Идегәй. Татар халык дастаны - Эпосы, легенды и сказания 4 стр.


 Ай калкып акрын туадыр,

Ир егет яуны куадыр,

Ир булсаң, суны үткел

Суны үтеп мине тоткыл!

Аваз бирде Киң Җанбай:

 Көчле илгә син яу ачтың,

Батыр булып алга бастың,

Батырлыгың күрсәт, мордар,

Суны үтеп нигә качтың?


Аваз бирде Идегәй:

 Таймам баскан юлымнан,

Салмам сөңге кулымнан,

Салмам калкан иңемнән,

Яу җыярмын илемнән.

Яуга тиңдәш яу җыйсам,

Идел суын кичәрмен,

Кем батыр да кем куян

Шул чагында ил күрер.


Җакталы тунның эчендә

Җак җоннары чәчелеп,

Идел аша чакырып,

Җанбай анда тулгайдыр:

 Идегәй би, дусым, ай!

Идегәй би, дусым, ай!

Ханың-ияң чакырадыр,

Борылып Идел кичсәнә!

Кайтсана, Идегәй, кайтсана!

Каерылып атың башын тартсана!

Кайтып өең тапсана!

Иңсәсе биек Бүз Урдага[198]

Иңкәеп сәлам бирсәнә!

Ирене юка чынаяк,

Хан-ияң бал бирәдер,

Ханәшләр тоткан сараяк,

Сүрәтмәле сөт кымыз

Кулыннан коеп бирәдер,

Эчсәнә, Идегәй, эчсәнә!

Ияренең кашы алтын,

Йөгәненең башы алтын,

Колагын бездәй кадаган,

Кәгелен[199] кыздай тараган,

«Чу!» дигәндә, очкан кошны

Узып китмәгә яраган,

Йөргәндә эзен санаган,

Notes

1

Туктамыш (?1406) 1380 елдан башлап хакимлек иткән Алтын Урда ханы, Җучи хан нәселе дәвамчысы. Аксак Тимер явында (13891395) җиңелә, Тимер Котлыг хан тарафын-нан тар-мар ителә (13981399).

2

Күчә урам.

3

Алтын Таш Сарай шәһәрендәге хан бистәсе.

4

Суна кыр үрдәгенең сирәк очрый торган бер төре.

5

Кош чөю өйрәтелгән ау кошлары белән җәнлек аулау, кошны кулдан чөеп җибәрү.

6

Ул дәрья дигәне Җаек, бу дәрья дигәне Идел, ягъни Иделдән ары Җаек, Җаектан ары Сырдәрья дигән сүз.

7

Әмир Бырлас Шаһ Тимер Аксак Тимер (Тимерләнк, Тимерлан, Тимур, 13361405), Ур-та Азия дәүләт эшлеклесе, полководец, 1370 елдан әмир, чыгышы белән Бырлас ыруын-нан. Башкаласы Сәмәрканд булган дәүләт төзегән, Алтын Урданы тар-мар иткән, Иранга, Кавказ артына, Һиндстанга, Кече Азиягә һ.б. талау походлары ясаган.

8

Ак Түбә елга һәм түбә исеме. Алтын Урда чорында Иделдән алып Сырдәрьягача булган җирләр Ак Түбә һәм Ак Урда дип йөртелгән.

9

Кур кымыз ачыткысы, кымыз төбе.

10

Тугры кош кундыра торган агач. Бу сүзнең «тур, тургач» рәвешендә әйтелеше дә очрый.

11

Сум яки сом саф, катнаштырылмаган. Сум акча, сум ит кебек сүзләрдә дә очрый.

12

Чонтык кыска, җитешмәгән. Аксаклыгыннан көлү. Аллегорик мәгънәсе «хан булырга синең нәселең затсыз, артымнан җитәргә аягың кыска».

13

Бүз тойгын ак карчыганың бер төре, Туктамыш ханның икенче дәрәҗәдәге ау кошы.

14

Бидаяк карчыганың бер төре.

15

Бөтелү язылу.

16

Күгәл кыр үрдәгенең бер төре.

17

Котлыкыя тарихчыларның күпчелеге күрсәтүенчә, ак мангыт ыруыннан булган. Мангыт кабиләсенең бер өлеше башлыклары Нугай мирза исемен алып, нугай дип аталып киткән.

18

Би аксөяк, феодал.

19

Йөгенү бер аякка тезләнеп хөрмәт күрсәтү, реверанс, баш ору.

20

Томшыгы тома борын очы яссы, тупас, үткен түгел.

21

Шил кайтыш.

22

Кур кымызның ачыткы төбе.

23

Телен алмау сүзенә илтифат итмәү.

24

Кас дошман җан алырга йөргән дошман, халык телендә «хас дошман» рәвешендә дә әйтелә.

25

Кон чырай.

26

Чыңгыз Чыңгыз хан (Тимучи, 11551227 еллар тирәсе). Ул 1206 елдан Монгол импе-риясенең ханы булган, Азиягә һәм Көнчыгыш Европага яулап алу походлары оештырган.

27

Агыр йорт хөрмәтле йорт.

28

Салык салым.

29

Түрәсез калган киң йортның Туктамыш хан тәхеткә килер алдыннан Сарай беркадәр вакыт хансыз тора.

30

Түрәсен көтү хөкем йөртү.

31

Ырыс бәхет.

32

Җүя логик нәтиҗә.

33

Дәрваза шәһәр капкасы.

34

Ямчыгыл почта йөртүче, ям почта.

35

Фареван муллык, иркенчелек.

36

Икселмәс кимемәс.

37

Индеге хәзерге.

38

Шур татыр тозлы җир һәм тозлы су.

39

Мангыттан азган чал татар Туктамыш хан үзе монгол нәселеннән булганлыктан, Котлыкыя бине татар дип хурлый.

40

Пәридән булган анасы Идегәйнең анасы җен кызы, пәри яки шүрәле булуы турында бик күп вариантта легендалар бар.

41

Чаңырак җәйләүдәге күчмә киез өйләрнең түбә алкасы.

42

Аталык хан балаларын тәрбия итүче. Зарыйлык белән килүчеләрнең зарын ханга җиткереп торучыларны да шулай атаганнар.

43

Пир карт, җитәкче.

44

Дуадак ялгыз; нәселе киселгән оясыз казны дуадак каз диләр.

45

Кол язарда кол ялгышканда.

46

Кайт кайтыш, йомшак, ким.

47

Салкын Таш җәза мәйданы булган урын.

48

Чүң зур.

49

Үрт салу үрләтеп ут салу.

50

Идегәй легендаларда Идегәйнең табылдык бала булуы әйтелә. Ул итектән табыла яки итек эчендә үлемнән сакланып кала һәм бу аңа Идегәй исеме бирелүгә бер сылтау итеп күрсәтелә. Идегәй үзе 1419 елда Алтын Урда сарай аристократиясенә каршы сугышта үте-релгән, тарихта билгеле бер шәхес, халыкның легендар батыры.

51

Фирасәт үтә күрүчәнлек, үтә зирәклек.

52

Җәй җәя.

53

Уй чокыр, уйсу җир, уелган җир.

54

Уйпыксыз чичән тел остасы.

55

Чүлләү чүлдә йөреп сусау.

56

Ясак әйберләтә салым, закон хөкемендәге мал. Бу сүзнең «корал һәм кораллану, отряд булу» мәгънәсе дә бар.

57

Түрәсен бирү хөкем йөртү.

58

Айдала ачык дала, такыр дала.

59

Кушак билбау.

60

Ту (туг)  байрак, флаг.

61

Тун гомумән, «кием» дигән сүз булган.

62

Яр салу аваз салу.

63

Бүз бала биредә «асыл бала» мәгънәсендә.

64

Аякта азакта, соңында.

65

Кайтием?  Кайсылай итәем, нишләтим?

66

Бәйге тоту ярышта җиңү.

67

Яурын калак сөяге, арка турысы.

68

Ал кара кеш биредә ал сүзе төсне түгел, бәлки бик яхшы, югары сыйфатлы булуны аңлата.

69

Давылбаз кош чакыру өчен күннән ясалган барабан.

70

Болгардаен (болгар кебек)  бу урында «күн» мәгънәсендә, болгари тун.

71

Айтулы Идегәйнең хатыны булачак кыз исеме.

72

Ару биредә «сылу» мәгънәсендә килә.

73

Кадыйрбирде Туктамыш хан улы, 1419 елда үтерелә.

74

Xанәш хан хатыны, ханча.

75

Аналыклар тәрбияче өлкән хатыннар.

76

Ту бия колынламаган бия.

77

Чүмәк аяклы бишекнең астына куелган кран.

78

Төбәк бишекнең төбе.

79

Семәк бала тотыну өчен бишеккә куелган әйбер.

80

Алкыш яхшы теләк.

81

Норадын Идегәйнең улы. Вариантларда Норалын, Морадым, Нургали, Нургадил формасында да очрый. Тарихи документларда Нуретдин буларак билгеле. 1419 елда үлә.

82

Кам камканың бер төре.

83

Йөрге биләүсә.

84

Клакай камка алтын яки көмеш аралаштырып, бизәкләп тукылган ефәк тукыма, чатма, парча.

85

Явыр яу ире, яугир.

86

Карачы биләр һәм мирзалар сыйныфының иң югары кешеләре.

87

Егач җимеш агачы.

88

Сумгыллау көязләнү.

89

Яу микән, ил микән «дошман микән, дус микән» мәгънәсендә.

90

Кынаб кын, кыны.

91

Шыгавыл ишек сакчысы.

92

Сараяк сары аяк, сары кәсә.

93

Аңдыру кисәтү, сиздерү, аңына төшерү.

94

Куксымый исләнми.

95

Чулман Кама елгасы.

96

Мәлем мәгълүм.

97

Иңкәю иелү.

98

Искемне бирсәм иләмәс ягъни иске киемне бүләк итеп бирсәм дә кадерсезгә кимәс.

99

Тулгау тезмәләп әйтү, җырлау.

100

Якмады йогышмады, ошамады.

101

Кашкару чаллану.

102

Кул гаскәрнең бер як канаты.

103

Күч күчмәләрнең урыннан урынга күчүе.

104

Исфаһан Иран шәһәре. Ул заманнарда Исфаһан осталары яхшы корыч коюлары белән данлы булганнар.

105

Ярашык чабыш өчен алдан күнектереп куелган ат.

106

Хәфия яшерен.

107

Какбак капка, капкач.

108

Айлар чигә чәче.

109

Бузлау елау.

110

Кушалыклау куш итү.

111

Утау күчмә өй, тирмә.

112

Тимер тун көбә, панцирь.

113

Раесы уе.

114

Асу билгесез, ят.

115

Кәмалның углы Киң Җанбай  тарихи документлар буенча билгеле кеше, Туктамыш ханның вәзире.

116

Изү күлмәкнең ал якасы.

117

Садак ук, җәя сала торган савыт.

118

Нар бер өркәчле дөя.

119

Улда, Вылда (Вилдан)  оҗмахта хезмәт күрсәтүче.

120

Ат тоту исем тоту.

121

Тамагына алты хат тыгу төрле тел белү.

122

Саба кымыз йөртә торган зур күн савыт.

123

Чүбин аяк ат менгән (чүбин аяк агач аяк); бу юллар «аның җеназасы күтәрелер көн җиткән» дигәнне аңлата.

124

Субра «гүзәл җырчы» мәгънәсендә, халык җырчысы. Дастанда җырчының исеме «Хубра» рәвешендә очрый.

125

Мөчә әгъза.

126

Чокчыт яңак сөяге.

127

Сыбай атка атланган кеше.

128

Арыш тәртә.

129

Сият бизәк әйберләре.

130

Чапчак кисмәк.

131

Аякчы кәсә өләшүче. Хан мәҗлесендә хөрмәтле эш саналган.

132

Чала бурлы ак белән кызыл катыш төс.

133

Тим Чуар Идегәй атының исеме.

134

Бүз китән, ак материя.

135

Бөйрәк бөер.

136

Күңрәнә биреп тамак кырып, көйләп.

137

Җәбә җабага, яшь ат яки кыска колаклы ат.

138

Тибенге тир үтмәсен өчен ат белән ияр арасына салына торган күн.

139

Канҗага иярнең арт ягындагы күн капчык.

140

Атан печкән дөя.

141

Мыгаю сыгылу, хәлдән таю.

142

Кысрак бу урында: «бия» мәгънәсендә.

143

Кукрай кук урай үләнгә бай җир.

144

Суалмас кипмәс. Ягъни суыктан үләнлек корымый торып, сөте кимемәс.

145

Уак вак.

146

Кыдыру бетергәнче йөрү.

147

Самур җәнлек, кондызның бер төре.

148

Тунику борынгы Монголиядә хакимлек иткән хан.

149

Тарун үги ата.

150

Югалчы бала өйсез, урам баласы.

151

Кырсак шомлы.

152

Субратай Субра атай.

153

Өч азамат әңгәмәсен ягъни югарыда әйтелгән Тунику, Колатай һәм Югалчы әңгәмәсен.

154

Убал гөнаһ, язык.

155

Өнән (Онон)  хәзерге Монголия һәм СССР территорияләре буйлап ага торган елга.

156

Чалпы масса.

157

Сын битләү сынын, төсен алыштыру.

158

Хаслык дошманлык.

159

Арсаю тартынып тормау.

160

Чыкык чыгынкы.

161

Салкык салынкы, салпы.

162

Җанбаз җан белән уйнаучы, осталык күрсәтүдә үз җанын хәтәргә куючы.

163

Пычым сын, фигура.

164

Үнән уңган, җитез.

165

Сарнау көйләү, җырлау.

166

Башлык хан, Абыл хан, Кара хан, Ала хан бу ханнар тарихта билгеле түгел.

167

Томавыл Чыңгыз дастаннарында күренгәнчә, бу Томавыл мәргән. Чыңгыз ханның бабасы дип күрсәтелә.

168

Юклаусыз траурсыз.

169

Яучы хан, Бәянду хан, Саен хан, Бәрки хан биредә Алтын Урда ханнары турында сүз бара.

170

Үзбәк Үзбәк хан. 13121341 елларда Алтын Урда ханы булып торган. Урданың иң төзек, күтәренке һәм данлы вакыты шул хан заманында булган.

171

Тыныйбәк Үзбәк хан улы. Бик аз гына хан булып тора һәм үтерелә.

172

Асылбәк аның турында мәгълүматлар табылмады.

173

Ябынча яңгырдан бөркәнчек яки ат ябуы.

174

Шайман корал һәм кием көбәләре.

175

Җанбәк 13421357 елларда Сарай ханы булып торган.

176

Бирдебәк Җанбәк улы. Тарихчылар аның явыз һәм холыксыз булуын хәбәр итәләр. Хан булгач, ул барлык кардәш-ыруларын үтертеп бетергән. Үзе 1360 елда Кулна мырза та-рафыннан үтерелә. Сарай чуалышлары шул хан заманында башлана.

177

Ыгына керү ышыгына керү, баш салу.

178

Туктага, Туйгуҗа Туктамыш ханның бабасы белән атасы.

179

Санай җәянең бер төре.

180

Солан салават күпере.

181

Энҗү, Бәнҗү Амудәрья белән Сырдәрьяның борынгы исемнәре.

182

Гавер кяфер.

183

Утчагыр туп, пушка.

184

Беткән үскән.

185

Корык бер башы җеп элмәкле озын таяк, ат өереннән теләгән атны тотып алу өчен муенына шул ыргытыла. Сугыш вакытында сөңге сабында да шундый корыклар булып, дошманның муенына ыргытып, ат өстеннән ега торган булганнар.

186

Текәр текәп, кадап утыртып куяр, ягъни үзәксез, байраксыз халыкларга байрак утыртыр.

187

Савыр арт сан, бүлтәк.

188

Җайдак иярсез, ягъни бер атыңны иярләп менәр, икесен запаска саклык өчен янга тагып алыр.

189

Нугайлының агыр йорт Нугай мирзадан соң Алтын Урда дәүләте үз эчендә күбрәк «Нугай йорты» дип йөртелә. Агыр йорт хөрмәтле йорт.

190

Айдынлы булак якты чишмә, инеш.

191

Кузы куй бәтие.

192

Табан телү табанны пычак белән телеп, ярага ат кылы җибәрү. Ул чорларның иң рәхимсез җәзасыннан саналган.

193

Тиген буш, түләүсез.

194

Саркыт эчкәннән соң кәсәдә калган эчемлек. Ханның үзе эчкән кәсәдән бер-ике йотым калдырып кемгә дә булса эчәргә бирүе аның хөрмәте дип саналган.

195

Бапсыз әзерлексез, дирбиясез.

196

Тел алып китү сүз алып китү, яшерен хәбәр алып китү.

197

Какшаю чигенми каршы тору, кыю каршылау.

198

Бүз Урда Ак Урда.

199

Кәгел атның маңгай ялы.

Назад