышев, драматург Риза Ишморат, шагыйрь Мөхәммәт Садри һәм башка язучылар белән очраша.
Кызыклы бер вакыйга. 1944 ел. Казанның Ленин бакчасы янындагы госпитальдә концерт биргәндә, яралы солдатлар арасында Салих Сәйдәшев тә тамаша кылып утыра. «Наёмщик» операсында Гөлйөземнең әтисе үтерелгәч уйнала торган кечкенә генә музыка бар икән. Шул көйгә, халык сүзләрен файдаланып, Рокыя үзе уйнап үзе җырлаган үзенчә яңа җыр иҗат иткән. Концерттан соң артист Әзәл Яһүдин, шаяртып:
Сине Сәйдәш эзли, бирә хәзер кирәгеңне, ди икән.
Шунда Сәйдәшев, Рокыяның кулын кысып:
Син, Рокыя сеңлем, миңа шәп бер идея бирдең бит әле, дигән. Мин бу музыканы әле язып бетермәгәнемне аңладым, менә хәзер мин аны бөтенләе белән ишетәм, нотага гына саласы бар, рәхмәт сиңа.
Салих Сәйдәшевнең классик вальсы әнә шуннан соң туа.
1941 елдан алып 1949 елга кадәр Татарстан радиосыннан гел бер генә баян Рокыя Ибраһимова баяны гына яңгырады. Халык аны бик яратты. Сугыштан соңгы елларда сирәк кенә туа башлаган гармунчы-баянчылар Рокыяның уйнавына гашыйк булды. Мин үзем дә аның уйнавын сокланып тыңлый идем.
Чыннан да, Рокыя Ибраһимова зур талант иясе, чын мәгънәсендә халык музыканты.
Халык көйләре, гадәттә, иң гади авазлардан, иң гади ноталардан төзелгән бит. Ә Рокыя Ибраһимова шул гади авазларның, гади ноталарның үзенчәлеген, көен, яңгырашын бозмыйча, аларны бик зур осталык белән бизәкләп, энҗе бөртекләрен сайлап кына тезгән шикелле, чын халыкчанлыгын саклап башкара. Көйдә мелизмнарны, ягъни көйне бизәкләү ноталарын, сак кына, кирәк кадәрле генә, чама белән генә куллана.
Рокыя Ибраһимова халык көйләрен башкаруда-уйнауда үзенә күрә бер мәктәп булдырган музыкант. Ул үзенә күрә бер консерватория. Музыка мәктәпләрендә, консерваториядә, татар көйләрен бозмыйча, аның чын миллилеген саклап, матур итеп уйнарга өйрәтә торган бүлек, факультетлар ачарга кирәк, ә анда Рокыя Ибраһимова, Мөхтәр Әхмәдиев һәм Заһид Хәбибуллиннар мәктәбе генә була ала. Һич башкача түгел.
1949 елда Рокыя Ибраһимова Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли башлый. Җырчылар Усман Әлмиев, Илһам Шакировның концерт бригадалары белән гастрольләрдә йөри. 1952 елны исә яшь Әлфия Авзаловага «Казан сөлгесе», «Болын», «Гармунчыга», «Аппагым-җанашым», «Кил безнең авылга», «Кәккүк» кебек җырларны өйрәтеп, радиога яздыра. Җырчы Разия Тимерхановага «Камәр», «Сахра», «Әзифә», «Агач башы», «Төпле Якуп», «Очыгыз, күкеләр», «Бакалы», «Әйт, күкем» җырларын өйрәтә. Зифа Басыйрова белән дә ул бер концерт бригадасында эшләп ала.
Рокыя Ибраһимова менә дигән балалар үстерә. Олы улы Камил Казан авиация институтын, ә кече улы Марат консерваториядә скрипка классын тәмамлый.
Радиода магнитофон тасмалары барлыкка килгәч, Рокыя Ибраһимованың баянда уйнавын киләчәк буыннар өчен яздырып алу мөмкинлеге дә туа.
Шунысын да искәртеп үтик: Рокыя Ибраһимова хатын-кызлардан халкыбызның беренче баянчысы. Ул елларда татар халкы башка баянчыны белми дә иде әле. Ул халыкның сөекле артистларыннан берсе булды.
1975 елда «Укытучылар йорты»нда композитор Заһид Хәбибуллин белән Рокыя Ибраһимова ветераннар хорын оештырды. Нәкъ менә шул хорда эшләгәндә, 1982 елны, Рокыя Ибраһимовага «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Рәис СафиуллинРенат Харис
ТАЛЬЯН ГАРМУН
Габдулла Халитов
1943 елның азаклары иде. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында концерт бара. Халык арасында даны таралган баянчы Габдулла Халитовны күрергә шунда килдем.
Менә пәрдә ачылып китте. Сәхнәдә милли киемнәрдән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хор группасы тезелеп тора. Аның алдында түбәтәй кигән, мөлаем йөзле бер баянчы утыра. Шунда үзалдыма:
Менә, Габдулла Халитов үзе инде, дип әйткәнемне сизми дә калдым.
Халкыбызның борынгы матур көйләрен «Зиләйлүк», «Казан сөлгесе», «Әллүки», «Салкын чишмә» һәм «Сибелә чәчәк»не хор зур осталык белән башкарды.
Габдулла Халитовның баяны илаһи бер серле моң белән салмак кына ачыла да ябыла иде. Аның бармаклары дүртесе дә берьюлы уйнап бара, ә кайбер урыннарда бишенче бармагын да куллана. Баянның баслары үзенә бертөрле матур гармония тудыра. Миңа, әле генә авылдан килгән гармунчы малайга, ул тамашалар зур вакыйга булды
Габдулла Халитов Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә 1938 елдан алып 1950 елга кадәр эшләде. Профессиональ сәхнәдә 12 ел буена эшләү үзе зур мәктәп бит ул. Сугыш елларында ул ансамбльдә баянчы булып берүзе генә эшли, концертмейстер вазифасын да башкара.
Габдулла Халитов 1915 елның 14 гыйнварында Казанда туа. Әтисе гармунчы Гәрәй абзый үз йорты белән яши. Кием тегүче булып эшли. Әнисе Шәмсебану исә өй эшләре белән шөгыльләнә, балалар тәрбияли.
Кечкенә Габдулла әтисенең саратовский гармунында биш яшеннән уйный башлый. Әтисе аңа тальян гармун да алып бирә.
1921 елның көзендә Казан шәһәренең Эшчеләр сараенда булган концертта алты яшьлек Габдулла, сәхнәгә чыгып, тальянда «Галиябану» һәм «Алсу» көйләрен башкара. Шул көннән башлап ул, армиягә киткәнче, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөри. Соңрак хромка гармунында да, гитарада да, аккордеонда да уйный. Шунда нота белемен дә үзләштерә башлый.
Унөч яшендә малай һөнәр мәктәбенә укырга керә һәм, аны тәмамлагач, силикат җитештерү заводында да эшләп ала.
Унсигез яшендә Габдулла юридик мәктәптә белем ала башлый. Аны тәмамлагач, ТатЦИКта Татар Үзәк Башкарма Комитетында инструктор булып эшли. Ләкин кайда гына эшләсә дә, аны музыка үзенә тарта.
1936 елда егет армиягә алына. Биш яшендә бик нык кызамык белән авырып, күзе зарарлану сәбәпле, ул хәрби хезмәттә бер ел гына була. Гарәп телен яхшы белгәнгә, анда тәрҗемәче булып хезмәт итә. Армиядән кайткач та, Кремльдә тәрҗемәче вазифасын башкара. Хәрби хезмәттән ул баянда уйнарга өйрәнеп кайта. Ләкин аның оста гармунчы дигән даны бөтен Казанга таралган була инде. Шуңа күрә 1938 елны Габдулла Халитовны Г. Тукай исемендәге филармониянең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә баянчы итеп чакыралар.
Ул нота белемен тагын да тирәнрәк итеп Җәүдәт Фәйзи белән Заһид Хәбибуллиннан өйрәнә. Бу елларда Халык иҗаты йорты каршында З. Хәбибуллин нотага өйрәтү курслары алып бара.
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле радио аша концертлар бирә. Аның аккомпаниаторы Габдулла Халитов була. Ул вакытта, магнитофоннар булмау сәбәпле, эфирга турыдан-туры чыкканнар.
Габдулла Халитов күренекле балетмейстерлар Гай Таһиров һәм Әхмәт Кәлимуллиннар белән дә бергә эшли. Соңрак ул ТАССРның халык артисты Касыйм Шамил белән ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Касыйм Мөхәммәтҗанов җитәкчелек иткән халык театрында да концертмейстер була. Күпчелек спектакльләрнең музыкаль бизәлеше Габдулла Халитов тарафыннан эшләнә. Берничә спектакльгә музыканы ул үзе дә яза. Г. Халитов, филармониядән китсә дә, әлеге коллектив белән иҗади элемтәдә яшәде. Филармониянең концерт бригадалары белән гастрольләргә йөрде.
Габдулла Халитовның өе чын-чынлап музыка мәктәбен хәтерләтә иде. Ул музыка укытучысы булып китте. Аның йортында һәрвакыт районнардан һәм чит өлкәләрдән килгән шәкертләре яшәде. Алар Габдулла абыйдан нота белеменә өйрәнде. Аның үзенчәлекле, нык уйланып эшләнгән, нота белеменә бик тиз өйрәтү методикасы бар иде.
Габдулла Халитовның шәкертләреннән Рифкать Лотфуллин филармониянең күренекле баянчысы булып китте. ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Сафьян Ибраһимов хәзерге К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының концертмейстеры вазифасын башкарды, халыкның яраткан композиторына әйләнде. Тәлгат Вәлиев тә музыкант һәм композитор булып танылды.
Габдулла абый исемә төшсә, 1943 елда филармония артистларының концерты күз алдыма килеп баса. Сәхнәдә милли киемнәрдән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хор группасы тезелеп тора. Аның алдында түбәтәй кигән, мөлаем йөзле бер баянчы утыра. Шунда:
Менә ул, Габдулла Халитов үзе инде, дип, дулкынланып әйткәнемне сизми дә калам
Рәис СафиуллинФәйзи Садыйков
Фәйзи ага халык арасыннан үсеп чыккан баянчыларның беренче буын вәкиле. Ул 1919 елның 19 декабрендә Сембер өлкәсендәге Кәшә авылында туа. Әтисе Усман абзый да гармунчы була. Биш-алты яшьлек Фәйзи әтисенең ундүрт телле венский гармунында үзлегеннән уйнарга өйрәнә. Гармунчылар алтын бәһасенә йөргән ул заманнарда, әле бала гына булуына карамастан, аны аулак өйләргә, каз өмәләренә чакыралар. Ә Сабан туйларында малайны хәтта өлкән гармунчылар белән ярыштырып уйната торган булалар.
Унбиш яше тулгач, Фәйзигә Уралга, Пласт дигән шахтёрлар шәһәренә күчеп китәргә туры килә. Шунда яшәгәндә, ул ике рәтле, халык телендә хромка дип аталган гармунда уйнарга өйрәнә.
1939 елда Фәйзи Садыйковны армиягә алалар. Сугышка кадәрге чорда ул хәрби очучылар мәктәбен тәмамлый. Нәкъ менә шушы мәктәптә укыганда кечкенә диапазонлы баянда (андый баяннарны «полу- баян» диләр иде) уйнарга өйрәнә. Шулай ук нота белемен дә үзләштерә башлый, полктагы тынлы оркестр музыкантлары белән якыннан аралаша.
Фәйзи ага сугышның азагына кадәр фронтта була. Аңа әле сугыш тәмамлангач та бер ел армиядә хезмәт итәргә туры килә. Менә шундый катлаулы тормыш мәктәбен узып, ул 1946 елда Казанга кайта һәм Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә бара. Бәхетенә, аны җыр-бию ансамбленә баянчы итеп эшкә алалар.
1951 елның башында филармониядә җырчы Рәшит Ваһапов җитәкчелегендә концерт бригадасы оеша. Фәйзи аганы да шунда баянчы итеп чакыралар. Биредә ул 1962 елга кадәр, Рәшит Ваһапов вафат булганчы хезмәт куя.
Филармониядә эшләү дәверендә Фәйзи ага Галия Кайбицкая, Зифа Басыйрова, Галия Гафиятуллина, Разия Тимерханова, Габдулла Рәхимкулов кебек танылган җырчылар белән бергә чыгыш ясый.
Ул елларда, кагыйдә буларак, филармония артистларының концертлары баянчылар чыгышы белән башланып китә иде. Ф. Садыйков концертларда С. Сәйдәшевнең «Кызыл Армия маршы»н, «Сандугач»ын, Җ. Фәйзинең «Геройларны каршылау маршы»н, Ф. Яруллинның «Шүрәле» балетыннан «Вальс»ны һәм татар халык көйләрен башкара. 50 нче елларда Уфадагы концертларның берсендә Фәйзи аганың баянда уйнавын шулкадәр ошаталар ки, аны ярты сәгать дәвамында сәхнәдән чыгармыйлар, һәм аңа репертуарындагы барлык көйләрне диярлек уйнарга туры килә.
Фәйзи ага төрле зурлыктагы концерт гармуннары белән дә чыгышлар ясый башлый. Алар Гали Җәмлиханов белән бергәләшеп тә шушы гармуннарда уйный. Тамашачы музыкантларның бу чыгышларын аеруча җылы кабул итә. С. Сәйдәшевнең «Чалгычылар җыры»н аларга гел биска, ягъни кабатлап уйнарга туры килә.
Фәйзи ага турында сөйләгәндә тагын шуны да әйтергә кирәк: аңа һәм аның чордашларына махсус музыка уку йортларында белем алу бәхете тәтеми. Беренчедән, аларның яшьлеге авыр елларга туры килә. Икенчедән, бик укырга теләсәң дә, 3040 нчы елларда Казанда музыка училищесында баян классы булмый әле. Ләкин шуңа да карамастан Ф. Садыйков, Г. Халитов, Р. Ибраһимова, М. Әхмәдиев һәм Р. Сафиуллин кебек беренче татар баянчыларының уйнавы шулкадәр самими, шулкадәр моңга бай ки, без аларны чын мәгънәсендә халык җәүһәрләре дип атарга хаклыбыз.