Әдәби образ реаль фактның копиясе була алмый, ул бервакытта да аның белән туры килми. Аларны тигез итеп карау әдәбиятта ялгышлыклар китереп чыгара. Әдәби процесста прототипларның роле әһәмиятле, ләкин бу хәлиткеч мәсьәлә түгел.
Иң беренче мөһим һәм принципиаль мәсьәлә һәрбер әдәби образны нинди дә булса прототип белән бәйләргә тырышырга кирәкми. Әдәбиятта бик күп очракларда андый реаль прототиплар булмый. А. Н. Толстой, мәсәлән, үз әсәрләрендәге геройларның барысы да фантазия җимеше икәнлеген әйткән. А. Твардовскийның мәшһүр «Василий Тёркин» әсәрендә дә Тёркин иҗади образ. Шагыйрь бу турыда үзе болай ди: «Китапта тасвирланганча, Василий Тёркин башыннан ахырына кадәр уйлап тудырылган фантазия җимеше»40. Француз галимнәре озак еллар буена Г. Флоберның «Госпожа Бовари» әсәрендәге Эмма Бовариның прототибы кем икән дип баш ваталар. Моңа җавап Флоберның бер хатында күренә: «Эмма мин ул!» дип язган анда Флобер41.
Прототиплардан төрле язучы төрлечә файдалана: И. С. Тургенев әсәрләрендә, мәсәлән, күп кенә вакыйгалар, персонажлар аның әйләнә тирәсендәге чынбарлыктан алынганнар. Тургенев үзе бу турыда болай ди: «Баштарак минем хыялымда әдәби әсәрнең бер персонажы күренә, ә мондый персонажларның нигезендә һәрвакыт берәр реаль шәхес ята». Һәм ул беркемнән дә яшермичә әйтә: Базаров аның белән бергә Петербургтан Мәскәүгә бер купеда килүче өяз врачыннан язылган; Рудинны ул Кропоткиннан «ясаган»; ә «Беренче мәхәббәт» әсәре турында ул болай ди: «Башкаларында әле бераз уйлап чыгарам. Монысында исә, берни дә кушмыйча, тормышта булганны яздым Гомумән, мин бик аз уйлап чыгарам» (Литературная Россия, 1977, 6).
Л. Н. Толстойда да шулай: «Яңадан туу» романында Нехлюдовның прототиплары автор үзе һәм аның абзыйсы Н. Чертков. Мондый прообразлар «Сугыш һәм дөнья» романында бик күп. А. М. Горькийның, «Ана» романын язганда, чынбарлыкта булган вакыйгаларны һәм шәхесләрне файдаланганлыгы мәгълүм. Пелагея Ниловна образына прототип итеп, Горький үзенә таныш булган революционерларның әниләрен, бигрәк тә Анна Кирилловна Заломованы алган. Анна Кирилловна, нәкъ романдагыча, заводка прокламацияләр китергән, Сормово восстаниесен оештыручыларга, күлмәк астына яшереп, флаг алып килгән. Романга болар тулысынча кертелгәннәр. Артамоновлар, Гордеев, Булычовлар да конкрет шәхесләрдән алынган. Боларның һәрберсенең артында, ди Горький, мин күзәткән һәм өйрәнгән «меңәр ярым купец» тора.
Прототиплардан чыгып иҗат итү әдәбиятта гына түгел, сәнгатьнең башка төрләрендә дә очрый. Скульптура, рәсем сәнгатендә прототип (натура) зур роль уйный. Леонардо да Винчи, үзенең мәшһүр «Яшерен кичә» («Тайная вечеря») картинасын язганда, һәр апостолга прототип эзләп, озак гомер уздыра. Бигрәк тә хаин Иудага прототип таба алмыйча җәфа чигә. Бу турыда ул болай дип сөйләгән: «Менә елдан артык инде башкаланың бөтен кабахәтләре җыела торган Боргеттога көн саен йөрим; мин анда һәр иртәне һәм һәр кичне булам, ләкин төрле әшәке затлар арасында үзем уйлаганга тулысынча туры килерлек бер генә кыяфәтне әле таба алганым юк». Ниһаять, бер көнне ул үзе уйлаганга туры килерлек берәүне күрә һәм шунда ук эскиз ясый. Бу материалга ул үзенең элекке күзәтүләрен дә өсти һәм, шулай итеп, хыянәтче, сатлык җан Иуданың портреты барлыкка килә42.
Шулай итеп, реаль прототип һичшиксез «эшкәртелә», тулыландырыла. Кайвакытта язучы бер образны ике конкрет шәхестән ясый. Л. Н. Толстой «Сугыш һәм дөнья» романында Наташа образын Софья Толстая һәм Татьяна Берстан алып иҗат иткән. Бу турыда ахырдан ул болай дип язган: «Мин Соняны алдым да, аны Таня белән катнаштырып төйдем, Наташа килеп чыкты»43. Әдәби образ әнә шулай туа. Әгәр да авторда шул үзе күргән кешеләрне, күренешләрне гомумиләштерү сәләте булмаса, ул, димәк, әдәби образ тудыра алмый.
«Әгәр дә язучы, ди М. Горький, егерме-илле кешедән, йөзләрчә кибетчеләрдән, чиновниклардан, эшчеләрдән һәрберсеннән иң характерлы сыйнфый билгеләрен, гадәтләрен, зәвыкларын, кыланышларын, инануларын, сөйләү рәвешләрен һ. б. җыеп ала белсә, җыеп, аларны бер кибетчедә, чиновникта, эшчедә берләштерә белсә, моның белән язучы «типны» барлыкка китерә, бу инде сәнгать була»44.
Татар әдәбиятында критик реализм иҗат методына нигез салган язучылар Г. Камал, Г. Тукай, Ш. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, М. Фәйзи барысы да рус әдәбиятының файдалы тәэсирен үзләренә сеңдергән кешеләр. Унынчы еллар матбугатында аларның әдәби әсәрләре генә түгел, тәнкыйди хезмәтләре, публицистик мәкаләләре дә дөнья күрә. Әнә шул мәкаләләрендә алар бик еш кына теге яки бу әсәрдәге типларның тормыштанмы, түгелме икәнлеге турында сүз алып баралар. Һәм әсәргә, анда алынган тип никадәр тормышчан булса, шулкадәр югары бәя бирәләр. Рус классик әдәбиятындагы бер сыйфатны алар интуитив рәвештә тотып алалар: мондагы типлар тормыштан. Тормыштан икән, димәк, аларның прототиплары бар. Шулай икән, димәк, татар әдәбияты да бу мөмкинлекне файдалана ала. Шунысы кызык: татар әдәбияты рус әдәбиятының бу алымына табигый рәвештә килеп чыга.
Түбәндә татар әдәбиятындагы прототипларны ачуның берничә алымы һәм шуңа мисаллар китереләчәк. Беренче алым: образ аша эзләгән шәхесне тарихи хезмәтләрне, публицистик мәгълүматны һәм башка истәлек чыганакларны кисештереп карау юлы белән ачу. Радиопоискта моны «пеленг алу» диләр. Ике версия алабыз. Беренчесе: әдәби әсәрдәге иң тулы канлы образның, уңаймы ул, тискәреме, гадәттә, прототибы була. Икенчесе: тулы канлы бу образ, гадәттә, автор өчен таныш шәхес. Татар әдәбияты өчен бу табигый, чөнки язучылар яшәгән мохит XX гасыр башында бик тар. Ул Казан, Уфа, Оренбург, Уральск төбәкләре генә.
1913 елда Г. Ибраһимов бишенче ел революциясе һәм реакция еллары вакыйгаларына багышланган зур полотнолы әсәр яза башлый. Әлбәттә, романга үзе күргән хәлләрне кертә, үстерә, баета. Митинглар, яшерен җыелышлар, сөю-мәхәббәт, арест, сорау алу, камерага ябылу барысы да тормыштан. Типлар күп, алар бөтен бер галерея. Арадан иң катлаулысы кем? Әлбәттә, Баязит кари. Роман ике вариантлы.
Романның ике вариантын да укыган кешеләр хәтерлиләрдер: беренче вариантта Баязит кари, гомумән, укучылар алдында ачылмый кала, аның социаль җирлеге, партиячел асылы аңлашылмый. Әмма Г. Ибраһимов революциядән соң «Безнең көннәр» романына кабат әйләнеп кайта. Икенче вариантка керешкәнче, язучы охранканың яшерен документларын җентекләп өйрәнә, аның күп нәрсәгә күзе ачыла. Документлар аны царизмга каршы көрәшеп йөргән ялкынлы яшьлегенә кире кайтаргандай була. Һәм романда, башка үзгәрешләр белән беррәттән, зур, катлаулы образ эсер Баязит кари образы барлыкка килә.
Язучыга нинди танышын хәтерләткән соң бу документлар? Баязит кари образын тулыландырырга кемнең биографиясе ярдәм иткән? Шул заманның матбугатын укыганда, әдәби образ Баязит кари белән татар журналисты Исхак Бикчурин арасында ниндидер бер аналогия туа. Кем соң ул Бикчурин? Әдәбият фәнендә аның турында бер төгәлсезлек киткән. М. Галәү «Г. Тукай турындагы истәлекләрдән бер кисәк» дигән мәкаләсендә (Совет әдәбияты, 1936, 5) И. Бикчурин асылынып үлгән көннәрдә Г. Тукайның бик кәефсез йөргәнен, шул вакыйгага багышлап «Катиле нәфескә» дип шигырь язганын сөйли. М. Галәүнең бу мәкаләсе шул көенчә «Тукай турында замандашлары» дигән җыентыкка да кертелгән (1960 һәм 1976 елгы басмаларда).
Чыганаклар буенча тикшереп карыйк. «Катиле нәфескә» шигыре «Йолдыз»ның 1910 ел, 15 апрель санында басылган. Исхак Бикчурин исә Тукай үлеп берничә көннән соң гына үзен үзе үтергән. Шуның белән М. Галәүнең «Катиле нәфескә» шигырен ялгыш аңлатуы исбат ителә. Монысы «Тукай турында замандашлары»ның соңгы басмасында төзәтелде. Әдәбият фәне өчен бу зур хәл түгел. Ләкин Исхак Бикчурин шәхесен башка чыганаклар буенча күзәтеп узу кызыксыз булмас.
И. Бикчурин «таңчы» булган. Октябрь революциясеннән соң Казан губерна жандарм управлениесенең «бик яшерен» фондларын караган Г. Ибраһимов бу кешенең провокатор булганлыгын ачыклый. Бу турыда язып та чыга45.
Хәзер провокатор И. Бикчуринның биографиясе белән танышыйк. Ул 1881 елда Чистай өязе Кечеткәнле авылында Хәлил хәзрәт семьясында туа. Хосусый рәвештә русча укып, Татарская учительская школага керә. 1906 елда студентлар хәрәкәтенә катнашкан өчен школадан чыгарыла. «Таң» газетасында эшли. «Бәянелхак»та мөхбир була. «Кояш»ка күп яза. Мәкаләләренең күбесен имзасыз бастыра (Кояш, 1913, 105). Аның жандармерия агентурасына кайчан ялланганы әлегә ачылмаган. Ләкин провокаторның биографиясендә бер закончалык бар: «таңчы» эсер, үз газетасы ябылгач, «Бәянелхак»ка күчә, күп мәкаләләрен имзасыз бастыра, «шөһрәткә кызыкмый»; аның рухи азыгы Ф. Ницше тәгълиматы була, Ницшеның исеме аның «авызыннан төшми» (Кояш, 1913, 108). И. Бикчуринның үлүе татар журналистларын тетрәтеп ала. Бик күп мәкаләләр языла, аның «күркәм холыклы, дәрвиш табигатьле» (Кояш, 1913, 101) икәнлеген әйтәләр, үлүенең нигезендә ниндидер серле сәбәп булганлыгына ишарә ясыйлар. И. Бикчурин турында иң зур мәкаләләр язып чыгучылар кемнәр? «Таңчы» Ф. Туктаров, эре провокатор, татар демократ язучыларын жандармериягә саткан Т. Мамлеев. Соңгысы үзенең имзасына «Исхакның иң якын дусларыннан» (Кояш, 1913, 108) дип өсти. Димәк, боларның дуслыгы провокаторлык хезмәте белән беркетелгән. Гыймад Нугайбәккә бервакыт Бикчурин болай дип сөйләгән: «Тукаевның Казандагы тормышын миннән яхшы белгән кеше юк, ул бүтәннәрдән яшерә торган серләрен миннән яшерми иде. Мин аның тормышын бик яхшы беләм» (курсив безнеке. М. М.). Тукай үлгәч тә, И. Бикчурин, шагыйрьнең Казандагы тормышы турында китап язарга уйлап, шәһәр тирәсенә дачага җыена (Кояш, 1913, 104). Ләкин 20 апрельдә, ягъни Тукай үлеп 18 көн үткәч, үзен үзе үтерә. Мамлеевлар аның веногына «Аңлашылмаган халык каһарманына» (Кояш, 1913, 105) дип язылган лента куеп озаталар.
Характерлы бер деталь: университетның анатомия театрыннан провокаторның гәүдәсен алып чыкканда, процессия артына траур киеменнән бер хатын килеп баса да: «Бу кем? Исхак түгелме?» дип сорый. Үзе елый, ләкин мәет янына килми, үзен кешегә танытмый. Ахырдан гына моның Исхакның әнисе икәнлеге беленә. Мондый «серлелек»ләрнең барысыннан да бер версия туа: Исхак Бикчурин охранка тарафыннан Тукайга, шагыйрь Казанга килгәч үк, беркетелеп куелган булуы мөмкин. Моны Т. Мамлеев кебек «үз ишләре» белгән һәм Бикчуринның әнисе дә сизенгәндер. Тукай үлгәч, Бикчуринга охранка яңа задание биргән булырга тиеш, әйтик, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Г. Коләхметов артыннан күзәтергә. Ихтимал, сатлык җан үзенең табигый финалына, ниндидер янаулар, куркытулардан соң килгәндер, чөнки ул шагыйрьнең Казандагы тормышы турында язып кала алмаган.
Шәхес буларак, бу катлаулы кеше әдәбиятта нәрсәләр эшләгән соң? Ул ориенталист Вамбери хезмәтләрен татарчага тәрҗемә итәргә тотынып караган ахырына барып чыкмаган (Идел, 1913, 585, 586). Тукай турында язарга җыенган язмаган. Ләкин аның өлгергән өлкәләре дә булган. Мәсәлән, ул, русча әсәрләрнең кайбер урыннарын үзгәрткәләп, үз исемен куеп чыгаргалаган. Үзе үлгәч, танышларыннан берәү (Шәриф Хөсәенов) аның турында «Сахтә әдәбияттан бер ләүхә» (сахтә ялган) дигән мәкалә язып чыга. Бервакыт Бикчурин аңа диктовка белән бер пьеса яздырта. Ике утыруда бер пьеса язылып бетә. Бикчурин моны үз исеменнән каядыр сата. Ш. Хөсәенов бераздан бу пьесаның асыл нөсхәсен таба: ул рус язучысы Г. Сибиряковның «Асрау кыз» дигән әсәре булып чыга. Плагиатор аны бераз гына татар дөньясына күчереп эшләгән икән (Кояш, 1914, 536).
Тукай тирәсендә чолганып, әнә шундый пычрак җанлы шәхес аның иң яшерен серләрен сөйләтеп йөргән.
Мәгълүм булганча, Г. Ибраһимов «Безнең көннәр» романының беренче вариантын 1914 елда яза. Ике табагы басылгач, патша властьлары әсәрнең тиражын конфискациялиләр46. Әсәрнең революциядән соң чыккан басмасы да, авторның әйтүенчә, «шул 1914 елгы кулъязма тексты буенча» эшләнә47. Г. Ибраһимовка «революциядән соңгы 1516 ел эчендә иске охранканың архивын күп тикшерергә» туры килә48. «Безнең көннәр» романының яңа басмасы нинди принциплардан чыгып яхшыртылуы, идея-эстетик яктан тирәнәйтелүе турында Г. Ибраһимов үзе һәм аның иҗатын тикшерүче М. Хәсәнов та күрсәтә49. М. Хәсәнов «Безнең көннәр» романындагы кайбер образларның, вакыйгаларның тарихи җирлеген беренче буларак тикшерә. Әсәрдә бирелгән З. Булатовта ул большевик X. Ямашевка хас булган сыйфатларны, автор белән аның герое Сәхип биографиясендә бик күп уртак моментлар булуын һ. б. ны ачыклый.
Прототипларга мөрәҗәгать итү «Безнең көннәр» кебек ике вариантлы зур әсәрне аңлау өчен искиткеч әһәмиятле момент. Әсәрнең яңа вариантын эшләгәндә, Г. Ибраһимов, марксизм-ленинизмның революциядә пролетариат гегемонлыгы турындагы төп идеясен нигез итеп алудан тыш, «жандармерия» охранканың яшерен механизмын ачарга тиешле урыннарны тагын бик көчәйтергә кирәк» дип таба һәм «аеруча зинданнарны, тоткыннарны, палачларны» күңеле «туйганчы киңәйтә, тирәнәйтә баруны» үзенә бурыч дип саный50.
Баязит кари үзенең бөтен биографиясе белән И. Бикчуриннан «эшләнгән». Алар икесе дә «таңчы», иптәшләре арасында искиткеч әдәплеләр, самимиләр. Менә шундый бик күп уртак сыйфатлар Баязит кариның прототибы И. Бикчурин икәнлегенә шик калдырмый. Баязит мәшһүр ишан улы, Бикчурин Чистай өязе Кечеткәнле авылының «шөһрәтле Хәлил хәзрәт улы». И. Бикчурин провокатор Т. Мамлеев квартирасында сөлгегә асылынып үлә. Аның гәүдәсе янында язу табалар: «Төкерәм мин сезнең дөньягызга». «Безнең көннәр»дә Баязит үз номерында асылынып үлә. Язу калдыра: «Туйдым, дөньяның, тормышның газабыннан, мәгънәсезлегеннән туйдым».
«Таңчы»лар Бикчуринны ничек зур шөбһә астында, кызганып, аңлый алмыйча күмсәләр, Баязитны да шулай күмәләр. Бикчуринны күмгәндә туганнары катнашмый. Баязит та шулай күмелә. «Таңчы»лар язган бик күп мәкаләләрдә Бикчуринның «гаҗәп әйбәт холкы» мактала. Баязитны да үлгәч әнә шулай искә алалар. Хәтта аларның укыган җирләре дә туры килә: әгәр романдагы «Мәдрәсәи Исламия»не Казанның «Мөхәммәдия»се дип кабул итсәк (Бикчурин «Мөхәммәдия»дә укыган), Баязит биографиясе ул провокатор Исхак Бикчурин биографиясе.
Димәк, язучының публицистикасыннан, фәнни-тарихи хезмәтләреннән, истәлекләреннән дә аның әдәби персонажларының прототипларын ачып була. Язучы янәшә-тирәсендәге үзенчәлекле бөтен моментларны әсәренә кертеп бетерә. Бу бик табигый хәл. Г. Ибраһимов геройлары моңа мисал. Татар әдәбиятында прототипларга иң бай әсәр, әлбәттә, Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романы. Анда бирелгән типлар турында автор үзе бер генә урында сүз кузгатып ала: X. Кәримгә язган хатында ул, бу әсәрдә үзеңне дә күрсәң, гаҗәпләнмә дигән бер фикер әйтә51. Әсәрдә Хөсни Кәримне табуы бик кыен, чөнки бу шәхеснең биографиясе, эшчәнлеге безнең әдәбият, иҗтимагый хәрәкәт тарихында аерып алып өйрәнелмәгән. Шулай да Г. Ибраһимовның «Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан» дигән гаҗәп кызыклы бер тарихи хезмәтендә «Безнең көннәр» романына фон биргән вакыйгалар, шәхесләр тагы да ачыла төшә. Алда бу әсәрдәге Баязит кари турында сүз булган иде. Ләкин әсәр персонажларга бик бай, анда татар тормышының бөтен бер калейдоскобы Г. Ибраһимов монда үз яшьлегендә очраган, күреп, ишетеп белгән характерларны, типларны күп файдаланган, берсен дә әрәм итмәгән. Алда телгә алынган хатында X. Кәримгә ул болай зарлана: «Татар яшьләренең тормышы бик тар, төгәл өлгергән характерлар бөтенләй юк диярлек»52.