Мөхтәр гаять зур тизлек белән остара барды. Халык көйләрен, Рокыя апа кебек, ачык итеп, көйне бозмыйча, гаҗәеп матур мелизмнар белән бизәп уйный иде ул. Мөхтәрдә үзенчәлекле бер музыкаль алым пәйда булды. Аны беркем белән дә бутау мөмкин түгел, уйнаганын ишетүгә үк, шундук Мөхтәр икәнен танып аласың.
Рокыя апа белән Мөхтәрнең татар гармунчыларына йогынтысы шулкадәр көчле булды ки, бөтен гармунчылар, гармуннарын ташлап, баянга күчте. 1955 елларда кибеттә баяннар күренә башлады. Гармунчыларның күбесе баян сатып алды.
Сезнең аркада безнең гармуннар юкка чыкты, дип, хәтта рәнҗүле сүз әйтүчеләр дә булды аларга.
1949 елны Рокыя Ибраһимова белән Мөхтәр Әхмәдиев гаилә корып җибәрде. Шуннан соң алар зур концертларда икәүләп дуэт уйный башлады: Салих Сәйдәшевнең «Кызыл Армия маршы», «Тапкыр егет» опереттасыннан «Вальс» алар башкаруында искиткеч матур яңгырый иде.
«Мин дә алар шикелле уйный алсам иде», дип, сокланып-хыялланып тыңлый идем мин аларны. Рокыя Ибраһимова белән Мөхтәр Әхмәдиев дуэт уйнаганда, халык аларны сәхнәдән чыгармый иде. Икесендә дә Александр Сметанин ясаган ак төстәге бик шәп концерт баяннары иде.
Шул баяннарны сатып алу өчен күпме бурычка баттык, баш астындагы мендәрләребезгә кадәр сатып бетердек, дип сөйләгән иде Мөхтәр.
Мөхтәр Әхмәдиев шактый еллар халкыбызның яраткан җырчысы Зифа Басыйрова белән бер бригадада эшләде. Аннан соң Усман Әлмиев белән, ә соңрак Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов, Әлфия Авзалова бригадаларында уйнап йөрде.
Радио фондында Мөхтәр Әхмәдиев башкаруында матур музыкаль үрнәкләр саклана. Мөхтәр бик яхшы аккомпаниатор иде, бөек җырчыларыбыз аның уйнавына җырларга тырыша иде. Мин үзем дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының музыкаль спектакльләренә Мөхтәрне әллә ничә мәртәбә ялына-ялвара чакырып уйнаттым. Театрны һәм аның артистларын Мөхтәр бик ярата, спектакльдәге музыкаларны уйнавына бик сөенә һәм горурлана иде. Ул театрга зур хөрмәт белән карады.
Мөхтәр гомере буена бер ял күрмичә эшләде дә эшләде. Әнә шулай аның сәламәтлеге дә какшады, һәм ул каты авырудан соң 1987 елның 12 июнендә бакыйлыкка күчте.
Әйе, аңарда Рокыя Ибраһимова мәктәбе иде. Татар радиосының беренче баянчы-солисты Мөхтәр Әхмәдиев булды. Ул татар халык көйләрен данга күмде.
Рәис СафиуллинСафьян Ибраһимов
Ничектер шулай бәхәс килеп чыкты. Газетада «Татарстан баянчылары» рубрикасы турында сүз барганда, берничә баянчы арасында чыкты ул бәхәс. Кемне баянчы, кемне гармунчы итеп санау турында иде ул. Һәм менә шул чакта берәү кистереп әйтеп куйды:
Ә менә Сафьян Ибраһимовны кем дип исәпләргә соң, алайса?! диде. Баянчы итепме? Артист итепме? Композитор итепме? Кайсын гына алып карасаң да, барыбер аз булачак. Әгәр дә кеше кулына музыка уен коралы алган икән, һичшиксез моң иясе инде ул!..
Менә шушы «моң иясе» дигән сүз хәтергә нык сеңеп калды. Соңыннан, Сафьян абый Ибраһимов белән күп тапкырлар якыннан аралашкан чакларымда, әнә шул сүз гел-гел хәтеремә килә иде.
Ул үзе Казан малае. Әтисе дә, бабасы да Казанда туган, Казанда яшәгән. «Әйе, Казанда үстем, укыдым, шул вакытта сугыш башланды» дип сөйләгән иде миңа Сафьян абый. Әнә шул «сугыш башланды» дигән сүз янәшәсендә «шул вакыттан ук музыкага гашыйк идем» дигәне әллә ничек сәерсендергән иде мине.
Аның беренче уен коралы, үзе ясап уйнаганы тактага беркетелгән корыч кыллар «мандолина». Ә аннан соң инде аңа базардан авыз гармуны алып кайталар. Бераздан малайның кулына венский гармун, соңыннан баян-аккордеон килеп керә.
Сафьянның әтисе Шәрифҗан агай Казанда исән калган бердәнбер Мәрҗани мәчетенең мәзине була. 1928 елда аны «халык дошманы» дигән сылтау белән кулга алалар Кыскасы, моңга үрелү әле ятимлек ачысы, әтисезлек хәсрәте, «дошман улы» дигән исемне күтәреп йөртү белән дә бәйләнгән.
Музыкада иң беренче төпле укытучысы итеп ул танылган баянчы, фольклорчы Габдулла ага Халитовны исәпли. Ул чакта Г. Халитов Халык иҗаты йортында баянчылар курсын алып бара. Сафьян исә аның өенә дә йөреп дәресләр ала. Беренче тапкыр музыка грамотасын нәкъ менә шушы фольклорчы-баянчыдан өйрәнү соңыннан аның бөтен иҗат юлына, язган көйләренә, баян уйнау алымнарына хәлиткеч дәрәҗәдә тәэсир итәчәк. Ләкин әле тагын
Мине һәрчак гаҗәпләндергән бер сорауга «Шәһәр шартларында туып үскән кешедә бу кадәр моң ничек туарга мөмкин?» дигән табигый бер сорауга җавапны аның киләчәк язмыш юллары үзе бирде. Сер түгел бит: иң нечкә күңелле шагыйрьләребез, җырчыларыбыз, композиторларыбыз авыл җиреннән, авыл туфрагыннан, авыл табигатеннән үсеп калыккан. Авылда киңлек бар, авылда офыклар читтәрәк
Халык иҗаты йортында баянчылар курсын тәмамлаганнан соң, мине Мәдәният министрлыгы Баулыга, район Мәдәният йортына баянчы итеп эшкә җибәрде, дип искә алган иде Сафьян абый. Анда инде, үзегез беләсез, һәвәскәр җырчылар арасында яшисең. Мин үзем «үзешчән» дигән сүзне беркайчан да өнәмәдем. Ә менә «һәвәскәр» сүзе дөрес, һәвәскәрләрдә иксез-чиксез илһам, дәрт һәм моң бар, халык арасыннан табылган иң кадерле моң бар.
Баулыдан әйләнеп кайткач, Сафьян Ибраһимов Укытучылар йортында баянчы булып эшләп ала, шул ук вакытта Казанның 82 нче мәктәбендә музыка дәресләре алып бара. Бу инде аның үзендә му- зыкаль белемне, баянны, көйне-моңны ныклап тоя-сизә башлаган чаклары. Нәкъ менә шундый бер вакытта (һәм тикмәгә генә түгелдер) аны Татар дәүләт күчмә театрына баянчы итеп чакыралар. Шул рә- вешле ул артист буларак таныла, театрның музыка бүлеген җитәкли башлый.
Театрда музыка бүлеген мин инде хәзер күз алдыма китерә алам. Кайчандыр миңа баянчы Рәис Сафиуллин бу эшнең ни дәрәҗәдә четерекле булуын, музыкаль грамотаны төпле белүне, үз эшеңнең виртуозы булуны таләп иткәнлеген бармак бөгә-бөгә аңлаткан иде. Спектакльдә аерым артистларның җырлавын гына түгел, ә бәлки тулы бер спектакльнең музыкаль бизәлешен оештыру сорала икән монда инде уртакуллык белән генә котыла алмыйсың.
Театрда эшләгән елларында Сафьян Ибраһимов үзе дә беренче тапкыр җырлар иҗат итә башлый. Дөресрәге, аларның күбесе нәкъ менә аерым спектакльләр өчен язылган җырлар була. «Тагын, тагын, тагын да» (М. Латыйфуллин шигыре), «Сине уйлап янам» (И. Юзеев), «Картаямыни соң йөрәк?!» (Г. Нуруллин) кебек хәзер бик тә популярлашкан җырлар әнә шул елларда туа.
Хәер, без бит әле һаман да бер сорауга җавап эзләүне дәвам итәбез: каян килә, кайлардан табыла бу кешегә җирдә моң? Сафьян абый исә әлеге сорауны үзе аңлап бетермәгәнгә сабыша. Әллә аны урынсыз-вакытсыз бирелгән сорау дип уйлыймы?
Әтиемнең тавышы бик матур иде, ди ул, көрсенеп. Юк, ул җырламый иде, бик тә көйле итеп, матур итеп мәчеттә азан әйтә иде
Халык моңнарын барлауда-туплауда, җанга-күңелгә сеңдерүдә бер этәргеч итеп без фольклорчы-баянчы Габдулла Халитовны искә алган идек. Әмма, акмаган су барыбер тона, диләр бит. Моң да шулай: тынмасын-тонмасын өчен җанга гел агылып торырга тиештер ул. Ә ул агымны Сафьян Ибраһимов татарлар яшәгән һәр төбәктән, һәр яктан, һәрбер авылдан отып алырга, отып калырга тырышкан.
Татарстанны инде мин биш бармагым кебек беләм булыр, дип сөйләгән иде ул бервакыт. Авылларын беләм, шул авылларның үзенчәлекле җырларын беләм. Гастрольләрдә йөргәндә булмаган-кермәгән төбәк калды микән? Башкортстан, Урта Азия, Себер, Төмән яклары
Башкортстанның Караидел төбәгендә булып кайтканнан соң, Сафьян абый ничектер канатланып йөрде, аннан соң көннәрдән бер көнне хәбәр салды: «Караидел урман иле» (Г. Садә шигыре) дигән матур бер җыр язган икән бит. Чыннан да, аның иҗатында авыл төбәкләре, авыл табигате, туган як турындагы уй-хисләр бик киң урын алган.
Сафьян Ибраһимовның иҗат итә башлавына кырык ел. Бәрәкәтле, гыйбрәтле язмыш юлы бу.
Күптән түгел «Татарстан хәбәрләре» газетасының кеше хокуклары редакциясе Татарстан прокуратурасыннан җавап хаты алды. Анда газета биргән сорау буенча Сафьян абыйның әтисе Шәрифҗан хәзрәт Ибраһимовның эше каралуы һәм (шактый еллар соңга калып булса да) аның исеме тулысынча аклануы турында әйтелгән иде.
Әйе, дәүләт күләмендә кимсетелеп тә, әтисе фаҗигасен аңлап-белә торып та, кешеләргә, халыкка, үз халкына ышанычын җуймаган, аңа күңелендә тибрәнгән иң эчкерсез моңнарын өләшә алган кеше чын мәгънәсендә илаһи заттыр ул
Нияз РәшитовРәис Сафиуллин
19501970 елларда дан-шөһрәткә ия музыкантларны барлап чыкканда, һичшиксез, баянчы Рәис Сафиуллин иҗаты күз алдына калку булып килеп баса.
Рокыя Ибраһимова, Мөхтәр Әхмәдиев һәм шул елларда халкыбыз мәхәббәтен яулаган башка баянчылар иҗаты Рәис Сафиуллинның башкару осталыгы камилләшүгә, репертуарының самимилегенә, аның яңача уйнау алымына бик зур йогынты ясый.
Рәис Сафиуллин баянда уйнау сәнгатен тагын да югарырак баскычка күтәрүдә дистәләрчә еллар армый-талмый хезмәт иткән, татар башкару сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесебез.
Рәис Сафиуллин 1926 елның 20 октябрендә Татарстанның Кама Тамагы районы Бәрлегуҗа авылында дөньяга килә. Әтисе Шаһимәрдан абзый укытучы, әнисе Гаҗилә апа гади колхозчы була.
Алты яшьтән үк музыкаль сәләте ачылган Рәискә әтисе үзе уйнаган көйләрне гармунда уйнарга өйрәтә. Малай тиз арада Бәрлегуҗа авылының оста гармунчысына әйләнә. Аулак өйләрдә, клубта оештырылган күңел ачу кичәләрендә, концертларда еш катнаша.
Шулай бервакытны мәктәпкә берничә патефон алып кайталар. Тәлинкәдәге көйләр арасында гармунчы Гани Вәлиев башкаруында «Бишле бию» һәм «Салкын чишмә» көйләре була. Шул тәлинкәне тыңлаганнан соң, мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Рәис күңелендә гармунда оста итеп уйнарга өйрәнү теләге тагын да көчәя. Һәм ул профессио- наль гармунчының уйнавына охшатып башкару алымнарын үзләштерә башлый. Көн дә сәгатьләр буена кулыннан гармунын төшерми.
1941 елның июне миллионнарча кешеләр язмышына кискен үзгәрешләр кертә. Инде җидееллык мәктәпне тәмамлыйм да Казанга укырга барам дип кенә торганда, Рәисне дә МТСның трактор бригадасына хисапчы итеп куялар.
Шулай да Казанга күчеп килү нияте белән ул 1943 елны Казан елга техникумына укырга керә.
Көннәрнең берендә, Рәис бүлмәсендә дәрес әзерләп утырганда, тулай торак коменданты Әхмәт абый килеп керә дә:
Энем, сине гармунда яхшы уйный диләр, дип сүз башлый. Кая, миңа да уйнап күрсәт әле.
Рәис, гармунын кыю гына алып, берничә көйне җиренә җиткереп уйнап күрсәтә. Әхмәт абый аңа:
Син елга техникумына ялгыш кергәнсең, син артист булырга тиешле кеше. Үткән ел театр училищесы ачылды бит, теләгең булса, мин сине анда алып барып күрсәтә алам, ди.
Елга техникумының 3 нче курсын тәмамлагач, 1946 елның җәендә, Рәис Сафиуллин театр училищесына керү имтиханнары тапшыра. Училище директоры Сәет Булатов һәм режиссура буенча укытучы Ширияздан Сарымсаков Рәисне шунда ук 2 нче курска кабул итә.
Театр училищесында Рәис Сафиуллин зур тырышлык куеп укый. Бигрәк тә музыка теориясен тирәнтен үзләштерергә тырыша. Сәет ага Булатов, Рәиснең тырышлыгын күреп, аңа венский гармун, ә соңрак Тула шәһәрендә эшләнгән баян алу әмәлен дә таба. Хәзер егетнең бар теләге баянда яхшы итеп уйнарга өйрәнү.
1949 елда, театр училищесының беренче чыгарылыш курс студентлары көче белән, Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча куелган «Шомлы көннәр» спектакле диплом эше итеп әзерләнә. Рәис Сафиуллинга бу спектакльдә төп рольне бирәләр. Егерме өч яшьлек егет психологик яктан шактый катлаулы Биктимер карт образын зур осталык белән башкара. Дәүләт имтиханнары комиссиясе аның уенын югары бәяли. Училищеның бу чыгарылышыннан (32 кеше) 5 кеше Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә җибәрелә, шулар арасында Рәис Сафиуллин да була.
Менә ул табынган остазы баянчы һәм театрның музыка җитәкчесе Рокыя Ибраһимова белән бергә эшли башлый. Ике музыкант: берсе халкыбыз арасында дан казанган баянчы, икенчесе профессиональ сәнгатькә әле генә аяк баскан, аңа турылыклы хезмәт итәргә ашкынып торган егет театрда очраша.
Көннәрнең берендә Рокыя Ибраһимова Рәисне чакырып ала да:
Энем, мин театрдан китәм, хәзер инде син театрдагы барлык музыкаль вазифаларны берүзең башкара алырлык дәрәҗәдә әзерлеклесең, баянда яхшы итеп уйный башладың, әгәр дә шушы тырышлык белән эшләсәң, син тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешерсең, ди.
Театрлар өчен сәхнә кануннарын белгән баянчылар әзерләү бер уку йортында да каралмаган. Рәис Сафиуллин драма артисты һәм баянчы һөнәрен бербөтен төшенчә буларак кабул итә. Талантлы артист һәм оста музыкант театрда әлеге ике катлаулы вазифаны гомере буе зур җаваплылык белән югары профессиональ дәрәҗәдә башкарып килә.
Бу вакытларда Татарстан радиосыннан тапшырылган концертларда катнашкан музыкантлар, җырчылар иҗаты белән Рәис Сафиуллин даими рәвештә танышып тора. Ул радиодан яңгыраган җырларны, төрле музыка уен коралларында башкарылган көйләрне отып ала, откан көйләрен нотага салу белән дә шөгыльләнә.
1950 елның җәендә Академия театры артистлары зур һәм җаваплы гастрольләргә чыга: Уфа, Ташкент, Сәмәрканд, Бохара тамашачылары спектакльләр белән беррәттән Зифа Басыйрова концертларын да зур түземсезлек белән көтеп ала. Концертлар зур уңыш белән үтә. Һәр шәһәрдә радио аша оештырылган концертларда Рәис Сафиуллин баян партиясен зур осталык белән башкара. Халкыбызның мәшһүр җырчысы Зифа Басыйрова аның уйнавын бик ошата, мактау сүзләре яудыра.
1950 елның көзендә, театр үзенең сезонын ачып җибәргәч, Рәис Сафиуллин кулына казах халык язучысы Габит Мөсриповның «Козы-Керпеш белән Баян-Сылу» драмасы өчен язылган музыкаларның бер өем ноталарын тоттыралар, өч көннән соң аңа спектакльне алып барырга кирәклеген әйтәләр. Ә моның өчен фортепиано өчен язылган музыкаль номерларны баянда башкарырга яраклаштырып нотага салырга кирәк. Эшне өч тәүлектә башкарып чыгып, спектакль тәмам җиренә җиткерелә. Рәис фортепиано өчен язылган ноталарны баянга яраклаштыру эшен гомере буена дәвам иттерә. Гармония, оркестрдагы коралларның яңгыраш үзенчәлекләре белән кызыксына. Музыка әсәрләрен төрле ансамбльләр өчен дә эшкәртә һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
1955 елдан ул үзе иҗат иткән әсәрләрне магнитофон тасмасына яздыра башлый. Яңача яңгырау аһәңенә ия, баянчыдан зур техника һәм музыкаль әзерлек, осталык таләп иткән халык көйләренә язылган дистәләрчә вариацияләрне татар баянчылары арасында беренче булып тыңлаучыларның күңеленә ирештерә. Аның «Яшьлек», «Әнисә», «Әтнә», «Шахта», «Сарман», «Каз канаты», «Сүнмәс дәрт» һәм башка халык көйләре темаларына вариацияләре татар музыка сөючеләре арасында һаман да популяр. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәргә кирәк: бу әсәрләрне ул һәрвакытта да тальян гармунга тартым матур тембрлы үзе ясаган баянда югары зәвык белән башкара иде.
Татарстан радиосында баян буенча беренче солист Рокыя Ибраһимова, икенчесе Мөхтәр Әхмәдиев булса, өченчесе Рәис Сафиуллин.
Рәис абый классик музыканың нәфислеген һәм нәзакәтлеген яхшы сиземли һәм аларның кайберләре белән үзенең репертуарын баета: Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан «Вальс»ны, Исмай Шәмсетдиновның «Студентлар маршы»н, «Кармен» операсыннан увертюраны, Моцартның «Төрек маршы»н, Огинскийның «Полонез»ын һәм башка әсәрләрне ул озак еллар дәвамында югары осталык белән башкарып килде.