Татар баянчылары - Коллектив авторов 5 стр.


Сәхнә йолдызларыбыз Гөлсем Сөләйманова, Усман Әлмиев, Галия Гафиятуллина, Сөләйман Йосыпов, Әлфия Авзалова, Наҗия Теркулова, Фәхри Насретдиновлар белән иҗади хезмәттәшлектә Рәис Сафиуллин күп кенә җырларын граммофон тәлинкәсенә яздыруда катнаша. «Яшьлек», «Әнисә», «Зәлидә» кебек халык көйләренә вариацияләрен дә Рәис Сафиуллин үзе башкаруында тәлинкәгә яздыра, һәм ул зур гына тираж белән чыгарыла.

Спектакльләрдә катнашучы артистларга җырлар өйрәтү, ритмика-бию дәресләрендә уйнау, куеласы спектакльләргә парчаларны сайлап алу, аларны эшкәртү концертмейстерның көндезге эше булса, кичке эше концерт-спектакльләрдә катнашу. Болар барысы да баянчы-концертмейстердан осталык, оешканлык, өлгерлек һәм зирәклек таләп итә. Сәхнә геройларының рухына туры килерлек музыкаль әсәрләр табылмаса, ул спектакльләргә музыканы үзе яза. «Яшь йөрәкләр», «Чаткылар» һәм башка спектакльләр Рәис Сафиуллин язган музыка белән дистәләрчә еллар Академия театрында зур уңыш белән барды. «Газинур Гафиятуллин», «Томан тарала» кебек радиоспектакльләр дә ул иҗат иткән музыка белән радио фондына язып алынды. Рәис Сафиуллин иҗат иткән җырлар да халык күңеленә тиз барып иреште һәм популярлык казанды. «Бик сагындым, авылым», «Газинур җыры», «Авыл көе» кебек җырлар шуның бер дәлиле, аларны еш кына халык җырлары дип тә җырлыйлар.

1961 елдан бирле (театрда эшләү белән беррәттән) Рәис Сафиуллин С. Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда үзешчән сәнгать коллективлары белән җитәкчелек итә. Эшче, укучы яшьләрдән торган бу сәнгать түгәрәкләрендә кубызчылар, курайчылар, баянчылар, фольклор ансамбльләре һәм татар халык уен кораллары оркестры утыз ике ел буе нәтиҗәле эшләп килде һәм халык алдында йөзләгән концертлар белән чыгыш ясады. Күп кенә күренекле сәнгать эшлеклеләре сәнгатьтә беренче адымнарын шул түгәрәкләрдә ясады. Шулар арасыннан Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы-композитор Марс Макаров, бу юлларны язучы мин фәкыйрегез дә, Рәис Сафиуллин җитәкчелегендә программалар әзерләп, музыка буенча югары уку йортларына укырга керде һәм профессиональ башкаручанлык белән беррәттән педагоглык эшен дә алып барды.

Рәис абыйның фатирына килеп керү белән, аның абруйлы музыкант кына түгел, җитмеш төрле һөнәр иясе икәненә инанасың. Нинди генә һөнәр өчен кораллар юк анда. Ул үзе, кибеттә бу музыка коралы юк, теге музыка коралы юк дип бер дә аптырап тормый. Үзешчәннәр өчен дистәләрчә еллар буе барлык кирәкле музыка коралларын кубыз, курай, концерт гармуннары ясый һәм яшь музыкантларга бүләк итеп бирә.

Төрле абруйлы конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, Рәис Сафиуллин җитәкчелек иткән үзешчән татар халык уен кораллары оркестры дистәләрчә тапкыр I һәм II дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнә. Ул үзе «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була, ВЦСПС премиясе ала. Көндәлек матбугат битләрендә чыккан алтмышка якын мәкалә, очеркларда Рәис Сафиуллинның исеме гел мактау сүзләре белән генә искә алына.

Рәгъде Халитов

Рифкать Лотфуллин

50 нче еллар уртасында, ямьле җәй көннәренең берсендә, безнең авылга Казаннан Татарстанның халык артисты Усман Әлмиев җитәкчелегендәге филармония артистлары концерт белән килде. Минем туган ягым Татарстаннан читтә булганга, Казан артистлары ул чакта бездә бик сирәк кунак була иде. Шуңа күрә андый концертлар безнең як халкы өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнә иде. Ул елны миңа җиде-сигез яшьләр генә булса да, мин инде гармунда ярыйсы гына уйный идем; алай гына да түгел, әтинең баянында да көй «сыздырырга» тырышып йөргән чагым. Билгеле инде, минем өчен концертның төп артисты баянчы иде.

Ярый, хуш. Берзаман концерт башланып китте (без, бала-чага, сәхнә тирәсендә, сәхнәгә якын гына урнаша идек). Алып баручы: «Сезнең каршыгызда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең яшь баянчысы Рифкать Лотфуллин», диюгә, сәхнәгә җитез адымнар белән бер абый килеп чыкты. Урындыкка килеп утырды. Әйтерсең лә тәрәзәдән кояш нурлары балкып керде, сәхнә яктырып китте. Ә инде әлеге баянчы абый мин моңарчы күрмәгән сихри баянында өздереп уйнап җибәргәч, бөтенләй тыным кысылды. «Их, мин әйтәм, кайчан да булса мин дә шулай уйный алырмын микән?»

Мин урта мәктәпне тәмамлап Казанга укырга киткәнче, Рифкать абыйның бүтән безнең авылга килгәне булмады. Ләкин еллар үтеп, үзем филармониядә эшли башлагач та, балачакта алган тәэсирләрем, ягъни аның уйнавына һәм артистлыгына соклануым һич кенә дә кимемәде-сүрелмәде.

Рифкать Һадиулла улы Лотфуллин 1933 елның 19 июлендә Казан шәһәрендә туа. Биш-алты яшендә гармунда уйнарга өйрәнә. Мәктәпкә укырга кергәч, шушы гармуны белән төрле бәйрәм концертларында катнаша. Үсә төшкәч, аны гармунның чикләнгән мөмкинлекләре канәгатьләндерми башлый, һәм ул баянда уйнарга өйрәнергә кирәк дигән карарга килә. Баянның зур мөмкинлекләре аның музыкаль сәләтен бик тиз ачып җибәрә ике елдан соң унҗиде яшьлек Рифкатьне Татар дәүләт филармониясенә баянчы итеп эшкә алалар.

Башта аңа җыр һәм бию ансамблендә эшләргә туры килә. Бу аның өчен үзенә күрә бер мәктәп була. Шунда ул тиз арада нота белемен дә үзләштерә. Хорга, аерым җырчыларга һәм биючеләргә уйнау егетнең осталыгын тагын да арттыра. 1957 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үткәрелә. Шуңа әзерләнгәндә ансамбльдә яңа биюләр куела, һәм аларга яңа бию көйләре дә кирәк була. Рифкать абыйга менә шушы биюләргә берничә көй язарга туры килә. Бу уңайдан бер хатирә искә төшә. Бервакыт шулай филармониядә баянда уйнап утырам. Әле мәктәп елларыннан ук радиодан ишетеп отып алган бер бию көе капылт кына искә төште дә, дәртләнеп шуны уйнап җибәрдем. Уйнап кына бетергән идем, ишек ачылды да, Рифкать абый килеп керде. Мин аңардан:

 Рифкать абый, син өлкәнрәк кеше, менә хәзер генә уйнаган бию көенең авторын белмисеңме? дип сорап куйдым.

 Белгәнгә күрә дә инде ишек артында тыңлап тордым бит, уйнап бетерүгә яныңа кердем менә, диде Рифкать абый.

 Кем соң ул?

 Кем булсын инде, алдыңда басып торучы Рифкать абзаң була, дип, ул бу бию көен 1957 елда Мәскәүгә барыр алдыннан язганлыгын сөйләп бирде. Аннары: Рамил, әйдә син бу көйне ике баян өчен эшкәрт тә, икәү бергә өйрәнеп, радиога язылыр идек, дип куйды.

Мин аның бу үтенечен тормышка ашырырга дип кенә йөргәндә, рәхимсез үлем аны кырык өч яшендә безнең арадан алып китте.

Алдарак мин Рифкать абыйның артистлыгына соклануым турында язган идем.

Әйе, аның сәхнәдә үз-үзен тотышы, чынлап та, зур артистлык үрнәге иде. Аның йөзендә син беркайчан да кәефсезлек күрмәссең. Кояштай балкып торган йөзе, кешелекле һәм мөлаем карашыннан тамашачы күңеленә дә яктылык бөркелеп тора иде.

Рифкать абыйның туганнары да баянга гашыйк кешеләр. Энесе Рафаэль байтак еллар дәвамында Республика иҗат йорты каршындагы баянчылар курсларында укытучы булып эшли. Абыйсы Мәхмүт ага баянда, аккордеонда, төрле гармуннарда уйнарга ярата.

19101920 елларда туып үскән беренче буын татар баянчыларыннан яшьрәк булса да, уйнавының моңлылыгы, сафлыгы, миллилеге буенча мин Рифкать абый Лотфуллинны нәкъ менә беренче буын татар баянчылары рәтенә кертәм һәм яшь баянчыларга: «Әгәр дә чын татар баянчысы буласыгыз килсә, башта Габдулла Халитов, Рокыя Ибраһимова, Мөхтәр Әхмәдиев, Фәйзи Садыйков, Рәис Сафиуллин кебек өлкән буын баянчыларының язмаларын тыңлап күңелегезгә сеңдерегез», дип әйткәндә, Рифкать абыйның да исемен һичшиксез телгә алам. Аның төрле җырчыларга уйнавы да, аерым уйнаган язмалары да радио фондында саклана, радио аша да, грампластинкаларда да һаман аһәңле яңгырый.

Рамил Курамшин

Рафис Корбан

УЙНА, ГАРМУН2

Нәсих Вилданов

Иҗат эшенә һәвәс җаннарның тернәкләнеп һәм балкып китүе өчен ул туып үскән төбәк, авыл табигатенең гүзәллеге, күркәм гореф-гадәтләре генә җитмидер. Аның өчен әлеге авылның исеме дә үзенә бертөрле аһәңле яңгырашлы, җырлы-моңлы булуы кирәктер. Туган Татарстаныбызда андый исемле авыллар байтак. Кырлай Салих-Тукай, Хансөяр, Танай, Кырым Сарай, Чулпыч Саный китсәң, чыннан да, күп алар. Игътибар итегез әле, авыл үзенең исеме белән генә дә кешеләрнең холык-фигыльләренә йогынты ясый, яшәү рәвешләрен үз исеменә буйсындырадыр шикелле. Һәм, әлбәттә, андый авыллардан бер-бер нәрсә иҗат итәргә сәләтле зат чыкмый калмый торгандыр.

Халыкара конкурслар лауреаты, Халыклар дуслыгы орденлы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең танылган баянчысы, Татарстанның атказанган артисты Нәсих Вилдановның Әлмәт районындагы Гөлбакча авылында туып үскәнлеген белгәч, бу фикеремнән бөтенләй кире кайтмас булдым.

Бар икән шул андый авыл Әлмәт якларында. Урман кочагына сыенып, чын гөлбакча булып утырган, зур булмаган сөйкемле генә бер авыл ул. Нәкъ менә шушы авылда милади ел исәбе белән 1936 елның 3 августында, җәйнең куәсе кайнаган чакта туа Нәсих. Гадәттә, кайсы гына музыкантны алма, баянчымы ул, скрипкачымы, тальянчымы, йә аларның әти-әниләре, һич югында, туганнары оста җырчылар яки оста итеп бер-бер уен коралында уйнаучы була. Ә Нәсих исә әнкәсенең җеп эрләгәндә әкрен генә көйләп утыруын исәпкә алмаса, гаиләдә туган-тумача арасында зурлап телгә алырлык җырчыны да, уен коралында уйнаучыны да хәтерләми.

Нәсих Вилданов белән хәтер йомгагын сүтеп утырабыз. Ул тутырган яшь исәбен исәпләсәң байтакка җыела. Ә каршымда сабыйларча чиста күңелле, егетләрчә тәвәккәл, баянына һәм ансамбльгә мәңге тугрылыклы риясыз бер кеше утыра. Ирексездән Нәсих Вилданов белән якыннан иң беренче тапкыр аралашкан чак искә төшә.

80 нче еллар башы иде. «Татарстан яшьләре» газетасында эшләгән чак. Без, редакциянең бер төркем журналистлары, артистлар белән бергәләшеп, газета укучылар белән очрашулар оештырып йөрибез. Балтачка килеп төштек. Эш, гадәттә, райкомнан башлана. Очрашабыз. Райкомның беренче секретаре артистлар белән кызыксына. Балтач халкын «егарлыклары» бармы, янәсе. Секретарьның «Баянчыгыз кем?» дигән соравына каршы Хәмдүнә Тимергалиева: «Менә ул, Нәсих Вилданов! Баянчы гына түгел тулы бер оркестр. Человек-оркестр!..» диде. Башта без моны юмарт шаяру дип кабул иткән идек. Әмма беренче концерттан соң ук җырчының хаклы булуына ышандык. Һәр көйнең «бәгъренә» үтеп, асылын тирән аңлап уйнады баянчы. Алар җырчы белән икесе дә җыр сулышы белән бергә сулады. Җырчы йә баянчыны, йә баянчы җырчыны «сөйрәгән» концертларны күп күргән бар. Ә монда бөтенләй башка хәл. Башка хәл, чөнки баянда Нәсих Вилданов!

Хәтер йомгагын сүтәбез

Кулына алган иң беренче гармунын яхшы хәтерли Нәсих. Алты яшьләр чамасы булгандыр. Абыйлары ун телле кечкенә генә гармун алып кайта. Өйдәге иң кадерле нәрсәләрнең берсенә әйләнә ул. Билгеле инде, тиктормас Нәсих тарткалап, ватып куймагае дип, гармунны гел өскәрәк, аның буе җитмәс җиргәрәк куярга тырышалар. Ләкин малайның гармунга омтылышы шулкадәр көчле ки, абыйлары түзми, гармунны Нәсих кулына тоттырырга мәҗбүр булалар. Алай гына да түгел, үзләренчә кызыксындыру чарасын да уйлап табалар. «Менә бу көйне өйрәнсәң, яшел төсле каләм синеке», ди алар. Үҗәт була малай. Озакламый бөтен төсле каләмнәр аның кулына күчеп бетә.

Мәктәпкә укырга кергәндә шактый гына көйләр «тартырга» өйрәнгән була малай. Шуңадыр ул җыр дәресләрен көтеп ала. Җыр укытучысының һәр сүзен йотлыгып тыңлый, биремнәрне җиренә җиткереп үти. Ә инде озын тәнәфес җитсә кулыннан гармун төшми. 4 нче класстан соң 5 нчедә укуын дәвам итәр өчен ул күршедәге Кама-Исмәгыйль мәктәбенә китә. Китә, әмма «гармунчы» дигән даны үзеннән күпкә алда барып җитә Нәсихнең.

Әле дә яхшы хәтерли ул. Урта мәктәпне тәмамлап йөргән көннәре. Сугыштан соңгы авыр еллар. Бөтен җирдә юклык. Чыгарылыш кичәсенә костюм алырсың дип, бар булганны туплап, җитмәгәнен аннан-моннан юнәтеп, өйдәгеләр Нәсих кулына акча тоттырып, Әлмәткә озата. Барып җитә. Китә Нәсих Әлмәт каласы буйлап. Йөри торгач, базарга килеп чыга бу. Гөнаһ шомлыгына күрә, шунда берәү баян сатып тормасынмы. Чыгарылыш кичәсе дә, костюм да онытыла. Кыскасы, Нәсих өйгә костюм урынына баян күтәреп кайта. Өйдәгеләр аңа каты бәрелми. Абыйсы гына: «Костюмның күп сәдәфлесен эләктергәнсең икән, энекәш» дип куя.

Гармун, гармун Бары тик гармун! «Дөньяның кендеге кайда?» дип сорасалар, Нәсих шул чакларда ук инде, һич икеләнмичә «Гармунда!» дияр иде.

Урта белемне егет Әлмәт шәһәренең 1 нче татар мәктәбендә ала. Монда да, мәктәптәгечә, сәнгать тормышының кыл үзәгендә кайный ул. Төрле конкурслар, фестивальләр Алардагы җиңү шатлыклары егетебезне тәмам канатлы итә. Нәкъ менә Әлмәттә укыганда Нәсих Казанда музыка училищесы барлыгын, анда профессиональ баянчылар әзерләнүен белә. Билгеле инде, баян белән «җенләнгән» егет шул училищедан гайрене белми дә, белергә дә теләми. Бөтен хыял-омтылышы, уй-теләге, өмете Казанда, музыка училищесында була аның.

Башланган эш беткән эш, ди халык. Тәвәккәл егет, имтиханнарны уңышлы тапшырып, Казан музыка училищесына укырга керә. Тәҗрибәле педагог, игътибарлы остаз Анатолий Герасимов классында баян серләренә өйрәнә башлый. Нәсихне училище тормышы, Казанның музыка дөньясы үзенә бөтереп ала. Төпле карарга килгән егет баянчы һөнәренә кагылышлы бер генә нәрсәне дә игътибарыннан читтә калдырмый. Бу очракта «һөнәр» сүзе бигүк туры да килми торгандыр. Чөнки баянчы булу ул сәләт камиллеге, җанның үзенә генә хас бер халәте. Нәсих моны һәрчак күңеле белән тоя. Шуның өчен дә, тәҗрибәле педагогларның булсынмы, чарланган баянчыларның булсынмы, һәркайсының сүзен кирәкле сабак, киңәшләрен гыйлем итеп кабул кыла.

Үз көчеңне, мөмкинлегеңне сынап карау теләге, Казан кадәр Казанның зур концерт мәйданнарында чыгыш ясау хыялы кайсы гына баянчы-шәкертнең күңелен вәсвәсәләндерми икән. Алар да, училищеда укучы өч татар егете, берләшеп, баянчылар триосы оештырып җибәрә. Әйтергә кирәк, беренчеләрдән булып. Егетләрнең тырышлыгы бушка китми. Озакламый С. Сәйдәшевнең «Совет Армиясе маршы»н, И. Шәмсетдиновның тынлы агач уен кораллары квартеты өчен язылган әсәрен, А. Ключарёв эшкәртүендә халык көйләрен, Н. Җиһановның халык көйләренә нигезләнеп язылган «Сюита»сын Татарстан радиосында магнитофон тасмасына яздыралар. Бу әсәрләр трио башкаруында эфирда еш яңгырый торган була. Әлеге әсәрләр музыкаль тәлинкә итеп тә чыгарыла. Нәҗип Җиһановның «Сюита»сын тәлинкәгә яздырганда, алар композиторның үзе белән дә еш очраша. Аның киңәшләре, һәртөрле тәкъдимнәре егетләргә бер файдалы дәрес була. Инде зур сәхнәләргә дә, абруйлы концертларга да юл ачыла. Шундый концертларның берсеннән соң Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең ул чактагы сәнгать җитәкчесе Җәүдәт Айдаров Нәсих белән Марс Макаровны ансамбльгә эшкә чакыра. Бу хәл 1962 елның гыйнварында була.

Менә шул көннән башлап Нәсих Вилданов үзенең бөтен гомерен ансамбльгә багышлый.

Сер түгел, һәр җырчының мөкиббән киткән «үз» музыканты була. «Аңа җырлавы җиңел» дип тамга сала җырчылар баянчыга. Янәшәңдә андый баянчы басып торганда, җырчы үзен күпкә тыныч тота. Тавышы «чирләгән» чак икән, андый баянчы җырчыны тартып чыгара да чыгара инде. Галия Гафиятуллина, Зәйтүнә Әхтәмова, Габделхак Шаһиев, Таһир Якупов, Хәнәви Шәйдуллин, Рафаэль Ильясов, Нәфисә Василова, Шамил Әхмәтҗанов, Лена Бичарина, Мөҗип Садыйков, Рафаэль Җаббаров кебек танылган җырчылар үзләренең иң яраткан җырларын Татарстан радиосында Нәсих Вилданов белән бергәләп яздыруны һәрчак кулай күрә.

Назад Дальше